Аида (хикәя)

Интенсив терапия бүлегеннән бөтен уңайлыклары булган «люкс» палатасына күчерелгәч тә, Аиданың баш миен һаман шул бер үк сүзләр бораулады: «Мы сделали все возможное в данной ситуации. Әмма бу – гомерегезне саклап калуның бердәнбер чарасы иде... Алга таба да балага узуның куркыныч булуы турында без сезне теге юлы ук кисәткән идек. Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз.» «А мой ребенок?» – дип сораган иде шунда хатын, өмет тулы күзләрен мөлдерәтеп. «Ә нәрсә бала? 20 атналык яралгы мөстәкыйль яши алмый, ул әле формалашмаган була, сез моны үзегез дә бик яхшы беләсез, бу срокта туган беренче балагыз түгел. Мин сезгә яшь чагыгызда ук әйттем, хәтерлисезме?» – дип,  карашы белән үтәли тишәрдәй булып җавап бирде табибә. Хөкем карары булып яңгыраган әлеге битарафлык катыш салкын сүзләр җыелмасын хатын беравык аңламый да торган иде. Ничек инде? Аның ире престижлы клиникага күпме акчалар түләде, бу хастаханәгә дә шактый гына матди ярдәм күрсәтте, һаман саен оятсызлана барган табибларга сораган бер әйберсен алып бирде. Тагын да булмады микәнни? Их, язмыш, язмыш... Ник бу хәтле сынаулар бирәсең син?.. Инде ничә көн хатынның бар уе – тик шул турыда. Әмма ничек булса да үзеңне кулга алырга кирәк. Вера Адамовна белми ул... «Мин тагын клиникага барачакмын, тагын дәваланып караячакмын, ЭКО ясатачакмын», – дип, үззен юатырга тырышкан иде хатын. Әмма табибә ханымның җитди йөзе аны кырыс чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр итте. «Кабатлап әйтәм: сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз, ЭКО белән дә, ЭКОсыз да. Мондый операциядән соң авырга узып булса, ирләр дә бала табар иде. Сезгә хәзер үзегезнең сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Без кирәкле гормональ даруларны язарбыз, аларны сезгә гомер буе эчәргә туры киләчәк», – дип, Вера Адамовна кырт борылып палатадан чыгып китте. Йөрәге таш булып катты, Аиданың күзеннән сыңар бөртек яшь тә чыкмады. Һәм менә ничә көн буена күз алдында бары шушы сөйләшү һәм хөкем карары: «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»...

Тәрәзә читеннән кереп, кыйбатлы ремонт ясалган булуына  карамастан котсыз, эчке салкын бәреп торган бүлмәне кыл урталай бүлгән нечкә генә якты кояш нуры Аиданың игътибарын җәлеп итте. Газаплы уйларыннан арынырга теләп, хәлсез хатын, караватыннан торып, затлы халатын өстенә элде, ялт итеп юып куелган тәрәзә буена килеп басты, палатаның зәңгәрсу төсенә туры китереп куе зәңгәрдән эшләнгән жалюзины читкә этеп, урам якка күз салды. Табигатьтә ямьле яз көннән-көн ныграк хакимлек итә. Хастаханә ишегалдындагы күккә ашкан агачларда борын төрткән ачык яшел төстәге вак кына яфраклар җылы кояш нурында җемелдәшә, кыш буе кар астында йоклаган үләннәр дә яшәргән, яз килүгә сөенеп, кошлар матур җырларын суза, мөгаен, бала чыгарыр вакытлары да җитеп киләдер. Бөтен табигать яңарганда, яшәргә омтылганда, ничек инде аңа гына бала сөю бәхете тәтемәсен ди? Ире дә бик бала җанлы кеше, урамда очраган сабыйларның ваемсыз йөгерешкәненә, «әттә», «әннә» дип, иң якын кешеләренә самими елмаю өләшеп, сүз белән аңлатып булмаслык бәхет бүләк итеп кочаклауларына әрнеп карап калуын әллә Аида күрмиме? Шуңа да бит Илдар башкаладагы макталган клиникага бер тиенен кызганмады, иң яхшы табиблар белән сөйләште, төрле дәвалану курсларын алдырды, бала төшкән саен, үзенең ачы күз яшьләрен эчкә йотып, кара кайгыда калган хатынын юатырга тырышты, дүрт тапкырдан соң да өметен өзмәде, инде бишенче курска да риза булды. Әмма... Язмаган булган. Нишләргә? Бу коточкыч яңалыкны ире ничек кабул итәр, ни әйтер? Аны гаепләрме?.. Сорауларның иге-чиге юк...

 

Ә бәлки аларга балалар йортыннан берәр сабый алыргадыр? Ә нигә? Кеше ала бит, үстерә. Үзе чит канны ярата алмаса, һичьюгы бала караучы алырлар – яраткан иренең күңелен күрер өчен хатын барысына да риза. Чөнки белә: аңа, иң беренче чиратта, әти булу бәхете, тир түгеп аякка бастырган бизнесын калдырырга дәвамчы кирәк. Ә хатын... Хатыннар килә дә китә, бүген берсе, иртәгә икенчесе. Аида тренажер залына баргач та еш күрә: бөтен хатын-кызның күзе ­– футболкасы эчендә тыгыз мускуллары уйнап торган чибәр, төз гәүдәле Илдарда. Шуңа да, спортны җене сөймәсә дә, тормышының якты кояшы булган ирен һәр ялтыраган әйбергә күзе төшкән саескан сыман әрсез чит-ят хатыннар күзеннән саклар өчен, үзе дә фитнес-клубка абонемент алды... Озакка сузмый Илдар белән сөйләшергә кирәк, туганнар Аиданың авырлы икәнен белә, берничә ай чит илдә яшәр дә, аннан соң берәр күкрәк баласын үзләренеке итеп алып та кайтырлар, беркем берни сизмәс. Иренең акчалары документ җыймыйча, чират көтмичә генә теләгән нарасыйны алып кайтырга җитәрлек бит. Үзенең шундый «яхшы» план уйлап тапканына хатын сабыйларча куанып та куйды. Шулвакыт, аны авыр уйларыннан бүлеп, агачлар арасыннан салынган такыр юлда таныш гәүдә күренде – төп-төз басып, үзенә үлчәп тегелгәндәй килешеп торган кара костюм-чалбар кигән, ак күлмәк өстеннән муенына караңгырак төстәге галстук таккан Илдары атлый иде, туры эшеннән килгәнлеге күренеп тора. Интенсив терапиядә ятканда бер дә килә алмады, табиблар аны командировкада диде, телефонын исә хатын ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәндә өйдә онытып калдырган иде. Күпме ялынып караса да, таш бәгырьле шәфкать туташлары үзләренекен никтер бирмәде. Ниһаять, аның Илдары кайткан, кырык эшен кырык якка куеп, Аидочкасы янына кереп чыгарга җаен тапкан! Ләкин хатынның сөенүе бер мизгедә юып алгандай юкка чыкты, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып тибә башлады, башын баягы «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз» дигән коточкыч сүзләр буш чиләккә чүкеч белән бәргән сыман, түзәлмәслек булып яңгыратырга тотынды. Хатын нәрсәгә тотынырга белмәде, калтыранган куллары белән халатының вак төймәләрен эләктерергә тырышты, тыңламаска әйләнгән бармаклары бу эшне көчкә башкарып чыкты. Аннан, һәрберсенә олы таш таккан сыман кинәт авырайган аякларын сөйрәп, почмактагы ванна бүлмәсенә керде, үзен көзгедән карады, бик йончыган кыяфәтен күреп, кыйбатлы пудра-консилерлары үзе белән булмаганга уфтанды. Төн уртасында хастаханәгә җыенганда алар кайгысы түгел иде шул. Ярый әле күз-каш-иреннәргә татуаж ясалган, югыйсә ничә көннөр буе күрми торган сөекле ирен нинди кыяфәттә каршылар иде? Иң өстенә төшереп кистергән куе кара чәчләрен бармаклары белән әзрәк күпертебрәк куймакчы иде, әмма алар маникюршада ясаткан стразалы озын тырнакларына эләгеп тырпая торды, ахырдан учы белән генә сыпырыштырып, җылынып киткәндәй тоелган бүлмәсенә чыкты.

Башында мең төрле уй бөтерелде. Илдар, әлбәттә, башта ординаторскаяга сугылачак. Аида янына бөтенесен белеп керәчәк. Хастаханәгә алып килгәч: «Минем һәм баламның сәламәтлеге турында түбәндәге кешеләргә хәбәр итәргә ярый», – дигән кәгазьгә Илдарның исемен үз кулы белән язды лабаса. Ире ни әйтер? Ничек акланырга? Берәр ташланган, ата-ана назына сусаган баланы үзләренә алу турындагы сүзне ничек башларга? Ире әйтәчәк һәр сүзгә төпле җавап әзерләп, башында төрле диалоглар корып, хатын бик озак утырды. Әмма ишек һаман ачылмады. Аптырагач ул тагын тәрәзә янына килеп басты. Бая гына бар тирә-юньгә яктылык чәчеп торган кояш шул арада каяндыр җыелып өлгергән болытлар артына качкан, көн шактый ямьсезләнгән иде. Озак та үтмәде, клиника буеннан баягы сукмактан кире китеп баручы Илдар күренде. Тукта, ничек инде?! Аның Илдарымы соң бу? Нишләп ул Аидочкасы янына кермәде? Нигә хәлләрен белмәде? Ник юатмады? Хатын, тормышы күгенә кара болытлар җыелганын сизенеп, аптыраш катыш куркуга калды, тәрәзәне ачып, иренә кычкырасы итте, әмма шул ук мизгелдә бүлмәнең ишеге дә ачылып, биткә килеп бәрелгән көчле салкын җил аның тынын буды. Бүлмәгә килеп кергән Вера Адамовна тиз генә барып тәрәзәне япты, Аиданы кулыннан тотып, сөйрәп диярлек, мәҗбүриләп караватка утыртты.

– Илдар Мансурович сиңа кирәкле иң яхшы препаратлар белән дәвалау курсы һәм бу палата өчен тиешле сумманы түләп куйды. Монысы ­– терелеп чыккач яшәр өчен бераз акча, сиңа тапшырырга кушты, – дип, банк картасы тоттырды да йөзен читкә борды. Табибәнең үз-үзен тотышында һәм тавышында битарафлык һәм мыскыл итү чагыла иде.

Аиданың өстенә салкын су койдылармыни: ул әкрен-әкрен калтырана башлады, сулыш алуы ешайды, озын ясалма керфекләр ябыштырылган болай да зур коңгырт-кара күзләре тагын да зуррак булып ачылды, диагнозын белгән көнне йөрәгенә кереп утырган авыр таш ниндидер ерткычларча куркыныч тавыш булып авызыннан бәреп чыкты, күзеннән яшьләр атылды. Ул барысын да аңлады, бу көннең кайчан да бер килеп җитәчәген инде күптән куркып көткән иде.

 

– Почему?! Почему все против меня?! Нигә минем генә бөтен тормышым җимерелә? – Хатын, бар көченә мендәрне төя-төя, ярсып еларга тотынды. – Нәрсә әйттегез аңа?! Нәрсә?!

Вера Адамовна куркып тора торганнардан түгел, туры ярып салды:

– Нәрсә әйтим? Дөресен сөйләп бирдем, үземнән берни уйлап чыгармадым. Ирең барысын белеп торырга тиеш, – диде.

– Минем тормышка тыгылырга кем кушты сезгә?! Нигә сез мине шушы хәтле мыскыл итәсез? Нигә?! Бай иргә чыгуымнан көнләштегезме әллә?! Бөтенесенә сез гаепле! Мине сез ирсез калдырдыгыз, бары сез генә! – дип котырына башлады Аида, табибәгә таба борылып.

– Тынычлан! Мы не боги. Без табиблар гына, язмышыңа язылганнан артыгын эшли алмыйбыз, – дип, Вера Адамовна кызганыч хәлдә калган хатынны үзенчә юатырга маташты.

Аның саен Аида ныграк ярсыды:

– Кайда соң алайса Бог? Ник соң сезнең Аллагыз мине шушы хәтле күрәлми, ник бу хәтле газаплар бирә?! Ничә баламны тартып алды, хәзер бөтенләй хатын-кызлыгымнан мәхрүм иттерде! Нигә?! Әйтегез, нигә?! Сез генә гаепле! Ненавижу! – дип, үз-үзен белештермәгән хатын табибәне ак халаты якасыннан бөтереп тотты да акайган күзләрен аңа төбәде.

 Мондыйны ук көтмәгән шактый нык гәүдәле Вера Адамовна берничә көн элек кенә пычак астыннан чыккан хәлсез хатынны көчле куллары белән бернинди авырлыксыз караватына болгап атты да ишеккә юнәлде.

– «Люкс»ка тынычландыра торганны! Хәзер үк! – дип кычкырды ул посттагы шәфкать туташларына һәм җил-җил атлап, озын коридор буйлап бүлмәсенә таба китеп барды.

Кабинетына килеп җитәрәк ул кисәк кенә кире борыласы итте, йөгереп диярлек күптәнге пациенткасының палатасына таба китте. Ишектән алар кулына шприц һәм жгут тоткан шәфкать туташы белән бергә килеп керделәр, бу вакытта Аида ачык тәрәзәгә менеп бара иде.

– Килмәгез яныма, миңа мондый мескеннәрчә тормышның кирәге юк! – дип борылып кычкырды ул керүчеләргә.

Вера Адамовна песи җитезлеге белән аңа таба ыргылды, хастаханәнең дүртенче катыннан аска сикерергә җыенган хатынны кулыннан эләктереп алды, шәфкать туташы Лилия ярдәмгә килеп, икәүләшеп Аиданы тәрәзә төбеннән сөйрәп төшерделәр. Аны идәнгә генә егып салып, Вера Адамовна өстенә менеп утырды, кулын каерды, Лилия исә тиз генә укол кадады.

– Суицид кына җитми безгә! Бригада чакыртыгыз. Алып китсеннәр! – дип коры гына әмер бирде бүлек мөдире, йомшарып калган хатын гәүдәсе өстеннән торып, һәм, кулларын гадәтенчә кесәсенә тыгып, андагы кәгазь төргәкне капшап куйды.

 

...Аида күзен ачканда, барысы да башкача иде. «Люкс» палатасының түшәмендә штукатуркасы коелган урыннар пәйда булган, бер ягыннан ямьсез эз салып, түшәм ярылып ук киткән, стеналар кыршалган, урыны-урыны белән аларның буявы купкан, төсе дә үзгәргән сыман. Тәрәзәдән жалюзины салдырганнар, пластик рамнарны иске агачка алыштырганнар, тышкы яктан тимер рәшәткә куйганнар. Кыйбатлы җиһазлар да каядыр юкка чыккан, бүлмәдә Аида яткан караваттан гайре берни калмаган. Ул битарафлык белән бүлмәне күздән кичергән арада ниндидер таныш булмаган шәфкать туташы кереп, укол куеп чыгып китте. Хатын төпсез упкынга төшеп киткәндәй булды. Кинәт кенә бүлмә эче тагын үзгәреп китте, бөтенләй башка төрлегә әйләнде. Бу бүлмә аңа нык таныш иде. Әйе-әйе, әнә бит, ул үзе дә ишектән кереп бара. Янында – ире. Элеккесе. Төрле-төрле кәгазьләр белән тулган, берничә конфет кабы торган өстәл артында яшәребрәк киткән Вера Адамовна утыра.

– Здравствуйте.

­– Здравствуйте, опять двадцать пять? – дип сәламне алды табибә, башын кәгазьләреннән күтәрми генә. – Срок? – дип коры гына сорады ул.

– 20 тирәсе, – диде кыз битараф кына.

– Милочка, сиңа күпме әйтергә була, 21-ый век на дворе! Юк икән инде – хет иртәрәк кил, ник бу вакытка хәтле сузып йөрисең? Ул бит инде кеше булган! Үзеңә дә файдага түгел! Бала табасың килер, помянешь мои слова!

– Сез каждый раз шулай дисез, но ничего, менә бит, уздым, – дип бүлдерде аны кыз.

– Сколько? – дип сүзгә кушылды Эдик.

Вера Адамовнаның кулы ихтыярсыз рәвештә халат кесәсен капшап куйды.

– Понимаете, бу бик зур җаваплылык. Төрле өзлегүләр булырга мөмкин, ничәнче тапкыр бит инде. Аннары, берәрсе сизенсә, бу срокта... Мин зур рискка барам. Татьяна Васильевнаның да башы икәү түгел...

– Ладно, сколько? ­– дип кабатлады Эдик – мөдирнең гадәттәге аклану сүзләрен ул инде ятлап бетергән иде.

Вера Адамовна, бер кәгазь алып, «50» санын язды, аны күрсәтеп кенә алды да, вак кисәкләргә ерткалап, янындагы чүп чиләгенә ыргытты.

– Аңлагыз, монда күп кеше катнаша, берсен дә калдырып булмый.

Эдик табибәнең аппетиты торган саен арта баруына күнегеп беткән иде, алып килгән акчасы җитәрлек булды.

– Син үзеңне ничек тотарга, палатадагыларга ни әйтергә икәнен онытмагансыңдыр бит? – дип борылды Вера Адамовна Аидага таба.

– Онытмадым, кайгырмагыз.

Кыз, төнге икегә хәтле кафеда официант хезмәтен башкарып, кайткач, ниһаять, Эдикка яңалыкны әйтеп һәм аны өйләнергә күндерергә тырышып, керфек тә какмаган иде, палатага керүгә, иртәнге аш китерүләренә игътибар да итмичә, караватына ауды да йоклап та китте. Көндезге ашка да, кичкесенә дә тормады, уянып та карамады. «Исән микән соң бу?» – дип, бүлмәдәшләре әледән-әле кызның сулышын тыңлап килде, эндәшеп тә карадылар, шәфкать туташы кереп, уколга чакырып китте – Аида бөтенесенә йокы аралаш: «Ярар», – дип кенә җавап бирде дә йокысын дәвам итте.

Кичке сигезләрдә генә кыз күзләрен ачты.

– Вәт йоклап та карыйсың син, шаклар катмалы, төнлә ничек йокларсың инде, – диештеләр палатадагылар.

– Аптырамагыз, төнлә дә йоклыйм, мин тәүлек буе да йоклый алам, – дип көлде Аида.

– Ә сине нигә алып килделәр? Синең яшьтәгеләр, гадәттә, «сохранениегә» ята инде, сине дә авырлы дияр идек – гел эчеңдә ятасың, бар кебек тә түгел... – дип фараз кылды үз чиратында хатын-кызлар.

– Әйе, эчем күренмәсә дә, 20 атналык авырым бар. Тик мин сохранениегә түгел, операциягә, – дип җавап бирде Аида.

– Авырлы килеш операция? Алай да буламыни? Нинди операция соң ул шулхәтле, бала тапканчы көтеп тора алмый торган? – дип гаҗәпсенде палатадашлар.

– Белмим, табиблар белән ирем сөйләште, бала исән калсын өчен кирәк дигәннәр, – дип җайлы гына котылмакчы булды кыз.

Тик хатын-кыз заты андый җавап белән генә канәгатьләнәме соң? Төбенә төшмичә, энәсеннән җебенә хәтле тикшермичә туктамый.

– Плановый операциямени, поликлиникадан җибәрделәрме? – дип сорады соңгы берничә ел эчендә әллә ничә операция ясатып, инде үзе дә табиб була язган өлкәнрәк яшьтәге Светлана.

– Юк, мин вообще башка районнан, поликлиникам шунда. Монда просто ирем алып килде, – дип җаваплады кыз.

– Тик торганда алып килдемени, хатыныма берәр операция ясатасы түгел микән, карагыз әле, дипмени? – шаяртып сорады яшь, чая Алина.

– Юк ла инде, – дип елмайды Аида, – эчем авыртты да, машинага утыртып алып килде. Монда врач карады да, баланы саклап калу өчен, кичекмәстән операция кирәк дигән, ирем белән сөйләштеләр.

Сүзгә өченче баласын көткән Гөлфия дә кушылды:

– Монда башка район кешеләренә дә операция ясыйлар микәнни, пропискасызларга? Направлениесез-нисез генә? Ә үзләре, бүлектә урын юк дип, пропискалыларга да даруын тоттыралар да өйдә дәваланып бетәрсез дип чыгарып җибәрә торалар, көн саен шәһәрнең теге башыннан обходка йөртәләр аннары.

– Мин бит бушка түгел, ирем бу операция өчен 50 мең түләде! – дип ычкындырганын сизми дә калды кыз, Гөлфия сүзләренә үртәлеп.

Бәхетенә, шәфкать туташы керде:

– Полисың кайда? – дип сорады ул кыздан.

– Онытканмын. Кирәк булса алып килеп бирерләр.

– Кирәк булмый ни. Иртүк китерсеннәр, а то пойдешь у меня отсюда вдоль по Питерской, – дип, ярым шаяртып, ярым чынлап әйтте дә өлкәнрәк яшьтәге апа палатадан чыгып та китте.

Аида бетмәс-төкәнмәс сораулардан ял итәргә дә өлгермәде, бүлмәдәшләре тагын телгә килде:

– Нәрсәдер бар монда... Үзе көтеп тора алмый торган, срочный операция, үзе никтер түләүле. Үзе түләүле, үзенә полис кирәк...

Аида ни дип җавап бирергә дә белмәде, шуңа, тиз генә киемнәрен пакетыннан алып, урамга чыгып китте. Озак кына торып, тәмәке тартып әйләнеп кергәндә, умарта күче тынган, барысы да йокларга яткан иде...

 

– Кач аннан, чыгып кач тизрәк! – дип кычкыра башлады яшь кызга Аида, аның коточкыч зур ялгышлык эшләргә җыенганын күреп. – Кач, кач, дим! – һаман ярсыды хатын.

Тавышка шәфкать туташы кереп, хатынга укол кадап чыгып китте, упкынга тәгәргәнче, Аида тәрәзәдәге рәшәткәләрне генә күреп калырга өлгерде...

 

Икенче көннең беренче яртысы бетмәс-төкәнмәс градусниклар, анализлар, обходлар, төрле кабинет төбендә чират торып, табибларга күренүләр белән үтте. Палатага китергән иртәнге ашка Аида борылып та карамады, боткалар яратмыйм дип, хастаханәгә терәлеп диярлек торган кибеттән бич-пакет чыгып алды. Көндезгесеннән дә, кичкесеннән дә баш тартты, коры-сары кимереп ятты. Үзе бертуктамый тәмәке тартырга чыкты, кергәч гел эченә капланып ятты – бу гайре табигый гамәлләре белән бүлмәдәш хатын-кызларны тагын да ныграк гаҗәпләндерде. Тегеләре борчылып, әниләрчә киңәшләр биреп караса да, аларга колак салмады, һәр сүзгә җавабы әзер иде: «Авырлы вакытта тәмәкене ташларга ярамый, организм теләгәнне аңа бирергә кирәк», «Минем бала коры-сары ашарга өйрәнгән, мондагы боткаларны ашый башласам, ул ачка үләчәк», «Мин эчемдә ятканда, бала да минем белән бергә эчендә ята, аңа шулай рәхәт». Бу сәер кызга акыл өйрәтүнең файдасыз икәнен аңлап, палатада ятучылар аңа бүтән бәйләнмәделәр.

Өченче көнне иртәнге обход вакытында бүлек мөдире Аидага бер унбиш минуттан ординаторскаяга кереп чыгарга кушты. Кыз барганда, Вера Адамовна үзе генә түгел, икенче бер пациентка белән сөйләшеп тора иде. Ишек ярыгыннан табибәнең тавышы ишетелә:

– Минем сезне авырлы хатын-кызлар дәвалана торган санаторийга җибәрәсем килә. Юлламалар күп түгел, әмма мин аларның берсен нәкъ менә сезгә бирергә булдым. Сезнең диагнозлар бик җитди, реабилитация курсы узарсыз, ял итәрсез. Ул 26 мең тора, әмма сезгә бушка булачак. Барасызмы?

– Мин бу турыда инде уйлаган идем, ризалашырга дип торам, үземнең поликлиникадагы табибә дә киңәш иткән иде, – дип җавап бирде хатын-кыз.

Вера Адамовна күзлек өстеннән генә карап көлемсерәп куйды:

– Киңәш итү беләнмени, юлламалар бөтен кешегә җитми бит! Сезнең табибәгез монда берни хәл итми, барысы безнең аша үтә! Квота зур түгел, юллама сирәк кешегә эләгә, шуңа күрә сез безгә әзрәк материаль ярдәм күрсәтергә тиеш буласыз, күп түгел, ике мең генә, тулы бәясе 26 мең икәнен онытмагыз...

«Һмм. Монда бөтен нәрсә Вера Адамовна контролендә икән, – дип уйлап куйды эченнән Аида. – Бу юлламаларны дәүләт бушка бирә дип ишеткән бар. Алардан да акча чыгара белә бу зав».

Вера Адамовна комсыз кулы белән хатынның колагына үрелде.

– Алкаларыгыз да очсызга охшамаган, димәк, бу сумманы гына түләрлек хәлегез бар. Барыгыз, уйлагыз, миңа кереп әйтерсез, – дип, шок хәлендә калган хатынны чыгарып та җибәрде.

– Ишекне әйбәтләп яп, – диде ул кабинетка кергән Аидага. – Хәзер Татьяна Васильевна килер, сиңа дару бирер. Ә син колагыңа киртләп куй, беркем сизәргә тиеш түгел, хәтта шәфкать туташларына да артыгын белү кирәкми. Узганындагы кебек, суелып бетмәгән чучка баласы сыман акырып ятсаң, куып кына чыгарам мин сине!

Ул арада Татьяна Васильевна да килеп керде. Бөдрәләткән озын сары чәчле, чамадан тыш бизәнгән, тазарак кына гәүдәле хирург хатын Аидага өстән генә караш ташлады да, өстәл тартмасын ачып, ниндидер дару алды. Берәм-берәм фольгасын ертып, кызга дүрт ак төймә тоттырды.

– Башта икесен эчәрсең, ике сәгатьтән тагын икесен. Бар бүлмәңә, тавыш чыгарасы булма! – дип кисәтеп куйды ул ишектән чыгып баручы кызны.

– Нинди дарулар ул? – дип кызыксынды Светлана, Аиданың тумбочкасы өстенә ак төймәләр куйганын күреп.

– Белмим, эчем авырта дигән идем, бирделәр, – дип җавап бирде кыз...

 

– Эчмә, зинһар, эчмә! Ташла бу даруларны! Кач аннан! – дип котырынып кычкырды Аида кызга, әмма тегесе аны ишетмәде дә, күрмәде дә. Тавышка йөгереп кергән шәфкать туташы тиз генә чираттагы уколны кадады, хатын янә упкынга төшеп китте...

 

Кыз, ике төймәне авызына кабып, артыннан шешәдән су эчеп куйды да тагын капланып ятты. Күп тә үтми ул, эчен тотып, әле бер, әле икенче якка бөтерелә башлады. Караваттан торып бүлмә буйлап йөреп тә карады, почмакка да барып утырды – хәле җиңеләймәде, киресенчә, начарая барды. «Ни булды?» – дигән сорауга: «Эчем бора, менә хәзер тагын икесен эчәм дә, барысы рәтләнә», – дип җавап кайтарды. Аларын эчкәч, авыртуы тагын да артты. Ул өшеп калтырана башлады.

– Туктале, кызый, сиңа ни булды? Мин беренче баламны табарга яткач, тулгак башлансын дип миңа дару бирделәр, шуннан соң хәлем нәкъ менә синеке кебек булган иде. Нәрсә дигән дару бирделәр сиңа? – дип туп-туры сорады Гөлфия, кыз каршысына басып.

– Белмим. Исемен сорамадым, савытын бирмәделәр, – диде Аида.

– Син ирең белән язылышканмы? – дип бәреп сорады Гөлфия.

Мондый сорауны көтмәгәнлектән, Аиданың җавабы да туры булды:

– Юк.

– Аңа ничә яшь?

– Утыз өч.

– Сиңа?

– Егерме.

Шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган Гөлфия, башын чайкап: «Имәндә икән чикләвек», – дип куйды.

– Бәлки, шәфкать туташын чакырыргадыр? – дип борчылдылар хатын-кызлар, интегеп яткан Аиданы жәлләп.

Моны ишетүгә, Аида корт чаккандай:

– Юк-юк, кирәкми, мине операциягә әзерлиләр, шулай булырга тиеш, дип әйткәннәр иде, – дип каршы төште.

Күп тә үтми Аиданы коридорның теге башындагы буш палатага алып киттеләр, ә бу бүлмәдәге хатын-кызларны, бүлектә урын җитми дигән сылтау белән, кулларына дару тоттырдылар да иртәнгә хәтле өйләренә кайтарып җибәрделәр.

Икенче көнне обходка дип килеп җиткән элекке палатадашлары, Аиданы эзләп табып, хәлләрен сораштылар.

– Унсигез сәгать интеккәннән соң ул туды, башта исән дә иде, – дип, битараф кына җавап бирде кыз. Аның үз-үзен тотышында бернинди үкенү, кызгануның эзе дә юк иде.

Хатын-кызлар аптырап, бер-берсенә карашып алды.

– Син һаман, ирем сөйләште, дип җавап бирдең, үзең бу турыда белмәдеңме? – дип сорады алар шаккатып.

– Белгән идем инде, дурак түгел бит мин, – дип елмайды да кыз, тәмәкесен кесәгә тыгып, коридор буйлап китеп барды. Аны гаҗәпләнгән берничә пар күз озатып калды. Беренче булып Гөлфия телгә килде:

– Аид – борынгы грекларның җир асты патшалыгы алласы, үлекләр дөньясының патшасы. Бу җирбитнең хәтта исеме дә җисеменә туры килгән – үлем китерүче. Ата-анасы алдан ук язмышын хәл итеп куйган, – дип, җирәнүен яшермичә, үзалдына сөйләнеп алды ул...

 

Юләрләр йортындагы бер палатада: «Нишләдең син, нишләдең?!» – дип ачыргаланып шашынган Аидага чираттагы уколны кадап чыгып киттеләр...

 

Гүзәл Мәрдәнова

 

фото: indy100

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: