Логотип Казан Утлары
Роман

Язмыш җиле (Шәфкать туташы)

Тукай хәтле Тукай кызлар кулына тотынып Кырымга китте ди сиңа! Гөлсемнең битен тагын юл-юл кайнар яшь юды. Шөкер, син бар, Тукай, йөрәк янганда, ярату хисенә сусаганда, сагынганда «сөйләр-сөйләшер» өчен син һәм бәгырьдә сакланган шигырьләрең бар.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал,

 

Яндыручы бу мөкаддәс җирне – бу ялкынны ал!

«Алтынга каршы». Г.Тукай

Гөлсем, чыннан да, Тукай фаразлаганча, «кара төннең ак фәрештәсе»дер, күрәсең. Әнә ич ул «мәхәббәт сакчысы»ның да үз телендә сөйләшә. Саф, эчкерсез ярату, шәфкать иясе булу – фәрештәләр теле, фәрештәләр сыйфаты, фәрештәләр гамәле. Шагыйранә яну-яратулар шулай күп чак күктәге фәрештәләрне җиргә, җирдәгеләрен күккә аштыра. Хәер, бүгенге көзге, карлы-бозлы яңгыр аларның да юлын тоткарлый булыр. Җиле дә үтәли исә, үтәли кисә. Җанлы, җансызы, һәммәсе күшеккән. Андый чакларда Гөлсемнең уен, ирексездән, Тукай били. «Ул да өшидер. Тагын ютәле эченә – бәгъренә төшәдер. Ә шәфкать туташы берни эшли алмый. Шәфкать туташы тәкъдир каршында көчсез...»

Көчсез?! Уйлап баксаң, хәйраннар калырлык: «кара төннең ак фәрештәсе» яралы кара төннәрне, яралы тәннәрне, яралы йөрәкләрне дәваларга сугышка китеп бара.

Өммегөлсемнең көтмәгәндә-уйламаганда мондый карарга килүе язмышның ниндидер бер сынавы, маҗарасы булдымы? Әллә аны гел алгысыткан яңарыш, каһарманлык, үзен һәрдаим исбатлау, милли азатлык тойгысы йөртә идеме? Бәлкем, бәлкем... Югыйсә, Петербургта хатын-кызларның Югары педагогика курсларына эләгү өчен нинди генә кыенлыкларны җиңәргә туры килмәде аңа. Көн димәде, төн димәде, урыс, француз, немец телләрен өйрәнде. Классикларын йотлыгып укыды. Бер дигәнче ятлап, Тукай шигырьләрен күңеленең иң кадерле почмагына җыя барды. Илһамланды, хыял канатларында очты.

Өммегөлсем башта Чистайның рус кызлар гимназиясендә укыды, аннан Казандагы данлыклы Александра Котова гимназиясенә читтән торып имтиханнар тотты. Камаловларның ишле, атаклы гаиләсендә гимназия тәмамлаучы кызларның да беренчесе ул иде. Гаиләдә сеңелләре өчен үз мәктәбен булдырып, үз сабакларын биргән абыйсы Ибраһим да төпчек сеңлесенең шул дәрәҗәдә ушлы, сәләтле булуына хәйран кала һәм ихлас сөенә иде. Инде менә гадәттән тыш бер сусау белән физика-математика бүлегенең өченче курсында укып йөргән җиреннән Өммегөлсем күз күрмәгән, хәвеф чорнаган бер илгә китеп бара.

Сәфәрнең башы болай башланды. Берничә көн элек аны Петербург мөселманнарының шәһәр җир идарәсе бинасында узачак җыелышына чакырдылар. Ул бирегә килеп кергәндә, трибунада «Нур» газетасы журналисты Кәбир Бәкер, Балкан сугышында хурлыклы җиңелүгә дучар булган төрек мөселманнарына ярдәм итәр өчен, яшьләр төркеме туплау зарурлыгы хакында кайнарлана-кайнарлана сөйли иде.

Билгеле, Өммегөлсем Балкан вакыйгаларыннан хәбәрдар. Балкан сугышы башлануга: «Христианнарга ярдәмгә», дип, биредә «халык ополчениеләре» туплый башладылар. Чынлыкта исә, бу Төркиягә рус гаскәрен кертүнең бер юлы иде. Балкан ярымутравы һәрчак шулай Госманлы Төркия белән Рус империясе арасында сугыш-низаг тудырып торды. Бу хакта бөтен газеталар үз каланчасыннан торып чаң сукты. Әнә «Ялт-Йолт»ның 13 октябрь санындагы рәсем-карикатура астына да «Балканда» дигән исем куелган һәм түбәндәге сүзләр язылган:

Курыкмыймын, селкенми хәтта фәс чугы;

Мә, кирәксә, дүртеңә дүрт йозрыгым!

Кыз, ул юлларны укып: «Тукай!» – дип куйган иде. Янә нигәдер уена Тукай керәсе итте, хәтта шелтәле сүзләренә тикле яңгырагандай булды.

Кәбир Бәкернең соңгы җөмләсе аны «җиргә төшерде»:

– Шәфкать туташларын да әлеге изге эшкә тарта алсак, төрек кардәшләребезне тагы да сөендерер идек, – дип, тәэсирләнеп, залга күз ташлады һәм карашы нәкъ Өммегөлсемдә тукталып калды.

...Аннары бер-бер артлы III Дәүләт Думасының мөселман фракциясе депутатлары чыгыш ясады. Алар да бу изге эш-гамәлләрне ихлас күңелдән хуплауларын белдерделәр. Чыгышлар тәмамлангач, мөселман кардәшләргә ярдәм йөзеннән хәйрия җыю оештырылды.

Кәбир Бәкернең: «Кызыл Хач» җәмгыяте яралы сугышчыларга ярдәмгә килергә тиеш», – дигән сүзләрен һәрдаим тәкрарлавында үзенә бер хосусият бар иде. Истанбул атлы хыял-шәһәрне күрү, андагы зыялылар белән күрешү-танышу – аның күптәнге изге теләге, һәм аны тормышка ашыру өчен форсат та чыкты. Татарның каһарман яшьләрен, бигрәк тә асыл, игелекле, ауропача укымышлы, зыялы шәфкать туташларын төрекләргә таныту уе тәмам өлгергән иде. Ул янә трибунага күтәрелде һәм бу юлы үзе белән тагын өч егетнең Балкан сугышына китәргә әзер булуын хәбәр итте.

Тукайны Муса Бигиевлардан рөхсәтсез алып киткәне өчен Өммегөлсем бу егетне өнәп бетермәсә дә, әлеге минутларда ул үзен аның янәшәсендә итеп тойды. Әйтерсең, ниндидер бер билгесез көч аны урыныннан йолкып алды да трибунага этәрде. Бу чибәр, горур йөз-кыяфәтне, гүзәл буй-сынны күреп, зал бер мәлгә тын калды.

– Мин – Гөлсем Камалова. Моннан ике ай элек «Царское село» хастаханәсендә ике айлык шәфкать туташлары курсын тәмамладым. Төрек телендә дә беркадәр аңлаша алам. Языгыз мине дә китүчеләр төркеменә, – диде ул, яңгыравыклы, ышанычлы тавыш белән.

Зал кызны алкышларга күмде. Бәгъзеләр сокланудан «аһ» итте, бәгъзеләре йөрәге «өзелеп төшәр» дәрәҗәгә җитеп жәлләде. Урынына борылып кайтканда, Өммегөлсем икенче рәттә утырган җизнәсе Муса Бигиевны күреп, эсселе-суыклы булып китте. Ни әйтер икән аңа Муса әфәнде? Капма-каршы партия вәкиле Кәбир Бәкергә ияреп сугышка китәргә фатихасын бирерме? Муса әфәнде һәрвакыттагыча үз югарылыгында калды. Гыйлемлелек, тәрбиялелек һәм зыялылык җиңде.

– Хәерле сәгатьтә, Гөлсем[1], – дип, ул кызның кулларын кысты.

Әмма, Әсма апасының Петербургта чагы булса, Гөлсем-Өммегөлсемнең тормышында мондый борылыш була алыр идеме икән? Юк, җибәрмәс иде апасы аны мондый куркыныч, хәвефле юлга!

Әсма ханым балалары белән әлегә Чистайда, әнисе Бибифатыйма янында. Муса әфәнде гаиләне тотарлык берәр җүнле эш табу белән, ул бирегә очып килеп җитәчәк. Җизнәсенә университетның көнчыгыш телләр факультетында урын вәгъдә итәләр итүен. Ләкин кайчан булыр ул, Муса әфәнденең хезмәтләрен танырга теләмәүчеләр анда да барып җитмәсме? Сак белән Сок кебек сагынышып, аерым яшәргә мәҗбүр булган апасы белән җизнәсен Гөлсем бик кызгана иде. Муса әфәнденең чалара башлаган чәчләренә күзе төшкәч, йөрәге тагын да кысылып куйды. Аңа бары 34 яшь кенә бит әле. Бер-берсен ничек яраталар алар! Аерылышып яшәүләрен ничек авыр кичерәләр.

Балаларын алып, Чистайга кайтып китәр алдыннан, Әсма апасы белән Гөлсем арасында авыр сөйләшү булды. Сәбәпчесе – Тукай. Шагыйрь Петербургтан Казанга кайту белән, «Ялт-Йолт» журналында (1912 ел, июль саны) «Мәкаләи махсуса» дип исемләнгән сәяхәтнамәсен бастырып чыгара. Петербург тормышын сурәтләгәндә, Бигиевлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Әлбәттә инде, Тукайга хас булганча, чәнечкеле итеп яза. Бу хәлгә нык рәнҗегән Әсма апасы Гөлсемне битәрләп ташлый:

– Яхшылыкка яманлык белән җавап бирүче шушы адәм өчен тагын күпме янарсың икән? Син әллә үзеңнең Мөхәммәдзакир ишан кызы булуыңны да онытып барасың инде? – ди ул, ярсуын тыя алмыйча.

Әтисен бөтенләй хәтерләмәсә дә (Гөлсем әтисеннән дүрт яшьлек сабый булып кала), Гөлсем үзенең кем баласы икәнен бөтен күзәнәкләре белән тоя. Ничек кенә тоя әле! Ташып торган энергия, күпләрне хәйран итәрлек тәвәккәллек, кыюлык әтисеннән килмичә, каян килсен ди сиңа? Мөхәммәдзакир кызы булмаса, ул бүген биредә утырыр идеме? Сугыш уен эш түгел. Яшь булса да, Гөлсем аерылу газабын белә. Гөлсемнең сугышка китүен ишетсә, Тукай ни уйлар икән? Аның ут эченә китүен дә «вак-төяк эш» дип санармы икән ул?

Залда янә алкышлар яңгырады. Гөлсем уйларына чумып утырган арада трибунага тагын өч туташ чыккан. Билгеле, Гөлсем бу кызларның өчесен дә яхшы белә. Рокыя Юнысова – Петербург мулласы Мөхәммәтзариф Юнысов кызы, булачак табибә. Ташкент кызы Мәрьям Якупова да аның кебек Югары медицина курсларында укый. Ростов шәһәреннән килгән Мәрьям Паташова да – булачак табибә. Ул психоневрология институтында белем ала. Гөлсем ирексездән: «Алар белән миңа җиңел булмастыр», – дип уйлап куйды.

Юлга иртән кузгалырга сүз куештылар. Бу – 1912 елның 7 ноябре иде.

Шәһәр мөселманнары иртән гает намазларын укыганның соңында вокзалга җыелдылар. Чалмалы кешеләрнең күплегеннән пассажирлар бер-берсенә сәерсенеп карасалар да, шик-шөбһә белдерүче табылмады. Озата килүчеләр арасында Муса Бигиев та бар иде[2]. Озатучылар исеменнән ул да бу игелекле һәм дә шактый авыр сәфәргә чыгарга җөрьәт иткән мосафирларга рәхмәтләрен белдереп, һәрбарчасының аларга хәер-догада, изге теләктә калуларын җиткерде. Гөлсем җизнәсеннән әлегә туганнарына үзенең сугышка китүен әйтмичә торуын үтенде. Муса әфәнде дә «шулай дөресрәк булыр» дигәндәй, башын кагып кына ризалыгын белдерде.

...Уйлар инде күптән юлда. Алар әле очалар, әле йөгерәләр, әле туктап калалар, әле үткәннәргә кайтмакчы булып талпыналар. Акыл дигәннәре генә үзләрен күздән яздырмыйча саклый иде бугай.

8 ноябрь көнне алар Одесса шәһәрендә иделәр инде. Биредә Төркиягә ярдәмгә килүче яшьләрне Ырынбурның «Вакыт» газетасы нәшире, мөхәррире, язучы, галим Фатих Кәрими каршы алды. Кырык яшьләр тирәсендәге бу кешенең йөз-кыяфәте тәэсирләндерә торган. Тавышы, сөйләү рәвеше йөрәккә ятышлы. Ул кызларны французча сәламләде һәм бер-бер артлы сораулар яудыра башлады. Исәбе – аларның бу телне ни дәрәҗәдә камил белүләрен ачыклау иде бугай. Язучының Гөлсем белән әңгәмәсе озаккарак сузылды. Кызның французчасына тел-теш тидерерлек түгел иде.

Авазларның үзенчәлекле яңгырашы, көйле сөйләме өчен аерата яратып өйрәнде бу телне Гөлсем. Француз теленнән аларны бөтен Петербургка исеме танылган Ляронд мөгаллим укытты. Германиядән килеп алман телен укыткан профессор Клейненберт та күренеклеләрдән иде.

– Сез Казан кызымы, мадемуазель? – дип сорады Фатих әфәнде. Ул, канәгать елмаеп, инде татарчага күчкән иде.

– Чистайдан мин, мишәр кызы.

– Туктагыз әле, Чистайның атаклы ишаны Мөхәммәдзакир Камалов хәзрәтләренең кызы түгелсездер бит?

– Нәкъ үзе!

– Кайсысы?

– Төпчеге, Гөлсем булам.

– Машалла! Менә очрашу! Минем Чистайда булмаганыма күпме еллар инде...

– «Комедия Чистайда» әсәрен язучы сез бит инде. Сезне Чистайда яхшы хәтерлиләр.

Язучы рәхәтләнеп бер көлеп алды да: «Искә төшерерлек вакыйгалар шактый булды анда, бер сөйләшербез әле, язган булса», – дип, Өммегөлсемнең күзләренә тутырып, төбәп карады. «Ниндидер серле-моңлы, нурлы елмаю», – дип, үзенә бер соклану белән күңел дәфтәренә теркәп куйды.

Кызлар үзләренчә урнашкан арада, Фатих Кәрими Чистайны, Гөлсемнәр гаиләсен берәмтекләп хәтереннән кичерде. Мөхәммәдзакир Габделваһаб улы – Россия күләмендә мәшһүр ишан, күренекле мәгърифәтче, II гильдия сәүдәгәр. 1882 елда Чистайда үз акчасына мәдрәсә салдыра. Ике мәчет төзетә һәм гомер буе имам булып тора. Ризаэддин Фәхреддин, Гаяз Исхакый... һәм Фатих үзе дә шунда белем эстәде. Гаиләдәге сигез кыз һәм ата-ананың бердәнбере, горурлыгы булган Ибраһим – бүгенгедәй хәтерендә.

Гаҗәеп тәрбия һәм гыйлем алып үсүләренә искитәрлек. Гарәп, фарсы, төрек, татар һәм көнбатыш классиклары әсәрләреннән тупланган бай китапханәләре үзе генә дә ни тора! Халык хак әйтә шул: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр». Ибраһим да башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә ала. Аннан соң Каһирәдә Шәрык дөньясының иң күренекле «Әл-Әзһәр» университетында укый. Муса Бигиев белән дуслыклары да шул еллардан килә. Инде менә сөекле сеңлесе Әсма белән татарның Муса Бигиев кебек зур зыялысының никахлашуларын бәхет дими, ни диярсең?!

Ибраһим өчен сеңелләре күз карасыдай кадерле. Алар – яраткан абыйлары канаты астында. Шәмсениса, Хәтимә, Гөлсем һәм тагын мәгариф өлкәсенең күренекле шәхесләре булачак Чистайның берничә кызын Ибраһим үзе укыта.

«Тау белән тау гына очрашмас, кеше белән кеше очрашыр», – диләр шул. Бу очрашу язучы күңелен бер дә уйламаганда канатландырып, Чистайларны уратып, яшьлектә сәяхәт иттереп кайтарды. Күр әле син, диңгез төсле әллә кайларга җәйрәгән Чулман-Кама да, аның ярларын әледән-әле чупылдатып сөеп торган дулкыннары да, акчарлакларның туктаусыз очып уйнаулары да җанланды диярсең. Борынгы Җүкәтау өстендә күзнең явын алырлык йолдызлы күк тә, нәкъ менә йолдыз атылганда кабул булачак дип юраган теләк-хыялларның да җете төс-сурәтләре уңмаган икән ләбаса.

Бер карасаң, әле генә кебек, исәпләсәң, егерме елдан артык вакыт узып киткән. «Камалия»[1] мәдрәсәсеннән чыгарылса да, Фатихның ул елларга, ул гаиләгә рәхмәте зур. Менә бит дөньялар ничек, Ибраһимның җанын аямаган кече, иркә сеңлесе, гүзәл мадемуазель сугыш кырына керергә бара, диген... Иншалла, кулыннан килгән бар ярдәмне дә эшләр Фатих кызлар өчен.

Фатих Кәрими – чит илләрдә йөреп, күпне гыйбрәт иткән абруйлы асыл зат. Татарның атаклы бае Шакир әфәнде Рәмиев[2] белән бергә юлдаш, тәрҗемәче һәм журналист сыйфатында биш айга сузылган «Ауропа сәяхәте» генә дә ни тора! Мәскәү, Петербург, Берлин, Брюссель, Париж, Ницца, Монте-Карло, Милан, Вена, Будапешт, Истанбул. Һәрберсе хакында гаять киң масштаблы, сурәт-тасвирлы, әтрафлы юлъязмалар белән татар дөньясын шаулаткан шәхес.

Истанбулга китүче пароход кузгалганчы, сөйләшергә-аралашырга вакыт җитәрлек булды. Язучы кызларга Төркиянең нинди ил икәнен, гореф-гадәтләрен, иң мөһим хасиятләрен кыска, әмма хәтердә калырлык итеп сөйләргә тырышты. Сүз кайсы гына әдәбият, төрек яки француз язучысы хакында чыкса да, Гөлсемнең алар иҗаты белән таныш булуы язучыны торып-торып гаҗәпләндерде. «Безнең татар кызларымы соң болар?!» дигәндәй, Кәрими әледән-әле кызга сокланып-сөеп карады.

Туташларның ауропача киенүләре дә, үз-үзләрен тотышлары да аның күңеленә горурлык хисе өстәде. Ә бит, баксаң, Төркиягә китүчеләрнең һәммәсе дә мулла балалары. Иманын-динен саклаган хәлдә яңалыкка омтылу. Бу чиксез катлаулы дөньяны аңларга тырышу. Болар берәүгә дә җиңел генә бирелми. Әйе, байтак еллар элек ул да беренче кат диңгез кичеп, Истанбулга килеп төшкән иде. Диңгез портыннан турыдан-туры атаклы төрек язучысы Әхмәт Мидхәтне эзләп киткән иде. Егет Чистайның «Камалия» мәдрәсәсендә укыганда, аңа хатлар язып торды. Ни гаҗәп, язучы аларның һәрберсенә җавап биреп барды. Истанбулга килгәч исә шәкертне өендә туганыдай кабул 

итте. Әхмәт бәй укуга омтылышы ташып торган Фатихны Истанбулның иң күренекле кеше балалары гына укый торган «Мөлкия» мәктәбенә урнаштырды. Затлы әдәплелек, чит телләргә һәм Төркиягә ихтирам, мәхәббәт менә каян килә. Биредә ул иҗат эшен дә дәвам иттерә. Монда хәзер аның дуслары, фикердәшләре яши. Бу юлы ул Төркиягә «Вакыт» газетасы өчен язмалар әзерләү нияте белән килә. Дөресрәге, ул кайчандыр үзен сыендырган илнең җиңелү сәбәпләрен ачыкларга, авыр хәлен уртаклашырга дип килә. Хәер, бу вакыт Төркия язмышында гына түгел, ә бәлки Россиядә яшәгән төрки халыклар, шул исәптән татарларның да тормышында хәлиткеч тарихи дәвер була.

Публицист, фәлсәфәче, сәясәтче, язучы Фатих Кәримине[1] хатын-кыз азатлыгы, булачак мәгърифәтле аналарның язмышы икътисади, хәрби, сәяси мәсьәләләргә караганда да ныграк кызыксындыра. Шуңа күрә дә ул ауропалашып килүче бу кыю татар кызларын күз уңында тотарга җыена.

...Әлегә... Әлегә юл. Кара диңгез кичәсе. Күңелеңнән догалар укып, теләкләр телисе: «Аллам-Раббым, исән-имин барып, исән-сау кайтырга язсын!» Юк, юк та караңгыда шомлы уйлар шуышып үтә. Тукай әйтмешли:

Күктә ни булмас, дисең, – очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

И-и газиз Тукаем, син генә исән тора күр. «Сәбәп» чыкты: Гөлсемнең битеннән юл-юл кайнар яшь акты. «Их, йөрәк шагыйрен Кырымнарга алып барып, дәвалыйсы иде дә бит... Гөлсем тагын соңгы очрашуны күз алдына китерде. Берүк «соңгы» гына була күрмәсен! Шагыйрьгә аның энә очы хәтле генә дә ачуы, үпкәсе юк. Тукай хәтле Тукай кызлар кулына тотынып Кырымга китте ди сиңа! Гөлсемнең битен тагын юл-юл кайнар яшь юды. Шөкер, син бар, Тукай, йөрәк янганда, ярату хисенә сусаганда, сагынганда «сөйләр-сөйләшер» өчен син һәм бәгырьдә сакланган шигырьләрең бар.


[1]  Кәрими Ф. Биографиясе һәм хезмәтләреннән үрнәкләр (Төзүчесе – Мәсгуд Гайнетдин). – Казан: «Иман» нәшр., 1432/2011.               


[1] Мөхәммәдзакир ишан шәкертне яшерен рәвештә рус телен өйрәнүе һәм «Тәрҗеман» газетасын даими укып баруы өчен мәдрәсәдән чыгара.

[2] Закир, Шакир Рәмиевләр – Уралдагы алтын приискасы хуҗалары. «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналлары нәширләре.   


[1] Барлык туганнары да Өммегөлсемнең исемен кыскартып, «Гөлсем», дип йөртәләр.

[2] Тагирзянова А. Книга о Мусе эфенди, его времени и современниках. – Казань, 2009.

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: pixabay.com

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев