Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәнифнең август ае тулысынча әнисенең туган авылы Балчыклыда Мәүлетдин абыйсында үтте. Төн буе клубта гармун уйнап, кызлар биетеп, дуслары белән аралашып чыгып, тәүлегенә ике-өч кенә сәгать йокы тәтесә дә, абыйсы эндәшүгә сикереп тора иде. Үзе йөри, үзе әле һаман йокысыннан айнып җитә алмый. Кем гаепле соң?
***
Беренче көннәрендә нык авырлыклар, зур чыдамлыклар сораган,
ыңгырашулар белән барган эшкә түзә торгач, гәүдәсе дә авыр хезмәткә
ияләште, ахрысы, рухы да ныгыды, алга таба эш шактыйга җиңеләеп киткән
кебек булды. Бригададагы дустанә мөнәсәбәт, кирәк чакта терәк ясап,
иптәшләренең үз җилкәләрен куюы да нык булышты ат та чыдамаслык авыр
хезмәтләрендә. Хәзер Хәниф тә эшкә ике-өч размерга зуррак резина итекләр
киеп килә, кайтканда исә аның кунычына гәрәбә кебек затлы йонны дыңгычлап
тутыргач, итек инде элеккеге кебек лаштыр-лоштыр килеп йөрми йөрүен, тик
шулай да сырган чалбар киеп куйган кебек тоела. Шул ук вакытта студент
егетне намусы да борчый иде. Бу халәтен сизеп алган Ринат абыйсы гына:
– Борчылма, энекәш, бу илнең бөтен экономикасы эшчеләрне,
колхозчыларны талауга корылган, – дип тынычландырды. Проходнойдан
чыкканда шик корты җанын кимерә башлады. «Тотсалар, уку йортына
хәбәр итсәләр, йә суд ясап, утыртып ук куйсалар» дигән куркыныч уйлар
биләп алды аның күңелен. Ринат абыйсы гына нишләптер үзен тыныч тота.
– Безнең җегет бу! – диюе җитте кизү торучыларга, студентка кагылу
түгел, борылып караучы да булмады. Менә сиздерми генә бер ае да үтеп китте.
Каян сизәсең, ди, син аны, иртүк торып эшкә чабасың да кич кайтып авасың
дигәндәй. Әле ул бу керемле эшен дәвам иткән дә булыр иде, тик әнисе генә:
– Җитте, тагын бер айдан укырга барасың бар, Мәүлетдин абыеңа
Балчыклыга кайтып, печәнен, утынын әзерләшергә кирәк. Акча, күпме
эшләсәң дә, җитми ул. Анда кайткач та, төне буе кызлар артыннан чабып, көне
буе караватта ботың күтәреп ята күрмә. Кыш буена абыең итен, бәрәңгесен
ташып кына тора, – диде, улына кабат акыл кертеп. – Абыең печәнгә барырга
чакыра икән, шундук сикер дә тор! Үлән түшәлгән ат арбасында да кыр-
урманга барып җиткәнче черем итеп алып була, – дип тә өстәде.
– Кирәк шул, абыйга да булышырга кирәк, – диде үзе дә уйланып,
борчылып йөргән Хәниф.
Ай буе ат урынына эшләп тапкан мең ярымнан артык сумманы алып
кайтып тоттыргач, әнисе телсез калды. Соңыннан һушына килеп:
– Кеше таламагансыңдыр бит? – дип куркып сорады.
– Аллага шөкер, җиң сызганып, хәләл көчемне түгеп, сөялләрдән интегеп
тапкан сәмәннәр ул, – дип, зурдан алып әйтеп куйды Хәниф.
– Ә күпме йон алып чыктыгыз, күпме әйтеп карадым, кагылма, зинһар,
ятныкына дип. Эләктергән булсалар! Белмим, кемнәргә ияргәнсеңдер инде
син анда?.. – дип, көндәгечә сүгеп тә алды әнисе. Ул да түгел, үзгәреп: –
Ярар, хәерлегә була күрсен, менә, үзеңә оек белән бияләйләр бәйләдем,мә, киеп кара әле», – дип, шкафтан бер төргәк тартып чыгарды. Бәрәкәтле
малдан бәрәкәтле кием-салымнар да барлыкка килә икән. Кулына кисә,
шундый назлылар, кул-аякларыңа рәхәтлек бирә иде Австралиянең затлы
чималы. Әнисе, оек-бияләйләргә сокланып, үзе дә карап торды, сыйпап-
сыйпап алгалады. Аннан барыбер: – Ничек эшли алгансыңдыр инде син
анда, улым?! Җыен төрмә карагы, үтерүчеләр белән тулган ди бит ул ПОШ»
– диде, элеккеге темасына кире кайтып.
– Төрлесе бар инде, әни. Төрмәчеләр мине бертуган энекәшләре кебек
күрделәр, ярдәм кулы суздылар! Ләкин мин җинаятьче булырга тумаган.
Минем юл – иҗатка! – дип чәпәде студент егет әнисен җайлар өчен.
– Менә монысы дөрес, улым! – дип, ана кеше чын күңелдән шатланып
куйды. – Аннан менә акчаларыңны шифоньер өстенә куям, иске кул
сумкасына салып. Уңга-сулга, хатын-кызларга тотып бетермә, югыйсә
авыл саен, ди, бит синекеләр!
– Юк, хәзер берәү генә! – диде студент егет.
– Берәү булсын, берәгәйле булсын! Әнә шул Тукай кызы Резидәң
белән генә йөр инде син, яхшы ата-ана баласы диләр аны, – дип сөйләнде
Гөлчирә ханым. Хәниф кенә эченнән: «Каян барысын да белеп бетерә диген,
чыбыксыз телефон?» – дип уйлады.
– Ишеттеңме, әйткәнне тыңла, йөрмә авыл саен чабып, кешедән яхшы
түгел, – дип, улын уйларыннан аерды.
– Яхшы, барысы да син әйткәнчә булыр!
Резидәсе нишли икән чираттагы ялында? Акчаныкы түгел, бакчаныкы
дигәнәй, алма, груша, слива, чия-карлыганнан варенье, компот кайната
торгандыр инде, тизрәк кайтып күрешергә кирәк, сагындым бакча җиләген!
– Тагын башыңа нәрсә сукты инде, тирән уйга баттың?! Август ае беткәнче
калма. Бер атнага элегрәк кил, чыгып, өс-башыңа рәтлерәк кием-салым
аласыбыз бар! Дәресеңә костюм-чалбар киеп, галстуклар тагып барырсың.
Югыйсә йөрисең шунда урам шпанасы кебек әллә нәрсәләр киеп!
* * *
Хәнифнең август ае тулысынча әнисенең туган авылы Балчыклыда
Мәүлетдин абыйсында үтте. Төн буе клубта гармун уйнап, кызлар биетеп,
дуслары белән аралашып чыгып, тәүлегенә ике-өч кенә сәгать йокы тәтесә
дә, абыйсы эндәшүгә сикереп тора иде. Үзе йөри, үзе әле һаман йокысыннан
айнып җитә алмый. Кем гаепле соң? Үзе, әлбәттә, төне буе иптәшләреннән
аерыла алмагач! Иртәрәк кайтып ятса, йокысы да туяр иде, болай интекмәс
тә иде. Абзасы аңа: «Энекәш, бар тиз генә капкалап ал, Фәүзия җиңгәң
көтеп тора», – дисә дә, ашау кайгысымыни монда, иренеп кенә «теләмим»
дип, печән түшәлгән ат арбасына менеп ава. Андый татлы йокылар үзе
үскән Балчыклы авылында гына була икән! Иртәнге саф һава, борыннарына
тулып, тагын да изрәтеп җибәрә. Төрле үләннәргә, чәчәкләргә бай печән
хушбуйлары шундук исертә. Шушы мизгелләрдәге татлы йокылардан да
татлысын тоярга туры килмәде Хәнифкә. Ул изрәп мәрткә китә. Ара-тирә
генә аның колагына Мәүлетдин абыйсының: «Әйдә, малкай, на», – дигән
сүзләре килеп ирешә. Урман-кырларга җиткәнче, кошлар сайравы, сыерлар
мөгрәве, анасын эзләп бәэлдәгән бәрән тавышлары, горур әтәчләрнең бер-берсенә «кикрикүк» дип сәлам юллауларына хәтле ишетелгән кебек.
Ошбу тавышлар, бергә кушылып, ниндидер «яңгыраш» тудырып, көй кебек
яңгырый. Бу илаһи моң әле генә тып-тын торган табигатьнең кинәт уянып
бетүенә мәдхия кебек. Көндәлек мәшәкатьләрнең кабат авыл кешеләре
җилкәсенә салынуы да ул. Болар барысы да йокы аралаш Хәнифнең
колагына килеп ирешә. Менә ул көй ерагайганнан-ерагая бара, бары тик
кошларның кызарып чыккан кояшны, хуш исле авыл таңын сәламләп
сайраулары гына ияреп бара.
Күп булса бер сәгать, сәгать ярым вакыт изелеп йоклаган студентка
бер секунд та үтмәгән кебек тоела. Ул йокысыннан айнып җитә алмыйча:
– Килеп тә җиттекмени? – дип пышылдый.
– Әйдә, энекәш, тор, кайнар чәйләр эчеп җибәрсәң, йокың да ачылыр,
аннан капкалап та алырбыз! – ди абзасы.
Август ае – крестьян халкы өчен җиң сызганып эшли торган мәшәкатьле
чорларның берсе. Печәнен дә, утынын да, кыш чыгарлык итеп хәстәрләп
калдырырга кирәк. Терлек асрыйм дисәң, барысы да җитәрлек булырга тиеш.
Чималың бетсә, мә дип китереп бирүче булмаячак. Хәниф абзасының каралты-
курасында сарыгы да дистәләгән, тавыгы-казы, үрдәге дә ишле. Сыеры белән
танасын да кушсаң, беләсеңме, күпме үлән-салам, комбикорм, фураж, икмәк
кирәк?! Менә инде алар әнисенең бертуганы Мәүлетдин абыйсы белән
печәнне урман аланнарыннан, басу-кыр буйларыннан, хәтта чокыр-чакыр
иңнәреннән, кайда табалар – шунда чабалар. Кайбер уңышлырак көннәрдә
икешәр олау алып кайткан чаклары да була. Аларның әлеге тырышлыгын
күреп, авылның көнчел, ялкау юрамалары колхоз җитәкчелегенә дә чагып
торалар. Түрә аларның бертуктамый чүп ташуларыннан туеп: «Менә сез
дә Мәүлетдин абый кебек колхозга да, үзеңә дә хезмәт итеп, тир түгеп
карагыз әле, әләк ташып йөрергә вакытыгыз да, хәлегез дә калмас иде,
– дип, тегеләрнең авызларын томалый. Чөнки үзе өстеннән дә район
администрациясенә, Казанга хәтле аноним хатлар юллыйлар.
«Эт өрә, бүре йөри тора» дигәндәй, көн саен диярлек, абыйсы белән җиң
сызганып, чалгысын сыздырып җибәрә. Бик күп көч сорый, чыдамлык таләп
итә торган хезмәт ул печән чабу. Шулай да йон эшкәртү фабрикасының
чимал базасы белән чагыштырып булмый печән җыю мәшәкатен. Вакыт-
вакыт су, йә булмаса әчкелтем әйрән эчеп аласың да ул чалгыңны кайрак
белән үткенләп җибәргәч, тирләп-пешеп, бәрәкәтле эшеңне дәвам итәсең.
Ошый Хәнифкә печән чабу. Ару-талуны белмичә, ләззәтләнеп селтәнә.
Аңа сокланып карап торган Мәүлетдин абыйсы: «Афәрин, энекәш!» –
дип мактап та җибәрә. Үсмер үз эшеннән үзе дә канәгать, абзасыннан
бер дә элекке еллардагы кебек калышмый. Үсә, чын ир-егеткә әйләнеп
бара. Кояшта янып каралган гәүдәсе дә атлетларныкы кебек. Мускуллары
ташып тора. Иптәшләре белән Сараул елгасына су керергә төшсәләр, каян
чыбыксыз телефоннар аша хәбәр итешеп өлгерәләр диген, тик торганда бер
сәбәпсез бер көтү кыз-кыркын юкка гына пәйда булмый. Axpы, аларны да
кызыксындырган сөйкемле миңнәре бардыр. Имеш, каз-үрдәкләрне барлап,
күз-колак булып кайтырга төшкәннәр. Үзләре: «Юк ла, Наҗия, алары аның
Минҗиян тәтәләрнеке, әнә зәңгәр тамгалысы Әсхәт абыйларныкы», – дип
бәхәсләшкән булалар. Ә үзләре астыртын гына йөгереп килеп суга чумып уйнаган егетләрне күзәтәләр. Чәчбикәләрне күрү оланнарга да тәэсир итә.
Дөбер-шатыр губернатор дигәндәй, суга бер-берсе аша сикереп, сальтолар
ясап чумалар, кыюланганнан-кыюланалар. Бу мизгелләрдә Сараул
елгасының суы самовар кайнагандай гөбердәп тора, хәтта ярларыннан
ташып чыга. Бу хәл көн саен кабатлана. Егетләр су буенда пәйда булуга,
кыр казлары кебек тезелешеп, урам буйлап төшеп килүче кыз-кыркын
күренә. Ә кичен, көтү кайтып, караңгы төшкәч, алар матур күлмәкләрен
сылу гәүдәләренә элеп, хуш исле хушбуйларын сибеп, клубка танцыга
төшәләр. Биредә ләззәтле яшьлек исе аңкый. «Без өйләнгәч кенә төн
кыскарды» дигәндәй, кич булырга өлгерми, җәйнең алсу таңы ата. Шул
арада сөешкәннәр – сөешеп, үбешкәннәр үбешергә өлгереп калса, көндез
исә кара-каршы очрашсалар, тыйнаклык саклап, «исәнмесез» дип кенә үтеп
китәләр. Әйтерсең лә төне буе бер-берсенә елышып, йөрәк тибешләренә
хәтле тыңлап чыкмаганнар. Татар тәрбияседер инде бу! Хәнифнең күңеленә
үзләренең милли гореф-гадәтләре бигрәк хуш килә. Югыйсә шәһәрдәге
яшьләр тукталышта, бакчада булсынмы, терәлешеп, үбешеп, хихылдашып
торалар. Андый гыйшык-мыйшыклар Хәниф кебек егетләрнең күңелен
кирегә этәрә, хәтта җирәнү дә уята. Сөйгән ярың белән икәүдән-икәү генә
калып, мәхәббәттә аңлашуларга ни җитә! Бу чагында ниндидер серлелек
чорнап ала бер-береңне. Вәгъдәләр, истәлеккә бүләкләр бирешү дә менә
шундый айлы кичтә, җем-җем килгән йолдызлар астында башкарыла. «Мин
сине мәңге көтәчәкмен, Хәниф» – дип пышылдый аңа сөйгәне.
Ул да түгел, бәрәкәтле, мул уңышлы август ае сизелмичә үтеп тә китә.
– Авылда терәлгәнче ятмасаң, иртәгә укырга барасың бар, өстеңә-
башыңа бернәрсә алынмаган. Бүген чыгар идек, соңга калдык, – ди аңа
эштән кайтып кергән әнисе. – Өченче кибеттә ул халык, ул халык, ыгы-
зыгы киләләр, төрткәләшәләр, сүгенешәләр, әйтерсең ахырзаман җиткән.
Чират алырмын дигән идем, мәңге барып җитмәячәксең. Ярар, булыр әле
язган булса. Теге юлы алма апаң Нурания егерме кап китергән иде, язган
булса тагын җае чыгар. Аллага шөкер, чәйсез торганыбыз юк әле, – дип
тә сөйләнеп алды.
– Үзем төшеп менимме соң? – диде Хәниф, әнисенең хәленә кереп.
– Төшсәң-төшмәсәң дә, керерлек түгел, чиратсыз керәм дип тә маташма,
адәмнең ниндие генә юк анда. Теге Мария малае Валера да шунда күзгә
чалына, төрмәдән кайткан, ахры. Петров паркы жуликлары да шул тирәдә
кайнаша, чиратсыз барып керә күрмә тагын! Булса булыр, булмаса юк! –
дип, кисәтеп үк куйды әнисе. Хәниф, азык-төлек өчен тегелгән биштәрен
тотып, урамга чыгып китте. Хәзер аңа шәһәр һавасына яңадан ияләшергә
кирәк иде. Кичкырын классташларын, курсташлары Илгизәр белән
Шамилен дә, Мансурын да күреп алу иде теләге. Сөйләшәсе сүзләре дә күп
җыелган. Ишегалларындагы бакчада бер төркем егетләр басып көлешеп
торалар. Күрше подъезддан Рафаэль Халиков та шунда. Хәнифне күреп,
ул аның каршысына чыкты.
– Сәлам, братан! Күптән күренгәнең юк. Кайда югалдың? – дип сорады.
– Әниләр авылында печән чаптым, утын ярдым рәхәтләнеп!
– Ух ты, ә мин быел кайта да алмадым, кызык булгандыр инде авылда.
Клуб тулы кызлар-йолдызлар! Киләсе елга инде, барып чыкса. Хәниф братан, анда Ирекнең туган көне, әйдә, безнең белән, яхшы шәраб, аракы
да бар дип, кунакка чакырды.
– Рафа, рәхмәт, эшләрем бар. Кичкырын үземнең дусларны да барлап
чыгарга исәп. Егетләргә сәлам һәм рәхмәт әйт! Икенче юлы иркенләп
гәпләшербез, – дигәч, Рафаэль:
– Без сине хөрмәт итәбез, мондагы егетләр синнән шүрлиләр дә, дус
буласылары да килә, син генә аралашмыйсың, шуны белеп тор, – диде дә
кулын кабат биреп китеп барды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев