Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (дәвамы )

Кайда калдың син, сөекле укытучыларың зур өмет баглаган татар кызы Ания? Рухың чүккән, җаның нәүмиз... Күңелең дә үзеңнән разый түгел бит синең! Шушы идеме әниең, Гөлсинә апаң, Шәйхенур абыең тәкрарлаган «башкаларга охшамаган» Ания?!

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

3

Ания әнисе белән Арча кибетендә күлмәклек сайлый. «Моңа кадәр мин теккәнне кидең, рәхмәт. Инде күзләрем дә элеккечә күрми, машинам да үзем белән бергә картаеп бара, яңа мудыны да белеп бетермим. Чыгарылыш кичәсенә, әнә «Азат хатын»нан карап, әртилдә тектер. Бер киеп ташларлык булмасын. Затлы итеп тектер – син интиллигин буласы кеше», – дип киңәш итте Рәхимә апа кызына. Әниле-кызлы икесе берьюлы зәңгәрсу төстәге ефәк тукымага барып тотынгач, кибетне яңгыратып көлештеләр дә күлмәклеккә шуны алырга булдылар.

...Ания озын киң итәкле, түшенә ак лалә чәчәге беркетелгән зәңгәрсу ефәк күлмәген киеп, шифоньер ишегендәге зур көзге каршына килеп басты. Коңгырт чәче айлап түгел, көнләп үсә, әнә инде иңнәренә төшеп дулкынланып тора. Чәченә дә шундый ук ак чәчәк кирәк икән. «Саубуллашу вальс»ын көйләп, бил бөгелешләрен дәртле уйнатып, бер-ике әйләнде дә көзгедәге Аниянең борынына чиртеп:

– Менә шундый хәлләр бездә, Зәңгәр күз! Синең теләкләр чынга ашарга охшап тора, – дип, колхозга бәрәңге алырга баргач гашыйк булган егете белән соңгы тапкыр очрашуларын күз алдына китереп, моңсу гына елмайды сылу кызыкай.

...Бәрәңге эшләре тәмамланып, хезмәт хакларын алгач, Анияләр авылда саубуллашу концерты оештырдылар. Концерттан соң, ит комбинатына мал төяп илтә торган зур трактор арбасына, көлешә-көлешә, барысы бергә төялештеләр дә, авыл егетләре аларны Арчага кадәр озата килде. Араларында Зәңгәр күз дә бар иде. Ул, курткасын чишеп, Анияне җилдән ышыклап барды.

– Ания! Сеңлем! – дип башлады ул сүзен, кызны кочагына алып. – Ошаттым мин сине. Алдамыйм... Тик әллә мин туарга ашыкканмын, әллә син соңлабрак тугансың... Хыялыңны чынга ашыр: училищедан соң институтка кер. Мин бик теләгән идем дә сезнең егетләр кебек оста гармунчы булырга... Армиядән соң әнине ялгызын ташлап китә алмадым... Авылда безнең ишеләрнең чиләнгәне дә бик җиткән. Сиңа язгы-көзге пычрак та, мәңге бетмәс авыл эше дә төс түгел! Шәһәргә кит.

Яз шигырьләреңне, шагыйрә апа, – дип елмайган булды чибәр егет. Аның иреннәре гадәттәгечә киң булып җәелеп китсә дә, ай яктысында тагын да зәңгәррәк булып күренгән күзләрендә аңлатып булмаслык тирән бер сагыш бар иде.

Җиһангир баянда «Авыл көе»н уйнап җибәрде. Кызлар-егетләр җыр башлады: Китәм инде, китәм инде,

Китәм инде, каласың.

Мин киткәчтен кемнәр сөяр

Син сандугач баласын? 
Җиһангирдан баян Илгизгә күчте. Илгизне Нәкыйп алыштырды. Аннан соң Рамил, Рафилә ягына карый-карый, аның яраткан «Зирек алкалары»н уйнады. Фердинанд «Арча кичләре»н башлаганда, ерактан бистә утлары балкып күренә башлаган иде инде... Зәңгәр күз Анияне трактор арбасыннан, биленнән нык куллары белән тотып, очыртып кына төшерде... Колхозда башланган танышлыкның бу соңгы аккорды иде.

***

Педучилищеда чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга (Аниябез, көтелгәнчә, Кызыл диплом алды!) Казан педагогия институтыннан бер төркем укытучы килеп, студентларны читтән торып уку бүлекләренә укырга кабул иттеләр. Ания рус-татар бүлегенә укырга керде. Институтны тәмамлый алса, ул киләчәктә, Фәнзия апасы кебек, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булачак.

Аларның чыгарылышыннан рус телен яхшы белүчеләрнең күбесен шәһәр мәктәпләренә билгеләделәр. Ания дә шулар арасында. Аерылмас дуслар Рәйсә белән Миләүшә дә, Рәсимә дә Казанга ыргылды. Раузаның юлламасы Зәйгә иде, ахры. Ничек итсә-итте Аниянең партадашы, тәки Казанга китү ягын карады. «Барыгызга да шәһәргә китәргә димәгән, авыл җирендә дә укытучылар бик кирәк», – дип, рус теле укытучысы Фәния Кашаповна ни үгетләп караса да, Раузаның фикере үзгәрмәде. «Авылдагы күршеләренә кунакка кайтып йөри торган Казан егете сәбәпче түгел микән моңа?» дип, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты барысын белеп-күреп торучы Мөсфирә. Ул үзе инде колхозга баргач танышкан егетенә укуын тәмамлар-тәмамламас ук кияүгә дә чыгып куйган иде, шуңа күрә аңа баш ватасы булмады. «Шагыйрә» Миләүшә педучилищеда комсомол секретаре булып калды. Дүрт ел бергә уку дәверендә туганлашып диярлек өлгергән егетләр-кызлар кайсы-кая төрле якларга таралышты.

Хуш, Арча! Хушыгыз, курсташлар! Начарлык белән искә алмагыз безне, кырыс-гадел укытучыларыбыз Хөсәен Фатыйхович, Гөлсинә апа, Шәйхенур абый-Коменский!.. Сау булыгыз, Гарәфи бабай, Мәймүнә әби, Мөслимәкәй! Аниягез Казанга китә, башлангыч класслар укытучысы булып.

Нишлисең бит, Арчаларда калып булмады... Үзенә насыйп бәхетен эзләп, яшь укытучы – авыл кызы Ания – башкала якларына юл тотты.


***

Рус мәктәбендә, рус классында укыткан ун ел гомере Анияне шигырьләрдән, татар мохитеннән, татарлыгыннан да читләштерде бугай. Училищеда укыганда башлаган зәңгәр тышлы шигырь дәфтәрен кулына алмаганга да биш былтыр. Ул хәзер «Учительская газета»ны, «Начальная школа» журналын алдыра. Арчада чакта Гөлсинә апасы Миләүшә белән икесенә берне яздырткан «Совет мәктәбе»нә дә хыянәт иткәндәй, үзен гаепле сизә кыз. Кайда калдың син, сөекле укытучыларың зур өмет баглаган татар кызы Ания? Рухың чүккән, җаның нәүмиз... Күңелең дә үзеңнән разый түгел бит синең! Шушы идеме әниең, Гөлсинә апаң, Шәйхенур абыең тәкрарлаган «башкаларга охшамаган» Ания?! Ул инде кияүдә, ике ул үстерә. Алай ук гөнаһлы түгелдер-түгелен: ни генә булса да, Ания балаларын Аллаһ Үзе әманәт иткән туган теленнән аермады. Әни вазифасын төгәл үтәп, аларны үз телендә сөйде, назлады, сөйләшергә өйрәтте. Балаларын татар балалар бакчасына бирә алмау үкенече генә аның күңеленә корт булып төште.

Гүя Күкләр Аниянең теләкләрен ишетте. Тарихи 1990 ел барысын да үзгәртте дә куйды. Әлбәттә, бу кисәк кенә булмады. Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул ителү, татар теленә киң мөмкинлекләр ачылу Анияне «Совет мәктәбе»нә кире кайтарды.

Анияләр, «Яшьләр торак комплексы»ннан фатир алып, Казанның башка районына күчеп киттеләр. Рус мәктәбендә ун еллап тәҗрибә туплаган укытучы ханым, ике баласын да янына алып, яңа ачылган балалар бакчасына татар төркеменә тәрбияче булып эшкә урнашты. Югары белеменә караганда, Арча педучилищесын тәмамлау турындагы Кызыл дипломын кулында әйләндергәләп, «нәкъ безгә кирәк кеше икәнсез» дигәндәй, баштанаяк бер сөзеп карагач, бакча мөдире Аниянең үзенең дә тәрбияче булып эшкә килү шарты белән генә улларын бакчага аласы итте. Берәм-берәм татар сыйныфлары, татар төркемнәре ачылган ул елларда телне камил белгән, яхшы методик әзерлекле педагогик кадрларга ихтыяҗ зур иде.

«Совет мәктәбе» журналы да, үзенең тарихи башлангычына кайтып, яңадан «Мәгариф» исемен алды. Ания кабат яздыра башлаган үз журналы, инде фикерләве, теле шактый шомарган укытучы сүзләре белән әйтсәк, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы канунын тормышка ашыруга, республика гражданнарының үз туган телендә белем алуга Конституция билгеләгән хокукларын гамәлгә куюга, мәгариф өлкәсенең милли тәрбия бирү системасы эшчәнлеген үстерүгә саллы өлеш кертә башлады. Яңа социаль юнәлешләр билгеләнү һәм элеккеге идеологик кыйммәтләрнең акрынлап юкка чыга баруы шартларында тиражы ике дистә мең чигенә җиткән журналга укытучылар һәм тәрбиячеләр дистәләп-йөзләп тартылдылар.

Өч-дүрт ел балалар бакчасында, аннан алты-җиде еллап татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү тәҗрибәсе Ания Юныс кызын республиканың югары категорияле педагоглары сафына бастырды. Алай гына да түгел, «Ел укытучы»сы конкурсында районда җиңү яулаган тәҗрибәле педагогка «Мәгариф» журналы җитәкчеләре дә «күз төшерде».

 Аниянең иҗат кешеләре, язучылар дөньясына якынаю теләге, каләменең яңадан «аягүрә» басуы аның эш алыштыру уен ныгытты.

Ире:

– Мин шагыйрьгә түгел, укытучыга өйләндем, – дип, үз сүзен кистереп әйтте. Әнисе дә, укытучылыгын кызы түгел, үзе ташлаган шикелле чын кайгыга төшеп, аяк терәп каршы чыкты:

– Гаиләңне, балаларыңны кара. Редакция тирәсендә җыен семьясыз, ялгыз ир-ат инде анда, – дип, үзе күреп-белгәндәй, «җитди» сәбәп уйлап тапты.

Ания әҗәл авыруы тиеп түшәктә яткан әнисенә, җайлап кына аңлаткандай итте:

– Әни, мин бит укытучылар журналына барам, теләсә кая түгел. Үзең беләсең, җырларым да танылды, шигырьләр дә язылып тора. Балалар үсте бит инде. Әни, минем язасым, китап чыгарасым килә... Аннары, «Мәгариф»тә хезмәт хакы да укытучыныкыннан ике-өч тапкыр артыграк икән, – диде Ания, ял иттерергә үз аркасына терәп утырткан авыру әнисенең башына башын куеп.

Ана кеше:

– Мин арыдым, кызым... Үзең кара... Уең трамвай мөгезе кебек – күккә, аягың, трамвай рилселәргә тоташкандай, җиргә нык береккән булсын. Туры юлыңнан чыкма, – диде алҗыган ана, сулышын көчкә ала-ала, ястыгына ымлап. – Мин арыдым, балам...

Ания әнисенең «арыдым» сүзендә әллә ничә төрле төсмер ишетте. Тамагына төер утырды. Әтисе вафат булганнан соң да бик бетереште әнисе. Сөйләшмәс булды, гел уйланып, айлар буе хаста сыман йөрде. Аннан каяндыр менә бу «өч хәрефле» зәхмәт килеп чыкты. Гомер буе төпкә җигелеп тормыш йөген тартудан, булган хәл-егәрен, яшәү дәртен алган чиреннән хәлсезләнгән ананың «үзең кара» дигәнен ул хәер-фатиха дип кабул итте. Ания, әнисен җайлап яткырып, кече якка чыкты. Аның китәргә җыенасы бар иде.

Китәр алдыннан Рәхимә апа кызын янына чакырды.

– Ач әле шул сандыкны, – диде ул, карават башында торган зәңгәр сандыгына таба кулы белән төртеп күрсәтмәкче булып. Кулы, яралы кош канатыдай, аңа буйсынмыйча, караватка салынып төште.

– Элегрәк тә бер бирмәкче идем... Әбиеңнең төсе гәрәбә муенсаны ал... Уң як тартмасында, зәңгәр шакмаклы кызыл тастымалга төргәндер. Анысы да әбиеңнән калган истәлек. – Әнисе, хәл җыйгандай, төсе качкан иреннәрен кысып, беравык күзен йомып торды. – Сандык төбендә... сул як почмакта... үзеңнең юка зәңгәр яулыгыңа төргән, теге чакта мине һуштан яздырган чәч толымың... Алып кит... Дөньяның төрле хәле бар... Акчага тилмергән чагың да булыр... Ни генә булса да, сакла аларны. Мине сагынганда, сөйләшәсең килгәндә, алып карарсың... Сиңа дигән башка әйберләрем... чигүле ак төенчеккә төргән. Аларын мин киткәч алырсың. Киленгә әйттем, аннары бирер, – диде ана, сулышын авырдан алып. – Әле күрешәбез, беләм... елама, балам...

Ана белән кыз кочаклашып аерылыштылар.

...Яраткан хатыны җайлап-көйләп, эштән китү теләген ышандырырлык итеп әйткәч, хезмәт хакларын да аңлаткач, ире, «теләсәң кая кит» дигәндәй, кулын гына селтәде. 
Мәктәп директоры Илүзә Исмәгыйль кызы, күз төбәп торган алдынгы укытучысының беренче гаризасын ертып, җилкәсе аша артка чөйде. Икенче гариза секретарь аша теркәлеп керде. Аниягә яңа уку елыннан завучлык эшен дә тәкъдим итеп карадылар. Әмма китү карары кабул ителгән иде инде. Эш алыштыру мәсьәләсе шулай хәл ителде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле УКЫТУЧЫЛАРЫМ Шәйхенур абый белән Гөлсинә апа турында , Арча педагогия училищесында укыган елларыгыз турындагы әсәрегезне йөрәгем аша уздырып, яңадан шул елларга кайткан кебек укыдым, Сания ханым! Язмышларда уртак мизгелләргә дә тап булдым: 4 баланы ялгыз устеруче әни кызы буларак, мин дә группадашларым белән Ленинградка бара алмадым. Бәрәңгедә эшләп алган акчага зәңгәр кышкы пальто алдым. Гөлсинә апай безне дә татар теленнән укытты. Аның турында бик җылы истәлекләр саклыйм. Бер районда яшәгәч, педучилищены тәмамлагач та очраша идек Бер курешкәндә әйтә:-Халидә, бик юксынам сине . Тулай торак почмагыннан син елмаеп килеп чыгарсың кук тоела,- дигән иде Миннән соң училищеда сеңлем Резеда укыды Аны миңа ошата иде. - Син кайсысы соң әле- Резедамы Халидәме-, дип көлеп сораганы истә . Сузләрем Гөлсинә апага дога булып ирешсен Искиткеч матур әсәрегез өчен зур РӘХМӘТ. Хөрмәт белән, Халидә Вафина.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сания ханым, бик зур рәхмәт. Яшьлегем эзләреннән йөрим. Дәвамын түземсезләнеп көтеп калам. Сез ничәнче елларда укыдыгыз? Хөрмәт белән, Заһирә Җәләлиева.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сания, син безне яшьлегебезгэ алып кайттын бу эсэрен белэн. Язилэ Гарифуллина.