Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Хирург (дәвамы)

– Хәзер туп-туры безгә кайтабыз, – диде ул, машинаны кабызгач. Илзирәнең йөрәге дерт итеп куйды: – Ничек инде? – Менә шулай. Анда әни мәш килеп өстәл әзерли. Туган көнеңне бездә үткәрәбез.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

13

Эш вакыты тәмамлангач, Илзирә ак халатны үзенең чәчәкле күлмәгенә алыштырып, ашыкмыйча гына диспансердан чыкты. Июньнең бер көне кичкә авышып, озакламый мәңгелекнең үткән бер мизгеленә әверелергә тора. Рәхәт тә, ямансу да. Автобус тукталышына илтә торган сукмак чиксез озын булсын иде, шуның буенча атларга да атларга. Кәеф шундыйрак бүген. «Бу дөньяда һәрбер сызык, хәтта турысы да, кайчандыр бер түгәрәкләнә һәм әйләнеп, боҗра булып тоташа. Кеше йөргән сукмакларның, юлларның бер очы икенчесе белән ялганмый калмый. Шулай булмаса, кеше юллар салмас иде, таптап сукмаклар ясамас иде». Моны Рәмис еш кабатлый.

Якты сагыш, июнь җиле булып күңелне айкый, андагы хис-тойгыларның нәзберек тирәкләрен чайкалдыра.

– Илзирә!

Илзирә туктап борылды. Төшме бу, өнме? Рәмис! Кулында зур чәчәк бәйләме. Өр-яңа кәчтүмнән, затлы галстук таккан.

– Исәнме, Илзирә!

Илзирәнең тыны капты. Бу күренешне аңлау һәм тиз генә кабул итү мөмкин түгел иде. Гаҗәпләнү хисен юдырып, бөтен җаны-тәне буенча шатлык дулкыны йөгереп узды.

– Исәнме! Син беркая да китмәдеңмени?

– Беркая да китмәдем. Бүген – синең туган көнеңдә, ничек мин чит тарафларда була алыйм, Илзирә?!

Илзирәнең күңеле тулды, елыйсы да, көләсе дә, Рәмисне кочып үбәсе дә, хәтта томырылып йөгерәсе дә килде аның.

– Онытмаган, – диде ул чак кына ишетелерлек итеп.

Рәмис чәчәк бәйләмен биреп:

– Туган көнең белән котлыйм сине! – диде. – Ә хәзер, әйдә, тизрәк, машинамны юл кырыенда гына калдырган идем, туктарга ярамый дигән билге тора анда.

Машинага кереп утыргач, Рәмис кечкенә тартмадан беләзек алып, кызның каушаудан калтыраган кулына кидереп куйды:

– Туган көнеңә бүләк.

– Алтын бит бу! – диде Илзирә, сокланып һәм читенсенеп.

– Алтында түгел хикмәт. Син ярата торган төстә ул – кояш төсендә. Туган көнең белән! Гел шушындый чибәр, якты күңелле бул. Сәламәтлек телим сиңа.

– Рәхмәт, Рәмис. – Ул әйтергә микән, әйтмәскә микән дип уйлап торганнан соң: – Мәликә килгән иде, – диде.

– Шулаймы... – диде Рәмис басынкы тавыш белән.

– Әтисе чынлап та шул кеше булып чыктымы?

– Юк, ул түгел! – диде Рәмис, катгый итеп.

– Шул, шул. Мин моны аңладым инде. – Язмышны алдан күрү мөмкин түгел. Менә Ходай сине эшкә безнең диспансерга китерде – без бергә булсын өчен. Мәликәнең әтисен монда алып килде – дөресе ачыклансын өчен...

Илзирәнең хисләрен аңлатырлык түгел. Аларны аңлау хәтта үзенең хәленнән дә килми. Балачак, яшьлек дусты Рәмис үз эшендә инде югары үрләрне яулаган кеше. Соңгы вакытта «Мин Рәмискә лаеклы түгел» дигән имәнгеч уй-фикер үзәктә инде ныклы тамыр җәйгән иде.

Ә Рәмиснең фикере бөтенләй башка бүген. Илзирәнең киләчәктә нинди урында кем булып эшләячәге дә бернинди роль уйнамый аның өчен. Илзирә аңа бик кадерле һәм бик кирәк кеше! Аның моңарчы нинди романнары булган, кем белән гаилә корырга маташкан – Рәмисне болары да кызыксындырмый һәм бернинди мәгънәгә ия түгел.

Аңа хәзер (хәзер һәм алга таба да) нәкъ менә Илзирә кебек җылы, матур күңелле иптәш кирәк! Утызга җиткәндә, бигрәк тә кирәк була башлый икән андый кеше.

– Хәзер туп-туры безгә кайтабыз, – диде ул, машинаны кабызгач. Илзирәнең йөрәге дерт итеп куйды:

– Ничек инде?

– Менә шулай. Анда әни мәш килеп өстәл әзерли. Туган көнеңне бездә үткәрәбез.

– Әй, Рәмис, юк, алай булмый, – диде Илзирә, пошаманга калып. – Нәрсә алай булмый? – дип көлеп куйды Рәмис.

– Яхшы түгел.

– Әни әзерләнеп көтеп тора, ә син барырга теләмисең – менә бу чынлап та яхшы түгел. Әни өйдә үзе генә. Мәҗит Нәҗипович малаен Уфага илтә китте. Навил укый да алмады, Казанда үзенә урын да тапмады. Бүген бәйрәм – синең туган көнең! Минем өчен бүген икеләтә бәйрәм – тагын әтине төштә күрдем. Икенче тапкыр. Күлгә кармак салып, тын гына утырдык. Мин зур балык тоттым. Ул елмаеп аркамнан сөйде.

Машина җәйге Казан буйлап китте.

14

Рәмис боларны миңа ник сөйләде икән?

Бу сорауга төгәл җавабым юк. Һәрхәлдә, бу турыда әсәр язсын дип түгелдер инде. Кем беләндер иркенләп уртаклашасы, бушанасы килгәндер.

Акыллы кеше артык икеләнүчән һәм уфтанучан да була бит ул. Бәлки, Мәликәне күңеленнән алып ташлау хәленнән килмидер. Бәлки, теге мөртәт Навил аркасында кем улы икәнен сер итеп саклап кала алмаганга эче пошканнандыр. Бәлки, Мәликәнең әтисен яман чирдән коткарган сөенечтәндер... Ә ул моңа, иманым камил, ихластан сөенәдер һәм горурланадыр. Чөнки ул – олы җанлы, акыллы, үз җиреннән игелекле сутлар алып, аягында нык басып торучы ЧЫН ХИРУРГ һәм ни өчен яшәгәнен аңлаучы, яшәвенең мәгънәсен тапкан ЧЫН КЕШЕ!

Кешегә, әгәр дә ул сәламәт булып туган икән, байлык инде өеп бирелгән дигән сүз. Аның капчык-капчык алтын төялгән гомер арбасы бар. Әмма ул күз тондырып, атын куалый – киләчәкнең офыгында ялтыраган утларга, ерактан ишетелгән матур авазларга алданып, шул тарафларга омтыла. Бәхет, рәхәт тормыш, байлык шундадыр дип уйлый ул. Хәтта яшәү мәгънәсе дә шунда табылыр сыман тоела. Шулай күз тондырып чапканда, арбасыннан алтын тулы капчыкларның төшеп, коелып калганын да сизми. Алда ялтыраган утлар исә һаман да шул ук ераклыкта кала бирә. Бара-бара, гомер юлының як-ягындагы күз явын алырдай шау чәчәкле якты болынны күреп хозурлана алмый кала. Күккә омтылып сайраган кошлар җырын ишетүдән мәхрүм була. Иңнәреннән кочып иркәләгән җылы җилнең назын тоймый. Еллар узгач, олы юл үткәч кенә, офыкка барыбер барып җитә алмаячагына төшенә башлый кеше. Яшәү бәхете гомер арбасына утырып әбелхәят кочагында аллы-гөлле болын аша барган чакта булган икән бит дигән ачышны да бик соң ясый кеше. Болын да артта кала, арба да буш... Кире кайту да мөмкин түгел.

Моны яшьтән үк аңлаучы зирәк акыллы кешеләр була.

Күрше подъездда шундый бер танышым (дустым дисәм дә ярыйдыр) яши хәзер.

Якшәмбе көнне кичкырын мин, гадәттәгечә, саф һава суларга чыккан идем. Йортның ишегалдына таныш машина кереп туктады. Рәмис машинасыннан чыгуга ук мине сәламләде һәм, уң як ишекне ачып, хатынына чыгарга ярдәм итте.

– Минем хатыным Илзирә шушы инде, – диде Рәмис шат тавыш белән.

Илзирә матур итеп елмайды:

– Исәнмесез.

– Авыл һавасы ничек? – дигән булдым мин, авыл һавасының әйбәт икәнен белсәм дә. Илзирәнең җавабы үзенең елмаюы кебек үк ягымлы булып чыкты:

– Авылда рәхәт, әмма Рәмис янәшә булганда гына сулавы иркен. Алар җитәкләшеп подъездга кереп киттеләр. Ә миңа шушы кыска гына очрашу һәм әйтелгән берничә сүз күңелгә рәхәтлек бирде.

Кайвакыт бәхетле кешеләрне очрату үзеңне дә күпмедер вакытка бәхетле итә.

Мин күтәренке кәефтә, илһамланып, өемә кердем дә шушы повестьны язарга утырдым.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев