Хәчтерүш (романның дәвамы)
Әлеге тәннәре төрле сурәтләргә бай өч ир-атның аңа карата мөнәсәбәтләре төптән үзгәрде. Карап торырга кырыс, кайчагында хәтта дорфа булып күренгән адәмнәрне Хәниф тә үз итә башлады. «Нихәл, артист энекәш», «булдырасың, молодец», «так держать, Ханиф братишка!» диюләре, егетне үсендереп җибәрә иде.
***
Соңрак Хәниф тә ни өчен Резидәне яратканын, аны сайлаганын аңлады.
Күрше авыл кызында Гөлсинә чалымнары бар икән! Тик әлегә үсмер
унынчыны тәмамларга җыенып йөри. Шундый көннәрнең берсендә дәрестән
кайтып керсә, аны тагын күңелсезлекләр көтеп тора икән. Өйләрендәге тавыш-
гаугалардан нервылары какшаган Толя абый сөйгән яры Фәридәнең кияүгә
чыкканын ишеткәч, бәдрәфкә бикләнеп асылынган. Нидер сизенгән Нюра
түтәй үги әтисеннән ярдәм сораган, ул ишекне тартып ачып, элмәктән алып
күрше егетен коткарып калган. Хәзер «Ашыгыч ярдәм» белән больницага
алып киткәннәр. Ул, терелеп чыккач, үзен сәеррәк тота башлагандай тоела
иде. Үз-үзенә бикләнгәндә вакыт-вакыт: «Как я без тебя, Фарида?!» – дип
өзгәләнә. Төннәрендә сөйгән ярының исемен кычкырып саташып уяна
башлады. Әнисенең, туганнарының гына түгел, без күршеләренең дә җаны
әрни иде аның өчен. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше бит ул, әнисе Нюра
түтәй кебек! Шулай да Толя абыйны саклап калып булмады. Ахры, дөньядан
ваз кичкәндер инде. Иптәшләре белән балык тотарга киткәч, Идел уртасына
йөзеп кереп: «Простите меня, пожалуйста!» – дип кычкыра да төпкә китә.
Аның гәүдәсен водолазлар өч көн эзләгәннән соң гына табып алдылар. Бу
кайгыдан тётя Нюра нык биреште, чәчләре чаларды, әнисе Гөлчирә белән
кочаклашып елаштылар. Әтисе Никита дәдәй ниләр кичергәндер, билгесез,
тик әлеге фаҗигаләрдә хатынын, әлеге-дә баягы татарларны гаепләде. Күрше
апаны яклап арага кергән кияве, прапорщик Женя дәдәйне көннәрдән-
беркөнне тимер торба белән башына сугып имгәтте. Инвалидлыкка чыккан
ирне кызганыпмы, ике бүлмәле фатир бирделәр тагын, алар хәзер Нюра
түтәйнең хәлен белергә оныгы Валераны ияртеп кенә килгәлиләр. Ни
кызганыч, ирле-хатынлы эчә башлап, вакытыннан алда, наркоманга әйләнгән
улларын калдырып, якты дөньядан китеп бардылар. Валера оланга да гомер
бирелмәгән булган, унҗиде яшен тутырган көннәрнең берсендә ул да җир
куенына кереп ятты. Ярый әле, Нюра түтәйнең улы Әхмәт бар, иң авыр
кайгылы көннәрендә яныннан китмәде.
– Әнкәй, әйдә, безгә күч, хатыным Эльвира да, балалар да: «Дәү әнине
безгә алып кайт», – диләр.
– Юк инде, улым, бердәнберем, миңа шулай язгандыр инде, хәзер
балалар кырылып беткәч, Никита карт җүләр дә бераз имгә килгән кебек.
Күп калмагандыр, бергә яшәп бетерергә инде, без кызым Лариса белән киявем Евгений фатирына күчәбез, Гөлчирә күршеләребез дә иркенләп
яшәсеннәр, улым, алар да күрмәгәннәрен күрделәр инде.
Хәнифнең әнисе белән чөкердәшеп яшәгән апа, бик еш кунакка килеп,
тәмле чәйләр эчеп, елашып алып, истәлекләргә чумып утыралар иде. Ә
ул хатирәләр гел кайгы-фаҗигаләрдән генә тора кебек. Бетәшкән Нюра
түтәйнең соңгы килүе 1986 елның көзенә туры килде.
– Гульчира җаным, бәгърем, Никитага инсульт булды бит, йөри алмый. Гел
урын өстендә ята хәзер, теле генә калды. Зинһар, барып, татар күршеләрдән
гафу үтен, миңа рәнҗемәсеннәр дип үтенде. Ул бит әлеге фатирдан сезне сөреп
чыгарыр өчен төрле гөнаһлар кылган. Зинһар, кичерегез аны, үтенеп сорыйм.
Ул йөз чөергән улым Әхмәт килеп булыша хәзер безгә!
Тагын ярты еллап вакыт үтмәгәндер, Нюра түтәйнең дә, Никита
дәдәйнең дә бу дөньядан китеп барганлыгы килеп иреште. Зәйнет бабасы
әйтмешли, гомер дигәнең бер мизгелдә үтеп китә икән ул! Ләкин әлеге
көннәргә җитәргә Хәнифкә иртәрәк әле!
ПОШ
Беренчел йон эшкәртү фабрикасы, кыскартылып, татар халык телендә
БЙЭ дип аталып йөртелсә, русчасы ПОШ иде аның. Техника керә торган
зур капкасының өстенә шулай дип зур итеп тимер эретеп язып эленгән.
Казанның Киров районындагы предприятиенең урнашкан урыны
заманында искитмәле җәннәти табигать почмагы булганлыгын әле дә
чамалаpгa мөмкин.
Фабриканың арт ягында борын-борын заманнарда саф сулы чишмәләр
челтерәп аккан, күлләрендә, инешләрендә балыклары мыжлап торган, бу
гүзәллеккә мөкиббән китеп, кошлар сайраган. Бүгенге көндә инде бу сулыклар
агулы сазлыкларга әйләнгән. Дары заводларыннан, әлеге йон эшкәртү
фабрикаларыннан агып чыккан химикатлар белән болганып, бар тереклек юкка
чыккан. Элеккеге бай тереклекле сулыкларга якынайган саен, борыныңны
ярып, сасы ис кереп тула. Инеш аша салынган асылмалы күпердән дә тизрәк
чыгып китү ягын карыйсың. Хәниф күреп белгәндә, үле табигать, хәтта
куркыныч табигать иде биредә! Күпере аша үткән саен үсмергә, шушы сасы
газлы боткага күз салса, аның төбендә ниндидер куркыныч затлар яшидер
кебек тоела. Быгыр-быгыр килеп, суы кайнап торган, өскә газлы һава атып
торган чоңгылдан менә хәзер берәр куркыныч зат килеп чыгар да үзе белән
тирән упкынга сөйрәп алып төшеп китәр кебек тоела аңа. Бу тирәгә төрле
сәбәпләр белән килеп эләксә дә, коты чыгып, тизрәк ераккарак китәргә ашыга
иде. Тугызынчы сыйныфта укыганда үсмер Хәнифкә хезмәт дәресенә эшкә
өйрәнү өчен йон фабрикасына йөрергә туры килде. Ул чагында каядыр читтә
производствоның өстәмә чимал базасы да барлыгын күрергә дә, белергә дә
туры килмәгән иде аңа. Бар икән ул анысы да!
Менә, ниһаять, ул очрак та килеп туды. Урта мәктәпне тәмамлап, театр
училищесында укыган еллар. Эше авыр булса да, хезмәт хакын әйбәт
түлиләр дигәч, хәерче совет студентының кесә ягын рәтләр өчен, Хәниф
тә бер айга эшкә урнашырга теләп гариза язды. Заводка эшкә урнашу
формальностьларын да үткәч, «Пәнҗешәмбе көнне Казан кырыена урнашкан чимал базасына барып, бригадир Бәдретдин абзаңа менә шушы
юлламаны бирерсең», – дип, аңа уңышлы юл теләп, озатып калдылар.
Телевышка бистәсен үтүгә, Урман арты саласына бара торган юлның уң
ягына урнашкан эскерт өемнәре күзгә ташлана. Ул өемнәр саламныкыннан
ике-өч тапкыр биегрәк, аларда сарык йоныдыр дип башына да китереп
караганы булмады. Каян шулкадәр чимал табып бетергәннәр диген?!
Гаҗәп! Өсләрен, явым-төшем үткәрмәс өчен брезент япма белан каплап,
ян-якларын калын арканнар белән беркетеп, җиргә янтайтып кагылган
казыкларга тарттырганнар. Нинди генә көчле давыл чыкса да, йолкып
ыргытыр димә! Чимал базасының түбән ягында йөк вагоннары килеп
туктый торган биек складлар бар икән, ал-арт якларында йөк бушатыр өчен
капларга пресслап тутырылган, өсте-өстенә шыплап өелгән малны тимер
ыргаклар белән эләктереп, йөк күтәртеп төяү машинасының әрҗәсенә дүрт
данәсен тәгәрәтә-әйләндерә чыгарып саласың. Эскерт күтәрүдә дүрт кеше
катнаша, кайчагында эшне тизрәк алып барыр өчен алтыга да җитәләр.
Көне буе шулай кырмыскалар кебек кайный торгач, ике-өч атнадан йон
төргәкләреннән торган зур бер тау калка. Бу процесс җәй буена дәвам итеп,
производствога кышлык запас туплана. Менә Хәниф тә үзенең финанс
хәлен яхшыртыр өчен шунда килеп эләкте. Бригадир Бәдретдин агасы
юллама-кәгазьгә күз салып алгач: «Икенче бригадага кушылырсың, аларга
бер кеше җитми, эшләп кара», – дип куйды. Чандыр гына күренгән үсмер
егеткә бик үк ышанып та бетми иде, ахры. Шуннан аңа эш киемнәре һәм
акулалар ауларлык кармакны хәтерләткән бармак калынлыгы ыргакны
китереп тоттырды. «Ярый, хәерле сәгатьтә, энекәш!» – дип озатып калды.
Хәниф, складтан чыккач, платформа өстенә баскан килеш шактый
басып торды. Җәйге кызу кояш нурлары белән чарланган дөнья өстендә
бертуктаусыз хәрәкәт бара. Эшчеләрнең күбесе, яланөс йөреп, кап-кара
булып беткәннәр. Әйтерсең лә биредә Идел буе халыклары түгел, ә
карачутыр Урта Азия кешеләре, Африка негрлары кайнаша. Хәниф кенә
уйга калды. Кабул итәр микән аны бу сынаучан эшче халкы? Үзе дә түзә
алыр микән, сынатмасмы каторжаннар хезмәтендә дигән уйлар борчыды
аны. Биредәге биек таш коймаларның өске ягы да чәнечкеле тимерчыбыклар
белән уратып алынган. Әйтерсең лә яшерен хәрби объектны, йә булмаса,
төрмәне саклыйлар. Бу киртәләр аша мәңге үтәрмен димә! Өстәвенә,
тикшереп, тентеп чыгарыла торган каравыл ноктасының як-ягында ике
немец овчаркасы котыра-сикерә синең өстеңә ыргыла, артыңнан өреп
кисәтеп калалар. «Вау-вау, урлап кына кара, без уяу!»
...Кемнәр генә юктыр инде монда эшләүчеләр арасында. Хәниф беренче
көннән үк агылый-тагылый кебек гел бергә йөргән өч ир-атка игътибар итте.
Сизелеп тора, күпне күргән адәмнәр! Читләр белән бик аралашмыйлар, үз
компанияләренә дә кертергә атлыгып тормыйлар. Алар гел бергә, читкә китеп,
тәмәке көйрәткәндә дә, әбәт вакытында тамак ялгаганда да, ризыкларына
кадәр уртак! Үзләрен әллә кемгә санап, башкалардан өстен куймасалар
да, вакыт-вакыт чимал базасында кемнең хуҗа икәнлеген төшендереп
торгалыйлар. Бригадир Бәдретдин агаларына да: «Абзый, теге җиргә барып
кил инде», – дип, йә кибеткә юллыйлар, йә булмаса: «Самоварыңны яңартып
җибәр әле, алайса», – дип, вак-төяк эшләр йомышлыйлар. Ак сакаллы, күпне күргән карт каршы килү түгел, рәхәтләнеп чәен дә куя, табынын да әзерли.
Юк, Бәдретдин aгa, кушканнарын үтәргә чапса да, йомышчы малай итеп
тотмый үзен. Киресенчә, хәтта шул юлда йөрүеннән канәгатьлек тә таба.
Үз итә ул бу бердәм елгыр егетләрне. Тегеләре дә олы кешегә игътибарлы:
«Әйдәле, Бәдретдин абый!» – дип, олы кешене олылап, беренче стаканны
аңа сузалар. Абзый кеше зәм-зәм суын ашыкмыйча гына сөзеп эчеп бетерә
дә үзе алып килгән, аны түгәрәкләп кисеп турап куйган кыяр кисәкләре
арасыннан берсен сайлап алып, шытыр-шытыр итеп чәйнәп, кабымлап куя.
Аннан: «Егетләр, рәхәтләнеп ашагыз әле бәрәңге белән, Мәрзия түтәегез
төреп җибәрде, салкын суда тозланганнар», – дип, ир-атларны кыстый
башлый. Егетләр ризыктан авыз итәләр дә абзаларына: «Искитмәле тозлы
кыярлар, рәхмәт Мәрзия җиңгигә», – диләр. Бәдретдин аганың җыерчыкка
баткан йөзе бу рәхмәтләрдән җәелеп китә, кояш кебек балкый башлый.
«Минем карчык кына шулай тозлый ала кыярны», – дип, бичәсен мактап
та җибәрә. Бу көфер почмагының әбәтләре гади генә ризыклардан торса да,
кеше кызыгырлык була. Кырып пешерелгән бәрәңге янына кыяр, помидор,
кайчагында тозланган, ысланган балык, йә булмаса хамса, тюлька кебек
килькалар табыннарын бизи. Бәдретдин ага да өеннән хәләл җефете Мәрзия
түтәй әзерләп җибәргән ризыкларны чыгара тора. Бер көнне каклаган чирек
каз алып килсә, икенче көнне пешкән тавык, өчпочмак, пәрәмәч кебек татар
ризыкларын да ташып кына тора. Ир-егетләрне ул, үз балалары кебек күреп,
кыстый-кыстый сыйлый, шуннан үзенә әйтеп бетермәслек канәгатьләнү таба.
Тагын аның адресына рәхмәтләр ява. Тагын Бәдретдин аганың җыерчыклы
битеннән нурлар сибелә. Ул яшьләрне үз итсә, егетләр дә аңа агай, абзый дип
хөрмәтләп кенә торалар. Чимал базасындагы кайберәүләргә бу күренеш бик
үк ошап та бетми кебек. Абзыйның бу өчлек тирәсендә генә бөтерелүеннән
көнләшүчеләр дә, ачулары чыкканнар да бар. Үзләре ишетмәгәндә генә,
«Теге өчлек тирәсендә генә бөтерелә», «ялагайлана», «куркадыр ул алардан»,
«бөтен сверхсрочный эшләрне шулар бригадасына гына бирә», – дип, төрлечә
тәмсезләнәләр. Ни сәбәптәндер, бу кыю егетләр Хәнифкә ошый. Баскаклык
ясамыйлар, йомшакларны мыскыл итмиләр, кимсетмиләр. Әллә сынап, әллә
шулай туры килгәләдеме инде, өчлек вәкилләре: «Братишка, дай, пожалуйста,
вон тот стакан», йә булмаса «будь другом, принеси, пожалуйста, холодной
воды» дип йомышласалар, Хәниф аларга татарчалап: «Яхшы, Ринат абый»,
«алып килдем, Рәис абый», «менә сезгә салкын су, Нургали абый», – дип,
ни кушсалар, шуны үтәде. Баштарак аның татарча сөйләшкәненә сәерсенеп
карасалар, тора-бара Хәниф, бригадир Бәдретдин агалары белән дә ана
телләрендә аралашуга күчтеләр. Шуннан ләззәт таба, горурлана башладылар.
Нургали абыйсы гына бер мәлне: «Син кайсы яктан, кайсы авылдан соң,
улым?» – дип сорады. «Казанныкы мин», – диде ул. Абзый кеше гаҗәпләнеп
карап торды да, «Молодец, энекәш», – дигәч, арка чокырын йон төргәге
әйләндерә торган ыргагы белән кашый-кашый борылып китеп барды. База
ишегалдындагыларның күбесенең дә татарча гына сөйләшүе, ике телне тигез
белүе ихтирам уятты.
Әлеге тәннәре төрле сурәтләргә бай өч ир-атның аңа карата мөнәсәбәтләре
төптән үзгәрде. Карап торырга кырыс, кайчагында хәтта дорфа булып
күренгән адәмнәрне Хәниф тә үз итә башлады. «Нихәл, артист энекәш», «булдырасың, молодец», «так держать, Ханиф братишка!» диюләре, егетне
үсендереп җибәрә иде.
Рәис белән Нургали абыйлары чандыр гына булсалар да, җитез һәм кыю
ирләр иде. Әйдаманнары – Ринат абыйлары исә, киресенчә, урта буйлы,
эре сөякле, нык бәдәнле, кара бөдрә чәчле, дәрт-дәрманы ташып торган
утыз-утыз биш яшьләрдәге ир заты. Теге икесе үзләрен ничек кенә иркен
тотмасыннар, иң беренче чиратта, Ринат абыйлары белән киңәшеп эш
итәләр. Ни сәбәпледер, биредәгеләрнең күпчелеге Ринат алдында ярарга
тырыша, шул ук вакытта курка да кебек тоела Хәнифкә. Ни сәбәпле икән
дип аптырады ул. Әллә Ринат абыйның шомырт кара күзләреннән ташып
торган кыю карашыннанмы?! Әллә инде адәм чыдамаслык кызу көннәрдә
чишенеп ташлаганда, тәннәренә кадап ясалган сурәтләре күп булудан, шуны
күрүдән микән? Алай дисәң, мондагыларның күпчелеге шул кавемнән.
Тәндәге рәсемнәрне карый-карый, Хәниф үзен күргәзмәгә эләккәндәй тоя,
хуҗаларының үзләренә сиздермәскә тырышып күзәтә. Ни генә юк әлеге
өчлекнең тәнендә! Шәрә хатын-кызга елан уралган. Нургали абыйсының
җилкәсендә бөркет канат җәйгән. Ринат агасының күкрәгендә Ленин,
Сталин сурәтләре. Беләгендә – «Не забуду мать родную!», кулбашында –
«ДМВ – 1964 г.» диелгән һәм парашют белән сикерүче десантник рәсеме.
«Димәк, ул хәрби хезмәттә бурычын үтәгәндә, миңа әле унөч кенә яшь
булган! Нишләп элеккеге десантчының тәнендә төрмәчеләрдә генә була
торган «наколка»лар? Утырып та чыкмагандыр бит?!»
Дөресен генә әйткәндә, Хәниф беренче көннәрдән үк биредә хезмәт
кылучыларның күпчелеге кимендә бер-ике тапкыр зона шулпасын
чөмергәнлекләрен аңлап алган иде инде. Бригадир Бәдретдин агасы да
биредәге контингентка җайлашкан тәҗрибәле абзыйга охшаган, авыр
хезмәттән тузып баручы бер зат иде. Аны хәзер, олыгаеп бару сәбәпле,
җиңел кәсепкә күчергәннәр, килү-килмәүчеләрне билгеләп, барлап тора һәм
төшемлерәк урыннарга билгеләүче дә, каршылаучы да ул. Ахры, Ринат ага
төркеме белән дуслык урнаштыру аңа башка җинаятьчел төркемнәр басым
ясамасын өчен кирәктер. Чимал базасындагы тәртип тә Ринат агаларына
бәйле иде. Ыгы-зыгы чыга башласа, шундук чик куялар.
Ләкин башка башкисәрләр бу хәлгә бик үк риза-бәхил түгел иде. Ничек
булса да, вазгыятьне үз кулларына төшерергә теләүчеләр җитәрлек икән.
Шундыйлардан ике метрлы, йөз кырык килолы әрмән фамилияле, котырган
үгезнекен хәтерләткән сумала кебек кара күзле адәм дә бар иде биредә.
Күренә9: физик көче ташып, каны кайнап тора. Аның көче үгезнеке генә
түгел, хәтта филнеке хәтледер кебек тоела. Вакыт-вакыт шуны исбатлап,
искәрткәләп тә тора, ул спектакльләрнең барысы да әлеге өчлекне сынап,
басым ясап карар өчен дә эшләнә. Шуның белән ул биредә иң көчле,
гайрәтле һәм чимал базасында бар тормыш аңа гына буйсынырга тиешлеген
дәлилләмәкче була. Йә берәрсен күтәреп алып, салам тутырган капчыкны
уйнаткан кебек баш очында бөтерә. Икенче берәүне тотып алып, өем өстенә
ыргыта. Йә булмаса, биек платформага күтәртеп утырта. Шуның белән
күпчелекнең эченә курку өсти. Аңа ялагайланып, һәрчак янында озын буйлы,
гел русча гына сөйләшүче, вакыт-вакыт бокс алымнары күрсәтеп алучы
яшь бер адәм дә бар. Үзенең хуҗасына охшарга тырышып, мескенрәкләрне бәргәләп тә ала. Хуҗасы Степанян исә, бернинди каршылык күрми торгач,
азганнан-аза бара иде. Көннән-көн көчен күрсәтер өчен яңа әшәкелекләр
уйлап таба. Үз тирәсендәге дүрт иргә: «Әйдәгез, сез барыгыз да миңа
ташланыгыз, әгәр дә аяктан ексагыз, бер литр сезгә», – дип, призын да
билгеләп куя. Тегеләр, куркак булып күренмәс өчен, пәһлеванны уратып алып
кысрыклыйлар. Икесе кулларына, калган икесе аякларына ябыша. Степанян
дүртесен дүрт якка, бала-чаганы ыргыткан кебек болгап ата. Соңыннан иң
тазарагын, җирдән күтәреп алып, баш очында бөтерә. Кемнеңдер ирлегеннән,
горурлыгыннан көлгән адәм Хәнифнең күңелендә нәфрәт уята башлады.
Бу акылсыз бәндәдән курыкмаса да, юллары кисешмәсен дип, урабрак үтә
торды. Башкалар да бик якынлашмаска тырышалар. Бу кыланмышлар базада
киеренкелекне арттыра, бердәмлекне тарката бара. Тора-бара пәһлеван үз
тирәсенә дистәләгән адәмне, шул исәптән ялагайларны, куркагракларны
туплап, үзен мәйданның тулы хуҗасы итеп тоя башлады. Тирәсенә көннән-
көн аның нәфрәтенә тап булмаска тырышкан, аның явыз абруе астында тыныч
яшәргә теләгәннәр тупланганнан-тупланды. Аңа буйсынмаучылар арасында
Ринат абыйсының төркеме һәм тагын бер унлап кеше калды. Шулар арасында
Хәниф тә бар иде. Ул, бокс белән шөгыльләнгәндә, нинди генә фил кебек
адәмнәрне күрмәде, беркайчан да тупас көч алдында баш имәде. Биредәге
албастыдан да курыкмый иде ул. Бәла-казадан ераграк йөр дигәндәй,
низагтан читкәрәк калды. Аның хикмәтләрен читтән генә күзәткән Ринат
абыйсы да әлегә бу уеннарда катнашмый торды. Әрмән пәһлеваны янында
куштан булып йөргән, бокс алымнары белән куркагракларны шаяртып кына
бәргәләгән Илгиз атлы бәндә дә артыгын кылангалый башлады. Телевышка
малайлары Шамил белән Радикны бәргәләп, Шамилнең борыны канагач,
борыс кисәге алып, тегеңә ташланды. Степанян егетнең кулын тотып алып,
сугып аударды. Бу хәлгә көчкә түзеп утырган Бәдретдин абзалары нәфрәт
белән: «Син нишлисең, уважаемый, бала гына бит әле ул, үтерәсең бит»,
– диде. Албасты аңа: «Я не позволю минем дусларга зыян салуны», – дип
җавап кайтарды. Чимал базасындагы атмосфера көннән-көн бозылганнан-
бозыла, җәйге кояш астында кызганнан-кыза барды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев