Язмыш җиле (Акчуриннар килене)
Абдулла, Гөлсемнең чак кына җитдиләнә төшкән сөрмәле күзләренә тутырып карап, янә бер мәртәбә кулын үпте һәм шушы серле карашта бөтенләйгә «батты» да. Ул – чын-чынлап гашыйк! Ул бу көнне еллар буе хыялланып көтте...
(Романны башыннан МОНДА басып укыгыз)
Акчуриннар килене
Тимай бай булсаң да – азанчы күмәр.
«Җыр». Г.Тукай
Сембергә юл тоту янә Истанбул хатирәләрен яңартты. Гөлсем, кайта-кайта, күңеленнән «Төрек йурды»нда Йосыф Акчура белән очрашуларын, аның шәфкать туташларын ничек җылы каршылавын, хәл белешеп, киңәш биреп торуларын искә төшерде. Башкаланың «Мехфаза миллие» җәмгыятенә Төрек оборона фонды өчен хәйрия җыю митингысы да Акчура белән Кәрими тәкъдиме иде[1].
Ул көнне университетка дәрәҗәле ханымнар, принц, паша, бәкләрнең ыспай хәләл җефетләре, язучылар, укытучылар агылды. Укытучы Низхат ханымның сүзләре Гөлсем йөрәгендә аерата тирән уелып калды.
– Без Европада кырык миллион халкы булган Ватаныбызның көчен күрсәтик! Без асылташ, алтыннарыбызны болгар солдаты тартып алсынга сакламыйбыз. Аларны дәүләткә тапшырыйк!
Гөлсемнең битләре кызышып куйды. Ул, үзенең ялкынлы сүзләрен искә төшереп, моңсу гына елмайды:
– Илне саклап калуда катнашуның юллары күп. Бүген шуларның бер-се – ханымнарның бизәнү әйберләреннән баш тартуыдыр. Йөрәгеңнән кан саркыганда, атлас күлмәкләргә төренеп, алтын, бриллиантлардан йөрү мөмкин хәлме? Кадерлеләрем минем, миллионлаган апа-сеңелләрнең карашы сезгә төбәлгән. Алар сезнең өчен борчу-кайгыда. Алар сезнең тәвәккәллекне көтә.
Гөлсем, шундый сүзләр белән, үзе махсус тагып килгән алтын муенсасын салып куйды. Бөтен зал, аягүрә басып, аны көчле алкышлар белән озатып калды. Инде һәркем, һич икеләнмичә, үзенең кыйммәтле алтыннарын өстәлгә өя барды.
Йосыф белән Фатыйх абыйлары аның ниләр сөйләячәген алдан белсәләр дә, ишегалдында дулкынланып Гөлсемне көттеләр. Йосыф абыйсы куеныннан гына алып ак чәчкәләр бәйләмен сузды. Чөнки Гөлсем бүген сугыш һәм тормыш сәхнәсенең төп героинясы иде...
Акчуриннар дигәндә, шуңа иң элек аның күз алдында Йосыф Хәсән улы Акчура[2] җанланды. Атаклы Сембер купецлары һәм фабрикантларының күренекле бер вәкиленә, XV гасырның кенәз Адаш Акчуралар ыруының затлы, зыялы дәвамчысына сокланулы күңел күзе белән бакты кыз.
Истанбулдан «төньяк төрекләрен» озатырга күпсанлы татарлар җыйналган иде. Рәхмәт һәм хушлашу сүзен дә йөрәкләргә үтәрлек итеп Акчура әйтте. Киләчәктә дә төрки-татар милләтенең югары идеалларына армый-талмый хезмәт итүләрен теләде. Балачактан ук Гөлсем аралашкан даирә дә шундый идеаллар тарафдары иде ич!
1905 елның 20 маенда бөтен мөселман дөньясын шаулаткан, тарихка данлыклы «Чистай туе» булып кергән зур вакыйга моның искиткеч дәлиле. Ул – Ибраһим абыйсының якын дусты, Мөселманнарның милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе, сәясәтче, дин, фәлсәфә галиме, язучы Муса Бигиев белән үзе дә акыл һәм гыйлем иясе булган Әсма апасының никахлары. Полиция материалларында «гаять зур туй – митинг» дип мөһерләнгән мәҗлестә нәкъ менә милләт язмышы хәл ителгән. Татарның берләшү мәсьәләләре, кичекмәстән Мөселман корылтае җыю, анда Бөтенрусия мөселманнар партиясе оештыру фикере тәгаенләнгән.
Аннан алар икәүләп фотога төштеләр. Йосыф абыйсы: «Туган илләргә бездән сагынулы сәлам!» – дип, ярда кул болгап, озак кына басып торды.
Инде, гомумән, Акчуриннарга килгәндә, алар Россия империясендә татарлардан иң эре фабрикантлар, постау-сукно җитештерү лидерлары, атаклы Сембер байлары. Сату-алу, сәнәгать һәм хәйрия эшчәнлеге дә буыннан-буынга күчә килә. Кемнәр генә юк бу нәселдә, атаклы сәясәтчеләр дә, беренче журналист, рәссам, археолог, мөгаллим-мөгаллимәләр дә[3]. Гөлсем татарның бу мәшһүр затларын шулай күреп тә, шактый ишетеп тә белә. Хәзер инде аларны туганлык җепләре дә бәйли. Рөстәм Исмаил улы зур байлар исемлегендә йөрмәсә дә, Акчуралар нәселеннән. Чистайның атаклы ишаны, II гильдия сәүдәгәре Мөхәммәдзакирның кызы Шәмсениса Камалова аның хәләл җефете. Ничә айлардан бирле Гөлсемнең күңелен биләп торган кечкенә Равил дә – Акчуриннар варисы.
Шәмсениса монда үзен ничек хис итә икән? Казан, Әмирханнар, Тукайлар белән бәйле гүзәл яшьлек хатирәләре әкренләп онытыла барамы? Гөлсем бик сагынып килә Шәмсенисаны. Ул да шулайдыр. Ни дисәң дә, чит як... Бу кадәр шөһрәтле нәселгә ярап торулары да, ай-һай, бер дә җиңел генә булмас. Йөрәге ни хәл икән, йөрәге?
Уйлар дәрьясы да Иделләргә тиң, очына-кырыена җитәрмен димә. Андый чакта Гөлсем палубага чыгып баса.
«Галибанә яктырып, әкрен генә, ал таң ата...»
Әнә таң атуын дулкыннар ярларга хәбәр итәргә ашыгып йөгерешәләр. Аларга кояшның беренче нурлары иярә. Һәм озакламый, уң яктагы ярлар сөзәкләнеп, калкулык өстендә Сембер калка. Әнә пристань катында җигүле атлар, кешеләр дә абайлана башлый. Алар арасында Шәмсениса да бардыр. Ул да Идел өстендәге ак пароходны түземсезлек белән күзәтәдер, көтәдер.
...Ә менә Абдулла пароходның бусын гына түгел, инде Идел–Чулман өсләрендә йөзәчәк ак җилкәнле көймәләрне, бизәлгән пар пароходларны, Сембер пристаньнарын, татар дөньясын шаулаткан туй тантанасын да күзаллап өлгергән иде! Гөлсем генә әлегә, эсселе-суыклы булып, Абдулла Акчуринның аны иң элек кочып алуына ни дияргә дә белмичә, Шәмсенисага төбәлгән. Ә анысы тик елмаеп тора бирә. Алай гынамы, Абдулла кызны кочагыннан чыгарырга да өлгерми, ак, йомшак кулын үбеп: "Чибәр каһарман туташ, син минем сөйгән хатыным булырсың!" – дип, бөтенләй телдән яздыра.
Ниһаять, чират Шәмсенисага җитә. Ул Гөлсемне кочып, балаларча чәчләреннән иркәләп сыйпый да, башка туганнары кебек үк:
– И бала, сине күрер көннәрем бар икән, – дип, яшь аралаш елмая да, тизрәк таныштыруны мәгъкуль күрә. – Иркә таем, сине баягынак хәйран иткән бу асыл егетебез Абдулла Акчурин була инде.
Абдулла, Гөлсемнең чак кына җитдиләнә төшкән сөрмәле күзләренә тутырып карап, янә бер мәртәбә кулын үпте һәм шушы серле карашта бөтенләйгә «батты» да. Ул – чын-чынлап гашыйк! Ул бу көнне еллар буе хыялланып көтте. Тик Гөлсем генә әлегә боларның берсен дә белми иде. Чистайда Шәмсениса белән Рөстәмнең никахыннан соң, Ибраһим аңа араларында иң чибәре булган кече сеңлесе Гөлсемнең фотосын күрсәтте. Үзенең горурлануын да, уен да яшермәде.
Инде Гөлсемне якыннан күреп, кочагына алу бәхәтенә дә ирешкәч, егет бөтенләй башын җуйды. Шәмсенисаның Абдулланы бу кадәр тәэсирләнгән халәттә күргәне дә юк иде бугай. Җаен китереп, Гөлсемнең дә колагына гына пышылдыйсы итте:
– Канәтем, юкка хафаланма, Абдулла бик акыллы, бик тәрбияле. Һәрхәлдә, сине аңларлык, бәяләрлек кеше.
...Юл бик кыска тоелды. Баскан урыннарында биеп торган атаклы юртаклар, алар утырганын чак көтеп алып, ашкынып юырттылар. Гөлсем белән Шәмсениса бер-берсенә елышып утырган килеш, сорау арты сорау яудырдылар: Рөстәм җизнәсе, кечкенә энекәше ничек? Әнкәсе, туганнары ни хәлдә? Чистай, Казан, Петербург, Төркия хәлләре дә тиз-тизләп булса да барлап чыгылды. Тарантасның беренче утыргычына утырган Абдулла, әледән-әле борыла төшеп, аңа хас җылы, якты бер елмаю белән, кызларның хәлен сорашты: уңайсыз түгелме, туктап алмыйбызмы, ашыйсы-эчәселәре килмиме?
«Рәхмәт»ләре бер тавыштан яңгыраганга, кызлар матур итеп көлешеп тә алдылар.
– Чистай чишмәләре шулай чылтырыйдыр инде, – дип, янә борылып елмайды Абдулла.
Ниһаять, Гөлсем дә телгә килеп:
– Сез дә шагыйрь, ахрысы, Абдулла әфәнде, – диде.
Шәмсениса сүзне Тукайга ялгады:
– И-и, татар йөрәгенә бигрәк тирән яра ясап китте дә соң. Ул көн монда да матәм көне дип игълан ителде. Митинглар үтте, укулар булмады. Тукайны сагынып, яратып искә алдылар.
Абдулла тагын борылды:
– Кем белгән тәкъдирнең шулай буласын? Хәсән абый – Тукай иҗатына мөкиббән кеше. Ярый әле вакытында чакырып калды. Бик тә аны кунак итәсе, сөйләшәсе килгән иде. Барыш станциясеннән ике тройка белән бергәләп барып алдык, олылап каршыладык. Атнадан артык торып китте. Хөрмәтенә кичәләр оештырдык. Искә алып сөйләр сүзләр күп.
Гөлсем: «Безнеке дә!» – димәкче булган иде дә, тыелып калды.
– Кайтып та җиткәнбез ич, әнә безне каршыларга да чыкканнар, – диде Шәмсениса, әллә каян капка төбендә улын күтәреп торган дустын күреп.
Абдулла аларны тарантастан кул биреп төшерде.
– Кичен күрешербез, сезне кичке ашка көтәбез. Чибәрем, безгә Төркия турында да, Йосыф туганыбыз турында да сөйләр, – дип, Гөлсемнең кулын җибәрмичә торды. Гөлсем дә бу юлы кулын тартып алырга ашыкмады кебек.
Абдулланы чәйгә кыстасалар да: «Башка вакытта, әле фабрикалардан да әйләнеп кайтасы бар», – дип рәхмәт әйтеп, баш тартасы итте. Шул арада күчтәнәчләр, уенчыклар тутырган зур бер тартма биреп:
– Тәти энекәшкә, – диде һәм Шәмсенисага тоттырды да, кул болгап, җәһәт кенә китеп тә барды.
Абдулла киткәч, туганнар да үз ирекләрендә калып, ашап-эчеп, сөйләшә-сөйләшә мунчалар кереп, тәмам рәхәткә тиенделәр. Равил бераз көйсезрәк булса да, чынлап та, тәти малай иде. Гөлсемнең аны кулыннан төшерәсе дә килмәде.
– Иркә таем, үзеңә дә уллы-кызлы булыр вакыт җиткән. Акчуриннарга килен булып төшсәң, ким-хур булмассың.
– «Эрләмәгән-сукмаган биатайга күлмәклек» дигәндәй, ни сөйлисең инде?
– Абдулла сүзен җилгә очыра торганнардан түгел.
– Шәмсүк, ә уку?
– Укыган кадәргесе җиткән. Абдулла сиңа чын-чынлап гашыйк. Яшь аермагыз да менә дигән. Куенында гына тотар. Бал-майда йөзәрсең.
– Син йөзәсеңме соң?
– Минеке бөтенләй башка. Исмаил каенатай байлар рәтенә кермәгән. (Ни аяныч, «шәхес культы» еллары Акчуриннарның һәммәсен дә диярлек берочтан сөргән. Рөстәм, әтисе Акчуриннарда эшләгән өчен генә дә, ун ел төрмәдә утырырга мәҗбүр булган.)
Гөлсем, Акчуриннарның Россия империясендә татарлардан иң эре промышленниклар, фабрикантлар, Сембернең I гильдия сәүдәгәрләре, хөрмәтле, абруйлы гражданнары икәнен дә, алар җитештергән постауларның зур күргәзмәләрдә алтын, көмеш медальләргә лаек булуын да укып, ишетеп белә, билгеле. Хәйрия эшчәнлегендә юмартлыклары, алар төзеткән дистәләрчә мәчетләр, мәктәпләр хакында да бихәбәр түгел. Озакламас, бу нәселнең рухи бай мирасын, аларның да «милләтем» дип җан атуларын, әлеге юлның бихисап каршылыклардан һәм көрәштән торганын күрер. Аларның зур эшчәнлеге белән якыннан танышыр, сокланыр, уйланыр, үзе дә шунда кайнар, һәм бөтен халык башына төшкән сынаулар аларны да читләтеп үтмәс.
...Ә бүген әле тормыш аңа йолдызлы, айлы, хыял һәм сөю тулы бер кичен, алай гынамы икән, киләчәген бүләк итәргә тора.
Абдулла бу кичне ничек җиткерергә белми гаҗизләнде. Фабрикада да озак тоткарланмады. Аш-су әзерләүчеләр янына да әллә ничә сугылып үтте. Йорт-җирләрне, ишегалдындагы фонтаннарны, агач-куакларны, кышкы бакчаларны, өй эчендәге җиһазларны, табынга тезелгән чем-ак фарфор савыт-сабаны эчке бер рәхәтлек белән күздән кичерде. Үзенә кияр өчен бик килешле утыртма якалы ап-ак күлмәген, өстеннән иң затлы коңгырт казакиен сайлады. Әле бер, әле икенче көзге янында туктап, килеш-кыяфәтен дә «бәяләп» узды. Хикмәт шунда ки, бүген һәрнәрсә ниндидер яңа мәгънә белән тулы: бу җәйге җылы кич тә, сандугачлар сайравы да, буа буенда яңгыраган авазлар да, ак мунчаның тынга капкан кызуы да, салкын чишмә сулары да бөтенләй үзгә, бөтенләй башкача.
Әнә ул хәзер шундый бер дулкынлану белән Чистайның апалы-сеңелле, данлыклы ишан кызларын көтә.
...Ниһаять, капка ачылды. Юк, юк, капка гына түгел, балкып күк капусы ачылды бугай.
...Әнә Гөлсем дә, кәз-кәз генә басып, бәхет баскычларыннан югарыга атлый. Узышлый, бер күз сирпүе белән йорт-җирләрнең бай матурлыгын, җиһазларның затлылыгын, табынның зур зәвык белән әзерләнгәнен, Акчуриннар нәселенең илтифатлы, әмма чак кына сынаулы, горур карашларын да тотып ала.
Акчуриннар... Әнә бүген аның ничәмә-ничә буынында олпат Тимай байның фәлсәфи акылы, кануннары дәвам итә икән. Алай гынамы, тамырларында унбиш буын ата-бабаларының рух ныклыгын, олуглыгын, омтылышларын, милләт сутын саклаган асыл нәсел икәнен Гөлсем инде тоярга өлгергән иде шикелле. Шуңа аның бүгенге миссиясе дә бигүк җиңелләрдән түгел булса кирәк.
Абдулла гашыйк! Монысын биредә көн кебек ачык күрделәр. Хәер, ул аны әллә ни яшерергә дә теләмәде. Алар шулай ук керә-керешкә шәфкать туташының да гаять сылулыгын, чибәрлеген һәм карашының ифрат бер серлелеген абайлап калдылар. Шәмсениса да гадәттәгедән матуррак күренде. Гөлсем һәрберсе белән бик итагатьле, әмма җылы һәм якын итеп күреште. Иң элек әнкәсенең, барлык туганнарының сәламнәрен җиткерде.
Аннан, хуҗалар күңеленә хуш китереп:
– Сембер җирләре, сез яшәгән бу төбәкләр, данлыклы Акчуриннар нәселе безгә әүвәле Шәмсениса аша якын, кадерледер. Аңа булган ихтирамыгыз, яратуыгыз өчен без бик рәхмәтлебез. Инде менә Абдулла әфәнденең безне шулай иртә таңнан каршылавына да, әлеге күркәм мәҗлестә утыруыбызга да ифрат шатбыз. Күңелебез һәрбарчагызга олы ихтирам, ярату белән тулы.
Гөлсемнең бу кадәр сүз рәте, сүз тәме белән сөйләвеннән мәмнүн булган Абдулла, кыздан күзен дә алмыйча, елмая төшеп, тыңлады да тыңлады. Озаграк сөйләсен иде Гөлсем, озаграк дәвам итсен иде бу кич...
– Аннан сезгә бер кадерле әманәт – сәлам дә тапшырырга телим. Ул сезнең кардәшегез, Төркиядә, мөселман дөньясында зур абруй казанган Йосыф Акчурадан туган якка һәм һәрбарчагызга сагынулы кайнар сәламнәр, иң изге теләкләр. Төркиядә Йосыф әфәнденең безгә ярдәме әйтеп бетергесез зур булды. Ул каршылады, озатты. Менә шул вакытларның бер ядкаре, – дип, Йосыф абыйсы белән бергә төшкән фотосын сузды.
Үз нәүбәтләрендә Хәсән абыйсы да, аның гүзәл, зыялы хатыны – Батыр-Гәрәй кызы, Сөләйман Акчуринның оныкчасы Зөһрә ханым да Гөлсемнең Төркиядәге игелекле эшчәнлегенә, каһарманлыгына ихлас бер соклануларын белдерделәр. Гәрчә алар барлык татар мөселман басмаларын алдырып, «Вакыт» газетасында Кәриминең «Истанбул мәктүпләре»н укып, андагы вакыйгалардан хәбәрдар булсалар да, сораулар да шактыйга җыелды. Гөлсемнең җаваплары да хисле-тәэссоратлы хатирәләрдән гыйбарәт иде. Шул арада өстәлгә нинди тәгам-ризыклар гына килмәде. «Чибәрен» туктаусыз сыйлавына, кыставына Гөлсем Абдуллага рәхмәт әйтергә, күзенә тутырып карап елмаерга чак-чак өлгереп барды.
Гөлсемнең күп нәрсәләрдән хәбәрдар булуына, сүз-фикер камиллегенә сокланып, канатланып утырды Абдулла. Кичнең ул көткәннән дә гайре бер табигыйлек, ихласлык белән узуына әйтеп бетергесез шат иде. Тукай шигырьләре кичнең йолдызлы таҗы булды. Гөлсем аларны кабатланмас бер моң, сагынулы йөрәк тавышы белән укыды. Шигырь тәмамлангач та, Гөлсемнең тавышы җанда яңгыравын дәвам итте. Тәмам әсәрләнгән Хәсән агалары: «Афәрин, афәрин, тагын укыгызчы?!» – дип, Гөлсем янына ук күчеп утырды.
– Бик теләп, Тукай минем иң яраткан шагыйрем, – дип, чак кына көрсенеп куйды да укуын дәвам итте:
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Әллә каян гына бер ут күбәләге очып керде. «Тәгаләм, Тукай җаныдыр бу», – дип юрап, эчтән генә көрсенеп тә алдылар.
Билгеле, нәселнең затлы дәвамчылары да Тукайның күп шигырьләрен яттан белә, әмма Гөлсем укуында алар бөтенләй яңача мәгънә алдылар, шагыйрьне җанга ныграк якынайттылар. Мәҗлестән төн уртасы җитәрәк кенә таралыштылар. Шәмсенисага гына, кечкенә улын куеп килгәнлектән, шактый иртә китәргә туры килде. Кучерның җигүле аты инде Гөлсемне әллә кайчаннан җилдереп кенә илтергә әзер тора. Абдулла гына бар вөҗүде белән бу кичнең гомерлек дәвамын тели. Хәсән абыйлары да нык дулкынланган, кичәне ул иртәгә музейда дәвам итәргә чакыра. Һәркем аңлый: бу бик зур ихтирам билгесе.
...Абдулла шактый арган-талган булса да, тиз генә йокыга китә алмады. Аның колагында һаман Гөлсем тавышы яңгырады.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
***
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Аһ, ничек итеп әйткән адаш шагыйрь! Бу юллар – борын-борыннан биредә гомер сөргән бабалары, иле, дине, милләте, теле, ыруы, мәгърифәте дип җан аткан, үзеннән соң яхшы исем-ат, дан-дәрәҗә калдырган Акчуриннарның да туган төбәге турында лабаса. Бабалары Абдулла, Курамша, агалары Сөләйман, Әсфәндияр, Йосыф, Ибраһим, әтиләре Тимербулат, уллары Хәсән, Якуб, Абдулла үзе дә буыннан-буынга васыять ителгән меңләгән дисәтинә биләмәләрне үзләренең туган җире итеп саклыйлар ич. Киләчәк буыннар өчен әманәт буларак саклыйлар.
Күр, Курамша бабасы әтиләре Тимербулатка нинди асыл сүзләр белән язган ул васыятьнамәне:
«Миңа чын-ихлас хөрмәте, бертуктаусыз даими эшчәнлеге һәм угланнарча тугрылыгы өчен... сөрү җирләрен, Гурьевкадагы постау фабрикасын... мәңгегә куллануга калдырам...»
Мәңгегә...
Абдулла бәләкәйдән менә шул җирләрдә аунап-тәгәрәп үскән. Башка байлар кебек ул да өй шартларында атаклы мөгаллимнәрдән яхшы белем алган. Кечкенәдән фабрика тормышы белән кызыксынган. Әтисе Тимербулат һәм абыйлары җитәкчелегендә постау сәнәгатенең иң кыен, катлаулы серләренә өйрәнгән. Егет үзенең гаҗәеп омтылышы, максатчан үҗәтлеге белән барысын да хәйран калдырган. Нәрсәдер хәл итәсе булса, ул, көн димәс, төн димәс, очына чыкмыйча һич туктамас. Хезмәткәрләр дә, эшчеләр дә аңарда легендар әтисенең күп сыйфатларын күрәләр. Аңа ихтирам белән карыйлар. Чөнки ул – һәрчак сүзендә нык торучы һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүче.
Ул – чын мәгънәсендә Тимай байның лаеклы варисы. Гурьевка фабрикасының директоры, ширкәтләрнең төп җитәкчесе, иң бай Акчуриннарның бер вәкиле Абдулла Тимербулат улы бүген шундый уйлар, хатирәләр эчендә йөзә. Алла боерса, ул, ниһаять, йөрәк мәсьәләсен дә хәл итәр. Аның балалары да шушы ата-баба җирендә туар һәм яшәр. Аның бүген хыялына һәм бәхетенә иң якын торган көне, дөресрәге, таңы иде.
(Әмма Тимай байның бу бәхетле варисын алда нинди ачы язмыш көткәнен, аның «Азанчы күмәр»гә тиешле иң изге кануннан да мәхрүм буласын, алай гынамы, атаклы җир биләүченең Шифа атлы кызына XXI гасырда кабер өчен өч аршын җир дә табылмасын хәтта фәрештәләр дә фаразлый алмагандыр.)
...Хәсән дә бүгенге хиссияттән тиз генә арына алмады. Аның да хәтерендә яшүсмерләр төсле курач гәүдәле, әмма рухы, шигырьләре белән олпат Тукай җанланды.
Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын.
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм.
Кырылмасмы вавы, валлаһе әгъләм?
– Кем инкарь итәр синең «Үз-үземә» дип язганың безгә дә кагылмый дип?! Әмма милләтне саклау, күтәрү юллары бертөрле генә була алмый, шагыйрем.
Курамша бабам, әнә, татарның кемлеген күрсәтер өчен, 1833 елда Департаментка гаиләсе өчен 8 мең 200 сум акча түләп, үзләрен «Сембер мещаннары» итеп рәсмиләштергән. XIX гасыр уртасында Сембернең Iнче гильдия сәүдәгәре булып саналган.
Акчуриннарга мал-мөлкәт, байлык, абруйлы исемнәр ни-нәрсә өчен кирәк дисеңме? Татар милләтенең данын еракларга яңгыратыр өчен! Милләтне динле, мәгърифәтле итәр өчен! Һәм, бәлкем, иң мөһимедер – башка милләтләр алдында мескен булып, бил бөгеп сөйләшмәс өчен. Үз хисабына ак мәчетләр, җәдидчә мәктәпләр салдыру, ятимнәргә, талантлы яшьләргә үсәргә булышу, кыскасы, татарның син әйткән «җанлылык вакытын», бәхетен, киләчәген күрер өчен. Илгә корылык, ачлык килгәндә, янгын һәм сугыш афәтләре ялмаганда – дөньяга ярдәм кулы сузу өчен. Шагыйрем, болар – Акчуриннар кавеменең күңел кыйбласы!
Ә 1905 елда Гурьевкада митингларның төп шигаре, беләсеңме, нинди иде?! «Бабайга тимәскә!» Бу – халыкның Тимай байга тирән ихтирамы, олы рәхмәте йөзеннән шулай эшләнгән, шагыйрем.
Ә син кәбәм[4] – туры Тукай, бөек Тукай, Аллам рухыңны шат кылсын! Син һаман да милләтнең даны, байлыгы, горурлыгы булып каласың. Гөлсем туташ бүген кабат безне шуңа инандырды. Рәхмәт аңа! Боларны «Үз-үземә» исбатлау да лазем булган, күрәсең, дип, уйларына нокта куйды һәм, үзе дә сизмәстән, таң алдының татлы йокысына чумды.
Гөлсем дә Шәмсенисага «Мең дә бер кичә» төсле серле, озын кичнең дәвамын сөйли. Кечкенә агач караватта, төшләнеп елмая-елмая, әлегә Акчуриннар нәселенең иң нәни дәвамчысы йоклый. Ә Гөлсемнең нигәдер аңа карап елыйсы килә.
– Син инде безне Акчуриннарның башкалары белән чагыштырма. Тауга карап тау булып булмый. Әгәр дә син миңа якын яшәсәң, бәхетле булсаң, шул җиткән. Ә Тукайлы, Әмирханлы Казан – алар йөрәк түрендә урнашкан килеш. Тик минем йөрәкне үзең беләсең.
Алар, кочаклашып, рәхәтләнеп бер елашып алдылар. Аннан, сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчеп, тынычланып, тагын Акчуриннарга күчтеләр.
– Хәсән әфәнде – нәселнең алтын баганасы. Гаять зирәк акыллы, киң күңелле гыйлем иясе кеше. Данлыклы коммерсант, мәшһүр меценат. Татарның бай мирасын, Ислам тәгълиматын өйрәнүгә, тарихи-мәдәни истәлекләрен барлауга, җыюга гомерен багышлаган фидаи зат. Ул искиткеч музейны, бай китапханәне үз күзләрең белән күрү кирәк.
...Үз күзләрең белән күрү... Әмма күргәннәрне тиз генә акылга, аңга сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Татарның «Эрмитажы»! Бу дәрәҗәдә галим, әтрафлы, тәэссоратлы бәян итүчене Гөлсемнең беренче күрүе бугай. Бар вөҗүден татар-төрки дөньясының шанлы дәверләре, гүзәллеге, байлыгы, мәдәнилеге, хиссияте чорный. Гасырлар түрен, йөрәк түрен хан-солтаннар, падишаһлар булып Хәсән Акчурин били. Тарихның сер булып төрелгән рун, туз, тире, күн һәм кәгазь битләренә язылган тылсымлы кайтавазы яңгырап ала. Бар шәркый кыйтгаларның алтын-көмеш акчалары, чулпы, тәңкәләре чыңлап куя. Гөлсем күңеленнән шушы тиңдәшсез мираска, олуг хезмәтләргә бәрабәр асыл сүзләр эзләгән арада, Хәсән аларны үзенең хыял дөньясына алып кереп китә.
Ул – милләте горурланырдай әлеге хәзинәне киләчәк буыннар белән бүлешү, Татарның тарихи музеен, бай китапханәсен рәсми рәвештә төзеп калдыру. Рөхсәт кенә ала алсын... Әмма рус дәүләте аны берничек тә бирергә җыенмый. Моны күптән белсәләр дә, Хәсәннән узып, аның җанына бәрабәр бу теләк-ниятләренә күләгә төшерергә, нидер әйтергә берәү дә җөрьәт итмәячәк. Шулай һәммәсе дә аңа ияреп, хыял канатларында очмакта. Ә Зөһрә ханым – иренең пар ак канаты. Әнә чак кына урнашкан тынлыкны да Хәсәннең һәр тарихи бәһале табылдык өчен мөлкәтен бирергә әзер торуын нинди горур, яратулы сөйләме белән тутырды.
Берочтан үзләренең Германия, Франция, Австриягә сәфәр-сәяхәтләрен дә, Европа шәһәрләренең гүзәллеген, бигрәк тә Венаның архитектурасына гашыйк булуларын, анда нумизмат Хәсәнне балаларча сөендергән табылдыкларны да искиткеч матур итеп ялгап куйды. Аны ничек итеп тыңлауларын гына күр! Мәскәүдә коммерция институтында укучы студент уллары Гомәр дә, аннан кечерәк Мәхмүт тә икесе ике яктан әтиләрен кочкан хәлдә, әниләренә мөкиббән, бәхетле бер елмаю эчендә йөзәләр. Һәм, искәрмәстән, барысының да йөзләренә шул җылы елмаю йөгерә.
Биредә соклануларның чиге юк. Форсат һәрдаим чыгып тора. Ул зур-зур бүлмәләрдә урнашкан бай китапханә кемне дә «аһ» иттерерлек. Ибраһим абыйларының да төрле ил-җирләрдән җыйган, ә кызларның «су кебек эчкән» татар, рус, француз, алман, гарәп, фарсы, төрек һәм тагын кайбер башка җыентыкларга күз йөртеп чыгуга, китап дөньясы «телгә» килде. Барысы да шау-гөр килеп, берничә телдә аралашып алдылар.
– Афәрин, афәрин! – диде Хәсән, бу көтелмәгән җанлылыкка һәм мәдәнилеккә сөенеп. – Кәбәм, язмыш безне атаклы Камаловларның Акчуриннар хыялланган тагын бер гүзәл мөгаллимәсе белән очраштырды. Татар өчен сезнең дәрәҗәдәге мөгаллимәләр – алтын бәһасе. Мин җиде-сигез ел элек Департаментка җәйге айларда Сембер якларының кырык мөгаллимәсен җыеп, аларны татар грамотасына өйрәтүне һәм яңа алым белән укытуны оештырырга рөхсәт бирүләрен сорап хат юллаган идем.
– Рөхсәт бирмәделәрме?
– Сорауны дөрес куйдыгыз. – Хәсән бу юлы Гөлсемнең күзләренә тутырып, сынап карап торды. – Күңелегезгә авыр алмагыз, анда сезнең дә мөселман иленә ярдәмгә баруыгыз хуп күрелмәстер дип уйлыйм.
Курсистка кызыбыз әле моңа бөтенләй ышанып җитмәсә дә, чынында, бу сүзләр ачы хакыйкатьнең үзе иде.
Ә Сембернең Почётлы гражданины, дистәләрчә мәктәпләр тотучы иң абруйлы меценат Хәсән Акчуринга җавап, беләсезме, нинди булган?! «Мәгариф өлкәсендә сезнең бернинди дәхелегез юк! Рөхсәт бирелми». Йә Аллам, күпме татар бәгъренә кадалган агулы сүзләр, тыю-чикләүләр.
...Бүгенге гаять гыйбрәтле, җаннарны төрле гамьнәр белән баеткан очрашу ахырына якынлашып килә. Алар хәзер Коръәннең бик борынгы нөсхәләре һәм мөселман илләрендә басылган барча Коръәннәр сакланган иң илаһи тарафка юнәләчәк. Гадәттә, гасырларга сәфәр шушыннан башлана яисә шушында төгәлләнә. Уртада яшел постау япкан түгәрәк өстәл, бәрхет тышлы бәләкәй мендәрләр тезелгән, аркасына гаҗәеп тамбур чигешле намазлыклар, йөзле дисбеләр эленгән озын кәнәфи. Идәнгә зур, затлы бохар келәмнәре җәелгән. Биредәге рух югарылыгыннан бер мизгелдә җаннар чымырдап, тетрәнеп китә.
Хәсән «хәзрәт» бүген дә Коръәннәрдән берничә кыска аять укып, кыска гына шәрехләп үтүне дә мәгъкуль күрде. Укыганнарын гаять тәэсирле итеп, кыскалык һәм осталык белән багышлап та куйды. Хикмәти Хода, җаннарның бу гаҗәеп мәкамнән, бу догалардан шулай тиз генә аерыласы да килми икән. Ишан кызларының күңелләре мөлдерәп түгелде...
– Илтифатыгыз өчен һәрбарчагызга рәхмәт! Очрашудан гаять мәмнүнмен. Инде һәммәгезне дә Макай чишмәсенең суы белән тәмләп чәй эчәргә чакырам.
– Хәсән әфәнде, «Макай» – ул сездәге изгеләр чишмәсеме? – дип кызыксынды Гөлсем.
– Менә монысын хәзер Абдулладан сөйләтәбез, яме, – диде Хәсән, төрле сый-нигъмәт, мич ашлары белән тулы табынга дәшеп. – Хәер, кунак кызы башта чәйне эчеп карасын, аннары әйтерсең.
Юка ак фарфор чәшкеләрдә хуш исле чәй килде. Чәй дә, ризыклар да тәмле һәм затлы иде. Гөлсем дә, рәхмәт әйтеп, нәкъ шулай диде.
– Абдулла, хәзер су-чәйләрнең серен ачсаң да ярыйдыр, – дип, Хәсән абыйсы чынаягын тәлинкәсенә каплап куйды.
Абдулла дулкынлана иде.
– Чишмә тикле чишмәләр – изгедер инде алар. «Кешене эчәр сулар йөртә», диләр бит. Тимербулат әткәбезнең безгә ядкарь булып калган сүзләре бар – ул ниндидер сәбәпләр белән моннан китәргә җыенучыларга иң элек шундый сорау биргән: «Син Макай чишмәсенең суын эчеп карадыңмы? Моннан да уңайрак җирне тапмассың, уйла!» – дигән... Бу тирән мәгънәле сүзләрне мин бүген Гөлсем туташка юлламак келим. Атам урынына калган олы агам Хәсән Акчуринның хәер-фатихасын алып, Гөлсем Мөхәммәдзакир кызының гомерлеккә минем сөйгән хәләл җефетем булуын сорыйм. Үтенәм. Мин бу көнне еллар буена, көттем. Юк, гомер буена, дисәм, дөресрәктер.
Абдулла шулай диде дә, куен кесәсеннән бриллиантлар белән бизәлгән алтын муенса алып, күз ачып йомган арада Гөлсемгә кидереп тә куйды.
Гөлсем бу көтелмәгән борылыштан бөтенләй югалып калды, әйтер сүз тапмады. Битләре алланып янды. Хәзер аның йөрәк тибешен бар дөнья ишетәдер төсле тоелды. Ишетмиме соң, аны иң элек мәгърур Хәсәннең гүзәл Зөһрәсе тойды. «Уң канат», иркә генә сыйпап:
– Изге сәгатьтә булсын! Абдулланың тәкъдимен бәхетең итеп кабул ит! Котлыйбыз, Гөлсем канәтем, – дип, кызның күңелен тәмам ярларыннан ташытты.
Барысы да: «Изге сәгатьтә, бәхетле булыгыз!» – дип куәтләделәр. Якуб абыйлары да: «Бәхет-сәгадәт сезләргә», – дип котлап, кәләшкә нәни генә тартма сузды. Гөлсем тагын да ныграк каушады. Шәмсениса кулын катырак кыса төшкәч кенә, үз хәленә кайткандай булды.
– Зинһар, кичерә күрегез, мин бөтенләй каушап калдым. Рәхмәт! Барысы өчен дә, һәрбарчагызга олы рәхмәтем, олы ихтирамым. Ләкин бит әле минем институтны тәмамлыйсым бар.
– Язган булса, анысы да хәл ителер. Шәмсениса килен, син безне иртәгә кияү коймагына чакырасыңдыр ич? Рөстәм дә иртән кайтып җитәргә тиеш. Калганнарын шунда киңәш-табыш итәрбез, – дип, сүзен йомгаклады Хәсән агалары.
Шәмсениса да сүзен тиз тотты:
– Иртәгә барыгызны да төшке ашка көтәбез. Хәсән ага, Алла боерса, коймак та пешәр, бәлеш тә. Чәйләр дә эчәрбез, сөйләшербез дә.
– Хуш, күркәм җавап, Шәмсениса. Шатланып күрешергә язсын, – дип, Хәсән аталарча бер җылылык белән озатып калды.
* * *
Шәмсениса әлеге кунак төшерүләргә күңеле белән әллә кайчаннан әзер иде. Шуңа бүгенге табын аеруча затлылык, күркәмлек белән аерылып торды. Бибифатыйманың кызлары аш-су әзерләргә дигәндә осталарның остасы. Ялт-йолт китерделәр. Тәңкә зурлыгы гына «кияү коймаклары», уймак тикле генә «кияү пилмәннәре», чистайча каз бәлешләре, каклы катламалар, балга катырган бавырсаклар – барысы да нәзакәтле иде. Кунаклар үзләре дә күп күчтәнәчләр, зур бүләкләр белән килгәннәр. Көн генә болытлабрак китте, аның каравы, кояш урынына Абдулла балкыды. Тәти улы белән кунаклар каршылап торган Рөстәм дә бүген гаҗәеп ачык йөзле иде.
Сөйләшүләргә килгәндә, анысы аерым бер күркәмлек, итагатьлелек белән барды һәм бер атнадан Чистайга кыз сорарга кайту, никах укыту, бер айдан туй дигән карар белән тәмамланды. Аңардан соң иң тәмлесе – Җүкәтауның чәчкә-үләннәре, төрле җиләк-җимешләреннән төнәтелгән «Чистай чәе» иде. Шулай итеп, табыннар да, күңелләр дә түгәрәкләнде. Язмыш дигәнең өч көн эчендә Гөлсемне Акчуриннар килене итеп тәгаенләп тә куйды.
* * *
Инде туйларга килгәндә, тирә-якта аларның тиңе юк иде кебек. Гаҗәеп зиннәтле, купшы, мул һәм бик тантаналы үтә Абдулла белән Гөлсемнең туйлары. Күпсанлы туганнары һәм якыннары бирегә Чулман һәм Идел буйлап Сызраньга хәтле пароходта, аннан махсус поездда киләләр. Туйны тәэмин итү өчен, Сызраньнан югары класслы белгечләр, пешекчеләр, официантлар, чәчтарашлар, фотографлар һәм тынлы оркестр чакырыла. Туй тантанасы мылтыктан атулар, фейерверклар, салютлар балкышы белән таң калдыра. Аннан да бигрәк күпләрне кәләшнең күз явын алырлык ак, затлы туй күлмәге, йөзектән үтәрлек сылулыгы, чибәрлеге, серле карашы, эчке бер җылы нуры сокландыра һәм көнләштерә дә иде бугай. Бу әкияти матур туйда чакырылган күпсанлы, дәрәҗәле кунаклар гына түгел, Гурьевка һәм Карасун өязе һәм башка төбәкләрдән килүчеләр дә бәйрәм итә.
Матбугат битләреннән Акчуриннарның 1913 елның 15 июлендә узачак дәрәҗәле туе бар мөселман дөньясына мәгълүм була. «Котлауларның, бүләкләрнең исәбе-хисабы юк иде», диюләре дә хактыр. Хәер, кияү-кәләшнең үз бүләкләре дә хасиятләп уйланылган, юмарт була. Атналар буена Идел–Чулман киңлекләрендә оркестрлар белән пар ак пароход йөзә. Атаклы Акчуриннарның онытылмас һәм кабатланмас туй манзарасын яр буендагы эреле-ваклы шәһәр-авыллар, тирә-як халкы хәйран калып күзәтә. Кыскасы, мәхәббәт тантана итә.
Гөлсемнең тормышына, язмышына ак җилкәннәр, ак пароходлар белән килеп кергән Сембер егете шәфкать туташының күңелен акыл, зур ярату белән били. Җан шагыйре булган Тукайны югалту кайгысы да, Төркиянең фаҗигале көннәре дә әкренләп томан артына күмелә бара. Абдулла кызның йөрәгенә укмашкан борчу-сагышларын бүлешерлек, киңәш-табыш бирерлек, җилкәсенә башын куеп ял итәрлек ир була. Болар өчен ул Абдуллага әйтеп бетергесез рәхмәтле.
Биредә яшь киленне көн туган саен йә берәр шатлыклы яңалык, йә берәр сәфәр-сәяхәт көтә. Абдулла беркөнне Гурьевкадан (Барыш) алып, Сембер, Сызрань, Сенгилеев өязендәге Акчуриннар тарафыннан ачылган һәм алар акчасына көн күргән мәктәп-мәдрәсәләрне, мәчетләрне күрсәтеп чыкты. Ул төнне Гөлсемнең күзенә бер тамчы йокы кермәде. Сөенү катыш соклану, искитәрлек фидакарьлек! Менә кайда ул татар рухы, тел, дин өчен җан ату, милләтне үстерү, укымышлы итү, тәрбияләү. Акчуриннар, чыннан да, игелекле нәсел, олпат нәсел. Хәзер инде Гөлсем дә – аларның бер вәкиле. Хәзер аның да күптәнге хыялы тормышка ашачак: ул кызлар мәктәбендә мөгаллимлек итәчәк һәм балаларның иң яраткан укытучылары булачак...
...Кайбер көннәрдә алар төнгә чаклы фабриканың исәп-хисаплары белән утыралар. Гөлсемгә үзенең математикадан көчен, осталыгын күрсәтү аеруча рәхәт була. Абдулла да хәйләкәр, аңламаганга салышып төрле сораулар яудыра, чөнки Гөлсемнең үзенчә исбат итәргә тырышуы, Бестужев курсларын бергәләп «үтү» – аның өчен гомернең иң кадерле, матур мизгелләре.
Кайбер кичләрдә Абдулла сөйгәненә Россиянең төрки-татар, мөселман дөньясында зур роль уйнаган нәсел-нәсәп элемтәләрен сөйли: Дебердиевлар, Юнусовлар, Апанаевлар, Максутовлар, Солтановлар, Шәкуловлар, Баишевлар, Барудилар... Шушы урында туктый да, серле елмаеп, сыный төшеп, Гөлсемгә текәлә. Килен балакай озак көттермичә телгә килә:
– Абдулла кәбәм, ә данлыклы Камаловлар кайда соң?!
Абдуллага исә шул сүз генә кирәк.
– Минем йөрәгемдә, Гөлем. Йөрәгемдә, – дип, Гөлсемне нәфис иңнәреннән кочып, кайнар наз, ярату сүзләренә төрә.
Гөлсемне бу якларга, бу нәселгә чынлап бәйләгән тагын бер вакыйга бар. Ул – легендар Тимай бай – Тимербулат Курамша улы Акчуринның гомер юлы белән бәйле истәлекләр[5]...
Әтисенең тәүлекләр буе фабрикадан чыкмыйча фидакарьләрчә эшләве, оештыручы таланты үз җимешен мул биргән. Төсе, сыйфаты белән дөнья базарларын яуларлык нинди генә сукно-постаулар, төрек, болгар, рус армияләре өчен шинель материаллары җитештерелмәгән. Легендар фабрикант Думаларга сайланган, өязнең җәмәгать эшләрендә катнашкан, дәүләтнең «За усердие» дигән көмеш һәм алтын медальләренә лаек булган. Болары 1880-1981 еллардагы ачлыкта хәйрия эшләре өчен бирелгән.
Кышкы салкыннарда халыкның күп өлеше ачлыктан интегә, ачлыктан кырыла. Менә шул көннәрдә, гыйнвардан алып игеннәр өлгергәнче, Тимербулат әтисе иске Тимошкинода бушлай ашханә оештыра. Көндезге һәм кичке ашларга өч йөзгә якын кеше җыела. Ә җәмгысы бу вакыт эчендә кырык бер мең кеше тукланган. Бирегә кайлардан гына килмәгәннәр дә, кемнәр генә рәхмәт укымаган. Һәрдаим халыкны кайгырту! Менә нәрсә шаккатыра Гөлсемне.
1891 елгы ачлыкта бушлай ашханәнең ишекләре тагын ачылган. Тимай бай мосафирлар өчен итен дә, ипиен дә, акчасын да кызганмаган. Алай гынамы?! Гражданнар сугышында яраланган хәрбиләр өчен хастаханә ачу, янгын көл иткән 240 хуҗалыкка матди ярдәм, аларны мал-туар, кием-салым, утын, ашлык, ипи-чәй белән тәэмин итү – боларның барысын-барысын сиксән яшьлек әти-карт үзе кайгырткан...
Әйтерсең, Гөлсем бу ачлыкларны, янгыннарны үзе кичерде, күзләреннән өзлексез яшь акты. Җаны-йөрәге Тимай байның шушы мәрхәмәт-шәфкате, юмартлыгы өчен чиксез рәхмәт, ихтирам хисләре белән тулды. Менә аның Абдулласы нинди ата баласы! Гөлсем әнә нинди нәселгә килен булып төште. Аның үзенә дә тырышып мөгаллимлек итәргә, хәйрия эшләрендә катнашырга, ярату, игелекләр белән яшәргә!
Гөлсем бу кичне Абдуллага иркәләнеп сыенуга ук йокыга талды. Һәм төшендә Тимай байның алдында торган сый-ризыкларның күплегенә шаккатып уянды. Аның күзе ак касәдәге мүк җиләгенә төшкән иде. Хәзер әнә шул җиләк авызыннан сулар китерә. Өзелеп ашыйсы килә.
...Калда авылыннан дүрт-биш чакрым ераклыкта Акчуриннарның җәйге дачасы урнашкан. Биредәге шаулап торган ак нарат, чыршы урманнары Кырлай урманнарына аваздаштыр. Абдулла ул якларны барып күрмәсә дә, монда килгәч, Тукайның «Шүрәле»сен искә төшерми калмый. Бүген дә алар, Гөлсем белән бер-берсен бүлә-бүлә, «Шүрәле»не укыйлар.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Шулай ярыша-ярыша сөйләп, кече күлгә килеп җиттеләр. Аннан арырак китеп, ак мүк арасыннан җиләкләрен сыдырып кына җыя торган сазлыкка йөгерделәр. Менә шунда Гөлсемнең учлап-учлап ачы җиләк ашавын елмаеп карап торды да бар дөньяга аваз салды:
– Чибәрем! Безнең улыбыз булачак ич! Абдулла Акчуринның дәвамчысы, Гөлем! Ишетәсеңме? Рәхмәт сиңа! Икенчесе кыз булыр, нәкъ синең төсле!
Йөзьяшәр урман җиләс, рәхәт бер шаулау белән кайтавазны таратты...
Абдулла үзенең бүгенге «ачышыннан» тәмам әсәрләнде. Гөлсемгә учлап-учлап җиләк, кочак-кочак чәчәк җыйды. Арыганчы кулларында күтәреп йөрде.
Әти кешенең юраганнары юш килде. Башта – улы Яхъя, тагын бер ел дигәндә кызы Сафура туды.
Гөлсем исә кызлар мәктәбендә укытуын яратып дәвам иттерде. Ә ул булган һәр җирдә Тукай иҗатына чиксез мәхәббәт, ихтирам хөкем сөрә. Казанда «Шәрык» клубында, «Яңа клуб»та, Эрмитажның җәйге театрында, Панаев бакчасында әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда җиң сызганып йөрүче Гөлсем, бөек шагыйрьнең вафатына ике ел тулу уңаеннан, Гурьевкада «Тукай кичәләре» оештыра. Соңгысында Гөлсем Акчурина үзенең 50 сум хезмәт хакын кушып, «Кояш» газетасы идарәсенә 97 сум акча җибәрә. Бу – шагыйрьнең каберенә чардуган һәм хәтер ташы куюга керткән иң зур хәйрия булып теркәлә.
[1] Юсупов А. Господа Акчурины. – Казань: Татар.кн.изд-во, 1974.
[2] Йосыф Акчура (1876-1935) – күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе. «Иттифак-әл-мөслимин» партиясен оештыручыларның берсе һәм лидеры. 1908 елдан Төркиядә яши. Төркия президенты Кемаль Ататөркнең сәясәт һәм мәдәният буенча киңәшчесе, Истанбул университеты профессоры.
[3] Таиров Н. Акчурины. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2002.
[4] Кәбәм – кәгъбәм.
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев