Вакытсыз вакыт...

Романны башыннан монда укырга мөмкин.

 

Санаторийда тыныч күңел белән ял итеп яткан көннәрнең берсендә иртә белән Левинга үзе эшли торган фәнни-тикшеренү институтыннан шалтыраттылар. Ашыгыч рәвештә консилиум җыярга булганнар икән. Аның ише чаралардан гыйльми киңәшмә җитәкчесен читтә калдырганнары юк. Монысында да искәрмә булмады. Левинның санаторийга сәламәтлеген ныгыту өчен киткәнлеген белсәләр дә, чакырырга булганнар. Әле алай гынамы, чакыруы да килсәң ярый, килмәсәң дә була кебек кенә түгел, ә мәҗбүри, диделәр. Ни сәбәпле җыялар – анысы турында ләм-мим бер сүз әйтмәделәр. Димәк, җитди сәбәпләре бар.

Левин тиз генә әйберләрен җыештырды да, саубуллашып чыгарга дип, дусты Сазоновның ишеген какты. Әле иртәрәк булса да, ул – «табигать баласы», бу вакытка кадәр йокы симертмәс, уянгандыр инде, диде.

Ялгышмаган булып чыкты. Сазонов уянган, юынып, кырынып, киенеп тә куйган хәтта. Аның таң тишегеннән аяк өстендә булуы башка көннәрдә дә гадәти күренеш иде. Ул иртә торып, йә гимнастика ясый, йә балконга чыгып, тирә-якка карап хозурлана, еш кына беренче каттагы йөзү бассейнына төшеп, үзе әйтмешли, «су процедурасы» ала. Ә бүген, әнә, андый күнегелгән режимны бозарга уйлаганмы, «парад киемнәрен» үк киеп куйган.

– Бәйрәмгә җыенасыңмы? – дип башлады сүзен, хәл-әхвәлләр белешкәч Левин.

– Китәм, дускай. Калган вакытны миннән башка, үзеңә генә ял итеп бетерергә туры килер. Ашыгыч рәвештә эшкә чакырдылар. Саубуллашып чыгу өчен уянганыңны гына көтә идем. Синең бит таң аткач та тормыйча, иркәләнеп ята торган гадәтең бар. Борчыйсым килмәде.

Ахиренең төртмәле сүзенә Левин аз гына да үпкәләмәде. Елмаеп кына куйды.

– Мин дә китәм. «Покой нам только снится», дигәндәй, мине дә эшкә чакырып шалтыраттылар. Консилиум, диләр. Гыйльми киңәшмә! Истә-оста юкта, кемнең исенә төшкәндер, белмим... Ә сине нәрсәгә чакыралар?

Сазонов кулын селтәде дә кычкырып көлде:

– Кемнәрдер саташа башлаган. Урманда фашистлар күренә, диме шунда? Ахырзаман!

Аның бу сүзләрен ишеткәч, Левин кушылып көлә башлаган җиреннән кинәт кенә җитдиләнеп, сагаеп калды:

– Фашистлар күренгән, дисеңме?

– Әй, андый тилемсәләр һәр җирдә дә берән-сәрән очраштыргалый инде ул.

– Син миңа фашистлар турында әйткәч, минем башыма бер уй килде әле. Безне ялдан бүлеп, эшкә чакыруларының сәбәбе икебезнеке дә бер түгелме икән?

– Ягъни? Сездә дә бармы әллә шундый юләрләр? Аңлатыбрак сөйлә әле, дускай.

– Юк, бездә юләрләрдән бигрәк, артык акыллылар күп. Менә шулар кайчак акыллары аркасында мөгез чыгарып куялар да инде. Мин хәзер эшнең нәрсәдә икәненә бераз төшенә башладым кебек. Сиңа барысын да җентекләп сөйләргә вакыт тар. Соңыннан иркенләп аңлатырмын. Ә хәзергә саубуллашыйк та һәркем үз юлына китеп барсын.

...Александр Васильевич институтның киңәшмәләр үткәрелә торган кече залына килеп кергәндә, консилиум башланган иде. Ул үзенең «исемле» урындыгына таба үткәндә, тирә-якка күз салды: залда институт директорыннан, берничә гыйльми хезмәткәрдән, ике-өч бүлек мөдиреннән тыш, кайчандыр институт хезмәткәрләре булып, «яшьләр бунты» шаукымы белән киткән яшь галимнәр һәм тагын өч-дүрт таныш түгел кеше бар иде.

Левин керде дип, чыгышларны өзеп, киңәшмәнең көн тәртибе белән таныштыруны кирәк санамадылар. Аның сәламләвенә каршы баш селкеп кенә җавап биргәч, таныш түгел кешеләрнең берсе сөйләвен дәвам итте. Бернәрсәдән хәбәрдар булмаган Левин янәшәсендә утырган директорның колагына иелеп:

– Консилиум нәрсә уңаеннан җыелды? – дип пышылдады.

– «Яшьләр бунты» вакытында бездән китеп, үзләре мөстәкыйль эшли башлаган яшь галимнәр төркеме ниндидер ЧП китереп чыгарган, ди бугай. Монда бүген федераллар, прокуратура вәкилләре шуңа бәйле мәсьәләне тикшерәләр...

– Ә безнең нинди катнашыбыз бар ул яшьләрдә? Кайчандыр бездә эшләгән булсалар да, киткәннәренә шактый вакыт бит.

– Барыбер без очырган «асылкош»лар. Оясында ни күрсә, очканында шул, дигәндәй... Бәлки, әлеге хәлгә карата фән учреждениесе вәкилләренең фикерләрен ишетәселәре киләдер...

Директор сүзен әйтеп бетерә алмады, киңәшмәгә рәислек итүче адәм, дәрестә тыңламыйча утыручы укучыны тәртипкә чакырырга теләгәндәй, кулындагы ручка арты белән өстәлгә тукылдатып алды. Трибуна артында Сергей Попов иде.

– ...Әйе, без вакыт аша күчеш теориясенең дөреслеген тәҗрибә юлы белән исбатладык. Бу – фәндә бик әһәмиятле адым. Гомумән, бу теория зур алгарышларга тәрәзә ачачак. Фән өлкәсендә – кискен борылыш, революция. Энергия запасларына кытлык заманда, энергиянең әлегә кадәр үзләштерелмәгән төрләрен куллану, киләчәк заман фәненнән күпме кирәк мәгълүмат алу мөмкинлеге. Беләсезме, бу фән-техника өлкәсендә алга сикереш булачак, – дип, матур сүзләр белән теленә салынды Сергей.

 Ашыгасың, егеткәй! Хыялларың акылыңнан алдарак йөгерә түгелме?! Сикереш ясау өчен яхшылап этенеп китәргә кирәк. Зуррак сикереш ясау өчен йөгереп, тизләнеш алу зарур. Ә син?.. Борынгы грек галиме Архимед: «Миңа таяну ноктасы бирсәгез, дөньяның астын-өскә китерәм», – дигәнме? Син дә шуның шикелле. Киләчәк заманнар тәҗрибәсеннән файдаланмакчы, имеш! Яшь галимнең сүзләрен тыңлаганда, әнә шундый уйлар йөгереп узды Левинның башыннан.

– Сүз дә юк, сез әйткәннәрнең барысы да бик заманча яңгырый. Болары – фәнни ягы. Ә менә җәмгыятькә нинди йогынты ясар икән сезнең ачыш? Җәмгыять үсешенә ясалма тизләнеш кирәкме? Гомумән, вакыт машинасы уйлап табылуны кешелек дөньясы ничек кабул итәр? Теориядә барысы да ахырынача уйланганмы? Күчкән Сала авылы янында булган гадәттән тыш хәлләр моның гел киресен раслый. Вакыт аша күчеш теориясе буенча әле беренче тәҗрибәләр уздырыла, инде корбаннар да бар, – дип, сорауларның яртысын алдындагы кәгазьдән укып, калган яртысы белән күңелендәгесен чыгарып салды рәислек итүче.

– Вакыт теориясе соңгы ноктасына кадәр төгәл уйланылган. Ә менә җәмгыятькә йогынтысына килгәндә... Фәнгә нинди генә яңалык керсә дә, ул корбаннарсыз булмаган. Кеше уттан файдалана башлаган – ут та кеше сәламәтлеге өчен куркыныч. Янып үлүчеләр күп бит. Әле хәзер дә янгыннар чыгып тора. Электр уйлап тапканнар – кешеләрне ток суккан. Аңа карап, электрдан ваз кичкәннәрме? Юк! Хәзерге вакытта яшәешебезне электрдан башка күз алдына да китереп булмый. Атом көчен уйлап тапканнар – шунда ук кешеләрне меңәрләп кыручы атом бомбалары ясала башлаган. Боларга өстәп, тыныч шартларда файдаланылучы атом станцияләрендә фаҗигаләр булып тора. Гуманлылык күзлегеннән караганда, атом энергиясеннән файдалану күптән тыелырга тиеш тә бит. Тыеламы? Юк! Шулай булгач, әгәр вакыт машинасы уйлап табылу фән-техника алгарышына юл сала икән, кешелек дөньясындагы аз санлы корбаннарга гына беркем дә карап тормаячак.

Сергейның дәлилләре шактый нигезле идеме, әллә рәислек итүченең бу өлкәдә белеме шуның кадәр генә булдымы – ул башкача сораулар бирмәде, галимгә урынына барып утырырга кушты. Аннан соң янәшәсендә утырган институт хезмәткәре белән нәрсәдер сөйләшеп алды. Тегесе Левин ягына ымлап күрсәтеп, нидер әйтте. Үзенә сүз бирәчәкләрен аңлап алды Левин. Чыннан да, әлеге хәлгә карата фикерен белдерү өчен сүзне аңа бирделәр. Тик ул сөйли башлаганчы, рәис вакыт машинасы уйлап табылуга бәйле рәвештә Күчкән Сала авылында килеп туган гадәттән тыш хәлне кыскача гына сөйләп бирде.

– Вакыт машинасы уйлап табылу – фән өлкәсендә гаять зур вакыйга. Аның киләчәктә перспективасы барлыгына минем шигем юк. Яшь галимнең бу хакта китергән дәлилләре белән килешәм, – дип башлады сүзен Левин. – Ләкин Күчкән Сала авылы янында булган фаҗигаләр бу күренешнең бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнелеп бетелмәве турында сөйли. Фәнни яңалыкның икътисади ягы гына түгел, куркынычсызлыгы да ныклап уйланып беткәч кенә, аны тәҗрибәдә кулланырга мөмкин. Ә бу очракта моның киресен күрәбез. Фәнни ачыш әле кешелеккә файда китермәгән, ә инде корбаннар бар...

– Александр Васильевич, сүзегезне бүлдергәнем өчен гафу итегез, фаҗигаләргә китергән төп сәбәпләрне нәрсәдә күрәсез, ягъни теориянең ахырынача өйрәнелеп бетмәгән яклары турында сөйләп бирә аласызмы? – дип соравын кыстырды рәис.

– Беренчедән, бу эшне хәрбиләрнең һәм федералларның үз канатлары астына алуы да моңа йогынты ясамый калмагандыр, әлбәттә, – дип сөйләвен дәвам итте Левин. – Чөнки хәрбиләрне, иң беренче чиратта, мәсьәләнең җимергеч ягы, яки дошманнарны күпләп юк итү кызыксындыра. Шуңа күрә аларны теләсә нинди фәнни экспериментлардан читләштерергә кирәк. Мондый экспериментларны хөкүмәт үз күзәтчелегенә алырга тиеш. Бу очракта яшь галимнәрне гаепләп тә булмый. Әгәр аларның фәнни тикшеренү эшләрен хөкүмәт тиешенчә финанслаган булса, аларның хәрбиләр ярдәменә ихтыяҗлары булмас иде. Икенчедән, эксперимент барышы турында тирә-якта яшәүчеләр кисәтелмәгән.

– Эксперимент тайга уртасында алып барылды. Ул тирәләрдә дистәләрчә километр диаметрда сыңар адәмне дә очратырмын, димә. Шул кыргый хайваннар – аюлар, бүреләр булса гына инде. Александр Васильевич, әйдәгез, мәсьәләгә кагылышлы җитдирәк дәлилләр китерегез әле, – дип урыныннан гына кычкырды Сергей Попов.

Аның «аюлар, бүреләр булса гына инде», дигән сүзләреннән кайсыдыр хихылдап көлә башлаган иде, рәис янә ручкасы белән өстәлне төеп алды.

– Ә нигә, аюлар, бүреләр дә – тереклек ияләре. Әгәр, әйтик, бер сыңар тереклек иясе генә дә вакыт аралыгы аша үткәннәргә күчсә һәм андагы бер җәнлекне генә тотып ашаса да, ул фаунага төзәтеп булмаслык зыян салырга мөмкин. Хәтта үткәннәргә барып, бер күбәләкне генә үтергән очракта да, бөҗәкләрнең кайбер төрләре тулысынча югалуга дучар булырга мөмкин. Моннан тереклек дөньясына зур үзгәрешләр китереп чыгару куркынычы яный.

Сергей бу урында да җавапсыз калмады:

– Әгәр безнең заманнан үткәннәргә нинди дә булса тереклек күчкән икән, хәзерге көндә нинди дә булса глобаль һәлакәткә китерерлек йогынты ясамаган, дип уйлыйм мин. Бүреләр дә тук, сарыклар да исән, барысы да үз урынында, кем әйтмешли. Хайваннар дөньясына вакыт аралыгы аша күчкән тереклек ияләре түгел, хәзерге заманның елдан-ел аза барган браконьерлары ныграк зыян сала, – диде ул.

– Анысы шулай. Браконьерларны да авызлыкларга кирәк. Тик менә сезнең экспериментлар нәтиҗәсендә анда берәр җәнлек күчкән булса да, без бу көн күзлегеннән карап, аның табигатькә ни дәрәҗәдә үзгәреш китергәнен әйтә алмаячакбыз, – дип, моңа карата үз фикерен белдерде Александр Васильевич.

Сергей тагын нәрсәдер әйтә башлаган иде, Левинның тавышын күтәрә төшебрәк әйткән «өченчедән» дигән сүзе, аның тавышын күмеп китте һәм ул кул селтәп, эндәшми калырга булды.

– Өченчедән, – дип кабатлады Левин, – вакыт туннеле аша ике яклы күчеш булганлыктан, үткән заманнардан күчү механизмы бөтенләй өйрәнелмәгән. Сезнең экспериментларда бу хәл үз агымына куелган. Ягъни башка вакыт араларыннан килгән йогышлы куркыныч авырулар, агрессив кешеләр безнең заман кешеләренә куркыныч тудыра. Шундый очраклардан саклану механизмы юк. Бу исә төзәтеп булмаслык фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Күчкән Саладагы вакыйгалар – моның ачык мисалы. Нәкъ менә сез ачкан вакыт туннеле аша, Бөек Ватан сугышы чорыннан без яши торган вакытка фашистлар күчкән, нәтиҗәдә тыныч халык белән баштанаяк коралланган хәрбиләр арасында бәрелешләр булган. Ярый Күчкән Сала халкы тиз арада хәлгә төшенеп, оешкан төстә, узган заманның чакырылмаган кунакларын җиңә алганнар. Тик аянычы шул: бу җиңү тыныч халык арасында дистәдән артык корбан бәрабәренә ирешелгән, – дип тәмамлады сүзен Левин.

 

* * *

Күчкән Сала авылында булган вакыйгалардан соң, авылның миналар шартлаудан һәм янгыннан исән калган йорт хуҗалары үз өйләренә кайтып яши башладылар. Вакытлыча гына Южный бистәсендә яшәп торучыларга бөтен уңайлыклары булган йортлардан фатир бирербез, гел шунда гына яшәрсез, дисәләр дә, Күчкән Сала кешеләренең ата-бабалары нигез салган, үзләре күп еллар гомер кичергән авылны ташлыйсылары килмәде. Бигрәк тә өлкәннәр Южный бистәсендә күченергә теләмәделәр. Әгәр йортлар салышуда ярдәм итсәгез, калган гомеребезне туган авылда яшәр идек, диделәр. «Фашистларга каршы геройларча көрәшеп, үз авылларын саклап калган, алай гына түгел, илбасарларның юлын кисеп, Южный бистәсен һөҗүмнән саклаганнары өчен, күчкәнсалалыларның торак проблемасын хөкүмәт югарылыгында хәл итү максатыннан, сугыш ветераннары гаиләләренең торак шартларын яхшырту дәүләт программасына кертелеп, йортсыз калганнарга Күчкән Салада йорт төзү турында карар кабул ителде. Ә йортлары әзер булганчы, һәр гаиләгә Южныйда барактан кечерәк кенә бүлмә бирделәр.

Зөфәр белән Харрас та шул категориягә эләкте. Чөнки икесенең дә йортлары янган, каралты-куралары җимерелгән. Хәер, бу «игълан ителмәгән сугыш» Харрасны озак вакытка авылдан аерып, хастаханә караватына да бәйләде. Өстәвенә ярасы бик җитди. Аңа хастаханәдә озак дәваланырга туры киләчәк әле, диделәр. Зөфәр аның янына көн саен килә. Озак вакыт ял алмыйча эшләгән Зөфәргә, ниһаять, мондый мөмкинлек тәтеде. Тик ул эшсез ятарга өйрәнмәгән. Җанын кая куярга белмәгән чаклары байтак. Кайвакыт бер йөреп кайтыйм әле, дип, өеннән чыгып китә дә Харрас янына хастаханәгә барып утыра. Тегесе дә, көне буе урын өстендә ятып, аралашуга сусаган. Үзара әңгәмә башлыйлар да, җыен юк-бар турындагы гәпләре бик тиз арада Күчкән Сала авылында булып узган вакыйгаларга әйләнеп кайта. Әлеге гайре табигый хәлләргә һәркем үзенең белеменә, акыл югарылыгына карап бәя бирә. Бәхәсләшеп алган чаклары да булгалый.

Менә бүген дә кабат шул темага күчкәннәр иде. Зөфәр кесәсеннән пөхтәләп кәгазьгә төрелгән кечерәк төргәк тартып чыгарды да Харрас алдындагы юрган өстенә куеп, ача башлады.

– Нәрсә ул? – дип сорады Харрас.

– Моны миңа үләр алдыннан Андрей биргән иде, дөресрәге, гимнастёрка астарына фотолар белән әти-әниемнең адресы тегелгән, сугыш беткәч, шуны аларга тапшырып, ничек һәлак булуым турында җиткерерсез, дигән иде. Бу – аның соңгы әманәте, Харрас абый. Соңгы вакыттагы мәшәкатьләр белән мин ул хакта онытканмын. Кичә ничектер искә төште дә, сиңа да күрсәтергә булдым.

Зөфәр төргәкне саклык белән генә сүтте. Аннан ике фото һәм бер кечкенә генә хат килеп чыкты. Адресында Ом өлкәсендәге бер бистә күрсәтелгән. «Советская урамы, 12 нче йорт», – дип, кәгазьдәге язуны укыды Зөфәр. Аннан соң фотоларның берсен алды. Бераз карап торгач, аның артын әйләндерде. Язуы бар икән. «Дорогому мужу и папе от любимой жены и маленькой Галочки», диелгән анда. Зөфәр фотоны Харраска сузды. Үзенең күзләре яшьләнде. Икенче фотодан ике хәрби карап тора. Зөфәр аларның берсен – уң ягындагысын шунда ук таныды. Бу – Андрей иде. Икенчесе – старшина погоннарыннан, полкташыдыр, күрәсең. Фото артына берни дә язылмаган иде.

– Монысы Андрейның сугышчан дусты булса кирәк, – дип, бу фотоны да Харраска сузды Зөфәр.

Аны кулына алып карауга Харрасның йөзе кинәт үзгәрде. Ул күзлеген бер күтәрде, бер төшерде. Күзләрендә гаҗәпләнү чаткылары барлыкка килде.

– Бу бит... Бу фото безнең өйдә, стенада эленгән рамда саклана... Әти аны әнигә фронттан җибәргән иде...

Харрас дулкынланудан урыныннан торырга талпынды. Ләкин җайсызрак кыймылдады булса кирәк, аягы авыртудан ыңгырашты. Күзләрен йомып, кабат башын мендәргә куйды. Ул шул хәлендә шактый ятты. Тагын бер-ике мәртәбә ыңгырашты. Зөфәр аңа комачауламады. Бары тик баш астындагы мендәрен рәтләштергәләде.

Берникадәр яткач, аягының сызлавы басылды булса кирәк, Харрас күзләрен ачты:

– Бу фотоны әти фронттан җибәргән иде, – дип дәвам итте ул башлаган сүзен, башын Зөфәр ягына борып. – Ул анда командиры Андрей Ильич белән төшкән... Әйе, әйе, капитан Андрей Захаров... Бу исем миңа бала чактан таныш. Әтием сугыштан исән-сау кайтты. Ул безгә 1942 елда канкойгыч сугышларның берсендә чолганышта калулары, соңыннан төнлә белән һөҗүмгә күтәрелеп, чолганыштан чыгулары турында сөйләгән иде. Ул шунда капитан Захаровны югалта. Исән калучылар арасында командирлары булмый инде. Чолганыштан чыккан полкташларыннан сораштырып караса да, аның турында беркем дә белми. Төнлә бит... Бәлки һәлак булгандыр, йә әсирлеккә эләккәндер?.. Сугыш тәмамланганнан соң да әти аны эзләтеп карады. Кайларга гына язмады. Оборона министрлыгының Подольскидагы хәрби архивыннан «Хәбәрсез югалган» дигән рәсми җавап килгәч, кабат эзләтмәде... Әй, сугышта аның кебек хәбәрсез югалганнар миллионлап бит.

Зөфәр ни өчендер үзалдына елмаеп куйды:

– Димәк, Харрас абый, син тайгада әтиеңнең командиры белән фашистларга каршы бергә сугышып йөргәнсең?

Әллә әлеге сүзләрнең мәгънәсе аңына бик авыр барып ирешкәнгә, әллә тагын аягы борчып алды, Харрас бөтен гәүдәсе белән куырылып, калтыранып куйды.

– Шулай килеп чыга инде, – диде ул, озак кына көттереп.

– Өстәвенә, бер генә көнгә булса да, син аның командиры да идең.

Харрас нәрсәдер исенә төшерергә җыенгандай кашларын җыерды.

– Сугыш тынып торган арада, Андрей: «Син миңа бер кешене хәтерләтәсең. Без аның белән дуслар идек. Ул да татар иде», – дигән иде. Фамилиясен дә әйтте кебек. Тик ишетмичә калдым. Шулчак янәшәгә генә граната төшеп шартлады. Ботыма да шуның ярчыгы тиде менә.

Харрас тагын тынып калды. Озак кына эндәшмәде.

– Әгәр янәшәмдә кем икәнен белгән булсам, үземнең җанымнан да ныграк саклар идем, – диде ул, үкенүен сиздереп.

– Хәзер моның әһәмияте бармы соң инде?!

– Бәлки юктыр. Тик әтиемнең рухы каршында үземне гаепле сизәм. Ул гомере буе эзләде, таба алмады. Ә мин таптым... һәм югалттым. Үкенечле ничектер...

Харрас күзләрен йомып, ыңгырашып куйды.

– Әй-й-йе, – дип сузды Зөфәр, тик алга таба әңгәмәне дәвам итеп, Харрасны борчыйсы килмәде.

Ә бераздан Харрас, күзләрен ачып, тамагын кыргалады.

– Мин бу хәлемдә тиз генә аякка баса алмам әле. Зөфәр, сиңа бер үтенечем бар. Син шушы адрес буенча барып, менә монда күрсәтелгән йортны эзләп таба алмассыңмы? Үзләре исән дә түгелдер инде. Балалары, оныклары бардыр, бәлки. Һич югы, якын-тирәдәге берәр мәктәп музеена тапшырып кайт... Фашист илбасарларына каршы көрәштә геройларча һәлак булган капитан Захаровның... әтиемнең дусты Андрейның соңгы әманәте бит. Ә әманәтне үтәргә кирәк...

Харрас фотоларны Зөфәргә сузды.

 

Дәвамы бар.

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: