Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Хирург (дәвамы)

Ә бит Илзирәнең әбисе янына авылга кунакка кайткач, Рәмис үзенә карар кабул иткән иде – алар гомергә бергә булачак. Бу хакта авыз тутырып әйтмәсә дә, Илзирә аның хисләрен аңлаган иде. Рәмис үзе дә Илзирәнең мәхәббәтен җаны белән тойган иде югыйсә.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

4

Хәлилә белән Мәҗит ашарга утырганда, Навил кайтып керде – гадәттәгечә, йончыган кыяфәттә. Кыршылып беткән күн курткасын элмәде, ишек катындагы утыргычка ташлады, шуннан соң пычранып каткан кроссовкаларын көч-хәл белән аякларыннан ычкындырды.

– Син, малай актыгы, кая югалдың? – дип җикеренде Мәҗит.

– Кая югалыйм мин, югалмадым, – дип, борын төбенә мыгырдады Навил.

– Бер атна өйгә кайтмадың, укырга да йөрмисең икән...

– Йөрим, нишләп йөрмәскә.

– Алдама! Ректор үзе шалтыратты. Күпме мине оятка калдырып йөрерсең икән син?! Укыйсың килмимени?

Навил чыраен сытты:

– Нишләп килмәсен.

– Кайда йөрдең?

– Бөтенесен сөйлиммени?

– Кайда кундың атна буе?

– Дусларда.

– Син кайчан азгынлыктан туктыйсың?

– Ник кайтып кермәс борын ябырыласың соң син миңа?! – дип көтмәгәндә тавышын күтәрде Навил.

Бу малайдан инде тәмам туйса да, Хәлилә аны барыбер кызгана. Әтисе төпле, акыллы, җитди кеше. Әгәр дә Навил тулы гаиләдә тәрбияләнсә, Мәҗит кебек булмас идемени? Әнә бит ул төс-биткә, кыяфәткә әтисенә ничек охшаган. Әтисе кебек үк базык гәүдәле, бераз кәкрерәк аяклы. Чырае да Мәҗитнеке – җәйпәк борын, юка иреннәр, шакмаклы ияк, куе кара чәч. Әтисеннән аермалы буларак, башы гына бәләкәй һәм чем-кара күзләре бер-берсенә чамадан тыш якын урнашкан. Һәм инде холкы һич кенә дә әтисенекенә охшамаган.

Беркавым ата белән улның әрләшүен тамаша кылып тыңлап утыргач, Хәлилә ике якның да чамадан тыш кайнарлануын чамалап, телгә килде:

– Навил, балакай, атаң әйткән сүзне инкарь итмә. Егерме бер яшь бит инде сиңа. Сиңа яхшылык кына телибез бит, шуны аңламыйсыңмыни? Утыр, ашарга салам.

Навил өстәл янына утырды һәм:

– Ашыйсым килми, – диде. – Кайтып керү белән талый башлагач, нинди аппетит булсын!

– Юынып чык та ятып йокла! – диде Мәҗит усал тавыш белән. – Кыяфәтең эт ялаган төсле.

– Хәлилә апа, чәй яса әле, – диде Навил, чак кына ишетелерлек итеп. Чәен теләр-теләмәс кенә эчеп утырган Навилгә ике яклап нотык укып, бусагада Рәмис белән Мәликәнең пәйда булганын абайламый да калдылар.

– Менә без дә кайтып җиттек! – диде Рәмис ишек катыннан тантаналы тавыш белән. Мәликә каушавын һич җиңә алмыйча, көчкә:

– Исәнмесез, – дип әйтә алды.

– Менә, таныш булыгыз, минем Мәликәм шушы инде.

Хәлиләнең шатлыгы ташып чыкты:

– Исәнмесез, исәнмесез. Әйдә, кызым, уз. Рәмис синең турыда көн саен сөйли, – диде ул, кызның курткасын үзе элеп.

– Мин сине нәкъ шушындый итеп күз алдыма китергән идем, сөбханалла. Әйдә, уз, кызым.

– Мәҗит Нәҗипович булам, – диде гаилә башлыгы. Мәликә чак кына баш иеп җавап бирде.

– Монысы минем улым Навил, – диде Мәҗит, тавышындагы усаллыкны яшермичә. Навил исә эреләнеп, кирәгеннән артык кылану белән:

– Навил Мәҗитович булам, – диде. Шуннан соң чәен шопырдатып эчеп куйды да:

– Туйны кайчангарак планлаштырасыз? – дип, пырдымсыз сорау бирде.

– Телеңә салынма! – дип ысылдады Мәҗит.

Навил күзләрен әйләндереп башын читкә борды:

– Бу фатирда һава кими бара... Рәмис, малайның тәрбиясезлегенә ригаясез була белсә дә, бу юлысы аны урынына утыртырга кирәк тапты:

– Монда һава җитмәсә, Уфаңа кайтып китәрсең.

– Белә-ә-әм миннән туйганыгызны, – дип киерелеп куйды Навил.

– Туярсың да. Синең дорфалыгыңнан, пырдымсызлыгыңнан инде сару кайный башлады, – диде Рәмис коры гына.

Хәлиләнең куанычы эченә сыймый, шуңа күрә боларның әйткәләшүе эчне пошырса да, күңелдәге шатлыкны таркатырлык түгел иде.

– И балалар, кунак янында әйткәләшеп утырмагыз инде, – диде ул, ягымлы итеп.

– Мәликә кунак түгел, ул инде безнең гаилә кешесе, – диде Рәмис, әнисенең канатлануыннан зур канәгатьлек белән. Өстәл янына утырышканда, Хәлилә үзалдына:

– Күз генә тимәсен, – дип куйды.

Навил моны ишетте һәм кулларын як-якка җәеп киерелеп куйды да:

– Минем күзем тигәнче ятып йоклыйм әле мин, – дип көлемсерәде. – Минем күз тисә, кешенеке ише генә булмас, – дип өстәде дә кет-кет көлә-көлә йокы бүлмәсенә кереп китте.

Рәмис Мәликәнең кулына кагылып алды:

– Игътибар итмә кыргыйга, аның сөйләшү манерасы шундый. Мәҗитнең күңелендә исә буран купкан иде инде. Урыныннан торып, ул:

– Мәликә, мин бик шат сезнең белән танышуыма, – диде һәм, Хәлиләгә карый-карый, җиңел пәлтәсен, эшләпәсен киде.

– Минем барып кайтасы җирем бар.

– Кая җыендың? – диде Хәлилә, аптырап.

– Ректорны барып күрим әле. Җан тыныч түгел.

Өчесе генә калгач, Мәликә иркен сулап куйды.

– Мин бик шат, – диде Хәлилә, тәлинкәләргә пилмән салганда. – Кызым, син тартынып утырма. Кайчан безгә күрсәтәсең Мәликәне дип, Рәмиснең теңкәсенә тидем инде мин.

Рәмис көлә-көлә әнисенең кайчан өйләнәсең инде дип, көн саен бәйләнүен, һәр иртәнең шул сорау белән башлануын һәм һәрбер кичнең шул сүз белән тәмамлануын әйтеп куйды. Шуннан соң өйләнешү турында һәм яшь гаиләләр хакында төрле мәзәк хәлләрне сөйләштеләр, хәтта бер-ике анекдот та әңгәмәдә урын алды.

Өйгә бәйрәм төсе керде.

Кичке аш җан ризыгына әверелде. Ана үзенең улы белән булачак киленгә карап сокланып туймады. Әңгәмә дә бер артык сүзсез, ниндидер табигый агым сыман талгын гына акты. Өч үзәктән саркыган күңел тынычлыгы бу йортта мәңгелек иминлек урнаштырыр һәм монда беркайчан, бернинди кайгы-хәсрәт, михнәт-афәт керә алмас сыман тоелды. Өч сәгатькә якын вакыт өч минуттай сизелми дә үтеп китте. Рәхәт вакытның үтеп китүе сизелми шул. Бәхетле минутлар, якты көннәр бик тиз үтә ул – сизми дә каласың. Әллә соң гомер тиз үтмәсен дип, Ходай бәхетле көннәрне аз бирәме кешегә? Хәер, бәхетне кайда, кайчан, нәрсәдә табасың, Ходай кушканның кай төшендә үзеңне бәхетле тоясың – һәр кешенең үзеннән тора түгелме? Туганнан бирле, гомер кояшы баеганчы, рәхәт чигеп кенә, гел кәеф-сафа корып, бәйрәм итү насыйп булса, яшәмәгән дә төсле булыр идең. Кайгы-хәсрәт башыңа төшсә генә, вакытны чын-чынлап тою һәм гомереңнең юлын, бормаларын, сикәлтәләрен, чорларын хәтерләү мөмкиндер.

Бу кич бик якты булып чыкты, хыял-ниятләр омтылган киләчәкнең ерак офыкларына кадәр сузылды аның яктылыгы.

Мәликәнең куна калырга теләмәвенә генә бераз аптырадылар. Әмма кызны аңлап була – читенсенә, ояла. Бу аны яхшы яктан күрсәтә торган сыйфат лабаса.

Мәликәне илтәсе булганга, Рәмис машинасын җайлабрак куйыйм дип чыгып киткәч тә, ана белән Мәликә арасында бернинди уңайсызлык сизелмәде. Алай гына да түгел, Мәликәгә Хәлилә белән генә калгач, тагы да рәхәтрәк булып китте. Рәмиснең әнкәсен инде ярата ук башлады ул. Үз кешеләр алар, үз кешеләр.

Мәликә игътибар итте: Хәлиләнең йөзе мөлаем, тавышы да матур. Сүзләрен көйгә салып әйтә шикелле, сөйләгәндә, һәр җөмләсе җанга ятыш килеп чыга.

– Берүк, Алла кушып, бәхетле булыгыз, балакайлар, – диде ул, никтер әле генә улы чыгып киткән ишек тарафына карап. – Улымның өйләнүен түземсезлек белән көтәм инде мин. Язмыш бик бормалы булды да, күңел гел тынгысызланып тора, тизрәк улымның үз гаиләсе булуын телим.

Хәлиләнең ихласлыгыннан Мәликә хәтта артык кыюланып та китте: 

– Сез үзегез Рәмиснең әтисе беән өйләнешергә дә өлгерә алмагансыз икән, – дип әйтеп ташлаганын үзе дә сизми калды. Телен тыя алмаганга үкенеп куйды, әмма Хәлиләгә авыр тәэсир итмәгәнне күреп, шундук тынычланды.

– Әйе шул. Васил белән никах укытырга өлгермәдек. – Хәлиләнең тавышында матур тембрлар югалмады, бары тик тирәннән калыккан якты сагыш төсмерләре генә өстәлде. – Никахсыз килеш бала тапкан икән дип гаҗәпләнүең дә ихтимал. Илнең асты өскә килә башлаган чак иде... Бик ярата идек без бер-беребезне... Тормыш ыгы-зыгысында бер-беребезне югалтудан курыктык. Мин авырга уздым... Ә теге көнне... Васил бергә эшли торган дусты белән кемнеңдер туган көнендә иде. Йөкле икәнемне белгәч, мин аңа елап шалтыраттым. Ул вакытта кесә телефоннары юк иде әле... Шул фатирның телефон номерын белә идем. Шалтыраттым. Васил, машинасына утырып, минем янга чапкан... Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда, тәгәрмәче ычкынып, баганага бәрелгән.

Азагы тетрәндергеч, фаҗигале булуга карамастан, вакыйганың романтикасы да юк түгел иде. «Баланы сакларга ничек батырчылык иттең?» – дип, чак кына сорамый калды ул. Ә Хәлилә аның нинди соравы туганны, әлбәттә, сизенде һәм яңгырамаган сорауга җиңел генә җавап итеп әкрен генә аңлатты:

– Әти-әнидән шактый эләкте миңа. Капма-каршылыклы тәкъдимнәр ясый-ясый, бик каты орыштылар. Минем белән бергә кайгырдылар да. Ә Рәмис тугач, бернинди шелтә калмады. Васил белән безнең бер-беребезне ничек яратканыбызны алар бит күреп-белеп тордылар. Без Дәрвишләр бистәсендә яши идек, үз йортыбыз белән. Мин тегүчегә укыган идем. Әти-әни ярдәменнән башка, бала белән, аякка басу мөмкин түгел иде. Баланы саклап калуыма сөенеп туймыйм. Күз генә тимәсен берүк улыма. Сигез ел иргә чыгу турында уйламадым. Менә, Мәҗит очрагач, ышанычлы кеше икәненә инангач, Рәмискә дә мөнәсәбәте яхшы булгач, аңа чыктым инде. – Хәлилә сөйләүдән туктап, хәл алды. – Әмма егерме ел эчендә Рәмис аңа бер генә тапкыр да әти дип эндәшмәде. Гел исем-отчествосы белән генә атады. Әтисе һәлак булганда карында гына иде югыйсә, әмма үз әтисен бер тапкыр да күрмәгән килеш, аны сагынып яши, балакаем. Үсмер вакытында ук: «Ник Мәҗиткә әти дип эндәшмисең инде, улым?» – дигәч, «минем үз әтием бар, ул мине каяндыр гел күзәтеп тора», – дип җавап биреп мине шаккатырган иде. Мәҗит белән очраштырганы өчен дә Ходайга гел рәхмәтләр укыйм. Мәҗитнең ярдәме белән, берничә кеше җыелып, үзебезнең ательены ачтык. Ул хәзер минем шәхси ательем. Элеккеге кебек керемле түгел, әлбәттә. Шулай да, кем әйтмешли, «тамып тора» һәм, иң мөһиме – үземнең яраткан эшем бар. Мәҗит үзе әллә ничә төрле бизнес белән шөгыльләнде, хәзер инде зур оешмада абруйлы вазифада. – Хәлилә сөйләүдән туктап елмайды. – Балакаем, мин бик күп сөйлим бугай, ялыктырмадыммы?

– Юк, – дип кенә әйтә алды Мәликә. Башка сүзе чынлап та юк иде, күз яше генә бите буйлап муенына төшеп эреде.

Әйтерсең лә, боларның тынып калуларын гына көткән – йокы бүлмәсеннән күзләрен чекрәйтеп, аякларын көчкә сөйрәп, Навил чыкты.

– Башкалар кайда? – дип сорады ул тыңкыш тавыш белән.

– Әтиең ректор янына китте, Рәмис машинасын күчереп куярга чыкты. Навил чәйнектән чынаякка су салып, голт-голт иттереп эчте дә:

– Хәлилә апа, ике мең сум бир әле миңа, – диде.

– Әтиең биш мең биргәние бит, бетте дәмени?

– Биш мең акчамыни ул? – дип мыгырдады Навил.

– Әтиең рөхсәт итсә генә бирәм.

– О-о-о, алайга калгач, булмый икән. Яратмыйсыз сез мине, – диде Навил.

– Оят түгелме алай дияргә! Болай да сине өф-өф итеп кенә торабыз бит инде. Шалтай-балтай йөрүдән туктарга кирәк. Әтиеңнең сүзенә колак сал, сиңа бит инде егерме бер яшь, акыл керер вакыт.

– Ярар, син дә миңа вәгазь укыма инде, әтинеке дә колакта гел чыңлап тора, – диде Навил һәм беравык Мәликәгә текәлеп карап торганнан соң, янә йокы бүлмәсенә кереп китте.

– И бала, бала, – дип авыр сулап куйды Хәлилә. – Уфада әнкәсенең теңкәсенә тиеп үскән, хәзер монда әтисенең җелеген суыра. Аны гаепләп тә булмый бер карасаң. Мәҗит гаиләсеннән киткәндә, аңа бер яшь кенә булган. Атасыз үскәч, ачу-үпкә күңеле тутыруктыр инде.

«Ата булуы-булмаудан гына тормыйдыр инде ул, – дигән уй белән Мәликә бер ноктага текәлде. – Әнә бит, Рәмис тә әтисез үскән...» Хәлилә аның ниләр уйлаганын аналарга хас акыл зирәклеге белән аңлады.

– Рәмиснең әтисе үзе дә бик әйбәт егет иде, – дип, күз яшен сыпырып алды ул. – Егерме дүрт яшендә харап булды шул Василым.

Мәликәнең уйлары кинәт башка юнәлеш алды, аның үтә җитдиләнеп китүенә Хәлилә хәтта гаҗәпләнеп тә куйды.

– Гел тыныч, имин генә яшәүчеләр бар микән ул? – диде Мәликә, авыр сулап. – Ә менә мин үзем әти белән әни аерылышканга сөендем. – Хәлилә артык сораулар биреп тормады, кыз үзе сәбәбен әйтте: – Әтием авыр, каты холыклы кеше булгангадыр инде. Ләкин, ничек кенә булмасын, әтиемне барыбер яратам, сагынам. Әтисендә рак булуы ихтимал икәнне, Рәмискә бу хакта әйткәнен һәм, кирәк булса, операцияне үзе ясаячагын тыңлагач, Хәлилә:

– Алла рәхмәтеннән ташламасын берүк, – диде. – Операция кирәк булса, аны, әлбәттә, Рәмис ясарга тиеш.

Кәефләр сүрелә башлаган мәлдә ишек ачылганы ишетелде. Бу Рәмис иде.

– Ничек, уртак тел табып буламы? – диде Рәмис кергән уңайга, елмаеп.

– И-и-и, мондый затлы кыз белән ничек уртак тел табылмасын, – диде Хәлилә шат тавыш белән, күңел халәтенең очрашкан минутлардагы хәленә кинәт күтәрелгәненә куанып.

– Хәзер табынны җыештырам да, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз.

– Мин булышам, – дип, Мәликә җәһәт кенә урыныннан торды. Алар икәүләшеп табын җыештырып, аннары табак-савыт юарга киткәч, Рәмис үзен дөньяда иң бәхетле кешедәй хис итте. Өйләнешкәч, алар гел бергә булачаклар бит. Кухня тарафыннан ана белән булачак киленнең тонык кына ишетелгән сөйләшкәне, табак-савыт шалтыравы, нидәндер кызык табып көлеп куюлары – моннан да күңеллерәк, якынрак җылы авазларның булуы мөмкинме хәзергесе вакытта!

Мәхәббәт бар икәнне кеше белә, ләкин мәхәббәтнең нәрсә икәненә беркемнең дә әле төшенгәне юк. Илһам, күтәренкелек, тибеп тимер өзәрдәй көч – болар барысы да хас Рәмискә дә. Соңгы вакытта аның күңеленең бер өлеше гел Мәликә янында. Башта кайнаган бихисап уйларның очы аңа барып тоташа. Әмма мәхәббәт вак-төяк проблемалардан арындырса да, бу якты хис игътибарны көн саен үзенә тартып, вакытны күп ала, төп эшкә кайчак хилафлык та китерә. Кайвакыт профессия белән мәхәббәте арасыннан кайсысын сайларсың дип, үзенә-үзе сорау бирә дә, җавапның Мәликә ягына авышканын тоеп, бераз шүрләп тә куя. Мәликәдән башка киләчәген күз алдына да китерә алмый ул хәзер. Аны югалтудан курку, көнләшү кебек хисләр дә еш калка. Юк кына сәбәпләр аркасында аралар бозылып куйган чаклар да булмады түгел. Мәхәббәт көчлерәк булган саен, бер-береңә каты бәрелү – ниндидер сәер закончалык ул. Мәхәббәт газапсыз яши алмый. Элек-электән мәхәббәт турында язылган әдәби әсәрләрдә газап, кайгы, күз яше, кан зур урын алып тора. Әсәрнең азагы уңай булган сурәттә дә, башта бәла-казалар, төрле михнәтләр аша үтәргә туры килә. Кыскасы, мәхәббәт түп-түгәрәк бәхет түгел, мәхәббәт – бер төргәккә ныклап төрелгән газап белән бәхет ул.

Ни гаҗәп, Мәликәне ул тумыштан ук белә кебек. Әйтерсең лә алар бу Әбелхәят кочагында мәңге булганнар һәм бер-берсен белгәннәр. Алай гына да түгел, гүя алар бер-берсе өчен туганнар, күз-акыл белән тотып күреп булмаган могҗизалы бер яссылыкта хәтта бербөтен булып яралганнар. Кешеләр яртышар-яртышар килә дөньяга, диләр. Бер-берсе өчен яралгач, ничек яртышар булсын инде алар! Алар – бербөтен, ул проекцияне күрер өчен күзәтү ноктасын гына табарга кирәк.

Барча кешеләр өчен бер үк табигать законнары, инсаниятнең уртак кануннары хөкем сөрә. Күңел сизә: алда сынаулар, киртәләр, газаплар булмый калмас. Тормыш тигез генә бармый, яшәешнең якты көннәре – караңгы көннәрдән арынган мизгелләр генә ул. Нишләп әле уйлар кинәт кояшсыз, болытлы тарафларга таба әйди? Җирдәге яшәешнең асыл-нигезендә фаҗига яткангадыр, күрәсең. Рәмис хирург хезмәтендә әле озак эшләмәде, әмма шул дәвердә ул инде кешеләрнең дөньяга шатлык-бәхет өчен генә килмәгәненә инанды. Бала чакта, үсмер вакытта кеше театр пәрдәсе ачылганны көтеп утыручы тамашачыны хәтерләтә – шатлык белән, илһамлы киеренкелек кичереп, сәхнәдә кайнаячак тамашаларны, кызык вакыйгаларны көтә ул. Ярый әле нәрсәләр буласын алдан белми. Киләчәкне белмәү – үзе бәхеттер, мөгаен.

Язмыш бөтенләй көтмәгән яктан китереп суга ала. Кешеләр арасындагы элемтәләрнең дә кай төшендә иң нечкә урыннары барын алдан ничек беләсең? Бер-береңне югалтуны да алдан күрү мөмкин түгел. Хыянәт тә ерак йөрми бит әле. Мәхәббәт булган җирдә хыянәт тә ач шакал кебек шул тирәдә иснәнеп йөри. Нишлисең бит, фәрештәләр булган җирдә иблисләр дә оя кора.

Шуңа күрә илһамлы минутларда да караңгы уйлар кара кошлар сыман аң күгендә уйнаклап очалар. Ә яшәү дәвам итә. Син фәкать шул агымда йөзәсең. Яшәеш дәрьясында агымга каршы йөзү мөмкин түгел. Үткән көнне дә фәкать анализлый гына аласың, аны үзгәртә дә алмыйсың һәм аңа кире кайту юлы да ябык. Хыяллар, өметләр киләсе көнгә әйди, күңел шунда талпына. Ә бүгенге көн, хәзерге мәл кичәге белән иртәгәсеннән башка була алмый. Бүгенге көннең ике төп нигезе бар – кичәге көн һәм иртәгәсе көн. Хәзерге мизгел үткән мизгелләрнең дәвамы, бу мизгелдән соң шундук киләчәк башлана.

Бу ямьле кичтә мондый уйларның башта чуалуы һич тә гаҗәп түгел.

Әйе, бәхетле кич бу, ләкин... Әгәр дә тормышта кайгылы көннәр булмаса, бу бәхетле мизгелләр насыйп булыр идемени, ягъни бу мизгелләрнең бәхетле икәнен, чагыштырмыйча, аңлар, тояр идеңмени?

Мәликәне озата китәр алдыннан Рәмис әнисенә: «Мин кайтканчы йокларга ятма», – диде.

Хәлилә инде машина күздән югалгач та, шактый вакыт тәрәзә яныннан китмәде. Ул, шкафның тартмасын ачып, саргая төшкән фоторәсем алды. «Менә, улыбыз өйләнә», – диде ул, күз яшен яулык почмагы белән сөртеп. Ишек ачылып, Мәҗитнең корык-корык йөткергәнен ишеткәч, Хәлилә фоторәсемне урынына куярга җитешә алмады, тиз генә шкаф өстендәге япма астына тыгып куйды. Мәҗит кергәч, бер сүз дәшми, диванга сеңде дә шактый вакыт үз уйларына чумып торганнан соң гына, ниһаять:

– Яшьләр кая? – дип сорады.

– Рәмис Мәликәне илтә китте, Навил йоклый. Күрдеңме ректорны? – Өендә булдым, – дип чыраен сытты Мәҗит. – Шулхәтле читен, уңайсыз. Бу малай миңа инфаркт ясый инде.

Йокы бүлмәсеннән тагын Навил килеп чыкты – хәмерне күп кабул иткән булган, күрәсең, сусавын баса алмый интегә – бу юлысы суны стаканга салып тормады, графиннан гына эчте.

– Малай, иртәгә сәгать тугызда ректорга кер, – диде Мәҗит, аңа карамыйча гына.

– Ярар, – диде Навил илтифатсыз кыяфәт белән.

– Тагын укуыңны калдырсаң, синең өчен йөрмәячәкмен. «Травка» тартуыңны ташламасаң, үзем полициягә тапшырам сине.

– Рәхмәт. Логичное продолжение – әни белән мине ташлап киттең, атасыз үстем, хәзер үз кулың белән төрмәгә утыртырга чирканмыйсыңмы?

– Телеңә салынма, мөртәт! – дип кыҗрады Мәҗит. – Киләчәгең турында уйла! Сиңа яхшылык кына телибез барыбыз да!

– Әйе, телисез... – дип мыгырдады Навил һәм йокы бүлмәсенә кереп китәргә ашыкты.

Хәлилә Мәликә белән танышу шатлыгыннан арынмаган иде әле. Күңелендәге бәйрәм төсен Мәҗиткә дә иңдерәсе килде аның.

– Ярар, тынычлан инде, – диде Хәлилә, янәшә утырып.

– Нишләргә инде моның белән, белгән юк, – дип башын чайкады Мәҗит. Шуннан соң ул торып шкафтан шешә алды, рюмкага салып шундук эчеп тә куйды. Хәлилә тиз генә кухнядан тәлинкә белән салат алып килде. Ничек булса да, иренең кәефен күтәрәсе килде аның. Мәликә турында кат-кат сүз башлап карады, әмма Мәҗитнең исе китмәде, пүтсез малаеның проблемалары белән башы каткан иде.

– Болай булмый... – дип, кат-кат кабатлады ул, салат ашый-ашый. – Ярым ятим булгач, анасы нык иркәләгән аны, – диде Хәлилә һәм шундук сорап куйды:

– Мәликә ошадымы сиңа?

Мәҗит тиз генә җавап бирмәде, кашларын җыерып уйланып торды.

– Болай ипле, тәрбияле кызга охшаган, – диде ул, ниһаять. – Аспирантурада укыймы әле ул?

– Әйе. Киләсе елда тәмамлый инде. Кандидат биологических наук булачак, – диде Хәлилә үз баласы өчен горурланган сыман илһамлы тавыш белән.

– Укый да, эшли дә инде – көллияттә укыта. Миңа бик ошады бу кыз. Мәҗитнең исә үз фикере бар иде:

– Дөресен әйткәндә, Рәмискә гадирәк кыз кирәк, – диде ул. – Рәмис үзе акыллы, югары интеллектлы кеше. Аңа күзенә генә карап торучы иптәш кирәк, минемчә.

Хәлилә дәшмәде. Иренең сүзе белән килешмәвен белдереп торудан мәгънә юк. Ул инде үзе өчен төгәл фикер билгеләгән иде – ике укымышлы кеше бер-берсен яхшырак аңлаячак. Рәмис сайлаган кыз, күренеп тора – инсафлы, әдәпле. Бәхетле генә булсыннар! Мәҗит тагын бер рюмка эчкәч:

– Ятабызмы? – дип, шешәне шкафка куйды.

– Син ят, мин Рәмиснең кайтканын көтәм.

Хәлилә улының кайтуын түземсезлек белән көтте. Соңгы вакытта рәхәтләнеп күзгә-күз карашып сөйләшкәннәре дә юк ана белән улның. Көн саен күз алдында булса да, газиз улына ниндидер бик әһәмиятле һәм кирәкле сүзләрне әйтү ихтыяҗы бар ана күңелендә. Нинди сүзләр – үзе дә анык кына аңлата алмый. Әмма бар һәм бик күп әйтер сүзләре. Алар иксез-чиксез, гомер буена әйтеп бетерерлек түгел. Рәмис озакламый әйләнеп кайтты. Бер сүз катмаган килеш, әнисенең җылы карашыннан аңлады – Мәликә ананың күңеленә хуш килгән, бик ошаткан ул аны, үз иткән. Хәтта яратырга да өлгергән – йөзенә чыккан бит инде! Шулай да, кем әйтмешли, «фурмы» өчен генә:

– Нәрсә әйтерсең, әни? – дип сораган булды.

– Бик инсафлы икән Мәликәң. Пар килгәнсез, улым, – дип җавап бирде Хәлилә.

Башка фикерне көтмәгән дә иде Рәмис.

– Синнән дә яхшы кеше юк, әни, – диде ул, ягымлы итеп. – Сиңа ошаячагын мин алдан ук белдем.

– Нык ошагач, күз тию дә бар. Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Әтиең белән бер-беребезне яратуыбыз бик күпләрне көнләштерде. Кеше бәхетен гафу итә алмаучы кешеләр һәрвакыт була. – Ул әлеге дә баягы саргылт фоторәсемне япма астыннан алып, улына сузды. – Әтиең белән мине бергә күргән һәр кеше таң кала торган иде – нинди матур пар дип. Күз тидергәннәрдер. Рәмис әнисеннән фотоны алып, мөгаен, әллә ничә меңенче мәртәбәдер, текәлеп карап торды.

– Минем буй-сыным әтинеке шикелле... – дип куйды ул.

– Күбрәк миңа ошасаң да, дикъкать белән карасаң, әтиеңнең чалымнары бик күп синдә. Атлап йөрүләрең, хәрәкәтләрең – аныкы. Чәчең – нәкъ аныкы. Чәнти бармакларың да аныкы шикелле чак кына кәкрәеп тора.

Рәмис әнкәсенә карап елмайды.

Әйе, Хәлиләнең туры борыны, гел елмаеп торган кебек кысыграк күзләре, йөзнең чак кына кара-сарылыгы Рәмискә күчкән булса, Хәлилә әйтүе буенча гәүдә, атлап йөрүләре – әтисеннән.

Хәлиләнең кайчандыр коңгырт чәче инде агарып килә. Зифа буй-сыны да фоторәсемнәрдә генә саклана, соңгы вакытта бигрәк тә тазарыбрак китте.

Барыбер Рәмис өчен иң матур, иң гүзәл зат, иң кадерле, иң нык яраткан кеше – әнкәсе!

Мәликәнең әтисе турында да сөйләштеләр. Аны монда алып килүне әнисенең хуплавын да Рәмис алдан белеп торды, башкача мөмкин түгел иде.

– Андый авыр диагноз булгач, янына бәлки Мәликәнең әнкәсе дә килер, – диде Хәлилә. – Аерылган булсалар да, кайчандыр бер гаилә булганнар бит.

– Мәликә хәбәр итсә, бәлки, килер дә.

– Улым, соңгы вакытта эшең турында бик сөйләшмисең.

– Ул бөтенләй башка дөнья, әни. Микроскоптан күргәннәрне физик-галим гади кешеләргә ничек сөйләп аңлата алсын? Ул микроскоп астындагы дөньяны үз коллегаларына гына фәнни-гыйльми телдә аңлатып язарга мөмкин. Минем эшем турында да шулай дияргә була.

– Коллегаларың турында элегрәк еш сүз ката идең.

– Мөнәсәбәтләр бик катлаулы бездә. Күбрәк эшләгән саен, кешеләрне якыннанрак беләсең. Кайберләре турында фикер әйтү дә кыен, кайсыларын телгә дә аласы килми. Күңелгә хуш килгәннәре хакында сөйләсәң, мактарга кирәк, ә мактау, син әйтмешли, күз тидерергә мөмкин... Ә шулай да эштәге бер кеше турында аның сөйләшәсе бик килә.

– Әни, Илзирәне хәтерлисеңме? – диде ул, сынаулы караш белән әнисенә текәлеп. Хәлиләнең йөзе тагы да яктырыбрак китте:

– Балачак дустыңнымы?

– Нәкъ шуны.

– Ничек инде хәтерләмәскә! Сез бит гел бергә идегез. Очраттыңмы әллә аны?

– Очраттым гына түгел, мин аны үзебезгә эшкә керергә күндердем. Ул поликлиникада эшли иде. Андагы хәлләрдән туйган. Ул да бит гаделлек өчен көрәшә торган зат – минем сыман. Җитәкчеләр белән сүзгә килгән. Ни өчен икәнен әйтмәде, мин дә төпченмәдем. Үзебезгә чакырдым, урнашырга булыштым. Читтән торып медицина университетын тәмамлый, киләсе елда диплом алачак. – Заочный бүлек медицина университетында юк түгелме соң?

– «Социальная работа» дигән бүлек бар, анда читтән торып укырга мөмкин. Илзирә шуны тәмамлый.

– Бик әйбәт кыз иде. Үзгәргәнме?

– Юк, шул килеш. Андый гүзәл кеше тора-бара үзгәргән сурәттә дә затлылыгын җуймый. Күзләренә генә тирән сагыш кунган.

– Кияүгә чыккандыр?

– Чыкмаган.

Кайчандыр Илзирәнең кем беләндер гаилә корырга маташканын ишеткәне булса да, Рәмис бу турыда әнисенә әйтеп тормады. Тиз аерылышканнар алар. Илзирәнең кияүгә чыгарга җыенганын ишеткәч, Рәмиснең эче пошкан иде. Соңгы вакытта элемтәләре булмаса да, Илзирә аның уеннан чыкмады, иң якын кешеләрнең берсе булып кала бирде.

Илзирә күрше йорт кызы иде. Алар бер балалар бакчасына йөрделәр, аннары бер мәктәптә, бер класста укыдылар. Бала чактан ук бер-берсенә тартылу көчәйде. Яшерен-батырын түгел, алар яратыштылар. Әмма өлкән классларда Рәмискә романтика кирәк иде. Илзирәгә ул, гашыйк икәнен аңласа да, «җирдә» яшәүче гади кыз итеп карады. Мәхәббәт өчен башка төрле, хыялларда гына очрый торган «күктән иңгән» гүзәл зат кирәк иде аңа ул вакытта. Хәзер генә ул чакларның кадерен, үсмер чактагы саф хисләрнең кыйммәтен аңлый башлады Рәмис.

Ә бит Илзирәнең әбисе янына авылга кунакка кайткач, Рәмис үзенә карар кабул иткән иде – алар гомергә бергә булачак. Бу хакта авыз тутырып әйтмәсә дә, Илзирә аның хисләрен аңлаган иде. Рәмис үзе дә Илзирәнең мәхәббәтен җаны белән тойган иде югыйсә.

Алар икесе дә медицина юлын сайладылар. Рәмис: «Университетка документларны бергә бирик, бергә укырбыз», – дип өндәп карады, ләкин ул вакытта Илзирә югары уку йортына кереп карарга җөрьәт итмәде,имтиханнарны бирә алмам дип курыкты. Шулай итеп, Рәмис университет студенты булды, ә Илзирә медсестралар әзерли торган көллияткә керде.

– Ата-анасы да бик ипле кешеләр иде, – дип Хәлилә улын уйларыннан арындырды.

– Алар башка районга күчкәннән соң, бер тапкыр да очраганнары юк.

– Һаман да Оргсинтезда эшлиләр, диде Илзирә. Энесе дә шунда хәзер. Егерме дүрт яшь кенә булса да, цех нәчәлнигенең урынбасары икән инде.

– Малайлары да бик акыллы иде шул. Илзирә, диплом алгач, сездән китәр инде ул.

– Җибәрмим мин аны, – дип елмайды Рәмис.

– Егерме сигезгә кадәр нишләп кияүгә чыкмады икән – үзе чибәр, үзе акыллы, үзе тыйнак. Сайлана микән?..

– Үз тиңен табалмыйдыр.

– Табар, Алла боерса. Менә син дә, ниһаять, үз тиңеңне таптың инде. Ычкындыра күрмә Мәликәңне. Тигез гомер итәргә язсын берүк, ярабби. Бәхетле була күрегез. Миңа оныкларымны сөяргә насыйп булсын. Менә шушы якты халәттә кереп ятыйм мин, – диде Хәлилә һәм, улын аркасыннан сөеп, йокы бүлмәсенә кереп китте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев