Табылган бәхет (хикәя)
Начармы яхшымы аның бит кызы бар. Мәликә - үз сөяге. Тик менә кушылып, бер гаилә булып яшәргә мөмкинлекләре юк. Ходайның язганы шулайдыр. Юк-юк, гаепләми ул кызын...
Авылның җәйге иртәсендә күпме хозурлык! Сөмәянең күңеле хисләргә бай. Бу минутларның кабатланмас, кадерле икәнен яхшы аңлый ул. Шуңа да һәр мизгелне күңеленә сеңдереп калдырмакчы. Җәйнең гадәти тоелган күренешләренә гаҗәпләнеп карады ул. Ишек алдында чирәм өстендәге чыклар төрле төсләргә кереп яналар икән. Аларга кунып уйнаучы күбәләкләр дә төрледән-төрле, матурлар, нәфисләр. Сыер мөгрәве, әтәч тавышлары, тимерченең чалгы чүкегән авазлары, хәтта этләр өргәне дә, су буйларын яңгыратып казлар каңгылдавы, кошларның моңлы җырлары – бар да гаҗәпләндерде Сөмәяне. Авыл уяна, иркен сулыш ала. Сөмәянең күңеле дә, йөргән юлларыдай, киң, иркен. Киң күңелле булырга балачактан әти-әнисе өйрәтте. “Күңелеңә күрә көнеңне бирермен дигән Ходай, онытма, кызым”, – ди иде әнкәсе. Сөмәя әнкәсенең сүзләрен бер минутка да онытмый. Бакчасында үскән алмагачларының исеннән башы әйләнә бу җәйге иртәдә. Кура җиләк, бөрлегән, кызарып пешкән чия, җир җиләге, кызыл, кара карлыган – бар да күңелне ымсындыра, үзенә тарта. Сөмәя шушы искиткеч гүзәл, сихри күренешләрне мәңге хәтеренә сеңдерергә тели. “Йортың җәннәт бакчасындагы патша сараена тиң”, – диюче дуслары белән дә килешә Сөмәя. Әйе, бар да үз тырышлыгы. Әнкәсе һәрчак: “Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап”, – ди торган иде. “Дөнья, кызым, гел матур гына тормый, ямьсез яклары да бар. Чагыштырулар булмаса матурлыкны аңлый алмас идек,” – дигән иде ул. Бик дөрес әйткән әнкәсе: тормыш буй-буй икән. Күпләр аны аклы-каралы диләр. Дөрес түгел! Нинди генә төсләр юк икән тормышта. Салават күпереннән ким түгел!
Җир йөзендә бер-берсенә охшаш кешеләр булмаган кебек, ел фасыллары да бер-берсенә охшап килми. Быелгы җәй узган җәйләргә һич кенә дә охшамаган. Аның серлелеге, сафлыгы, гүзәллеге гаҗәпкә калдыра. Күңел шатлана, кояш нурларыннан күзләр камаша. Нидер вәгьдә итә быелгы җәй Сөмәягә. Бөтен йөрәге белән тоя ул: тормышында үзгәреш булыр. Кояш шул ук юкса, ә ничек итеп елмая ул Сөмәягә?! Әнә, җил малае уйнап, шаярып итәгенә кагыла. Аның да әйтер сере бар кебек.
Зәңгәр күктә ап-ак, күбектәй болытлар агыла. Алар да: “Әйдә, безнең белән, С-ө-м-ә-я, бәхетеңә юлны беләбез,” – диләр төсле.
Аның гомер язы сыңар канатта үтеп бара. Баш очында гына гөрләшкән пар күгәрченнәр дә: “Гомер җәйләренә керәсең, ялгыз булма”, – дип моңаялар кебек.
Сөмәяне күңеле алдамады. Кулына бәхет ачкычы сузды аңа быелгы җәй. Гомере буе яшерен сөйгән яры, Равиле белән кавышты ул. Инде кырык яшемә җитәм, ялгыз картаерга язган икән дип, дөньясына кул селтәгән иде бит ул. Ә юк, Сөмәя ялгышкан булып чыкты. Равил белән беренче очрашулары бик кызык тоелды аңа. Кылны кырыкка ярырдай, эше күп. Башкаладан, Сөмәянең тәҗрибәсен уртаклашу өчен, бик күп кунаклар көтелә иде. Менә кайда булган кунакның олысы! Бәхет елмайды аңа: җәй үтеп барганда күңеленә яз кереп урнашты. Китмәскә килде кебек ул Сөмәягә. Равил белән кушылып яшәп тә киттеләр. Олы итеп туйлап маташмадылар. Сөмәя андый мәҗлесләрне яратып та бетерми. Ак күлмәкләр киеп, машиналар бизәп, кияүгә чыгар чаклары түгел шул инде. Равилнең беренче туе да күптән узган. Ул хатын аерган ир, улы бар. Хатынының әнисе дә алар белән яшәгән, яшьләр аерылышкач та никтер кияве белән яшәп калган әби. Равилнең бар мөлкәте җиңел машинасына сыеп бетте. Әби Равил йортында каласы итте. Бәлки кызы килеп алыр дигән өмете булгандыр. Өметләр өзелгәч, әби дә яшьләр янына күчеп килде. Ул, колакка каты булса да, телгә оста булып чыкты. Сөмәя йортына аяк басуга, сөйләшергә йончыганлыгы сизелде – сөйләде дә сөйләде.
– Сөмәя, исем китеп утырам, каян килде сиңа бу кадәр мөлкәт? Әти-әниең безнең ише, гади кешеләр иде бит. Үзең яшь, йомыркадан чыгарга өлгермәгән дигәндәй, кай арада бу кадәр булдырдың? – дип кызыксынды әби, соклануын яшерә алмый. Үзе һаман күңелемә сеңдереп калыйм дигәндәй, күзләрен зур ачып бүлмәне айкады. – Өч катлы дисең бит әле йортыңны, Сөмәя? – дип сорау арты сорау яудырды карчык.
– Әйе, әбекәй, өч катлы, шөкер, Ходай бирде. Яхшы кешегә бирә ул, – диде Сөмәя елмаюын яшерә алмый.
– И кызым, мин дә алай начар түгел дә, никтер Ходай артыгын түгел, кирәген дә бирмәде. Гомерләр кырда, ындыр табагында үтте. Очын-очка ялгаудан узмадык, – диде ул, үпкәләгәндәй итеп.
– Шаярам, әбекәй, эшмәкәр мин, кибетләрем бар. Хәзер заманалар үзгәрде бит, теләгең, мөмкинлегең булса, кибетләр, кафелар ачып сату итәргә була. Сәвит заманында ярамаганны эшлибез хәзер! Элек бәя арттырып сатучыларны спекулянт дип атаганнар. Законнар да каты булган андыйларга. Хәзер спекулянтлар юк, алыпсатарлар гына. Иренмә, эшлә генә. Башта кечкенә генә кибетне арендага алдым. Шунда азык-төлек сата башладым. Эш башлаганда бик авыр булды. Егыла-егыла егылмаска өйрәндем. Бу тормышны күргәнче тәмугта озак кайнарга туры килде. Эшемне ташларга да теләгән вакытларым булды, ләкин түздем. Шунсыз булмый бит, – диде Сөмәя, чынбарлыкка кайтып.
– Шулай, кызым, аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми. Тырышканың бушка китмәгән, маладис. Елан мөгезе генә юк монда, дөньяң түгәрәк икән, – диде әби, сораулары күп икәне күзләренә чыккан иде аның. Сөмәя өлгеррәк булып чыкты.
– Сорау арты сорау яудырасың. Бик любопытный булып чыктың бит әле син, әбекәй. Эшем күп, тавык та чүпләп бетергесез, - дип әбигә елмаюлы караш ташлады.
Чәй куеп, аш әзерләү белән мәшгуль иде хуҗабикә. Эшен тиз– тиз эшләргә өйрәнгән ул. Үзе дә сизмәстән сәгатенә күз салгалый.
– Кызыксындырган сорауларың беттеме әле? Бөтен нәрсәне төпченәсең, Зәйнәп әби, - диде ул, шаяру катыш.
Кинәт әбигә нидер булды. Яхшы гына башланган сөйләшү икенче төсмер алды.
– Төчкерәм шул, кызым. Салкын өйдә озак торылды бит. Җәй түгел бит, көннәр суытты. Равил да озак килмәде. Суга интектем. Чишмәгә баручым да булмады, -диде әби, еларга җитешеп.
Әби ишетеп бетерми икән дигән фикергә килде Сөмәя. Олы кешедә була торган хәл. Әбине кызгану хисеннән боегып куйды ул.
– Алай икән, аңлашылды. Әйдә, әбекәй, табын янына утыр. Ял кирәк сиңа, ашап-эчеп ал да, ятарсың, - диде ул, тавышын күтәрә төшеп.
– Ягарсың, утының булса. Утын да бетеп киткән иде шул. Өшеп яттым. Ярый исән–сау калдым. И Сөмәя, синең тормышың Аллага шөкер. Начар күзләр тимәсен, бала! - дип тәмамлады ул сүзен. Үзе кат-кат бүлмә эчен күздән кичерде.
– Әйе, шөкер, хәзер кибетләр үземнеке, арендага түләмим. Шуннан килгән доходка яшим, - диде Сөмәя, әбигә якынрак килеп.
– Нинди поход ул? Кайларда йөрисең? Нигә кирәк булды ансы? - дип сораулы караш ташлады карчык.
– Поход түгел, доход. Әбекәй, соравыма үпкәли күрмә, кызың Мәликә исән-саумы? Тагын балаларың бармы соң синең? Мәликәне генә беләм бит мин, - дип колагына ук салды сорауны Сөмәя.
– Шул Мәликә инде. Бердән-берем, - диде әби, горур итеп.
Бу сораудан аның йөзләре ачылып киткәндәй булды. Начармы яхшымы аның бит кызы бар. Мәликә - үз сөяге. Тик менә кушылып, бер гаилә булып яшәргә мөмкинлекләре юк. Ходайның язганы шулайдыр. Юк-юк, гаепләми ул кызын.
– Якынрак утыр, начар ишетәсең, -диде Сөмәя, әбинең колагына керердәй булып. Үзе әби алдына ризыкларны китерә торды.
– Ишетмим шул. Картлык бүләге ул, балам, – ди әби, көлеп.
– Картлык бүләге? Сүзен дә табасың үзең, әбекәй, – диде Сөмәя, әбинең шаяруыннан канәгать калып.
– Мәликәнең әтисе кайда соң, булгандыр бит? – дип кызыксынды хатын.
– Атасы белән аерылыштык. Менә бит Мәликә дә аерылды. Равил белән боткалары пешмәде. Әйбәт ир тапты инде, үзе кебекне. Торсыннар. Начар яшәмиләр, – дип кызын аклады карчык.
– Равил шулай начар булдымыни? Ышанырлык та түгел, – дип Равилне яклыйсы итте Сөмәя.
– Равил начар булмады, ю-ю-к. Характерлары туры килмәде. Мәликә шулай диде.
– Ә син Равил киявең белән торып калгансың, кызың исән-сау була торып, – дип әбинең авырткан җиренә басты Сөмәя.
– И-и, Мәликәләрдә урын булса, шунда гына торыр идем дә бит. Ничек тә сыйдырырлар иде. Мин генә түгел, Илшат та алар белән торасы итмәде, – дип кызын яклады ана.
– Гаиләсе бик ишлемени?
Әби, нәрсә әйтим икән дигәндәй, бераз уйланып торгач:
– Гаиләсе зур шул, - дип көрсенеп куйды.
Сөмәя, әбинең тел астында, ниндидер сер ятуын аңласа да:
– Аңлашылды. Өй тулы кеше, – дип куюдан уза алмады.
– Равил киявемә рәхмәт инде. Бар кеше дә Равил түгел шул. Син нишләтерсең инде мине? – дип күзләрен тутырып Сөмәягә карады Зәйнәп.
Әбинең күз карашы тетрәндерми калмады йомшак күңелле Сөмәяне.
– Бер дә борчылма, әби, йортым иркен. Күңелем йортымнан да иркенрәк. Без – карендәшләр. Татулык кирәк, сыярбыз. Әти-әниемне генә тәрбияли алмадым. Мин аякка басканчы вафат булдылар. Эшләдем дә эшләдем, тик менә гаилә турында уйларга вакытым да, теләгем дә булмады, – диде Сөмәя ачылып.
Бүгенге тормышы яхшы булса да, күңелендә юып та бетерә алмаслык юшкын утырган. Әти-әнисе яшь киттеләр шул. Сөмәянең матур, мул тормышын күрергә насыйп булмады аларга. Бераз тын калып утырды Зәйнәп. Сөмәянең сүзләрен ишеттеме, юкмы-бер Ходайга гына билгеле.
Тынлыкны бозып:
– Ярый ла Равил кияү белән ботка пешерә алсаң, – дип куйды.
– Ансы өчен борчылма. Ботка гына димәгән, әллә ниләр пешерербез, язган булса. Бер-беребезне күптән беләбез. Мин аңа яшьтән гашыйк идем, – диде Сөмәя, сөйләшүнең дәвам итүенә сөенгәндәй.
– Кашык кирәк шул, кызым, үзең дә аңлагансың икән. Моның белән ашарга өйрәнмәгән мин, – диде Зәйнәп, чәнечкесен өстәлгә куеп.
Көләргә дә, еларга да белмәде Сөмәя әбинең җавабын ишетеп.
– Мин Равилга гашыйк идем дим. Яшь чактан. Мин бәхетле аның белән, – дип серен Зәйнәп әбинең колагына элде.
– Яратмаслык түгел бит. Минем дә кыз гашыйк иде, әллә нәрсә булды. Үткән эшкә салават, берни эшләп булмый. Аерылыштылар, – дип сыкранып куйды карчык.
– Кызым, бигрәк тәмле пешерәсең. Ашап туймаслык , – диде ул кашыгын ялап.
– Анда бар нәрсә дә тәмле. “Бәхетле”дән алдым, – диде хуҗабикә, әбинең ризыкны ошатуына, шатланып.
– Бәхетле инде син, сүз дә юк. Мондый тормышлар бар кешегә дә тәтеми. Күпләрнең төшенә дә керми, – дип үзенекен сөйләде карчык.
– Әби, мәхәббәттән башка бәхет тә, бәхетсезлек тә, хәтта яшәү дә юк, мин шуны аңладым. Вакытым үтте, бәхетем китте дип яшәдем шул, – диде Сөмәя.
– Мәрхәмәтле булу кирәк шул, балам. Андыйлар бик аз хәзер. Менә бит безнең Равил шундый, бик бала җанлы булды, Илшатны ташламый, рәхмәт аңа, – диде карчык.
Равил белән кушылуына бик аз вакыт үтте, Илшатны күргәне юк әле Сөмәянең. Равил аны ташламый ди Зәйнәп әби. Кайларда йөри микән Равилнең бердәнбер улы? Бу сорау бик кызыксындырса да иреннән сорарга кыймый Сөмәя. Шуңа да Илшат турында сүз чыккач, әбинең кылларын тарткалады:
– Илшат хәзер кайда тора соң?
– Илшат план кора инде ул, плансыз яшәми. Аны тыңласаң, артыңа утырасың, – дип, үзе ишеткәнчә җавап кайтарды карчык.
– Кайда тора? – дип соравын кабатлады тавышын күтәреп. Сөмәянең сабырлыгы беткән иде. Әби белән аралашу авыр. Әйткәннең яртысын да дөрес ишетми.
– Шуны әйтәм шул. Җир белән күк арасында әлегә. “Бу дөрес дөнья түгел, берәүләргә бар да бар, икенчеләргә бер ни дә юк” – ди.
– Ничек сөйли белә. Кара син сүзләрен, – ди Сөмәя.
– Кара түгел, зәңгәр. И кызым, аның күзләренә, балачактан бөтен кеше игътибар итте. Берәүләр – бу бала бик тапкыр булыр, күзләре бик акыллы күренә дисәләр, икенчеләр – шук булыр диде. Кызлар да күзләренә гашыйк була икән. Яшерми үзе, бәбкәм.
– И әби, серләшеп тә куйдык, ә? – ди Сөмәя, елмаеп.
– Туйдым балам, бик белеп әйттең, рәхмәт. Бик тәмле булды, – ди әби, диванга күчеп утырып.
Сөмәя өстәлдән ризыкларны алгалады. Табынны җыештырып куйды. Кесә телефоны шалтырауга аш бүлмәсеннән чыгып китте. Эшеннән шалтыраталар икән. Килеп йөрмәгез, Сөмәя Салиховна, диләр. Равиленең генә эшеннән вакытында кайта алганы юк. Бүген дә соңлады. Әби ашап туйса да, аш бүлмәсеннән чыгып китәргә ашыкмый. Сөмәя әйләнеп кергәч, елмаеп җибәрде Зәйнәп карчык.
– Кызым, онытып торам икән, иртәгә безнең йортка барып кил инде. Анда минем тәгәрмәчле чемоданым калган иде. Зинһар, алып китмәгән булсалар, алып кайт инде, – диде әби ачынып.
– Кем алсын синең чемоданыңны, әби? Ярый, иртәгә алып кайтырмын, борчылма, бар инде бүлмәңә. Равил соңарды. Кичектермәстәй эш килеп чыккандыр. Бәлки киңәшмәдер, – дип куйды ул.
Сөмәянең сүзләрен әби аңлап бетермәде. Ачуланып:
– Миңа киңәш бирүче тумаган әле. Кирәк икән үзем киңәш бирәм. Тормыш тәҗрибәм зур минем, – диде.
Әбинең усал итеп җавап бирүен өнәмәде Сөмәя. Кара син аны, зәһәрлеге җитәрлек икән дип уйлап куйды ул әби турында. Үзенә кирәген бик шәп ишетә.
– Тәҗрибәңнән башка пычагың да юк, – дип куйды Сөмәя әкрен генә, тыныч булырга тырышып.
Ишеткән икән Зәйнәп карчык, шуңа исе китте Сөмәянең.
– Гафу ит, әби. Үзеңә кирәген замат ишетәсең икән, – дип куйды ул.
– Син дә шуны әйтеп куркытма инде. Телевизорны ачар хәл юк, заман ахыры дип сөйләнәләр. Барыбыз да Алла кулында. Кеше начарланды, булыр, булыр. Заман ахыры җиткәндер. Бәндәләрдән иман качты. Кешене иман юлына бастырырга кирәк, – диде әби, белдекле кыяфәткә кереп.
– Ә минем телгә замок куярга кирәк. Синең белән уйламыйча сөйләшеп харап булуым бар, – диде Сөмәя, ишетелер ишетелмәс итеп.
Әбине мәҗбүриләп дигәндәй бүлмәсенә озатты ул. Тыныч йокы, тәмле төшләр теләргә дә онытмады. Озак та үтми ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Ниһаять, Равиле кайткан. Сөмәя аны үбеп каршы алды.
– Кайттыңмы, матурым? – ди Сөмәя, сөенеп.
– Кайттым. Син нәрсә әйтерсең? Көттеңме? Озакладым, ачуланмыйсыңмы?
– Көтмәгән кая ул, нинди ачулану булсын, – ди хатыны балкып.
Көн саен шулай көтеп ала ул Равилен. Ире кайтып бусаганы атлап керми торып күңеле тыныч түгел. Сөмәя йөгерә-йөгерә табын әзерли. Кайнар аш чыгара. Бүлмәгә, борыннарны кытыклап, тәмле, итле токмач исе тарала. Равиле киемен алыштырып, юынып, табын янына килеп утыра.
– Көнең уңышлы үттеме, бик арымадыңмы? – дип кызыксына хатыны.
– Ярый инде, көндәгечә, – ди Равил, күп сөйләми генә.
Күп сөйләргә яратмый шул. Бераз утлы су йотса гына теле ачыла. Андый чакларда сөйләшеп туя алмый. Өстәлгә коньяк куя хатын.
– Теләгең булса йотып куй, арыгансың да ахры, – ди ул елмаеп.
– Нинди бәйрәм бездә? – дип сорап куя Равил, хатынынының юмартлыгына сөенеп.
– Зәйнәп әби хөрмәтенә күтәр, – ди Сөмәя. – Бик озак серләштек без аның белән. Колагым катыланды дисә дә, үзенә кирәген бик яхшы ишетә.
– Андый гадәте бар шул, – ди Равил. – Холкы да мактанырлык түгел. Тиз кызып китүчән. Авызында ашы-күзендә яше дигәндәй, зарланырга да ярата. Кешене рәнҗетермен дип тә уйламый, теленә килгәнне әйтә. Акылы телендә шул... Сара әби кайда икән, сөйләнмәдеме? – дип сорап куя ир.
– Юк, әйтмәде. Ә менә йортында тәгәрмәчле чемоданы калган, иртәгә барып алам, – ди Сөмәя.
– Сүз биргәч бармый калма. Минем әнине дә кыш чыгарга алып килсәк, яхшы булыр иде, – дип күзләрен зур ачып Сөмәягә сораулы караш ташлый.
– Ул синең белән яшәдеме соң? – дип кызыксына хатын.
– Юк, гел ялгыз башы яшәде. Үземә үзем хуҗа дип кенә җибәрә иде. Олыгайды, йортында уңайлыклар да юк.
– Алып кил, сыярбыз, әлбәттә алып килергә кирәк.
– Ачуланма инде, әбиләр бездә вакытлыча гына яшәр. Әнкәйне дә әйтүем. Йортына ремонт ясатырмын, үз көннәрен үзләре күрердәй әле алар.
– Борчылма, бар да яхшы булыр, Алла бәндәләре бит, түзәрбез, – диде Сөмәя, ышанычлы итеп.
– Гафу ит, вакытында кайтып булмый. Проблемалар бетә торган түгел.
– Өйләренә кайтырга кирәклеген дә оныталармы? Гаиләле кешеләрдер бит коллегаларың? – дип сорамый булдыра алмады Сөмәя.
Үзенә дә хуш исләре бөркеп торган кайнар чәй ясап Равил каршына килеп утырды хатын.
– Бар да гаиләле. Бербөтен чылбырдай эшлибез. Бер буын өзелсә, бөтен эш юкка чыгачак.
– Яратасың да инде эшеңне. Урыслар әйтмешли: хлебом не корми, – дип елмаеп куя Сөмәя.
– Безнең эш белән күпләр таныш түгел, - ди Равил эре итеп. Сөмәядән күзен дә ала алмый. Бигрәк сөйкемле, чибәр инде дип уйлап куя. Соклануыннан куркып та куя ир. Күз тидермим, Алла сакласын. Кеше арасында булгангадыр, үзен бик карап йөри Сөмәя. Чәчләренә модалы прическа ясамаган көне юк. Кигән киеме дә чиста, пөхтә, модадан да калышмый. Егетләр күзе төшәдер Сөмәягә. Әллә кемнәрне каратырлык әле аның хатыны. Бер кашык су белән йотарлык. Равилнең бәхетенәдер, ул аны гына яраткан. Сөмәя ирнең уйларын бүлде:
– Мин таныш. Санэпедстанциядән тикшерү белән килеп кермәсәләр генә ярар иде дип дога укып утырам, - дип елмая хатыны.
– Ансы гына ерунда. Кеше чиста су эчсен, сыйфатлы ризык куллансын, йогышлы чирләр белән авырмасын өчен тырышабыз бит әле без. Бүгенге хәлне генә сөйләп китәсем килә. Бер бабай турында... Туры минем бүлмәгә килеп керде. Дөрес кермәдегез дип борып чыгарып булмый кешене. Ул мескен рәхәттән килмәгән бит. Проблемасын хәл итә алмаганлыктан килгән. Бүлмәне кандала басты, йоклый алмыйбыз ди. Карчыгы авыру, йөри алмый, урында. Утны сүндерүгә кандала сырып ала икән әбине. Күршеләрдән керде ди. Аның ятагын эшкәртү файдасыз. Үзебезнең егетләрне җибәрдем. Караватын чыгарып ташлап, кибеттән яңаны кайтарттык. Бик сөенеп, рәхмәт укып калдылар, ярдәм итәр кешеләре юк ди. Күрше фатирны иртәгә дезинфекциялибез. Аларның да хәле мактанырлык түгел.
– Җир йөзендә кандала бетте диләр, юкса, – ди гаҗәпләнгән Сөмәя. Шикләнеп Равилга карап ала. – Зинһар, сөйләмә, – дип йөзен чытудан барын да аңлый Равил.
– Бетте, бетте ул турыда... Безнең һөнәр ияләре булмаса, җир йөзендәге бөтен тормыш куркыныч астында булыр иде, - дип тәмамлый Равил сүзен.
– Алай ук куркытма, йоклый да алмам. Кибетләрне тикшереп, штраф салудан гына гыйбәрәт дип уйлый идем эшегезне.
– Тикшерәбез, дөрес, сату нокталарын гына да түгел. Мәктәпләр, балалар бакчаларын, матурлык салоннарын - санап бетерә торган түгел. Бакчаларда, мәктәпләрдә балаларның туклануы бик борчый безне. Балык, ит ашарга тиешләр алар. Ә ул юк дәрәҗәсендә.
– Андый бакчалар, мәктәпләр дә бармы? - дип гаҗәпләнә Сөмәя.
– Булмаса сөйләп утырмас идем. Бар шул. Ә бит, яшерен батырын түгел, өендә затлы ризык күрмәгән балалар да җитәрлек. Ачлы-туклы яшәүче гаиләләр дә байтак.
– Бар андый гаиләләр, килешәм, - ди Сөмәя. - Шәһәргә килә торган суны тикшерәсездер? Суның сыйфаты яхшымы? - дип сорап куя ул.
– Төрле хәлләр булды инде. Бик иске иде, тырыштык, су трубаларын алыштыруга ирештек. Шул экономия өчен эшләнә инде, җаным. Радиация дигән хәтәр дә яный бит әле кешегә. Явыз ул, мәкерле: төсе дә, исе дә, тәме дә юк. Теләсә нинди нурланыш дозасы кешегә зыянлы, шуңа да контрольдә тотабыз. Безнең хезмәт шундый ул. Күп кеше аңламый.
- Искиткеч хәлләр, - ди Сөмәя, гаҗәпләнүен яшерә алмый.
- Тычкан чире, котыру чире, талпан энцефалиты да борчый. Быел ярты ел эчендә йөз егерме агулану очрагы булды, - дип тынып калды Равил.
Сөмәя өчен Равил сөйләгәннәр яңалык иде. Әйе, кешегә барып җиткәнче ризык энә күзеннән үтә икән. Бигрәк тә гипермаркетлар, супермаркетларда яраклылык вакыты чыккан ризык күп ди. Гигиена таләпләрен үтәмиләр. Сыйфатны раслаучы документы булмаган товар тонналар белән юкка чыгарыла, - дип шаккатырды ир Сөмәяне. – Бик күп агулану очраклары да бар, - ди.
– Нәрсә белән агуланалар инде? - дип кызыксына, аптырашта калган Сөмәя.
- Сөрем, медикаментлар, аракы, наркотиклар. Ярты ел эчендә районда кырык үлем теркәлгән. Предприятия, завод территорияләреннән 500 м, 1000 м ераклыкта һаваны тикшерү – мониторинг нокталар бар. Һава составын чагыштыру өчен шулай эшләнә. Андый нокталар шәһәрдә байтак. Һавада кайчак углерод оксиды – сөрем артык күп була. Кеше гомере өчен бик зыянлы. Шуңа да һава составын даими тикшерәбез. Сөрем кислородка кытлык китерә. Концентрациясе зур булганда кешене үлемгә дучар итә. Промышленность предприятияләре һавага миллион тонналарда агулы газлар бүлеп чыгара. Аммиак, фенол, формальдегид – бик күп алар санап китсәң. Алар кешенең үпкә күләмен кечерәюгә китерә һәм сулыш органнарына зур зыян сала. Бер җиңел машина гына елына утыз тоннага кадәр кислород ашый. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең гомерләрен кыскартучы сәбәпләр болар.
– Син миңа Америка ачтың, Равил. Мин сезнең хезмәтегезне аңлап бетермәгәнмен, – дип куя хатыны.
“Киләчәгебез профилактик медицинага карый,” – дип бик дөрес әйткән атаклы хирург Николай Пирогов. Авыруны дәвалауга караганда кисәтү күп тапкырга отышлырак. Экономия ягыннан да шулай бит. Авыруны дәвалаганда күпме чыгымнар кирәк була. Аны хастаханәгә салып дәвалау хөкүмәткә бик кыйммәткә төшә.
– Туктамый да сөйлисең. Сизәм, эшеңне бик яратасың, Равил.
– Кеше яраткан әйберен күп сөйләр диләр. Сиңа сөйлисем килгән нәрсәләр күп әле минем.
– Сөйлә. Мин сине тыңларга яратам. Лечебный факультетка бармаганга үкенү юкмы соң? Үзеңне табиб итеп хис итәсеңме?
– Әлбәттә, без дә кеше сәламәтлеге сагында, шундый ук табиблар. Безнең территориядә сигез мең объект бар. Алар бар да безнең контрольдә.
– Штрафлар бик зур икән хәзер. Шуңа сездән бик шөллибез. Дөньябызны дер селкетеп торасыз.
– Хәзер штраф егерме меңнән ике йөз меңгә кадәр. Синең кибетләреңдә бер генә дә кимчелек таба алганнары юк бит әле. Ничек ирешәсеңдер син шундый тәртипкә? Кибетләреңдә еш булам, андагы тәртипкә сокланам.
– Минем персоналым бик яхшы. Менеджерлар, сатучылар, җыештыручылар. Җиренә җиткереп эшләү, кагыйдәләрне төгәл үтәү безнең өчен норма ул. Белемегез урта булса да, тәрбиягез югары булсын, дияргә яратам мин аларга, – ди Сөмәя, балкып.
– Бар да синең кебек эшләсә, безнең тикшерүнең кирәге дә калмас иде, җаным.
– Кызык, минем кибетләргә кереп, махсус тикшереп йөри идеңме? – дип кызыксына хатын.
– Сине очратмаммы дип керә идем. Ниһаять, бәхет елмайды, каршыма килеп чыктың. Ходайның да сабырлыгы беткән булгандыр. Бергә булсын бу ике сыңар канат дигән ул. Язмыштан узмыш юк дигәннәренә ышана башладым. Кеше сүзеннән курыкмыйсыңмы?
– Гаепле күләгәдән дә курка диләр. Бер гаебем юк. Шуннан тәм табалар икән, сөйләсеннәр.
– Ике хатын аерган, торып булырмы икән дигән шик бардыр бит? – дип сынап карый ул Сөмәягә.
– Юк, андый уй башыма да керми. Мин бала–чага түгел лә. Үземә кем кирәген яхшы беләм. Кияүгә дә чыкмый сине көттем бит. Сиңа гына ул тәти кызлар кирәк булды, – дип үпкә белдерә хатыны.
– Тинтәк, аңгыра булганмын. Сукыр. Ә гомер бик тиз уза икән ул. Менә, кара, мин үземне жонглер ролендә хис итә идем. Кулымда биш шар. Берсе дә төшеп китмәскә тиеш. Шарларны һавада, очкан чакта тотарга кирәк. Җирдән аны һәркем тота ала. Шарларым – эш, гаилә, тазалык, дуслар-туганнар, эчке дөньям. Шарларның берсе хрусталь, калганнары резина, өреп тутырылган. Син ничек уйлыйсың, кайсы шарым хрусталь? – дип сорый Равил көлеп.
– Гаилә дип уйлыйм, ватылган бит, – дип җавап бирә Сөмәя, уйлап та тормый.
– Юк, эш шарым бәллүр дип гомер буе шуны сакладым. Бөтен көчемне, вакытымны эшкә бирдем. Чөнки миннән эшем шуны таләп итте. Гаилә ул иллюзия генә иде, – ди Равил тулы бокалын эчеп җибәреп.
– Илшат та да бәхетле итмәдеме? – ди аптырашта калган Сөмәя.
– Улымны яратам. Ул да миңа тартылды. Йортны да, Илшат хакы дип, Мәликәгә калдырган идем, тик улым әнисеннән китте. Мәликә белән бер-беребезне шатландырып-сөендереп яши алмадык. Арабызда аңлашу булмады. Ул гел башка дөнья кешесе. Башын юләргә салды, – диде ир.
– Алай ямьсез әйтмә инде. Синең улыңның әнисе ич. Артыгын җибәрәсең, – диде Сөмәя Мәликәне яклап.
– Әз әле ул аңа. Бер дә артык түгел. Аңладым инде мин аның кем икәнен. Тик соң аңладым.
– Аңладыңмы икән, бер тырмага ике тапкыр баскансың була түгелме? – ди хатын.
– Шулай була, дөрес әйтәсең. Наиләгә өйләнү кызык килеп чыкты. Ул авырлы булган, егете ташлап киткән. Кызгандым да өйләндем, – ди Равил. – Ышанасыңмы?
– Җүләрдер син. Бәлки бик нык яраткансыңдыр? – дип соравын сизми дә кала Сөмәя.
– Илшатны әниле итәсем килгән иде, булмады шул. Наиләгә ни җитмәгәндер, күп борчулар китерде ул миңа. Мин аның кыек ягына әһәмият бирмәдем. Әйткәнемчә, башым белән эшкә чумган идем. Гөлияне үз балам кебек күрәм. Кечкенәдән үстердем бит. Бердәнбер фатирымны аларга калдырдым да, авылдан йорт алдым, - дип башыннан узганнарын искә алды Равил.
– Бик иске йорт алгансың. Газы гына да юк икән, – диде хатын Равилгә. – Газы юк, су кермәгән.
– Кесә такырланган иде. Әле ансы ничек эләкте. Иске йортларга да бәяләр күтәрелде, шәһәр якын булганга ул, – ди Равил акланып.
– Синең урында башка берәү баеп беткән булыр иде, – дип сынап карый хатын.
– Мин башка берәү түгел шул. Башым да берәү генә, – дип башын сыпырып куя ул. – Җылы урын бар иде. “Уч тутырып акчасын алырсың”, дип, үгетләп тә карадылар. Эшемне ташлый алмадым.
– Аңлашып, бер-беребездән гаеп эзләмичә яшәрбез. Вакытында ял да итәрбез. Гомер үтеп бара, тормыш рәхәтләреннән баш тартмыйча, үзебез теләгәнчә яшәргә вакыт, - ди Сөмәя җитди итеп.
– Макароннарын ашап карыйсыбыз килә дип, Италиягә чыгып китәрбезме? – дип елмая ир.
– Китәрбез. Кеше йөри бит, без кемнән ким? – ди Сөмәя уены-чыны белән.
– Син хыяллана беләсең.Үз артыңнан мине дә ияртерсең. Син кайда – мин шунда, матурым, – ди ире.
– Хыялланып кына калмабыз. Кыюрак булырга кирәк, тәвәкәлләмәгән шампан эчми диләр.
– Эчүен эчәрсең, соңгы бокал булмагае, – ди тапкыр ир.
– Телең әче тормадан да әчерәк, сүзен каян табасың?
Хатынының сүзләре күңеленә хуш килә, ул торып Сөмәяне коча. Тәмле ризыклары өчен рәхмәт әйтергә дә онытмый. Сөмәя табын җыештырган арада Равил телевозордан яңалыклар тыңлый. Ул үзен бәхетле тоя. Яшьлектә юләрлекләр эшләп ташлады шул. Соң булса да уң булсын, ялгышларын төзәтте, ниһаять, үз тиңен тапты. Бөтен барлыгы белән сизә, Сөмәя аны ярата. Җылы күз карашыннан да... Аңа болай яратып караучы булмады шул. Бәхете генә гомерле булсын. Сөмәя эшен бетерүгә, алар кочаклашып йокы бүлмәләренә кереп китә.
Зәйнәп әбинең күзенә йокы керми. Яшьләр бүлмәләренә кереп китүгә, әби, коридорга чыгып, колагын алар ишегенә сала, яшь парның ни турында сөйләшүләрен тыңламакчы була. Кызганычка каршы, берни дә ишетми.
– Кызым яратмады шушы дөнья бәясе кешене, – дип уфтана әби.
Сөмәянең бәхетенә көнләшеп карый. Үкенүдә файда юк. Кызы акылсыз булды шул. Ләкин берәүгә дә бу турыда әйтмәс Зәйнәп. Ни чәчсәң, шуны урырсың диләр. Үзендә дә гаеп зур шул. Артык иркәләп үстерде ул Мәликәсен. Иркәлек – кеше булу юлында киртәлек дип белеп әйткәннәр шул борынгылар.
Иртәнге якта Сөмәя, юк вакытын бар итеп, Равил йортына китте. Зәйнәп әбинең аяклы чемоданын алып кайтырга кирәк иде аңа. Сүзендә торырга өйрәнгән Сөмәя. Менә сиңа аяклы чемодан: Сара әби яшәп ята икән салкын, ташландык йортта. Кат-кат юрган ябынган. Бөкерәеп ятып аяк-куллары таш кебек каткан. Үз аякларында түгел, тәгәрмәчле арба белән генә хәрәкәт итә икән. Сөмәя бу хәлләрне күреп ничек хуштан язмагандыр, Аллаһ кына белә. Әйе, чәчең үрә торырлык күренешләр монда: такта идәннәр буяу күрмәгән. Ишек-тәрәзәләр: “Хан заманыннан бит без,” – дип кычкырып торалар төсле. Кулга тотардай, юньле нәрсә күрмәде Сөмәя йортта. Тизрәк чыгып качасы килде аның, йортны шартлатырга тиешләр диярсең. Шулай ашыкты ул. Кием-салымын җыеп сумкасына тутырды, әбинең арык гәүдәсен, эһ дигәнче, күтәреп арбага утыртты.
– Кая барабыз? – дип кызыксынды карчык. – Больнискамы әллә?
– Бөтенләйгә китәбез моннан, – диде кыска гына итеп Сөмәя.
Шөкер, машинасы зур Сөмәянең. Әбинең арбасы да, әби үзе дә тиз арада джип эчендә иделәр. Сара әби күп сүзле түгел икән. Юк-бар сорау биреп Сөмәяне аптыратмады. Тыныч кына кайтты карчык. Кая алып бара икән бу яшь хатын дигәндәй күзен тәрәзәдән алмады.
Йортка кайтып керүгә ишек төбендә Зәйнәп карчык пәйдә булды.
– Исән-саумы, Сара, чирләмисеңме? – дип сорап куйды ул, хәл белешергә теләп.
– Ярый әле Сара әби исән-сау, туңып үлгән булса, башыбыз төрмәгә китә иде, – диде Сөмәя. – Нигә яхшылап аңлатмаска? Аяклы чемодан дигән булып...
– Син барып алам дигәч тынычланып калдым, – дип акланды Зәйнәп карчык. – Кызы алып киткәндер дигән ышаныч та бар иде.
– Бәлки кызы әнисенең салкын йортта ялгыз калуын белмәгәндер дә? – дип сорамый булдыра алмады, аптырашта калган Сөмәя.
– Үзем шалтыратып хәбәр бирдем, ничек белмәсен? – ди Зәйнәп карчык, усал итеп .-Кызы йөрәксез икән, шул салкын өйдә ничә төн чыккан бит Саракаем, – дип кагынды Зәйнәп.
Сара карчык бик тыныч иде.
– Минем өчен ачуланышып китә күрмәгез. Кызымның эше тыгыз, минем арттан йөрергә вакыты юк аның, – дип куймасынмы. – Равил кияү кайда-мин шунда, – дип тә өстәгәч, Сөмәя телсез калды. – Аллага шөкер, исән-сау бит әле. Үлмәс кеше булмас, үлсәм тагын да яхшы булыр иде. Яшәсен яшәгән. Берәү дә ике гомер яшәми.
– Бу ни хәл бу, Сара әби, кайтып керүгә сүзең үлем турында. Кара, нинди матур, иркен, җылы йортка кайттың, – ди Сөмәя, сабыр булырга тырышып. Кызларына кирәксезгә калган әниләрне кызганып, чак еламый ул. Равил шундый иске, беткән йорт алган. Ике әби белән шунда яшәргә уйладымы икән, акылга сыймаслык, искиткеч аяныч хәл.
– Үләм диярсең-үлмәссең, үлмим диярсең-китеп барырсың. Аллаһның язганы белән яшибез. Аның кодрәтеннән башка чәч бөртеге дә төшмәс, – ди Зәйнәп, белдекле итеп.
– Ансы шулай, – дип килешә Сөмәя. – Рәхәтләнеп җылыда яшәрсең. Врачларга күрсәтербез, аякларыңа басарсың. Тамагың тук, өстең бөтен булыр. Яшисең генә килеп торыр, – дип канатландырмакчы булды Сөмәя Сара әбине.
Әбинең үз туксаны туксан иде. Үлем турында сөйләнүдән узмады:
– Җиңел үлем генә бирсен Ходай. Кеше азаплап ятарга язмасын, - дип куйды ул.
Тән температурасы да югары икән әбинең. Үпкә ялкынсуы булмагае дип шикләнеп ашыгыч ярдәм чакыртты Сөмәя. Врач киләсен әйтүгә Зәйнәп әби җанланып китте.
– Минем авыруым Сараныкы кебек кенәме соң? Врачка мине дә күрсәт, кызым, - дип Сөмәяне аптыратты Зәйнәп әби.
– Эчем тулы чир минем, баштан алып аякка хәтле, колагым да ишетми. Сара таза ул-чыраена чиртсәң каны чыгарлык. Шалкан кебек. Аягына да басса...Равил йөртте инде аны бүлнискә, җитәрлек йөртте. Аягына басачак дигәннәр диюен. Кайчан күрербез Сараның тәпи-тәпи китүен, белгән юк. Шуны беләм: мин алданрак үләм, Сара яши әле ул, – дип, үзен кызгандырмакчы булды ахры Зәйнәп әби.
– Сөенеп утырам, колагың яхшы ишетә, – дип куйды Сөмәя, әбинең сүзен бүлеп.
– Көненә карап ул. Кайбер көнне берни ишетмим. Бүген колак шаулавы да беткән, -дип акланды Зәйнәп карчык.
Ашыгыч ярдәм озак көттермәде, сумкалар күтәреп, ак халатлы сөйкемле ике ханым килеп тә җитте.
Алар бик җитез булып чыкты. Сара әбине диванга яткырып кордиаграмма ясадылар. Кан анализы алып шикәрен тикшерделәр. Утыртып үпкәләрен тыңлыдылар. Тамагын карадылар.
Әбинең шикәре нормада. Йөрәге дә үз яшенә карата яхшы эшли. Кан басымы нормада. Үпкәсе ялкынсынмаган, тик тамагы шешкән, температураны шул бирә. Участокка хәбәр итәрбез, иртәгә участок табибы килер, дарулар билгеләрләр. Хәзер укол ясарбыз, температурасы төшәр диделәр.
– Аякларыңны тикшерткәнең бармы, әби? – дип тә кызыксынды табиблар.
– Равил җөрткән иде дукторларга. Умыртка авырта минем. Бүсер диделәр, шул аякка төште.
– Бүсерне дәвалап була, табибларга барыгыз, - дип киңәш бирде алар.
– Сезне нәрсә борчый? - дип сорады табиблар, Зәйнәп әбинең кыбырсып утыруын күреп. Врачларның итәкләренә менеп утырырдай булып сабырсызланган иде ул.
– Йөрәгем борчый, колагым ишетми, - диде ул, ашыга–ашыга, ниһаять, үзенә чират җитүенә сөенеп.
Йөрәген тикшереп тә авыру тапмагач, күңеле төште әбинең. Колагын дәвалау өчен дә поликлиникага барырга кушкач, өмете өзелде:
– Дәвалый алмагач нигә сумка күтәреп, машина куып йөрисез, - дип бик каты бәрелде ул табибларга.
Табиблар киткәч, Сөмәя Зәйнәп әбине дорфалыгы өчен битәрләп тә алды. Үзе тиз-тиз киенеп эшенә ашыкты.
– Озакламам. Кичке ашны мин кайткач бергәләп ашарбыз, көтегез, - диде дә, чыгып китте.
Уколларның файдасы тиде: Сара әби яткан җирендә җылынып, изрәп йокыга талды. Көтмәгәндә Зәйнәп карчыкка нидер булды. Сарадан көнләшүдән агарынды, бүртенде ул. Сара булганда миңа монда көн булмаячак дип уйлады Зәйнәп. Тузынып, Сара өстеннән юрганын алып ташлады.
– Нәрсә, көпә-көндез йоклап ятасың? Төнлә ничек йоклармын дип уйлыйсың? – диде, бик усал тавыш чыгарып.
Сөмәянең Сара әбигә карата йомшак мөнәсәбәте бик борчый иде шул Зәйнәп карчыкны. Сөмәянең бөтен мәхәббәтен, игътибарын яулады Сара әби. Зәйнәпкә битараф Сөмәя, аяксыз Сара булганда башкача булу мөмкин түгел. Шулай уйлады карчык. Шул шайтан коткысы җиңде аны.
– Укол йоклата ахры, ачуланма инде, уяттың, тәмләп кенә йоклап киткән идем, - дип куйды Сара әби, ишетелер-ишетелмәс итеп.
– Кызың кайчан алып китәр инде? - дип сорады ул, авыру карчыктан.
– Аласы булса, күптән алып китәр иде. Син дә кызыңа сыймагангансың бит. Нишлик инде? - дип куйды Сара әби.
– Сыймаганнан түгел. Мине кияү җибәрми. Илшат безнең уртак улыбыз. Равил атасы булса, мин – әбисе. Син кияүгә кем буласың?
– Мин дә аның әбисе. Минем өчен үлеп тора ул, рәхмәт аңа. Гөлияне дә бик ярата, ә мин Гөлиянең әбисе. Мин дә Равилгә ят түгел.
– Үлеп тора имеш. Имгәк, әрсез алабай-менә син кем. Ә кызың таш бәгырь. Саранчадай басып алдыгыз кияүне. Кызың да козгыннан ким түгел, җилкә кимерүче.
– Синеке дә артык түгел. Хөрәсән ялкавы. Эт сугарып гомер үткәрә. Кеше көлкесе, әнисен кемгә алыштырган.
– Синең кызың баламут, дөнья болгатучы. Яманаты бөтен дөньяга чыккан.
– Үз кызыңны бел. Ничекләр телең бара, юктан җәнҗал куптардың. Син үзең баламут. Тегендә талашмадың. Минем пенсияне ашап яттың, үзеңнекен җыеп бардың. Әллә белми дип уйладыңмы? Монда балда-майда йөзәсең, Сөмәя ашата-эчертә, минем пенсия кирәкмәс хәзер сиңа, Зәйнәп.
– Битеңә ыштыр каплагансың. Коры куык син. Пенсияң үзеңне туйдырырга да җитми бит. Җирбит, миңа кара ягасың. Син үзең дә Равил сыртын тунап ятучы бит. Бел, син монда артык кашык, потың бер тиен!
– Зәйнәп, зинһар, уклау йоткандай торма, кит каршымнан. Синнән куркам мин, җә сугыша да башларсың.
– Куркытырмын мин сине. Барыбер монда калдырмыйм. Дүрт ягың кыйбла, әнә синең юлың, - дип, ишеккә күрсәтте Зәйнәп.
Ачуын баса алмады Зәйнәп карчык. Күңелен индидер ямьсез хисләр яулап алды.Үз-үзен белешми Сара әбинең җәймәсенә ябышты ул. Сара карчыкның күгәрчендәй җиңел, арык гәүдәсе идәнгә шуып төште. Зәйнәп, көтелмәгән хәлдән, аптырашта калса да, сер бирмәде:
– Шул кирәк сиңа!
– Сине дә картлык басар әле. Минем көчсезлектән файдаланасың. Алладан курык Зәйнәп. Йөрәк яргыч сүзләр әйттең. Берәүдән дә ишетмәгәнне ишеттердең.
– Тикмәгә генә Ходай сине аяксыз итмәгәндер, гөнаһларың күптер. Шуңа күрәсеңдер күрмешеңне.
– Пәри табагачы, кит каршымнан! Ходай минем аякларны, синең акылыңны алган. Рәнҗеттең, күңелне кайтардың. Йөрәгемнән кан тама. Кит, дим, атлы казактай торма. Явызлыгың үз башыңа булгыры.
– Авызыңнан җил алсын, җылы авызыңнан-җылы куйныңа. Авызыңны ыржайтма, ичмасам, тешләрең акула тешләредәй, куркам мин синнән, - ди Зәйнәп, үзенең усаллыгыннан канәгать калып.
– Курыксаң, кит каршымнан, зинһар, интектермә мине. Алла каршында җавап бирәсең булыр, - ди Сара әби .
Күзләреннән ихтыярсыз кайнар яше акты Сара карчыкның. Ләкин Зәйнәп әбинең күзләрендә кызгану хисе юк иде шул. Әбиләр кан дошманнардай кыландылар. Әйткән сүзләрен колаклары ишетмәде. Шулчак Сөмәя кайтып керде.Сара әбине идәндә күреп бик аптырады.
– Нәрсә булды? Нигә Сара әби идәндә? - булды аның беренче соравы.
– Йокы аралаш гөрселдәп идәнгә ауды, самалеттан ташладылар диярсең. Үзем дә куркып киттем. Әллә, чире көчле булып, башы китте, белгән юк, - дип алдашты Зәйнәп әби.
Сөмәя ышанмады булса кирәк.
– Нәрсә булды, әби, нигә идәнгә төштең? - дип сорады ул.
– Черем итеп ята идем, корбанына ташланган ерткычтай, ташланды Зәйнәп. Тартып төшерде. Йорттан китәргә куша, куа, – дип җавап бирде Сара карчык.
– Зәйнәп әби, дөресме бу сүзләр? Гауганы син чыгардыңмы?
– Чыгарса, ул да авызын йомып тормады, – дип акланды Зәйнәп.
– Әйдә, булыш, әбине урынга салыйк, - диде Сөмәя, тыныч булырга тырышып. – Сара әбидән гафу үтен. Ул гафу итсә генә каласың йортта, – дип өстәде, кырыс итеп.
Зәйнәп әби гафу үтенде. Чын күңелдәнме, әллә Сөмәя таләп иткәнгәме, үзе генә белгәндер.
– Гафу ит, Сара, холкымны беләсең. Ярсып кителде. Шайтан котырткандыр. Ходаем кичерсен инде. Беренчесе дә соңгысы да шул булсын, мондый хәл кабатланмасын. Тату яшик, Сөмәягә рәхмәтле булып, – дип тәмамлды ул сүзен.
– Бала-чагадан да уздырасыз, әбекәйләр. Нәрсә җитми сиңа Зәйнәп әби? Нигә ямьсез кылынасың? – ди Сөмәя, кәефсезләнеп. – Зәһәр кеше тиз картая, онытма, – дип өсти ул.
– Әйтсәм әйтим инде. Мине бит көнләшү кимерә, Сарадан көнләшү, – ди Зәйнәп әби, башын иеп.
– Икегезне дә тигез күрәм. Ләкин Сара әби игътибарга мохтаҗ. Зәйнәп әби, син дә аңа ярдәм итеп торырга тиеш, – дип куя Сөмәя.
– Аңладым инде, – диде Зәйнәп, Сараның сөялле кулын учына алып. – Аңладым.
Зинһар кичер, Сара!
Ашап-эчкәч, әбиләр үз бүлмәләренә кереп китәргә теләк белдерде.
– Телевизор карыйбыз, ял итәбез, – диде алар бер тавыштан.
Сөмәя кибетенең керем-чыгым кенәгәләрен алып утырды. Хисапчысы ышанычлы булса да, документларны карап, тикшереп чыгарга гадәтләнгән Сөмәя. Ялгышу булмасын. Акча санаганны ярата диләр.
Көтмәгәндә ишек кыңгыравы тавыш бирде. Равилнең әнисен бик тиз таныды хатын. Равиле тачлар әнисе икән. Шул ук күзләр, авыз, борын дигәндәй. Буйга гына улыннан бик калыша карчык.
– Исәннәрмесез, Равилнең йорты шушы буламы?
– Шушы була инде, әнкәй, түрдән уз, – диде Сөмәя, елмаеп. – Киемеңне салыйк. Сине алып киләбез дип сөйләшкән идек Равил белән. Үзең өлгеррәк булып чыктың. Якын итәсең икән безне, – дип сүзен дәвам итте Сөмәя.
– Рәхмәт төшкере, авыз тутырып әнкәй дип каршы алдың, – диде ана, елмаеп.
Наҗия карчык, түргә узуга, догаларын укып алды. Бүлмәне күздән кичерде. Йөзендә канәгатьлек билгесе иде әбинең. Сөйләшергә ярата икән әбекәй. Ялгыз яшәп арган, кеше белән аралашмаганы да сизелә. Аш бүлмәсенә үтүгә теле ачылды:
– Ике хатынының берсеннән дә ишетмәдем, әни сүзен. Гаиләдә ир баш, хатын муен икәнен дә аңламадылар.Тормышы яхшы барсын дип тырышты, эшләде дә эшләде Равилем. Кадерен белүче генә булмады. Мине дә сыйдырмадылар. Йортым беткән булса да, үрмәләп булса да ялгыз яшәдем. Әллә нигә бер бара идем. “Надзиратель килгәнме?” – дип каршыма чыга иде Мәликә килен. Авызын томалап торды, ачтырмады Равилемнең. Мине яклап сүз дә әйтә алмады мескенкәй. И йорт-җирегез, искитәрлек, Сөмәя кызым. Ходайның биргәненә шөкер кылып, татулык белән яшәргә насыйп булсын, сезгә, – дип битен сыпырды карчык.
– Әйе, Аллага шөкер дип яшәп ятабыз.
– Бик тырышкансың, бала. Күренә. Теге киленнәр Равил тапканны юк итүче булдылар. Үзләре бик дорфа кыландылар.
– Наилә белән дә килешә алмадыгызмы?
– Бер генә бардым. “Безнең гаилә болай да кризиста, килеп мешать итеп йөрисе булма”, – диде шул. Кабат ничек аяк басасың ул йортка?
– Әнкәй, андый чакта “Атта да тәртәдә дә була”, – диләр.
– Ансы да шулайдыр, килешәм, бала. Ир белән хатын – гаилә тоткасы, балалар – көзгесе диләр. Тотка купмасын, көзге ватылмасын өчен бер-береңне санлап яшәү кирәк.
– Араларында мәхәббәт булмагандыр. Ярату булганда гаилә нык була, – диде Сөмәя.
– Нинди ярату булсын аларда. Сыртына атландырды, Равилем бик юаш шул минем. Ике килен дә, сөйләшеп куйгандай, улымны санга санамадылар, үзләре теләгәнчә генә яшәделәр.
– Ничек үзләре теләгәнчә?
– Трай тибеп. Мәликәнең сүзләрен ишетеп тордым. “Башкага гашыйк булдым, синнән туйдым”, – диде. – Үзе кебекне тапты.
– Равил бу турыда сөйләргә яратмый. Бөтен сүзе эш турында.
– Нишләсен инде. Наиләдән дә хөрмәт күрмәде. Ансы да тән җылысын читтән эзләде. Андый хатыннар да бар ул дөньяда. Алар хыянәтне һава алыштыру, ризык төрләндерү кебек кенә күрә.
– Ярый, әнкәй, бу сөйләшүне туктатыйк, гайбәткә ошап бара түгелме?
– Гайбәт булмасын, гыйбрәт булсын дип сөйләвем, кызым. Аларның фокусларыннан бик туйдым. ”Кеше сүзе-кеше үтерә”, – ди. Кеше сүзенә колак салма, гаиләңне сакла. Хатын – гаиләнең җаны, йөрәге ул, белсәң.
– Рәхмәт, яхшы киңәшеңә. Әнкәй, син белмисеңдер әле, ике әби дә бездә бит.
– Нинди әбиләр ул?
– Сара белән Зәйнәп әбине әйтүем.
– И Ходаем, Равил өйләнгәч, кызлары алып киткәндер дигән идем. Оят та юк кешедә. Йөрәксез булды Мәликә белән Наилә килен. Үз аналарын Равил белән калдырып китмәс иделәр, җүнле булсалар. Шуннан гына да аларның кем икәнен белергә була. Имансызлар, эт ялчылары.
– Килешәм синең белән. Ләкин әбиләрне кызганам. Равил каршы тугел, яшәсеннәр үзебездә. Сиңа зыяннары тимәс, әнкәй, борчылма.
– И бала, ашыгызга таракан булып төшәсем юк. Аяктан гына калырга язмасын. Йортыма ремонт ясатканчы гына торсам инде.
– Өйнең яме ана белән диләр. Бу турыда сүз дә булу мөмкин түгел. Сиңа үзебезнең бүлмәне бирәбез. Үзебез икенче катка күчәбез. Сиңа менеп, төшеп йөрү кыен булыр. Бүлмәңдә бөтен уңайлыклар бар. Туалеты, ваннасы, телевизор. Кирәк булса, мунча, сауна да эшләп тора, алары ишек алдында. Ике әби синең белән күрше бүлмәдә була. Сара әби ярдәмгә мохтаҗ, аякларында түгел. Бүлмәдә ялгыз яши алмый. Ничек тә аягына бастырасы иде аны.
– Равил күп җөртте инде.
– Әйе, диагнозы бар, дәвалый башларбыз.
– Менә кайда икән ул оҗмах. Ходай күп күрмәсен, балам, тормышыңны.
– Әйтәсең бармы, әнкәй?! Татулык кына кирәк. Әле ашап-эчтеләр генә, шуңа чакырмадым үзләрен.
– Татулыклары ничек соң? Кайчак улым зарлана иде.
– Булды шул.
– Җазык капчыклары алар. Зәйнәпнең теле муенына урала, еланныкы төсле. Миңа да кадалды. Шуңа барышып-йөрешмәдек тә. Равилем хәл белергә үзе килә иде.
– Рәтләнделәр әле. Араларына кыл да сыймый. Зәйнәп әби сүз бирде. Бар да яхшы булыр. Әнкәй, ашавың юк синең, бик ябык та күренәсең. Ризык мул, ашау кирәк.
– Үтми башлады. Ашаган кешегә монда ни генә юк. Рәхмәт.
Ашап-эчкәч, Сөмәя әнкәсен бүлмәгә урнаштырды. Урын-җирне алыштырып, өр-яңа, ап-ак җәймәләр япты. Наҗия, килененә кат-кат рәхмәтләр укып, бүлмәдә калды. Вакыт соң иде, Равил гына күренмәде.
Равилнең бүгенге эш көне бик авыр үтте: туберкулез диспансеры врачы белән берлектә авыру егет янына барды. Күршеләреннән бик күп шикаятьләр булган. Төн буе йөткереп чыга, подъезга чыгып тәмәке пыскыта икән. Ачык типта түгелме авыруы, шул борчый күршеләрен. Егет дәваланырга теләми, ә үз ризалыгыннан башка кешене стационарга урнашыру мөмкин түгел. Авыруның көнкүрешен, фатирында санитар нормаларын тикшерергә кирәк иде. Маскалар кигән врачларны күрүгә егет кычкыра ук башлады: “Салыгыз маскаларыгызны, мин авыру түгел!”
Янына хәмер яратучы дуслары да еш килә диләр. Кызганыч, шундый сөйкемле, озын буйлы егет, юкка чыккан. Хатыны, авыру ирен ташлап, кызы белән чыгып киткән. Бәлки, хатыны ташламаса, бу хәлгә калмаган булыр иде. Ялгыз ирнең дәваланырга теләге юк. Шул бер сүзне тәкрарлый ул: “Мин авыру түгел”.
Эш урыны да юк икән егетнең. Кайчак шабашкага йөреп ипи-тозлык юнәтә. Төзелешләрдә, медосмотр үтмәгән, теге яктан килгән, кара халык күп шул. Алар да авыру таратадыр. Ничекләр эшлидер бу егет анда: авызын ачса, үпкәсе күренә дигәндәй, борыны гына утырып калган. Авыруы көчле икәне күренә, бик бирешкән шул. Иңнәре, авыр йөктән басылгандай, төшкән. Чыкмаган җаны гына калган, мескеннең. Бик авыр кичерешләр белән кайтты Равил егет яныннан. Ул гына да түгел, ярдәмчесе белән туфрак анализы алырга да барган җирдә янә тетрәнү көткән үзен. Районда узган гасырның утызынчы елларында себер түләмәсе авыруы чыганагы билгеле була. Ике урында каберлекләре бар. Ул каберлекләр саркофаглар эчендә, мәетләр егерме сантиметр хлор эчендә ятса да, тирә-якка куркыныч яный, чөнки ул микроблар өч йөз елга кадәр яшәүгә сәләтле. Микробларның туфракка үтеп чыгу куркынычы бар. Ул каберлекләр ике метр биеклектә койма белән әйләндереп алынган. Кисәтү тактасы, йозак эленгән. Ахры бик кызыксынучан кешеләр йөргән – йозакны ватып кергәннәр. Нәрсә эзләгәннәр алар бу куркыныч участоктан?! Җәй көне анда җиләк котырып уңа. Җиләгенә генә кызыкмасалар ярый инде, башсызлар җитәрлек шул дөньялыкта.
Бүгенге хәлләрне Сөмәягә сөйләмәскә булды Равил. Әйе, элек куркыныч авырулар шәһәрләрне, илләрне юк иткән. Үләт чирен юкка гына йогышлы авырулар патшасы дип атамаганнар бит. Холера: пычрак куллар авыруы. Ул да кайчандыр шәһәрләрне, илләрне яулап алган. Кызганыч, чума таякчыгы, холера бактерияләре безнең көнгә дә килеп җиткән. Кайбер Африка илләрендә ул авырулар хәзер дә әледән-әле кабынып китә. Ул “ут эчендә” эпидемиологларның да үлү очракларын ишеткәне бар Равилнең. Әйе, санитар табиблары җитешмәү сәбәбле универсал врачка әйләнде, хезмәте киң кырлы аның. Ярый әле бу куркыныч авырулар белән өйрәтмәләрдә генә “очрашалар”. Күнегүләр дә һәрдаим булып тора. Табиблар ул авыру билгеләрен яхшы белергә тиешләр. Өйрәтмәләрдә чумный костюмнар, шлем-маскалардан “пеклага” кереп пробалар алалар. Андагы бер әйбергә дә тотынырга ярамаганны яхшы беләләр. Киенү-чишенү тәртипләрен дә үтәргә кирәк. Дезинфекцияләү дә дөрес үтәлергә тиеш. Чума вакытында эшкәртү ерак почмактан, тәрәзәләрдән башланса, холера очрагында кергән ишектән. Авыр уйларына кереп батты Равил. Җаны тынычлыгын югалтты. Теге авыру егет тынгы бирмәде аңа. Ярдәм кулы сузарга иде ул егеткә. Дәваланырга кирәклеген аңлатырга иде. Эшеннән туры егет фатирына юнәлде. Ишекне ачучы булмады, егет башка фатирга күченгән, ачкычын күршеләренә калдырган. Фатир арендада булган икән. Күршеләре белән озак сөйләште ул. Иң мөҺиме: хуҗа фатирына дезинфекция ясатырга тиеш икәнен аңлатты. Бу таләпне үтәми торып, фатирга, башка кеше аяк басарга тиеш түгеллеген дә әйтте. Туберкулез белән авыручылар саны артканнан арта бара. Сәбәпләре билгеле юридик подкова булмау. Авыру үз теләге булса гына дәвалана. Юк икән-юк! Ышанырлык түгел, егерме беренче гасыр! Инфекция төрләнә, бактерияләр антибиотикларга яраклаша.
Бүген дә, Равилнең эш көне башлануга, ишектә ир-ат күренде.
“Керергә мөмкинме?” – дип сорады да, Равилнең җавабын көтеп тормый, бүлмәгә үтте. – “Сез генә хәл итә аласыз безнең проблеманы. Ярдәм итегез, зинһар,” – диде шәп гәүдәле ир.
Урындагы кеше икәне кигән киеменнән, үзен тотышыннан сизелә. Шәһәрнең зур предприятиесенең инженеры булып чыкты абзый.
– Гаиләбез белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ялга җыендык. Юлламабыз кулыбызда. Кызыбызда җил чәчәге-ветрянка. Сездән рөхсәт кәгазе кирәк. Сез генә коткара аласыз, доктор. Хәлемә керегез, – ди әти кеше.
Врач буларак та, әти кеше буларак та, Равил аңа ярдәм итә алмасын яхшы белә. Җил чәчәге йогышлы авыру. Самолетта авырлы хатын булуы бик мөмкин. Шулай булганда баланың физик кимчелек белән йә үле туу куркынычы бар.
– Берничек тә ярдәм итә алмыйм. Кызыгыз егерме бер көн карантинда булырга тиеш. Закон боза алмыйм, – дип кыска гына аңлатты Равил.
Ир, түш кесәсеннән чыгарып, врач өстәленә, калын конверт куйды. Бик дулкынлана, менә-менә ярсып китәргә әзер икәне дә сизелә. Равил конвертка ымлап:
– Хәзер үк алыгыз конвертыгызны! Баба Яга против! – дип, елмаеп җибәрде. Киеренкелекне киметү өчен еш куллана Равил бу сүзләрне.
Ир йөзенә ясалма елмаю чыгарды. Конвертны алып, ишекне каты ябып чыгып китте. Ул чыгып китүгә, бүлмәгә, яшь хатын килеп керде:
– Менә шушы сыекчаны тикшерүегезне үтенәм, – диде ул, пыяла савытны Равилнең өстәленә куеп.
– Аңлатыгыз инде, нинди сыеклык, каян алдыгыз? – дип кызыксынды Равил.
– Өченче балабыз тугач, йорт салу өчен участок бирделәр. Бәрәңге утыртканда сазлык икәне беленде. Ниндидер сыек матдә җәелгән. Суга ошамаган. Нефть тә түгел үзе. Лабораториядә тикшерү өчен алып килдем, – ди яшь хатын. – Утыз гаиләгә урын шуннан бирелде. Мунча, гараж салып куйган гаиләләр бар инде. Су чыккач, төзелешне кичектердек. Эшкә кул бармый, – ди.
Лаборатория анализлары сыеклыкның сәламәтлеккә зыянлы икәнен күрсәтә. Шәһәр администациясе лаборатория протоколларына шик белдергәч, сыеклык башкалага җибәрелә. Чынлап та җирнең, йортлар салырга да, чәчү өчен дә, зыянлы икәне ачыклана.
– Сукыр тавыкка бар да бодай дигәннәрдер. Менә бит, минное поле биргәннәр безгә. Бәхетебез – ничек сезгә киләсе иттек! Рәхмәт, безне коткардыгыз, – диләр яшьләр.
Шәһәр халкы арасында химик завод төзиячәкләр дигән имеш-мимешләр дә йөри. Булачак завод турында интернетта ни генә язмыйлар. Халык бу төзелешкә каршы, күч аерырга җыенган, бал кортларыдай гөжли. Таракан дулап мич башын җимерә алмый билгеле. Шулай да митингларларда халык үз сүзен әйтте:
– Шәһәргә тагын бер “бетле мендәр” нигә кирәк? Азмы алар бездә? Көн кебек ачык кирәк түгел ул завод! Чиста шәһәрдә яшәргә телибез! Экология торышы болай да начар, онкологик авырулар саны артканнан-арта. Яман шеш экология белән бәйләнмәгән дип ышандырырга тырышалар безне. Юк! Ышанмагыз! Химия калдыкларын һавага чыгармаучы яңа технологияләр кулланылачак имеш.
Равилнең авырткан башына тимер тарак дигәндәй, зур проблемасы белән сабакташы мөрәҗәгать итте. Ул стоматолог. Шәхси кабинет булдыру өчен тырыша. Торак йорттан өч бүлмәле фатир сатып алган. Равилдән рөхсәт кәгазе сорый.
– Бөтен органнарны үттем. Сездән генә тора бит. Эшне башларга кирәк. Үзеңә дә, гаиләңә дә ишекләрем гел ачык булыр. Куй инде кулыңны, Равил Наилевич, – дип аптырата ул Равилне.
– Юк. Стоматолог клиникасына таләпләр зур. Эшең бик күп әле. Фатирыңны нежилой фондка күчерүдән башла. Шуннан соң сөйләшә башларбыз, – дип кәефен җимерә ул егетнең.
Сүзендә тора белә Равил. Классташ дип законга каршы бара алмый. Йөрәген генә, эшендә җыелган авыр тойгылары, уйлары, кичерешләре чеметеп-чеметеп ала. Аларны җиңел генә селтәп күңеленнән алып ташларга өйрәнә алмый ул.
Бүген бәхетле – эшеннән көтеп алучы яраткан хатыны бар. Сөмәяне яхшы белә иде бит Равил, балачактан. Бер урамда, бергә уйнап үстеләр. Ничек күрмәгән соң ул чибәр, сөйкемле Сөмәяне? Күпме урау юллар белән килде ул гаилә бәхетенә! Алда ял көне, кыш чыгарга булса да, әнисен алып килерләр. Бар да яхшы булыр. Бәхет түгелме – Сөмәя күз карашыннан да аңлый Равилне. Ә бит, вакытлы гына булса да, йортта, Сөмәя җилкәсендә, өч әби булачак. Сөмәянең түземлеге җитәрме? Менә шул да бик борчый иде ирне.
– Нишләп бетәрсең инде бу әбиләр белән. Картлар йортыннан ким түгел хәзер бездә. Мин сине кызганам, Сөмәякәй, – диде Равил, әнисенең дә аларда икәнен ишеткәч.
– Кит инде, мин шундый мескенмени?
– Ялгыз яшәргә өйрәнгәнсең, авыр булыр диюем.
– Авыр булса, ярдәмче алырмын, минем өчен борчылма. Әнкәй бик бирешкән. “Сый-хөрмәтеңә рәхмәт, авыздан сулар килә”, – дигән булды.Үзе чемченүдән узмады.
– Әйе, үтми, – ди шул. – Үз өендә яшисе килә аның. Ә йортка ремонт кирәк. Илшат та, өйләнеп, әбисе белән яшәргә тели. Насыйбы булса, бергә яшәрләр. Яшәсеннәр!
– Йорты ярарлыкмы соң?
– Чыгымнарсыз гына булмас инде.
– Борчылма, бергәләп тырышырбыз, – ди Сөмәя, елмаеп.
– Башың күккә тигәндәй син бүген, – дип куя ире, Сөмәянең шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй.
– Әйе, мин шундый бәхетле. Син минем көткән бәхетем. Иреңә бик сөйләмә, яратуың сер булсын дип кисәткән иде якын дустым. Сер саклый алмыйм шул мин. Син тормышыма яңа сулыш өрдең, җаным. Миннән бәхетлерәк берәү дә юктыр, ишетәсеңме? – дип, хатын Равилнең муенына сарыла.
– Дөрес түгел. Мин бәхетлерәк, – дип Сөмәяне кочагына ала ир. – Үткәннәргә борылып карасам, чирканып китәм. Мин нинди аңгыра булганмын. Ул тормыш минеке түгелдер кебек. Уйларымнан гына качып булмый.
– Уйлар ул, җаным, су тамчылары кебек. Алардан күл, күлдән диңгез барлыкка килә. Негатив уйлар сине батырырга гына сәләтле булса, позитив уйлар тормыш диңгезендә йөзәргә ярдәм итә. Агым уңаена йөзмәсәң, күп нәрсәне үзгәртеп була, – дип дәвам итә хатын.
– Эшләрең ничек, барамы? – дип кызыксына Равил, аш табыны артында.
– Һәр көннең үз эше, проблемасы, шатлыгы, борчуы була. Көннәр бер-берсенә охшамаган. Елда өч йөз алтмыш биш көн бар икән алар – өч йөз алтмыш биш төрле. Бүген бер ир супермаркеттан куенына аракы кыстырып чыкмакчы булган. Охрана зур тавыш куптарган. Ә мин ул абзыйны кызгандым.
– Шуннан?
– Җибәрергә куштым.
– Кызганмаска да бит андыйларны. Эшләп ашасыннар. Оят белмәү-ахмаклыкның беренче билгесе. Беренче генә урлашуы түгелдер ул абзыеңның. Алладан курку булырга тиеш, ә ул бармы кешедә?
– Бәхетсез, уңышсыз кеше инде ул.
– Сизәм, булдыра алсаң, тылсымлы таяк тоттырыр идең. Андыйларга карата иммунететың көчле булырга тиеш синең.
– Әйе, бу минем көчсезлегем. Дөньяга көчсезләр дә кирәктер. Мин синең дә слабый звеноң булырмын, яме?
– Чынлап та, кеше пазл кебек. Мин үзем дә бик күп кыйпылчыклардан торам. Улым, әни, дуслар, туганнар, коллегалар, һәм...син яшисең миндә.
– Синең пазлыңда мин нинди урын тотам?
– Иң зур урын синеке. Сиңа бер ачы хакыйкатьне җиткерәсем килә. Мин яши-яши төшендем: синең проблемаларыңа, уңышсызлыкларыңа шатланучылар күбрәк. Сиңа берәү дә бер ни дә тиеш түгел. Аш атсаң сиңа таш аталар, төкерәләр алар синең яхшылыгыңа.
– Килешмим. Бар кеше дә андый түгел. Кешегә игелек эшләсәң, үзеңә дә ишекләр ачыла, сынаганым бар. Бумеранг кешенең үзендә яши. Ул һәлакәткә илтергә дә, яшәү көче бирергә дә сәләтле. Акыл саткан буласың инде, Равил. Игелек капчыгы бит син! Кешегә гел яхшылык эшләүдә бит үзең! Белмәсәм әйтмәс идем. Синең никтер кәефең юк. Эшеңдә ниләр бар?
– Вакыт машинасы берәүне дә аямый, алга чаба. Табигатьнең дә кисәтүләре ешая. Афәткә, халәкәткә очабыз, кеше генә аңламый. Әнә, бүген Италиядә көчле җир тетрәү булган. Бик күп кеше кырылган. Үз гомерендә бу Җир ни генә күрмәгән. Тетрәүләр, су басулар, янгыннар, метеорит яңгыры. Җир картайган, чүп баскан аны. Шулай да яши һәм яшәячәк ул. Ә кеше китә. Килер бер көн, Җир безне дә, тузан бөртеген каккандай, селкеп төшерер. Шулай яшәрә ул, җиргә яңа буыннар килә тора. Ә тормыш – спринт түгел, җаным, марафон. Финишка уңышлы барып җитү өчен кеше дөрес яшәргә тиеш.
– Иң мөһиме нәрсә? – дип сорап куя Сөмәя.
– Мөһим әйберләр бик күп. Алар бар да тормыш тәҗрибәсе белән килә. Ә тәҗрибәне кешегә бүләк итеп булмый. Бүген бер мәктәп ашхәнәсен тикшердек. Пешекчеләрнең медкенәгәсе дә юк. Балаларның туклануын күреп исем китте. Яшь организм аксымга мохтаҗ, үсү өчен кирәк ул аңа. Май, углеводлар тиешеннән артык, баланс сакланмый. Менюлары ни к черту!
– Син эшеңнән чирләп кайттың инде, йоклый да алмассың. Мине дә йоклатмассың.
– Дөрес әйтәсең, бу хәл мине тетрәндерде.
– Бу бик вак нәрсә түгелме? Син моны глобаль проблема кебек сөйлисең.
– Менә-менә, кешенең иң зур ялгышы да шунда инде. Тормышта вак нәрсәләр юк. Алар кар кисәге кебек үсүгә сәләтле. Эх! Кулларны бәйләделәр шул. Кануннар үзгәреп тора, ләкин берсе дә безнең файдага түгел.Элек объектларга теләсә кайчан барып кереп, тикшерә ала идек. Хәзер тикшерүләр өч елга бер генә тиеш. Тикшерү дә түгел инде алар!!! Исеме генә калды. Объектта тикшерү булачагы безнең сайтта өч көн алда билгеле була. Шулай тиеш. Алар бит безне көтеп утыра хәзер. Бар да тәртиптә кебек: чиста, пөхтә. Шулай да җитешсезлекләр, закон бозу очраклары җитәрлек. Жалоба белән килүчеләр артканнан арта.
– Кем өстеннән килә ул зарлар? – дип кызыксына Сөмәя.
– Косметологта дәваланганнан соң аллергия киткән ханым килгән иде. Клиникага чыктык, тикшердек, косметологның сертификаты да булмаган. Стомотолог берәүнең тешен алганда инфекция керткән. Авыруның урты бик нык шешкән. Әлегә тикшерүләр бара. Стационарларда җитешсезлекләр күп. Врачлар өчен запас комплект халатлар гына да җитешми. Уколдан кан тамыры шешкән бер апа килеп бик тавышланып йөри. Андый очраклар бихисап ул, җаным.
– Кешене аңлаганчы аның белән бер пот тоз ашарга кирәк ди. Ә мин гүя синең белән берне генә дә ашамаган.
– Мин дә нәкъ шуны әйтәсем килгән иде. Син өлгеррәк булып чыктың. Яшәүнең бер генә мәгънәсе бар дигән бер бөек кеше.
– Нәрсә инде ул? – ди Сөмәя.
– Яшәү! Бәхетле булу өчен кешегә бары тик бәхет кенә кирәк. Ә безгә бәхетле булу өчен нәрсә кирәген беләсеңме?-дип елмая ир.
– Әллә ниләр сөйләп башны катырасың, Равил! Философ та әле үзең!
– Йә, бәхетле булу өчен безгә нәрсә кирәк, Сөмәякәй?-дип кабатлый Равил соравын.
– Нәрсә түгел, кем?! Миндә дегеттәй кара чәч, синдә – алтындай сары. Нинди чәчле булыр микән?...
– Кем? - дип кычкырып җибәрүен сизми дә кала Равил. – Әйдә, киттек, аңлат миңа, матурым!- дип күтәреп ала ул Сөмәясен.
***
Равил әнисе йортына яхшы ремонт ясатты. Улы, Илшат, яраткан кызына өйләнеп, шунда яши. Әтисе белән Сөмәя апасы йортына эзне суытмый яшьләр. Беркөн килүендә әнисенең этләре белән чит илгә ”Лучший представитель породы” дип исемләнгән, халыкара конкурска китүен әйтә. Мәликәнең нәселле этләр үрчетүен Сөмәя шунда гына белә. “Балачактан этләр белән җенләнде”, – дигән иде шул Зәйнәп әби, кызы турында сүз чыккач. “Минем өчен өзелеп тора, өрмәгән җиргә дә утыртмый, – дип киленен мактап туя алмый Наҗия. Шулай да, үз йортын сагына, күңеле белән шунда инде ул. Аягына бастыруга ирештеләр – Сара әби сау-сәламәт. Сөмәя колак аппараты бүләк иткәч Зәйнәп әбигә дә яңа дөнья ачылды. Сара әби белән алар, Равилнең алачыгында, уртак тел табып, хәлләреннән килгәнчә, дөнья көтәләр. Хәер, алачыкның исеме генә калды. Аның тышкы ягын заманча материал белән төрделәр. Йорт танырлык та түгел: яңа күлмәк кигән купшы кыз диярсең. Краннан кайнар суы килә, газ белән җылытыла. Башка чыктык дип, әбиләр гел шаяртуда. Сөмәяләргә кунак булып кына баралар. Аларның бергә яшик диюләренә җаваплары әзер: “Ишекләрбез генә аерым, гел бергә бит инде без”, – дип елмая әбиләр.
Сөмәя бәхетле әни бүген. Тупырдап торган сау-сәламәт улы үсә. Сабый йортка тагын да шатлык, бәхет өстәде. Бәхетенә ирешү өчен зур сынаулар, авырлыклар аша үтте Равил. Ул үзен, беркайчан да, бәхетсезгә санамады.”Мин эшемдә бәхетле”, – дияргә ярата иде. Чикләнмәгән, абсолют бәхет юктыр. Бәхетнең кадере дә чагыштырмача булуда түгелме соң? Бүген аны аңлаучы, эшеннән көтеп алучы, кайгыртучы яраткан хатыны бар. Җаны тыныч, күңеле көр аның. Бәхетнең чыны шул түгелме? Әйе, бәхетлеләр генә якыннарын бәхетле итәргә сәләтледер...
Әнисенең: “Хезмәт яраткан кешене бәхет үзе эзләп таба ул, кызым”, – дигән сүзләрен Сөмәя бик еш хәтерендә яңарта...
Фото: pixabay
Теги: хикәя проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев