Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәниф күбрәк күрше киявенең хәрби формасына, киемнәренә кызыкты. Әй, кайчан булса да бер шундый сержант погоннары тагып кайтып төшәсе иде дә... Ларисалар, Лена, Машалар, Надеждалар муенына сарылыр иде. Сарылсалар, сарылмасалар да, Хәниф барыбер затлы, тәрбияле пионервожатый Гөлсинә кебек чибәр, шомырт кара чәчле татар кызына гына өйләнәчәк.
Фатирларына кайтып төшсә, күршеләрендә ниндидер мәҗлес бара иде.
Әнисе: «Йә, ничек булды?» – дип, бөтен битен тикшереп чыкты, янәсе каты
дөмбәсләмәгәннәрме дигәндәй сорады. Ул дипломын тоттырды. Әнисе кәгазь
катыргыга күз атты. Аннан: «Йөрисез инде шунда имгәнеп!» – дияргә дә
онытмады. «Толик абыең армиядән кайтты, ул тазалыгын, ул матурлыгын
күрсәң! Синең кебек киптерелгән балык түгел, гренадёрдай инде менә! Бар,
кереп исәнләшеп чык!» – диде. «Юк! Кермим, күрешербез әле, бүген булмаса,
иртәгә!» – дип әйтеп куйды үсмер. Озак та үтмәде, ишек шакыдылар. Хәниф
барып ачса, нык бәдәнле, чибәр Толик абыйсы басып тора.
– Братишка, это ты что ли? Үскәнсең, ныгыгансың, молодец! – дип,
Хәнифне кочаклап ук алды. Аннан: «Гульчира апа, дорогая, әйдәгез инде,
кунакка кереп чыгыгыз, зинһар, мин сезне бик яратам бит!» – дип, әнисенә
мөрәҗәгать итте.
– Толик улым, бик рәхәтләнеп керер идем, кечкенә бәбиебез бар шул
безнең, син хезмәттә чагында алып кайттык! – диде, акланып.
– Бик яхшы булган, Гульчира апа, бик яхшы! Исеме ничек була инде
бәләкәчнең?
– Фәридә дип кушкан идек инде, – дип куйды Хәнифнең әнисе,
нәрсәгәдер уңайсызланып.
– Фарида! – дип, күрше егете бермәлгә сүзсез калды. Аннан пышылдап
кына: – Ярыймы, бер генә тапкыр күз салып алсам? – дип үтенде.
– Күз генә тидерә күрмә инде, улым!
– Юк, юк, Гульчира апа, минем күзләрем каты түгел, әнинеке кебек
мәрхәмәтле алар! – дип куйды. Әнисе диванда йоклап яткан бер яшьлек
сабыйны күтәреп алды да күрше егеткә күрсәтте. Сабый, нигә борчыйлар
икән дигәндәй, боргаланып алды.
– Фарида! – дип, әрнеп әйтеп куйды хәрби хезмәттән яңа гына кайтып
төшкән күрше егете. Аның күзләреннән эре яшь бөртекләре коелды.
«Фарида!» дип кабатлап әйтте дә үкереп елап та җибәрде. Үзе: «Зинһар,
гафу итегез, зинһар, Гульчира апа! Түзәлмәдем, күңелем тишелде, зинһар,
кичерегез! – дип сөйләнде ул күз яшьләре аша: Всё разрушили у меня, всё!»
Шуннан соң күрше Толя абыйлары бик еш кына Фәридәгә уенчыклар, үсә төшкәч, күчтәнәчләргә хәтле ташый башлады. Үзенең хәләл хатыны
белән аерылыштылар тагын... Сәбәпләре дә булгандыр инде...
...Менә шундый галәмәтләр гел туып кына торган фатирга ничек Резидәмне
чакырыйм ди, ничек күрсәтим ди әлеге хәл-әхвәлләрне? Ә Тукай кызына
барыбер җиткергәннәр! Шуңа күрә аны дус-ишләремә, йә туган көнгә, йә
туй табынына гына ияртеп йөрим. Оста гармунчының барлык бәйрәмнәрдә
дә урыны түрдән, сыйлану мулдан дигәндәй, мин хәзер почётный гражданин
тирә-якта. Әй, үз әтиең янәшәңдә булса, дөньялары ничек түгәрәк булыр
иде. Менә шундый хәлләр белән кайнап торган, әле һаман ыгы-зыгылы
тормышыбыз дәвам итә. Вакыт-вакыт контузияле күршебез дәдәй Никита
элеккечә котырып ала башласа, аның явызлыгына пәһлевандай улы Анатолий
гел каршы төшә... Әнисен күршеләреннән яклап яши ул хәзер.
Толя абыйның дус-ишләре, иптәшләре бик ишле иде. Совет Армиясеннән
кайту белән ул дары заводына ахирләре янына эшкә урнашты. Ә пороховойда
техник спирт вагоны, эшелоны белән каяндыр, кайсыдыр тарафтан килеп
кенә тора. Хәрби заводны саклаучы кызыл погонлылар да, биредә эшләүче
хезмәткәрләр дә чөмерәләр генә әлеге «бодяга»ны. Хәнифнең үги әтисе
Фирдүс тә, төнге сменада булса, кызыл помидор кебек пешеп кайта, ул
эчеп алса, тынгылык бетә өйдә. Төне буе тәмәке көйрәтеп, бертуктаусыз
арлы-бирле йөреп чыга. Телевизор кабызсаң, сүндерә, ут кабызып китап
укысаң, тагын тынгылык бирми, бөтен холыксызлыгы тышка бәреп чыга.
Көне-төне китап укырга яраткан үсмергә андый көннәрдә бигрәк тә кыен.
Аш бүлмәсенә кереп утырса, чыгып: «Кереп ят хәзер үк!» – дип бәйләнә.
Аулаграк урын булса, берне менеп төшәргә дә күп сорамый, ә куллары корыч
кебек нык аның. Үсмернең әлеге ударлардан күз аллары караңгыланып китә.
Ул еламый да, әнисенә дә җиткерми, ләкин әлеге бәндәгә карата нәфрәте
генә арта бара. «Килер бер көн, ник кул күтәргәнеңә үкенерсең әле» дип
кенә уйлый ул. Ә дуамал үги әтисенең көче җитә аңа, җиденче класста
укыган үсмергә сигез мәртәбә Сабан туе батырының ничек җитмәсен, ди.
Аннан хәтта аю хәтле дәдәй дә шүрли. Әле бер мәлне әнисенә начар сүз
әйткән өчен коридорда бәйләнешеп киткәч ишек төпләреннән күтәреп
алып идәнгә бәргән иде. Ләкин нәфрәтле, үчле рус агасы сагалап торып,
үги әтисенең башын аракы шешәсе белән орып яралады. Берсен милиция,
икенчесен «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып китте. Әшәке күршеләрен
икенче көнне үк чыгарып җибәрсәләр, әнисенең ирен баш яраларын тегеп
бер атна яткырдылар. Бер фатирда торган ирләр коридорда да, кухняда да
кабат очрашмаска тырышалар иде. Бер елны әнисе Гөлчирә үтенеп сорагач,
үги әтисе Мари Илендәге татар авылыннан үз анасын кунакка алып килде.
Улы кебек үк олпат гәүдәле әлеге әби баласының капма-каршысы булып
чыкты. Килгәннән бирле оек-бияләйләр бәйли, тәһәрәтен алып, намаз
укырга гына тукталып ала да кабат кул эшенә керешә. «Улым, әйдә, чәй эчеп
алыйк әле», – дип, вакыт-вакыт икәүләп утырып тамак ялгыйлар. Үз оныгы
булмаса да, хәлләрен сораша. Ничек укуы, нинди билгеләр алуы белән дә
кызыксына. Өстәл-табынны җыештырып куя да, дини китапларын укырга
тотына. Үз итте аны әлеге иманлы әбисе. Гармун уйнаса да: «Булдырасың,
улым, афәрин!» – дип мактап куя.
Үги әтисенең әнисенә булган ихтирамы артуга тагын бер сәбәп килеп чыкты. Көннәрнең берендә Фирдүс абзасы тагын төнге сменадан салып
кайтты, әнисе теле белән әйтсәк, тыгынып пәйда булды. Иртән әнисе
Гөлчирә эшкә китәр алдыннан: «Фирдүс, менә бу стенага тишек тишеп,
чөй кагарсың әле, икәү төшкән фотоны элеп куярбыз!» – диде. Әлегә
айнып җитә алмаган хәләл җефете: «Ярар», – дип мырлап кына куйды. Әби
кеше тәһәрәт алырга чыгып киткәч: «Зинһар, әни алдында да эчеп йөрмә,
тыгынгансың икән, буеңа сеңдерә бел!» – дип үгетләп тә алды хатын. Ире:
«Абау, җаным, бу тыгынумы инде, син әле эчкән ирләрне күргәнең юк,
карчыгым җаным!» – дип юхалана башлады ир.
– Тыңла инде сүземне, әнкәй янында оятка калдырма безне! – дип,
Хәнифнең әнисе ирен үгетләп эшкә китеп барса, кунак әби кереп, сул
як почмакка утырып, тагын нәрсәдер бәйләргә алынды. Хәниф исә «Том
Сойер маҗаралары» китабын алып геройлар дөньясына кереп чумды. Әби
бәйли дә бәйли, үсмер китаптагы вакыйгаларга ияреп, шулар тормышы
белән яши хәзер. Озак та үтмәде, үги әтисе каядыр чыгып керде дә бите
тагын да алсуланган кебек тоелды, урындык алып стенага үрелеп тишек
ясый башлады. Үзе Хәнифкә тегене алып бир дә монысын китер дип әмер
бирә тора. Ниһаять, тишеләсе тишелеп, ишеләсе ишелгәч, Хәниф кулына
тоткан чөйләрнең абзый сораганын аңа сузды. Монысы юкарак булып
чыкты, икенчесен бирсә, калынрак икән, өченчесе дә туры килмәгән иде,
исерек абзый ярсып:
– Ник тагын шунысын бирдең? – дип, агач кисәге белән үсмернең
башына орды. Бу хәлләрне каш астыннан гына күзәтеп утырган Мәдинә
карчык нәфрәт белән:
– Син нишлисең, имансыз, балага кул күтәрәсең?! – дип әйтте.
– Дөресен бирми бит, юри эшли, шундый кире ул, әнием-җаным! –
дип, һәрвакыттагыча бөгештерергә тотынды. «Алай бик кулың кычыта
икән, Нужага кайтып, беренче хатының Сөмбеләдән туган балаларыңа
сугарсың, оятсыз булсаң да булырсың икән, иртәгә үк авылга кайтарып куй
мине!» – дип, рәнҗеп әйтте ана кеше. «Мин бит инде, әни, каты сукмадым,
шаяртып кына, әнә, еламый да бит!» – дип сөйләнде эчеп тинтәкләнгән
абзый. Ләкин аңа нәфрәт белән карап торган үсмернең күзләрен күреп,
айнып киткәндәй булды. Мондый караш юлыннан тайпылмый торган
корыч холыклы кешеләрдә генә була торган иде. Яшь чагында исерек килеш
иптәшен машинасы белән ялгыш таптатып үтергәч, аны дүрт елга утыртып
куйганнар иде. Күрде ул төрмәдә кыйналган саен холыклары ныгый барган
адәмнәрне. Тора-бара шундыйлар абруйлыга әйләнә генә бардылар. Бу үги
баласы да шулар кавеменнән түгелме соң?!
Үги әбисе гамьсез улыннан туеп, туган авылы Нужасына кайтып китте.
Аның шулай итүенә әнисе белән Хәниф кенә кайгырды. Бигрәк намуслы,
акыллы әби булып чыкты шул әнисенең каенанасы. Мәдинә карчык
та Гөлчирә киленен үз итте, яратты. Хуҗабикәнең кунакчыллыгын, үз
әнисе кебек якын иткәнлеген сизгәндер, ахры. «Ярый, улым, яхшы укы,
гармуныңны ташлама, каникулларыңда кунакка кайт! Әхмәт абыең белән
гөмбәгә, балыкка йөрерсез!» – дип, иркәләп саубуллашты. Шул көннәрдән
бирле үз итте ул үги әбисен. Хәтта үги әбием дип әйтергә теле дә әйләнми иде.
Шулай итеп ыгы-зыгылы, гаугалы дөньясы үзгәрмичә дәвам итте. Ул тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, аларда вакытлы яшәгән Каюм абыйсы
өйләнеп, башка чыгып китте, тулай торактан бүлмә биргәннәр иде. Хәниф
кенә түгел, бүлмәләренә хәтле ямансуланып калды. Үсмер белән ыгы-
зыгы килеп шаярышкан туганнан туган абыйсының китүен бик авыр
кичерде сакал-мыек җибәргән уналты яшьлек егет. Әнисе генә: «Кырып
ташла шул җоннарыңны, йөрмә карт бабайлар кебек сакал үстереп!» – дип
тәнкыйтьләде. «Каникулда бит мин, җәй буе үстерәм дә көзгә унынчыга
барганда кырып ыргытам!»
Каюм абыйсының башка чыгып тулай торакка күчүенең тискәре яклары
шундук түргә калыкты. «Апа белән энекәшкә кул гына күтәреп кара, Фирдүс
җизни, мин сине бик хөрмәт итсәм дә, аларны рәнҗеттермәм!» – дип
кисәтүләрнең файдасы бик зур булган икән. Үги атай хәзер иркенләбрәк
холыксызлана башлады. Шундый имансыз көннәрнең берсендә ул беренче
сменадан кайтып гауга чыгарды. «Бар, Нужага әниең янына кайтып
эч!» – дигән хатынының сүзләренә ярсып китеп: «Ах, анаңны, сөлек
малае!» – дип, хатынына китереп сукмасынмы! Әнисе әрнеп елап җибәрде.
Үсмернең еллар буена җыелган нәфрәте тышка бәреп чыкты, ул яшен
тизлегендә үги әтисен күтәреп, сафага бәрде, ятакта сузылып яткан адәмнең
иягенә уң йодрыгын терәде. «Тагын бер кул күтәреп кара, җимерәм мин
синең тинтәк башыңны!» – дип кычкырды. Шуның белән бетте сигез тапкыр
Сабан туе батырының гегемониясе, күптән вакыт җиткән булган димәк.
Хәниф төрле рәнҗетелүләрдән, мыскыл ителүләрдән рухын сындырмаган,
киресенчә, ныгыган гына.
Шул көннән башлап, Фирдүс абзый аннан шүрли дә, үзен ихтирам да
итә башлады. Берәрсе килсә йә булмаса үзләре кунакка барсалар: «Минем
улым барысын да булдыра ул! Гармунда да уйный, бокска да йөри,
дуслары да күп!» – дип кенә җибәрә. Хәниф тә аңа бүтән кагылмады. Үги
әтисе кайчагында салып алса: «Теге чакта мине сафага күтәреп бәргәч,
сукмадың бит, улым, мин җүләргә, рәхмәт сиңа!» – дигәли. Салмыш
булса да, хәтерли тагын! Алтынчы класска Казанга укырга килгән оялчан
юаш, рәтле-башлы русчасы да булмаган үсмер түгел инде ул бүген! Хәзер
беренче яшүсмерләр разряды булган боксчы, мәктәп бәйрәмнәрендә, туган
көннәрдә, юбилейларда гармун-баянда җырлатып-биетеп куандыручы,
балалар театрында да геройларны уйнаучы, КВН командасының капитаны,
шук-шаян бер егет инде ул! Өстәвенә, чибәр-чибәр кызлар игътибар итә
башладылар үзенә! Күптән түгел, «ТАССРның Х еллыгы» исемендәге
мәдәният сараенда Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы»
драмасында төп герой – Булатны уйнаганын карарга мәктәптән үзеннән
өч яшькә өлкәнрәк пионервожатый Гөлсинә дә килгән иде. Тамашадан соң
алар бергә кайтырга чыктылар. Аулаграк урынга җиткәч, кыз:
– Мин сине яратам, Хәниф, бәхетле бул! – дип, аны шаккатырып,
үбешергә сузылды. Нинди рәхәт мизгелләр, мәктәпнең иң сылу, иң матур
кызларының берсеннән шундый сүзләрне ишет әле! Бал кебек татлы
иреннәре белән сине назласын әле!
– Гөлсинә, нишләп бәхетле бул дисең. Минем бит укып бетерергә бер
генә елым калды, – дип аңлашырга теләде Хәниф.
– Син бик яшь шул әле, мин кияүгә чыгам, булачак ирем – курсант, тагын бер атнадан лейтенант погоннары тагачак. Соңыннан илнең кайсы
почмагына җибәрерләр, әлегә билгесез! Тик шуны гына әйтәм, сиңа чыккан
хатын-кыз бәхетле булачак! Бәхетле бул, җаным, үзең дә! – дип, тагын бер
тапкыр егетнең битеннән үпте дә тиз-тиз атлап китеп барды. Хәниф кенә
ни әйтергә дә белмичә аптырап бимазаланып калды. «Мин кияүгә чыгам,
бәхетле бул!» дигән сүзләре генә колагында чыңлады. Соңыннан, күпме
генә гомер үтсә дә, язмыш аларга очрашу насыйп итмәде. Ни кызганыч,
Гөлсинәнең язмышы билгесез булып калды. Үзе чибәр, акыллы, мәктәпне
дә алтын медальгә тәмамлаган үзләренең пионервожатыйлары, татарның
асыл кызларының берсе булган туташның бәхетле тормыш коруына инанып
яшәде ул. Амин, шулай гына була күрсен!
Әлегә исә Хәнифнең куанычлары җитәрлек, әле аның гомере мәңге
үтмәс, барысы да алда кебек тоела иде. Аның бит тизрәк мәктәпне
тәмамлыйсы, соңыннан югары уку йортына керәсе бар. Совет Армиясе
сафларына барып, батырлыклар күрсәтәсе килә.
Менә ул бүген төн буе Гөлсинәгә багышлап, шигырь тезде. Әлбәттә,
ул әлегә башлап язучы гына, ләкин үзенең саф тойгыларын ошбу юлларга
салырга тырышты:
Саубуллашырга дип кенә бүген,
Нигә килдең инде, Гөлсинә?
«Яратам бит» дигән сүзләреңнән,
Чын, әлбәттә, күңелем сөенә!
Син бәхетле итә ала идең,
Насыйп булдың бүтән берсенә,
Мин дә сиңа бәхет кенә телим,
Яшьлек дустым, гүзәл Гөлсинә!
Бәхетле бул!
Озак оныталмады үсмер үзенең пионервожатыен! Бәлкем, кире
әйләнеп кайтып: «Хәниф, синең укып бетергәнеңне көтәм, кияүгә
чыкмаска булдым», – дияр кебек. Юк шул, аккан сулар кире кайтмый
дигән кебек, бүтән күзенә чалынмады Гөлсинә! Бәлкем шулай дөресрәк тә
булгандыр. Ә тормыш дәвам итә, ыгы-зыгыларга, төрле ызгышларга мул
Хәнифнең тормышы. Үги әтисе Фирдүс тә аның белән сак кылана, үзенчә
горурлана да кебек. Ләкин күрше Никита дәдәй генә үзгәрми. Әнисенең
аш бүлмәсендәге «Мир» суыткычының ачык торганын күреп: «Вы что
делаете? – дип шапылдатып ишеген бәреп япты. – Сломаете же!» – дигәч,
«Я вам всем башку разобью!» – димәсенме! Хәниф, түзмәде, бүлмәдән
чыгып: «Перестаньте всех оскорблять!» – дип акырды. Зур корсаклы симез
Никита башта аптырап, үсмергә акаеп карады, ләкин үсмернең карашыннан
ярсудан кызарып чыккан күзләрен читкә алды.
Ә язгы көннәрнең берсендә Лариса кызларының көмәнле икәнлеге, дары
заводын саклаган өлкән сержант Евгений Зайканың да бу эшкә катнашы
барлыгы ачыкланды. Тётя Нюра, хәлне белгәч, ни эшләргә дә белмичә,
буталанды.
– Ой, Галочка җаным, Никита дурак белсә, икебезнең дә башыбызга
җитә, бәреп үтерә ул безне! – дип бимазаланды.
– Борчылма, тётя Нюра, үзегезнең рус милләтеннән түгелме? Каршы
килмәс дип беләм.
– Ой, Галя, Гульчира, җаным, улым Анатолий белән киңәшләшергә
кирәк, эшеннән кайтышына каршысына чыгыйм әле, – дип, ишеккә ашыкты.
Юкка гына өтәләнмәгән икән күрше апалары! Яңа гына балыктан кайтып
төшкән Никита дәдәйгә яңалыкны ничек җиткерергә икән дип борчылды.
Әйтергә дип кыюлык туплап маташкан арада битен сакал баскан, тәне су
күрмәгән, балык исе сеңгән иренә сөлге китереп тоттырды. Инде тагын
хәбәрне әйтергә кирәк дип кенә уйлаган иде, кабат кодрәте җитмичә
бүлмәләренә кереп, трусик-майка күтәреп чыгып, Никитасына бирде. Тегесе
канәгать калган кенәз кебек, кием-салымны алып, «кхым-кхым» дип тамак
кыргалап, горур гына атлап юыну бүлмәсенә кереп китте. «Ой, боже мой,
боже мой, что же мне делать?» – дип гаугалы тормышыннан миңгерәгән
хатын, ни эшләргә белмичә, чыгымлый башлады. Бәхетенә, шимбә көн булу
сәбәпле, уллары Толик абый өйдә икән. «Бик борчылма, анай, үзем әйтермен
мин аңа, бар-бар борщыңны әзерләп бетер! – дип, әнисен кухняга куды.
Бер ярты сәгатьләп вакыт үтсә үткәндер, кыхылдый, ат кебек пошкыра-
пошкыра, күршеләренең атаманы ваннадан килеп чыкты. Кырынгач, юынгач,
адәм кыяфәтенә кергән үзе. Кухняда кайнашкан тётя Нюра гына түгел, без
күршеләре дә, хәлнең финалы ничек бетәр икән дип, колак салып тыңлыйбыз!
– Әти, сиңа әйтәсе сүз бар иде! – дип, улы Анатолий коридорда ук
каршы алды аны. – Папа, поговорить надо! – дип, якорь рәсемнәре, диңгез
дулкыннары төшерелгән сөлгегә пумала башын сөрткәли-сөрткәли атлаган
атасына иярде...
– А что, өйләнәсеңме әллә? – дип сорады ата кеше битараф кына. «Не я,
сестрёнка Лариска выходит замуж!» – дигәне күршеләргә дә ачык ишетелде.
– Кияүгә чыга? Ничек шулай көтмәгәндә, ашык-пошык, нишләп мин
иң соңыннан гына беләм? – дигәне дә аңлашылды.
– Ну, әти үзең беләсең бит инде безнең заманны! Ни бит, вакыты җиткән
инде! – дип кыегайтып, сак кына әйтеп куйды улы Анатолий.
– Ничек вакыты җиткән, кай арада өлгергән соң вакыты? Әле унны
бетереп эшли башлаганына да бер генә ел, ул арада өлгереп тә җиткәнме?
– дип, һәрвакыт үзен генә хаклы санаган фронтовик Никита сүзне үз көенә
алып китте. Инде аңлашуны озак сузудан мәгънә юклыгын чамалаган улы:
– Она беременная, папа, и парень тоже неплохой! – дип, туры наводка
белән атты. Абзыйның болай да итләч бите апара салган он кебек кабарды,
күзләре иләсләнде.
– Где эта малолетняя, безмозглая дура! – дип акырып җибәрде. Эшнең
дөрес юлга кереп китмәгәнен аңлаган тётя Нюра, кухня ягыннан башын
тыгып:
– Нинди малолетка булсын ул, Никита, унтугызынчы яше белән бара,
элек рус авылларында 15 яшьтән үк кияүгә чыкканнар, нишләп кире бетәсең
син! Кызыңа бәхет кенә теләр идең, җүнле ата булсаң!
– Где эта сопливая дура, где сама? Вся в мать пошла! Убью, зарежу,
опозорила на всю страну! Где она? – дип үкерде нервы өянәге башланган
диктатор.
– Атай, зинһар, нервыланмыйча гына сөйләшик әле, югыйсә безнең тавыштан бөтен йорт «дер» килеп тора. Лариса булачак ире белән, туй
күлмәкләре, тегесен-монысын карарга дип, Бауман урамына «Бүләкләр»
кибетенә чыгып киттеләр.
– Вот, зараза, этакая... Вся в мать пошла! И кто такой счастливый жених?
Случайно не татарин ли? Кто? – дип разбой салды карт. Толя абый, йөзенә
шатлык төсмерләре чыгарып:
– Юк, юк, атай, үзебезнең халык, Женя его зовут, то есть Евгений, Кучемович
Зайко – дип тезеп салган иде, Никитаның зур симез башы калтырый ук
башлады. Бу инде эшнең бик начар якка юнәлеш алуы иде. Димәк, хәзер
атайның өянәге башланачак. Колак салып тыңлап торган күршеләр дә, эшнең
начар бетәсен чамалап, шомланып калдылар. Хәнифнең әнисе дә:
– Йа Хода, үзең саклый күр инде Лариса белән Женя энекәшне! – дип
теләп куйды. Ә күршедә әсәрнең драматургиясе көчәйгәннән-көчәя генә
бара, җанны өшетәчәк финалы, чишелеше якынлаша.
– Убью всех, пусть меня посадят, лучше я тюрьме помру, чем среди
этих тварей. Ну, берәр рус егете тапмаган бит, украин астына җәелеп
яткан, үтерәм икесен дә. Син, син генә шулай итеп тәрбияләдең аны,
татарлардан калган карт себерке! – дип, бөтен фатирларын яңгыратып
улады, кабат тинтәкләнә башлады күрше заты. Ул да түгел, нәрсәнедер
идәнгә күтәреп бәрде. Ишетелер-ишетелмәс тавышланып дөнья хәлләре
белән таныштырып утырган радио тынып калды. Аның саен Никита
дәдәйнең рупоры көчәя генә бара иде.
Унбиш минутлап дөбер-шатыр килгәч, бар да тынып калды, Нюраның
гына үксеп-рәнҗеп елавы әле дә ишетелә иде.
– Ни өчен, ни өчен миңа шундый тормыш? Җансыз, вәхши, иртәгә үк
разводка бирәм, чәнчелеп кит берүзең, рәхәтләнеп яшә бездән башка гына!
– дип шыңшыды. Ул да түгел, безнең ишектән Толя абый килеп керде:
– Зинһар, гафу итегез. Аның белән сезгә дә, безгә дә бернинди тынычлык
юк. Менә шулай яшибез инде, тётя Галя! – дип әйткәч, бите тырналып, кан
саркыган күрше егете чыгып китте. Никита дәдәйнең балык тотудан кайтуы
чираттагы җәнҗал белән тәмамланды. Аның кинәт тынып калуына сәбәп:
улы Анатолий аяк-кулларын бәйләп, авызына чүпрәк чөй тыккан, явыз
сүзләрен ишетмәс өчен шул адымга барган икән. Бу гаугалардан Хәнифнең
үги әтисе Фирдүс кенә күңел күтәренкелеге кичерә кебек. Табагы белән
коймак ашаудан зур канәгатьлек алган ата мәченеке кебек чыраена шатлык
чалымнары сытылып чыккан иде.
Хәнифнең әнисе генә:
– Әллә чыгып тётя Нюрага чәй эчертеп керимме? Ничек түзә икән
ул шул мөртәткә? Тагын кул күтәргән бит, тагын! – дип хафаланды, йә
урыныннан торып, йә кире утырып, ни кылырга белмичә тыпырчынды.
Үги әтисе ирония белән:
– Менә син шундый ир белән торып кара әле, белерсең эчкән кешенең
ниндилеген! – дип сөйләнде.
– Бер генә дә артык җирең юк, андый чакта син дә шыр диванага
әвереләсең! – дип, Фирдүс үги әтисенең авызын томалады.
Лариса апаның бүксәсе, чынлап та, бүлтәеп чыккан, игьтибар белән
карасаң, көмәнле икәнлеге күзгә ташлана икән! Булачак тормыш иптәше ике еллык хезмәтен үтәп бетереп, иңнәренә өлкән сержант погоннары
таккан иде. Әнисе әйтүе буенча, яхшы хезмәт итүен искә алып, эшкә
калырга да тәкъдим иткәннәр. Ярты еллык хәрби курсларга йөреп алгач,
иңенә прапорщик погоннары тагачаклар, ди. Булачак прапорщик иптәшнең
сөйләшүе дә йомшак, ничектер колакка назлырак тоела. Толя дәдәй
әйтмешли, «көньяк сөйләше» икән. Хәниф күбрәк күрше киявенең хәрби
формасына, киемнәренә кызыкты. Әй, кайчан булса да бер шундый сержант
погоннары тагып кайтып төшәсе иде дә... Ларисалар, Лена, Машалар,
Надеждалар муенына сарылыр иде. Сарылсалар, сарылмасалар да, Хәниф
барыбер затлы, тәрбияле пионервожатый Гөлсинә кебек чибәр, шомырт
кара чәчле татар кызына гына өйләнәчәк.
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев