Хирург (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

8

Ул көнне Рәмис эштән иртәрәк китте. Гадәттә, эш вакыты тәмамлангач та вак-төяк кәгазьләрне карап тоткарлана иде ул. Бу юлы операциядән соң ук кайтып китәргә булды.

Хәлилә дә улының бүген иртәрәк кайтуына гаҗәпләнде.

– Көн бигүк тыгыз булмады, – диде Рәмис.

– Үзең генәме өйдә?

– Навил эт типкесендә йөргәннән соң кайтып йокларга ятты. Әтисе тагын ниндидер укытучысы белән сөйләшергә китте. Хәзер ашатам мин сине, улым.

– Әни, ашау качмас.

Хәлилә улының гадәттән тыш җитдилеген күреп, шундук әллә ниләр уйлап бетерде – эштә берәр күңелсезлек килеп чыкканмы, Мәликә белән аралары бозылганмы, авариягә эләккәнме?.. Ул җитешмәде, Рәмис үзе сорау бирде:

– Әтинең кооперативта бергә эшләгән дусты Казанга кайдан килгән иде, хәтерләмисеңме?

– Волжскидан, дигәние.

– Бир әле алар бергә төшкән фотосурәтне. – Рәмис әнисеннән фотоны алып, озак кына карап торды.

– Охшаган, нык охшаган.

– Әйтәм бит, син әтиеңә нык охшагансың.

– Әти белән янәшә басып торучы кеше турында әйтәм мин. Бездә бер пациент ята – бу шуның яшь чагын хәтерләтә.

– Һи, кешеләрдә охшашлык табып була инде ул, – диде Хәлилә, исе китмичә генә.

Рәмис фоторәсемне өстәлгә куеп, диванга утырды.

– Мин аңа операция ясаячакмын. Дустының һәлак булуында үзен гаепле санап кайгырып ята ул. Чуйков – Ибраһимов борылышында авариягә эләкте, исеме Васил, фамилиясе Гыйльметдинов иде, диде. Бергә кием-салым ташу кооперативында эшләдек, Васил өйләнергә җыена иде, дип сөйләде. Өйдә бер мәлгә колакны «тондырырлык» тынлык урнашты.

– Ул микән соң? – дип пышылдады Хәлилә.

Рәмис тагын шактый вакыт фотога карап торды.

– Охшаган, әни, бик охшаган. Иягендә миңе бар, колаклары зур. Шул инде бу, шул.

– Волжскиданмы? 

– Волжскидан.

– Мәликәнең якташы икән... – дип уйга калды Хәлилә.

– Ничек гаепле икән соң ул әтиеңнең һәлак булуында?

– Мин Василның машинасыннан каракларның тәгәрмәч урларга маташканнарын күрдем, диде ул. Аны күргәч, караклар качканнар. Машинаның алгы тәгәрмәче бер болтта гына калган. Мин аны Василга әйтмәдем, сөйгән кызы шалтыратып чакыргач, ашыгып китеп барды, диде. Тәгәрмәче ычкынып мәтәлгән, диде. Әтине харап иткән булып чыга бит. Мин шуңа операция ясарга тиеш... – Рәмис әйтергәме, юкмы дип уйланып торганнан соң: – Ул гади пациент кына түгел әле... – диде. – Мәликәнең әтисе ул. Хәлилә өнсез калды.

– Мәликәнең әтисе?! – дип, пышылдап кына әйтә алды ул.

– Әйе. Сиңа әйтмәм дигән идем дә... Уртаклашасым килде. Әни, зинһар, Мәҗит Нәҗиповичка әйтмә бу турыда, яме. Сер булсын... әлегә.

– Әйтмәм, улым, әйтмәм. Йокы бүлмәсеннән Навил килеп чыккач, Хәлилә сискәнеп куйды. Аның өйдә икәнен онытканнар лабаса. «Син генә җитмәгәниең монда!» – дип уйлап куйды Рәмис.

– Әти өйдә түгелмени? – диде Навил, берсенә дә туры карарга кыймаган булып кыланып.

– Сине укуыңнан кумасыннар өчен тагын кемгәдер баш ияргә китте, – диде Хәлилә, җитди әңгәмә вакытында бу шалапайның монда булуына ачуы килеп. Навил «уку» сүзеннән чыраен сытып, Рәмискә карады:

– Акча биреп тор әле.

– Әтиеңнән сора, – диде Рәмис һәм кинәт бу имгәкне фатирдан тышка чыгарып атасы килде.

– Мин сиңа аннары бирәм, – диде малай, тыңкышланып. – Әҗәткә сорыйм бит.

– Нәрсә аласың бар? – дип җикерде Рәмис. – Кирәкле әйбер булса, әйт, үзем алып бирәм. Акчалата бирмим!

– Нинди саран кешеләр соң сез! – диде Навил һәм Рәмискә сынаулы караш ташлады: – Нәрсә, әтиеңне үтергән кешенең кызына өйләнәчәксеңме инде хәзер? Хәлиләнең коты очты, Рәмис үзе дә эчке сискәнү тойды:

– Аңламадым? – дигән булды.

– Ә мин барысын да аңладым. Сөйләшкәнегезне тыңлап тордым, – диде Навил битараф кыяфәт белән. Рәмис аны беләгеннән кысып тотты:

– Менә нәрсә... Ишеткәнсең икән, ярар... Беркемгә дә бу хакта әйтмә, яме.

– Кемгә әйтим мин аны? – диде Навил, беләге авыртудан чыраен сытып.

– Әтиеңә дә ычкындыра күрмә.

– Ярар. Акча биреп тор миңа.

– Күпме?

– Дүрт мең. Бер кызның туган көне, барып котларга кирәк. Рәмис акча биргәч, «йөгәнсез» малай ямьсез итеп көлемсерәп куйды һәм, кроссовкаларын баулары бәйләнгән килеш киеп, курткасын иңенә элде дә ниндидер көй шыңшый-шыңшый чыгып китте. Рәмиснең эченә коткы керде:

– Тыңлап торган, зараза!

 Хәлиләнең ул малайда хәбәре юк иде.

– Улым, бәлки ул түгелдер... – диде ул, ышанып җиталмыйча.

– Шул инде, шул, әни. Барысы да туры килә бит. Аяз көнне яшен суктымыни – өнсез калырлык яңалык бит бу. Моны акыл белән аңларлык түгел, монда кайсыдыр чит-ят кешенең явыз нияте бардыр сыман тоелды. Язмыш мондый «бүләк» тә китереп бирергә мөмкин микәнни? Махсус оештырылган нәрсәгә дә охшаган. Әле тегеләй, әле болай уйлап караганнан соң, икесенә уртак бер сорау тырпаеп калды: нишләргә???

Мәҗит кайтып керде. Чишенгәнче үк, беравык әле Хәлиләгә, әле Рәмискә карап торды. Үзалдына мыр-мыр сөйләнеп, пәлтәсен, эшләпәсен салгач, килде дә Рәмискә туп-туры карап:

– Димәк, шундый хәлләр... – дип куйды.

– Навил бер кызның туган көненә китте, – дияргә ашыкты Хәлилә, Рәмис алып кайткан хәбәр тәэсиреннән тизрәк котылырга теләп.

– Беләм, очрады ул миңа, – диде Мәҗит илтифатсыз гына. – Тагын берәр атнага югалыр микән инде. – Әмма аның башка темага сөйләшәсе килгәне күренеп тора иде.

– Ну, Рәмис, нишләргә уйлыйсың инде? – дип сорады ул, көтмәгәндә.

– Нинди мәгънәдә? – диде Рәмис, сагаеп. Мәҗит, диванга утырып, аягын аякка атландырды:

– Барыбер минем киңәшем дә сиңа комачауламас, дип уйлыйм. – Аңлатып сөйләш. – Син операция ясыйсы пациент турында әйтәсем килә. Әгәр дә әтиеңне үлемгә этәрүче – шул кеше икән, операциядән баш тарт. Башка хирург ясасын. Рәмис йодрыгын төйнәде:

– Вәт, шакал, серне саклармын дигән иде бит. Навил әйттеме?! Беркемгә дә әйтмә дип, акча да бирдем бит әле мин аңа.

– Бер серне ачам дип, башта миннән дә акча алды әле ул, – диде Мәҗит, иреннәрен юкартып.

– Тәки йөгәнли алмадың инде малаеңны, – диде Хәлилә, хафаланып.

– Бәреп үтерәсе генә бар аны, – диде Мәҗит, кыҗрап.

Хәлилә ике кулын селтәп җикерде:

– Әстәгъфирулла, андый сүз әйтмә! Мәҗит тагын әле берсенә, әле икенчесенә сынаулы караш ташлап:

– Миннән яшермәкче идегезмени? – диде.

– Вакыты җиткәч белер идең әле, – диде Рәмис коры гына. Һәркем үз уйларына чумып, шактый вакыт дәшми утырдылар, һәркем үзенекен уйлады.

– Синең урында мин отказ бирер идем, – дип аваз салды Мәҗит. – Ул кешегә операцияне син ясарга тиеш түгел. Рәмис үги әтисеннән шушы фикерне көткән иде дә инде. Әмма бу мәсьәләдә аның фикере бернинди әһәмияткә ия түгел иде.

– Мин инде үзем ясыйм дип, сүз бирдем, – диде ул катгый тавыш белән.

– Кемгә сүз бирдең?

– Мәликәгә. Дөресен әйткәндә, риск шактый зур. Операциядән соң, осложнение булырга мөмкин. Һәм гомергә инвалид булып калуы да ихтимал. Иң яхшы вариант – радикаль простатэкотмияне робот Да Винчи белән ясау. Әмма бездә юк ул. Чит илләрдә ракның беренче стадиясендә робот Да Винчи белән простатаны бөтенләй алып ташлыйлар да тулы ремиссиягә ирешәләр, ягъни рак турында бөтенләй онытырга мөмкин.

– Ник, Мәликәгә дә, әтисенә дә шулай дип аңлат, – диде Мәҗит. – Германиядә робот белән операция ясатыр өчен 25 мең доллар акча кирәк. Каян алсыннар алар ул хәтле акча?

– Аларның акчасы юк дип, син рисковать итәргә тиешме?

Рәмис кинәт кызып китте:

– Туктале, анда синең ни эшең бар?!

Мәҗитнең дә соңгы вакытта пүтсез малае аркасында нервылары нык какшаган иде, ул да шундук кабынып китте:

– Ничек инде, ни эшем бар?! Ни дигән сүз бу?! Нишләп минем эшем булмасын?! Әгәр дә әтиеңнең харап булуында чыннан да ул гаепле икән, син киләчәгеңне Мәликә белән бәйләмәячәксең, шулаймы?..

Рәмис аның сүзен кырт кисеп бүлде:

– Нишләп әле син минем өчен киләчәгемне хәл итеп утырасың?

– Чөнки мин, үги булсам да, синең әтиең булып саналам, – диде Мәҗит, үзен кулга алырга тырышып. – Һәм дөрес саналам, чөнки сине тәрбияләп үстерүдә катнашкан кеше мин.

– Мәликәнең ни гаебе бар? – дип арага керде Хәлилә. – Алар бер-берсен яраткач, өйләнешергә җыенгач, әтисенең яшь чактагы кабахәтлеге нишләп әле хәзер комачауларга тиеш? Инде тынычланам дигәндә генә, Мәҗит тагын кыза башлады:

– Ярар, Мәликә синең күңелеңә хуш килде, аны киленең итеп күрәсең килә. Ярар. Ә газиз улыңның аның әтисенә операция ясавын телисеңме?

– Белмим, – диде Хәлилә, тәмам боегып.– Ничек кенә булмасын, бу Рәмиснең үзеннән генә тора инде.

– Мәликә дә, аның әтисе дә берни белмәячәкләр, – диде Рәмис, катгый итеп.

– Һәм операцияне үзем ясаячакмын.

Мәҗитнең кайнарлануы чынлап та Рәмис өчен борчылудан – моны Хәлилә дә, Рәмис үзе дә аңлый. Әмма хәзер мондый бәхәснең беркемгә дә фәтвасы юк. Рәмиснең хәтта чыгып китәсе килде, чөнки сизелеп тора – озакка сузылачак бу хакта сөйләшү.

– Димәк, аларга авария турында әйтмәячәксең? – дип бәйләнде Мәҗит.

– Әйтмәячәкмен.

– Ә ул кеше синең кем улы икәнеңне үзе белсә?

– Каян белсен ул аны. Белсә дә, күпмедер вакыт узгач кына белүе ихтимал.

– Менә, менә! Операциядән соң сидеге тотмый торган булып калса яки башка төрле дефектлар белән бимазаланса һәм операцияне аның аркасында һәлак булган кешенең улы ясаганы мәгълүм булса, сине юри шулай эшләгәнсең дип гаепләячәкләр. Һи, Мәликәгә сүз биргәнсең... Анысы аңлашыла. Ә бит пациентың – сине ярым ятим иткән адәм актыгы!

– Әмма ул бит әле Мәликәнең әтисе дә.

– Әтисе Чикотило булса да, ул бит – Мәликәнең әтисе, дияр идеңме?

Рәмис түземлеген җуеп:

– Телеңне тый! – дип кычкырып җибәрде. – Мин сиңа унике-унөч яшьлек малай түгел!

Мәҗитнең моңа нык ачуы килде:

– Миңа да егерме сигез генә түгел инде! – диде ул кыҗрап. – Үз фикеремне әйткәнем өчен акырасың миңа.Бәхәс кызганнан-кыза барды.

– Мин үзем дә хәзер аптырашта калдым, – диде Рәмис, әрле-бирле йөреп. – Монда син тагын күңелне болгатасың. Бу ситуациядә эшең булмасын. Әнә, үз улың белән дә проблемаларың хәттин ашкан – шуларны хәл итү турында уйла. Мәҗит Рәмискә текәлеп карады:

– Син минем белән алай сөйләшмә, – диде ул чак кына ишетелерлек, әмма яман усал тавыш белән. – Проблемаларымны чишү минем хәлемнән килер. Мин улымны ничек тә авызлыклый алырмын. Ә синең болай дорфа сөйләшергә хакың юк минем белән.

– Туктагыз әле, сезнең талашуыгыз гына җитми иде монда, – дип тыгылып карады Хәлилә, әмма Мәҗит әле тынычланырга уйламады, ул Рәмиснең битенә терәлеп диярлек, еш кабатлый торган сүзләрен әйтте:

– Канса да кансов, синең тәрбияңә зур өлеш керткән кеше мин. Әле билгеле түгел, мин булмасам, нинди юлдан китәр идең дә, кем булыр идең. Үсмер чагыңда синең проблемаларны да хәл иткәләдем. Мине начар ата дияргә беркемнең дә теле әйләнмәс.

– Менә боларын әйтеп тормасаң да була иде, – диде Рәмис, читкә китеп.

– Мәҗбүр иттең, – диде Мәҗит.

Бер мәлгә тынлык урнашты, Хәлилә татулаштырыр өчен ниләр әйтим икән дип уйланып торганда, Рәмис:

– Мәҗит Нәҗипович, гафу ит, – диде. Хәлилә җиңел, иркен сулап куйды. Ә Мәҗит, шуны гына көткән диярсең, барып шкафны ачты: – Әйдә, алайса, берәр рюмка тотып куйыйк.

Коньяк йотып куйгач, алар шактый вакыт дәшми утырдылар. Хәлилә дә үз уйлары белән диванда тып-тын гына утырды.

– Нишләргә дә белгән юк инде, – диде Рәмис, авыр сулап. – Мин операциянең уңышлы булуына 95 процент ышанам.

– Ә теге биш процентка эләксә, бик яман хәлләр булуы ихтимал, – дип барыбер үз фикерен алга сөрде Мәҗит. – Мин бит синең өчен борчылып әйтәм.

Болай да тынгысызлык хөкем сөргән өйгә тагын да төкселек өстәп, бусагада Навил пәйда булды. Рәмиснең усал кыяфәтен күреп, Навил ялагай елмаю белән:

– Телефонымны онытып калдырганмын, – диде һәм, аяк киемен салып тормыйча гына, телевизор янында яткан телефонын барып алды. Ишек катына җиткәч исә кинәт кыюланып:

– Операция кайчанга билгеләнгән? – дип кызыксынды.

– Анда синең ни эшең бар! – диде Рәмис һәм барып, яңагына чабарга да теләге бар иде, аны Мәҗит беләгеннән тотып туктатты. Навил сискәнеп куйды, әмма чыгып китәргә ашыкмады, авызын чак кына чалшайтып:

– Мин хирург булсам, операция ясаганда аны, махсус укол кадап, үтерер идем, – диде һәм мыскыллы елмайды.

– Хәзер тотып ярам мин сине! – дип, әтисе үзе килә башлагач, Навил:

– Сүз әйтергә дә ярамый, – дип көлемсерәде дә тиз генә чыгып китте.

– Тинтәк! – дип кычкырып калды Мәҗит аның артыннан. Аннары, беркавым башын аска иеп уйланып торганнан соң, әйтеп куйды:

– Болай булмый. Уфага илтеп ташлыйм мин моны. Өйнең яме китте. Сәбәпләре билгеле, әмма җайлы гына хәл ителә торган түгел.– Операция уңышсыз тәмамланса, сине гаепләячәкләр, – дип, һаман үзенекен кабатлады Мәҗит. – Әтисе өчен үч алу ниятеннән дөрес ясамаган, диячәкләр.

– Әтине ул харап иткәнне кем белсен?

– Һи, андый нәрсә ишетелми калмый ул, – диде Мәҗит.

– Аны беркем белмәячәк, – диде Рәмис кырыс тавыш белән.

Ул җан тынгысызлыгыннан сулыгып киткән әнкәсенә карап елмайды.

– Ә операция уңышлы узасына минем иманым камил.

– Тыңла сүземне! – диде Мәҗит, өзгәләнеп. – Башка хирург ясасын!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: