Логотип Казан Утлары
Роман

Язмыш җиле (Аерылабыз, ахрысы.../ дәвамы)

...Гөлсемне бүген Хәтимә дә, беркем дә, берни дә юата алмый. Иртәгә ничекләр итеп җирләргә барыр ул Тукаен.

(Романны башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

...Гөлсемне бүген Хәтимә дә, беркем дә, берни дә юата алмый. Иртәгә ничекләр итеп җирләргә барыр ул Тукаен. Ай, әҗәл авыруы кагылмаган булса, ул аны төрек кызы Айсели кебек, Чистайга алып китмәс идеме?! И-и нәрсәләр уйлый, нәрсәләр сөйли Гөлсем?! Кичәдән бирле үзе дә, йөрәге дә дер-дер калтырый. Әйтерсең, Тукайның януы да, туңуы да Гөлсемгә күчкән. Хәтимәнең аны мондый хәлдә гомергә дә күргәне юк иде. Ул, ашыга-ашыга, Чистайдан җыеп алып килгән җиде төрле үлән белән чәй пешерде, кипкән җир җиләкләре салды, юкә балы болгатты.

 

– И канәт, шифасы гына тия күрсен берүк. Иртәгә дә болай булсаң, мин сине беркая да чыгармыйм.

– Син ни сөйлисең? Иртәгә Тукайны соңгы юлга озатачаклар, аңлыйсыңмы син шуны?

– Аңламаган кая, бу кадәр үз-үзеңне бетерсәң, Алла сакласын... Син Истанбулда ул кадәр яралылар янында ничекләр эшләдең соң?

– Бу – Тукай. Һәммәбез өчен бердәнбер булган Тукай! Нинди чагыштыру булырга мөмкин! Без аны саклап кала алмадык.

– Тәкъдир ул, иркә таем, синең белән миннән сорап йөрми. Зинһар, тынычлан.

Гөлсемнең моңа чаклы берәүнең үлеме өчен дә бу кадәр ут йотканы, көйгәне, ачыргаланганы булмагандыр, юктыр.

– Белмим, гомере буе җылыга туймаган Тукайны иртәгә ничекләр итеп бөтенләйгә салкын җир куенына салып калдырырбыз, апам?!

– Үзең җир куены, дисең ич. Кабер суыгы ул җәен генә була. Син бераз ятып хәл җый. Мин чәчәк кибетеннән урап килим әле.

...Әйтерсең, Казан бу төндә бөтенләй керфек какмаган. Иртәдән үк урамда халык ташкыны. Ул ташкын артканнан-арта, көчәйгәннән-көчәя бара[1]. Тукай шушы халкына бит иң кыйммәтле, иң олы бәһасен үзе исән чагында ук биреп калдырган иде: «Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!» Менә хәзер шушы зур халык, моңлы халык Аны йөрәк түренә салып, иңнәренә күтәреп, соңгы юлга озата.

...Яңа Бистәдәге татар зираты. Тукай кабере. Өстә, ак болыт сурәтенә кереп, фәрештәләр сакта тора. Җирләр – Күкләргә, Күкләр Җирләргә сәлам биреп, җавап тота:

– Җиде мулла нәселеннән булган, «садренә Иман берлә, Коръән нуры тулган» Мөхәммәтгариф улы Габдулла Тукаев хәзрәтләре Хозурыбызга кайтты. Рәхмәт берлән каршыладык.

...Халыкның югалтуы зур. Кайгысы зур. Һәркем аны үзенчә тоя, үзенчә кичерә. Гөлсемнең исә җаны үкси. Ул кабер өстенә тезгән ак чәчкәләре белән бергә инде ничәнче кат бер үк шигъри доганы кабатлый:

 

...Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

 

– Шунда тамсын, газиз Тукаем...

(Яңа Бистә зиратына Тукай хакына, дип, ул көнне беренче тапкыр хатын-кызларны да кертәләр.)

 

***

И күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне;

Минемчә, онытылу, тибәрелү үлемнән яманрак.

 

Милләт тирән кайгы кичерә. Халык шагыйре Габдулла Тукайның вафаты турындагы үзәк өзгеч хәбәр татарлар яшәгән бар төбәкләрне, ил-кыйтгаларны урый.

Кайгы уртаклашкан тәгъзия телеграммаларның исәбе-хисабы юк. Кайлардан, кемнәр генә язмаган да, шагыйрьгә карата нинди генә асыл, һиммәтле сүзләр әйтелмәгән. Аларда халыкның чиксез яратуы, күз яшьләре белән хушлашуы, әйтеп бетергесез хәсрәте... Гөлсем атна буена бер генә газетаны да калдырмыйча укып барды. Аның ише: «Тукай!» – дип җан атучылар дөнья буйлап сибелгән икән ич!

– Соңгы көннәрдә Гөлсем өчен тәмам хафага төшкән Хәтимә сеңлесен килеп кочаклады да:

– Иркә таем, зинһар, тынычлан инде. Үлгән артыннан үлеп тә, үлгәнне терелтеп тә булмый. Дога белән генә сагыныйк. Үткән үткәндә калсын. Исәннәргә киләчәк белән яшәргә кирәк. Син бит инде акыл утырткан кыз.

– Рәхмәт сиңа! Барысы-барысы өчен дә рәхмәт! Бу көннәрдә синнән башка нишләр идем, кая барыр идем?! Алла теләсә, таң белән юлга тәвәккәлләрмен, дим. Инде сагынуларым да хәттин ашты.

– И бала, и иркә таем...

Тагын бер кочаклашып елаштылар.

 

***

...Апрель. Юл өзеге. Тәкъдирләр өзеге. Чистайга кайту юллары да әлегә язмыш төсле өзек-өзек, урау-урау. Гөлсемнең Казаннан чыкканына да унике сәгать. Бу вакыт эчендә аның уена кемнәр генә килмәде дә, ниләр генә кичмәде. Хикмәт, алар бүген гел шигъри бер кимәлдә агылалар да агылалар. Бәлкем, адәм баласын башына төшкән кайгылары, күңеленә тулган сагышлары шулай шагыйрь итәдер. Әнә бит әнкәсе Бибифатыйманың да «Җыру, мөнәҗәтләр, бәетләр» дәфтәре бар. Яшереп кенә тота. «Үзәгем өзелгәндә язып куям шунда», – дияр иде. Бу юлы ничек тә сорап укыр әле ул аны.

...Ниһаять, Чистай! Әнә пароход та, бөтен ярларны яңгыратып: «Каршылагыз, килеп җитәбез» дигәндәй, сузып-сузып аваз сала.

Гөлсем бу борынгы, кадерле туган тарафның һәр күренешен күздән кичереп калырга ашыга. Әнә әткәсе Мөхәммәдзакир ишанның Хаҗдан алып кайткан алтынсу-кызыл бакыр табагы тиклем кояшның бихисап нурлары Чулмансуда чумып уйный. Кояш берара тирә-юньне шулай шәфәкъ балкышы белән камап кинәнер дә озакламый үзе дә нурлары артыннан елгага чумар.

Гөлсем хәтта бала чагындагыча кояш белән сөйләшеп алырга да өлгерде:

– Кояшым, син суда батмыйсың ич, син йөзә беләсең ич, иртәгә каршыдан тагын елмаеп чыгарсың ич?!

...Бүген Гөлсемне балачакның, яшьлекнең онытылмас хатирәләре каршылый шулай. Яр башында аны песиле таллар, тарантаслы атлар көтә. Кама буйлап тезелгән хәтер көймәләре сәламләп чайкала.

Каршында – җил, яңгыр, кар, еллар төсе сеңгән, эченә-тышына дулкын шавы тулган, китүләрнең моңсулыгын, кайтуларның шатлыгын саклаган, һәр пароход тавышына адарынып, «биеп» торган агач пристань. Түбә белән тәрәзә җекләре буйлап тезелеп киткән карлыгач оялары. Барысы да элеккечә, барысы да хәтерендәгечә.

Ниһаять, аны кайчаннан бирле тыны белән тартып алырдай булып көткән газиз әнкәсе аермачык күренә. Хәер, ак ефәк шәлен япкан мәһабәт кыяфәтле әнкәсен Гөлсем әллә кайлардан, әллә кайчан абайлап алды. Акчарлак булып, яннарыннан әллә ничә урап «очып» та килде.

...Пристань алды гөрләп тора. Әнкәсенең бер ягында җизнәсе Нәҗип хәзрәт белән апасы Камиләтенниса, аларның балалары, дус кызлары тезелгән. Зәйтүнә дә монда!

Йә Алла, ниһаять, юл өзекләрен, айларны-елларны ялгап, туган ярга басма сузыла. Тизрәк, тизрәк! Әллә – Гөлсем, әллә әнкәсе Гөлсем каршына «оча».

– Әнкәем, бәгърем...

– И татлы төпчегем, балам-җаным! Аллага шөкер, исән-сау! И-и, ул сагынуларымны, ут йотуларымны белсәң, балам. – Бибифатыйманың сабырлыгы төкәнеп, күзләреннән, йөрәгеннән кайнар яшь тама. Ләкин бу – барыбер күрешү шатлыгы.

Юл шактый арыткан. Гөлсемнең инде тизрәк әткәсенең төсе булып сакланган Юкәтау талчыбыкларыннан үрелгән кадерле тарантасына, әнкәсенең иркә кочагына кереп чумасы килә. Чөнки бу минутта аның өчен дөньяда иң зур бәхет шушы!

Тик менә уе тагын гомере буена ана назына тилмергән Тукайга тоташты. Әйтерсең, сабый Габдулла хәзер алар янәшәсендә кар өстеннән әнкәсенең җеназасы артыннан яланаяк йөгерә һәм: «Әнкәйне кайтарыңыз, әнкәйне биреңез!» – дип илереп ялвара. Гөлсем аның саен әнкәсенә ныграк сыена төшә, аның саен Тукай өчен үзәге ныграк өзелә, җаны елый.

Бибифатыйма сизми каламы соң баласының бу өзгәләнүләрен?!

– Әй йөрәк парәм, ниләр дип кенә юатыйм. Нишләмәк кирәк, Ходай шулай яраткан: берәүләр килә, берәүләр китә.

– Зәйтүнә бик нык үзгәргән.

– Ул бала Иж-Бубыйдан бик каты салкын тидереп, авырып кайткан, бик нык ютәлли. Мин дә баллар, үләннәр илткән идем әле. Бүген сине хаклап кына төшкәндер.

Ни аяныч, Зәйтүнә Тукай белән хушлаша алмый калды. Гөлсем Чистайга алданрак кайтып өлгергән булсамы?! Ул Зәйтүнәне, ташып аккан бозлар өстеннән җитәкләп, җәяүләп булса да, Казанга алып килеп җиткерер иде. Юкса шагыйрь Зәйтүнәсе юлына нинди мәхәббәт шигырьләрен җәеп куйган иде... Сизеп тора Гөлсем: Зәйтүнә белән кочаклашып елашасылары алда...

Ул арада алмачуар атлар бер ашкыну белән соңгы үрне менде. Инде алда атаклы Мөхәммәдзакир ишанның какшамас илаһи рухы, ул дәвернең гүзәл чагылышы, төсе булган мәчет-мәдрәсәләре, туган йортлары балкып күренде. Чистайның фирүзә күгеннән айлы манараларга елышып кына яңа туган көмеш ай, йөзьяшәр тупыллар арасыннан качып кына йолдызлар карады. Һәм аларга бүген «ак фәрештә»нең дә ак нурлары, серләре өстәлде.

...Иртәгесен Чулмансудан янә кояш күтәрелер, таңга чаклы чалкан ятып ай йөзәр. Апрель – майга, май – җәйләргә, айлар елларга тоташыр. Һәм алар шәфкать туташына аерата шәфкать белән килер.

 

 


[1]  Нуруллин И. Тукай. – М: Изд.-во «Молодая гвардия», 1977.       

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: litsovet.ru

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев