Язмыш җиле (Шәфкать туташы / дәвамы)
Истанбулны утлы боҗра эченә алдылар. Сугыш госпитальнең капка төбенә үк килеп җиткәндәй булды.
Гөлсем әкрен генә каюта ишеген ачып, палубага чыкты. Шунда ук йөзенә салкын су җиле, язмыш җиле килеп бәрелде. Диңгез дә шактый ук чайкала, чайкый. Озакламый Кара диңгезнең миллион еллардан бирле килә торган хикмәтле кануны тагын көченә керер. Диңгез аяусыз бер көч белән актарылыр, айкалыр, давыл дулар, дулкыннар бер-берсен ак күбеккә батып куышыр, юлында торганнарны юк итә барыр...
Чыкты җилләр,
Купты тулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне, җан сорап?!
Гаҗәп, Гөлсемнең җаны бүген шигъри дулкында. Әнә «кайгылы, моңлы» Дәрдемәнднең «Кораб»ы каршыга килә һәм күңелне тирән фәлсәфи уйларга, моңнарга төреп үтә. Ул да – Гөлсемнең яраткан шагыйре. Дәрдемәнд – Закир Рәмиев тә Истанбулда белем эстәгән. Тукайның да: «Истанбулны бер барып күрсәң ярар иде ул», – дигән уе булган. Күп зыялыларның күңелен тарткан, сыендырган якын, кардәш ил. Авыр вакытта ярдәмгә килү – ул олуглык, күркәмлек сыйфаты. Ярый әле юлга вакытында кузгалдылар. Инде тынычланып, бераз ял итәргә кирәк.
Гөлсемнең сак кына каюта ишеген ачуы булды, Мәрьямнең сулкылдап елавы тышка бәреп чыкты:
– Гөлсем, шунда үлеп калсак?..
– Кем әйтте сиңа без анда үләргә барабыз дип? Дускаем, без үзебез «үлгәннәрне» терелтергә тиеш, шулай түгелмени?! Шуңа анда безне дүрт күзләп көтәләр. Бу ямьсез уйларыңны матур башыңнан тизрәк чыгарып ташла, яме, – дип, йомшак кына чәчләреннән сыйпап, аналарча бер җылылык белән кочаклап, Мәрьямне тынычландырырга тырышты.
– И-и Гөлсем, Ходай сиңа шултикле ихтыяр көче биргән. Син – гел сокландыргыч, изге бер җан.
– Мин дә шулай, сезгә карап сокланам.
– Болай син генә әйтә аласың инде, Гөлсем җаным. Рәхмәт яусын.
– Мәрьям, Тукай шигырьләрен укыйммы үзеңә?
Мәрьямнең күңеле тагын бер ташып-түгелеп алды. Кыз баш кагып кына җавап бирде дә, күзлеген салып, күзләрен сөртеп, Гөлсем белән бергә шигърият диңгезенә «чумды».
Мәхәббәт
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы – кайсысы?
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.
Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, – әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?
– Тукай шул дәрәҗәдә гашыйк шагыйрьме, Гөлсем?
– Тыңла, сораулар соңыннан:
Булмаса
Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса?
Наз итәр кемнәргә гөл – каршында былбыл булмаса?
Сурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрең күңлендәдер;
Көзгеләрдән чын төсеңне күрмисең – ул булмаса.
Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа;
Ул болай бер кыз гына – каршында Мәҗнүн булмаса.
Һич килештермим синең төсле гүзәллек шаһына,
Ичмасам, бер хисле шагыйрь дә килеп кол булмаса.
– Гөлсем, бу шигырь сиңа багышланганмы?
– Юк, Мәрьям. Әмма ул йөрәгендә мәхәббәт хисе булган һәркемгә аталган. Чын, бөек шигърият, минемчә, нәкъ шундый була.
– Петербурга килгәч, Тукай безнең белән очрашырга да теләмәде ич.
– И-и Мәрьям, Тукай нык авыру иде ул көннәрдә. Мин ул көннәрне исемә төшерсәм, әле дә йөрәгемнән кан саркый.
– Син Тукайны чын-чыннан яратасың бугай, Гөлсем.
– Тукайны да яратмасак, аннан без кем, нинди милләт булабыз?!. Тик менә берничек тә ярдәм итә алмыйм. Исән генә тора күрсен инде... Ул минем йөрәгемнең ярасы...
– Син – чын әүлия, Гөлсем-җаным, – диде Мәрьям. Чөнки хәзер аның күңелендә дә мәхәббәткә тартым илаһи бер нур балкый иде.
Күрше каютадагы Мәрьям белән Рокыяның да уй-тойгылары, сүз куешкандай, бер тирәдәрәк йөрде. Алар да озак кына сөйләшеп, аннан бераз егълашып, йөрәк серләренә күчтеләр. Инде хәзер шул сихри дулкын кочагында кинәнеп йөзүләрендә иделәр.
Фатих әфәнде генә егетләргә дә, туташларга да хәерле-имин төннәр теләп чыгып, намазларын, догаларын укып ятса да, күзенә һич йокы кермәде. Кара диңгез дә дулкын-дулкын хатирәләрне күңел ярына чыгара торды. Моннан унөч еллар элгәре «Ауропа сәяхәте»нең унөч көне Истанбулга багышланган иде. Йөргән-күргәннәрдән, очрашу-танышулардан бик мәмнүн булып, май аеның кояшлы бер иртәсендә Кара диңгез буйлап кайтыр юл, туган җир уңаена йөзделәр...
Ә менә бүгенгесе – барыр юл уңае. Бу тарафта әлегә уйлар да, гамьнәр дә, вазгыять тә башкача. Балканны сугыш уты өтә. Илнең иминлеге кыл өстендә. Нигә? Нилектән? Әлеге бихисап сорауларга җавап эзлисе, табасы һәм халык күңеленә җиткерәсе. Чын аристократ, асыл затлар катламыннан, шул ук вакытта көрәшче табигатьле Фатих Кәрими үзенә әнә шундый олы вазифалар йөкләп, утлы сызык уңаена китеп бара.
Ә инде Истанбул белән бу юлы очрашу тәэссоратын Фатих Кәрими үзенең мәшһүр «Истанбул мәктүпләре»ндә[1] болай дип бәян итә:
«9 ноябрьдә җомга көн кич безнең пароход Истанбул бугазына килеп кергәндә, сирәк-сирәк кенә туп тавышлары ишетелә иде. Одессада: «Истанбулны болгарлар тупка тоталар икән», – дигән хәбәрләрне ишетеп килгән кешеләргә җитә калды. Юлчылар:
– Харап булдык, туп астына килеп керәбез бит, – диешә башладылар. Әмма Истанбул әхвәлен белгән рум вә әрмәннәр:
– Курыкмагыз, әфәнделәр, мөселманнарның Корбан бәйрәмедер, алар бәйрәмнең дүртенче көнендә һәр намаз вакытында туп аталар, – дип, куркак кешеләрне тынычландырдылар.
Һәйбәт җылы кояш астында, ике ягы да ямь-яшел бакчалар вә агачлардан гыйбарәт бугаз эченә килеп кергәч, зан итәмен ки, бер кешенең дә күңелендә сугыш куркулары калмагандыр. Бугазның ике сахилендәге (диңгез кырыендагы) әмсалсыз (мисалсыз) дәрәҗәдә матур манзаралар һәркемнең күңелен дә, күзләрен дә үзләренә җәлеп иттеләр. Йөз мәртәбә күреп үткән кешеләр дә йөз беренче мәртәбә улмак үзрә (булган булса да), тагын шул ук әүвәлгесе шикелле һәвәс белән сәер вә тамаша итәләр иде».
Истанбулга тәүге кат аяк басучы яшьләребез өчен бу бигрәк тә шулай. Алларында моңарчы күрелмәгән нинди гүзәл манзара. Су өстендә бихисап төрле төстәге утлар җемелди, әллә ничә айлы манаралар «йөзә». Шәһәр өстендә илаһи азан моңы тибрәлә. Шушы сихри тылсым эчендә туганда ук калебкә кереп урнашкан хәтер хәяте җанлана, йөрәкләр ашкынып куя.
Истанбулда һәрдаим шулай аларны сокландырган күренешләр дә, гаҗәпсендергән сәер хәлләр дә чиратлаша торды. Пароходтан төшеп, «Мәсәррат» отеленә барганда, ике урамның ике ягына тезелеп киткән бихисап каһвәханәләр һәм аларның эчен-тышын, тирә-ягын тутырган, кибарле киенгән тап-таза төрек ирләренең сугыш барган көннәрдә шулай ваемсыз утырулары барсын да таң калдырды.
Хәер, бирегә мәҗрух-яралыларны карарга дип Русиядән килгән, ауропача киенгән мәдәниятле шәфкать туташлары да төрек дөньясын үзләренчә таң калдырырга җыена иде: фидакарьлек, кыюлык, каһарманлык белән.
Фатих Кәрими исә, Рокыя әйтмешли, «Кызларның юлына чыккан Хозыр Ильяс» иде. Иң элек ул аларны Русия илчелегенә алып барып килүләрен рәсмиләштерде. Аннан «Һилал Әхмәр» («Кызыл Ай») җәмгыятенең мәркәзи идарәсендә очрашып күрешкәннән соң, әлегә төрек телен камил үк белмәгән кызларны княгиня Елизавета Николаевна Оболенская эшләгән хастаханәгә билгеләделәр. Хастаханә Мәрмәрә диңгезе буенда Кадергә мәйданында гаять зур берничә бинадан гыйбарәт иде. Элек биредә бала тудыру йорты, акушерлык мәктәбе булган. Сугыш чыккач, аны яралылар өчен хастаханә иткәннәр. Докторларның берничәсе – ирләр, хезмәт күрсәтүчеләрнең калганнары хатын-кызлар булып, шәфкать туташларыбызны да җылы, матур кабул иттеләр.
Хастаханәнең яралылар яткан бүлмәләрендә пакьлек, яктылык. Ике йөз урынга яхшы караватлар, һәйбәт юрганнар. Яралыларның өс-башлары да сөт шикелле ап-актан.
Княгиня Оболенская да:
– Мин – инсаният тарафдарымын, төрекләрне сөямен. Төрекләрдән дусларым күп, шуңа монда килдем, – дигән сүзләре белән сокландырды.
Русия илчесенең хатыны мадам Гирс та килеп, хастаханәне ошатып киткән булган.
Ни гаҗәп, шәфкать туташларын барып кергән мәлгә үк эшкә тәгаенләделәр. Җәүдәт табиб хирургия бүлегенә Гөлсемне сайлап алды. Гөлсем аңа калган өч кызның булачак табибәләр икәнлеген дә, әзерлекләре, тәҗрибәләре буенча өстенрәк булуларын французча бик шәрехләп аңлатырга тырышса да, үзе дә француз телен искиткеч камил белүче доктор, елмаеп: «Чок гүзәл, чок гүзәл», – дия-дия, кызны хирургия бүлегенә алып кереп китте. Гадел атлы төрек егетенең бер аягын кисәчәкләр. Моны ишетүгә үк Гөлсемнең күз аллары караңгыланды, чак-чак укшудан тыелып, «теше-тырнагы» белән егетнең кисәсе аягына ябышты. Табибның сизгерлеге көчле, тәҗрибәсе зур иде, кызга тиз генә нашатырь китереп тоттырды. Кан эчендә яткан яшь егетнең тавышсыз-өнсез генә елавын күргәч, Гөлсем үзен бер дигәнче кулга алды. Маңгаендагы бөрчек-бөрчек тирләрне сак кына сөртеп, берөзлексез дога укыды, Ходайга ялварды. Тик үзенең күз яшен ничек тыярга, ничек күрсәтмәскә, ихтыяр көчен ничек тупларга?! Беренче операциядән алган сүзсез тетрәнү «ак фәрештә» җанына онытылмаслык тирән эз сызып узды.
Яралы хәрбиләр саны көннән-көн арта торды. Ноябрь азагында болгар хәрбиләре Истанбулны утлы боҗра эченә алдылар. Сугыш госпитальнең капка төбенә үк килеп җиткәндәй булды. Тупларның туктаусыз гөрселдәвеннән тәрәз пыялалары коелып бетә язды. Бу минутларда әлеге мәхшәр, гарасат эчендә калган кызларның хәленә керсә, Кәбир Бәкер генә кергәндер. Аның әледән-әле: «Чүгәләгез! Ятыгыз! Марш подвалга!» – дигән әмерләре яңгырап торды. Кызлар аның әйткәннәрен үтәргә тырышсалар да, үз-үзләрен аямыйча, авыр яралыларны карауларын дәвам иттерделәр. Фатих Кәрими ул көннәр турында «Истанбул мәктүпләре»ндә болай дип язды: «Хастаханә һәйәтләре вә табиблар безнең Русия мөселманнарыннан гаять разый вә мәмнүннәр. Аларның армый-талмый яхшы эшләүләренә исләре китә. Безнекеләр үз мәсьрафлары (чыгымнары) илә килеп шулкадәр тырышып хезмәт итәләр». Алай гынамы, кызлар европалылар һәм мөселман дөньясы алдында халыкның йөзен билгеләүче – татар халкын танытучы буларак мәйдан тоталар. Кәрими исә төрек кардәшләренә һәм мөселман дөньясына яңа заман ир-атларының хатын-кызлар белән нинди мөгамәләдә булу үрнәген күрсәтә. Публицист үзенең атаклы сәяхәтнамәсендә хатын-кыз иреге мәсьәләсен хәл итүне Ислам дөньясы алдында беренче урында торган бурыч итеп тәгаенли. Ислам дөньясының яңарышы, килер көне – шул мәсьәләне хәл итә алуыбызга кайтып кала, ди ул. Һәм шәфкать туташларыбызны үз канаты астына алып, кызларыбызның холык-фигыле, тәрбиясе, эшчәнлеге мисалында әлеге яңалыкның нәрсәдән гыйбарәт икәнен Ислам галәменә таныта. Кызлар да шул идеалларны гәүдәләндерә алырлык югарылыкка ирешкән булалар.
Алар Төркиянең җәмәгать тормышында да актив катнашырга вакыт табалар. Хәтта хатын-кызлар хәрәкәтен оештыруда башлап йөрүчеләр булып китәләр. Фронтка ярдәм максатында «Мөдәфәгаи миллия» («Милләтне саклау») дигән җәмәгать оешмасы барлыкка килгәч, кызлар бу оешмага язма «Мөрәҗәгать» тапшыралар. Анда: хатыннар арасында да иганә җыюны оештырырга, хатыннар арасында да фикер (мәгълүмат, аңлатулар) таратырга, хатыннардан фиркаләр (бүлекләр) төзеп, сугышка озатырга, хатыннардан вәкилләр җибәреп, солтанның үзенең дә сугышка чыгуын үтенергә. Шәфкать туташлары үзләрен дә сугыш мәйданына якын кыр лазаретларына җибәрүләрен сораганнар.
Кызларның һәр чыгышын, һәр адымын төрекләр яклый, хуплый, аларга соклана, үзләре өчен иң авыр вакытта хәлләренә керергә, теләктәшлек белдерергә, ихлас ярдәм итәргә килгән ерактагы якын туганнары итеп, олы хөрмәт белән карый. Бу күренекле кызларны төрле иҗтимагый оешмаларга чыгып, үзләре алдында чыгыш ясауларын үтенәләр.
Фатих Кәрими «Истанбул мәктүпләре»ндә исә болай тасвир итә:
«Соң вакытта Истанбулда һәр көн яңгыр явып тора, һавалар артык суык түгел, кырларда үлән вә агачларның яшеллеге бетмәгән әле. Истанбул тирәләрендәге бакчаларда ашый торган үлән, яфракларны, яшеллекләрне җыялар.
23 ноябрьдә мондагы татар таләбәсе (шәкертләре) җәмгыяте үзләренең клубына мовәггәтән (вакытлыча) Истанбулда булып «Һиляле Әхмәр» хастаханәләрендә хезмәт итүче Өммегөлсем, Рокыя, Мәрьям ханымнарны Петербургтан килгән Кәбир Бәкер, Шәриф Әхмәтҗан, Фатих Рәхимов әфәнделәрне вә мине чәйгә чакырдылар. Шәһриләр (якташлар) илә танышып мосахәбәт иттек (кара-каршы сөйләшеп утырдык). Русиядәге мөселманнарның мәгыйшәтләренә, уку вә мәгарифләренә, тәрәккый вә тәмәдденнәренә (культуралашуларына) гаид бәгъзе нәрсәләр сораштылар. Белгән кадәр мәгълүмат бирелде. Өммегөлсем ханым Русиядәге мөселманнарның мәгыйшәтләренә, уку вә мәгариф юлындагы хәрәкәтләренә даир мәгълүмат бирде. «Төрек йурды» мөдире Йосыф әфәнде Акчурин да мәҗлестә хазир иде».
Җөмләдән тагын берсе, ифрат тәэсирләндергәне – шул ук елның ноябрендә Истанбул университетында алты мең төрек хатын-кызы катнашында уздырылган зур җыен[2]. Гөлсем Камалованың анда сөйләгән сүзләре әле дә кыйммәтен югалтмаган. «Тыңлап» багыйк:
«Мин бу мөнбәргә сезгә вәгазь әйтү, акыл өйрәтү өчен менмәдем. Бәлки сезгә Русиядәге миллионнарча туташ вә сеңелләребезнең сәламен ирештерү, мондагы хәсрәтләр өчен аларның да күзләре яшьле, калебләре канлы буларак, сезнең кайгыларыгызны уртаклашуларын белдерер өчен чыктым.
...Ханымнар! Бүген гайрәт вә тырышлык күрсәтә торган көнебездер. Тарихларда күренәдер ки – Ватан вә милләтнең хәле мөшкеллеккә төшкәч, аларны күп мәртәбәләр хамиятле ханымнар вә галиҗәнап аналар коткарганнар. Без дә алардан үрнәк алыйк, гыйбрәтләник! Кулдан килгәнне эшлик вә киләчәк нәселләрнең ләгънәтләреннән котылыйк!»
Каян килгән бу Чистай кызына мондый кыюлык? Мондый рух күтәренкелеге? Җаннарны кузгатырлык җанлы сүз? Фатих Кәрими әлеге ялкынлы чыгыш белән газета укучыларын да таныштыра. Шулай ук Балкан сугышы вакытында «День» газетасында 45 егет һәм кызның рус матбугатында мөселманнарны хурлау-кимсетүгә каршы «Протесты» бирелә. Анда Чистай кызы Гөлсем Камалованың да имзасы тора. Текстның тәрҗемәсен Фатих Кәрими «Вакыт» газетасында бастырып чыгара.
Мәгълүм ки, Тукай да «Истанбул мәктүпләре»н зур кызыксыну белән укып бара. Фатих әфәнде Кәриминең Төркиядән «Кара диңгез аша йөздереп җибәргән» хәбәрләрен ул «халык өстәленә куелган җан азыгы» дип бәяли. Димәк, шагыйрь шәфкать туташларының кыю эш-гамәлләреннән дә, төрек дөньясында йөз аклыгы булуларыннан да хәбәрдар. Әмма Тукай бу хакта нигәдер бер генә сүз дә язмый. Дөньяны шаулаткан бу вакыйгадан читтә кала.
Уйлап баксаң, Русиядән килгән төрки хатын-кызларының каһарманлыгы хакында Төркиянең матбугат басмалары гына түгел, француз, алман газеталары да язып чыга. Һәм рәхмәт йөзеннән хәйрия акчалары юллаучы принцессалар да табыла.
...Инде менә яңа ел ишек кага. 1913 ел. Хәере, иминлеге белән генә килә күрсен! Кызлар өчен ул көтелмәгәнчә, бер хозурлык белән башланып китте. Русия илчесе Гирс хатыны шәрәфенә «Кагул» сугыш пароходында бал оештырып, туташларыбызны шул мәҗлескә махсус алдырды. Анда илчелек вәкилләре, мосафир кунаклар да күп булып, кызларга аерым бер ихтирам, соклану белән карадылар. Мадам Гирс бу фидакарь, һәрьяклап үрнәк, изге җанлы шәфкать туташлары хөрмәтенә тост тәкъдим итте, музыка яңгырады. Кызлар хәтта берникадәр уңайсызланып та куйдылар. Әмма алар өчен бу мәҗлес сусаганда берничә йотым су кебек кадерле, рәхәт, тансык иде.
Мадам Гирс хастаханәгә һәр килүендә кызларга гаять игътибарлы, һәдия итеп конфетлар, шоколадлар өләшеп, кулларын үбеп чыгып китә иде. Әмма ләкин бу аяусыз сугыш китергән һәлакәт, хәсрәт эзләре җаннан тиз генә җуелырлык түгел шул. Аяксыз, кулсыз, күзсез калып, сызланудан, чарасызлыктан, өйләренә кайта алмаудан зар-интизар яшь солдатлар белән тулган палаталарны бер әйләнеп чыгу да йөрәкләргә кан саудыра. Ни өчен адәм баласы һаман берсен-берсе сугышка тартып кертә, гарипләндерә, үтерә?! Каян килә бу кадәр үч, нәфрәт, нәфес, җан кыю?! Күкләрнең, җирләрнең сакчы фәрештәләре кайда?! Әллә инде кеше дигәнең аларның да канатларын көйдердеме?!
[1] Кәрими Ф. Истанбул мәктүпләре (Төзүчесе – Э.Нигъмәтуллин). – «Мирас китапханәсе» // «Гасырлар авазы» журналы.
[2] Биктимирова Т. Хәтерләрне яңартыйк. – Казан: ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2012.
ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.
"КУ" 4 (апрель), 2019
Картина авторы: Верещагин; livejournal
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев