Ватан (Икенче бүлек /9)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

9

Муса Семпен пансионатында ял иткәндә, Яушевның Познаньдагы радиоприборлар заводында, чынлап та, зур янгын чыкты.

Алиш белән Симаев, Муса пансионатка китәр алдыннан сыраханәдә аның танышлары Андрей Рыбальченко һәм Виктор Харчёв белән очрашып, Германиядә һәм Польшада төрле завод-фабрикаларда Гитлер армиясе өчен эшләүче гастарбайтерлар, алар арасында фашистларга каршы төрле диверсия эшләре алып баручы яшерен оешмалар турында күп кенә белешмәләр алдылар. Власовның Урыс Азатлык армиясенә үтеп кергән яшерен оешма әгъзалары башкарган гамәлләр аларны да активрак эшләргә рухландырып җибәрде. Икенче көнне үк Мусаның зоопаркта искә төшергән Яушев заводында поляк гастарбайтерларына күзәтчеләр булып урнашкан Гайнан төркеме егетләре белән элемтәгә керделәр. Заводта алардан башка да Мусадан йөкләмә алып киткән Салих Ганиев, авылдашы Назыйф Һадиев поляк эшчеләре арасында төрле аңлату эшләре алып бара, листовкалар тарату белән шөгыльләнә иде.

Алиш, Муса әйткәнчә, Яушев заводының Гитлер Германиясе басып алган илләрнең халыкларына никадәрле әшәкелекләр эшләве хакында листовка язып, Симаев аны радиостанция машинкаларында бастырып һәм ротаторда ишәйтеп, икенче көнне Баттал Познаньга, Салих белән Назыйфка илтеп тапшырды.

Салих белән Назыйфны Польшаның Познань шәһәренә, татар эмигранты Искәндәр Яушевның радиоприбор заводына, Вустрауга китерелгәннең өченчеме, дүртенчеме көнендә үк егерме кешелек зур төркем белән бергә җибәрделәр. Аларны завод идарәсе урнашкан бинада Яушев үзе каршы алды. Ул татар егетләренә зур ышаныч баглый, эштә гел зыян салырга гына торган поляк эшчеләрен күзәтү астында тотар өчен, үзенә бер дигән ярдәмчеләр булырлар, дип өметләнә иде. Аларның барысын да завод эшчеләре артыннан күзәтчеләр итеп билгеләде. Заводта эшләүче полякларның нинди дә булса оешмалары юк. Ләкин алар шулай ук немецларны күрә алмыйлар, адым саен этлек эшләргә генә торалар. Шуңа күрә татар күзәтчеләре поляклар белән бик тиз уртак тел тапты. Ике якның да максаты бер үк – фашистларга эшләүче фабрикантның бизнесын туздыру. Җитмәсә, татарларны поляклар белән бер лагерьга урнаштырдылар. Эштән соң да аралашырга, уртак планнар корырга мөмкинлек зурайды.

Салихларга хәтле дә, ышанычлы кешеләр дип, Шәфи Алмас Татар комитетыннан биш-алты кешене монда юллаган иде. Муса бу хакта белә. Салихка да, Назыйфка да ул Шәфи Алмас җибәргән әлеге кешеләрдән саграк булырга кушты. Ләкин бу бишәү арасында Шәфи үзе дә шикләнмәгән коммунист Гәрәй Гыймранов дигән кеше бар иде. Гыймранов Гайнан Кормаш әле Демблинда чакта ук оештырган яшерен оешмада тора иде. Үз бәхетсезлегенә каршы, Яушев Гыймрановны проходнойга каравылчы итеп куйдырды. Каравылчы – заводта иң мөһим вазифа. Ул хәтта һәрнәрсәне күзәтү астында тоткан цех башлыкларыннан да күбрәк мөмкинлекләргә ия.

Заводта яшерен оешма белән Идрис Кәлимуллин җитәкчелек итте. Идрис – шулай ук Гайнан командасыннан. Гайнан үзе кан белән изге ант биргән кеше булса да, Кәлимуллин андый ук дәрәҗәдәге җитәкче түгел иде.

Заводка Познаньнан яңа эшчеләр төркеме китерелгән көнне лагерьда листовкалар барлыкка килде. Ике телдә – полякча һәм урысча язылган бу листовкаларда СССРда фашистларга каршы сугышу өчен поляк дивизияләре оештырыла, дип язылган иде. Бу хәбәр поляк эшчеләренең рухын күтәреп җибәрде. Кәлимуллин полякларның мондый күтәренкелегеннән файдаланып калырга кирәк, дигән фикергә килде. Аның күңелендә бер план туды. Ул Салихны, Назыйфны, Гәрәй Гыймрановны бытовкага чакырып, шул планы белән уртаклашырга булды.

– Егетләр, миндә бер уй туды, – диде Идрис. – Бүгенге листовка хәбәреннән соң, фашистларга каршы көрәш алып баручы поляк партизаннарына бүләк ясарга кирәктер?

– Нинди бүләк? Ничек? – диде Салих.

– Кул пулемёты бүләк итү мөмкинлеге бар.

– Ничек итеп? Аны заводтан ничек алып чыгасың?

– Частьлап. Егерменче цехта пулемёт җыялар бит. Эш сәгате беткәч, һәр эшче, куенына яшереп, бер пулемёт часте алып чыга. Проходнойда каравылчы үзебезнеке – Гыймранов. Ничек, Гәрәй, мөмкинме шул эш?

Гәрәй башта Идриснең бу идеясеннән телсез калып, дәшмичә торды. Аннары:

– Ну малай! Баш та соң үзеңдә! Баш түгел, ә политбюро! Каян килде сиңа мондый идея! Шәп бит бу! – диде, аны мактап.

– Бер авырлыгы бар барын.

– Нинди?

– Проходнойда металлны сизә торган сигнализация куелган. Шуны сүндереп торганда гына башкарып була бу эшне.

– Соң, сүндерербез.

– Сизмәсләрме соң? Арада шымчылар да булуы мөмкин.

– Аларның кемнәр икәнен чамалыйбыз бит. Игътибарларын читкә юнәлтеп торырбыз.

– Шулай итсәк кенә инде. 

– Алайса, килештек. Егерменче цех хатыннары белән сөйләшергә кирәк, эш ахырына таба соңгы пулемётны җыймасыннар. Частьларын иң ышанычлы егетләр, эштән соң кереп, куеннарында тышка алып чыгуны оештырырга кирәк. Бу эшне, Салих, Назыйф, сезгә тапшырсак, ерып чыга алырсызмы?

– Әлбәттә.

Операция уңышлы үткән кебек булды. Егетләр, алдан сөйләшенгәнчә, куеннарында кыстырып чыккан пулемёт частьларын, лагерьга кайту юлындагы бомба төшеп җимерелгән йортның подвал тәрәзәсеннән, аларны алырга дип килгән партизан отряды егетләренә биреп калдырдылар. Ләкин кайсыдыр сизгән, саткан булып чыкты. Икенче көнне үк Гәрәй Гыймрановны кулга алдылар. Хәрби трибунал буенча хөкем итеп, атып та үтерделәр.

Егетләр сатлыкҗанны тиз таптылар. Гәрәй үтерелгән көнне үк Шәфи шымчы итеп җибәргән егетләрнең берсе серне үзе үк ачты. Көндезге аш вакытында егерменче цех башлыгына бер коммунистны теге дөньяга олактырдым, дип мактанып утырган. Икенче көнне иртән эшкә килүчеләр, завод проходноеннан үтеп, бытовка ишеген ачып керсәләр, бүлмә уртасындагы электр лампасы чыбыгына асылынып торган надзирательне күрәләр һәм смена начальнигына йөгерәләр.

Гомере кыска булды Гәрәй Гыймрановның. Бер кул пулемёты өчен мөртәт сатлыкҗанның хыянәте аркасында япь-яшь килеш көтмәгәндә-уйламаганда өзелде. Ләкин, ул пулемёт җиңүне якынайту өчен бер генә фашистның башына җитмәгәндер, дип уйлап юанды Яушев заводында эшләүче татар егетләре, көрәштәшләренең якты истәлеге турында уйлап.

1943 елның язы җитте. Дөньяда сугыш бара. Икенче Бөтендөнья сугышы. Совинформбюро хәбәрләрен тыңлап, Яушев заводы эшчеләре СССРда хәлләрнең кай тирәдә булуын чамалыйлар иде. Сталинградта мәсхәрәле җиңелүгә тарган немец гаскәрләре исә, бөтен уңышсызлыкларын кышкы салкыннарга сылтап, җәй килүен түземсезлек белән көтәләр иде.

Көннәр язга авышкач, Познань өстендә, каяндыр самолётлар күренгәли башлады. Самолёт тавышы ишетелүгә, һава һөҗүме дигән тревога игълан ителә, һәм эшчеләрне завод территориясендәге бомбадан саклану өчен корылган подвалларга куалыйлар. Шундый һава һөҗүмнәренең берсендә Идрис Кәлимуллинның башында янә бер идея туды. Монысы тагын да хәтәррәк. Ул, егетләрен җыеп, чираттагы планы белән уртаклашты.

– Егетләр, тагын бер план бар.

– Тик бу юлы саграк кыланырга иде, – диде Салих, Идриснең буш хыяллар белән йөрмәвенә ышанган хәлдә.

– Бу юлы беркем дә сизмәячәк.

Нинди эш инде ул, сөйлә тизрәк.

– Күреп торасыз, ике көннең берендә самолётлар бомба ташлап китә. Завод өстенә төшкәне юк югын. Ләкин төшертергә кирәк.

– Ничек итеп? Алар белән элемтәбез юк бит.

– Булмас та. Ләкин һава һөҗүме тревогасы вакытында, бөтен халык подвалга качып беткәч, заводны шартлатырга. Мөмкин эшме шул?..

– Мөмкин. Ничек синең башыңа гына килеп тора ул, ә?

– Мин, дуслар, гел шул турыда гына уйлап йөрим. Ничек итеп көлен күккә очырасы иде бу заводның, дип.

– Көлен үк очырып булмас, шулай да берәр цехын очырырга мөмкиндер.

– Моның өчен бары шартлаткыч табарга кирәк. Сиздермичә генә алдан хәзерләп куярга да, һава тревогасы булганда, эшне башкарырга. Бетте-китте, вәссәлам!

– Шартлаткычын да әллә каян эзлисе юк. Заводта ук бар. Хәрби завод бит. Егерме бишенче цехта снарядлар ясыйлар. Шул цехның үзен күккә очырырга була. Цех кына түгел, заводның да исән калмавы мөмкин.

– Безнең ул цехта кем надзиратель соң әле?

– Мулланур Гәрәев.

– Анда сәгатьле механизм гына куярга кирәк, бернинди тротиллар да эзләп торасы юк. Тревога игълан ителүгә, биш минутка куярга да, биш минут эчендә заводта бер кеше дә калмый. Кая, кем шартлатканын да абайламый калачаклар, бомба төшкән дип уйлаячаклар. Шуның белән шул.

– Килештек, егетләр. Поляк партизаннары белән элемтәгә кереп, шартлаткыч механизм табарга кирәк. Бу эшне үз өстемә алам. Таралыштык, – диде Идрис, шымчылар игътибарын җәлеп иттермәс өчен, сүзне озынга сузмыйча.

Партизаннар шартлаткыч сәгатьле механизмны икенче көнне үк китереп бирделәр. Шул көнне үк һава һөҗүме дә булды. Мулланур Гәрәев каравыллаган егерме бишенче цех һәм аның күршесендәге тагын өч цех җимерелеп, ярты сәгать буе күккә фейерверклар атты ул көнне. Чынлап та, барысы да самолётлардан ташланган бомба шартлауга сылтадылар бу фейерверкларны. Яушев заводының снарядлар эшләүгә көйләнгән ярты өлеше сафтан чыкты.

Радиоприбор заводы дип йөртелгән бу завод Германиянең оккупацияләнгән Польша җирендә Гитлер армиясе өчен иң зур күләмдә корал җитештерә торган хәрби предприятие иде. Татар надзирательләре килгәч, эшкә әледән-әле зыян китереп торучы поляк гастарбайтерларының корткычлыкларына чик куелыр дип өметләнгән Яушевның эшләре тагын да зуррак колач белән кирегә таба китте.

Снаряд цехлары шартлауны баштарак һава һөҗүме нәтиҗәсе, дип йөрсә дә, заводта килеп чыккан тагын да бер зур янгыннан соң, ул бу корткычлыкларны татар әсирләре эшләвенә төшенә башлады.

Көннәрнең берендә заводта янгын сүндерүчеләр частенда һәм Идрис Кәлимуллин утырган бүлмәдә янгын чыкты. Бу юлысында яшерен оешма егетләре әлеге янгынга үзләре дә аптырашта калды. Корткычлыкны поляклардан күрделәр. Ләкин моны Идрис Кәлимуллин үзе эшләде. Җае килеп чыкты да, бу операция турында иптәшләре белән алдан киңәшләшергә вакыт та калмады. Ә янгыннан соң ул аны беркемгә дә сөйләп тормады.

Эш болай булды. Заводның янгын сүндерү часте урнашкан бүлмә яныннан узып барганда, ул аларның ниндидер сәбәп табып бәйрәм итеп, хәмер эчеп утыруларын күрде. Эш урынына кайтып, үзенең бүлмәсендәге кәгазьләрне җыеп ут төртте дә ишеген бикләп чыгып китте һәм, тиз генә барып, янгын сүндерүчеләр утырган бүлмә ишеген дә бикләп алды. Бүлмәләргә ут кабып, ялкын шактый тарала башлагач кына заводта янгын чыгуын сизделәр. Ә янгын сүндерүчеләр бикле бүлмәләренең ишеген ватып чыкканда, ут инде шактый көчәеп, түбәләргә хәтле үрләгән иде. Нәтиҗәдә, заводта дүрт көнгә эш тукталып торды.

Тикшерүчеләр янгын сәбәпләрен тиз ачыклады. Идрис Кәлимуллинны кулга алдылар һәм Моабит төрмәсенә утыртып куйдылар. Яушев барлык татар надзирательләрен эштән куып, концлагерьларга озаттырды.

Бу хәлләрдән соң Искәндәр Яушев күз яшьләре белән елады. Соңгы янгыннан соң, түзәр хәле калмаган фабрикант, зарын түгәр өчен, Шәфи Алмас белән күрешергә «Идел-Урал» комитетына килде. Шәфи, Яушевның хәсрәтләрен уртаклашыр өчен, дигән булып, очрашуга Галимҗан хәзрәт Идриси белән Швейцариядән Әхмәтвәли Мәңгәр әфәндене дә дәште. Аларның очрашулары Шәфи Алмасның өендә, чәй табыны артында узды. Хуҗа бу юлы да хезмәтчеләре Мәфтухадан мул гына чәй ашлары пешерттерде. Кунаклар җәмәгатьләреннән башка гына, ирләрчә эшлекле сөйләшүгә дип килгәннәр иде.

– Германиянең Советлар Союзына күрсәткән бөтен золымнарын миннән күрәләр бугай бу синең кәмититчеләрең, Шәфи агай, – дип башлады сөйләшүне Искәндәр Яушев. – Шулар килеп эшли башлаганнан бирле эшем артка тәгәри бит, кана. Әле шартлау, әле янгын, әле кеше асып үтерү. Түзеп кенә тор. Бер көн килеп, үземне дә асып куярлар шикелле куркып йөри башладым.

– Аңлыйм, аңлыйм хәлеңне, Искәндәр әфәнде. Үземдә дә шул ук хәл. Әле монда листовка тараталар, әле тегендә листовка бастырганнар, дип теңкәгә тияләр. Беркөнне Унгляубе әфәнде җиде кат тиремне тунады шул листовкалар мәсьәләсендә. Гитлерның тугры дусты Геббельсның борын төбендә, «Винета» радиостанциясе редакциясе машинкасында листовка бастырганнар бит, каһәр. Бу шымчыларымнан да рәт юк. Әллә шул шымчы дип йөргән мәлгуньнәр үзләре үк бастырып ята инде?.. Кулларыннан барып тотмагач, кемгә дә бәйләнергә белгән юк.

– Әйе, эшегез бер дә көнләшерлек түгел, Шәфи туган, – дип, сүз кыстырды дусларының зарын тыңлап утырган Әхмәтвәли Мәңгәр. – Кайчакта ташлап качыйм микән әллә бу комитетны дигән уйлар да килә башка. Шайтаныма кирәкме соң бу татарга дәүләт?! 1919 елда инде төзеп бетергән җиреннән җимереп атканнар бит ул Идел-Урал республикасын. Исхакый белән Вәлиди, әнә, бүгенгә кадәр кан дошманнар булып, уртак тел таба алмыйча, Алманиядән Төркиягә качып киттеләр. Исхакый әфәнденең «Идел-Урал» комитетына килеп тә караганы юк. Гәзит чыгарып ятабыз. Мәкалә язып китерер иде берәү булса.

– Син, Габдрахман туган, үзең дә гаепле бугай инде Исхакыйның бездән читләшүенә. Редакцияңдәге портретын да ертып ыргыткансың дип ишеттем, дөрес булса.

– Булды андый хәл, Әхмәтвәли кордаш. Бездә бит, татарда, берәү түрә булса, икенчесе аны урыныннан төртеп төшерергә маташа башлый. Исхакый абзый да «Идел-Урал»ның президенты булырга йөри икән дигән сүз чыкты. Шуны ишеткәч, кызып китеп эшләнгән эш булды ул.

– Ә син кызма, кордаш. Бу эштә уйлап эш итәргә кирәк. Исхакый агай ни җитте кеше генә түгел ул. Кирәк булды микән аңа синең ул президентлыгың? Юри үз шымчыларың араны бозар өчен уйлап чыгарган сүз булмады микән? Вәлиди, дисәләр инде, ышаныр идең. Ул анда – әле Колчакка хезмәт итеп, әле сәвитләр ягына чыгып, әле басмачлар башлыгы булып, җылы урын, кәнәфи эзләп йөрүче саташкан бәндә. Бер мактарлык эше бар: башкортларга республика ясап калдырды. Әле менә күрерсез, коммунистларны җирдән себереп түккәч, башкортлар күтәреп кенә йөртерләр үзен. Ул көннәрне үзе күрә алса инде. Ә Исхакыйны белүче дә булмаячак. Коммунистлар гына түгел, монда да шундый мөнәсәбәт икән, сез президенты булган ул илдә аңа, ай-һай, рәт чыгар микән?!

– Гаяз әфәнде арабызда иң гыйлемле, иң туры сүзле милләтпәрвәр кеше, – дип, сүзгә тын гына тыңлап утырган Галимҗан хәзрәт Идриси кушылды. – Гитлер хакимияткә килгәч, Гаяз әфәнде аның, дөньяда бары тик арийлар гына өстен булырга тиеш, дигән тәгълиматын кабул итмәде. Никадәр генә милләтпәрвәр булса да, милли мәсьәләдә Гитлерга таянмады. Ул мөһаҗирлектәге бөтен гомерен әдәбиятка багышлады. Милләтебезне нинди афәтләр көткәнен әдәби әсәрләр аша күрсәтергә теләде. Мин, Аллага шөкер, аның белән хәбәрләшеп торам. Арабызда хатлар йөри. Ватаннан киткәч, ул милләтебезнең аяныч язмышын сурәтләгән күпме генә сәхнә әсәре язмады! Аның эшчәнлегенә искитәрлек! Әле шулар өстенә гәзит-журналлар чыгарып ята. Ә Гитлер дөнья сугышын башлап җибәргәч, алманнар аның Берлинда чыгара торган «Милли юл» журналын яптылар; шуңа протест йөзеннән ул Германиядән Төркиягә китеп барды. Кадерсезгә калды Исхакый кордаш. «Прометей»да большевикларга каршы эш алып барды. Молотов белән Риббентроп килешүеннән соң полякларның «Прометей»ена да Исхакыйның кирәге шуның хәтле генә калды.

– Исхакыйны кадерсез, дисең син, Галимҗан хәзрәт. Без бөтенебез дә кадерсез кешеләр милләт өчен. Кемгә кирәк без? Кем белә безне? Әллә Шәфи кордашның комитет егетләренә кирәгебез бармы? Һәммәсе безне эмигрантлар дип белә. Сәвит хакимиятеннән котлары чыгып, ватаннарын ташлап качкан затлар итеп кенә карый. Бәлки, алар хаклыдыр да. Үзебез генә йөрибез бугай милләт, дип, милләтпәрвәрләр, ватанпәрвәрләр, дип. Ә Гитлер бездән файдалана. Әллә кайчаннан билгеле аның СССРны яулап алгач, бернинди милли дәүләт төзергә дә юл куймаячагы. Ә без нәрсәгәдер ышанып, үзебез уйлап тапкан хыялга алданып, монда аңа булышлык күрсәткән булып йөрибез. Безнең ярдәмебез кирәкмидер дә. Ярар, бетерик, туктатыйк бу сөйләшүне. Кая, берәр чынаяк чәй эчик тә таралыйк.

– Ашыкмагыз әле, Әхмәтвәли әфәнде. Гел сәясәт турында гына түгел, тормыш хәлләре турында да сөйләшик бераз, – диде Шәфи Алмас, Мәңгәр әфәнденең мәҗлесне түгәрәкләргә чакырган сүзләренә җавап итеп.

– Афзалетдин дустың кайда булды соң әле? Җырлашып утырсак, кәефләр күтәрелеп китәр иде. Югыйсә, бөтенләй мәгънәсезгә әйләнеп барган тормышыбыз турында гәп корып утырабыз.

– Афзал Демлинда шул хәзер. Анда комитетның музыкаль капелласын оештыргач, Афзалны хорда җырларга шунда җибәрдек. Иртәгә икенче батальонны Голландиягә озату була. Капелла шунда зур концерт бирергә тиеш. Барыгызны да шунда чакырам. Милләт егетләрен олылап, изге сәфәргә озатып калсак, күңелләре булыр иде.

– Ә нәрсә, татарларны да Голландиягә җибәрә башладылармыни? Туган илгә юл ябылдымыни? – диде Әхмәтвәли Мәңгәр, гаҗәпләнеп.

– Беренче батальоннан соң ышаныч бетте татарларга. Әле хәтта легионны куып таратабыз, дигән сүзләр дә йөри. Яңадан лагерь тормышы көтмәгәе мескен татар әсирләрен.

– Шулай укмыни? Хәлләрегез шәптән түгел икән болай булгач, Шәфи әфәнде.

– Әйтәм бит, Гитлер китергән казалар өчен миннән үч ала башлады «үзебезнең егетләр» дип йөргән татарлар. Күпме зыян китерделәр. Шулар өчен дип күпме тырышкан булам, – дип, яңадан үз зарына әйләнеп кайтты Искәндәр Яушев. – Шуңа күрә җәзасын да күрәләр, әнә. Туган илгә юлны яптылар үзләренә. Голландиядә, Франциядә калачак хәзер каберләре.

– Мескен татар... Кайларга гына китеп, ниләр генә күрми татар башы, туган ил, дип, ватан, дип йөреп...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: