Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

– Ну, җегетләр, рәхмәт, күптән болай рәхәтләнеп утырганыбыз юк иде. Хәниф энекәш, дөресен әйтим, сине беренче тапкыр күргәч, соры гына бер бәндә дип уйлаган идем. Талант иясе икәнсең бит!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

...Хәнифнең бирегә «килеп эләгүе» дә очраклы гына булды. Беренче
курсны тәмамлагач, курсташлары Харис белән Мансур бик зур акчалар
түләнә торган урын барлыгын ачыклаганнар. Әгәр дә бер айдан артык тир
түксәң, имеш, мең сумнан артык акчаны кулга төшерергә була икән! Авылга
кайтып, якын туганнарын, дусларын күрергә хыялланып йөргән егет икеләнә
калды. Училищеда да стипендия дә алмагач, әнисе, үги әтисе биргәннән генә
мөмкинлек тапкан шәкертнең бу мохтаҗлыктан чыгасы килә иде. «Син –
Казан малае» – дип, училище директоры Шапиро аңа бер тиен дә түләмәде.
Уку йортына кышкы спорт төрләре буенча өч кубок яулап алганда гына ике-өч
ай стипендия биргәләп алды алуын. Анысын да тренеры Филия Усмановна
кереп: «Училищега дан китерүче студентка, финанс ягы кыен булса да,
стипендия түләргә кирәк, өстәвенә ул ике тапкыр спорт мастеры нормативын
үтәде, Бөтенсоюз студентлар спартакиадасына барачак Татарстан җыелма
командасына кертелде», – дип аңлата торгач кына, Шапиро ташлама ясады.
Хәниф, чыннан да, акчага мохтаҗ иде, Резидә янына барганда да тиеннәр
кирәк, әти-әнисеннән еш сорау егетнең горурлыгына бәрә. Сөйгәне янына буш кесә белән бару да бик оят иде аңа. Кием-салымы да кайтыш: өстендә
– студентлар формасы, вельвет чалбар. Әнисе: «Өс-башыңны алыштырыр
идең, әйдә, кибеткә чыгабыз!» – дисә дә, уңайсызлана. Менә, ниһаять, ул
кесә тутырып сәмән алырлык урын тапты. Тагын өч ел укуы калды, озату
кичәсендә киярлек затлы кием алырга да җитәчәк.
Әйбәт кенә башланган, җайлы гына барган эш авырайганнан-авырая.
Кешеләр арасында күралмау, нервылану артканнан-арта. Барысына да
Кавказдан килгән әрмән әзмәвере сәбәпче. Өстәвенә, эше дә зур физик көч,
түземлелек сорый. Биредәге хезмәт Хәниф уйлаганнан да авыррак булып
чыкты. Аңа хәтле килеп урнашканнар да, хәзерге көндә хезмәт кылучыларның
бер өлеше дә чыдый алмыйча китә тора, икенчеләре табыла тора. Эш биредә,
чыннан да, нык авыр иде. Тимер ыргак белән 250 килограммлы төргәкләрне
берүзең вагоннан әйләндереп чыгарасың да платформага тәгәрәтәсең. Аның
әле 400 килограммлылары да бар! Монысын инде – ике кеше тәгәрәтә.
Каторжаннар тормышына аласы акчалар бәрабәренә генә түзәргә мәҗбүр
ителәсең. Студент егет тагын шунысына да шакката: күпме генә сарык-
бәрәннәр күргән, хәтта йоннарын да кыркышканы булса да, биредәге гәрәбә
кебек сап-сары Австралия сарыклары йонын күреп, аның исе-акылы китте.
Утыз-кырык сантиметр озынлыктагы, алтын төсендәге чип-чиста бу йонны
нинди сарыклардан алалар икән? Әкияттәге чын алтын йон инде. Ничек
шулай була икән соң дип нык гаҗәпләнде шәкерт. Соңыннан аңлашылганча,
ул бәкелдекләргә кием тегеп кидерәләр икән, йон чиста да, сыйфатлы да һәм
бик кыйммәтле дә була икән.
