Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәниф, чәй тулы капчыгын күтәреп кайтканда, Ринат агасы турында уйлады. «Көче ташып торган, белемле, кыю, шул ук вакытта тәрбияле абзасының тормышында да нидер булган бит?! Нинди фаҗига кичергән икән соң соңгы айларда студент егеткә бик күп яхшылыклар эшләгән кеше?! Әлегә барысы да билгесез шул аңа! Ул бит кайчагында шундый тирән сагышка чума ки, андый чакта әйләнә тирәдәгеләрнең дә дөньялары караңгыланып киткән кебек була.
Халиковлар өч бертуган булып, тирә-якта абруйлары да зур иде. Тырыш,
яхшы ата-ана балалары иде алар. Хәниф әле яз көне генә аларга кереп,
Рафил абыйсының алтмыш яшендә гармун уйнап, кунакларның күңелен
күтәреп утырды. Мәҗлестән соң озата чыккач, рәхмәтләр әйтеп, ун сум акча
да сузды әле күршесе. Ләкин Хәниф алмады аны. «Акча бирәсегезне белсәм,
уйнамый да идем», – дип, кире какты. «Күрше хакы – тәңре хакы» дигән
мәкаль бар. Студент егетне Халиковлар гаиләсе якын итәләр иде. Әллә
азып-тузып, кирәк-кирәкмәс гамәлләр кылып йөрмәгәнгәме, спорт белән
ныклап шөгыльләнү дә, театр училищесында укуы да аңа карата булган
уңай мөнәсәбәтне тудыргандыр, күрәсең. Ләкин икенче көнне үк Сәлимә
апасы акча урынына әнисенә дүрт банка бакча компоты кертеп калдырган,
яхшылыкны онытмаганнары өчен аларга да зур рәхмәт. Уртанчы уллары
Рафаэль дә үзләре белән сыйланырга юктан гына чакырмады бит.
Хәниф, азык-төлек капчыгын тотып, Халтурин урамын аркылы чыкты да
кибет ягына таба борылып китте. Мәхшәр иде анда, халык агымы урамга
хәтле тезелеп чыгып, чиратта айкалалар-чайкалалар, этешәләр-төртешәләр.
Кемнең кем артыннан торганын барлыйлар. Кемнәрдер кемнедер чиратсыз үз
алларына кертергә тырыша. Имеш, кеше башына ун гына пачка җибәрәләр,
ди. Шул сәбәпле ирле-хатынлы, аналы-уллы, абыйлы-сеңелле тезелүчеләр дә
җитәрлек иде биредә. Авыз тутырып атом-матом сүгенүләр дисеңме! Басып
торып хәлсезләнгән, баскыч кырыена чүгәләгән әби-чәбиләр. Әлсерәгән
сабый балалар, елап-сыктап, әниләренә: «Әйдә, өйгә кайтыйк инде, пойдём
домой», – дип көйсезләнә, чәбәләнә. Акырыш-бакырыш көчәйгәннән-
көчәя генә бара. Кемдер: «Милиция чакыртырга кирәк бу безобразиены
туктатырга» – ди, икенчеләреннән «ОБХССлар кайда йөриләр икән, нишләп
бер генә ноктада саталар, халыкны интектереп?» дигән сүзләр яңгырый.
Кибет каршында үскән нарат агачына сөялгән бер әбекәй: «Йа Хода, үзең
генә кичерә күр инде безнең хөсетлекне, игелексез бәндәләреңне», – ди,
ап-ак яулыгының очы белән күзләрен сөрткәли. Вакыт-вакыт маңгай
очындагы чәчләрен яулыгы эченә төртеп-төртеп кертә. Ул да түгел, орден-
медаль колодкаларын өздергән, күз-башы алышынган бер абзыйның нык
ярсудан маңгаеның сул ягында пуляданмы, снаряд кыйпылчыгыннанмы
калган җәрәхәте импульсланып тартылып куя башлады. «Кабахәтләр, без
шулай яшәр өчен кан койдыкмы? Җирбитләр! Өлкәннәрне, карт әбиләрне
төртәсез, аяктан егылсак, таптыйсыз», – дип сүгә-сүгә, кибеттән килеп чыкты,
искереп беткән совет костюмының уң ягында тишек барлыкка килгән иде.
Йә йолкып алганнар, йә этешеп төртешкәндә өзелеп төшкән, ветеранның
бүләк колодкалары юк иде. Алар урынында хәзер чекерәеп, ямаулык сорап,
тишек кенә карап тора. Карт чират ягына: «Тфү, сволочи!» – дип төкеренеп алды да, каргана-каргана, нидер сөйләнеп китеп барды. Ул да түгел, кибет
ягыннан ун-унбер яшьләрендәге салам чәчле, сипкелле малай килеп чыгып,
ерагаеп баручы бабай артыннан: «Сезнең медальләрегезне таптым, дедуля,
дедуля!» – дип, өлкән абзый артыннан йөгерде. Теге догалар искәртеп
утыручы ак яулыклы әби: «Ярый әле, арада әнә шул малай кебек игелеклеләре
дә бар, андыйлар да булмаса, харап бу дөнья», – дип, нотык укып алды. Аны
өч-дүрт түтәй хуплап: «Теге Галияләр малае ул, бик тәртипле, бик җүнле
малай», – дип, бәя биреп куйдылар. Хәнифнең бу ыгы-зыгыдан күңеле төшеп,
мәңге чәй ала алмаячагына инанган килеш, өч-дүрт «эскимо» алырга да, өйгә
таярга кирәк дип, кибетнең икенче башындагы ишегеннән эчкә үтте. Тагын
ярты сәгатьтән кибет ябыла, шуңа күрә чиратка басып тәмсезләнеп, ямьсез
сүзләр ишетеп торудан мәгънә юк. Аның бәхетенә, туңдырма сата торган
почмакта сатып алучылар берән-сәрән генә булып чыкты. Дүрт эскимо алып,
сатучы белән алыш-биреш ясагач, теге имансыз чәй чиратына соңгы тапкыр
өметсез караш ташлап алгач, килгән юлына кире китеп барганда, артыннан:
«Хәниф, энекәш!» – дигән таныш тавыш яңгырады. Бу аның «ПОШ»та
бергә эшләгән Ринат агасы иде. Үзе генә түгел, агылый-тагылыйларның
өчесе дә биредә икән. Студент, аларны күрүенә шатланып, исәнләшергә дип,
каршыларына китте. Барысы белән дә кул биреп күрешеп чыккач:
– Хәлләрегез ничек, абзыйлар? – дип сорады.
– Базадан кайтабыз әле, бераз тамак чылатып алырга исәп. Әйдә, безнең
белән утырасың килмиме? – дип тәкъдим ясады Ринат агасы. Сипкелле
һәм сөйкемле Нуретдин абыйсы да зәңгәр күзләреннән нурлар чәчеп алды.
– Яхшы, Ринат абый, Рәис, Нуретдин ага, менә чәйгә дип төшкән идем
дә, мондагы гражданнар сугышын күреп тыелып калдым. Чәй урынына дүрт
туңдырма алдым, хәзер шуларны өйгә әнигә генә кертәм дә кире чыгам.
– Ничә пачка кирәк соң сиңа? – диде Ринат агасы.
– Ничә дип инде, хәзер ничә булса да ярар иде дә, тик... чәй дип чукынып
булмый анда, – дип, авызын гына ача башлаган иде, абруйлы ир кеше:
– Морожныйларыңны кулыңа гына тотып, әниеңә менгереп төш! Ә
сетка-капчыгыңны калдыр! – диде.
– Яхшы, – дип, Хәниф биштәреннән туңдырмаларны алды да ризык
капчыгын абзасына сузды.
– Рәис, бар, Абрамны чакырып чыгар әле, тиз генә, – диде. Иптәше
«аңладым» дигән кебек башын гына селкеп куйды да складка керә торган
ишеккә юнәлде. Озак та үтмәде, озын буйлы, таза гына гәүдәле, мут,
хәйләкәр күзләре янып тора торган бер иптәш белән килеп чыкты. Ринат
пышылдап кына кибет хезмәткәренә:
– Чәй кирәк, менә шушы азык-төлек капчыгын тутыр, братан! Без хәзер
кибет артындагы ишегалдына керәбез, запасной ишектән үзең чыгарсың,
кибетегез ябылырга ун минут калып бара. Шунда расчёт та ясарбыз, әз-
мәз генә сыйланып та алырбыз, – диде. Абрам, берсүзсез биштәрне тотып,
кире кереп югалды.
– Син, Хәниф энекәш, тиз бул, туңдырмаң эрегәнче тай, әйдә!
Студент егет: «Ә чәйнең акчасын бирәсе бар!» – дип, авызын гына ачкан
иде, «соңыннан» дигән сүздән соң өенә ыргылды.
Туңдырмалар күтәреп кенә кайтып кергән малаен күреп, әнисе:
– Юкка чәй дип чыгарып җибәрдем, анда адәм түзмәслек чират тезелгән
ди бит. Күрше Наилә апаңны күргән идем: «Үтереш анда», – ди. Капчыгың
кайда, әллә югалттың инде? – дип сорады.
– Капчыкмы? Аны мин иптәшләремә биреп калдырдым. Бәлкем, чәй
булыр әле!
– Кемнәр инде ул иптәшләрең?
– «ПОШ»та бергә эшләгәннәр.
– Шул Сафа Ринатларымы инде? Кем икәнлеген ачыкладым инде
мин аның. Әнисе Бибинур апа да дары заводында эшли. Чыгышлары
Арча ягыннан бугай. Бик җайлы, бик тәрбияле кешеләр алар, нишләп
Ринатлары начар юлга кереп киткәндер инде? Ходаем, үзең саклый күр,
– дип, Гөлчирә ханым Аллаһы Тәгаләне дә искә төшереп алды. – Озак
йөрмә, чәе булса булыр, булмаса юк, капчыгыңны югалтып кайтма! Ул
кибет тирәсендә исерек-хулиганнарның беткәне юк, бәйләнә күрмәсеннәр!
Мин көчле дип, ыгы-зыгыга керә күрмә, исерекләрне әйләнеп үт, – дип,
артыннан кисәтте.
Хәнифнең «Ярар» дигән сүзе генә һавада эленеп калды. Әнисе, тагын
авызын ачып, нәрсәдер әйтергә дип, коридорга күз салганда, аның эзе
суынган иде.
Төнге уникегә кадәр сузылды аларның мәҗлесләре... Әгәр дә Хәнифнең
укырга, агаларының таң әчесеннән авыр эшкә кабат барасылары булмаса,
утыралар иде әле! Иң беренче сатучылыкта мөдир булып хезмәт кылучы
Абрам иптәшләре: «Иртәгә пересменка», – дип китеп барды. Хәниф
аның артыннан: «Бик зур рәхмәт!» – дип кычкырды. «Кергәләп йөр,
Хәниф, булганыннан өлеш чыгарырбыз!» – дигән җавап кына килде төн
караңгылыгыннан. Рәис агасы:
– Яхшылыкны онытмый, молодец Абрам! – диде. – Мәктәптә укыганда,
мескенне яһүд дип теңкәсен корыталар, кыйныйлар, мыскыл итәләр иде.
Кызганыч бит, шуннан үзем яклый башладым. Үзем белән спорт залына
самбога да ияртеп киттем. Әнә, күрәсезме, хәзер алып гәүдәле. Ике-өч
хулиганны ыһ та итмичә болгап кына ыргыта. Ләкин үзе бик тыйнак малай.
Менә, Хәниф энекәш, ул бүген сиңа карата булган безнең мөнәсәбәтне
күрде, нәрсә кирәк булса, турыдан-туры аңа кер, оялып торма! Кирәген
табып бирер. Аның әле Сара дигән бертуган апасы Октябрьнең 25 еллыгы
урамындагы китап кибетендә директор да...
– Аның белән дә таныштырсагыз, әйбәт булыр иде. Укырга яратам мин,
кайчагында төннәр буе андагы вакыйгалардан аерыла алмыйм. Кухнядан
кусалар – залга, аннан кусалар – йокы бүлмәсенә, аннан да сөрсәләр инде,
бәдрәфкә шылам. Берәрсе килеп дөбердәтмичә чыгу юк. Ну, иртән торып
дәрескә китүләре – катастрофа, транспортта да йоклап барам, дәрестә
дә хәтта тыела алмыйм, оеп китәм! Күз кабаклары остазымның моңлы
тавышыннан салына да төшә, нәрсә беләндер ябыштырып куйганнар
диярсең, һич кенә дә ачып булмый.
– Мин үзем дә төне буе маҗаралар, хыялый романнар укырга ярата идем.
Армия сафларыннан кайткач, югары уку йортына – авиация институтына
керергә дә хыялланган идем. Ни әйтсәң дә, десантурада хезмәт иттем бит, –
диде Ринат абыйсы. – Күпмедер дәрәҗәдә очкычлар, һава белән бәйләнгән булгач, шул югары уку йортын сайладым. Ни кызганыч, һич көтмәгәндә
киресе килеп чыкты!
Ул кинәт бәреп чыккан күз яшьләрен кулъяулыгын чыгарып сөртеп алды.
Рәис агасы белән Нургали абыйсы: «Ну, братан, тынычлан, үткәннәрне
кире кайтарып булмый, бүгенгесе белән яшәргә кирәк», – дип, дусларын
тынычландыра башладылар. Менә шундый күңелсез нотада таралыштылар
алар бүген.
Хәниф, чәй тулы капчыгын күтәреп кайтканда, Ринат агасы турында
уйлады. «Көче ташып торган, белемле, кыю, шул ук вакытта тәрбияле
абзасының тормышында да нидер булган бит?! Нинди фаҗига кичергән
икән соң соңгы айларда студент егеткә бик күп яхшылыклар эшләгән
кеше?! Әлегә барысы да билгесез шул аңа! Ул бит кайчагында шундый
тирән сагышка чума ки, андый чакта әйләнә-тирәдәгеләрнең дә дөньялары
караңгыланып киткән кебек була. Нинди кадерле нәрсәсен югалткан икән
соң Ринат агай? Нигә үзе ачылып бушанмый ул, нигә кайгы-хәсрәтләрен
эченә генә җыя бара?»
«Эчеп кайткансың бит! Нигә җыен төрмәчегә ияреп йөрисең икән?
Авызыңнан аракы исе аңкый, фу, кит инде, кит, шул башыңнан, иртәгә
укуыңа ничек барырсың икән, бала?» – дип, Хәнифне йокысы качкан
Гөлчирә ханым каршы алды. Ул да түгел, көне-төне тәмәке көйрәтергә
яраткан үги әтисе Фирдүс тә пәйда булды. Елмаеп карап: «Эчсә дә сизелми
ул, ник бер күзенә чыксын», – дип яклап маташты. Бар, җиңәрсең Зәйнет
кызы Гөлчирә ханымны! «Кая сизелмәсен инде, син дә яклап торган
буласың тагын, үзең алкаш булгач, авызыңнан аракы исе ярты чакрымнан
килә бит!»
– Ярый, андый гына хәл мулла кызында да була инде ул, карчык. Башын
катырма әле баланың, бар, кереп ят, улым, – диде аңа Фирдүс атасы.
– Мә, чәйләреңне алып куй да... ятам!
– Чәй! Машалла, әллә бер капчык һинд чәе алып кайткан инде! Кибет
басмагансыздыр бит, Сафа Ринатларына ияреп йөреп? Ничек шуның хәтле
галәмәт чәй бирделәр соң сиңа?! – дип гаҗәпләнеп, аптырап та калды әнисе.
– Ринат абый пулемёт чыгарды да чираттагылар качып бетте. Хет вагоны
белән төяп кит инде шунда, – дип арттырып җибәрде улы.
– Әллә чынлапмы? – дип, өне китте беркатлы анасының.
– Чынлап булмыйча соң, әле өченче номерлы кибетне шартлатмакчы
да идек, дары табып булмады, – дип тә өстәде Хәниф, шаяртуы үзенә дә
ошап китеп.
– Ялганлыйсыңмы соң син, әллә?.. – дип, авызындагы сүзен әйтеп
бетермәде, коридордан тәмәке көйрәтеп кергән үги әтисе Фирдүс:
– Ни сөйләсәләр, шуңа ышанасың, карчык. Шаярта гына ул, – дип, үзе
көлеп куйды. – Ярый, бар, кереп ят, иртәгә укырга барасың бар, – дип,
йокы бүлмәсенә кереп китте. Шулай итеп, чәй операциясе тәмамланды.
***
Буш вакыты булдымы, студент Хәнифнең үз уйларына, хыялларына кереп
чума торган гадәте бар. Авылда калган иптәш егетләрен дә, дус кызларын да
уй-хыялларында сагына ул. Балчыклы авылының бәбкә үләнле, тал тирәкле Сараул елгасы буйларын, Таштау, Иламан урманнарын, анда үскән хуш исле
җиләк, үләннәрен дә юксына. Шул гүзәллекләргә күз салып, иркен сулап атлап
йөрүләренә хәтле рәхәт аңа. Ләкин, ни хәл итәсең, берни эшләп тә булмый,
театр училищесын яхшы гына тәмамлап, төпле һөнәр дә алырга кирәк. Алла
боерса, тиздән көзге каникуллар җитәр, туп-туры әнисенең туган авылына әби-
бабасы нигезенә, Фәүзия җиңгәсе белән Мәүлетдин абыйсы янына чабачак ул.
Ниһаять, көтеп алган каникуллары да килеп җитте. Әнисе:
– Бу көзге пычракта интегеп кайтып йөрмәсәң дә була, урының җылыда,
артың корыда, – дисә дә, Хәнифнең бөтен уй-хыяллары инде Балчыклы
авылы тирәсендә бөтерелә иде.
– Иптәш малайлар белән кайтырга сөйләштек, хәзер күчтәнәчләр төшеп
алам да...
– Киребеткән булсаң да булырсың икән, кара погоданы, йә яңгыр, йә кар
ява, йә кинәт суытып, катырып җибәрә. Поезддан төшкәч, ул станцада кем
көтеп тора, ди, сезне?!
– Авылдан Илмир килеп ала, телефоннан сөйләштек.
– Бу пычракта шунда хәтле килә алса ярый. Әй бала-бала, йөрисең инде
шунда, эч пошырып! Батып ятсагыз! Ул салкын көзге җилләрдә катып
үләсез бит!
– Нәрсә, нәрсә, Илмир машина йөртә белә ул, туганда ук өйрәнеп туган.
Бәйрәмнәрдә тау асларына тарттырырга тракторлар куялар бит, ничек тә
башкалар кайтканны балчыклылар гына кайтмый калмабыз, – диде Хәниф.
– Ярый, алайса, син киребеткәнне беркайчан күндереп булмас инде. Бар,
кибеткә төшеп, күчтәнәчләр алып мен, ике кулыңны кесәңә генә тыгып
кайта күрмә тагын. Абыең сыра ярата, табалсаң, ансын да бер дүрт шешә
ал. Бәрәңге белән ашарга селёдка булса да ярар иде дә...
– Ни теләсәң, барысы да булыр! Абрам дустым гына исән булсын!
– Анысы кем икән инде тагын? «ПОШ» жуликлары гына җитмәгән,
монысы кем икән инде? Әй Аллам, бер рәтле-башлы дуслар таба белмәдең
инде, атаң кебек кем чакырса, то тюремщиклар, то ниндидер Абрамнар,
то сугыш чукмары Искәндәр Фәсәховлар. Аларга ияреп йөрсәң, бер барып
чыгарсың әле. Әнә Халиковлар белән аралаш син! Аннары дүртенче каттагы
Наилә апаңның менә дигән кызы Гөлназ бар. Үзе чибәр, үзе институтта
белем ала, бердәнбер кызлары, өч бүлмәле фатирлары дисеңме. Ә син тулай
торакта торган колхоз кызлары янына чабасың.
– Силос, печән исе яратам мин!
– Алайса, авылга кайт та берәрсенә йортка кер инде. Көне-төне иснәрсең!
– Театр училищесын гына бетерим, шундук салага таям. Әле үзең дә:
«Йөз данә тавык күкәең булмас микән, улым», – дип ялынып кайтачаксың.
– Ышан сиңа, кайтып та китәрсең. Әтиеңә охшасаң, очраган берсенә
ияреп китүең бар, – дип, Гөлчирә ханым улын гадәттәгечә агартып ала.
– Ярый, хөрмәтлем, бер атнага синең вәгазьләреңнән котылып торыр
өчен авылга таям әле мин. Магазинга киттем, бир акчаларыңны!
– Абыеңа сыра алырга онытма, эштән кайткач, сыра эчеп ял итәр. Юлда
үзегез эчеп бетерә күрмәгез тагын, аң бул, сөйләштекме?
– Әле сөйләшүләрдән туктаганыбыз да юк бит!
– Шул театр училищесына кергәннән бирле телеңә салына башладың. Күпме үзем әйттем, күпме дүртенче каттагы Наилә апаң аңлатты. Әйдә, үзем
укыткан химия-технология институтына диде. Әнә кызы беренче курста
укый. Синең кебек сәхнәдән кеше көлдереп йөрмәячәк, инженер-химик
булып эшләячәк. «Эше булганның ашы да бар» диләр. Бер дә төптән уйлый
торган малай булып чыкмадың инде син. Ни атаң, ни син – кем чакырса, шуңа
ияреп китәргә генә торасыз! Охшасаң да охшарсың икән! Ярый, бар, тагын
ярты көнгә югалма, иртәгә юлга чыгасың бар, дөньяларыңны онытма дим!
Урамда, җилдә бәргәләнеп, җепшек кар төшә. «Иртәгә суытып кына
җибәрә күрмәсә ярар иде. Болай йомшарып торса, Илмир да берәр җирдә
батып калып, каршы алырга килеп җитмәсә, ни эшләргә дә белмәссең,
Аллага тапшырган инде!»
Халтурин урамын аркылы чыккач, уңга борылып, кибет ягына юнәлде. Сул
якта ипи сату ноктасында халык өелгән, ахры, дефицит товар китергәннәрдер...
Ул да түгел, бер хатын ике торт тотып килеп чыкты. Хәниф юлын дәвам итте,
чәч алдыру салоны, аннан соң аңа кирәкле кибет. Ишегенә килеп җитәрәк күз
салса, каршы якта салмак кына атлап, дәрәҗәсен белеп кенә, Рәис агасы бара.
Сул кулына ризык сеткасы тоткан, анда ике шешә шәраб, бер буханка ипи,
пешкән казылык чекерәеп тора. Гәзиткә дә төреп тормаган хәтта.
– Рәис абый, сәлам, – дип кычкырды ул аңа, чаттан борылып кереп китеп
югалганчы. Ир кеше туктап, артка борылып карады.
– О-о, Хәниф энекәш, сәлам, туган, ни хәлләр үзеңдә, укулар барамы?
Кайчан синең Ромеоны уйнаганыңны күрәбез инде?!
– Булыр әле! Хәлилне дә, Муса Җәлилне дә уйнаган чакларым булыр!
Ринат абыйлар кайда соң әле?
– Алармы? Ринат кичә Апас районына кайтып китте. Нургали дә аның
белән иптәшкә иярде. Иртәгә киләләр.
– Ринат абыйның туганнары шул яктанмы әллә?
– Юк, зиратны барлап киләләр.
– Әби-бабаларыныкыдыр?
– Сөйгән яры Йолдызныкы янына.
– Сөйгән яры Йолдызныкы янына?!
– Әйе! – дигәч, Рәис абыйсы уйланып алды.
– Ни булды соң аңа, чирләдеме?
– Юк шул! Әйдә, ишегалдына кереп, эскәмиягә утырыйк әле. Шунда
тәмләп кенә бер бишәр грамм шәраб та җибәрербез.
– Юк шул, Рәис абый, үпкәләмә, миңа эчәргә ярамый, иртәгә әче таңнан
авылга кайтып китәм. Ләкин сиңа иптәшкә утырып торалам.
– Ярый, алайса, киттек, энекәш.
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев