Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Егетләр, бер сату ноктасыннан икенчесенә кереп, күчтәнәч җыйдылар. Татарстан казылыгы, тавыгы, Азиядән килгән лимон-мандарин һәм, әлбәттә, һәрбер татар өчен бик кадерле сый булган һинд чәе. Һәм шулар арасында егетнең Резидәгә дигән «Красная Москва» хушбуе да бар иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Парфюм

Муром каласы Казан белән Мәскәү арасында. Горький тимер юлы
биредән үтү сәбәпле, ярышлар үткәрер өчен дә бик уңай, чөнки әлеге нокта
кыл урталыкта. Кайсы яктан килсәң дә, юл чыгымнары кимрәк булып
чыга. Кайбер елларны Казанда, Түбән Камада йә Чабаксарда үткәрсәләр
дә, әйбәт булыр иде. Үз өеңдә диварлар да булыша диләр бит! Кайчан
килмә, биредә сине сатлык судьялар, ришвәтче оештыручылар каршы ала.
Кайбер очрашулар нәтиҗәсе алдан ук килешенгән, оештырылганлыгы
рингта билгеле була. Тренерлары Рашат Хөсәенович даими әйтә, кисәтә
килә: «Нокдаун, нокаутлар белән җиңәргә тырышыгыз, намуссыз судья-
арбитрлар кабахәтлекләргә бармасыннар дисәгез!»
Хәниф иптәше белән Муром каласы урамнары буйлап үз уйларына
чумып атлады. «Тизрәк Ленин урамына чыгып, парфюмерия аласы иде
дә, кайтып ял итеп, көч җыеп куярга кирәк, кичке якта үзен дә, Әхәт
дустын да кабат орыш көтә!» Салкын җил исеп куйды, ул да түгел, эре
кар бөртекләре өсләренә коела башлады. Спортташына карап, ул да
капюшонын – баш каплагычын элде. Ул турыда уйламаска тырышса да,
уй-фикерләре гел бокс тирәсенә керә дә китә, керә дә китә. Яңа төшә
башлаган кар бөртекләре кебек бөтерелә тора. «Бүгенге очрашуларын да
җиңсәләр, Әхәт тә, Хәниф тә турыдан-туры финалга эләгәчәк. Ләкин хәрәм
көчле, элеккечә биредә барысын да көтәргә була. Намуссыз судьялардан
ике ел элек яшүсмерләр арасындагы бәйгегә килгәч тә, хәрәм ашаттылар
аларга. Беренчелекне аласы Татарстан командасын ярымфиналда йә
финалда, нигезсез кисәтү-шелтәләр ясап, рингтан куалап чыгарырга да
күп уйлап тормадылар. Биредә оятсызлыклары чиктәш ашкан, бер шешә
коньяк бәрабәренә намусларын саткан хөкемдарлар да җитәрлек. Элегрәк
үсмерләр арасындагы ярышка килгәч тә, Татарстан командасы кабат
беренче урынны алып кайтып китмәсен өчен, күпме оста боксчыларны
вакытыннан алда төшереп калдырдылар. Нәтиҗәдә, иң-иң талантлы
Казан малайлары рәнҗеп, үпкәләп, гарьләнеп, әлеге спортны ташлап китте. Дөрес, арада намуслы хөкемдарлар да бар, әйтик, Йошкар-Оладан
килгән тренер Татарстан командасын яклап каршы да чыгып карады,
«Катнашасыгыз килмәсә, килмәгез, гел Казаннарга беренчелекне алырга
димәгән!» – дип, сүзсез калдырдылар. Намуслырак судья-арбитрларның
кайберләре шыпырт кына килеп: «Ваш парень не проиграл, извините,
пожалуйста, вопрос так поставлен, принудили нас!» – дип гафу үтенеп
китәләр. Хәниф тә, башкалар да аңлый намуслы хөкемдарларның эчке
халәтен. Әгәр тыңламаса, икенче юлы бәйгегә чакырылмаячаклар,
димәк, әлеге вөҗданлы шәхес акча югалта, ә яшәргә кирәк бит! Юкка
гына тренерлары нокаут белән җиңәргә кирәк дип кисәтми. Бүген Түбән
Новгород малаен җиңеп булыр микән? Резидәсе дә аның өчен борчылып
калды, отарга кирәк, отарга! Элек яшүсмерләр арасында көч сынашырга
килгәндә ярыш өч раундтан торса, һәрберсе икешәр минут бара иде.
Ул чакта Хәниф 50 килограммга хәтле орышты, хәзер менә яшьләр
арасындагы категориядә, өлкәннәрдәгечә, ягъни ир-атлардагы кебек
һәркайсы 3әр минут. Авызга капа, трусик-шорты эченнән бандаж кияргә,
ялгыш, йә булмаса, чынлап торып йомшак җиреңә тартсалар, ирлегеңне
югалтуың бар. Ияләшмәгән килеш уңайсызлый иде әлеге саклану чарасы,
тик кая барасың – таләпләр катгый. Боксёрлар өчен иң уңайсызы –
киде-кимәде микәнлеген ачыклар өчен судьяларның кендектән түбән
өлешеңне капшап караулары. Юк икән, сау бул! Шундук рингтан куалап
чыгаралар. Әлеге саклану чарасының ракушка, ягъни кабырчык дигәне
дә бар, ләкин Хәнифләргә анысын киеп карарга туры килмәде. Әйтүләре
буенча, кабырчыклар трусикның үзенә үк беркетелгән була, һәм аны һәр
спортчыга шәхсән әзерлиләр. Кем генә, кайсы үсмер генә хыялланмый
әлеге кием-салымнарның хуҗасы булырга! Ләкин чехлар затлы итеп
теккән әлеге бокс аяк киемнәре, майка-трусиклар яхшы нәтиҗәләр
күрсәтсәң генә бирелә. Югыйсә кытай кедалары киеп сугышасың читлек
эчендә. Хәниф белән Әхәт дустына да өченче елларын шөгыльләнә
башлагач кына насыйп булды боксчыларның кием-салымнары!
Иптәше, уйларыннан аерып: «Әнә парфюмерия кибете, керәбезме?» –
дип сорап куйды. Эчкә үттеләр. Ишекне ачып керүләре булды, төрле
хушбуйлардан буталган исләр шундук борыннарны кытыклап каршы
алды. Роза, энҗе чәчәк кебек исләргә тагын әллә нинди билгесезләре
килеп кушылган. Прилавкаларда ниндиләре генә юк иде! Спортчы үзенең
үткен күзләре белән «Красная Москва» дигәнен эзләде. Әнә алар нинди
матур, мәчет манараларын хәтерләткән савытларда. Армиядәге солдатлар
кебек тезелешеп басканнар. Хәниф әлеге матурлыктан күзләрен алалмады.
Әй, акчасы җитәрлек булса, әнисенә дә, сеңелкәшләренә дә алып кайткан
булыр иде. Ни кызганыч, барысы да санаулы, чәенә, лимон-мандарины,
әфлисунына, тавыкларга дигәннәре чама белән алдан ук саналган. Запаска
дигәненә менә сөйгән ярына әлеге затлы хушбуйны алачак! Егет бәяләргә
күз салды. «Егерме сигез сум!» – дип аптырап куйды. Дусты аңа: «Казанда
да булса бу кибет, күптән шырга әйләнер иде!» – дип баш селкеп алды.
– Ә нишләп биредә шыплап тезелгән соң, сатып алырга теләүчеләре дә
биш-алты кеше генә? – дип гаҗәпләнде булачак актёр.
– Даими тәэмин итеп торалар, безнең өлешкә дә кереп, шуңа Казанда кытлык. Өлеш чыгарсалар да, чамалы, шундук сатучылар үзләренә алып
бетерәләр, дус-иш, туганнар, спекуляция өчен дә... Каян ОБХСС күреп
бетерсен, ди... Аннан үзләренең өйләрендә дә бит хатын-кызлар җитәрлек.
Бер өлешен прилавкага ыргытып, саткан-ниткән булалар да вәссәлам! Гутен
морген, гутен так, артист иптәш!
– Син каян беләсең соң бу хәлләрне?
– Бертуган абыем ОБХССта эшли. Юнәтәсе малым-заказларым күп
булмаса, бер егерме-утызны сатып алыр идем дә Казанда ике бәясенә
җибәрер идем... Расходлар да капланыр, дус-ишләр дә шатланыр иде.
– Әхәт, син бер илле-алтмыш сум биреп торалмассың микән, кайтуга
китерәм, – дип сорады Хәниф.
– Аның белән генә баеп булмый, әлбәттә, берсе кызыңа булса, икесен
ике бәясенә сатсаң, бераз каплый инде чыгымнарыңны.
– Юк, юк, нинди сату ди. Берсе – Резидәгә, икенчесе – әнигә, өченчесе
– туганнан туган сеңлем Нурсиягә!
– Яхшы, биреп торам! – дигән җавапны ишеткәч, Хәниф бетә күрмәсен
тагын дигәндәй, ашыгып, чиратка барып басты. Казан психологиясе!

***
– Боксёры, на середину, руки пожали! – дип, рефери үз эшен башлады.
Хәнифкә оту өчен нокаут белән җиңәргә кирәк иде. Чөнки тренеры: «Безнең
командага каршы өндәлгән судьялар!» – дип кисәтеп алды. Егет барысын
да белә, аңлый иде, шул сәбәпле Владимир егетен беренче раундта ук
куып йөреп дөмбәсли башлады. Бер-бер артлы өчәрле, дүртәрле ударлар
очты, Хәниф бер башка озынрак көндәшен тетә башлады. Күп булса, ике
минут үтмәгәндер, рингтагы рефери: «Стоп, открытая перчатка!» – дип,
орышны туктатып, Казан егетенә шелтә бирде. Аптырап калган тренеры
хөкемдарга: «Нинди ачык перчатка, нинди шелтә? Сез башта өч кисәтү
бирергә тиеш идегез!» – дип, ринг почмагыннан нәфрәтләнеп кычкырды.
Әлеге мөртәт судья аңа: «Хәзер үк ринг кырыеннан төшеп китегез!» – дигән
таләп куйды. Тренерлары аңа: «Ә нишләп төшеп китәргә тиеш соң әле
мин, нигә секундатны куасыз?» – дип карышып карады. «Покиньте угол
ринга!» – дип сузыплар әйтте мәнсез, мөртәт адәм. «Не пойду я никуда!
Мин бернинди дә ярамаган адым эшләмәдем!»
– За неподчинение арбитру секунданта, боксёру Садриеву ещё одно
предупреждение! – дип, судья-рефери ике бармагын өскә күтәреп, тагын
бер очконы алып бәрергә ымлады. Икенче раунд секундантсыз гына барды,
ул да түгел, әлеге бәндә өченче шелтәгә сәбәп табып, орышны туктатып,
җиңүне Түбән Новгород каласыннан килгән егеткә тапшырды. Бөтен
зал, өстәге балконнарга хәтле тулган тамашачылар сызгыра, кычкыра ук
башладылар. «Ты что творишь, козёл! Судью на мыло! Засудили пацана!»
дигән авазлар яңгырады. Хәнифнең ике күзеннән эре яшь бөртекләре
атылып чыгып, бите буйлап агып төште. Ул бер перчаткасын култык астына
кыстырып, тартып алды да чатта торган реферига томырды, рингтан чыгып
китте. Тренеры Еникеевның төсе беткән, нәфрәте чыраена бәреп чыккан
Хәнифне ияртеп, баш судья утырган өстәл янына китте.
– Бу нинди хәл соң бу, Анатолий Фёдорович, что творится, без хәзер бөтен команда белән бүген үк ярышны ташлап кайтып китәбез! – дип
ярсыды.
– Тынычланыгыз әле, Рашад Хусаинович, тынычланыгыз! Менә быел
Түбән Новгородныкылар беренчелекне алсыннар инде, икенче килгәч,
сезнеке булыр!
– Килмибез без бүтән, Сезнең тәртипсезлегегез шаккатыра. Минем
боксёрларымны рухи яктан үтерәсез бит, җимерәсез күңелләрен, нинди
ярыш булсын ди бу?!
– Ярыймы, читкәрәк барып сөйләшсәк! Сезгә бер әйбер әйтәсем
бар! – дип кырыйгарак алып китте баш хөкемдар. – Вы уж простите, так
получилось, Рашад Хусаинович! Мин сезгә ант итеп әйтәм, киләсе ярышта
беренчелек сезнеке булачак! Аннан! – дигәч, шыпыртка күчеп: – Сезгә
ярышның иң яхшы тренеры исемен һәм премиясен бирдертәм! – дип
пышылдады. Шулай посып кына сөйләшсә дә, Хәнифнең колагына барысы
да килеп иреште. «Все покупается, все продаётся!» – дип, ачу белән әйтеп
куйды ул.
Каяндыр Бараклар командасы егетләре килеп чыкты. Атаманнары: «Вы
что творите-то?!» – дип, судьяларга кычкырды һәм Хәниф янына килеп
кулын сузды.
– Ты не проиграл, молодец, братан, этих козлов точно перерезал бы,
сволочей, хәзер миңа китәбез, мунча яктырам, чабынабыз, аракы чөмерәбез,
кызлар чакыртам, ял итәсез! – дип, курку белмәс күзләре белән сораулы
караш ташлады.
– Рәхмәт, братан, икенче юлы, гафу ит, миңа кайтып ял итәргә кирәк!
Үпкәләмәгез, зинһар! – дип, Хәниф борылып китеп барды.
– Передумаешь, скажешь, братан! – дип әйдаман аның артыннан
кычкырып калды. Җирле бандитлар бу мәсьәләдә намуслырак булып
чыкты әлеге мөртәт оештыручыларга караганда. Хәниф, йөрәге әрнеп,
тулай торактагы ятагына кайтып ауды. Аның бит кимендә икенче урынны
алырлык мөмкинлекләре бар иде. Нинди ялганга корылган соң бу спорт
дөньясы?! Димәк, кырын эшләр кемгәдер файда китерә. Мөртәт адәмнәр бу
өлкәгә дә шакшы кулларын китереп тыкканнар, шундый кара эчле бәндәләр
аркасында нинди йодрык сугышчылары зур спортны ташлап китеп барды.
Кайда хәзер Юдино егете Осипов Виктор, Мөхетдинов Габделнур, Фәсәхов
Искәндәрләр, башка бик күпләр? Хәниф тә бит театр белән бокс арасында
ике якка да өлгерергә тырышып, тиен кебек бөтерелә. Хәтта Марсель
абыйсы: «Йөрсен, комачауламагыз!» – дип мөмкинлек ачкач кына, егетне
бүген хәрәмләп, рухын сындырып ташладылар. Ничек Казанга кайтып
күренергә? Бар, аңлатып кара хәзер биредәге кабахәтлекләрне Резидәгә,
туганнарына, курсташларына; сөйләсәң дә, ышанмаячаклар. Кайберләре
эчләреннән генә: «Йөрисең шунда, хәчтерүш, юкка ыштан туздырып», –
диячәкләр. Спортчы егет үзен битәрләде. Хәзер кибеткә чыгып, аласын
алып, төнге поезд белән кайтып китәргә кирәк! Чәнчелеп китсен боксы!
Тагын өч сәгатьләп вакыт узгач, ярыштан иптәшләре кайтып керде. Ике
иптәше, нокаут белән җиңеп, финалга узганнар. Шуларның берсе дусты
Әхәт Габдуллин иде. Хәниф күңелсез генә: «Котлыйм!» – дип куйды.
Иптәше аны юатырга тырышты.

– Нәрсәгә шулкадәр борчыласың? Әле яңа гына 57 килога күчтең,
беренче орышта җиңдең! Хәзер әлеге авырлыкка кереп ияләшеп китсәң,
чүпләп кенә торачаксың көндәшләреңне, менә күрерсең! – дип, күңелен
күтәрергә тырышты.
– Мин тәмамлармын, ахры!
– Әле башлаган да юк, нинди тәмамлау, ди, ул! Шушы беренче разряд
белән калыргамы? Кимендә кандидатлыкны якларга кирәк безгә!
Тренерлары Еникеев пәйда булды.
– Хәлең ничек, Хәниф?
– Үзегез беләсез!
– Ярый, борчылма, яңа категориягә җиңел кереп киттең, перспектива бар!
– Мин төнге поезд белән Казанга кайтып китәм, Рашат Хөсәенович!
– Юк, беркая да бармыйсың, миңа секундировать итәргә булышасың,
аңлашылдымы? – дип басым ясады. Спортчы гына җавап бирмәде.

***
Муромның бараклары, биш катлы хрущёвкалар белән оешкан шыксыз
урамнары тагын да ямьсезрәк тоела башлады Хәнифкә. Аласын алырга да
нурлы Казанына кайтып, Резидәсе, дуслары янында бу күңелсезлекләрне
тизрәк онытасы, күңелен җимереп торган уйларыннан котыласы иде. Менә
бүген соңгы көннәре. Дусты Әхәт Габдуллинны финал ярышы көтә. Җирле
Валера Киреев белән сынау тотачак! Тренерларына да, Әхәтнең үзенә дә
барысы да ачык, оештыручылар Муром егетен җиңүче ясар өчен барлык
әшәкелекләрне дә кулланачаклар! Бер генә юл бар: нокаут кирәк! Бары
тик нокаут! Тик Киреев та йомшак камырдан әвәләнгән малай түгел: өч
тапкыр Владимир өлкәсе, бер тапкыр яшьләр арасында 60 килода Россия
чемпионы булган. Ни кызганыч, туры килә бит, Киреев авырлыгын тота
алмыйча, 63,5 килограммга хәтле булган категориягә күчкән! Бүген ике
талантлы кул сугышчысының язмышы судьялар кулында.
Бүген ярышларның финалыннан соң төнге поезд белән Казанга кайтып
китәсе булгач, алар Әхәт белән аласын алып, саласын салып куяр өчен
кибетләргә чыгып киттеләр. Тулай торакның ишеген ачуга битләренә
көзге салкын җил китереп бәрде. Тынып тора да икенче бер яктан китереп
җилпи, көзге сары яфракларны себереп китереп, тротуар кырыена өеп
куя, йә, киресенчә, өреп тарата. Ике яшь егет, үз уйларына чумып, үзәк
урамга таба юл ярдылар. Хәнифкә дусты Әхәтнең ниләр кичергәне болай
да билгеле, бүген төштән соң Муромның атаклы боксёры белән орыш
көтә аны. Читлек идәненә яткыра алырмы ул аны? Очко белән җиңсә дә,
беренчелекне барыбер Киреевка бирәчәкләре билгеле!
Эре-эре кар бөртекләре төшә башлады. Алар, сөт кебек ап-ак булсалар
да, нишләптер сорыга манылгандай тоелалар. Әллә шәһәре соры, судьялары
кара эчле булгангамы?.. Җил тагын да көчәя барып, кар бөртекләрен бөтереп,
пәри туе ясый башлады. Зур спорт сумкалары тоткан егетләрнең кулларын
өшетеп алды. Икесе дә бияләйләр алмаганлыкларына үкенеп куйдылар.
– Дәү әни: «Җылырак киен, улым, бияләйләреңне дә тык, кирәге чыгып
куюы бар», – дип әйткән иде, тыңламадым, – дип куйды Әхәт дусты. Шулай
да әле бер кулын, әле икенчесен кесәгә тыккалап, җылыткалап атладылар.

Иң беренче итеп, «Чәй» дип язылган сату ноктасына керделәр. Татар
кешеләре өчен чәй бик зур сый, бик зур бүләк, бигрәк тә һинд бөртекләре
затлы санала. Ике ел элек алар биредән йөзәр кап алып кайтканнар иде,
өйдәгеләрнең шатлыгы эчләренә сыймады. Ике елга җитәрлек запас бит ул!
Кибет эчендә бер генә сатып алучы өлкән яшьтәге түтәй булса, прилавка
артында элеккеге танышлары Лариса үзе басып тора иде. Егетләр аны танып
алып, сәлам юлладылар. Кыз шатланып авызын ерды:
– Боже мой, как возмужали, повзрослели! – дип, күптән күрмәгән
танышларыдай каршы алды.
– Стареем, – дигән булды Әхәт, шаяртып.
– Да уж, по девяносто лет стукнуло вам! – дип көлеп куйды. – Как
успехи, выиграли хоть?
– Бүген билгеле була! – дип куйды Хәниф, дусты өчен җавап биреп.
– Лариса-красавица, тиздән миңа 19 яшь тула, кияүгә чыкмассың микән,
шундый чибәр туташ борынгы Казаныбызны бизәр иде? – дип, Әхәт
хәйләкәр генә кызга сынап карады. Чибәркәй шундый зур тәкъдимнән
бик канәгать калды. Кашын, сары чәчләрен сул кулы белән сыйпап куйды,
ни сәбәпледер тулып торган күкрәкләре астындагы нечкә билен назлады,
зәңгәр, зур күзләреннән очкыннар чәчелде.
– Ну, вы же молодые ещё, Ахат, мне уже двадцать стукнуло!
– Егетең бардыр әле, шуңа карышасың, – дигән булды Әхәт.
– Булганы булды инде, берсен дә күрәсем килми, эчкечеләр барысы да...
Ә менә сезнең кебек чибәркәйләргә ике дә уйламыйча чыгар идем! – дип,
сөйкемле күзләре белән тутырып карады.
– Лариса, адресыңны бирче, хат язышыр идек. Бәлкем Казанга кунакка
килерсең, Кремльне, Кабан күле буйларын күрсәтермен!
– Шаяртасың инде, шулаймы?
– Чынлап әйтәм!
– Яхшы, алайса, хәзер үк адресымны язып бирәм!
Адреслар да бирелде, йөзәр данә чәй каплары да спорт сумкасына кереп
урнашты. Әлеге һинд чәе муллыгына шатланган ике чибәр егет кыз белән
җылы саубуллашып чыгарга ниятләделәр. Чая, чибәр кызның күзләре
сагышланды. Күңелсезләнеп:
– Можно, Ахат, я тебя на прощание поцелую? – дип сорады. Кибеттән
чыгып барган Хәниф борылып караганда, яшьләр бер-берсенә сөлектәй
ябышып үбешеп торалар иде. Әлеге хисләрнең никадәр көчле икәнлегенә
дәлил булып, Ларисаның ыңгырашып-ыңгырашып, ахылдап куюы да җитә
иде.
Ике-өч минуттан Әхәт килеп чыкты, шатлыгын яшерә алмыйча:
– Ну, Хәниф туган, искитмәле татлы иреннәр, малай! – дип куйды.
Соңыннан: – Әй, татар кызы да булган булса! – дип тә көрсенде.
Азык-төлек кибетендә егетләрне бите әллә нык эчүдән, әллә кан басымы
югары булудан алсуланган таза гәүдәле түтәй каршы алды. Ларисаның
капма-каршысы булган әлеге зат дорфа гына:
– Говорите, что берём, молодые люди?! – дип оран салды. Хәниф аңа
игътибар белән карады. Бөтен битен май басып, гәүдәсе капчык сымак
булган, тукмак борынлы әлеге түтәйнең керфекләре аксыл-саргылт булып,саргылт күзләре дә кечерәеп калып, чекерәеп торалар иде. «Нәрсәгә
охшаган соң бу хатын? – дип уйлады булачак артист.
– Мне три килограмма колбасу хлебную и копчёную два! – дип әйтеп
куйды Әхәт. Әлеге чучка танаулы хатын аларның читтән килгәнлекләрен
аңлап:
– Опять понаехали тут, – дип ямьсезләнеп алды. Бу килбәтсез гәүдәсенең
шыксызлыгын бераз каплар өчен бераз тәмле телләнү дә кирәк иде югыйсә!
Әхәт җавабын тапты тагын:
– Не наехали, свою забрать приехали! – дип җавап кайтарды.
– Каян соң сез, хәчтерүшләр, свою забрать?! – дип мыскыллады түтәй.
Әхәт колбасаларның этикеткасына төртеп күрсәтте. «Казанский мясной
комбинат» дип язылган иде анда.
– А что, у вас там не хватает что ли?
– Нет! Мы вас кормим за счёт себя! – дип чәпеде Әхәт дусты ачу белән.
Күршедәге сатучы хатын түзмәде:
– Анюша, не груби, пожалуйста, отпускай ребят, такие красивые
пацаны! – дип, аларны яклады.
– Аларның Монголия даласындагы Казаннарында терлекләр миллионлап
йөри бит. Колбасаны бирегә килеп алмасалар!
– Казан бит Монголиядә түгел! Янәшәдә генә! Безнең анда туганнар
яши, өч ел элек кайтып килдек, гаҗәеп матур шәһәр! Халкы ачык йөзле,
кунакчыл, сез татарлармы әллә, улларым? – дип сорады әлеге игелекле
сатучы.
– Әйе! Спорт ярышларына килгән идек.
– Уңышлар сезгә, балакайлар! – дип, шәфкатьле күзләре белән назлап
карады.
– С вас десять рублей 50 копеек, – дип коры гына әйтеп куйды колбаса
үлчәүче.
Егетләр, бер сату ноктасыннан икенчесенә кереп, күчтәнәч җыйдылар.
Татарстан казылыгы, тавыгы, Азиядән килгән лимон-мандарин һәм,
әлбәттә, һәрбер татар өчен бик кадерле сый булган һинд чәе. Һәм шулар
арасында егетнең Резидәгә дигән «Красная Москва» хушбуе да бар иде.
Ул, сөйгән ярының сөенүләрен күзаллап, үзе дә шатлык хисләре кичерде.
Бурычка алып торып, әнисе белән туганнан туган сеңлесенә дә юнәтте.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев