Вакытсыз вакыт... (фантастик роман)
Акыллы хайван юкка ырламас. Ниндидер гадәти булмаган нәрсәне сизгәндер мәхлук. Бу урын юкка гына «Аю алган җир» дип аталмый. Моннан утыз еллар элек егерь Габделхәйне нәкъ менә шушы урында аю ботарлап ташлаган. Әллә соң урманчы йортына аюлар хуҗа булып алганмы?
«Ерак привал»га килеп җитәргә чама белән ярты чакрымлап калган иде. Зөфәр шунда гына нык арыганлыгын тойды. Гомумән, ул узарга тиешле маршрутның иң ерак арасы бу. Дистә чакрым җәяүләү тигез, шома юлдан барганда да ардыра. Ә урман эченнән, агач-куаклар арасыннан атлау тагын да кыен. Шуңа күрә ул урманчы өенә тизрәк барып җитәргә дә тамакка капкалап, ятып ял итәргә хыялланып атлый иде.
Мондагы тирәлекне Зөфәр яхшы күзалласа да, вакыт-вакыт компаска күз салгалый. Эте Аккүзнең бер ялгыштырмыйча аны гадәтләнгән юнәлештә алып барасына шикләнмәсә дә, ара-тирә тикшерү комачауламас. Борыны үтә дә сизгер акыллы хайван. Аңа компас та, карта да кирәк түгел. Аллаһы Тәгалә кешегә андый сизгерлек бирмәгән шул.
Урманчы өе урнашкан кечерәк аланга чыгарга ун-унбишләп адым калгач, Аккүз кинәт колакларын шомрайтты. Нигәдер урынында туктап калды да алга төбәлеп ырылдап куйды. Арыганлык белән Зөфәр аның бу халәтенә артык игътибар бирмәде. Куып җитте дә узып барышлый йоныннан сыйпап, тыныч кына: «Ерак калмады, әйдә, Аккүз, алга», – дип әмер бирде. Хуҗасының тыныч тавышы эткә дә тәэсир итте, әлбәттә. Ул тагын алга юыртты. Тик ике-өч метр ара уздымы икән, янә туктап ырылдый башлады. Зөфәр шунда гына бераз исенә килде. Акыллы хайван юкка ырламас. Ниндидер гадәти булмаган нәрсәне сизгәндер мәхлук. Бу урын юкка гына «Аю алган җир» дип аталмый. Моннан утыз еллар элек егерь Габделхәйне нәкъ менә шушы урында аю ботарлап ташлаган. Әллә соң урманчы йортына аюлар хуҗа булып алганмы? Ишеген җимереп кергән булсалар, алар өйдәге бөтен нәрсәне туздырып бетерәчәк. Кеше исен яратмый алар. Табигатькә һәрьяклап зыян салучы кешенең иң явыз дошман булуын тереклек ияләре сизмимени?!
«Тынычлан!» – дип әмер бирде дә тагын бер-ике адым алга атлап, куак ботакларын аралап, аланга күз салды... Һәм күзалдындагы күренештән, берәр мизгел ни уйларга белмичә аптырап калды. Урманчы өе аланның капма-каршы ягында – йөз-йөз илле метр арырак урнашкан. Зөфәр хәтта ул якка карамады да. Аланда бер төркем кешеләр күреп гаҗәпләнде ул. Дистә еллар буена Зөфәр белән аның аркадашы Камилдән башка сыңар кеше дә аяк басмаган шушы карурман уртасына каян шулкадәр халык җыелган икән?! Менә тамаша! Аулак күлгә бака хуҗа, дигәннәре шушы буладыр инде!
Ул бу кешеләрне баштарак геологлар яисә натуралистлар түгелме икән, дигән иде. Тик уйларыннан кире кайтты. Гадәттә, нинди дә булса туристик чараны уздыру край башкарма комитеты белән килешенеп башкарыла. Тайга кадәр тайгага бернинди озатучыларсыз кешеләр төркемен кертеп җибәрмәсләр. Ә бу кишәрлекләр Зөфәр эшли торган урман хуҗалыгына карый, шулай булгач, бу хакта иң беренче ул хәбәрдар булырга тиеш иде. Дөрес, бу тирәләр күрше урманчылык белән чиктәш, «чакырылмаган кунаклар»ның шул тарафтан килеп чыккан булулары да ихтимал. Тик андагы урманчылар яисә егерьлар, күрәләтә торып, натуралистларны чит биләмәгә алып килерләр идеме?
Бу уйларыннан ул бик тиз кире кайтты. Барыннан да бигрәк, аландагы кешеләрнең киемнәре сәер тоелды Зөфәргә. Мондый киемле кешеләрне кайдадыр күргәне дә бар иде хәтта. Уйлый торгач, исенә төшерде. Егерменче гасырның иң канлы вакыйгасы – тарихка Бөек Ватан сугышы дип кереп калган сугыш турындагы киноларда шушындый киемле кешеләрне күргәне бар иде. Немец солдатлары! Фашистлар! Димәк, болар – кино төшерүче артистлар булып чыга инде, дип фикер йөртте Зөфәр. Бирегә сугыш турында берәр нәфис фильм төшерергә килделәрме икән? Тик ни өчен урманчылык җитәкчелеге белән киңәшләшмәгәннәр? Мондый чаралар вакытында янгын куркынычсызлыгы да бар бит әле аның. Сугыш турында кинолар төшергәндә, пиротехникасын, тегесен- монысын кулланмыйча калмыйлардыр. Кем белгән, бәлки, югарыдагылар бу хакта хәбәрдардыр. Су башыннан болгана, балык башыннан чери, дигән кебек, вакланып, Зөфәрләр урманчылыгына белдереп торуны кирәк санамаганнардыр. Үз кулларында лабаса, нәрсә уйлыйлар, шуны кыланалар. Ә берәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, бөтен гаепне гади урманчыга өеп калдырырга бик оста алар.
Берникадәр шулай торгач, Зөфәр кинәт уйларыннан айнып киткәндәй булды. Тукта, нишләп, тегеләй түгелме, болай түгелме дип, баш ватып тора соң әле ул? Иң элек эшнең асылына төшенергә кирәк.
Шуларны уйлагач, аның әле берәр минут элек кенә булган киеренке халәте су белән юып алгандай юкка чыкты. Ул тынычланып, Аккүзнең башыннан сыйпады. «Юкка борчыласың, куркырлык бернәрсә дә юк, Аккүз. Аю да, бүре дә түгел – кешеләр. Артистлар... Киноартистлар булырга тиеш. Әйдә, алга атла!» – дип сөйләнде. Эт аның нәрсә сөйләгәнен аңламаса да, хуҗасының үз-үзен тотышыннан, халәтеннән һәм сүзләрнең әйтелешеннән, хәлнең алай ук начар түгел, хафаланырга урын юклыгын аңлады булса кирәк, уйнаклап алга ыргылды. Зөфәр дә итәк-чабуларын тарткалап, үзен «кеше кыяфәтенә» китергәндәй итеп, аның артыннан атлады.
Аккүз аланга атылып чыкты да, «һау-һау»лап өреп, каршы якта түгәрәкләнеп утырган кешеләр янына чапты. Ләкин шунда көтелмәгән хәл булды. Үзләренә таба килүче этнең өргән тавышын ишетеп, борылып караган «артистлар» арасында кинәт паника башланды. Алар утырган урыннарыннан сикереп тордылар, кычкырыша һәм тәртипсез йөгерешә башладылар, ашыгычлык белән кайсы абынып егылды, кайсы автоматына тотынды:
– Hund! Hund!1 – дигән авазлар яңгырады.
1 Эт (нем.)
Шул ук мизгелдә автоматлардан ата башладылар. Аккүзгә төбәп аталар. Эт барган шәпкә кызганыч чинап, кинәт югарыга сикерде дә буш капчык шикелле лыпылдап, җиргә килеп төште һәм хәрәкәтсез калды. Атыш ничек кинәт башланган булса, шулай ук кинәт тынды. Әлеге хәлдән өнсез калган Зөфәр баруыннан туктады. Аннан соң үзе дә сизмәстән:
– Сез нәрсә, вәхшиләр?! Этемне харап иттегез бит. Чын корал белән?.. Шулай ярыймыни?! – дип кычкырып сөйләнә-сөйләнә, Аккүз гәүдәсе яткан тарафка ташланды.
Зөфәрне әле яңарак күреп алган «артист»лар автоматларын аның ягына бордылар. Арадан берсе:
– Partisan! Russische рartisanen!2 – дип сөрән салды.
Икенчесе төбәп-нитеп тормыйча, автоматын тырылдатты. Бер пуля Зөфәрнең колак яныннан ук сызгырып үтте. Бер-икесе янәшәдәге куакка туры килде, аның берничә ботагы сынып төште.
Күрче, автоматлары чын патроннар белән корылган түгелме? Болар белән шаярырга ярамый. Артистларга чын патрон бирергә кемнең башына килде икән?! Аккүзне харап иттеләр бит болар, дигән уйлар йөгереп узды аның башыннан.
Ул эте янына килеп тезләнде дә ау мылтыгын янәшәгә куйды. Аккүзнең гәүдәсе автомат ядрәләре белән тишкәләнеп беткән, яраларыннан кан саркый. Бу хәлне күреп, Зөфәрнең күзләреннән кайнар яшьләр тамды. «Вәхшиләр, кансызлар!» – дип пышылдады ул, тешләрен кысып. Аның күңелендә кемнәр икәне билгесез әнә шул бәндәләргә карата чиксез нәфрәт хисе туып өлгергән иде инде.
Тынлыкны бозып, янә автомат тырылдап алды. Зөфәрнең янәшәсендә генә диярлек җиргә берничә пуля килеп кадалды. Ул урыннарда дымлы җирдән пармы, төтенме күтәрелде. Аның борынына әчкелтем дары исе килеп бәрелде.
– Рус, сдавайся! Hände oben! Руки верх!
Сүзләрнең ят телдәгеләрен ул аңламады, әлбәттә. Ә менә көчле акцент белән ватып-сындырып әйтелгән русча әмергә буйсынмыйча булдыра алмады. Чыннан да, болар белән шаяру урынсыз. Хәзер инде кирегә дә юл юк. Урман – чытырман, качсам – тоттырмам, дияр иде, йөгереп тота алмасалар да, аркага пуля җибәрүләре бик ихтимал. Ул качарга маташу урынсыз икәнен аңлап, ике кулын да югары күтәреп, урыннан торды.
– Schritt zur Seite! Шагай в сторону! – дип әмер бирде тагын шул ук тәрҗемәче, русчаны ватып-җимереп.
Зөфәр бер адым читкә атлады. Тегеләр төркеменнән ике бәндә аерылып, бу якка килә башлады. Берсе автоматын Зөфәргә төбәп торды, икенчесе иелеп, җирдә яткан мылтыкны алды.
– Gutes Gewehr!3 – диде ул, коралны әйләндереп карый-карый. Аннан соң мылтык түтәсе белән Зөфәрнең касыгына нык кына төртеп алды. – Тreten! Schnell!4
Аны эткәли-төрткәли урманчы өенә таба алып киттеләр. Шул йөз-йөз илле метр араны узганда да, тагын берничә мәртәбә аркасын приклад белән төеп: «Bewege sich das volle Schwein!»5 – дип сөйләнде саклап озатучы. Зөфәр ул сүзләрнең мәгънәсен белмәсә дә, мактау сүзләре булмавын яхшы аңлады.
Аландагы атышу тавышын ишетеп булса кирәк, өй ишегеннән, коралларын әзер тотып, тагын ике-өч кеше чыгып басты.
2 Партизан! Рус партизаны! (нем.)
3 Яхшы винтовка! (нем.)
4 Әйдә, атла! Тизрәк! (нем.)
5 Атла, ялкау дуңгыз! (нем.)
Киемнәренә һәм погоннарына караганда, болары офицерлар булса кирәк. Иң югары дәрәҗәдәгесенең кулында пистолет.
Конвой Зөфәрне шулар каршына китереп бастырды да, солдатларның берсе хәрбиләрчә кимәленә туры китереп, доклад ясады. Зөфәрнең иңеннән салдырып алган кыр сумкасын – планшетны офицерга сузды.
Ул арада тирә-яктан солдатлар җыйналып, ярым түгәрәк ясап, әйләндереп алдылар. Кызыксынулары һәрберсенең йөзенә чыккан. «О-о, партизанен, партизанен», – дигән тавышлар ишетелде.
Өлкән офицер үтә дә кызыксыну белән, бик җентекләп Зөфәрне баштанаяк күзәтеп чыкты. Бигрәк тә урманчы киеменең петлицаларындагы билгеләрен һәм хәрбиләрнекенә охшаган фуражкасындагы кокардасын җентекләп карады. Шулардан дәрәҗәсен чамаларга тырышты, күрәсең.
– Гут, гут, – дип сөйләнде ул, канәгать калып.
Бу сүзләрнең немецчадан күчерелгәндә «яхшы» дигән мәгънәне аңлатканын Зөфәр шунда ук чамалады. Кайсыдыр кинода ишеткәне бар иде.
Аннан соң офицер җыелган солдатларга карап: «Divergieren!»6 – дип кычкырды да, «Фельдфебель Шульц» дип эндәшеп, бер солдатны чакырып алды. Аңа бик төксе кыяфәттә ниндидер күрсәтмәләр бирде, ачуланып та алды булса кирәк. Төрле тарафка бармак белән төртеп күрсәтүеннән, бөтен якка да ныклы сак куярга әмер бирүен чамалау өчен немец телен белү кирәк түгел. Шульц аны үрә катып, бик буйсынучан кыяфәттә тыңлап торды. Аннан соң үкчәсен үкчәгә бәреп: «Яволь, гер гауптштурмфюрер!» – дип кычкырды да, кырт борылып, кемнәргәдер исемнәре белән эндәшеп, әмерне җиренә җиткереп үтәргә солдатлар ягына чапты. Дисциплина ягы нык күренә монда, дип үзенчә нәтиҗә ясады Зөфәр, нинди хәлгә тарыганын әлегечә төшенеп җитә алмыйча.
Офицер кырт борылып, урманчы өенең ишеген ачты да эчкә үтте. Зөфәрне озата килгән конвоир, аңа да өйгә керергә кушып, үз телендә нидер әйтте, сүзе үтемлерәк булсын өчен, мылтык түтәсе белән янә бер тапкыр нык кына итеп төртте. Алар эчкә үттеләр.
** *
Монда әлеге «чакырылмаган кунаклар» беренче көннәрен генә түгел, ахрысы, ныклап хуҗа булып өлгергәннәре күренеп тора. Урындык хезмәтен үтәүче агач түмәрләре берничәгә арткан. Өстәл өстенә карта җәеп салганнар. Бер почмакта ниндидер биш-алты әрҗә. Киштәгә консерв банкалары тезеп куелган. Сәкегә солдат плащ-палаткасы җәелгән.
«Гауптштурмфюрер» дигән офицердан башка өй эченә тагын ике кеше керде. Аларның берсе тәрҗемәче икәнен шунда ук төшенде Зөфәр. Аңа офицер вакыт-вакыт «Хартман» дип эндәшә, исеме шулай, күрәсең. Ә икенчесе офицерның урынбасары кебек кеше иде булса кирәк. Ул сораулар бирмәде, тыңлап кына утырды. Дөрес, вакыт-вакыт офицерның колагына иелеп, нәрсәдер әйткәләде. Ә «гауптштурмфюрер» дигәне бик төпченеп сорау алды. Аның беренче соравын тылмач:
– Син кем? Каян килеп чыктың монда? – дип тәрҗемә итте.
Зөфәр алдашып торуны кирәк санамады. Хәер, нәрсәгә ялганлап торырга? Алай-болай кыңгыр эшләре юк, караклык белән шөгыльләнми, җинаять кылмаган, кеше үтермәгән. Шуңа күрә сорауга чатнатып җавап бирде:
6 Таралышыгыз! (нем.)
– Зөфәр – мин. Зиннуров Зөфәр! Урманчы. Моннан кырык чакрымлап ераклыктагы Күчкән Сала авылыннан килдем...
Тылмач ул әйткәннәрне алманчага тәрҗемә итеп биргәч, офицер тагын аның ягына борылды. Зөфәрнең сүзләренә ышанмаганлыгы карашыннан ук сизелеп тора. Алга таба биргән сораулары урманчыны бөтенләй гаҗәпкә калдырды.
– Урманда партизаннар күпме?..
Менә сиңа тамаша! Партизан, ди! Егерме беренче гасырда яшиләр түгелме соң? Узган гасырда булган сугыштан соң йөз елга якын вакыт узган. Дөрес, бу урыннарда Бөек Ватан сугышы чорында партизаннар хәрәкәте булган. Монысын Зөфәр тәгаен белә.
– Бернинди партизан отрядлары да юк монда. Мин унбиш ел урманчы булып эшлим. Партизаннар турында ишеткәнем юк. Сез нәрсәдер буташтырасыз... Әллә мин саташам инде?..
– Фронт сызыгы кайсы тирәдәрәк? Алгы сызык биредән еракмы?..
– Берни аңламыйм... Нинди алгы сызык?
Аның җавапларыннан офицерның чырае сытылды, йөзе ачудан бурлаттай
кызарды. Ул үз-үзен белештермәстән, утын түмәрендә утырган көе генә аягын күтәреп, Зөфәрнең корсагына типте. Дагалы үкчә шактый саллы төште. Ул тигезлеген югалтып, сөрлегеп куйды, кулларын як-якка җәеп, тотынып калыр урын эзләде. Өй уртасында торган «буржуйка» миченә орынып, идәнгә егылды. «Буржуйка» да шалтор-шолтыр идәнгә тәгәрәде. Офицер үз телендә: «Sche- isse! Ivan... Russisch Schwein!7» – дип ярсып кычкырырга тотынды. Аннан соң башын кочаклап утырды да: «Мein Gott! Feinde wohin verschwunden?»8 – дип җикеренүен дәвам итте.
Зөфәр мүкәләп урыныннан торды. Өс-башларын тузаннан каккандай итте. Хәер, ул чарасызлыктан гына шулай эшләде. Монда инде хәл тузан кагудан узган иде.
Бераздан офицер башын күтәрде. Мәгънәсез карашын тагын аңа текәде. Аннан чираттагы сорауны бирде. Тәрҗемәче:
– Фронт сызыгы кайсы тирәдәрәк? Алгы сызык биредән еракмы? – дип сорауны янә кабатлады.
Зөфәр иңнәрен сикерткәләде. Алдан биргән җаваптан артык берни дә әйтә алмый иде ул. Шуңа күрә тагын тибеп җибәрмәсен дигәндәй, саклык йөзеннән читкәрәк тайпылды, офицерның һәр көтелмәгән хәрәкәтенә әзерләнгәндәй, тәне куырылып куйды.
Тик бу юлы гауптштурмфюрер үзен тыныч тотты. Хәтта кыяфәтендә ниндидер мәрхәмәтлелек чалымнары да күренеп киткәндәй булды.
– Komm her!9 – диде ул, Зөфәрне өстәл янына чакырып.
Өстәл өстендә яткан картага бармагы белән төртеп күрсәтеп, сорау бирде: – Картаны аңлыйсыңмы? Без хәзер кайсы тирәдәрәк? – дигән сорауны кабатлады тәрҗемәче.
Зөфәр өстәлгә иелде. Карталар буенча бик оста белгеч булмаса да, ул үзенә
кирәклесен яхшы аңлый. Аның һөнәрендә картаны белмәү гафу ителмәслек нәрсә. Чөнки зур мәйдандагы биләмәләр белән эш итүчегә ул бик мөһим. Шуңа күрә кыр сумкасында үз карамагындагы урман территориясенең дүрткә бөкләнгән картасын йөртә. Тик менә өстәлгә җәелгән карта ниндидер таныш булмаган билгеләр белән чуарланып беткән, һәм анда язылган сүзләр дә чит телдә.
7 Рус дуңгызы! (нем.)
8 Йә, Аллам! Дошманнар кая юкка чыкты соң? (нем.)
9 Монда кил! (нем.)
Никадәр генә тырышып карамасын, картаның рәтенә төшенә алмады ул.
– Юк, мин монда берни дә аңламыйм. Минем телдә язылмаган. Сезнең кешеләр алган сумкамда үземнең картам бар. Аннан аңлатып бирергә була... Өйгә кергәч, гауптштурмфюрер конвоирлар биргән сумканы ишек кырыендагы чөйгә элгән иде. Тылмач Зөфәрнең сүзләрен тәрҗемә иткәч, офицер сумканы алып, аннан дүрткә бөкләнгән картаны тартып чыгарды һәм өстәлгә җәеп салды. Зөфәр җанланып китте. Ул үз картасын яттан белә, төнлә уятып сорасалар да, андагы һәр тамганы чатнатып әйтеп бирә ала. Шуңа күрә картага бармагы белән төртеп күрсәтеп сөйли дә башлады:
– Монда масштаблар үзгәрәк. Шулай булса да, кайда нәрсә икәнен аңлатып бирәм. Менә бу – минем авыл Күчкән Сала. Аннан кырык биш чакрым ерактарак, төньякта – Южный посёлогы. Менә бу – безнең урман хуҗалыгы биләмәсе... Без хәзер менә монда. Бу «Ерак привал» дип атала... Минем карамактагы урман территориясенең иң ерак почмагы...
Гауптштурмфюрер картага иелде. Үзалдына мыгырданып нәрсәнедер чамалагандай итте. Үзләренең картасына янәшә куеп, озаклап чагыштырып маташты. Тик берни дә аңламады булса кирәк. Ярдәмгә урынбасарын чакырды. «Син берәр нәрсә аңлыйсыңмы?» – дигән кебегрәк ишарә ясагач, хәтта тылмач та өстәлгә иелеп, карталарны игътибар белән карый башлады. Тик алар да бармакларын карта өстендә бераз йөрткәләгәч, иңнәрен сикерткәләп, бернәрсә дә аңламаганнарын белгерттеләр.
Офицер башын күтәреп, янә Зөфәргә мөрәҗәгать итте:
– Авылыгыз аша рус солдатлары уздымы? Ә бәлки алар анда засадада яталардыр? – диде ул, йөзенә бик җитди төс биреп.
Аның бу соравыннан Зөфәр ни көләргә, ни еларга белмәде. Каршындагы урта яшьләрдәге әлеге ир-ат, үзе җитди кыяфәттә булса да, тузга язмаган сораулар биреп утыра. Кем ул, максаты нәрсәдә – белмәссең. Кеше карбыз түгел, чиртеп тикшереп булмый.
Бу хәлләрнең төш түгел, ә өн икәнлегенә аның иманы камил. Баштарак ул төш күрәм, ахры, дип, тәнен чеметкәләп тә караган иде, тик моның өн икәнлегенә ышанды. Әллә соң «ычкындым»мы дигән сорау да килде башына. Килде генә түгел, хәтта берникадәр вакыт ул аңа тынгылык бирмәде. Булырга мөмкин! Чөнки акылы җиңеләйгәннәрнең дөньяга карашлары үзгәрә. Алар дөньяны башкаларга караганда үзенчәлеклерәк кабул итә башлый. Иң гаҗәбе: үзләренең әлеге сәерлекләрен табигый дип уйлыйлар. Ул хәтта, үзе дә шундый халәттә түгелме икән дип шикләнеп, берничә катлаулы математик гамәлне күңеленнән эшләп карады. Тик саннарны күңеленнән тапкырлаганда буталып бетте. Шулай да, үзен «ычкынганнар» рәтенә кертүне кабул итмәде, аек акылда дигән соңгы нәтиҗәгә килде.
Логик фикерләвен тагын да тирәнәйтеп, аның каршындагы бәндәләр җиңеләйгән, димәк, дип уйлады ул. Күп кешенең шулай берьюлы акыллары зәгыйфьләнү чынлыкка бик үк туры килми килүен... Артистланалар, дияр идең, кыяфәтләре җитди. Иң оста артистлар да рольләрен шулай тормышчан итеп уйный алмаслар иде. Болар бигрәк! Өстәвенә Аккүзне дә әнә ничек атып ектылар. Кансызлар! Артистлар, күрәләтә торып, андый юлга барыр идеме?! Юк, әлбәттә...
Сорау алучы офицер каш астыннан сөзеп, озаклап аңа карап торды. Ниһаять, сабырлыгы төкәнде булса кирәк, кулын селтәп, үз телендә нидер акырып- бакырып, тышкы ишекне ачты, кемгәдер исеме белән дәште. Күз ачып йомган арада, ишектән имәндәй таза бер солдат килеп керде. Һәм командирының әмерен тыңларга җыенып үрә катты.
Гауптштурмфюрер әзмәвер солдатка озаклап нидер аңлатты, күрсәтмәләр бирде. Сүз арасында Зөфәр ягына бармагы белән ишарәләп тә алгалады. Аннан соң, кесәсеннән көмеш портсигар чыгарып, папирос алды да, аны бармаклары белән бөтергәләп, йә, ничек, аңладыңмы дигәндәй, солдатка текәлде. Ә тегесе үтә дә тыңлаучан кыяфәт чыгарып, үкчәсен үкчәгә бәреп: «Яволь, гер гауптштурмфюрер!» – дип чатнатып җавап бирде.
Офицер үзе белән ярдәмчесен дә чакырып, ишегалдына чыгып китте. Өй эчендә тәрҗемәче белән әзмәвер генә калды. Солдат Зөфәр ягына борылды. Шул ук мизгелдә аның кыяфәтендәге үшән буйсынучанлык юып алгандай юкка чыкты. Уң як кашы кинәт күтәрелде, ә сулы, киресенчә, аскарак шуды. Йөзе чалшаеп, куркыныч төскә керде. Менә ул җиңнәрен сызгана-сызгана Зөфәргә якынлаша башлады. Һәрберсе бала башы кадәр бу йодрыклар белән тукмый башласа, эшләр яман булачагын аңлаган егерь бер адым арткарак чигенде. Сакланырга теләп, кулларын алга куйды.
– Барысын да яшермичә сөйләп бирсәң, ул сиңа тимәячәк, – диде тәрҗемәче.
– Мин ялганламыйм бит... Әйткәннәремнең барысы да дөрес, – дип кызу- кызу сөйли башлаган Зөфәргә, сүзләрен әйтеп бетерергә ирек бирмәде солдат. Тәрҗемәченең ишарәсен аңлап, шунда ук корбанына ташланды. Аның каты йодрыклары авырттырып, әле күкрәген, әле башын дөмбәсләргә кереште. Сугып еккач, аяклары белән типкәләде. Зөфәр аңын югалтты.
** *
Күзләрен ачканда, ул ниндидер караңгы урында ята иде. Башта берни дә аңламады. Үлде дип, тереләй күмделәрме икән әллә, дигән уй да йөгереп узды башыннан. Бераз яткач, булып узган хәлләр әкренләп күзалдына килеп басты. Куллары белән кармалана торгач, үзенең утын әрдәнәләре өчен ясалган бүлмәдә икәнлеген аңлады. Ул бүлмә, янкорма буларак ясалып, өйдән ишек белән генә аерыла. Тагын бераз капшангач, монда үзе генә булмавын, тагын кемнеңдер барлыгын аңлады. Чыннан да, кул сузымы ара читтәрәк тагын кемдер ята иде. Йоклыймы, яки аңын гына югалтканмы? Зөфәрнең куллары тиюгә, ул ыңгыраша башлады. Һәм гәүдә кузгалып куйды.
– Кем бар монда?
Зөфәрнең соравына шунда ук җавап булмады. Бераздан соң гына:
– Ә син үзең кем? – дигән сорау ишетелде.
– Зөфәр мин.
– Ә-ә-ә. Син әле бүген көндез тотып китерелгән партизан буласыңдыр?..
Сине дә монда яптылармыни?
Зөфәр үзен кайда, ничек япканнарын хәтерләми. Әле менә исенә генә килүе.
Кыйнап аңын югалткач, шушында кертеп ташлаганнар, күрәсең. Шулай да, тавыш иясенең «партизан» дигәненә бераз үртәлде. Нигә соң әле барысы да, сүз куешкандай, партизан да партизан, диләр?
– Нык торасың, молодец! – дип сүзен дәвам итте күренмәс әңгәмәдәш. – Сорауларына җавап ала алмаганнарына җен ачулары килә аларның. Сине дә кыйнадылармы?
Нишләп салпы якка салам кыстырып утыра соң әле бу бәндә? Астыртын астан кисә, өстән ямый, диләр, уйлары яхшылыктамы, әллә?..
– Әйе, жәлләп тә тормыйлар. Теге әзмәвере йөземә китереп типте хәтта, – дигән җаваптан узмады Зөфәр.
– Беләм. Миңа да аның йодрыкларын шактый татырга туры килде. Сул кулбашым болай да яраланган иде, ул тибеп бөтенләй имгәтте, кабахәт!.. Ә син кайсы отрядтан соң?
Зөфәр бу сорауга ни дип җавап бирергә дә белмәде. Тагын үзенекен сөйли башласа, теге сорау алучылар кебек үк ышанмавы бар. Кем белгән, бу бәлки сер алу өчен шулар ук махсус керткән берәр бәндәдер? Хәлеңә кергән булып, әкрен генә эч серләреңне алыр да... Хәер, Зөфәрнең башкалардан яшерер сере юк анысы. Ләкин бер белмәгән кеше белән саграк булырга кирәк. Шунда ук ачылып китсәң, зарлана башласаң, ахыры ничек бетәсен кем белә. Каралты салудан элек түбәсен әзерлә, дигәннәр борынгылар. Бу бәндәнең үзе турында да бераз белергә кирәк. Шуңа күрә ул соңгы сорауны җавапсыз калдырды.
– Иванов отрядыннандыр әле? Алар безгә иң якыннардан иде, ун-унбиш чакрымда гына урнашкан, – дип дәвам итте көтеп тә җавап ала алмаган әңгәмәдәш. – Аңлыйм, сөйләргә теләмәвең миннән шикләнүдән булса кирәк. Курыкма, мин үз кеше. Партизаннар отряды комиссары капитан Захаров Андрей. Ишеткәнең бардыр, бәлки? Мин партизанлыкта күптән инде. Әле 1941 елның ахырларында ук, немецлар Совет гаскәрләрен чигенергә мәҗбүр иткәндә, безнең полк чолганышта калды. Караңгы төндә ул кыршаудан бәреп чыктык без. Тик санаулы гына калган идек. Ул вакытта фронт сызыгы бик еракта иде инде. Урманга качып, шунда партизан отряды оештырдык. Чолганышта калып, тар-мар ителгән башка подразделение калдыкларын да үзебезгә берләштердек. Тирә-як авыллардан качып киткән кешеләр дә отрядыбызга кушылды. Менә шулай итеп, зур гына отряд тупланды...
Захаров әлеге сүзләренә җавап көткәндәй, бераз эндәшмичә торды. Каршы яктан ни хуплап, ни кире кагып сүз әйтүче булмагач, сөйләвен дәвам итте:
– Безнең партизан отряды фашистларга күп бәла-каза китерергә өлгерде. Кинәт кенә һөҗүм ясап, бу тирәдәге хәрби отрядларына тынгылык бирмәдек, машиналарын, күперләрне шартлату, дисеңме, берсе дә калмады. Корал төяп, көнчыгышка баручы бер-ике эшелонны да юк иттек хәтта. Шуңа күрә бу яктагы калын урманнарны партизаннардан чистарту өчен фашистлар баштанаяк коралланган бер каратель ротасы җибәрде...
Боларны сөйләү Андрейга җиңел түгел иде, күрәсең. Ул сөйләвеннән туктап калды. Озаклап уйланды. Шул чакларда еш-еш сулаганы аермачык ишетелде. Яралары әрнидер инде. Хәле дә чамалырактыр.
– Бер сатлыкҗан безнең отряд тупланган урынның кайдалыгын фашистларга җиткергән булып чыкты, – дип дәвам итте сүзен Андрей. – Бу хакта соңгарак калып белдек. Үзебез генә булсак, тиз арада урыннан китеп өлгергән булыр идек. Тик отрядта тирә-як авыллардан җыелган карт-корылар, хатын-кызлар, бала-чагалар шактый иде шул. Беренче чиратта аларны качырырга кирәк. Чигенүчеләрне каплау өчен, минем командалык астында засада калдырып, төп көч, күршедәге отряд белән кушылу өчен, көнчыгышка юнәлде... Безнең кечерәк отряд бер тәүлеккә якын баштанаяк коралланган карательләргә батырларча каршылык күрсәтте. Күпләр башларын салды ул бәрелешләрдә. Исән калган ике-өч кеше, патроннар атылып беткәч, чигенергә булдык. Ул арада безне чолгап алырга да өлгергәннәр. Әсирлеккә төштек. Икебез авыр яралы булгач, фашистлар аларны шунда ук атты. Минем ярам артык авыр түгел иде, мәгълүмат алырга кирәк булыр, дип калдырдылар. Карательләр башка отрядларны эзәрлекләп, тайга эченәрәк юл алды. Шулвакыт кисәк кенә томан төште. Урман эчендә андый куе томанны минем үз гомеремдә дә күргәнем юк иде. Үзе сөт шикелле ап-ак. Бер метр арадан берни күрерлек түгел. Томан тиз таралды. Ләкин без шуннан соң адаштык. Кая килеп чыкканыбызны мин аңламадым. Немецлар да юнәлешне югалтты. Кая барабыз, ник барабыз – белмәссең. Көннәрдән бер көнне менә шушы аланга килеп чыктык. Өе дә бар... Немец офицеры миннән берничә мәртәбә сорау алды. Партизаннар отряды кайда, имеш. Мин картадан ялганлап күрсәттем. Шул тарафка разведка җибәреп тикшерткәннәр дә, анда беркем дә булмагач, мине кыйнап ташладылар...
Андрей тынып калды. Ул шушылардан артыгын сөйләргә җыенмый иде шикелле. Хәер, сөйләгәннәреннән бар да аңлашыла. Хәзер Зөфәр чираты. Андрей аннан җавап көтә.
– Мин Камалов җитәкчелегендәге партизаннар отрядыннан, – дип ялганлады Зөфәр, ни өчендер үзләренең Күчкән Сала авылы башлыгын исенә төшереп. – Минем андый отряд турында ишеткәнем юк, – диде Захаров, ничектер
сәерсенгән кебек.
– Ишетмәгәнсеңдер. Без әле күптән түгел генә оештык. Отрядның җитәкчесе
– Харрас Камалов – татар кешесе.
Зөфәр боларга дөресен сөйләүдә мәгънә булмасын аңлады. Ул рольгә тәмам
кереп бара иде инде. Шуңа күрә әйткәннәре ышанычлырак булсын өчен:
– Мин бер иптәшем белән карательләрнең көчен билгеләр өчен разведкага чыккан идем. Засадага эләктек. Тигезсез атыш вакытында иптәшем һәлак
булды, – дип тә өстәде.
– Кызганыч, әлбәттә. – Аннан соң әллә сүз уңаеннан, әллә үзенең танышы
түгелме икән, дип уйлапмы: – Иптәшеңнең исеме ничек иде? – дип сорап куйды. Шунда Зөфәр кабат тугрылыклы этен күз алдына китерде.
– Аккүз, – диде ул, әңгәмәдәшенең соравына җавап бирүдән бигрәк,
мәгънәсез үлемгә дучар ителгән этен тагын бер мәртәбә жәлләп. Хәер, рус кешесе Аккүзнең татарларда кеше исемеме яисә этнекеме икәнен каян белсен?! Захаров: «Кызганыч!» – дип тагын бер мәртәбә кабатлады да сүзсез калды. Йокыга китте булса кирәк. Бик нык арыган булса да, бу көндә башыннан узган
гаҗәп хәлләр шаукымыннан, Зөфәрнең күзләренә тиз генә йокы кермәде.
** *
Зөфәрнең мондый аңлаешсыз хәлгә тарыганына менә инде икенче көн. Шушы вакыт эчендә аны утын әрдәнәләре өчен ясалган кысан бүлмәдән дүрт-биш мәртәбә гауптштурмфюрер янына сорау алырга чыгардылар. Калган вакытта алар Захаров Андрей белән икәүләшеп, караңгыда утын пүләннәре арасында утырдылар. Бераз кысанрак булса да, җайлаштылар тагын.
Хәер, сорау алучы бәндәләр янында булуга караганда, монда яхшырак. Юкса әллә нинди мәгънәсез сораулары белән тынгылык бирмиләр. Берничә мәртәбә бәргәләп, кыйнап та ташладылар. Ачтан үлмәскә, үзләреннән калган сөяк-санак ише әйбер, бераз ипи, бер кружка су керткәлиләр. Ишек артында сакта торучы солдат китерә аларны. Андрейның сорауларга җавап бирәсенә өметләрен өзгәннәр булса кирәк, аны бүтән бер мәртәбә дә «допрос»ка чакырмадылар.
– Мине әрәмтамак итеп озак асрамаслар, алмашка син булгач, тиздән расходка чыгармагайлары, – дип тә әйтеп куйды бер мәртәбә Андрей.
Бүлмә өй эченнән ишек белән аерылып торса да, эчтәге тавышларны Зөфәр яхшы ишетә. Анда көн дәвамында ниндидер әңгәмәләр булып тора. Кайчак тыныч кына сөйләшәләр, ә кайвакыт кычкырып бәхәсләшеп тә алалар. Ят телдә булгач, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен аңламый ул. Хәер, аның аларда кайгысы юк, үз уйлары башына тынгылык бирми.
Чыннан да, искитәрлек маҗарага тарыды. Дистә еллар шушы урыннарда йөрсә дә, мондый хәлнең булганы юк иде. Аңа кадәр эшләгән урманчылардан да ишеткәне булмады.
Гадәттә, ул бу маршруттан дүрт көндә әйләнеп кайта иде. Димәк, бүген аны көн ахырында авылда көтәчәкләр. Әгәр кайтмый икән, борчыла башларлар, әлбәттә. Тайга бит! Юлда ни булмас! Хәтта ул аннан соң кайтмаса да, берәр көн көтәчәкләр әле. Аннан соң эзләргә чыгарлар, бәлки. Аркадашы Камилне авылдагы бер-ике кеше белән шушы маршрутка җибәрерләр. Алар бер-ике көннән, «Ерак привал»га килеп җитәчәк һәм... Нәкъ менә Зөфәр белән булган хәл кабатланачак. Аларны да шушында китереп ябачаклар. Монда икедән артык кеше сыймый, билгеле. Хәер, кешесе булса, урынын табарлар. Аландагы берәр агачка бәйләп булса да куярлар.
Менә шуннан соң, эзләргә киткән төркем кайтмагач, «Олы җир»гә, ягъни Южный бистәсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр авылдашлары. Анысы тагын бер мәшәкать. Южныйга кадәр телефон линияләре сузылмаган. Кәрәзле телефон элемтәсе турында уйлап та булмый. Күчкән Салада станцияләр төзелмәгән. Рация бар да... Тик бу хакта рация аша хәбәр итеп торырлармы икән?! Чөнки кешеләрнең тайгада адашу очраклары элегрәк тә булгалаганы бар. Адашкан кешеләр йә берәр көннән үзләре кайтып керә, йә эзләргә җибәрелгән кешеләр табып ала иде...
Шулай булгач, ярдәмнең әле тиз генә килеп җитәчәгенә Зөфәрнең бөтенләй өмете юк. Димәк, монда тик ятып эш чыкмас, котылу чарасын карарга кирәк, дигән уй белән яна башлады ул.
Зөфәрне барыннан да бигрәк соңгы мәртәбә сорау алырга чыгаргач, тәрҗемәче Хартман белән ике арада булган кыска гына сөйләшү сагайтты. «Допрос» вакытында гауптштурмфюрерны ашыгыч рәвештә өйдән чакырып чыгардылар. Урынбасары да аның артыннан иярде. Шунда икәүдән-икәү генә калгач, тылмач русчаны вата-җимерә:
– Юкка киреләнәсең, Иван. Партизаннарның кайда икәнлеген яшермичә түкми-чәчми сөйләп бирсәң, гомереңне саклап калачаксың бит. Ә болай расходка чыгарачаклар үзеңне. Аңа карап партизаннар да качып котыла алмас. Монда безнең яхшы коралланган эсэсчылар ротасы. Бер-ике көннән син күрсәткән Күчкән Салада урнашкан партизаннар өерен тар-мар итәргә кузгалачакбыз. Гер гауптштурмфюрер әзерләнә башларга әмер бирде инде, – дигән иде.
Куркыту өчен генә әйттеме? Әллә, чыннан да, походка җыеналармы? Баштанаяк коралланган мондый рота Күчкән Салага кинәттән генә килеп керсә, бөтен авыл халкын ике дә уйламыйча кырып салачак. Боларның кыяфәтендә рәхим-шәфкать күренми. Әнә бит, Аккүзне, кызганып та тормыйча атып үтерделәр. Үзе дә пуля тиюдән очраклы гына котылып калды. Димәк, авылдашларының язмышы, иминлеге бүген аның кулында. Шушы уйлар Зөфәрнең кичекмәстән качарга, дигән фикерен тагын да ныгытты. Һәм ул тоткынлыктан ычкыну турында ныклап уйлана башлады.
Утыннар саклау өчен файдаланыла торган бу бүлмә өйгә янкорма буларак ясалган. Аның бер яктагы ишеге өйгә ачылса, урамга, дөресрәге, урманга караган стенасының бер өлеше шулай ук ачыла. Утын әзерләгәндә, пүләннәрне өй аша түгел, ә тышкы яктан кертәләр. Гадәттә, ул яктагы стенаның агач яркаларыннан эшләнгән бер-ике ниргәсе алырга җайланган. Алар терәк баганасындагы махсус ырмауга кертеп кенә куелган һәм бик җиңел алына. Кичен шул арткы стена аша иреккә чыгып, качып булмасмы, дигән уй килде Зөфәрнең башына. Дөрес, бер кыенлыгы бар: алына торган яркаларга кадәр ике рәт әрдәнә өелгән. Шуннан утыннарны алып, кеше сыярлык куышлык ясарга кирәк. Аннан соң гына яркаларны ырмаудан тартып чыгарырга була. Моның куркынч ягы бар: утын әрдәнәсенә куышлык ясаганда, үтә сак эшләмәсәң, өстән пүләннәр килеп төшеп, тавыш чыгачак. Ә әрдәнә җимерелсә, эш харап.
Ни булса, шул, дип, Зөфәр тәвәккәлләде. Сәфәргә чыксаң, әүвәл юлдаш тап дигәндәй, Андрейга да серен чиште. Аңа үзенең качу планы турында сөйләп бирде. Захаровка нәрсә, планны хуплады һәм бергәләшеп качарга ризалык бирде. Кемгә- кемгә, вакытны бушка уздыру аның файдасына түгел иде. Фашистларның күңелендә нәрсә икәнен кем белгән? Үзе әйтмешли, ике әрәмтамакны сөйрәп йөрткәнче, аларның берәрсеннән котылу җаен караулары да бар. Әгәр башларына шундый уй килә икән, беренче чиратта яралы Андрейны юк итәчәкләре көн кебек ачык.
Шул кичне, өй эчендәгеләр үз якларыннан ишекне агач терәүләр белән ныклап этеп куеп, барысы да тынгач, әрдәнәнең аскы ягыннан утын пүләннәрен берәм-берәм алып, янәшәгә өя башладылар. Шулай тавыш-тынсыз гына эшләгәндә, кинәт куышның өске ягыннан бер утын агачы шалтырап килеп төште. Моңа өй эчендәге сакчы игътибарсыз калмады, әлбәттә. Ул үз телендә нидер сукрана-сукрана, терәткечләрне алып, ишекне ача башлады. Зөфәр тиз генә куышлыкны арты белән каплап утырды да, йоклаган кыяфәт ясады, Андрейның да хырылдаган тавышы ишетелде: йоклый, янәсе. Солдат ишекнең ачылган өлешеннән фонарь яктыртып, тирә-якны җентекләп карады. Шикләнерлек берни дә күрмәде булса кирәк. «Шваен» дип сүгенде дә, ишекне теге яктан ябып, мыгырдана-мыгырдана тынып калды.
Тик торганга шайтан таягын тоттырган, ди, ярты сәгать чамасы тынып кына утыргач, саклык белән генә эшне тагын дәвам иттеләр. Күпме вакыт узгандыр, алдан юл ярып баручы Зөфәр стена хезмәтен үтәүче агач яркаларына килеп төртелде. Хәзер инде аларның кайсысы алынмалы икәнен тәгаенләргә кирәк. Көн яктысында эшләргә туры килсә, моның бернинди кыенлыгы булмас иде. Ә монда күзгә төртсәң, берни күренми. Кул белән капшанып табарга кирәк. Өстәвенә, саксыз хәрәкәт ясап, тавыш та чыгармаска.
Кирәкле урынны табу өчен тагын шактый вакыт узды. Әрдәнә куышлыгын алына торган ниргәләргә чамалап ачкан булса да, бик үк төгәл туры килмәгән икән. Бармагың сыймаган җиргә, башыңны тыкма, диләр. Куышлыкның бер ягыннан янә азрак пүләннәр бушатырга туры килде. Монысы тагын да куркынычрак, чөнки куыш киңәйгән саен, әрдәнәнең тотрыклылыгы да кими. Пүләннәр теләсә кайсы вакытта дөбер-шатыр җимерелә башларга мөмкин. Бу исә планнар да җимерелә, дигән сүз.
Ниһаять, куышлык ачык. Хәзер аннан чыгарга да, шуышып-үрмәләп аланның буш урынын узып, агачлар арасына кереп шылырга кирәк. Зур мәшәкатьләр артта калгач, монысы артык кыен да түгел шикелле. Тик алан тирәли сакчылар куелган. Аларның берәрсенә килеп чыксаң, шул ук мизгелдә мәхшәр кубачак. Алла сакласын, атып егулары бар. Иң яхшысы дигәндә, өелешеп килеп, икесен дә боргычлап бәйләп ташлаячаклар да, күзәтүне икеләтә-өчләтә арттырачаклар. Аннан соң инде качу турында хыялланып та булмаячак.
Шуңа күрә ул биш-ун минут вакытын кызганмады, тирә-якны яхшылап күзәтте, өйрәнде. Карый торгач, аланның бер читендә, ниндидер хәрәкәт шәйләнде. Чыннан да, кемдер йөренә икән. Димәк, бу урынга шушы сакчы куелган һәм ул йөренә торган аралык аның карамагында. Шул тирәлекнең аргы башына киткәнен чамалап, урманга кереп качарга мөмкин. Ә аннан соң күз күрер әле... Тайга аның өчен туган йорты кебек.
Зөфәр шуларны уйлап, Андрейның кулына кагылып алды. Бу: «Әйдә, кузгалабыз», – дигән ишарә иде. «Саграк бул, тавыш чыгара күрмә!» – дип пышылдарга да онытмады.
(Дәвамы бар)
"КУ" 7, 2019
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев