Батыр Зәйнәп (хикәя)

Бүген Зәйнәп өенә коты алынып кайтып керде. Аяк очларына гына басып, тиз-тиз аш бүлмәсенә узды. Әле яңа гына булып узган җан өшеткеч күренешләрдән арыныр өчен бер чынаяк баллы чәй эчү иде бөтен теләге. Матур чәчәкле чәйнегенә су салды. Аны тыңларга теләмәгән, кылтыр-кылтыр килгән куллары, ияләшкән хәрәкәтләр белән көчкә генә газны кабызды. Боз кебек уч төпләрен ут янган маңгаена куеп, башын аска иеп селкенмичә дә утырды ул байтак кына. Гәүдәсе авырайганнан авырая, кузгалмыйча тагын да озаграк утырса, барлык йөрәк өзгеч кичерешләре шушы урындыкка сеңеп калыр кебек тоелды аңа.

- Кайтканыңа кайчан, нишләп утырасың тораташ кебек, чәең кайнап беткән бит, - дип Кәриме эндәшмәсә күпме утырган булыр иде әле.

- Кемнәргә бардың төн уртасында, чыгып киткәнеңне дә әйтми башладың хәзер, тәрәз шакыганны ишеткән идем, йоклап киткәнмен аннары, - дип, тәмле итеп иснәп алгач, хатынының каршысына килеп утырды Кәрим. Зәйнәпнең шушы мизгелдә үксеп елап аның кочагына ташланасы килде. Юк шул... Юк. Кәрим андый нечкәлекләрне аңлап, аны юата торган кеше түгел. Үзе шикелле битараф кына аңлатып бетерергә кирәк.

- Марсель Гүзәлнең йөрәгенә пычак белән кадаган, кулымда җан бирде, мескенкәем, - дигәндә аның күз алдына Гүзәлләрнең канга баткан йокы бүлмәләре, бәхилләшү сүзләрен дә әйтә алмыйча, мәңгелеккә күзен йомган дустының ак йөзе, Марсельнең үзе башкарган эштән исәрләнгән исерек кыяфәте, чарасызлыктан, куркудан елап, шешенеп беткән ике яшүсмер кызлары килеп басты.

- Да-а-а-а, - дип сузды Кәрим, артык исе китмичә генә, - шулай буласы билгеле иде бит инде аның, йөрмәсен иде Раязга утырып, көнләшә иде күптәннән Марсель.

- Ни сөйлисең, Кәрим. Эше шул булгач, атка атланып бара алмый ич инде Гүзәл отчетларын тапшырырга.

- Төртмә телләр бик остардылар шул узган көнне гаражда ул Гүзәл белән Раяз темасына. Җүнли ир-ат түзми инде аңа. Эчкән дә булдырган Марсель, - дия-дия йокларга кереп киткән иренең артыннан, аптырап та, кызыгып та карап калды Зәйнәп.

Менә кемгә медицинага барырга иде! Балык каны ага микән әллә моның тамырларында, берәү булса юатыр иде, кызганыр иде. Утыз ел шәфкать туташы булып эшләп, мондый хәлне авылда түгел, районда да ишеткәне юк иде аның. Авыл кечкенә түгел, үлем-китемнәр булып тора. Кемнедер начар авыру алып китә, алар газапка чыдый алмыйча, үзләре үлем көтеп ята. Йөрәкләре ныклары еллар буе интегә. Кемдер үзе башын элмәккә тапшыра. Бауны кисеп төшерергә өлгерсәң, яңадан җан өрәсең андыйларына. Бәби тапкан яшь аналарны үлемнән саклыйсың – күп нәрсә баштан үткән. Үлем белән тартышкан кешеләргә ярдәм күрсәткәндә көчле булып кала белүе аркасында “батыр Зәйнәп” дигән кушамат та тактылар инде үзенә. Башка сыймаслык хәл булгангадыр, бу юлы батырлыгы юкка чыкты Зәйнәпнең, сыерылды да төште. Гүзәл кебек уңган, чибәр хатынны очратканы юк иде аның. Менә дигән итеп яшәгән гаилә иде бит... Алма кебек кызлары нишләр хәзер... Йөрәге өзгәләнеп, нишләргә дә белми утырган җиреннән, ниһаять үксеп елап җибәрде Зәйнәп...

Үлгән кеше артыннан бу кадәр өзгәләнгәне юк иде әле аның. “Хәерлегә булсын”, - дип пышылдады ул эшенә таба атлаганда. Көн дә эшенә барасы юлы зират яныннан уза. Гүзәлнең кабер ташына уелып ясалган карашы аңа сагышлы итеп тутырып карап, озатып кала. “Коткара алмадым, булыша алмадым, нәкъ менә сиңа ярдәм итә алмадым шул, Гүзәл. Йөрәгеңнең нәкъ уртасына кадалган иде Марсельнең пычагы. Ә син үлеп ярата идең аны”, - дип эченнән генә акланып, белгән догаларын укып узып йөри торгач, Гүзәлнең кырыгы да килеп җитте. Абыстай коръән укыганда “безнең дә салкын гүрләргә кереп ятасылар бар бит, гомернең күбесе үтелгән”, дип

уйланып утырды Зәйнәп. Ирексездән шәфкать туташы булып эшли башлаган еллары күз алдына килде. Әле кичә генә кебек. Ак калфак, ак халат киеп, практика вакытында барлык кешеләрне дә терелтә алачагына ышанып, очынып йөргән чаклары. И, җүләр булынган да инде. Терелтерсең бар, әҗәлгә дару юк шул. Кешеләрне терелтү, дәвалау бик авыр эш икәнлеген беренче тапкыр ак халаты канга буялгач ук аңлаган иде ул. Эшемне ташлыйм, дип тә талпынган чаклары булды, әмма һөнәренә хыянәт итмәде.

Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, тамагы бик каты шешеп, район хастаханәсенә салдылар аны. Биек түшәмле бүлмәгә килеп кергәч тә, бик курыкты кечкенә Зәйнәп. Өстәл артында утырган күзлекле, җитди карашлы хирург абыйның төрле сорауларына җавап биргәндә, елап җибәрмичә әздән генә түзеп калды. Хирург абый артык кырыс тоелса да, аның янында басып торучы, Таня исемле шәфкать туташы бер елмаюы белән дә кешеләрне тынычландырырга сәләтле иде. Куркып калган Зәйнәпнең чәчләреннән сыйпап, матур сүзләр әйткәне әле дә колагында чыңлап тора кебек. Хирург абый: “Где нашли такого заморыша?” , - дип каршылаган булса, Зәйнәп терелә башлагач: “Ты просто молодец!” – дип мактау сүзләре дә әйтеп куйды. Өйдә бер атна бернәрсә дә ашый алмыйча ятып, ябыгып, эчкән чәе дә тамактан үтә алмый башлагач кына алып киттеләр шул аны хастаханәгә.

Тамагына операция ясадылар һәм Зәйнәп күзгә күренеп савыга башлады. Таняның ягымлы карашы, җылы сүзләре аны тизрәк терелтә кебек тоелды. Шәфкать туташының һәр хәрәкәтен, башкалар белән матур итеп сөйләшүен аеруча яратып күзәтә башлады Зәйнәп. Хәтта ак халаты белән ак калфагына, авырттырып кадаган уколына кадәр сокландыра иде. Хәле яхшыргач, Таняга марлядан, мамыктан тампоннар ясарга, дарулар өләшергә, авыруларны процедура бүлмәсенә чакырырга ярдәм итте ул.

Зәйнәп медицина көллиятен тәмамлап, авылда эшли башлаган елны, шәфкать туташы Таня – табиб Татьяна Владимировна булып, институт бетереп, районга кайтты. Ул чаклардан инде күпме көннәр узган да, күпме сулар аккан. Фельдшер хезмәтенең авыр йөген тартып талчыкса да, батыр

Зәйнәпкә үз-үзен аямыйча, кызыл хач төшкән биштәрен күтәреп, көн дими, төн дими чабарга да чабарга иде әле авыл буйлап.

Ни дисәң дә, авыл халкы өчен ул өмет чыганагы, әйтерсең, алдагы көннәренә ышаныч арттыручы фәрештә иде. Аның әфлисун төсендәге биштәре дә, эчкелтем-төчкелтем дару исе сеңгән ак халаты да, ягымлы йөзе дә, шифалы куллары да, куркусыз йөрәге, әйткән сүзләре дә дәва иде. Ә Гүзәлнең фаҗигале үлеме әллә нишләтте дә куйды шул батыр Зәйнәпне. Аның үзенә, йөрәгенә ярдәм кирәк иде бүген. Кемне дә булса юатырлык, җылы сүз әйтерлек тә егәре калмады кисәк кенә.

Ничә көннәр Гүзәлнең әнисен дәвалап йөрде. Ахыр чиктә, ике үксезгә әни дә, әби дә булып торасы Мәликәттәйне газраил үз канаты астына алгач, Зәйнәпнең йөрәк әрнүе меңнәрчә тапкыр артты. Саклап кала алмадым, һичьюгы әбиләре бар иде бит әле, саклый алмадым, дип өзгәләнде ул.

Бер көнне уянуга йөрәге уйнап тибә башлады аның - әле әкренәя, әле чаба башлый. “Кара әле, батыр Зәйнәп була торып, үз йөрәгеңне йөгәнли алма инде”, - дип дару кабып куйса да, артык файдасын тоймады. Йөрәк күндәм юртак түгел, бер дуласа, тыеп булмый, дип дөрес әйтәләр икән. Эшкә бармыйча калырга уйлаган иде дә, бәлки анда хәл керер үземә, дип чыгып китте. Зират янына җиткәч кенә тибер-типмәс йөрәге “жу” итеп әрнеп куйды: әтисен төштә күрде бит ул. Ул сузган дәфтәргә имзасын куйды ләбаса... “Кырык елдан килә торганы булсын”, - дип төшен яхшыга юрарга тырышты Зәйнәп. Әмма эшкә килеп ак халатын киеп өлгермәде: “Зәйнәп апа, Кәрим абыйның аягы өзелгән, тизрәк-тизрәк”, - дигән тавышка ук тизлеге белән урамга атылды. Ул барып җиткәндә Кәрим оерга өлгергән кара кан эчендә аңсыз ята иде. Бензин пычкысы кулыннан ычкынып аягына бәргәндә янында кеше булмаган, канын байтак югалткан. Пычкы чүбе, пычрак сарган, кан сиптереп торган сул аягына жгут салганда, Зәйнәп үз-үзен кулга алырга тырышты, бөтен ныклыгын сакларга кирәк иде аңа. Чит кешегә ярдәм күрсәтү мең өлеш җайлырак, дип өзгәләнде ул ирен кызганып. Ашыгыч ярдәм машинасы районга бик озак барган кебек тоелды. Кабул итү

бүлмәсендәге кирәкмәгән, бетмәс-төкәнмәс язу эшләре белән утырып калды ул, ә Кәримнең өзелеп бетмәгән аягын кисәргә дип операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр. “Кырык минуттан килеп тә җитте хәерсез төш, Кәрим үлә икән”, - дигән өметсез уйлар белән, Зәйнәп, операция бүлмәсе янындагы урындыкка утырды да күзләрен йомды. Кешеләргә күпме ярдәм иткән Зәйнәпнең күзләрен ачарлык та хәле юк иде. Кисәк кенә җилеккә үтәрлек итеп авырттырып йөрәге чәнчүгә чыдый алмыйча, сикереп торып ярдәм сорамакчы иде дә, соры таш җәелгән больница идәненә егылды... Ак күңелле шәфкать иясенә ярдәм итәрлек бер кеше дә күренмәде янында.

Өч көннән соң, әниләренең үлемен ничек әйтәселәрен күз алдына да китермичә, батыр Зәйнәп белән Кәрим үстергән ике егет, наркоздан айныган әтиләрен, әниләре җан биргән тар коридор буйлап реанимация бүлмәсеннән палатага алып чыктылар...

 

Гөлфия Солтанова, Лаеш, Имәнкискә

фото: pixabay 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: