Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

БАСЫНКЫ БАСТАМ (повесть)

Бүген исә көлсу курпы чәчле баш янәшәсендә газиз балалары, песи-эт мазар юк-югын, мәгәр йөрәк типкәндә, сине һич ташламас юлдаш – Вакыт бар.

1

Көлсу курпы чәчле башын эш җаена селеккәләп, Бастам карт лапаста ат камытын төзәтеп утыра. Өстәлендә яткан очлы без, кайчы, пычак, тегәрҗеп сапланган озын камыт энәсен сөякчел бармакларына буйсындырып, сүтелгән-какшаганны инде рәтләп бетереп килә...

Тагын кайсы җирендә кимчелек калды икән дип, ул камытны баш өстенә күтәреп, җентекләп күз йөртеп чыкты, тик аны өстәлгә куймады, ә җайлап кына башыннан киеп, җилкәсенә утыртты. Бахбай исе, әче тир исе борынын ярып керде. Ир затын юкка гына атка тиңләмиләр икән шул. Ир-ат, янәсе... Бу уйдан Бастам кеткелдәп көлеп куйды: «Камытын кигәч, арбасын да тартып карарсың инде, хет юаныч булыр үзеңә».

Әй, булган икән вакытлар, юанычны Бастам эзләмәгән, ә ул үзе һәртөрле кызык-мызык очрагы булып, ул вакытта әле карга канатыдай кара чәчле, тулган ай сыман түгәрәк һәм якты йөзле ирне үзе эзләп килеп, күңелен күргән... Элек тә шулай лапаста әйбер-мазарны көйләргә утырса, улы яисә кызы аның култык астыннан башын тыгып, сораулар яудырырга, тыймасаң, эш кораллары тирәсендә кулларын уйнатырга керешерләр иде... Йә булмаса, купшы койрыгын болгап, Актүше килеп керә дә хуҗасының әйберләрен иснәштергәндәй итә. Ә иркә Мияубикә инде тез өстенә үк сикереп менә дә сырпалана башлый: «Җитәр, янәсе, юк-бар белән изаланырга, мине сыйпа!»

Бүген исә көлсу курпы чәчле баш янәшәсендә газиз балалары, песи-эт мазар юк-югын, мәгәр йөрәк типкәндә, сине һич ташламас юлдаш – Вакыт бар. Өйдә артык тавышлана, йокларга ирек бирми дип, хатыны Розалия лапас диварына чыгарып элгән борынгы зур сәгать лап-лоп килеп йөреп маташа. Бу сиңа куян йөрәге сыман келт-келт типкән электрон сәгать түгел, герле, шайба-гайкалы чылбырын тартып күтәреп тормасаң туктап калуы да ихтимал. Шулай да күзгәбашка чалынмаган вакыт дигән нәрсәне санап, үтәсе юлын атлап үтсә, бу карт сәгать ифрат шәп суга: «Даң, даң, даң..» Бастамның хәтта зиһене томалангандай була.
Чынлыкта аптырыйсы юк, карт кешенең хәтер сукасы кайда йөрсен? Үткәндә инде, башыннан кичкән тормыш кишәрлегендә. Яшьләр генә һаман алга карый, план-ният кора. Әйтерсең, тормыш алар өчен иксез-чиксез марафон, чабасы да чабасы... Тик кеше дигәнең чабыш аты түгел, уйланасы барыбер уйланыла... Атап әйткәндә, күзне йомып, томырылып йөгергәндәге байтак гамәлләр өчен сызланулар, үкенүләр картлыкта килә. Хәтер, кибеткә, конторга кисәтүсез килгән ревизор шикелле тикшерә, хаталарны таба да үз хөкемен чыгара. Нишлисең, адәм гомере табигатьтәге сыман төрле фасыллар тезмәсеннән гыйбарәт дисәләр дә, асылда ныклы бер түгәрәк йомгак ул. Сабый чак, яшьлек еллары, өлгергәнлекне алыштырырга әзер торган картлык – барысы бергә укмашкан. Хәтер кылы кай тирәдән зыңгылдатып тавыш бирсә дә, йөрәгеңә килеп кадала. Аның өчен вакыт, фасыллар бүленеше юк.

Ниһаять, эшеннән канәгать калып, ул муеннан камытны салды. Аны җирән кашкага кидереп, арбага җигеп, басу-кырлар буйлап каядыр җилдерәсе иде дә бит... Аты инде юк шул.

Вакыт галиҗәнаплары аңа да үз сәгатен сугып, хөкемен яңгыратты. Мәрхүмгә карата авыр туфрагы җиңел булсын дип әйтү килешә микән? Ә  сагыш хисен тыеп булмау хак. Ат – ир канаты бит! Элек ихатасында ат заты булмаса да, өендә шамаил, дога тоткан кеше күзгә бәрелмәслек бер урында ат дагасын да беркетеп куйган... Нигез исән-имин булсын, ызбага бәхет иңсен дигән. Әлегә картның кул астында дага юк югын, мәгәр өйдә, үз почмагында ат камытын элеп куячак ул.

Шулчак картның уйларын бүлеп, йорт ягыннан тавыш ишетелде:

– Бастам, керәсеңме инде, сусагансыңдыр?.. Күпме утырырга була, иске-москы төзәтеп?

Карчыгының тиктомалга әрләве Бастамның мазасына тиде:

– Кил әле монда, нәрсә такылдыйсың син? – Һәм шул мизгелдә үк лапаска башын тыккан Розалиягә карап өстәп куйды:

– Иске-москы төзәтү түгел бу, ә җирсенү белән шөгыльләнүем! Ишеткәнең бармы бу сүзне? Илаһи кәлимә бит бу. Җир-суны, ил-көнне сагыну, җуелган асылыңны сагыну, бергә гомер иткән чын дусларыңны юксынып хатирәләргә бирелү ул җирсү, белдеңме? Җирсенү – кеше бизәге ул!

– Сездәгесен чынлап та белмим, ә безнең якларда «җирсү» дигәндә, ярсуны, кызып китүне күздә тоталар. Бигрәк юкка-барга җирсеп торасың. – Карчык сүзне беткәнгә санап, өй тарафына юнәлде. – Кер, чәем суына.

Карт та җавапсыз калмады:

– Аллага шөкер, басынкы Бастам дисәләр дә, син әйткән җирсү дә бар миндә, тик чыгырдан гына чыгарма.

2

Бастам Уразов байтак еллар үзләренең Зирекле авылындагы сигезьеллык мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләде. Кайберәүләр бу шөгыльне һәрбер агач юну, тимер эшкәртү остасы да башкара ала, дисәләр дә, ул, мыек кабартып килгән егет, эшкә Бөгелмә каласындагы бик мәшһүр индустриаль-педагогия техникумын тәмамлап кайтты. «Балаларыбыз тумас борын картая», – дип көенгән авыл халкы, инде картайган, әйле-шәйле йөргән укытучылар арасына ачык йөзле, итагатьле һәм җегәрле яшь белгеч керүен бик хуплады. Инде яшь укытучының ата-анасына килсәк, икесе дә мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан картларның куанычларына чик-чама булмады:

– Иншаллаһ, нәсел педагоглар династиясенә әверелә бит! Чынлап та, юрау юш килер сыман, Бастам Уразовның укыту-тәрбия эшенә кереп китүендә бер кыенлык булмады. Сөйләме гади, аңлаешлы, куллары да оста аның, шәкертләренә дә таләпчән була белә. Күп ир-ат нәкъ шул үзара мөнәсәбәтне җайга сала алмаганга укытучылыктан кача да бит...

Яшь педагог эшкә керешкән алтмышынчы елларда мәктәпләрдә академик Мирза Мәхмүтов ысулы кулланыла иде. Ягъни теге яки бу фәндә проблемалы хәл-әхвәл корып, дәрестә аны бергәләп хәл итү. Шәкертләрдә зирәклекне, тапкырлыкны үстерүгә йөз тоткан мөгаллимнәр аны кайнар якласа, кагыйдә, бирем ятлау белән дәрес үткәреп килгәннәр бу ысулны күрә алмадылар. Ул хәтта байтак мәктәп җитәкчеләре – директорлар, завучлар өчен дә баш казасы булды. Чөнки укытудагы яңа ысулны үзләштерү хакында югарыга даими рәвештә хисап бирергә кирәк. Хезмәттәш зирәк булса, иҗади эшләсә, куаныч та бит, янәшәңдә андыйлар булмаса, отчётыңны ничек язасың?

Зирекле мәктәбе директоры Фәндәвис Галиевич нәкъ шул проблемалы укыту елларында яңадан тугандай булды, байтак хезмәттәшләренә аның мөнәсәбәте кискен үзгәрде, кырысланды. Җен алыштырдымыни үзен. Әмма чал чәчле, орденлы фронтовик кешене кешедән аера белә иде. Яшь әле, танау асты да кипмәгән дип тормады, Уразовка бик җылы мөнәсәбәттә булды. Бу түрә белән гади эш башкаручы арасында гына була торган кечелекле бер бәйләнеш иде... Дәресләрдән соң, директор, җаен туры китереп, хезмәт укытучысын бергәләп мәктәп ихатасын карарга чакырды. Әйтик, яз җиткән, җир кардан арчылып килә, мәктәп хуҗалыгы тәртиптәме? Юк инде, күзгә кадала торган нәрсәләр байтак: әнә язгы су ермаклар, чокыр-чакырлар калдырган, тегендә-монда чүп-чар ауный... Бастам иртәгә бишенче сыйныфларны җыештырырга алып чыгармын, дип уйларга өлгермәде, Фәндәвис Галиевич кулы белән урам ягындагы рәшәткәләргә ишарәләде:

– Күр әле, дустым, койма янтайган, кыйшайган, авыл безне мәсхәрә итәргә дә күп сорамас. Нишләтергә икән? Мөгаен, баганалары черегәндер.

– Фәндәвис абый, менә карагыз әле, моның баганасы гына түгел, җепсәсе дә, тактасы да черегән бит. Хан заманыннан калган бу... Йорт салган кеше хәзер койманы буяулы калайдан коя. Нык та, матур да. Сайдинг, диләр аны.

– Шулаймыни? Сайдинг дисеңме? Директор бер мәл сораулы карашын укытучы егеткә текәп торды. – Дустым, алайса уйла әле, шул койма проблемасын тиз арада хәл итеп булмасмы икән?

Егет алдына нинди мәсьәлә куелганын аңлады. Эш уйны гына түгел, дәртне дә кузгата бит. Мичкә каен пүләнен ташладылармыни? Бастам тиз арада эшләрнең планын төзеде һәм койма өчен кирәкле материалларның исемлеген язып, хуҗаның рөхсәтен алгач, завхоз Җиһангир кулына китереп тә тоттырды: «Абзый, зинһар озакка сузма, миңа шушы материалларны кайтар!»

Ниһаять, барысы да әзер. Шәкертләргә эшне төшендереп бирәсе генә калды.

– Укучылар! – диде остаз, шактый дулкынланып. – Сез үткән дәресләрдә калай, тимер һәм башка материаллар белән эш башкардыгыз, тәҗрибә тупладыгыз. Инде теоретик әзерлекне практикада кулланып карау вакыты җитте. Шунысы куанычлы, мәктәп җитәкчелеге безгә ихатабызга сайдинг койма кору бурычын йөкләтте. Безнең өчен бу зур сынау. Ышанам, һәрбер укучы үзенең сәләтен ачар, осталыгын күрсәтер. Әйдәгез, алъяпкычларыгызны ябыгыз, эш бияләйләрен алыгыз да алга! Шәкертләр «Ура!» кычкырып, урамга атылдылар. Алар звеноларга бүленеп эшләде. Берничәсе агач койманы сүтсә, икенчеләре эш мәйданын чистартты. Ә зуррак сыйныфлар баганалар өчен чокырлар казыды. Ә турыдан-туры остаз кулы астында эшләгән дүртенче звено тимер баганалар утыртты, җепсәләр ябыштырды да шуларга сайдинглар беркетте. Хоттабыч карт әмере белән торгызылган кебек яшел буяулы  койма санаулы сәгатьләр эчендә калкып та чыкты.

Сигезенче сыйныф «атаманы» Ленар урамга ук йөгерде: Ай матур! Абый, валлаһи, мондый койманы күргән юк иде. Без – молодцы!
Тирә-яктагылар исә, Ленарны куәтләп, «Ура!» кычкырдылар. Бастам үзе дә күмәк иҗтиһад җимеше өчен ихлас шатланды. Әмма  шул ук вакытта укытучы буларак ирешкән уңышын да ачык төшенде. Хезмәт дәресләрендә проблемалы укыту менә шулай «сюрпризлы» булырга, эшкә дә бәйрәм рухы өстәргә тиеш! Хезмәтнең тормышта кешеләргә сөенеч тә тудырырга мөмкин икәнен бу предметны укыткан кеше күрсәтмәсә, ачмаса, тагын кем ачар?

Үз хезмәтенең мөмкинлекләрен ачык күзаллаган педагог зур башлангычлардан курыкмады. Мәктәптә хуҗалык эшләре калыккан саен Уразов аны хәл итәргә алынды. Зирекле мәктәбенә әле заман архитектурасы килеп җитмәгән, ул ике бина, ашханә һәм Уразов эшләгән мастерской түбәсе астында көн күрә. Яңгыр яуса, яисә язгы-көзге пычраклар башланса, алар арасындагы сукмаклардан үтеп йөрмәле түгел... Кемнәрдер пычрак ташырга күнеккән, мәгәр хезмәт укытучысы алдында янә бер эш калыкты. Бу техничкаларны чыгырыннан чыгарган бәладән ничек котылырга? Фәндәвис Галиевич белән киңәшләшкәч аңлашылды. Моны хәл итү кулдан килмәстәй эш түгел икән. Укытучы бер төркем шәкертләре белән Ямәлкә тавы итәгенә барып, таш җыйды. Колхоздан машина сорап алып, аны кайтардылар һәм таш «мастерлары» җиң сызганып эшкә тотынды. Тротуарны коеп куйдылар. Чүәктән генә йөрсәң дә була хәзер. Мәктәпнең үз спорт мәйданчыгы  да шулай барлыкка килде.

Шулай итеп, бик кызыклы хәл килеп чыкты, проблемалы укытуның иң шәп үрнәкләрен физика, математика, тарих яисә тел-әдәбият дәресләрен алып баручылардан көткәннәр иде, ә ул элек балта, көрәк сабы ясаудан ерак китмәгән мастерскойда гамәлгә ашырылды. Хәзер инде мәктәп директорының  гади бер хезмәт укытучысын ни өчен якын һәм үз итүе ачыкланды шикелле.

Иң мөһиме, яшь укытучының остазлык сыйфатын, күркәм кешелек гадәтләрен балалар, ягъни шәкертләре тойды. Вакыт үтү белән мәктәпне инде тәмамлап, тормышта үз урынын тапкан укучыларыннан да, педагог үз адресына җылы сүзләрне еш ишетте:

– Абый, билләһи, геометрия, алгебра кебек фәннәрдән башта нәрсәләр калгандыр, бер Алла белә, әмма сезнең дәресләрдән алганнар безгә һәр эштә бисмилла сыман кирәкле. Рәхмәт, Бастам Сираевич! 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев