Логотип Казан Утлары
Роман

Язмыш җиле (Шәфкать туташы / дәвамы)

– Мин – Айсели. Мин сезне беләм, чок гүзәл табибә. Сез минем Гаделемне үлемнән алып калдыгыз.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

...Гөлсем бүген төн озынына ут кебек янды, саташты, куркыныч төш күрде. Ул аңа елан чаккандай тәэсир итте. Кыз сикереп торып утырды да, чыннан да, төш кенә идеме соң бу, дип, һушына килә алмый йөдәде.

 

Әйе, төш өнне алырдай, куркыныч иде. Әнә аның каршысына ярдәм сорап, канга, балчыкка баткан өч төрек офицеры йөгерә. Ныклабрак караса, ни күрсен, имеш, аның берсе Ибраһим абыйсы, икенчесе Фатих Кәрими, ә өченчесе таныш түгел, әмма истә калырлык гаять күркәм йөз. Йә Аллам, килеп җитәләр генә дигәндә, әллә каян дөньяны ату тавышлары томалый. Тау-таш җимерелә, алар өчесе дә гөрселдәп җиргә ава.

Дистә еллар узгач, рас киләчәк бу төшнең авыр шаукымы кичкә кадәр дәвам итте диярлек. Әле Гөлсемнең «биш кенә минутка», дип сорап, ишегалдына чыгуы. Моңарчы Мәрмәрә диңгезе аңа гел Чулман-Каманы хәтерләтеп, сагынулы җанына шифа, куәт биреп торды. Әмма ләкин бүген диңгез дә салкын җил теле белән үз аһ-зарын гына сөйләп калырга ашыга төсле. Хикмәт! Аны бүген хәтта Тукай да юата алмый, туташ әлегә шагыйрьгә дә дәгъвалы:

 

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Уйнау тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

 

– Тукай бәгърем, әйт әле, бу дөньяда ачы хәсрәт көен күпме уйнарга була соң?

...Бүген йөрәгенә ял таба алмас, ахрысы, керергә кирәк.

Гөлсем кинәт артында гына: «Сәламүгаләйкүм, чок гүзәл табибә? – дигән сүзләрне ишетеп, сискәнеп китте. Борылып караса, каршында зур гына кул арбасы тоткан, кечкенә генә буйлы ундүрт-унбиш яшьләр тирәсендәге бер чибәр кыз бала басып тора. Гөлсем сәламне кабул итәргә дә өлгермәде, кыз тиз-тиз тезде дә тезде:

– Мин – Айсели. Мин сезне беләм, чок гүзәл табибә. Сез минем Гаделемне үлемнән алып калдыгыз. Сез яралылар өчен хәйрия җыясыз. Сез аларга җан җылыгызны өләшәсез. Сез... Сез...

Кызның чем-кара зур күзләреннән, озын керфекләреннән тыелгысыз эре-эре яшь ага.

– Айсели, Айсылу, Ай кызы...

Гөлсем юка гына олы җилән эчендә калтыранган һәм тагын да курачрак гәүдәле, үрсәләнгән җанлы бу баланы кысып кочаклады да, үзе дә кайнар яшьләренә батып чак кына тын торганнан соң, телгә килде:

– Чок гүзәл йөрәкле, чок гүзәл бала, мин шәфкать туташы гына. Бар да минем иркемдә булса, яралылар өчен әллә ниләр эшләр идем. Айсели, син Гаделнең кеме? Син аны алып китәргә дип килдеңме? Өегездә тагын кемнәрегез бар? Ничек курыкмыйча мондый озын, хәвефле юлга ялгызыңны чыгарып җибәрделәр? – дип, кызны ак мамык шәленә төрә-төрә, ашыга-ашыга сорау арты сорау яудырды.

Кыз нәни чыпчык баласы төсле чирык-чирык сайрады да сайрады:

– Чок гүзәл табибә, мин дә уйдамын, сезнең дә яраткан кемсәгез бардыр. Ничек ул сезне курыкмыйча ут эченә җибәрде? Әйтимме нигә? Ходай сезне Гаделем хакына, сөю хакына җибәргән һәм сезгә мәхәббәт фәрештәсен сакка куйган.

Гөлсем авыз ачып сүз әйткәнче, кыз тагын көяләнә-көяләнә дәвам итте:

– Безнең якта арнаут күңелле сугышчылар, дошман илә сугышудан битәр, төрек әфисәрләрен үтереп, төрек авылларын яндырып, талап, малларыбызны куып алып киттеләр. Мин ул чакта авылда түгел идем, бабам (атам) аларга каршы тормак булгач, аны атып үтергәннәр. Анам мин тугач ук вафаттыр... Авылдан күмер генә калган. Безнең өйгә нык зыян тимәгән. Төштә күрдем: фәрештәләр канатлары белән ябып сакладылар. Үзләре чак-чак янмый калды. Валлаһи.

– Ышанам, Айсели күз нурым. Ә Гаделләрнең өе?

– Без күршеләр ич. Мәрьям ана гына куркудан егылган, хәзер урын өстендә. Мин багам. Ул да миңа «күз нурым», ди. Мин аларны бик яратам. Алар да... Сез Гаделне минем белән җибәрерсез бит?

Гөлсем елмая төшеп, баш кагып кына өлгерде. Нәни чыпчык тагын чирык-чирык үзенекен сайрады:

– Мин әүвәл юлларны өйрәндем. Инде бүген арбамны да алдым. Чок гүзәл табибәм, мин юл буе Ходайдан сезнең белән күрештерүне сорадым. Сез курыкмагыз, мин бик көчле, чыдам. Килгәндә җимешле суымны да аз гына эчтем. Берничә телем ипием дә шул килеш. Гадел өчен. Мин аны бик-бик яратам, мин аны бик-бик сагындым... бик-бик!

– И-и җаным, җирдәге гүзәл кыз бала сурәтендәге Ай кызы! Әйдә, тизрәк керик, син инде бик-бик арыгансың. Хәзер ашарсың, эчәрсең, ял итәрсең. Ә иртәгә сезне машина белән озатырбыз.

– Машина белән! Ә арбам? Ул – бабам төсе. Миңа аны калдырырга ярамый.

– Арбаңны да салырбыз, сөеклем.

Шәфкать туташлары бүлмәсендә Гөлсем янә исе китеп, яратып, кызны күзәтте. Аның арыган күзләре «менә йомылам, менә йомылам», дип елмая. Ул кайнар чәен дә, боткасын да калак очы белән генә каба да, уймак тикле генә нәни авызында тотып тора. Аннан гына ләззәтле бер елмаю белән йотып җибәрә.

Ләкин аны биредә көнозын сагалаган арыганлык куып җитә. Күзләре үзеннән-үзе йомыла, талчыккан кулыннан кашыгы шуып төшә, тәне изри. Гөлсем аны сак кына кушеткага яткыра да, хасиятләп, җылы җәймәләр белән төреп куя.

...Бу «Ай кызы» миңа, мөгаен, күктән гыйбрәт өчен иңгәндер.

Нинди садә, нинди илаһи көч син, мәхәббәт! Никадәр татлы хыял, якты өмет, яшәү көче синдә!

Гөлсемнең шагыйранә мәхәббәте дә – хыял, сагыну, әрнү. Кәбир Бәкер аны Петербургта: «Тукайның көннәре санаулы. Догада тор!» – дип, үзәк өзгеч уйларга салды. Димәк, мәхәббәтнең дә көннәре санаулы гына калып бара. Ә ул Тукайдан шундый еракта. Кайчан гына кайтып күрер әле...

Аның сагышлы уйларын аксый-туксый, сөенеченнән балкып килеп кергән Гадел бүлдерде:

– Мәрхәбә, мәрхәбә, – диде шәфкать туташы, Гаделгә Айсели янындагы урындыкны тәкъдим итеп.

Гөлсем тагын аның операция өстәлендәге төсле тавышсыз-өнсез генә илереп елаганын абайлады, һәм үзенең дә күңеле янәдән бер мөлдерәп түгелде.

«Ай кызы»ның килү хәбәре сәгате-минуты белән таралып өлгергән иде. Берара бүлмә ишеге ябылып торырга да өлгермәде. Барысы да шаулашып керделәр дә аяк очларына гына басып чыгып киттеләр. Гадел генә сәгатьләр буе, кыздан күзен алмый, утырды да утырды.

...Хастаханә бүген әкияти бер төн кичерде. Гөлсемнән башлап, барлык шәфкать туташлары, табиблар төргәк-төргәк бүләк, күчтәнәч әзерләделәр.

Иртәгесен аягында йөргән һәркем тәрәзәдә иде. Бәхет-сәгадәттән балкыган Гадел белән Айселине яралыларны алырга баручы машинага утыртып кадерләп озаттылар. Гөлсем аларны, тәмам күздән югалганчы, карап торды. Инде менә офык артына кереп югалырлар... Әмма шәфкать туташының йөрәгендә әлеге мәхәббәт хатирәсе гомере буена сакланыр.

...Бүген Гөлсемнең көне кояшлы, төне йолдызлы иде. Чөнки, Истанбулга килеп яшәүләренә өч ай дигәндә, аңа Чистайдан беренче тапкыр хат килеп төште. Хат Хәтимәдән иде. «Һәркайсыбыз кайтуыңны сабырсызланып көтәбез. Әй, «иркә таебыз», кайларга чыгып чаптың бит. Синең өчен борчылуларыбызның чиге булмады. Ә сөенечебез шул: Шәмсенисаның улы туды», – дип язган. Узган җәй абыйсы Ибраһим Шәмсенисаны, ай-ваена карамый, Сембернең данлыклы фабрикантлары нәселеннән булган Рөстәм атлы егеткә кияүгә бирде. Әмма ул үзенең нинди җәүһәргә тап булуын аңлап җиткермәде бугай. Ундүрт яшьтән бирле сөеп йөргән кызының һич белмәгән кешегә кияүгә чыгуын Фатих Әмирхан да авыр кичерде. Камаловлар гаиләсендәге кызлар белән аралашмас булды. Һәр җәйне дәү җизнәләре Нәҗип муллага кунакка килеп йөрүче, дөньяга күзлек аша караучы бу сөйкемле егет күпме хыял, көтелмәгән күпме сөенечләр бүләк итте аларга...

Искә төшерсәң, хатирәләр җитәрлек. 1907 елның җәендә әниләре Бибифатыйма кызларын Самара шәһәреннән ерак булмаган Серноводскига – күкерт суы белән дәвалый торган шифаханәгә алып килә. Берничә көннән кияве Нәҗип хәзрәт бәхетсезлеккә тарыган энекәшен – Фатих Әмирханны да бирегә китереп китә. Егетне паралич сугып, аяклары йөрмәс булган. Әмма ул бирешергә җыенмый, үзенең йөреп китәсенә аз гына да шикләнми.

Ах, ул Серноводскиның йолдызлы аяз кичләре! Әниләре Бибифатыйманың ястү намазын укып, йокларга ятуы була, кызлар аяк очларына гына басып, шифаханәнең борынгы паркына йөгерәләр. Аларның чыгуын коляскасында түземсезләнеп көтеп утыручы Фатих кызларны сихри йолдызлар дөньясына алып китә. Күкләрнең тылсымын барысына караганда да ныграк тоя, ахрысы, ул. Әнә йолдызлар серенә кушып, ул бүген Шәмсенисага йөрәк серен дә кыйсса итә.

– Хәтерлисеңме, Шәмсениса, бер кичтә без күктән «йолдыз чүпләгән» идек. Беренче тапкыр...

Ничек хәтерләмәсен ди! Кыяр-кыймас кына кызның бит очыннан үбеп алган иде Фатих. Шул көннән башлап Шәмсениса йолдызларга яратып, хыялланып карый торган булды.

– Менә хәзер аякларыма баса алсам, үрелеп кенә ә-әнә теге үзең төсле иң якты йолдызны бүләк итәр идем, күңел кояшым.

Мондый «бүләк»тән соң хыялланмый гына яшәп кара! Шәмсениса белән Фатих күптән инде күкнең җиденче катында. Сеңелләре аларга карап сокланып туя алмый. Чын ярату менә шундыйдыр ул! Әйе! Шәмсениса әдипнең мәңгелек зур мәхәббәте булып кала. Язучының «Кадерле минутлар» хикәясендәге өченче мәхәббәт тарихы Шәмсенисага багышлап язылган.

Фатих рәхимсез авыруга дучар ителеп, гарипләр арбасына калгач та, Шәмсениса сөйгәненнән ваз кичмәде. Ул көннәрдә аңа Казан белән Чистай арасын күп таптарга туры килде. Әмма язмыш башкача язылды. Абыйсы Ибраһим һаман үзенекен тәкрарлады: «Ике чирле бергә ничек гомер кичерсен? – дип, әледән-әле сеңлесенең йөрәк өянәген исенә төшереп торды. Һәм озакка сузмыйча, Шәмсенисаны кияүгә дә биреп куйды. Их, Шәмсүк, яныңда булсам, юатыр идем,  дип, шәфкать туташлары бүлмәсендә күз яшьләренә күмелеп утырганда, кемдер ишек шакыгандай булды. Караса, бүлмәгә Фатих Кәрими кереп килә икән. Ул керә-керешкә:

– Мин сиңа бик сагынычлы сәлам тапшырырга дип кердем, – диде. –Беләсеңме кемнән? Гаяз Исхакыйдан! Аны тиздән төрмәдән азат итәргә җыеналар. Бирегә килеп чыгуы да бик ихтимал.

– Чынлап тамы? Дөрес хәбәрме бу? – диде Гөлсем, ихластан сөенеп.

Димәк, Гаяз абзый аның кайда йөрүен, ниләр эшләвен белә һәм хуплый.

– Ул үзенең «Зөләйха» драмасының кулъязмасы хакында борчылып яза.

– Борчыла күрмәсен. Аның «Зөләйха»сы ышанычлы урында, – диде Гөлсем.

Әйе, моннан нәкъ бер ел элек, Петербургта чакта, әдип аңа, зур ышаныч күрсәтеп, данлыклы «Зөләйха» драмасының кулъязмасын сакларга биреп калдырды. Һәм шул ук кичне кулга алынып, янә элек утырган төрмәгә – Архангел губернасына җибәрелде. Петербургта качып-посып яшәсә дә, ул әледән-әле студент яшьләр белән очрашкалап торды. Ни гаҗәп, әдип беренче очрашуда ук Гөлсемне танып алды һәм үзенең игътибар үзәгеннән җибәрмәде. Джоконда исеме дә Гөлсемгә аның аркасында ябышып калды. Әмма бу исемне аңа бүләк итүче башка берәү иде. Әлеге вакыйганың тарихы болай: 1911 елның ноябрь башында Гөлсем укыган институтка курсисткалар белән очрашуга бер төркем шагыйрьләр чакырыла. Алар арасында бердәнбер хатын-кыз шагыйрә Анна Ахматова да була. Институт белән танышып йөргәндә, кунаклар баскыч янында серле елмаюга төренеп берьялгызы басып торган зифа буйлы кызга игътибар итми калмыйлар.

– Бу кызыгыз Джоконданы хәтерләтә. Итальян кызы түгелдер бит? – дип сорый Анна Ахматова.

– Юк, юк, – ди кунакларны озатып йөрүче олы яшьтәге мөлаем ханым. –
Ул – мөселман кызы. Эмма, якынрак кил әле. Кунаклар синең белән танышырга тели, – дип, кызны үзләре янына чакырып ала.

– Мин – Чистайдан. Кама елгасы ярындагы иң гүзәл шәһәрләрнең берсеннән. Татар кызымын.

– Сез бик тә Джокондага охшагансыз. Аның хакында ишеткәнегез бармы? – ди Ахматова, әңгәмәне дәвам итеп.

– Ул бөек Леонардо да Винчиның иң данлыклы портретларыннан берсе дип беләм. Әлеге портрет Парижда, Луврда саклана, – дип җавап бирә Гөлсем, аз гына да икеләнмичә. – ...Сез үзегез дә безнең татарның затлы кенәз кызларын хәтерләтәсез. Без әле сезнең белән, бәлки, ерак кардәшләрдәдер?

– Бәлки, – дип көлемсерәп баш кага шагыйрә.

Аның янәшәсендә басып торучы чибәр йөз-кыяфәтле ир кеше түзми, сүзгә кушылып:

– Сез, чынлап та, бер-берегезгә нык охшагансыз, – ди. (Бу кешенең бөек рус шагыйре Александр Блок икәнлеген Гөлсем очрашуга кергәч кенә белә.) Ахматова исә, нәни генә ридикюленнән кәгазь алып, нидер яза да кызга суза:

– Бу минем күптән түгел генә язган шигырем. Сиңа истәлеккә бүләк итәм.

Мондый бүләкне Гөлсем ничек Гаяз Исхакыйга күрсәтмичә калсын ди инде? Шагыйрәнең «Белой ночью» дип исемләнгән шигыре астына язылган сүзләре ни тора! Ахматова аңа: «Моей тысячаюродной сестре – Джоконде с любовью», – дип язып куйган.

– Шагыйрә генә түгел синең бу танышың. Ул күрәзәчегә охшаган. Хәтта аңарда пәйгамбәрлек тә бар кебек, – ди Гаяз Исхакый, шигырьне укыгач. (Хак сүзләр болар. Заманының бөек шагыйрәсе булып танылачак Анна Ахматова үзенең үтә катлаулы язмышында күрәчәк кайгы-хәсрәтләрне шигырьләрендә алдан әйтә торган булган.)

Их, нинди күңелле чаклар булган икән Петербургта Гаяз Исхакый белән очрашкан мәлләр! Әдип Гөлсемнең аерым бер ләззәтләнү белән Тукай шигырьләрен укуын ярата. Кызның үзенә дә шигырьләр язып карарга киңәш итә. Чыннан да, шигырь, шигъри сүз дигәндә, Гөлсемнең җаны фида. Тыштан ут кебек Чистай кызының күңел шәрәфе үзе бер шигъри садәлектән, нәфис моңнан һәм шигъри ташкын куәтеннән тора кебек. Шуңадырмы, Гаяз Исхакыйга адреслап төрмәгә юллаган хатларын Гөлсем һәрчак шигъри юллар белән язарга тырыша[1].

Әдипнең үзенә бер иркә игътибарын өнәп бетермәүче дус кызларына ул һәрдаим: «Гаяз абзый – абыемның якын дусты. Ә аның сеңелләре – Фәридәбану, Хәлимәбанулар – минем дусларым», – дип аңлатырга тырышып караса да, кызлар беравыздан: «Күрмисеңмени, гашыйк бит ул сиңа», – дип, Гөлсемнең авызын тиз томалыйлар иде. Андый чакларда ул гаҗизлектән ни дияргә дә белми. Аларны моның өчен гаепләп тә булмый. Алар бит Гөлсем шикелле абыйсы Ибраһим, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый кебек татарның асыл затлары белән аралашып үсмәгәннәр. Гаяз абзый аның өчен барыннан да бигрәк рухи остаз. Ә Гөлсем – әдип күрергә теләгән яңа заман татар кызы. Шулай гынамы? Әлеге сорауны Гөлсем үз-үзенә гомеренең азагынача бирер. Исхакыйга карата булган соклану, горурлану хисләрен кая куясың? Күңелнең кайсыдыр яшерен почмагында яши ләбаса алар.

Әле кайчан гына Петербургның чатнама суык төнендә ахирәте Мәрьям белән, извозчикларны алыштыра-алыштыра, әдипнең «Зөләйха» трагедиясенең кулъязмасын яшерергә йөргәннәр иде. Ул кичне шәһәрнең әдәбият сөючеләре, студент яшьләре генерал шәйх Галиның хатыны Мәктүм ханымның өенә язучының «Зөләйха» трагедиясен тыңларга җыелдылар. Әдипне күз яшьләрсез генә тыңлау мөмкин түгел иде. Тетрәндергеч әсәр. Менә нинди бөек талант иясе икән аларның Гаяз абыйлары.

– Йөрәгемнең кайсыдыр җепселе өзелгәндәй булды, – диде Мәрьям, кайтырга кузгалгач. – Мин хәзер бернәрсәгә дә гамьсез карый алмамдыр... Кызның битләреннән юл-юл булып аккан күз яшьләрен сөртеп, Гөлсем дустын юатырга тотынды. Ул арада аларны Гаяз абыйлары куып җитте.

– Менә нәрсә, Джоконда, мин сезгә «Зөләйха»ның кулъязмасын сакларга калдырам. Бу – аның бердәнбер нөсхәсе. Ишетәсезме? Бердәнбер... Соңгы көннәрдә арттан йөрүче шымчылар күбәйде, – диде дә, кулындагы төргәген Гөлсемгә сузып, ашыгып китеп тә барды. Шунысы көн кебек ачык: бу «йөк» белән хәзер фатирга кайтырга ярамый. Бәлки, Әсма апаларына? Алла сакласын! Кая барырга? Сиңа кирәк чакта извозчиклары да күренми бит әле аның. Шулай да төнге сәгать бер тулганда каяндыр бер извозчик килеп чыкты. Ә төнге өчтә алар Бестужев курсларында югары алгебра укытучы Екатерина Лебедева-Миллер ишеген шакыдылар. Суыктан туңып кызарган укучыларын күргәч, галимә ни дияргә дә белми торды. Берәр бәлагә тарыганнармы, Ходаем. Баксаң, кызлар «татар Шекспиры»ның кулъязмасын коткарырга йөриләр икән. Авторына төрмә яный. Екатерина Викторовна кызларны йокларга үзендә калдыра. Ә иртән: «Борчылмагыз, кулъязма миндә сакланыр», – ди.

Исхакый дөрес сизенгән икән. Аны шул көнне үк фатирына кайтып барганда кулга алалар. Янә элек утырган төрмәгә, Архангел губернасына озаталар. Төрмәдә әдип «Бер тоткарның саташуы» дигән яңа әсәрен яза. Истәлекләрендә ул аны үзенең «бөек әсәре» дип атый. Әсәрдә «Зөләйха» пьесасының кулъязмасын саклап калучы курсисткалар – Гөлсем Камалова белән Мәрьям Бигиеваларның батырлыкка тиң изге гамәлләрен аерым бер рәхмәт хисләре белән сурәтли.

...Әле дә шөкер, Исхакыйлар, Бигилар, Акчуралар, Кәримиләр кебек асыл затлар бар. Әнә шәфкать туташларыбыз Истанбулга килгән көннән бу дөньяга Фатих абыйлары күзе белән карыйлар. Юкса, бу кадәр хөрмәт күреп, менә хәзергедәй, борынгы каланың меңәр еллык тарихи урыннарын, данлыклы мәчетләрен, күптөрле диннәр, мәдәният тормышын эченә алган мең төрле төсләрдән, мең төрле авазлардан торган хәятен манзара кылып йөри алырлар идемени?!

Тарихта гел гыйбрәт. Византия кебек шөһрәтле ил-дәүләтләр дә, халыклар да юкка чыккан. Чакрымнарга сузылган таш хәрабәләр уйлата.

Тукай да әнә, «Шүрәле»се булып, «Балкан көйләре»ндә шуларны искәртеп «кытыклап» китә:

 

Артык шаулыйсыз,

Бик күп даулыйсыз.

Нигә тарихтан

Гыйбрәт алмыйсыз?

 

...Вакыт инде сизелеп язга авышып бара. Истанбулга килүләренә дүрт ай дигәндә, кызларның юлында тагын «Хозыр Ильяс» күренде. Бу сөенечле хәбәрне ишетүгә, кызлар дәррәү Фатих абыйларына сарылып, чак аягыннан екмадылар. Кайтырга вакыт җиткән! Ниһаять, өйгә! Лондонда Балкан сугышында катнашучы илләр арасында килешү Солыхы әзерләнеп ята. Сугыш тукталырга тора. Төркия өчен ул зур югалтулар белән тәмамланачак. Төркия бу сугышта үзенең Европадагы биләмәләреннән колак кагачак. Төрекләргә хәзер Истанбулны саклап кала алулары зур могҗиза булып тоелачак.

Ә иртәгә, җомга көн Фатих абыйлары аларны «Сәламлык»ка алып барырга рөхсәт алган.

Шәфкать туташларыбызга анда да иң олы хөрмәт күрсәтелә. Аларны Солтан мәчеткә кереп китә торган ишек янына ук урнаштыралар. Фаэтоннан төшеп, болдырга басуга, Солтан иң элек кызларны сәламли. Янәдән, махсус хезмәтчесе чыгып, аларга телдән, Солтанның сәламен, рәхмәтләрен тапшыра. Садр әгъзам (баш вәзир, премьер-министр) Мәхмүд Шәүкәт паша һәммәсе белән кул биреп күрешә: «Мөселман хатын-кызларының зур калебле, галиҗәнап икәнлекләрен сез гамәлдә күрсәттегез», – дип, олы рәхмәтләрен белдерә.

Әнвәр паша белән очрашу мизгелләре, җыйнаулашып фотосурәткә төшүләр дә, аның әйткән тәэсирле сүзләре дә һәм тагын әллә никадәр шундый очрашулар күңел сандыгына салына.

Шәфкать туташлары өчен хушлашуның иң авыры – яралылар белән саубуллашу. – Китү хәбәрен ишеткәч, алар балаларча еладылар да, игелекле хезмәт итеп, исән-имин туган җиргә кайту форсаты өчен ихлас сөенделәр дә. Ә кызларның җаннары-тәннәре чымырдады. Алар бу көнне мәңгегә дә онытмаслар. Әнә, ап-ак киемнәренә йөрәкләреннән кан саркыган, канатлары көйгән йөзләрчә «сакчы фәрештә» тәрәзәгә «кунган».

Фатих абыйларына да Истанбул белән хушлашу җиңел түгел. Бу килүендә ул атасы кебек газиз, иң игелекле, иң олы остазы Әхмәт Мидхәтне җирләп калдыра.

Әйтүе генә ансат, күп зыялылар өчен икенче Ватан булган Төркиянең җиңү-җиңелүләрен дә, хәсрәт-борчуларын да, үткәнен һәм киләчәген дә «Истанбул мәктүпләре» итеп, ничә айлар дәвамында йөрәгенә язып алып китә.

...Китүче мосафирларны Мәрмәрә дулкыннары озата чыга, ә Кара диңгез тагын колачын җәеп каршы ала. Яралы йөрәкләрне яз сулышы, дәррәү ачылып килүче бөреләрнең биниһая татлы хуш исе иркәли. Еракта, яр буенда әллә ничә айлы манара сәлам биреп кала. Шәһәр өстендә илаһи азан моңы, ә җаннарда аерылышу сагышы, кайту куанычы тибрәлә. Күңел тула...

 


[1]  Казан жандарм идарәсендәге тәрҗемәче аларны рус теленә тәрҗемә иткәндә, «мәхәббәт хатлары», дип кенә бәяли (Рәхимов С. Архив документлары // Шәхесләребез. Гаяз Исхакый. – «Җыен» нәшр., 2011. – 579 б.).    

 

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: pixabay.com

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев