Ватан (Өченче бүлек / 6)

6

Пильнитцерштрассе адресы буенча урнашкан Икенче Империя судының хөкем залындагы тоткыннарны шаһитлардан аерып торучы рәшәткә белән уратып алынган кабинага унбер кешене керттеләр. Барысының да кул-аяклары богаулы. Болай да овчаркаларга ябышкан конвоирлар каравыллый торган тоткыннарны чыгып качарлар дип уйлый торганнардыр, үзләренә карата булган мондый саклык Мусага хәтта көлке тоелды.

Аеруча куркыныч дип саналган сәяси тоткыннарны, ватан хыянәтчеләрен хөкем итә торган Икенче Империя суды бинасы Дрезденның Мюнхнер мәйданында урнашкан төрмәнең үзендә үк булып чыкты. Мәйдан ягыннан караганда, суд бинасының алгы ягы үзенең аркалары, биек зур тәрәзәләре белән хөкем ителүчеләр күңелендә курку хисе уяту, фашистлар режимының какшамаслыгын күрсәтү өчен шулай эшләнгәндер, дигән тойгы тудыра иде.

Беренче көнне аларны шәхси җинаять эшләре белән таныштырдылар. Һәрберсенә дә Адвокатлар билгеләнгән иде. Көннең икенче яртысында шаһитлар катнашында узачак суд тикшеренүләре алдыннан һәрберсе аерым камераларда утыручы тоткыннар янына Адвокатлар белән бергә «Идел-Урал» комитеты җитәкчеләре, дини руханилар кереп, үгет-нәсихәт биреп чыкты. Муса камерасына Шәфи Алмас, Галимҗан Идриси һәм ниндидер немец Адвокаты белән аның тәрҗемәчесе керде.

– Танымаслык хәлгә төшергәннәр үзегезне, Муса әфәнде, – дип башлады сүзен Шәфи Алмас.

– Төшердек, дисәгез, дөресрәк булыр, – диде Муса төксе генә.

– Безнең бернинди гаебебез дә юк, Муса әфәнде. Барысына да үзегез гаепле. Моннан нәкъ бер ел элек минем йортымда ничек матур итеп башланып киткән иде хезмәттәшлегебез. Ничек күңелле итеп туган көнегезне билгеләп үттек.

– Менә тагын чираттагысы килеп җитте.

– Монысын да матур итеп билгеләп үтәргә мөмкинлек бар бит, Муса әфәнде.

– Эш нидә соң? Үткәрик.

– Судта гаебегезне тулысынча танып, аны юарга үзегезнең бүгеннән әзер икәнегезне генә әйтергә кирәк.

– Үзеңне гаепле итеп таныгач, хөкем белән ризалашуың дигән сүз түгелме соң ул, Шәфи абзый?

– Юк, туганым, гаебеңне тану ул – Ходай каршында үзеңнең чиста икәнеңне тану дигән сүз, – дип, сүзгә Галимҗан хәзрәт кушылды.

– Кем була соң инде ул Ходай дигәнегез бу очракта, Галимҗан әфәнде? Сез зур өметләр баглаган Гитлер үзе була түгелме? Артык зурлыйсыз бит ул фашист җәлладны. Минем беркем алдында да, бернинди гаебем дә юк.

– Гаепсез кеше булмый. Кяфер сүз сөйләп өстегезгә гөнаһ алмагыз, Муса әфәнде.

– Әллә кайда кылган гөнаһларымның монда ни катышы бар? Безнең эшне дин белән бутамагызсана, Галимҗан хәзрәт. Булгандыр, кылганмындыр гөнаһларын да. Анысы өчен башка суд каршында җавап тотармын.

– Алай да бернидән дә курыкмыйсыз икән. Үз кул астымда нинди корткычлык эшләп яткансыз. Минем мәрхәмәтемнән файдаланып. Минем йомшаклыктан, – диде Шәфи.

– Әүлия булмагыз инде, Шәфи абзый. Булырсыз сез йомшак! Йомшак кеше булсагыз, өегездә генә утырыр идегез, гафу итегез, артыгызны кысып. Фашист хәтле фашистлар белән килешүгә баргансыз. Йомшак кеше эше түгел бу.

– Изге максаттан, Муса әфәнде. Изге максаттан. Үзебезнең милли дәүләтебезне төзеп булмасмы, дип.

– Аны унҗиденче елда төзергә иде. Патшаны бәреп төшергәч. Ил таркалган чакта. Байлыкларыбызны саклап калыйк, дип, чит илгә чыгып качканчы.

– Ул чакта да тырышып караучылар булды, Муса туганым.

– Гаяз Исхакыйны күздә тотасыздыр инде.

– Гаяз да качып котылды. Сталинның астыртын эш йөртүе нәтиҗәсендә татар-башкорт республикасы төзү турында хыялланган Мирсәет Солтангалиев, Мулланур Вахитов, Галимҗан Шәрәф, Галимҗан Ибраһимовларның башлары бетте.

– Ярар, күп сүз – чүп сүз. Туктатыйк бу сөйләшүне. Башка эшегез булмаса, йөрмәгез безнең тирәдә буталып. Сездән ярдәм көтмәдем дә, булмас та. Минем күңелдә яхшы кешеләр булып калыгыз, Шәфи агай, Галимҗан хәзрәт. Ни дисәң дә, изге максат белән тотынгансыз «Идел-Урал»ны төзик дип. Ләкин чарасын таба алмагансыз. Фашистларга барып сыенуыгыз ялгыш булган. Миңа түгел, сезгә кирәк хатагызны төзәтергә. Без инде үз эшебезне эшләдек. Азмы-күпме, барыбер ут салдык ул фашист мәлгуньнәрнең табан астына. Кызганыч, җиңү көнен генә күрә алмабыз. Ә җиңү барыбер киләчәк. Күп калмады. Үлем төягән очкычлар бүген, әнә, Берлин өстендә оча.

– Ашыкмагыз әле, Муса әфәнде. Без бит сезнең турыда кайгыртып йөрибез. Менә Адвокат белән килдек яныгызга. Максатыбыз – ничек тә хәлегезне җиңеләйтү.

– Рәхмәт инде, минем турыда шулай аталарча кайгыртучанлык күрсәткәнегез өчен. Ләкин мин бернинди дә Адвокат яклавына мохтаҗ түгел. Фашист судының Адвокаты да алар җырын җырлыйдыр инде ул. Карга карганың күзен чукымый. Беләбез андый ярдәмне.

Муса, шулай итеп, болар ияртеп кергән Адвокатка сүз әйтерлек тә калдырмады. Алар җыенып камерадан чыгып киттеләр.

– Бигрәк үҗәт, үзсүзле инде. Моның белән сөйләшүнең бер файдасы юк, – диде Шәфи Алмас, камерадан чыккач, Галимҗан хәзрәткә.

– Бер караганда, ул хаклы бит, Габдрахман кардәш. Саташып йөрүчеләр синең белән мин бит бу фашистлар арасында, – диде хәзрәт, Адвокат аңламады микән дип шикләнеп, алдан атлаган фашист ялчысына карый-карый. Тылмач дигәне аның сүзләрен яхшы аңлады, ләкин берни сиздермәде, тыныч кына артларыннан атлый бирде. Алар башка тоткыннар янына кереп тормадылар.

– Башкалар янына керүдән дә файда чыкмас, суд утырышы башланганчы кая да булса барып ашап килик булмаса, – диде Шәфи Алмас, һәм алар, Адвокаттан аерылып, төрмәдән Мюнхнер мәйданына чыктылар да ресторан эзләп киттеләр.

Суд өч көн дәвам итте. Дүртенче көнне тоткыннарга хөкем карары чыгарылды.

Суд барышында тоткыннардан ярты ел буена барган тикшерү вакытында бирелгән сорау алулар яңадан кабатланды. Судья әле бер тоткынга, икенчесен батырмас микән, дип, провокацион сораулар бирде, әле икенчесен тупикка кертергә маташты. Ләкин бернәрсәгә дә ирешә алмады. Хөкем карарын чыгарыр алдыннан судья, тоткыннарның барысы исеменнән дә соңгы сүзне әйтү өчен, Мусага мөрәҗәгать итте.

Муса соңгы сүзне соңгы айларда язган шигырьләре тәэсирендә кыска һәм судьяның да, суд утырышчыларының да, комитет вәкилләренең дә вөҗданын уята торган итеп сөйләргә күптән әзер иде.

– Прокурор безне, имеш, үзләренә зур ышаныч күрсәтүдән файдаланып, Германия җитәкчелегенә хыянәт иткән бандитлар һәм шпионнар төркеме, дип атады. Безне Өченче рейхка карата җимерү эше алып баруда гаепләде. Безгә карата иң югары хөкем карары чыгаруны сорады. Ләкин сез нык ялгышасыз, әфәнделәр! Без Гитлерга хезмәт итәргә алынмадык. Без, совет патриотлары буларак, киресенчә, аңа каршы көрәш алып бардык. Кызганыч, үзебезнең көрәшебезне ахырынача, бөек җиңүебезгәчә җиткерә алмадык. Бөек немец халкы алдында без түгел, сез, Гитлер палачлары, фашистлар гаепле!

Шунда судья, Мусаны бүлдереп, мыскыллы тон белән:

– Сезне барыбер илегездә хыянәтчеләр дип атаячаклар, – диде һәм, – Суд карар чыгару өчен киңәшмәгә туктала. Бер сәгатьлек тәнәфес, – дип игълан итте.

Немец төгәллеге белән нәкъ бер сәгатьтән соң судья ярдәмчесе:

– Торып басуыгызны үтенәм, суд килә! – дип, утырышчыларны тынычланырга чакырды.

Судья дүрт көн буена сузылган Империя югары судының «Идел-Урал» комитеты пропагандистларына карата гаепләү актын укый башлады. Ул хөкем ителә торган һәр тоткынга ясалган гаепләрне бәйнә-бәйнә күрсәткән калын гына бер тупланма иде. Аны уку өч сәгатькә сузылды. Актны укып бетергәннән соң, ул гаепләнүчеләрнең соңгы теләкләре хакында белергә теләде.

– Теләгебез бер генә: туган илебездә безнең ни өчен хөкем ителүебезне белсеннәр.

– Мин инде ул хакта әйттем, – диде судья. – Сезне илегездә хыянәтчеләр дип беләчәкләр.

Шуннан соң ул Империя судының хөкем карарын игълан итте:

– «Идел-Урал» комитеты пропагандистлары Гайнан Кормашев һәм аның командасындагы Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров, Өченче рейхка хыянәт итеп, аның хәрби көчен җимерү белән шөгыльләнгәне, «Идел-Урал» комитетында яшерен эш алып барганы, листовкалар бастырып таратканы, Германия коммунистлары белән элемтәдә торганы өчен Империя суды карары белән иң югары җәзага – үлемгә хөкем ителәләр.

Суд барган дүрт көндә тоткыннарга бер-берсе белән аралашу өчен бернинди мөмкинлек булмады. Суд залында алар калын тимер рәшәткә артында, сакчылар күзәтүе астында утырдылар. Тәнәфесләр вакытында да, суд көнлек эшен тәмамлаганнан соң да, һәрберсен аерым камераларга бикләп куйдылар. Мусаның соңгы сүз итеп ясаган кыска, әмма турысын бәреп әйткән чыгышы аларның барысының да уртак гаепләү акты булып яңгырады. Хөкем карары чыгарылганнан соң да, аларны төрле камераларга тараттылар. Кайберләрен хәтта Дрезденда да калдырмадылар. Мусаны Дрезденның Прошубельштрассе урамында урнашкан хәрби тоткыннар төрмәсенә алып киттеләр.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2019

Фото: "Казан утлары"

журналы архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: