Логотип Казан Утлары
Роман

Язмыш җиле (ахыры)

..1957 ел. Яз. Яңа Бистәнең татар зираты. Мөгаен, ул көндә дә өстә, ак болытлар сурәтенә кереп, фәрештәләр сакта торгандыр. «Кара төннең ак фәрештәсен» күрергә Тукай да күкләр катына күтәрелгәндер. Ул көндә дә Җирләр – Күкләргә, Күкләр Җирләргә сәлам биреп җавап тоткандыр.«Дөньялыкта шәфкать иясе булган Өммегөлсем Мөхәммәдзакир кызын шәфкать берлә каршыладык», – дигәннәрдер...

(Романны башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

* * *

 

1951 елның кояшлы сентябрь иртәсе. Казанның Бауман урамына урнашкан Матбугат йорты янында яшь галим Ибраһим Нуруллинны таныш булмаган бер ир кеше туктата:

– Иптәш Нуруллин, – ди ул, аңа якынрак килеп, – борчуым өчен гафу үтенәм. Мин Салих Хәкимов дигән кеше булам. «Таткнигоиздат»ның дәреслекләр бүлеге редакторы. Сезнең бөек Тукаебыз иҗаты белән кызыксынуыгызны белгәнгә күрә, бик тә әһәмиятле бер мәгълүмат җиткерәсем килә үзегезгә.

– Әйдәгез, әйдәгез, тыңлыйм, – ди галим, түземсезләнеп, күзлеген рәтли-рәтли.

– Күптән түгел безнең күрше фатирда Оренбургтан күченеп килгән аналы- кызлы Акчуриналар яши башлады. Кыскасы, иң бай татарның хатыны һәм кызы. Әнисе Гөлсем ханым сөйләвенә караганда, ул Тукайны бик якыннан белә. Теләсәгез, мин сезне аның белән очраштыра алам.

Теләмиме соң инде Ибраһим? Соңгы вакытта шагыйрьне якыннан белгән кешеләр белән очрашу аның өчен изге гамәлгә әйләнде. Тукай турында берәр яңа мәгълүмат алу өчен, ул тау-таш ярырга да риза.

– Кайчан? Әллә бүген үк?

– Бүген үк булмас.

* * *

Очрашуларның тагын берсе, күңелдә тирән эз калдырганы – Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле галимә Розалина Шаһимәрдан кызы Нуруллина белән иде. Олпат язучы, профессор Ибраһим ага Нуруллинның «44 ел буена яктылык нуры», сөекле хәләл җефете,

олы таянычы, ярдәмчесе булган Розалина ханым янына без аның иң яраткан студенты һәм журналисты Филисә Хәкимова белән бардык. Бирегә дә безне Тукай һәм Гөлсем-Джоконда эзләре китерде. Һәм без килеп керүгә үк, гаҗәеп бер дөньяга – рухи, мәдәни, тарихи хәтер дөньясына чумдык. Һәр җирдә пөхтәлек, чисталык, киштәләрдә, шкафларда уяу торган (безгә нәкъ шулай тоелды!) исәпсез-хисапсыз фәнни, әдәби, тарихи китаплар, Ибраһим ага үзе исән вакыттагыча сакланган эш, иҗат бүлмәсе... Без Розалина ханымны тыңлый-тыңлый, шактый вакыт аннан күзебезне ала алмый торабыз – барысы да сокландыргыч! Төс-бит, гәүдә, кигән кием, сөйләгән сүз, тавыш – һич тә сиксәннең теге ягы димәссең. Ә хәтер! Кыскасы, камиллеккә шаклар катарлык. Без чәйләп, рәхәтләнеп, озаклап сөйләшәбез. Розалина ханым

һәрнәрсәне аңа хас якты бер елмаю белән сөйли:

– Бервакытны хәтта мин дә көнләшә башладым. Ибраһим: «Мин Гөлсем ханым янына барам», – дип чыга да китә, чыга да китә. «Һаман нинди Гөлсем инде ул, мин дә синең белән барам», – дидем беркөнне. Гөлсем апа безне шундый ачык йөз белән каршылады, үземнең уйларымнан оялып куйдым. Кунакчыллыгына хәйран калдым. Шундый тәмле итеп шулпалар,

пәрәмәчләр пешергән. Көн озынына сөйләшеп утырдык. Шуннан соң гына Гөлсем апаның Ибраһим өчен ни дәрәҗәдә якын, абруйлы икәнен аңладым.

Алар Сембер якларына Акчуриннар утарларын карап кайтырга да бардылар. Тик Ибраһим бик теләсә дә, әсәрләрендә бу гаҗәеп ханым турында бер иң кирәкле сүзне әйтә алмады. Ул заманнарда, атаклы ишан кызын, «халык дошманы» хатынын Тукай янәшәсенә куярга ярыймы соң?! Дөрес, Ибраһимның

«Тукай Петербургта» дигән пьесасында ул Гөлсем ханымны Тукайга гашыйк курсистка образында бирергә тырышып карады. Әмма цензура нык уяу булып чыкты. Алар тикшергәннән соң, пьесада Тукай белән Гөлсемнең әңгәмәсеннән берничә җөмлә генә калды шикелле.

«Тукай Петербургта» пьесасы рус телендә телевизион спектакль рәвешендә күрсәтелде. Ул вакытта тапшырулар турыдан-туры гына алып барыла иде. Тукай ролен күренекле артист Николай Провоторов уйнады. Ул гәүдәсе, кыяфәте белән дә Тукайга бер дә охшамаган булса да, кичерешләрен тулы аңлап башкарды,

һәм без аны Габдулла Тукай дип кабул иттек. Пьесаны университетның драма түгәрәге дә әзерләде. Аны академия театры сәхнәсендә күрсәтте. Хәтеремдә:

Гатаулла Баязитовны – Миркасыйм Госманов, Джоконданы – Кояш Тимбикова (ул да Чистай кызы, булачак талантлы журналист һәм язучы), Тукайны Рим Кәримов уйнаган иде.

1955 елда әлеге пьеса «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккач, Гөлсем апаның сөенүләре!

«Ишан кызларына да Тукайны яратырга рөхсәт ителә икән», – дип

шаяртканы да хәтеремдә. Әгәр Ибраһим Гөлсем апа белән очрашмаган булса, аның «Тукай» һәм «Фатих Әмирхан» романнары шулай тиз арада язылмас иде кебек: Гөлсем апа Ибраһим өчен чын мәгънәсендә зур табыш булды. Кайчак

ул аңа «Хәзинә апа» дип тә эндәшкәли иде.

Ибраһимның «Тукай» романы «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә 1977 елда 100 мең тираж белән Мәскәүдә рус телендә, аннары татар һәм башка телләрдә дә нәшер ителде. Бу романы өчен Ибраһим Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Ибраһим Нуруллин – Тукайны, Тукай Нуруллинны киң дөньяга танытты.

Ибраһим Фатих Әмирханны тикшерүне дә һәрчак күз уңында тотты. Аның бу юнәлештәге эшчәнлек нәтиҗәләре шулай ук «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә 1988, 1991 елларда татар һәм рус телләрендә аерым китап рәвешендә басылып чыкты, һәм ул Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек булды. Ә Гаяз Исхакыйга килгәндә, болай: ни гаҗәп, Гөлсем апа аның

илгә кайтасына ышанып яшәде. Ибраһимга бик күп мәгълүматлар бирде. Әгәр Ибраһим тагын бер-ике генә ел яши алган булса да, аның «Тукай», «Фатих Әмирхан» романнары кебек, «Гаяз Исхакый» романы да дөнья күргән булыр иде. Һәм, әлбәттә инде, төп хатын-кыз образларының берсе Гөлсем ханым булыр иде. Ни кызганыч, Ибраһимның бөтен көче әдипнең исемен кайтаруга

китте. Үкенечләр зур...

Гөлсем апаны сурәтләп, тагын шуны әйтә алам: ул барыбер бездән аерылыбрак тора иде. Киенүендә дә, үз-үзен тотышында да аристократлык, зыялылык ярылып ята. Мөгаен, Бестужевкада укулары да эзсез үтмәгәндер, иң зур татар байлары булган Акчуриннарның да йогынтысы зур булгандыр. Ул үзенә бик күп асыл сыйфатларны туплаган һәм аны язмыш сынаулары да,

авырлыклар да үзгәртә алмаган.

...Без шулай озак утыруыбызга уңайсызлана төшеп, олы рәхмәтләребезне әйтеп, ниһаять, саубуллашабыз. Розалина ханым безгә үзенең гаҗәеп олы хезмәте булган «Тарих яза каләмем» һәм Ибраһим ага турында җентекләп, чын хакыйкатьне ачып салган, гаять һиммәтле китапларын бүләк итә. Тагын

шушы араларда Ибраһим аганың архивыннан карап, кайбер мәгълүматларны әйтергә вәгъдә итеп кала. Инде икенче көнне үк телефоннан шалтыратып: «Ибраһимның көндәлекләрен карадым: «Тукай» романын язганда, 260 кеше белән очрашкан. Иң кызыклы, иң күп мәгълүматны Гөлсем ханым бирде», – дигән юллары бар, дип, безне тагын сөендерергә ашыга.

Шулай сөенергә дә өлгермәдек, бер көн үттеме, икеме – ушны алырлык хәбәр: Розалина ханым Нуруллина вафат... Инде ничә ел вакыт үтте, әмма әле бүген генә күрешеп сөйләшкәндәй, затлы онытылмас очрашу һәм җаннарны тетрәткән әлеге хәбәр күңелдән китми. Үкенечебез зур. Хушлаша да алмый калдык лабаса. Озак та үтмәде, тагын авыр хәбәр алдым. Бу юлы Мәскәүдән.

Шифа апа да мәрхүмә булган... Урыннары оҗмахта булсын!

* * *

И-и гомерләр...

Һәм без Гөлсем Мөхәммәдзакир кызы Камалова-Акчуринага да, аның якты истәлеге алдында тагын бер кат баш иеп: «Урыныгыз җәннәттә булсын!» – дип, сүзебезне тәмамларга тиешбездер.

...1957 ел. Яз. Яңа Бистәнең татар зираты. Мөгаен, ул көндә дә өстә, ак болытлар сурәтенә кереп, фәрештәләр сакта торгандыр. «Кара төннең ак фәрештәсен» күрергә Тукай да күкләр катына күтәрелгәндер. Ул көндә дә Җирләр – Күкләргә, Күкләр Җирләргә сәлам биреп җавап тоткандыр.

«Дөньялыкта шәфкать иясе булган Өммегөлсем Мөхәммәдзакир кызын шәфкать берлә каршыладык», – дигәннәрдер. Алдында Мәңгелек йортның рәхмәт ишекләре ачылгандыр. Шулай булгандыр...

Менә ниләр хакында сөйләттерде миңа йөрәгем. Бәлки, нокта куярга кирәктер. Шулай да гасыр кичкән вакыйгаларга тагын берсен өстәми булмый. 

2006 елда, Тукайның тууына 120 ел тулган көннәрдә, Петербургта шагыйрьгә бәйләнешле тагын бер кадерле урын пәйда булды. Шәһәрнең Кронверкский проспекты белән Зверинская урамы кисешкән почмакта татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Ул – Петербургка Татарстан хөкүмәтенең бүләге. Пётр I заманыннан «Татар бистәсе» саналган җирдә әлеге

һәйкәлнең калкып чыгуын петербурглылар хуплап каршы алды. Һәйкәлнең авторлары – Әхнәф Зиякаев, Ян Нейман, архитекторы Станислав Одноваловның иҗаты чын мәгънәсендә югары бәягә лаек. Шагыйрьнең нурлы йөзе, илһамлы күз карашы әллә каян үзенә тартып тора. Бу безнең Тукай! Бирегә һәр килүемдә

минем һәйкәл янына бармый калганым юк. Петербургка соңгы баруымда да шәһәр белән очрашуны шуннан башладым. Тукайга якынлашканда, трамвай тәрәзәсеннән һәйкәл янында басып торучы ак ландышлар тоткан яшь бер кызны күреп имәнеп киттем. Йа Хода, «Ак фәрештә» түгелме соң бу?

– Зинһар, мине биредә төшереп калдырыгыз әле? – дим мин, трамвай йөртүче ханым алдында өзгәләнеп. Тукталышка чаклы барсам, мин килеп җиткәнче, «Ак фәрештә» китеп өлгерергә дә мөмкин ич. Рәхмәт яугыры, трамвай йөртүче бер карусыз үтенечемне үтәде. Мин очып диярлек чыгам да, аңа рәхмәтләр укып, тота-каба һәйкәл янына йөгерәм. Кыз китмәгән. Һәйкәл

янында. Татарның карап туйгысыз бер чибәре.

– Сез Гөлсемме? – дим кызга, ниндидер могҗизага өметләнеп.

– Юк, апа, мин Гөлнара, – ди ул, елмаеп, саф татар телендә.

Могҗизалар һәрдаим булып тормыйдыр шул. Ә нигә булмасын? Йөз елдан соң да шагыйрьгә тагын ак ландышлар китерәләр. Бу могҗиза түгелмени?!

Гөлнара бирегә Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән килгән. Петербургның данлыклы балет мәктәбендә укый. Аның бүген зур тамашада катнашасы бар. Ашыга...

– Икенче килүегездә һәйкәл янында ак ландышлар күрсәгез, биредә Гөлнара булган икән, диярсез, – ди ул, минем белән җылы итеп саубуллашып. Мин дә, «Ак фәрештә» хакындагы хикәятемнең кабатланмас бер мизгел белән тәмамлануына сөенә-сөенә, җәяүләп, Казанский урамына юл тотам.

...Ә Петербургка тагын сихри ак төннәр килә.

 

Казан–Чистай–Мәскәү–Петербург.

2012–2018 еллар

 

Тәмам.

 

 

"КУ" 5, 2019

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искитмәле әсәр укыдым. Рәхмәт Сезгә, Роза ханым! Нинди язмышлар белән таныштым!