Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

КЕШЕНЕКЕН АЛУ – ЯЗЫК (хикәя)

Ул төнне мин Раил турында озак уйланып яттым. Берәр заман уртак тел табып булырмы? Бала юлдан язып бара. Чарасызлыктан йоклап киткәнмен. Тик бөтенесе дә өндә шикелле. Нәкъ Раилгә охшаган иде ул кеше. Мин аның әтисе, диде. Әтиең бик рәнҗи, дип әйтегез, диде. Күп сөйләшеп тормады, кинәт юкка да чыкты. Уянгач та, ушымны җыя алмыйча тордым. Кайдан белгән безнең борчуларны теге дөньядагы зат?

«Ул адәмнәргә дөнья тереклеген күктән төшкән яңгыр белән чагыштырып күрсәт.

Су күктән төшә дә, үләннәр аны йотып, яшәреп, үсеп китәләр...

Аллаһы Тәгалә – һәрнәрсәгә көче җитүче».

 Коръән, «Кәһеф» сүрәсе, 45 аять.


***

Яңача балалар бакчасына бер төркем кунакларга ияреп, һич көтмәгәндә барып кердем. Калфак-кәттәҗиле, озын күлмәкле апаларны күреп аптырарга өлгергәнче үк, каршыга очраган терекөмештәй йөгерек балалар:

– Татары пришли! – дип кычкырып җибәрде. «Приехали...» дидем, эчтән генә елмаеп. Күңелемә шом йөгерде. Җитәкчеләре алдагы көнне генә мактанды, без күп телләр өйрәтәбез, диде. Татар телен дә беләләр, диде.

Берзаман шушы балалар калфак-кәттәҗиле музейларга юлыксалар, мөгаен, безне танырлар... Нигәдер, бер мизгелдә, экспонатмындыр сыман тоелып киттем...

Ә бит минем үзебезне таныйсым килгән иде. Шушы нарасыйлар йөзендә, шушы сабыйлар күңеле аша...

Бу очрашу мине үткәннәргә кайтарды. Балачагыма, укытучы исеменә лаек булырга тырышкан мизгелләргә, улымның укучы чагына...

***

Мин әле үзебезгә яңа укытучы килгәнен ишетмәгән идем. Дөньяның бер гүзәле – Рузия апабызны яздан ук, җылы яңгырлы бер көндә, кияве кайтып алып киткәнне белгәч, бик кайгырыштык. Шулай җиңел генә укучыларын ташлый алуына да гаҗәпләндек. Ул безне, без аны бик тә ярата идек бит.

Беркөнне авыл кибетенә киттем. «Өйдә ипи беткән икән, кызым», –  диде әни. Барсам – урамгача озын чират сузылган. Ерактан ул кыймылдап торган суалчанны хәтерләтә. Үзе тиз хәрәкәтләнә, кешеләр тулы янчыгын күтәреп китә тора.

 Сатучы Гөлшат апа кинәт озын чиратка төбәлеп:

– Укытучыны алдан җибәрик әле, җәмәгать, – дип эндәште. Чират икегә аерылып, ят, чибәр кызга юл ачты. Ул арада аңардан кайда, кемнәргә урнашуын белешеп калучылар да табылды.

– Нәсимә апаларга урнаштырдылыр, – диде кыз тыйнак кына. – Кеше почмагында торган кебек тә түгел, үз өем сыман, Аллага шөкер...

– Әйтәм аны, Нәсимә түгәрәк өстәлен түргә күчергән! Тәрәзәсеннән күренә! Сарык суйган идек, чәем кайнаган, ашым да пешкән, кайтышлый безгә кер, сеңлем, «Бүре Сәлимәләре» дип сора...  

– Рәхмәт, апа, –  диде укытучы, бераз кыенсынып. – Кергән чак та булыр әле. Без авылдашлар бит хәзер...

Мин, әлбәттә, аксыл чәчле бу чибәр кыз Рузия апабызны алыштырачак, дигән уйны башыма да кертмәдем. Өйгә кайткач та: «Әти, укытучыларга ипине дә чиратсыз бирәләр икән», – дидем.

«Алайса, син дә укытучы булырсың, кызым, тик алар ипине эшләп ашыйлар», – диде әти. Әлбәттә, бу сүзләрнең мәгънә тирәнлегенә төшеп җитә алмадым.

 ***

Әйе, мин укытучы язмышын сайладым. Мәктәпкә беренче дәрескә кергәнче, директорым Мөбарәк Илшат улы барча кабинетларны күрсәтеп чыкты. Инглиз, француз, немец теле кабинетларының җитәрлек булуына басым ясады. Сөйләшүләрдән шуны аңладым, миңа сабыр итәргә туры киләчәк, әлегә якты уку бүлмәләре һәр укытучыга җитенкерәми икән.

Әлбәттә, чамалыйм: коридорда узган дәрес белән класста узган дәрес бердәй нәтиҗәле һәм тәэсирле түгелдер...

Беренче дәресем өч ана теле укытучысы өчен бердәнбер саналган кабинетта үтте. Моңа бик сөендем. Укучыларымны якты сыйныфта каршы алдым. Таныштым. Гел шушында укырга туры килмәячәген дә әйттем. Чөнки өлкәннәрне безгә бергәләп  хөрмәт итәргә кирәк, ике укытучы да миннән олыраклар, дидем.  

– Татар телен йә бәдрәф янына, йә коридорга куялар инде, апа. Ярар, нуленче дәрескә килүе авыррак та бит әле, иртән уянуы бик кыен, – дип, кулын селтәде чем кара күзле кыз бала. Әлбәттә, йөрәгем елады. Бу минем ана телемә мөнәсәбәт иде.

Бәдрәф янындагы сыйныфта, сирәгрәк булса да коридорда дәресләрем үтә торды. Балалар кимсенмәде. Алар ана теле укытучысын туган телләренә бәйле булган өчен яраталардыр кебек тоелды. Күбесе өйдә ана телендә сөйләшә, бу хәл минем күңелемне шатлык белән тутыра иде. Мин дә кайчакта, басып дәрес тыңлаган балаларга дәфтәр ачып язарга куша алмыйм, шуңа үзебезнең һәм төрле халыкларның кешелеклелек тәрбияли, күңел кылларына кагыла торган нечкә тоем белән язылган әсәрләрен укып, фикер алышабыз. Балаларга да ошый. Дәрес беткәч тә уфтанып басып торалар. Әңгәмәне дәвам итәселәре килә.

Берзаман укучыларым үзара да татарча аралаша башлады. Ул шатлыгыма бераз күләгә дә төште: педсоветта Ралия Талиповна директорга төбәлеп:

– Күрәсезме, мәктәп нинди хәлгә җитте, Зарипова белән Хәлимова коридорда татарча сөйләшеп йөри! Туктатырга кирәк бу хәлне... Иптәш коммунистлар, сез кая карыйсыз? – диде.

Мин инде монысын көтмәгән идем. Каршы әйтсәм, башка милләт кешеләренең дөрес аңламавы бар, дәшмәдем. Башка милләтләр дә сүз куертмады.

– Инглизчә сөйләшсәләр, сез дә зарланыр идегезме, Анатольевна? – дип хәйләкәр караш ташлап алды директор.

Немец теле укытучысы Евдокия Анатольевна елмаеп кына куйды. Икенче көнне коридорда очрап, Ралия Талиповна:

– Үзләре коммунизмда бер генә тел калырга тиеш дип сөйләнәләр, үзләре тел өстенә тел укыттыралар, – дип сүз башлады.

– Коммунистлар күтәреп алмады бит әле сезне...

– Алар коммунизмга ышанмый... – диде ул, тирән әрнү аша.

– Мин менә туган телемнең киләчәгенә ышанам. Аны миңа әти-әнием, әби-бабам, халкым бирде, ә тартып алырга сезнең хакыгыз юк, – дидем катгый рәвештә. – Кешенекен алу – язык, – дип тә өстәдем.

Икебез ике якка борылып китеп бардык.

Әлбәттә, безнең арада бер сер ята. Яңа гына килеп укыта башласам да, унынчы сыйныфтагы Гөлфия исемле укучым татар теле юнәлешендә югары уку йортына керергә җыена. Ралия Талиповнаның аны үз дәвамчысы итеп күрәсе килә. Гөлфия – татар кызларының бөтен чибәрлеген, әхлагын, күркен үзенә туплаган бала. Ул бөтен фәннәрне дә җиңел үзләштерә. Олимпиадаларда мәктәпкә һәр фәннән җиңү яулап кайта.

– Миңа үпкәләмәссеңме соң, без бит дәүләтле халык түгел? Заман гел үзгәреп, алышынып тора,– дидем аңа.

– Юк, апа, туган телем – минем яшәү рәвешем ул, – дип җавап бирде Гөлфия.

Бу юлны ул яратып сайлады. Мәҗбүр итсәм, языклы булыр идем әлбәттә.  

***  

Язык... Гөнаһ... Мондый төшенчәләргә төгәл җавапны дин кешеләре генә бирә ала. Кинәт башыма бер уй килде. Әгәр дә мәктәпкә берәр дин кешесен чакыртсак? Фикеремне башта хезмәттәшләрем белән уртаклаштым. Алар кире какмады. Директорым да килеште. «Кайберәүләргә бераз акыл йокмасмы», – диде. Тәртипсез балалар һаман арта бара ласа... Өлкәнрәк укытучылар, бер-ике концерт номерыннан тыш, бернине дә үз өстенә алмады. Аларда тәҗрибә, акыл бар. Миндә – яшьлек... Бөтен дөньяны тиз арада яхшы якка үзгәртәсем килә. Бик тиз! 

Хәер, өлкән хезмәттәшләрем миңа кадәр болай да күп эшләгән: нинди катлаулы вазгыятьтә дә балаларга ана телен җуярга юл куймаганнар!

Шәһәребез өчен күренекле дин әһеле бик теләп килде. Иң башта аңа сүз бирдек. Ул Аллаһы Тәгалә, җан һәм аның үлемсезлеге, тәмуг белән җәннәт турында сөйләде. «Кешенекен алу – язык», – диде. «Телне дә, җанны да кешегә Аллаһы биргән, аңа кагылырга беркемнең дә хакы юк», – диде. Кешенең әйберенә дә тияргә ярамаганын аңлатты. «Ата-анагызның нәселен, туган телегезне белсәгез, сезне теләсә кайсы милләт кешесе зурлар, ата-ананы, ана телен санга сукмасагыз – бүтәннәр дә кимсетеп карар, ул чакта сез аларны үзегез дә хөрмәт итә алмассыз», – диде. «Менә, берәр рус кешесенең үз телен белмәвен күз алдына китерегез әле. Күргәнегез бармы?» – диде. Күз алдына килмәде, әлбәттә. Шундыйрак хәлгә юлыкса, мәктәпнең рус теле укытучысы Валерия Валерьевна ник туганына үкенер иде, мөгаен... Балалар көлешеп-шаулашып алдылар да янә тынычландылар.  

Савапның ни икәненә дә төшенеп калдылар кебек.

Мәктәп залында алма төшәр урын да юк иде. Башка милләт балалары да кергән. Бик күпләр басып тыңлады. Ралия Талиповнаның куркуданмы, куллары бераз калтырап тора, йөзе кара янып чыккан иде.

Кичәбез күңелле, нәтиҗәле үтте. Мәктәп берничә көнгә тынычланып калгандай тоелды.

Тик дин әһелен чакыруыбызны ошатмаучылар шактый булды. «Дин дәүләттән аерылган, монда дин кешеләре керергә тиеш түгел», – диделәр. Әлбәттә, чакыручы – мин, гаеплесе дә мин идем. Директорым – алтын бәһасе кеше, артыгын сүз куертырга ирек куймады. Коридорда әйтелгән сүзләргә исә сабыр иттем. Завучыбыз да бәйләнчек кеше түгел, ачык чырайлы ханым. Аны беркем дә усал дия алмас. Мин дә алай әйтергә җөрьәт итмим. Тамара Васильевна дип йөртәләр үзен. Тик нигәдер, Тәслия Вәкил кызы икәнен ишеткәч, төне буена йокы алмады. Балалары да Сергей, Александра исемле. Алар татар телен бар дип тә белмиләр.

 Завуч кайчак дәрес барганда:

– Киләсе дәресне дә шунда гына үткәрерсез инде, – дип эндәшеп үтә.

– Сез үзегез коридорда укытыгыз, яме! – дип кычкырып кала Раил исемле укучым. Миңа бик тә кыен була.

Аңлыйм, әлбәттә: үзен якларга кирәк чагында ул һәрчак шулай һөҗүм итүчән. Әтисе үлгән, диләр. Яклаучысын югалткангадыр, мөгаен, хәсрәт аны балачагыннан аерган. Раилдән сыйныфташлары да зарланмый. Кирәге чыкса, алар өчен дә калкан була белә, диләр...

Кичәнең икенче көнендә Раил миннән:

– Апа, Сез Аллаһыга ышанасызмы? – дип сорады.

– Әлбәттә, ышанам! Дин кешесе бөтенесен аңлатты бит... – дидем.

Малай уйга калды.

– Чынлап та бар микән соң ул?  – дип куйды бераздан.

Аның әле шиге таралмаган иде. Әйе, бөтенесе дә шома гына бара дип әйтеп булмас, Раил баш күтәрүчән. Аның бунтарь холкы белән бер генә укытучы да килешә алмый. Канәгатьсез кыяфәте үк куркыныч: чем кара чәчләре керпе энәләредәй үрә торып баскан, берәр этлек эшләргә күзләре ут янып тора. Дәрес барганда, теләсә ни әйтергә, ни теләсә, шуны кыланырга мөмкин. Мәктәп формасын бар дип тә белми, берүзе әтисенең иске свитереннан йөри. Итәге тезләренә тигән, җиңнәрен дә кат-кат сызганып куя. Хәер, берүзе түгел, зур бер заводның директоры кызы мода журналыннан төшкәндәй кылана. «Аңа сүз әйтмисез бит, миңа да әйтмәгез», – ди Раил. Сумкасы да, бер фәннән дә китабы да, дәфтәре дә юк. Сорасаң – телдән, ни аңлатсаң, шуны сөйләп бирә.

Раилне тәнәфесләрдә ике бармак арасында тәмәкесе даими пыскып торган Валерия Валерьевна да тыя алмый. Мәктәптә рус әдәбиятын су урынына эчкән кеше шушыдыр. Бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган ул. Укучыларыннан кала беркеме дә юк. Балалар да хөрмәт итә үзен. Гыйлем җыярга теләгәннәре бигрәк тә. Аңардан башка мәктәп бик күңелсез булыр иде, диләр. Тик нервылары һәрчак киеренке. Тыңлаусыз малайларның арт санына типкәнен дә күрештерәм. Раилгә бигрәк тә эләгә. Тик укытучы ничек кенә кырыс булмасын, малай үз юлыннан йөри бирә. Кайчак:

– Минем әтием дә тәмәке тартмады, – дип куештыра. – Балыкка йөри идек икәүләп. Алай-болай сез дә балык тотмыйсызмы? – ди.

Укытучының җен ачуы куба.

– Оятсыз! – дип кычкыра ул, тәмәке көлен бармагы белән идәнгә коякоя. – Дәфтәрең юк, китабың юк, мыскыл итмәкчесең тагын! Әнкәңне чакыртам хәзер!

Ул тәмәке төпчеген чүп чиләге кырыена басып сүндереп, чүплеккә ташлый да эре-эре алдырып, сыйныфка юнәлә.

Ә беркөнне өйгә кайтырга чыксам, Раил мәктәп янында тәмәке тартып тора. «Шул гына җитмәгән!» – дип куйдым эчтән генә. Әнкәсе белсә, хәсрәтеннән үләчәк. Тик аның янына баруның бер мәгънәсе дә юк шул...

Берзаман малай беренче дәресләргә бөтенләй йөрми башлады. Әлбәттә, һәр укытучының да һич ташламасыз тәртип таләп итәсе килә. Укучылардан гел төгәл җаваплар, яхшы билгеләр көтә. Тик Раил бу сафтагыларга якынлашмый. Әнисе дә зарлана, күзләреннән канлы яшьләр тама. Әтисе үлгәч шундыйга әйләнде, ди. Иртә таңнан чыгып китә дә кайдадыр йөри. Өйдә дә кычкырыша, тыңламый, ди. Бөтен укытучы гаепли, мин нишләтим инде аны, ди. Дәресләргә дә соңарып керә икән. Беркөнне Валерия Валерьевнаны кабинетында өстеннән бикләп калдырган...

Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр, диләрме? Шул инде.

Ананың күз яшьләрен күргән саен, үземне аның урынына куеп карыйм да имәнеп китәм. Йа Аллам, бала хәсрәтеннән дә ачырак нәрсә бармы бу җир өстендә?! Тик ничек ярдәм итим соң? Укытучылар киңәшен колагына да элми ичмасам.

Шулай да, нигәдер, һәр укучым күңелемә якын. Хәтта Раил дә. Алар –  милләтемнең энҗе бөртекләре. Ана телемнең, халкымның киләчәге шулар кулында! Арада ятимнәре, гаугалы йорттан килгәннәре бар. Тормыш арбасы тигез генә тәгәрәми, нишлисең...

Ул төнне мин Раил турында озак уйланып яттым. Берәр заман уртак тел табып булырмы? Бала юлдан язып бара. Чарасызлыктан йоклап киткәнмен. Тик бөтенесе дә өндә шикелле. Нәкъ Раилгә охшаган иде ул кеше. Мин аның әтисе, диде. Әтиең бик рәнҗи, дип әйтегез, диде. Күп сөйләшеп тормады, кинәт юкка да чыкты. Уянгач та, ушымны җыя алмыйча тордым. Кайдан белгән безнең борчуларны теге дөньядагы зат? Аның әрнү тулы карашлары бик озак күз алдымнан китмәде.

Икенче көнне Раилләрдә дәресем бар иде. Ул, гадәттәгечә, кырык биш минут буена үзалдына сызгырынып, Салават Фәтхетдинов җырларын җырлап утырды.

«Әз-мәз генә урлашмасаң,

Яшәп булмый көч белән»

дигән сүзләре колагыма чалынса да, игътибар итмәскә тырыштым. Кыңгырау тавышы ишетелгәч тә (кабинетта үткән дәрес иде ул), Раилнең чыгып китмәвен сорадым. Ул мине ишетергә дә теләмәгәндәй, һаман җыр сузды:

«...Мәдинә, Мөкәррәмә,

Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә».

Класста без икәүдән-икәү генә калдык.

– Нәрсә әйтмәкче буласыз? – дип, усал елмайды малай. – Акыл өйрәтмәкчеме әллә? Минем үз акылым үземә бик җиткән. Әбием гел шулай әйтә торган иде, – диде дә үзалдына кычкырып көлеп җибәрде. Аннан борынын җиңенә сөртеп алды. Шул мәлдә үк йөзе ачудан-ярсудан җыерылып куйды.

«Бигрәкләр әбиеңә охшагансың инде», диясем килсә дә, сүзне озайтмадым, әңгәмәбезнең әһәмиятен җуюдан курыктым. Беразга тынлык урнашты. Аннан ашыкмыйча гына:

– Әтиеңне төшемдә күрдем, Раил. Ул сиңа, әгәр дә үзгәрмәсәң, би-и-к нык рәнҗим, дип әйтергә кушты... – дидем.

Малайның кинәт авызы ачылып калды, күзләрен түгәрәкләндереп, миңа төбәлеп торды, аннан сабыйларча үкереп елап җибәрде.

Ике күзен йодрыклары белән уа-уа:

– Дөресме, апа? – дип сорады.

Тавышы калтыранды. Гүя әрнүе минем йөрәк аша да үтте.

– Дөрес...

Ул тагын да катырак үкседе. Маңгаена тир бәреп чыкты.

Үзе:

– Мин әтиемне бик яратам! Һаман яратам! – дип, йодрыклары белән партаны төйде.

– Яраткач... Рәнҗи бит әтиең... Иртән чыгып китәсең дә, әниеңне борчуга салып, кайлардадыр йөрисең икән...

Малай тынычлангандай, башын ия төште. Үзалдына гына:

– Зиратка барам мин көн дә иртән... Әти янына... – дип куйды.

Монысы миңа яшен суккандай тәэсир итте. Зиһенем таралып китте. Шулай да бар көчемне җыеп:

– Син анда башка барма, яме! Әрвахларны борчырга ярамый... – дия алдым.

– Әти шулай куштымы?

Мин дәшмәдем. Күзләремне аска төшердем. Яхшы якка ялган да ярый, дисәләр дә, ялганларга җөрьәт итмәдем. Сыйныфта тагын тынлык урнашты. Бөтенесен берьюлы әйтеп бетерергә теләпме:
– Әтиең тәмәке дә тартмаган,  – дип өстәдем.

– Мин дә тартмыйм, апа. Тәмләп кенә карадым. Валерия Валерьевнадан күреп кенә...

Инде сөйләшер сүз дә калмады шикелле. Малай үзе башлады.

– Димәк, мәчет кешесе дөрес әйткән: җан үлми икән... Димәк, Алла да бар... Әбием дә ялган сөйләмәгән...

– Әйе. Дөрес әйтте ул... – дидем, аны җөпләп.

Тышта яңгыр койды. Ачык тәрәзәдән җил уңаена эләккән тамчылар парта өсләренә сибелде. Әйтерсең алар безнең серне тыңларга, малайны юатырга телиләр иде. Ни әйтергә белмәгәнлектән, аларны учларым белән сыпырыштырып төшердем. Тәрәзәне япсам, бар вөҗүден хәсрәт ураган укучыма һава җитмәстер кебек тоелды.

Без бик озак сүзсез утырдык. Укучымның күзләре кызарып, шешенеп бетте. Холыкны дәвалау җәрәхәтне дәвалаудан авыррак, диләр. Юатмадым. Түздем. Ахырда:

– Башка беркемне дә рәнҗетмәм, апа, – диде ул, сулкылдый-сулкылдый. – Мин бит татар теле дәресләрен дә яратам... Өйдә бит без үзебезчә генә сөйләшәбез... Тик сез бу хакта беркемгә дә әйтмәссезме?

– Нәрсәне?

– Әтиемнең миңа рәнҗүен...

– Әйтмәм... 
«Мәдинә, Мөкәррәмә,

Эчеңдәге серләреңне сөйләмә берәүгә дә», – 
дидем мин.

– Берәүгә дә!.. – дип кабатлады ул, күз яшьләре аша елмаерга тырышып.

Икенче көнне мәктәп Раилне танымады. Кыршыла язган мәктәп киеменнән йөргән укучылар арасында аны өр-яңа костюм-чалбары искиткеч затлы итеп күрсәтә иде. «Нишләттең син малайны?» – дип сорау бирүчеләр дә булды. Әнисе дә шулай сорады. Серне чишмәдек.

 Өйгә кайткач та йокларга куркып яттым. Тагын әтисе төшкә килеп керсә?.. Ул бит минем күргән-белгән кешем түгел. Үзем һаман шул хакта уйландым. Коллективыбыз шыбыр хатын-кызлардан тора. Директордан башка «күзгә кырып салырга» бер ир-ат заты юк. Ә директорның үз эше дә бик җиткән. Бала тәрбияләмәкче, гыйлемле итмәкче булып мәш киләбез. Көчебез аз, күрәсең. Ир-ат кирәк икән бит ир балаларга! Әнә, ир-ат кабердән дә тәрбияли ала...

Өстәвенә, Валерия Валерьевна безнең яшьлекне ассызыкларга ярата: «Сезнең берегез дә Бернард Шоуны укымаган! «Яшьлек – иң гүзәл чор. Аны балаларга багышлау – җинаять!» дип әйткән ул», – ди.

  ...Әлбәттә, коридорда узган дәресләр өчен мин үземне гаепле саныйм. Көрәшергә кыюлыгым җитмидер кебек тоела. Кем белән көрәшим? Җитәкчелектә бит – татар кешеләре. «Минем илемдә минем телем ник болай кадерсез?» дип, бөтен дөньяга шәрран ярасым, Раил кебек чарасыздан партаны төеп елыйсым килә. Тик кем ишетер икән соң? Шул бимазадан котылыр өчен бер хәйлә уйлап таптым. Якшәмбе көнне гарәп язуын өйрәтә башладым. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, диләр. Бу бит безнең тарих. Халкыбыз шул язудан латинга, аннан кириллицага күчкән. Дини, дөньяви әдәбиятыбыз шул язуда сакланган. Балалар килә. Раил дә бер генә дәресне дә калдырмый. Дәфтәренә бик тырышып яза. Пөхтә дә икән үзе. Күзләрендә бәхет чаткысы ялтырый. Балачак бәхетле булырга тиеш ул!

Шунда программа буенча үтелеп бетмәгән тел-әдәбият дәресләрен дәвам итәм.  Тукайны, Җәлилне аеруча яраталар. Якшәмбенең уңай ягы бар: балалар ана телен якты, яхшы кабинетларда тыңлый... Максатымның иң зуры – аларны кеше итеп тәрбияләү. Тәүфыйклы, илгә дә, кешеләргә дә мәрхәмәтле, җәмгыятькә кирәкле булсыннар. Тарихыбыздан, әдәбиятыбыздан йөз чөермәсеннәр. «-лык -лек» кушымчасын белмәсәләр дә ярый. Бу вазгыятьтә монысы иң мөһиме түгел... 


(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

 

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    34

    0

    Ай,рәхәт тә соң яхшы әсәр укулары,рәхмәт булсын Аллаһымнан,кадерле автор!!!

    • аватар Без имени

      21

      0

      Афәрин, Фирүзә! Мәктәптә укыткан елларым кайтавазын ишеткәндәй булдым! Шулхәтле яратып, бер тында укып чыктым. Укытучы күңелен аңлап язуың өчен мең рәхмәт сиңа!

      • аватар Без имени

        26

        0

        Искиткеч әсәр, көчле хикәя. Мәктәптә эшләгән елларга кайтып килгәндәй булдым.

        • аватар Без имени

          4

          0

          Күземнән бертуктаусыз яшь акты, Фәйрүзә. Озак укылды. Безнең баштан үткән хәлләр.

          • аватар Без имени

            9

            0

            Искиткеч көчле, камил әсәр!