Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (дәвамы )

...Ул көнне Ания бик гарьләнде. Туктагыз әле, нишләп сез барыгыз да Аниягә акыл өйрәтәсез соң әле?! Теге ярамый! Бу килешми! Нигә башкаларга барысы да килешә, ә менә аңа – юк? Нигә бергә укыган дус кызларына ирек куелган?

(Башыннан укыгыз)

2

...Атна башланырга өлгерми, бетәргә дә тора. Бүген пәнҗешәмбе икән бит инде. Үзәккә – «Спорткульттовары» кибетенә төшеп менәргә кирәк булыр. Энесе рәсем ясый торган пумала сораган иде. Алып менеп куйсын әле ул. Рәсем укытучысы Әбүзәр абыйлары өйрәткәнчә, тиен кылыннан ясалганын – йомшагын алыр.

Ания кулындагы шигырь дәфтәрен ипләп кенә портфеленә шудырды да кече якка чыкты. Гарәфи бабай – үзеңә кирәк булганда дәшсәң, гел ишетмәмешкә сабышып аптыраткан карт – бу юлы стенага карап яткан чагы булса да, Аниянең чыгып китәсен әллә кайдан сизенеп, әби аша мүкәләп чыгып, торып ук утырды. Элек милициядә эшләгәндәге гадәте китмәгән тәки картлачның, әллә һәр хәрәкәтеңне тыңлап ята шунда. Каш астыннан гына карап, тамак кыргалап, коры гына әйтеп куйды:

– Каядыр җыенасың бугай, кызый... Мөслимә дә озаклады бүген... – Алар класслары белән кинога киттеләр.

– Ниткән кина ди ул тагын, акча туздырып?

– «Последний побег»... Яңа фильм.

Бабайга «кина»ның исеме ошады бугай. Башка вакытта озын-озак сөйләшергә яратмаган карт:

– Бандитлар турындамыни? – дип сорап куйды.

– Юк, интернат-мәктәптә укучы ата-анасыз балалар турында. Витя Чернов дигән малай шуннан качкан, – дип, үзенчә тырышып аңлаткан булды Ания. Ул бу яңа фильмны әлегә үзе карамаган булса да, аның эчтәлеген беркөнне, шигырьләре чыкмаган микән дип, «Коммунизмга»ны караштырганда укыган иде.

– Беләм, – диде хәйләкәр карт, «син белгәнне мин чыгарып элгән» дигән кыяфәт белән. – Беркөнне гәҗиттә язганнар ие...

Гарәфи бабайга кая барасын әйтте дә чыгып китәм дип ишек тоткасына үрелгәч кенә, картлач кызны янә туктатты:

– Озак йөрмә. Комганга җылы су тутырып куярмын. Кайткач, юындыртып, әбиеңнең эчке киемнәрен алыштырырсың...

– Ярар...

Кибеткә алардан ун-унбиш минутлык кына юл. Хәзер төшеп менәр...

Ишегалдына чыккач, кызга урамда өйдәгедән җылырак сыман тоелып китте. Ул, һава алмашынуданмы, җиңелчә генә калтыранып куйды. Мичкә ягыйк, дими әле һаман саран картлач. Үзләре көне буе юрган астында яткач та...

Әмма яшьлек үзенекен итә шул! Бер-ике адым атлауга, бабай белән әби кайгысы онытылды, кызыбызны яңадан үз уйлары биләп алды. 
Гәрәбә көз инде узып бара,

Сагыш кына китми күңелдән...

Сөю гөле көзгә бирешәме? —

Өмет чәчәгенә күмелгән. 
Җәяүле сукмактан йөгерә-атлый кибеткә төшеп барганда, Ания шигъри хисләрен Арча урамына әнә шулай яңгыратты да үзеннән-үзе көлеп куйды. Кеше-кара ишетсә: «Бик үк тулы түгел, ахры, бу кызый», – дип уйлый инде. Күңеленә килгән һәр шигырьне язып барсамы, бер китаплык булыр иде инде күптән! Беркөнне түгәрәккә килгәч, Гөлсинә апасы: «Кыюрак бул! Күңелеңне йозакка бикләмә. Шигърият читлектә яши алмый. Әнә Сибгат агабыз: «Кол җанда хөр шигырь туа алмый», – дигәнме әле? Әллә башкача әйткәнме? Китабын бирермен, үзең карарсың», – дигән иде. Монысы ярар инде. Начарлыкка әйтми укытучы апасы. Менә башкалар белән генә чагыштырмасын иде. Янәсе, Аниянең шигырьләре гадилек белән алдыра, ә Зифада образлылык көчлерәк... Укучыга барысын да аңлатып бирергә кирәкми, үзенә уйларга да урын калдырырга кирәк, янәсе. Зифа менә шулай яңа образлар тудыра белә икән... Ә үзләре, Хөсәен Фатыйхович белән икесе, аны гел читлеккә кертмәкчеләр. Әллә әнисе белән сүз куешканнар шунда! Үпкәләмәс тә иде. Яз көне училищега очрашуга Казаннан бер төркем яшь шагыйрь килгәч, әдәби түгәрәккә йөрүчеләр башта сәхнәдән шигырь укыдылар, соңыннан бергәләп фикер алыштылар да, Зәйдуллин фамилиялесе әйтә: «Кызлар, цын-цынлап әйтәм, фикер алышуны дәвам иттерү өцен, берәр сәгатьтән кунакханәгә төшегез», – ди. Зифа ул тәвәккәл! Үз башы белән хәл итә. Ул көнне алар, ике юләр – сабакташы Бәдертдинова Миләүшә белән Ания – шагыйрьләр янына төшү өчен Хөсәен Фатыйховичтан рөхсәт сорамакчы булдылар. Класс җитәкчесе Анияне читкә чакырып алды да: «Алыштыгыз бит инде фикер, Ания! Шуны онытма: син – булачак йолдызыбыз! Өйгә кайтсагыз, яхшырак булыр», – дип, киенгәннәрен көтеп торып, кайсы якка киткәннәренә кадәр карап калды. Ания укытучысына сорау биреп тормады. Тавышыннан ук аңлап алды: Ания ярамаган эш эшләмәкче икән.

«Ирекне чиклиләр бит безнең, Миләүшәкәй!» – дип батырайган булды ул, кайтып барышлый. – Гөлсинә апа нәрсә диде: «Кол җанда хөр шигырь туа алмый!» «Хокук даулау» йөзеннән, ярты юлдан борылып, Рифә төшкәч, безгә дә ярар дип, шагыйрьләр янына кунакханәгә төшеп китмәкчеләр иде, өч-дүрт адым атлауга, Миләүшә кире уйлады. «Төшәсең килсә төш, минем контроль эшкә әзерләнәсем бар», – дигән булып, кайтыр юлга борылды. Контроль эш, имеш! Анияне сизми дип уйлый! Солдатыннан хат килмәгәнме дип, тизрәк фатирына чаба. Тегесе генә хат язу саранлыгына юмартрак шул... Дусты Миләүшәгә иярде инде Ания дә, берүзе төшсенмени? Җитмәсә, кара-каршы фатирларда торалар. Гарәфи бабай тәрәзәдән күреп алса, Миләүшәнең иртә кайтканын, җелегеңә төшкәнче «допрослаячак».

...Ул көнне Ания бик гарьләнде. Туктагыз әле, нишләп сез барыгыз да Аниягә акыл өйрәтәсез соң әле?! Теге ярамый! Бу килешми! Нигә башкаларга барысы да килешә, ә менә аңа – юк? Нигә бергә укыган дус кызларына ирек куелган? Тәнәфестә үзләре үк сөйләп торды әнә: дәрестән соң күрше егетләре мотоциклга да утыртып йөргән, бер генә яңа фильмны да карамыйча калмыйлар, дискотекага да баргалыйлар икән. Укулары да яхшы: гел «5»легә үк булмаса да, стипендия алалар. Аларның да әти-әниләре бар бит югыйсә! Ания башкаларга охшамаган, имеш. Әнисен дә әйтер идем! «Күзгә чекерәеп кереп торган чибәрлегең юк. Егетләрне акыллы, тәүфыйклы булуың белән генә карата аласың. Тәүфыйгыңны сакла!» – дип, җанына тоз сала, җай чыккан саен. Менә шул сүзләр төп сәбәпчедәдер дә әле аның чәчен кистерүенә. Кайсы гына кызның чибәр буласы да, егетләр каратасы килми икән соң? Үз әниең «җете чибәрлегең юк» дип торгач! Ания сер итеп кенә бу уйларын апасына әйткән иде дә, тегесе бурлат кебек кызарганчы рәхәтләнеп көлде генә. «Әни, – ди апасы, – син үсенеп китмәсен өчен генә юри әйтә. Син – бик мөлаем кыз. Кара ул билләреңне. Миндә булсын иде әле синеке кебек фигура. Тьфү! Тьфү! Тьфү! Ул сиңа күз тидерүдән курка, – ди чандыр гәүдәле апасы. – Әни кеше өчен үз баласыннан да матур, үз баласыннан да газиз зат юк», – ди. Тынычландырыр өчен генә әйткәндер инде. Алла бирса, кызы булса, Ания аңа мәңге «син чибәр түгел» димәячәк. «Син – дөньядагы иң матур кыз!» – диячәк ул кызына... Әнисенә дә: «Мин берәүдән дә ким түгел. Әни! Нигә миңа алай дип әйтәсең?!» – диячәк.

И җаным! Шулай дия алса, моңарчы әйткән булыр иде инде. Әйтә алмый шул менә, каршы дәшә алмый Ания! Кыюлыгы җитми. Аулакка качып елый гына. Үзен рәнҗеткән кешегә, иптәш кызлары шикелле тозлап-борычлап җавап та кайтара белми бит ул! Кая инде әнисенә әйтү! Нигә куркак булгандыр шул кадәр? Бу кадәр әтисенә охшар икән. «Ярар, Рәхимә... шулай, Рәхимә...» – әтисенең бар белгәне шул. Алай дисәң, сугышта фашистларны тукмап, күкрәк тутырып, орден-медальләр тагып кайткан батыр фронтовик аның әтисе! Ярамый гына торсын әле! Әтисенә охшасамы – күрсәтер әле ул сезгә нәрсәнең яраганын, нәрсәнең ярамаганын!

Батыр булып кылануы үзенә дә ошап китте – Ания көлемсерәп куйды. Йә, булды, Ания, ярсыма. Боларның баш күтәрү йөзеннән генә әйтелгән сүзләр икәнен үзең дә яхшы беләсең. Тиңләш-тиңләшмә – Зифа, чыннан да, шәп яза. Шагыйрьлек тумыштан бирелгәндер аңа. Кыюлыгы да бәхәссез. Ядрә кебек кыз. Университетына да керер, чын шагыйрә дә булыр... Бәлки, алай гына да булмас... Матур да әле, җитмәсә... Курчак кебек... Кем әйтмешли, җете чибәр... Тукта әле, Такташчарак килеп чыга түгелме соң бу? Бүген Аниядә ике «мин» үзара кылыч кисештерде. Беренчесе аның «коммун» яклы, икенчесе – каршы... мин сиңайтим...

...«Спорткульттовары» Үзәккә төшкән шәпкә почмакта гына. «Башта «Галантерея»га кереп чыгарга кирәк», дип уйлап куйды Ания, әрсез уйларыннан арынырга теләп. Ул кибет арырак, чаттан борылгач, ике катлы таш бинаның өске катында урнашкан. Ания баскычтан, бию хәрәкәтләре ясагандай, сикергәләп менде. «Раз, и два, и три! Бә – рәң – ге – не азрак аша, А – ни – я! Менә шулай, раз, два, три!» Ания бу кибетне аеруча ярата. Исенә кадәр затлы шул, җанга ятышлы... Монда бәйләү җепләре дә кайткалый, аннан соң бизәнү әйберләре сата торган бүлек тә бар. Юк, бер әйбер дә алмас ул бүген дә. Болай гына, карап кына чыгар. Акчаны да җиткерәсе бар... Әлегә күңеленә хуш килгән муенсаның да очраганы юк. Бизәнү әйберләренә битараф булмаганын белгәч, әнисе Аниягә әбисеннән калган гәрәбә муенсаны бирәсе иде дә, Ания үзе алмады. «Картларский муенса тагып йөрмим... Хәзер төрле төстәге ясалма ташлы әйберләр модада!» – диде ул әнисенә ул чакта, ничектер кыюлыгы җитеп. Әнә, энҗегә охшатып ясалган озын ак муенса кайткан. Кара водолазкасы белән бик матур булачак, билгеле. Ания «алыргамы-алмаскамы» дип, озак кына уйлаганнан соң (акчасын санап караганнан соң инде), муенсаны алырга булды. «Берәү генә калды», – ди бит сатучы апа да. Кыйммәт тә түгел алай. (Икенче көнне ярты классның ак муенса тагып киләсен белми иде әле ул бу минутта.)

Кыз урамга чыкканда, хуҗалык товарлары кибете янында шактый кеше җыелган иде. Нәрсәгә чират торалар икән, дисә, печенье пешерә торган форма-таба саталар булып чыкты. Ах! Аниянең әнисе дә күптән кызыга андый табага. Әби-чәбиләр бер-ике атна чират торгандыр инде аңа, исемлек төзи-төзи. Бардым-алдым гына түгел шул. Эх, менә шушы табаны әнисенә алып кайтып бирсә Ания, чәчен кискәненә бик исе дә китмәс иде бәлки. Уйлап тапты! Ания әнисе биргән биш сумны юк-барга тотмый. Бер айлык ризык төяп килде, ашарына җитә. Партадаш дусты Раузаның Нурзидә апасы Арча станциясендә товар базасында эшли. Бик үтенеп сораса, «по блату» гына табып бирәчәк ул табаны... Чәчен кистергәненә үкенү хисен җиңәргә маташып, кызыбыз шуларны уйлады. 

***

...Ания гозер-үтенечен Раузага икенче көнне иртүк әйтергә булды. Педагогика дәресендә укытучы Шәйхенур абый (алар телендә – Коменский) тактага нидер язган арада, тиз-тиз генә хәлне партадашына аңлатып бирмәкче иде... Тик тәнәфескә кадәр көтсә яхшырак буласы икән дә бит!.. Белә юкса «Коменский»ның холкын. Кызларның пышылдашканнарын укытучы ишетеп алды да бирде генә Аниянең кирәген! «Сине Фәнзия апаң (авылдагы рус теле укытучысы – Аниянең класс җитәкчесе инде – заманында шулай ук «Коменский»да укыган) шуңа өйрәттеме? Үзең булачак совет укытучысы! Отличница, җитмәсә! Сиңа хөкүмәт югары стипендияне дәрестә сөйләшеп утырган өчен түлиме? Син шундый булгач, башкалар нишләмәс!» Китте, китте тезеп... Фәлән-төгән-фәсмәтән! Ах, Гөлсинә апа, Гөлсинә апа! Тапкансың икән ирне! Әйтәм аны, кайчакта дәрескә кергәндә, кәефең булмый. Андый чакларда Ания: «Апа гел елмаеп кына сөйләшсә дә, нигә шул назлы елмаюы артында үзәкне өзеп ала торган бер моң, бер сагыш бар икән аның?» дип уйлап куя. Яраткан укытучысын юатасы килә. Бүген шул соравына төгәл җавапны тапкандай, сәбәпне вулкан холыклы Шәйхенур абыйсында күрде. «Коменский синең дә үзәгеңә үтә булыр, апа!»

Укытучы шыбыр тиргә батканчы «тәрбияләде» дә Анияне, кабинеттан ук куып чыгарды. Нигә һәрвакыт шулай: гел Аниягә эләгә? Авыл мәктәбендә дә, монда да. Әнә, узган җәй Рауза имтихан билетының бер генә соравына да җавап бирә алмагач елап җибәргән. «Ник елыйсың?» – дип сорый икән моннан «Коменский». «Әти – инвалид, әни – авыру. Печән чаптым, әзерләнә алмадым, абый», – ди икән Рауза. «Әти-әниеңә ярдәм иткәнең өчен «4» ле куям, сеңлем. Материалны беләсең син, җавап кына бирә алмадың», – дип мактый-мактый озаткан тегене укытучы абый. Әйбәт кеше инде ул үзе болай... Методика дәресендә өйрәнгән «Һәр укучыга шәхси якын килү» шул буладыр инде, күрәсең. Әти-әнисенең авыру икәнен белгәч, Ания, партадашын кызганып, «югары» стипендиясенең 5 сумын ай саен аңа биреп бармакчы да булган иде, кире уйлады ул чакта. Саранлыктан да түгел, кышкы пальтосы кечерәйгән иде. Колхозда бәрәңге чүпләгән өчен бирелгән акчасы гына җитеп бетмәде үзе кызыгып йөргән «капюшон»лы пальтога. Шуңа күрә иптәшләре белән Мәскәүгә экскурсиягә дә бармый калды ул. Хөсәен Фатыйхович бик үгетләп карады. «Мәскәү качмас әле, ә пальто менә качарга мөмкин», – дигән иде кыз ул чакта, еламас өчен көлеп җибәргән булып.

Әллә нәрсәләр килә бу башка, җүнле уй бер дә керми! Менә ул әзерләнми кергән булса имтиханга, күрсәтер иде аңа «Коменский» күрмәгәнен! Хөсәен Фатыйхович әйтмешли, «йолдыз» булсаң, бер кечкенә генә гаебеңне дә күтәрә алмый укытучы халкы. Һәр адымың, һәр гамәлең бизмәнгә куела. «Отличница», имеш! Эх, Әлтафи, Әркәшә! Бик аңлыйм мин сезнең хәлне... Ничек кенә аңлыйм әле! Мөхәммәт Мәһдиев абыебыз дөресен язган икән. Сез укыган кырык беренче ел тәртипләре һич кенә дә үзгәрмәгән икән шул бу училищеда! Буыннан-буынга тапшырылып килә, ахры, мондагы «тәрбия алымнары». Сездән кырык ел элек укытучылар мыскыллы рәвештә «шовинист», «натуралист» дип көлгән булсалар, якташыгызны бүген «отличница» дия-дия җәберләделәр.

Аниянең шулай коридор диварлары белән сөйләшеп, дулап-ярсып, кабинет төбендә басып торганын алай да кеше-кара күрми-белми калды. Бәхеткә, икенче дәрес – җәмгыять белеме, класс җитәкчеләре Хөсәен Фатыйхович дәресе иде.

 ...Чем кара бөдрәләренә урыны-урыны белән уч-уч көмеш сирпелгән өлкән яшьтәге укытучы абый, калын кысалы күзлеген төзәтә-төзәтә, аталарча миһербанлылык белән күбрәк укучылар өчен үзе җавап бирә-бирә, өй эшен тикшереп алгач, һәрвакыттагыча тәрәзәләрне кара пәрдә белән томалады да фильм күрсәтергә әзерләнә башлады. Һәр дәрестә диярлек куллана торган яраткан эше ул аның. Ут сүнде. Укытучы проектор янында мәш килә. Плёнкасын ялгыш куйганмы абыкай – хәйран матавыкланды. Класста чыш-пыш китте. Анияләр артында утыручы мыштым Җиһангир дә никтер кыбырсый, боргалана башлады. Менә ул, капыл гына урыныннан кубып (Ания моны урындыкның арткарак шуып китүеннән аңлады), алга таба иелде дә, баян каешын кигәндәй, ике яктан җайлы гына шуып кереп, Аниянең «пар алма»сында бармакларын биетеп алды. Монысы нәрсә булды инде тагын? Ания ни булганын абайлап өлгергәнче, егетебез, шул ук җитезлек белән артка да тайпылды. Менә сиңа мышты-ым! Башкалар түгел, хәтта Аниянең янәшәсендәге Рауза да аны-моны аңышмый калды бугай. Экранда хәрәкәт башланды. Укытучы, классны игътибарлы булырга өндәп, сукрангандай итеп, үзалдына «мыдыр-мыдыр» нидер сөйләнде. Фильм караган кыяфәт китереп утырган Аниябез ачудан дөрләп кабыныр дәрәҗәгә җитте. Шулай да ул «ответный удар»ны бераз кичектерергә булды. Ут янсын әле класста! Белер ул нишләсен! Ну эләгәчәк сиңа, Пошалым «уфалла»сы! Игътибарын туплый алмыйча, дәрес ахырын көч-хәл көтеп җиткерде ярсулы кызыбыз. Кыңгырау яңгырауга, барысы да дәррәү кубып чыгарга кузгалды. Ания дә, Җиһангирдан алдарак торып, берни булмагандай тынычлык саклап, чыгу юлына атлады. Укытучы өстәле янына җитүгә, ул кинәт кенә артына борылды да каерылып, егеткәебезнең яңагына – «шалт берне Мөхәммәтҗан!» Чамасызрак кыланды бугай – класс тәрәзәләре зеңләп куйгандай тоелды. Педагогика дәресеннән куылу мәсхәрәсе, «пар алма»га һөҗүм – барысы өчен дә Җиһангирга эләкте! Кызлар-егетләр өнсез катып калды... Кызыл төймәсенә баскач, пәрдәләр үзеннән-үзе ачыла-ябыла торган җайланманы эшләтә алмый аптыраган Хөсәен Фатыйхович та күзләрен мелт-мелт йомгалап, сүзсез генә Ания белән Җиһангирга төбәлде. «Нәмәкәй булды, апаем? Бәй, ул кадәр үк кыланмасагыз ни була?» – дип, алар янына староста Фәйрүзә йөгереп килеп җитте. Башкалар җилкәләрен генә җыерды... Җиһангир кыпкызыл булды да класстан атылып чыгып китте. Хөсәен Фатыйхович берни сорамады. Ания янына килеп: «Шулай кирәк булгандыр», – дип, үзенчә нәтиҗә генә ясады.

Сөйләгәндерме-юкмы Җиһангир бу турыда башкаларга, әмма шул көннән башлап Аниягә класстагы бер генә егет тә якын килмәде... Фәйрүзәләр, Рәсимәләр, Рафиләләр тәнәфестә чыркылдашканда, кайчакта ачуы килеп, кайчакта кызыгып-көнләшеп тә, урынында ялгызы гына утырды Аниябез. Бу хәл турында Җиһангир да, Ания дә ләм-мим – кабат искә алмадылар... Җиһангир аннан читләште. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, Сания апа! Бик " тәмле" булган бу! Данлыклы училище! Белемле, зыялы укытучылар, әби- бабайларда квартирада торулар, рус милләтеннән булган сабыр квартира хуҗалары белән тырышып русча сөйләшүләр, соңыннан аларның татарча теттереп сөйләшә белүләре ачылу, дәрес әзерләүләр, бәйләү эшләрен тоту- һзммәсе дә шундый якыыын... Түземсезлек белән дәвамын көтәбез! Сәлам белән, Гөлнар Хәйруллина.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сания, укуы рәхәт! Рәхмәт! Фәйрүзә Сәмәрканова.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Афәрин, Сания ханым! Рәхәтләнеп укый торган повесть. Киләчәктә яңа әсәрләр белән сөендерерсез дип көтеп калабыз. Хөрмәт белән, Әлфия Ситдыйкова.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сания Әхмәтҗанова: Повестьны яратып кабул иткән, фикерләрен белдергән хөрмәтле сабакташларыма, каләмдәш дусларыма зур рәхмәт!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сания, укыган саен укыйсы килеп тора. Шундый матур итеп язылган. Язилэ Гарифуллина.