Беренче көннәрдә ияләшмәгән килеш сигез сәгатен эшләп, хәле бетеп,
караватына кайтып ава иде. Ярый әле, әнисе туклыклы итеп аш-су пешерә
белә. Иртән шул нигъмәтләрне спорт сумкасына тутырып, бар ихтыяр
көчен җыеп, салкын су белән чайканып, мәңге туймас йокысын куып,
үсмер яңадан эшкә юл тота. Әле Харис белән Мансур барында сөйләшергә,
көйләшергә иптәшләре булган икән. Озак та үтмәде, авыр күтәреп көчәнүдән
эчен кузгатып, Харис курсташы китеп барды. Ул да түгел, биек эскерт
башыннан егылып төшеп, Мансур дусты баш миен селкетте. Чит адәмнәр
белән аралашырга яратмаган Хәнифкә авыр чорлар башланды. Өстәвенә,
Степанян басым ясый, ул да тынычлыкны ала. Шулай да үзенең чыдамлыгы,
тырышлыгы белән егет башкаларның ихтирамын казана башлады.
Тик Степанян гына көннән-көн әрсезләнә бара, хәтта атасыннан өлкәнрәк
Бәдретдин абзыйга да шаярткан булып: «Ай, старый пердун», – дип тә
ычкындыргалады. Моңа хәтле тәрбияле, гореф-гадәтләрен нык саклаган,
өлкәннәрне өлкән, кечеләрне кече итә белгән әрмән халкына тап төшерү иде
бу. Бу галәмәтләр Ринат абыйсының да кәефен кырганнан-кыра, төсмере
коелганнан-коела бара иде.
Бүген дә, төшке ашка туктагач, әрмән пәһлеваны, тагын үзен күрсәтеп
алыр өчен, Паша дигән рус кешесенә: «Әгәр дә мин шушы 250 килограммлы
төргәкне платформа өстенә күтәреп салсам, син миңа бер литр куясыңмы?
Ә инде булдыра алмасам, мин сиңа әрмән самогоны алып киләчәкмен», –
дип шарт куйды. Теге – беркатлы гади генә кеше, бәхәскә кереп: «Аны
син түгел, штангистлар да күтәреп куя алмый», – димәсенме. Степанян
алдан ук хәстәрләнгән булган, ахры, тәвәккәл адымнар белән платформа кырыенда яткан ике центнерлы төргәк тарафына юнәлде. Ике ыргак белән
ян-якларыннан эләктереп, ыргып бүксәсе өстенә салды, бераз сулыш алып
торгач, зур капчыкны бөтен гәүдәсе белән өскә чөеп җибәрде. Шулай көчәнә,
үзсүзләнә торгач, платформа өстенә менгереп куя алды. Ялагайлар: «Браво,
браво!» – дип кычкырган иттеләр. Әлбәттә, физик көчне кызганмаган иде
Аллаһы Тәгалә бу имансыз бәндәгә. Тик акыл ягын гына ни сәбәптәндер
киметкән. Шуның белән спектакльнең беренче пәрдәсе тәмам булды...
Төшке аштан соң эш башланганчы, Хәниф әз генә хәл җыеп алыр өчен
кырыйдарак яткан йон төргәкләре өстенә менеп ауды. Оеп кына китеп бара
иде, өстенә каты кәнтәр кисәге килеп төшмәсенме. Кемнәрдер хихылдап
көлешеп алдылар. Сикереп торып күз салса, көчле хуҗасын тапкан Илгиз
мөртәте мыскыллый икән.
– Эй, колхозник, вставать пора! – дип өстәп тә куйды. Хәниф ачуы чыгып,
теге мөртәт-бәндәгә таба китте. Теге боксчылар кебек басып:
– Давай, давай, подойди сюда, колхозник, – дип хихылдады. Үзе
сул кулы белән Хәнифкә кизәнде. Барлык тамаша кылучыларны да
шаккатырып, студент егет үзенә очып килгән йодрыктан иелеп качты да,
ызгыш чыгаручының бавыр өлешенә яшен тизлегендә бөтен гәүдәсен
салып бер-бер артлы өч мәртәбә ямады. Мондый хәлне көтмәгән мәнсез
бәндә тыны кысылып сыгылып төште. Инде башына да орып, бөтенләй
һуштан яздырырга да була иде, студент егет эшне куертмаска тырышты,
тыелып калды. Ләкин күлмәк якасыннан, биленнән эләктереп алып, бот
аша әйләндереп ташлады, җирдә яткан адәмнең башына йодрыгын төбәде.
Каршылык күрсәтсәң, менеп төшәргә дә күп сорамыйм дигән кисәтү иде ул.
Урта буйлы, чандыр гына бу егеттән бу хәтлесен беркем дә көтмәгән иде.
Хәнифнең алтмыштан артык йодрык сугышлары үткәргәнен, шуларның
кырык икесендә җиңү яулаганын беркем дә белми иде биредә. Ул Илгизгә
кулын сузып торырга булышты. Аларны сабыр гына күзәтеп утырган
Бәдретдин абзасы: «Менә, ичмасам, җегет!» – диде. Ринат агасы исә:
«Молодец, энекәш!» –дип, җилкәсенә сугып китеп барды.
Икенче көнне спектакльнең икенче пәрдәсе уйналды. Пьеса булгач, аның
сюжет үсеше, кульминациясе дә, чишелеше дә булырга тиеш. Бүген әсәрнең
тулысынча уйналып бетәчәге беркемнең дә башына килмәгәндер. Драма
көтмәгәндә килеп чыккан низаг белән башланып китте. Әбәтләп утырган
Рәис абыйсы янәшәсенә әллә очраклы гына, әллә алдан уйланылганча
Степанян килеп урнашты. Ул күптән аңа теш кайрап йөри иде, шуны
тормышка ашырырга тотынды, күрәсең. Күпләр башларын аска игән
килеш маңгай аша гына «ни булыр икән?» дип күзәтә башладылар. Гәүдәсе
аркылыга да шактый киң әзмәвер:
– А ну-ка, чуть-чуть подвинься, – дип, авыр иңбашы белән Рәис абыйсын
дорфа гына этеп җибәрде. Ул мескен сикереп торып, ачу белән:
– Көчеңне кая куярга белмисеңме? – диде. Әзмәвер аңа акаеп карап:
– Ты что сказал? – диде. – Хәзер берне орсам, платформа артыннан да
таба алмаячаклар сине! – дип янады.
Күзләрен кан баскан Рәис абыйсы нәфрәт белән:
– Попробуй, – диде.
Албасты ябык кына адәмнең күлмәк якасыннан эләктереп алып, үзенә таба тартып китерде. Күпләр «бетте иптәш» дип борчылып уйлап куйды.
Ләкин әсәрнең чишелеше тиешенчә – тамашачылар көтмәгәнчә тәмам
булды. Степанян беренче мәлдә ни булганын төшенмичәрәк тә калды. Аның
бугазына тимер ыргак батып кергән иде.
– Тагын селкенгәлисең икән, сиңа хәтта врачлар да ярдәм итә алмаячак, –
диде аңа тәвәккәл тавыш белән Ринат абыйсы. Әзмәвернең муен өлешеннән
кан тамарга тотынды. Өстәвенә, кабырга арасына да ниндидер очлы
әйбер – Рәис абыйсының финкасы терәлде.
– Хәзер үк Рәистән гафу үтен, югыйсә тизәгеңне шундук чыгарам!
– Ринат братан, мин бит шаярттым гына! Ну, гафу итегез, гафу ит, Рәис
туган! Мин бит шаяртып кына башлаган идем!
– Син бу уеныңны күптән башлаган идең, менә бүген финалына җиттең.
Хәзер үк шаламаларыңны җый да аттыр моннан, чтобы духа твоего не было
здесь! – диде Ринат агасы ачу белән.
– Ну братцы, товарищи, – дип, әрмән авызын гына ачкан иде, «Нет у тебя
здесь товарищей, а одни шестёрки только!» – дип, кисәк туктатты абруйлы
ир-ат йонлач әзмәверне. Бәдретдин абзалары да нык татар акценты белән:
– Ни туда попал ты, товарищ! – дип куйды.
Төшке ял вакыты беткәнлеген белдереп, бригадир карт: «Балалар,
әйдәгез, ял вакытыбыз үтеп киткән, эшкә керешергә кирәк», – дип өнди
башлады. Хәниф тә башкаларга ияреп китәргә җыенганда, Ринат агасы
аны туктатып:
– Син кайсы якта торасың, энекәш? – дип сорады.
– Киров банкында, Ринат абый.
– Кит әле! Ничәнче йорт?
– 22 нчедә.
– Минем каршы якта гына яшисең икән бит син, шайтан алгыры!
Якташлар, димәк, без! Үзең молодец икәнсең, энекәш, теге әрмән ялагаен
тиз акылга утырттың! – дип мактап та куйды. Шуннан янәшәдә генә басып
торган Бәдретдин абзасына:
– Егетне минем бригадага күчер, безнең энекәш икән ул! Сверхсрочныйга
да көн саен калдырасың, сөйләштекме, Бәдретдин абзый?
– Егете шәп, чын татар малае, әлбәттә, күчерәм, Ринат улым, – дип,
шатланып ризалык бирде аксакал.
Менә шул көннән студент малай абруйлы ирләр төркеменә килеп кушылды.
Аны алар үзләренчә, фронттагыча әйтсәк, «сын полка»га санаган кебек,
тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, белмәгән, аңламаган урыннар
булса, төшендерәләр. Өстәвенә, аны бүген эштән соң күп акча түләнә торган
сверхсрочныйга да калдырдылар. Ягъни тагын дүрт сәгатькә калып, бөтен
запас хәлеңне эшкә җигәсең дә, тагын бер смена хезмәт иткән кебек өстәмә
хезмәт хакы да түләнә. Бирегә инде кем очрады, шулар эләгә алмый. Ә алар
белән дә, биредәге чимал базасы белән дә Ринат абыйсы патшалык итә.
Ләкин андый кешенең биредә булуы җитәкчелеккә дә тәртип саклар өчен
җиңеллек китерә. Аллаһы Тәгалә үзе саклый күрсен Степанян кебек масаючан,
дуамал бәндәләр кулына калудан! Биредә, русча әйтсәк, «беспредел» – хаос
башланырга да юл ачылыр иде. Ринат абыйсы, көче, егәре ташып торса да,
шуны күрсәтергә, кулланырга теләми. Ниндидер эчке тәрбиясе көчле иде аның. Тагын бер гаҗәпләндергән шөгыле, әбәт ашагач, ярты сәгатьләп ял
вакыты туа. Башкалар акчага карта суксалар, абруйлы агасы шахмат уйнап,
барысын да ота тора. Хәниф аның эрудициясенә дә шаккатты. Кайсы язучыны
гына белми ул. Пушкинны да, Бальзакны да, Дюма, Джек Лондон әсәрләре
дисеңме! Ә инде Габдулла Тукай әсәрләрен яттан сөйләп җибәрсә, күзләре
дымлана да, моңсулана да.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, –
дип калын баритон тавышы белән сөйләп җибәрә, мин сиңа әйтим, күпләр
аңа сокланып карап торалар. Аннан ул Хәсән Туфанның төрмәдә, сөргендә
булганын чагылдырып язган бер шигырен яттан сөйләргә ярата торган иде.
Агыла да болыт агыла,
Таулар аша Казан ягына.
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?! –
дип, сагышлы тавышы белән тезеп китә. Чимал базасында хезмәт куючы
кайбер дөнья күргән адәмнәрнең күзләрендә яшь бөртекләре пәйда була.
Алар бу шигырьне аңлыйлар, бөек шагыйрьнең сыкравын бөтен күңелләре
белән тоялар.
Хәниф өчен аңлашылмаган бер генә билгесезлек бар биредә. Шундый
талантлы, чибәр, кыю җанлы адәм ни өчен өч срок утырып кайткан соң? Ярый,
беренчесе яшьлек җүләрлеге белән килеп чыккан, икенчесен, өченчесен нигә
кабатларга кирәк иде? Мондый белемең белән кимендә мәктәптә укытучы
булып та хезмәт кылырга мөмкин бит. Өстәвенә, Ринат агасы ике тапкыр
Казан беренчелеген, бер тапкыр Татарсан Кубогын да откан самбо көрәшчесе
дә икән. Гаҗәп! Үзенә бу шәхесне күбрәк ачкан саен соклану да, гаҗәпләнүе
дә, сораулары да арта гына барды Хәнифнең. Ни өчен? Нигә?
Менә ул бүген унлап иптәше белән беренче тапкыр өстәмә эшкә калды.
Өйдәгеләр, «кайда йөри икән?» дип борчылып ятмасалар ярый инде. Әле
бит аларның өстәмә сәгатьләре кичке биштә башланды гына, тугызда
тәмамланачак. Аннан тәүлегенә унике сәгать ат урынына эшли алыр микән
ул? Ләкин өлкәнрәк агайларының уңай мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге Хәнифкә
өстәмә көч бирде, түземлелек өстәде. Сынатырга ярамый! Төнге сменаның
үтеп китүен сизми дә калды ул. Кайтыр алдыннан Ринат агасы аңа:
– Иртәгә ботинка белән түгел, зур резина итекләр киеп кил, бу Австралия
җонының бер килосы кырык сум тора, – диде.
– Ә проходнойда каравылчылар тикшереп, тентеп үткәрәләр бит?!
– Моннан соң капшап тормаслар, хатын-кыз түгелсең, борчылма, энекәш!
Хөкүмәт түләп бетермәгәннең әзен генә булса да үзебез компенсация ясап
алырбыз, – дип әйтеп куйды. Вахта автобусы белән «Парк Петрова»га
кайтып җитеп, тукталышта төшкәч:
– Мин «Прибой» ресторанына сугылып чыгам әле, салкын сыра эчәсең
килсә, киттек бергә, – диде агасы.
– Рәхмәт, Ринат абый, икенче юлы! Өйдәгеләр дә минем кайда йөргәнне белми, сверхсрочныйда беренче генә көнем бит. Аннан ияләшмәгән килеш
ардырды да. Кайтып, йоклап көч җыям да, иртәгә сезгә дә сер бирмичә, ат
урынына җигелеп эшләячәкмен.
– Син хаклы, энекәш! Кайтып ял ит, ияләшмәгән килеш читенрәк шул
ул, – дип саубуллашырга итләч, нык кулын сузды. Шулай итеп Ринат абыйсы
аны үз араларына кертте. Ләкин өч мәртәбә төрмә газапларына чыдап,
аннан да абруен югалтмыйча кайткан рецидивист беркайчан да булачак
яшь актёрны начар юлга өндәмәде. Киресенчә: «Син, Хәниф, артистлыкка
укып бетереп чыккач, спектакльләреңә чакырырсың инде. Без карап, синең
белән горурланып утырырбыз! Безнең юлдан гына кереп китә күрмә, ничего
хорошего! Син ул тормыш өчен тумаган! – дип кисәтте үзен. Соңыннан
өстәп: – Ул тормыш минем өчен дә түгел иде», – дип авыр сулап куйды. Ул
тормыш өчен тумагач, нишләп анда барып эләкте икән соң Ринат агасы?!
Ә атнаның бер көнендә Рәис хезмәттәшләренең туган көнен билгеләп
үттеләр. Юбиляр да үзе белән тегесен-монысын, кабымлыгын тутырып
килгән иде. Кичке смена бетәр алдыннан Бәдретдин абзасы тудым-сюдым
чабып, өлгер, яшь киленнәрдәй өстәл хәстәрләп йөри башлады. Ир-атлар
сменадан соң юынып алгач, идән түшәргә яраклы калын такталардан ясалган
озын, киң өстәл артына тезелешеп утырдылар, Бәдретдин ага да, башка
бригада әгъзалары да авыз тутырып татарча гәпләште бүген. Ана телләрендә
сөйләшү тансык иде аларга, шул сәбәпле рәхәтлек тә кичерәләр иде. Берни
аңламый утыручы рус кешесе Женя гына үпкәләп:
– Бернәрсә дә аңламыйм, бәлки сез мине манчырга җыенасыздыр, – дип
шаярткан да булды. Бәдретдин абзалары көчле татар акценты белән:
– Учись, кто тебе запрещает. Всю жизнь здесь жил, так и не научилсямы? –
дип төрттереп алды. Евгений аңа җавап итеп:
– Нишләп белмим, ди, менә тыңлагыз – кил мондый! Ашарга бир! Арак
бармый? – дип шаяртып алды да җитди кыяфәт белән: – Өйрәтмәделәр
шул безне, братцы! Ни кызганыч, – дип үкенеп куйды. – Мин әле сезнең
ике телдә дә сөйләшә белүегездән көнләшеп тә куям, молодцы, братцы!
– Безнең белән күбрәк йөрсәң, күңел салсаң, иренмәсәң, өйрәнерсең,
туган! Тик бүген татар теле дәресе түгел, бүген безнең Рәис дустыбызның
туган көне. Син чын дус, тугрылыклы юлдаш булдың! Синең белән төрмә
баландасын күпме чөмердек, авырлыкларын да бергә күтәрдек. Карап
торырга чандыр гына күренсәң дә, сынатмадың, сыгылмадың син. Әгәр
дә кабат илебез өстенә яу килсә, мин нәкъ Рәис кебек егетләр белән генә
разведкага барыр идем. Син – минем иң ышанычлы дусларымның берсе,
гомер буе шундый булып кал! Бу стаканнарны бүген синең өчен күтәрәбез,
бәхетле бул! – дип чәкештерергә сузды Ринат агасы. Икенче итеп сүзне
бригадирлары Бәдретдин абзаларына бирделәр. Ул торып басты. Җәйге
кичнең назлы җиле җиңелчә генә чайкалган электр лампасы аның битен
яктыртып-яктыртып ала иде. Алтмыш биш яшен тутырган бабайның
йөзендәге җыерчыклары ут яктысы астында тагын да тирәнрәк булып
күренәләр. Ул үзенең яшькелт көрән күзләре белән Рәискә карады:
– Ярыймы, энекәш, сиңа багышлап бер җыр башкарсам? – дип сорады.
– Рәхмәт, бик рәхмәт, Бәдретдин абый! Мин үзем Казанда үскәнгәме инде,
татарча җырлар әллә ни башкаралмыйм. Теге блатнойларын санамасам.

– Алайса, мин сезгә авыл кешесе буларак, «Туган авылым» көен
башкарырмын, олыгайган саен газиз саламны ныграк юксынам шул, –
дигәч, моңлы тавышы белән сузып җибәрде:
Туган авылым минем,
Куеныңда синең
гөрләп үтте яшьлек елларым...
Аңа студент Хәниф тә кушылды. Башкалар да үзләре белгәнчә ияреп
алгалыйлар иде.
Айлы кичләрендә,
әле дә исләремдә,
яратам мин туган авылымны, –
дигән сүзләр көй булып агылып, Телевышка бистәсенең төрле почмакларына,
барак-йортларына хәтле барып иреште, кайтаваз булып кире әйләнеп кайтты
хәтта. Ниһаять, бар да тынып калды. Хәниф кенә:
– Әй, гармуны да булса икән! – дип куйды.
– Бар ул, бар! Уйный белсәң, хәзер алып чыгам, – дип, урыныннан ук
торды Бәдретдин бабасы. Озак та үтмәде, ике рәтле хромканы култык
астына кыстырган аксакалның кире әйләнеп килүе күренде.
– Дустым Әнзәрнең гармуны, аның истәлеге итеп саклыйм. Әй,
өздерепләр дә уйный торган иде җаный! Ике ел элек йөрәк өянәгеннән
китеп барды. Йәле, энекәш, бер сыздырып җибәр әле үзебезнекен, – диде
өлкән кеше.
...Йонны беренчел эшкәртү предприятиесенең чимал базасы кабат төнге
моңга күмелде. Барысы да сагышлы уйларга батып, Хәниф белән Бәдретдин
ага башкарган җырларны тыңладылар. Кизү торучы овчаркаларга хәтле
ярсып өрүләреннән туктап, вакыт-вакыт моңга кушылып, улап-улап куя
башладылар, җилгә ияреп чайкалган зур электр лампасына хәтле әйтерсең
лә әлеге көйгә тибрәнә иде.
Әнкәй безне тапкачтын да
Ак биләүгә биләгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән.
Икенче такмакны Хәниф башлап җибәрде:
Йөгерә үрдәк, йөгерә үрдәк,
Йөгерә үрдәк, күл күрсә.
Ике күзен сөртә-сөртә
Аерылмый, бер күрсә.
Соңгы ике юлны башкалар да күтәреп алды. Җыр куплетлары бер-бер
артлы дәвам итте. Кемнеңдер үксеп елап җибәргәне ишетелде. Аптырап
иясенә борылып карасалар, ул да булса рус егете Женя булып чыкты.
– Хоть и слова не понимаю, но за душу берёт ваша песня, – дип үкседе ул.

Әйтеләсе әйтелде, эчеләсе эчелде, җырланасы җырланды. Ул арада төнге
11 дә килеп җиткән икән. Иртә таңнан аларны кабат авыр хезмәт көтә иде.
– Ну, җегетләр, рәхмәт, күптән болай рәхәтләнеп утырганыбыз юк иде.
Хәниф энекәш, дөресен әйтим, сине беренче тапкыр күргәч, соры гына бер
бәндә дип уйлаган идем. Талант иясе икәнсең бит! Бәрдетдин абзый белән
икәүләп күңелләргә онытылмас хис-тойгылар салдыгыз! Рәхмәт сезгә! – дип,
Ринат абыйсы студент егетне гармуны-ние белән кочып алды. Аннан: – Рәхмәт,
Бәдретдин ага, син миңа әтием кебек якын кеше! – дип куйды.

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев