Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Икенче бүлек /10)

Безнең егетләр анда да тынгы бирми «дуслар»га. Ләкин комитетта яшерен оешма эшләве турында шикләнә башладылар бугай. Кулга алулар башланырга мөмкин. Уяулыкны арттырырга, саграк эш итәргә кирәк.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

10

1943 елның 23 февралендә Әхмәт Симаев «Винета» радиостанциясендәге эш бүлмәсендә үзе көйләгән радиоалгыч аша Совинформбюро хәбәрләрен тыңлаганда, татар халкының Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышучы татар егетләренә юллаган сәлам хаты турында ишетте. Радиодан бу хатның кыскача эчтәлеген дә тапшырдылар. Хатның фронт гәзитләрендә басылып чыгуы турында да әйтелде. Фронт гәзитләре Берлинга хәтле үк килеп җитмәс, «Заря» редакциясе китапханәсенә килә торган «Правда», «Красная Звезда» гәзитләрендә аны, һичшиксез, басмыйча калмаслар, дип уйлады Симаев. Ул, хатның радиодан ишеткән кадәресен искә төшерә-төшерә, кыска гына хәбәр язып, аны «Винета»дан бирелә торган тапшыруында укып чыкты. Язмасын шунда ук ут төртеп юкка чыгарды. Тапшыруны күпләр тыңлаган иде. Эштән кайткан чакта ул алдан килешенгән урында Виктор Харчёв белән очрашты.

– Сине кызыксындырган нәрсәне белеп торам, – дип каршылады аны Виктор. – Татар сугышчыларына татар халкының хаты.

– Шул хатны табасы иде бит.

– «Правда» тагын ун көннән соң гына килергә тиеш. Анда басылмыйча калмас.

– Мин дә шуны сорарга килгән идем. Бүген эфирга кыска гына хәбәр чыгардым. Халык тыңлаган булырга тиеш.

– Тыңладык. Фрицлар аңламый калдылар. Без шыпырт кына тыңладык. Сокландык батырлыгыңа. Шәфи Алмас ишеткән булса, рәхмәт әйтмәс.

Өйдә Әхмәтне Алиш белән Рәхим Саттар да түземсезлек белән көтәләр иде. Алиш Шәфи Алмас өендә ярты айлар яшәп алганнан соң, шуннан ерак та түгел бер йортта бүлмә алып тора башлаган иде. Беркадәр вакыттан соң ул Әхмәт яшәгән йортка күченде.

– Иһ, «Идел-Урал»да да бастырып чыгарасы иде ул хатны! – диде Рәхим, Әхмәт аларны хатның кыскача эчтәлеге белән таныштыргач.

– Чыгарасы иде дә, чыгарып булмас шул. Берәребез шул уңайдан мәкалә язып бастырса гына инде.

– Үзем язам, егетләр. Тизрәк кулга төшерәсе иде ул хатны, – диде Саттар.

– Менә бер мәкалә яздым әле, Казан турында. Алдагы санга кереп китсә, шәп булыр иде.

– Ул кесәсеннән бөкләнгән кәгазь битләрен чыгарды һәм аларны Алишка бирде.

– Бу язманы Кыямга тапшырырсың әле. Үземнең редакциядә күренеп йөрисе килми. Болай да Шәфи Алмасның күзенә ак булып төштем бугай инде.

Март башларында «Заря»га «Правда»ның 23 февраль саны килде. Татар сугышчыларына хат «Красная Звезда»да да басылып чыккан иде. Алиш Виктор Харчёвтан аларның икесен дә сорап алды. Әхмәт шул кичне үк хат буенча листовка әзерләде. Ул күптән түгел «Винета»дан ерак түгел генә урнашкан типографиядә эшләүче болгар студентлары белән танышты. Листовканы шул дуслары аша типографиядә бастырып, ишәйтеп алды. Хатны гәзиттә чыгару мөмкин түгел иде. Бердән, ул зур күләмле икән. Икенчедән, Шәфи, гәзитне басарга кул куйганда, һичшиксез, аны үткәрмәячәк иде. Шуңа күрә Рәхим хат нигезендә мәкалә язарга утырды.

«Татарские джигиты! Вам, кто не щадя сил и жизни грудью защищает каждую пядь родной земли на фронтах от моря Белого до моря Чёрного; вам, кто в первых рядах гвардейских полков и дивизий идёт в наступления, в дни 25-летней годовщины славной Красной Армии, в дни замечательных побед наших войск шлёт татарский народ свой пламенный салям!

Бесстрашные, честные, стойкие сыны и дочери татарского народа! Матери ваши, вскормившие вас грудью, и отцы, передающие вам своё благородство, шлют вам горящий, как лучи солнца привет и благославляют вас неустанно идти вперёд, мести без пощады!..»

Хат солдатларның күңеленә үтеп керерлек итеп, аларны фашистларга каршы каһарманнарча сугышка рухландырырлык чакыру сүзләре белән язылган иде.

– Моны безнең каләмдәшләр язган. Әллә каян сизелеп тора. Кави Нәҗми, Гомәр Бәшировлар кулы булырга тиеш, – диде Алиш.

– Бу мәкаләне дә шундый ук югары прафос белән, әсирләрнең йөрәкләрен тетрәндерерлек итеп язарга кирәк. Фронтка киткәндә, һичшиксез, фашистлар өчен түгел, аларга каршы сугышка киткән шикелле хис кичерерлек булсын.

– Бик катлаулы мәсьәлә. Шәфиләр күзеннән үткәрерлек итеп тә язарга кирәк. Бәйләнеп торырлык итмәскә.

Рәхим соңгы көннәрдә шушы мәкаләне язу уе белән дәртләнеп йөргән иде. Ул аны үзенең бөтен осталыгын, талантын һәм белемен биреп язды. Хаттагы Габдулла Тукай шигыреннән китерелгән өзекне дә кертеп җибәрергә булды.

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –

Без туганбыз бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Муса, Рәхимнең мәкаләсен укыганда, аның Тукай шигырен шушы урында туктатуы белән килешеп бетмәвен белдерде.

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –

Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!

– дигән юлларын язмадыңмыни?

– Ничектер, урыны ул түгел шикелле.

– Нишләп урынлы булмасын? Нәкъ шунда урыны. Тукай бик белеп, нечкә тоемлап язган ул юлларны. Шәфиләр бит әнә шул хисләрендә уйнап, легионга өндиләр татарларны. Үз ватаннарын булдыру өчен, көрәшкә чакыралар. Бу юллар, Шәфи бәйләнә-нитә калса, мәкаләнең кирәклеген дәлилләү өчен дә бик мөһим мисал булачак сиңа.

– Килешәм, – диде Рәхим һәм Тукай шигыренең бу ике юлын да өстәп куйды.

Мәкалә бик шома гына кереп китте гәзиткә. Шәфи аны күрмичә дә калды диярлек. Номерны басмага тапшырганда, ул, гадәтләнгәнчә, редактор урынбасары Кыям Галиевтән нинди язмалар булуы турында кызыксынды да, «Басарга рөхсәт», дип язып, имзасын салды. Ләкин бу Кыям өчен зур хафага әйләнде. Гәзит чыкканнан соң, Рәхим Саттар мәкаләсе буенча Шәфи Алмаска Унгляубе алдында җавап тотарга туры килде.

- Минем өстә болытлар куера бугай, – диде Рәхим Алишка, Шәфине Унгляубе үзенә чакыртып алгач.

– Шәфи барыбыз өстеннән дә нәрсәдер сырлаган бугай анда. Судан коры чыгар өчен, Унгляубега шуны бирмичә калмастыр, мөгаен.

– Ул әйләнеп кайткалаганчы, исән чакта ычкынырга кирәк моннан. Алиш абый, мин шигырьләремне өч дәфтәргә язган идем. Икесен үзем белән алам. Төрле хәл булуы бар. Берсен сиңа биреп калдырыйм әле. Беребез исән калмасак, беребез калыр. Сакла әле, – диде дә, куеныннан дәфтәр чыгарып, Алишка тоттырды. – Егерме дүрт шигырь монда. Калганнары үземдәге ике дәфтәрдә.

Саттар качу турында күптән уйлап йөри иде инде. Гәзиттә татар сугышчыларына сәлам хаты уңаеннан язган мәкаләсеннән соң Шәфинең аны эзәрлекли башлаячагын ул сизенә иде. Бүген Шәфи Унгляубе алдында җавап тотарга киткәчтен, үзенең алга таба монда кала алмавына тәмам төшенде һәм качарга дигән ниятен тормышка ашырырга булды. Ул кача-нитә калса, ялгызы гына түгел, берничә легионер белән бергә китәрбез, дип сөйләшеп тә куйган иде. Шигырьләрен дә дәфтәрләргә күчереп әзерләп куйды. Кайбер шигырьләре өч дәфтәрендә дә кабатлана. Берсе исән калмаса, туган илгә икенчесе кайтыр дип өметләнде ул. Шуларның берсен Алишка тапшырды. Икенчесен беркөнне Крушинода булган концерттан соң музыкаль капеллада җырлаучы Әхмәт Шәриповка биргән иде.

– Ярый, хәерле юл сезгә. Юлда сак булыгыз инде. Польша аркылы китегез. Аннан ышанычлырак булыр, – диде Алиш. Унгляубе Шәфи Алмасны янә эттән алып эткә салып сүкте. Немец лексиконында булган бер әшәке сүзне дә калдырмады.

Шәфи, чынлап та, бөтен гаепне Саттар өстенә аударды. Унгляубега аны күп гөнаһларда гаепләп, зур гына шикаять язган иде. Кыям Галиевкә дә эләкте. Аны кулга алдылар. Ә Саттарны таба алмадылар. Ул эзсез юкка чыкты.

Саттар Гайнан төркемендәге тагын дүрт егет белән башта Познань шәһәренә китте. Барысы да немец унтер-офицерлары киеменнән йөргән качакларны юлда тоткарлаучы булмады. Аларның максаты поляк партизаннарын эзләп табу һәм, аларга кушылып, дошманга каршы көрәшне дәвам иттерү иде. Ләкин киемнәренең немец офицерларыныкы булуы аларга каршы эшләде. Инде партизаннарга җитәбез дигәндә, урманда засадага очрадылар. Поляк партизаннары русларны гына түгел, немец киемендәге полякларны да яратмыйлар, сатлыкҗан дип кабул итәләр иде. Саттар егетләре, без – рус әсирләре, дип, коралларын ташлап, кулларын күтәрсәләр дә, алар белән сөйләшеп торырга теләмәделәр. Бишесен дә бер автомат чираты белән кырып салдылар.

Икенче көнне Муса яшерен оешма җитәкчеләрен җыеп, алда торган бурычлар турында сөйләшергә булды. Франциягә, Голландиягә җибәрелгән икенче, өченче батальоннар турында да Шәфинең кәефен кыра торган хәбәрләр генә килә иде. Шуңа күрә алга таба комитетта эшләр көннән-көн авырлаша, катлаулана барды. Яшерен оешма алдында да ниндидер җитдирәк операция үткәрү турында киңәшләшеп алырга кирәк иде. Муса егетләргә зоопарктан ерак түгел генә урнашкан «Ам Цоо» ресторанына җыелырга кушты. Әхмәт Симаевның листовкалар ишәйтә торган типографиясе дә шуннан ерак түгел бер йортта урнашкан иде.

Оешма утырышында Әхмәт Симаев, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Фәрит Солтанбәков, Зиннәт Хәсәнов, Мичурин һәм Берлинга листовкалар алып китәргә дип Демблиннан килгән Ян Габдуллин белән Едлинодан килгән Абдулла Батталлар катнашты. Барысы да өстәлләренә Бавария сырасы китерттеләр. Күрше өстәлләрдә утыручыларның игътибарын җәлеп итмәс өчен, шаулашып, көлешеп утырдылар. Тыныч кына утыру җырлашып утырган немец солдатлары күңелендә ниндидер таныш булмаган чит телдә сөйләшүче татар егетләренә карата шик уятырга мөмкин иде. Муса сөйләгән чакта да үзара гәп корган кыяфәт чыгарырга тырыштылар. Муса соңгы вакытларда комитет тирәсендә барган ыгы-зыгы турында сөйләп алды.

– Оешманың эшләре начар бармый, – диде ул. – Легион башлыклары, беренче батальон Витебскида партизаннар ягына чыкканнан соң, башка батальоннарны көнбатыш фронтларга җибәрергә мәҗбүр. Безнең егетләр анда да тынгы бирми «дуслар»га. Ләкин комитетта яшерен оешма эшләве турында шикләнә башладылар бугай. Кулга алулар башланырга мөмкин. Уяулыкны арттырырга, саграк эш итәргә кирәк. Әхмәт, Совинформ нинди хәбәрләр сөйли анда? Шулар белән таныштырып китсәң иде, – дип, Җәлил Әхмәт Симаевка мөрәҗәгать итте.

– «Заря» гәзите егетләре Мәскәү белән элемтәгә керә башлаганнар. Совинформбюрога караганда, алардан алган хәбәрләр кызыграк. Шушы көннәрдә Италия армиясенең безгә каршы сугышучы дивизияләре тар-мар ителгән. Англия белән Америка гаскәрләре Италия территориясенә десант төшергән. Озакламый икенче фронт ачылырга мөмкин.

– Әйбәт. Безгә дә монда, фашистларның үз тылында, көрәшне көчәйтү мөһим. Мин август аенда, легионнарны берләштереп, баш күтәрү оештырырга, дип тәкъдим итәм. Фашистларның умыртка сөяген сындырырга вакыт җитте, егетләр. Казакъ, үзбәк, балкар, азәрбайҗан, әрмән легионнары арасында да яшерен оешмалар булырга тиеш. Шуларның җитәкчеләре белән элемтәгә керергә, гомуми баш күтәрү турында сөйләшүләр башларга кирәк. Власовның Азатлык армиясе подпольщиклары да шуңа әзерләнә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев