Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Ахыры кунак кызы аны ошаткан, озатып куям дигәч карышмады, киреләнеп маташмады, күрше кызы Рәмзиянең дә аңлатмалары җиткәндер, егетнең өченче курста укып йөрүен дә, боксчы икәнлеген дә чибәркәй белә иде. Үзе дә мәдәният институтының беренче курсына укырга кергән икән, күпмедер дәрәҗәдә коллегалар булып чыктылар. Шушы биюле кичәдән соң яшьләр аралаша башлады.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Хуш, бәхил бул!..

Бу шимбәдә ул соңгы парахут белән балачагы үткән Балчыклы авылына
кайтырга уйлады. Гадәттәгечә, ял көннәренә хас булганча, елга порты халык
белән шыгрым тулы иде. Касса тирәләрендә ызгыш-талаш, этеш-төртеш.
Шәкерт, әлеге чуалышларга күз салып алгач, аларны әйләнеп узып, билет
сатучылар утырган кабинетка килеп керде. Танышы Марина, бер сүз әйтмичә,
аңа билет сузды. Егет, акчасын биреп, рәхмәтен җиткергәч, кире урамга
юнәлде. Спортчы дусларына рәхмәт, кайберләренең елга буенда торулары аңа
соңгы елларда нык ярдәм итә. Марина да Хәниф белән бергә «Локомотив»та
шөгыльләнүче Виктор Черныйның бертуган апасы иде. Алар аша күрешә
торгач, кассирлар гына түгел, парахут йөртүчеләр белән дә дуслашып китеп,
кайчагында билет беткән булып чыкса да, елгачылар аны билетсыз килеш
алалар иде. Шулай йөри торгач, аның аралашу кыры тагын да киңәйде.
Ул, авылга кайтып, дүшәмбе көнне әче таңнан мотоциклын куып, йә
Теньки (Тәмте), йә Красновидово пристаненә килә дә, матаен складка
кертеп калдырып, парахут белән Казанга юнәлә. Кайтканда исә нәкъ
киресенчә, тимер атына атланып, тузан туздырып, яңгырдан соң булса,
балчык аттырып, Балчыклы ягына оча. Үзе дә бокс аша танышкан абруйлы
иптәшләренең күп булуына сөенеп туя алмый. Бу юлы Хәниф Тукай
авылы аша кайтырга булды. «Күрсен әле Резидә, әгәр дә белмичә калса,
җиткерсеннәр, булачак артистның шимбә көнне бөерен киереп, урам буйлап
матаен акыртып киткәнен! Йөрәге янсын!»
Шулай урамның очына чыгып бара иде, клуб мөдире Мәдинәнең каршы
як бакчадан килеп чыгуын шәйләп алды. Туктамыйча булмый, яхшы түгел,
югыйсә әллә кемгә әйләнгән дип, бәяңне төшерәчәкләр, шул сәбәпле ул
тормозга басты.
– Сәлам, Мәдинә!
– Сәлам, хәлләрең ничек?
– Аллага шөкер!
– Бүген клубка килмисеңдер бит? – дип сынаулы караш ташлады.
– Ә кем белгән, бәлкем килеп тә чыгармын!
– Алай йөрмә инде син, кил, әйдә, бүген! – дип, нәрсәгәдер ымлап,
төрттереп әйтеп куйды. «Алай йөрмә инде син! Ничек йөрергә тиештер
инде, авылыгызның чибәркәе үзе бит курсантлар янына чаба башлады.
Хатын-кызга шул иркен, бай тормыш кирәк, мәхәббәт дигәннәре икенче
планга кала да куя икән! Хәниф бүгенге көндә аңа нәрсә тәкъдим итә алсын!
Сеңлесе, энесе, үги әтисе, әнисе һәм котырган күрше дядя Никиталы бер
бүлмәле фатирмы? Кайда, ничек сыйсыннар алар анда?»

– Кил бүген, яме, әллә кем булып йөрмә!
– Минме әллә кем?! Ни сөйлисең, Мәдинә?
– Югыйсә анда әшәке телләр Балыклы егете башлаган да ташлаган дип
сөенеп йөриләр! Беркатлы булма!
– Ярый, Мәдинә, пока! Үпкәләмә, киттем, – дип, уң аягы белән матайның
кабызгычына басты.
«Каян килсен аңа Луиза бәбкәче Артурда булган мөмкинлекләр, каян
килсен?! Ләкин тора-бара бөтенесе дә тормышка ашачак! Аның балалары
мохтаҗлыкта яшәмәячәк! Әле бер көнне Нурания апаларына кунакка
баргач, Камил җизнәсе:
– Әтиеңне күргән идем, бик сораша синең турында! – дигәч, пауза ясап,
ничек кабул итәр икән дип, сынап карап торды. Егет дәшмәгәч, болай дип
өстәде: – Бик әйбәт кызың бар диләр, атаң Нәҗип абзыйга әйткән идем:
«Өйләнсә, йөрмәсен тинтерәп, төп йортка, үземә килеп торсыннар», – диде.
Горур, үпкәчел Хәниф шунда барамы соң? Хәлбуки, ул аның үзе туган,
бабасы Әхмәтхан салган торак булса да, аяк та атламаячак. Әби-бабасы
гүр иясе, әтисе аңа чит-ят инде хәзер. Өстәвенә, икенче хатыннан туган өч
баласы бар, яшәде, ди, шулар белән!
– Аның бит миннән башка да өч баласы бар!
– Әтиең өч йорт салды. Берсе Мирный бистәсендә, икенчесе Петров
җирлегендә, өченчесе бүген үзе яшәгән Борисковода. Хатыны белән
аерылышкач, соңгысын балаларына калдырып чыгып китте. Хәзер әби-
бабаң нигезендә яшәп ята, сиңа ул нигез чит-ят түгел, кире бетмә!
– Мирный белән Петровскийдагы ызбаларында кем яши?
– Саткан ул аларны. Акчасын җыеп, алимент урынына хатынына
калдырган, шулай килешкәннәр. Бабаң Әхмәтхан абзый салган нигезне
сиңа яздырам ди.
– Кирәкми миңа Нәҗиптән берни дә!
– Әтиеңнең бер гаебе дә юк. Әнә шул кыз туганнары «Борисково, Бәрәскә
жулигы, гулящий Нәҗипнең кирәге юк, гел өстеңнән йөриячәк!» – дип
котыртып тордылар. Югыйсә әниең белән кабат кушылган булырлар иде...
Хәзер бик соң инде. Ә син киреләнмә, Нәҗип абый бик сагына үзеңне, гел
күрәсем килә сабыемны ди. Аннан шуны бел: кем хаталанмый бу дөньяда?
Әлеге икенче хатыны әтиеңне аракы белән сыйлап ятагына салган булган,
үзе кемдер аша хәбәр биреп, әниеңә җиткерткән. Кичерә иде аны Гөлчирә
апа, синең хакка үткәреп җибәрә иде. Әнә шушы заразалар, сеңелләре,
котыртып, башын бутадылар. Аннан шуны бел: гомер тиз үтүчән, сизми
дә калырсыз, әтиең белән аралашып яшә, горур булма!
– Җизни, гафу ит, минем күңелемдә аңа карата бернинди дә урын юк,
якын да итә алмыйм! Җүнле кеше булса, ике тапкыр төрмәдә утырып
чыкмаган булыр иде.
– Нәрсә беләсең соң син ул турыда? Икенче хатынының энесе, ягъни
Нәҗип абыйның каенесе кунакка килә. Әтиең, маяга дип яшереп куйган
заначкасын алып, сыйламакчы була. Без шофёрларның андый галәмәтләре
бар инде, анысы, мин үзем дә Нурания апаңның күзеннән читкә яшереп,
тыгып куйгалыйм. ГАИ туктатса да, сәмән кирәк, көтелмәгән кунагың
килсә дә, мөмкинлек бар. Әтиеңнең заначкасын хатыны табып алып яшереп куйган. Элегрәк андый хәлләр кабатлана торган була, өендә тавыш чыга,
каене, апасын яклап, Нәҗип абыйга китереп ора! Ахыры шул: теге ат хәтле
бәндәне бүльнискә, әтиеңне 4 елга төрмәгә алып китәләр. Ул аннан яхшы
эшләгәне өчен ике елдан ук чыкты. Ул арада бичәсе икенче берәү белән
иснәшкән. Элек тә өйдәге затның тик тормавын ишеткәләгән була, үз
күзләре белән күрмәгәч – ышанмый. Төрмәдән чыккач, тагын бер генә ел
яшәп калалар, тота ул сөяркәсе белән икесен бергә! Кем диген әле, әтиеңә
кунакка килеп, ашап-эчеп яткан, бергә шофёр булып эшләгән мөртәт булып
чыга. Иптәшләре-дуслары алып изәләр теге ишәкне. Судта әлеге дә баягы
әтиең үз өстенә ала. Тагын биш елга зинданга озатыла. Ул аннан да өч елдан
соң чыкты. Менә шулай, энекәш!
– Әнигә хыянәте өчен ул!
– Ни генә булмасын, мин сиңа әйттем. Өйләнсәң, әтиеңә барып торыгыз,
аң бул! Гомер аккан су кебек тиз үтә, кадерен бел, энекәш! Аңладыңмы?
– Әйе, – дип кенә куйды Хәниф бу турыда сүзне бетерер өчен.

***
Бүген Хәниф, гадәттәгечә, өй алдындагы сәкедә ап-ак сакаллы 88 яшьлек
Зәйнет бабасының киңәшләрен тыңлап утыра.
– Менә, улым, шуны аңла: яшәвеңнең кадерен бел, безгә тормыш,
яшәр өчен шартлар, гүзәл табигатьне бүләк иткәне өчен Аллаһы Тәгаләне
зурла! Көн саен, якты таңнар аткан саен рәхмәтеңне җиткер, иманыңны
ныгыт, иблисләрдән кач, читкә кит! Намуслы, игелекле кешеләр арткан
саен, яшәвебез өметлерәк, югыйсә сугыш та сугыш, үтереш тә талаш,
кая барабыз? Ленин бабай, колхозлар төзетеп, Россиянең хәерче халкын
икмәкле итсә дә, имансыз калдырды. Белемле, театрлы итсә дә, динсез,
Алласыз итәргә тырышты, нык хаталанды ул нигезләрне җимереп. Син дә
менә шуның бер корбаны, кирәкмәгән зыянлы китаплар укып үстегез. Теге
кем әле, Алла юк, барысы да үзеннән-үзе барлыкка килгән дип тәкрарлаучы
язучыгыз?
– Гариф Гобәйне әйтәсеңме?
– Әйе! Юктан бер нәрсә дә пәйда булмый, бардан исә юк булмый! Иярмә
имансыз өндәмәләргә, иблисләрдән читкә кит! – дип, Зәйнет карт оныгын
кисәтә. Хәниф исә, бабасын үпкәләтмәс өчен тыңлап утырса да, Ходай
барлыгына ышанмый. Чөнки беренче класска укырга керүгә дингә каршы
бертуктаусыз пропаганда – өндәү барды. «Дин ул югары көчкә, әкияткә
ышандыру, халыкны наданлыкта тоту коралы гына! – дип аңлата килделәр.
Зәйнет карт тамак төбе белән кыркылдап куйды, димәк, бик җитди кинаяле
сүз әйтәсе бар:
– Тукайның Резидәсе янына баргалыйсыңмы соң? – дип сорап куйды
да ап-ак сакалын кулы белән сыйпаштыра башлады.
– Сирәк, бу араларда юк әле, – дигән булды егет.
– Югалтма син аны, уңган-булган кешеләр баласы ул! Гомер шулкадәр
тиз уза, улым, сиксән сигезне тутырсам да, бер мизгелдә үткән дә киткән
икән ул. Шул мизгелне узар өчен дә яныңда ышанычлы, иманлы, тәрбияле
кешеләр кирәк! Әле барысы да кичә генә булып узган кебек, сугышы да,
хәерчелек-ачлыгы да, югалтулары да…

Карт уңайсызланып кына кулъяулыгы белән яшь бөртекләрен сөртеп
алды. Урыныннан торып, капкага юнәлде. Бер-ике адым атлагач, нидер
исенә төшкән кебек тукталды, борылып аңа:
– Бер гасырга якын яшәсәм дә, улым, барысы да бер көндә, бер мизгелдә
үтеп киткән кебек. Кичә генә гомер дигән капкадан килеп кергән идек,
инде бүген чыгып та барабыз. Ярый, мин бәрәнле сарыкларны ашатыйм
әле! – дип китеп барды. Әлбәттә, Хәниф, бабасын игътибар белән тыңласа
да, тиешенчә төшенә алмады. «Ничек инде 88 яшеңә хәтле яшә дә, барысы
да бер мизгелдә үтеп киткәндәй булсын! Нишләп, алайса, өченче курсны
башлаган Хәниф, кайчан тизрәк укып бетереп диплом алырбыз икән дип,
көннәрне-айларны санап йөри? Дәресләрдә утырганда, кайчан ял көннәре,
каникуллар җитәр икән дип бимазалана. Бәйрәм көннәрендә авылына
кайтып, гармунда яшьләрне биетеп-җырлатып яту үзе горурлык бит!
Әлбәттә, Зәйнет бабасына рәхмәтле ул. Кечкенәдән уку-белемгә, иманга
өндәп үстерде сабыен. «Әгәр дә туганнарың кебек яхшы итеп гармунда
уйнарга өйрәнсәң, яхшы укысаң, иң чибәр кызлар яратачаклар үзеңне!» –
дип юл күрсәтте бабасы. Хаклы булып чыкты ак сакаллы карт. Гармунда
да сиптерә генә, кызларның да чибәрләре, сөйкемлеләре дә кызыксына
лачын кебек егет белән. Тукайның беренче чибәре дә гашыйк булган иде бит
аңа. Кызганычка каршы, байлыкка кызыгып, Хәнифнең бәхетен җимереп
ташлады. Үсмер үзен нык кимсетелгәндәй тоя, минминлеге, горурлыгы:
«Үкенерсең әле, соң булыр!» – дияргә, үзен акларга мәҗбүр итә.
Бүген кич клубта утырганда авылларына кунакка кайткан Флюра
атлы матуркайга күзе төште. Чибәр иде пәри кызы. Зур шомырт күзләр,
кара бөдрә чәчләре биегәндә диңгез дулкыннары кебек чайкала! Хәниф
аның саен ярсыбрак сиптерә генә бию көйләрен. Әйбәт бии кунак кыз,
сылу гәүдәсенә, чибәрлегенә авыл егетләре мөкиббән киткән, барысы да
әлеге чибәркәйне үзенә каратып, менә миңа да нинди сылу зат карады
дип масаясылары килә. Хәнифнең әлеге туташка әллә ни исе китмәсә дә,
аның башка чәчбикәләр янында затлырак икәнлеге күзгә ташлана. «Моны
йөгәнли алсаң, ким-хур булмассың, әллә озатып карарга инде?»
Тәнәфестә клуб алдына җилләнергә чыккан унлап дус-иш, авылдашлары,
аңа сораулы караш ташлап торалар иде. «Озатырга туры килер инде!» – дип,
иптәшләренең хәленә кереп, авыр сулап әйтеп куйды. Егетләрнең кәефләре
кырылды. Чүлү Рәфкате түзмәде, шаяртканга салышып:
– Гел-гел сиңа гына димәгәндер бит инде, беткән, ди, анда Казанда сиңа
дигән чибәркәйләр! – дигәч, ярарга тырышып кеткелдәп алгандай булды.
– Сөйләшеп кара, танцыга чакыр, әгәр кунак кызы риза икән, ак юл
сезгә! – дип, Хәниф мәдәният йортының эченә кире кереп китте. Аны гына
көтеп торганнар икән, күрше Гарәфетдин абыйсының Рәмзиясе, кунак
кызының колагына гына пышылдап, ниләрдер сөйли. Чит туташ, аны
тыңлый-тыңлый, Хәнифкә сиздермәскә тырышып, карап-карап алгалый.
Аңламыймы соң үсмер сүзнең кем турында барганлыгын! Кызлар исә:
– Хәниф, тагын бер биетеп ал инде! – дип үтенәләр.
Үсмер авыр Тула баянын җайлап кына, үзенең бәясен белеп кенә
җилкәсенә аса. Бию мәйданын шаулатып, музыка яңгырый. Көй тезмәләре
чиратлашып агыла.

«Их, матур кыз икән, / Кемгә бирербез икән?», «Чума үрдәк, чума каз»
кебек ишле бию көйләре яңгырый. Баян төймәләрендә бармаклары йөгерә
генә, каян кирәклеген чамалап бетерәләр диген. Әнә күрше кызы Рәмзия
кунак туташны чакыра. Рәхәтләнеп тыпырдашалар, култыклашып әйләнәләр.
Флюра кызыйның сылулыгы, хатын-кызларны бизәп кабарып торган
җирләре чәчбикәләр назына мохтаҗ булган Балчыклы егетләренең күзләрен
майландыра. Ә чибәр туташның шомырт кара чәчләре, диңгез дулкыннары
кебек тибрәнеп, әлеге чибәрлеккә затлылык өсти. Кем соң бу, нинди зат,
кайларда туып үскән дә ничек бүген алар арасына килеп эләккән? Әлеге
гүзәллеккә күз атучылар чиктән ашкандыр инде, шуны сизеп алган чәчбикәләр
масаючан булалар! Алыштырыр микән ул Резидәне? Ләкин бит аңа үзенең
бердәнберен тормыш итәр өчен табарга кирәк. Тик каян? Кайларда йөридер
аңа дигән яр? Күрше авыллардамы, әтисе туган Бәрәскә саласындамы,
бәлкем Арчада, Апаста, Актанышта, Азнакайда, Башкортстандадыр? Төркия,
Казакъстан, Иранда туган булса, мәңге күрешәселәре юк икән!
Резидә туташны алыштырырдае да, инде бер ел үтсә дә, табылганы
юк әле! «Син китеп баргач, икенче көнне үк башка берәү белән очраша
башладым» дигән хәерсез сүзләр вакыт-вакыт исенә төшеп, җанын телгәли.
Үги әтисе хаклы икән: «Хатын-кыз карбыз түгел, эчен ярып карап булмый
ниндилеген!» – дигән иде ул. Монда барысы да билгеле. Байлык, Луиза
ханымның дачасы, «Жигули» машинасы, бердәнбер Артурына диелгән
фатиры үз эшен иткән. Кемнең муллыкта, рәхәтлектә яшисе килмәсен! Ә
мәхәббәт, шашып-шашып сөешүләр, барысы да ялган булып чыктымы?
Хәниф ярсып-ярсып бию көйләрен уйнады да уйнады. «Мин бит икенче
көнне үк башка берәү белән!» Менә сиңа тәрбияле, тыйнак саналган Резидә,
менә сиңа булдыклы ата-ана баласы!
Ахыры кунак кызы аны ошаткан, озатып куям дигәч карышмады,
киреләнеп маташмады, күрше кызы Рәмзиянең дә аңлатмалары җиткәндер,
егетнең өченче курста укып йөрүен дә, боксчы икәнлеген дә чибәркәй белә
иде. Үзе дә мәдәният институтының беренче курсына укырга кергән икән,
күпмедер дәрәҗәдә коллегалар булып чыктылар. Шушы биюле кичәдән
соң яшьләр аралаша башлады. Шәһри Казанда сирәк-мирәк күрешсәләр,
шимбә-якшәмбе Хәнифләр авылы Балчыклыга кайткаладылар. Чыбыксыз
телефоннар аша әлеге яңалык Тукай саласына да барып ирешкән!
– Роза апа, теге бабник икенче берәүне тапкан, хәзер яңа мәткәсе белән
атна саен Балчыклыга кайтып йөри башлаганнар, оятлары да юк инде. Мине
ташлап, Резидә белән йөреп алды, подруга белән арабызны бозды. Әйттем
мин аңа артистларга ышанып йөрмә дип, тыңламады. Ярар, ахыры хәерле
бетте, подруга белән дә яңадан дуслашырбыз әле, хәзер арага керүчеләр
юк, Аллага шөкер! – дип сөйләнде бытбылдык.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев