Логотип Казан Утлары
Роман

Вакытсыз вакыт... (дәвамы)

Зөфәр үзе сөйләгәннәрнең дөреслеген расларга тырышып, нинди генә дәлилләр китермәсен, комнан аркан ишкән кебек кенә булды, Харрас аңа барыбер ышанмады. Дөрес, ниндидер гадәттән тыш хәл кичерергә туры килгән, психикасындагы тайпылышларга шул сәбәп булган, дигән шик калды анда...

Романның башын монда басып укыгыз.

Зөфәр үзе сөйләгәннәрнең дөреслеген расларга тырышып, нинди генә дәлилләр китермәсен, комнан аркан ишкән кебек кенә булды, Харрас аңа барыбер ышанмады. Дөрес, ниндидер гадәттән тыш хәл кичерергә туры килгән, психикасындагы тайпылышларга шул сәбәп булган, дигән шик калды анда. Тирә-яктагыларның, бигрәк тә фельдшер Светлананың Зөфәрне яклап, вакыт аша күчү турында фантастик фаразлар китерүен дә Харрасның күңеле кабул итмәде. Һәрнәрсәгә скептикларча караучы өлкән кеше, җитәкче андый гайре табигый хәлләргә ышана алмый шул...

Берничә сәгатьтән Андрей аңына килде. Аңа комачауламас өчен башкалар кунак бүлмәсенә кереп киттеләр. Бары тик Светлана гына гел аның тирәсендә кайнаша, дару эчертә, уколлар кадый, яраларын сөртеп, кат-кат бәйли. Вакыт- вакыт сөйләшеп тә алалар. Чөнки Андрейның ятасы килми. Ул әледән-әле «отряд командиры» белән тизрәк очраштыруларын сорый. Зөфәр кая соң, ди.

– Сезнең хәлдә торырга ярамый, бераз ныгырга кирәк, – дип, Светлана аны тынычландырырга тырыша.

Андрей аның белән килешкән кебек булса да, бер минут үтүгә, тагын «отряд командиры»н таптыра башлый. Ниһаять, соравын канәгатьләндереп, Харрасны ул яткан алгы якка керттеләр. «Партизан отряды командиры Камалов» ролен башкарырга тиешлеге турында кат-кат кисәтелгән Харрас Андрей яткан агач сәке янындагы урындыкка килеп утырды. Зөфәр белән Камил аның янәшәсенә бастылар.

– Мин – отряд командиры Камалов, – диде Харрас, уйдырма вазифасыннан оялгандай, аның йөзе бераз алсуланды. – Харрас Зарипович булам, – дип тә өстәде бераз карлыккан тавыш белән.

Ләкин Андрейның хәле аның кыяфәтендәге вак-төякләргә игътибар итәрлек түгел иде.

– Мин партизаннар отряды комиссары капитан Захаров, – диде ул хәлсез кулын Харраска сузып.

Бер-берсенә карашып, бераз торгач, «җирле отряд командиры» буларак, үзе сүз башларга тиешлеген уйлап, Харрас:

– Танышуыма бик шатмын, – диде.

– Шатланырга сәбәп юк, иптәш... э-э-э, гафу итегез, сезнең хәрби дәрәҗәгез нинди? – дип туктап калды Андрей.

Харрас хәрби кеше түгел. Моннан кырык еллар элек армиядән өлкән сержант дәрәҗәсендә кайткан иде. Тик сержант отряд командиры булу өчен кечкенә дәрәҗә түгелме икән, дип шикләнде ул:

– Өлкән лейтенант мин, – диде дә астан гына тирә-яктагыларга күз ташлады. Зөфәрнең дәрәҗәне азсынган кебек карап торуын күргәч: – Капитан дәрәҗәсенә боерык булган иде, погоннар алмыйча калдым, чолганышка эләктек, аннан партизанлыкта. – Харрас, әй, нәрсәсен сөйләп торырга инде аның дигәндәй, кулын селтәп, читкә карады. Шулай булмый хәле дә юк, аннан да артыгын барыбер әйтә алмас иде.

Зөфәр җиңелчә генә тамагын кыргалады. Харрас аның бу гамәлен, үзенең оста итеп алдашуын хуплау, дип кабул итте.

– Аңлыйм, иптәш капитан. Димәк, дәрәҗәләребез бер үк икән, – диде Андрей. – Зөфәр сезгә хәлне аңлаткандыр инде. Чыннан да, эшләр шәптән түгел. Бу тирәдәге урманнарны партизаннардан чистарту өчен фашистлар баштанаяк коралланган бер эсэс ротасы җибәргән. Минем отряд көнчыгышка, урман эченәрәк чигенде. Без аларны фашистлар эзәрлекләвеннән каплап тордык. Шактый фашистны кырдык. Барыбыз да диярлек үлеп бетте. Кулга эләккән авыр яралыларны фашистлар атты. Мине калдырдылар. Хәзер минем исәп буенча карательләр отрядында йөз илле тирәсе фриц калган булырга тиеш. Ләкин алар яхшы коралланган. Солдатларының күбесендә автомат. Миномётлары бар. Һәм сезнең өчен иң аянычы: алар хәзер сезнең юнәлештә хәрәкәт итәдер, дип шикләнәм. Чөнки Зөфәр планшетындагы карта алар кулына төшкән. Аның буенча сезне эзләп табу кыен булмаячак. Сез инде карательләрне каршылау өчен чаралар күргәнсездер, – дип сүзен тәмамлады ул.

Харрас ык-мык итте: «Әйе, күрдек. Әзерләнгәндәй иттек инде шунда», – диюдән башканы әйтә алмады. Хәер, нәрсә дисен? «Башны бутап йөрисез шунда. Әле монда Зөфәр сөйләгәннәргә ышанып җитмим, өстәп син булмастай әкият сөйләп баш катырасың», дисенме?..

– Харрас Зарипович, отрядыгызда ничәләп кеше?

Харрас нәрсә дип әйтергә белмәде. Алдан уйланылмаган. Зөфәр дә мондый сорауның булуы турында кисәтмәгән иде. Шуңа күрә Харрас бераз уңайсыз хәлдә калды. Авылда егермеләп хуҗалык. Барлыгы сиксәнләп кеше яши. Аларның яртысыннан артыгы – хатын-кызлар һәм берничә бала-чага. Күбесе – пенсионер. Шуларны уйлагач, авыл башлыгы авылда күпме кеше бар, шуны яшермичә әйтте.

– Сиксәнләп! Хатын-кызлар, карт-корылар да шул исәптә.

– Корал тота алырлыклары, сугышчылар кызыксындыра мине, – диде Андрей.

– Урта яшьләрдәге ир затлары егерме бишләп булыр. Бездә барысы да корал тота белә.

Чыннан да, күпчелеге егерьлар династиясеннән булган авыл кешеләре – гомерләре буе сунарчылык белән шөгыльләнгән кешеләр. Аларның барысын да бик төз атучы мәргәннәр дип әйтергә була.

– Кораллар белән хәл ничегрәк?

– Ау мылтыклары... э-э-э, сугыш кораллары һәркемдә дә бар. Патроннарга да кытлык юк, – диде Харрас, бер яктан мактанырлык нәрсә әйтә алуына куанып. Каяндыр килеп чыккан бер билгесез адәмнең үзеннән – югарыдагы хакимият тарафыннан билгеләп куелган авыл башлыгыннан допрос алып утыруына аның бераз гына ачуы да чыкты. Авылда иң зур җитәкче буларак, мондагы һәрнәрсәгә ул үзе генә җаваплы. Шуның өстенә «партизан отряды командиры» дигән уйдырма-вазифа! Андрейның алар эшенә тыкшынырга бернинди хакы да юк... Тик менә килеп туган аңлаешсыз хәл Харрасның уйлау сәләтен бөтенләй бетергән иде шул. Мондый көтелмәгән хәлләрдә ул башкаларны өйрәтү түгел, үзе дә нишләргә кирәклеген тәгаен генә төшенеп җитә алмый.

Моның ише вакытта югарыдагылар белән киңәшләшеп алу комачауламас иде дә бит... Тик элемтә чаралары алга киткән заманда яшибез дип, күпме генә мактанышсак та, тайга уртасындагы кечкенә бер авылдан «Олы җир» белән элемтәгә чыгу бик җиңел түгел. Монда «кесә телефон»нары эшләми. Нибары җиде-сигез дистә кеше яшәгән бер авыл өчен станция төзергә хөкүмәт акча бирмәячәк. Бердәнбер элемтә чарасы булган кыска дулкыннарда эшләүче рация дә, кирәк бит, нәкъ шундый чакта сафтан чыккан! Тагын бер элемтә чарасы бар барын... ТТ-4 чылбырлы тракторы белән 50 чакрым ераклыктагы Южный бистәсенә хат-хәбәр җибәрү. Тик бу трактор кичә генә Южныйдан кайтканлыктан, аны бүген тагын шунда чыгарып җибәрү бик кулай түгел. Юл чыгымнары үзен акламаячак. Ягулыгы, тегесе-монысы, дисеңме... Авыл җирлегенең андый чыгымнарны күтәрерлек хәле юк.

Хәтта тиз арада элемтәгә чыгу мөмкин булса да, мондый хәлне, әйтик, телефон аша югарыдагыларга аңлатып булыр идеме? «Авылга фашистлар һөҗүм итү куркынычы яный, кичекмәстән ярдәм җибәрегез», – дип хәбәр салсаң, бу «ычкына башлаган», дип, шунда ук туп-туры «сары йорт»ка озатачаклар. Монда ашыгып хәл кылырга ярамый. Алла сакласын, ник әйткәнеңә үкенерсең. Берничә кешенең акылына зәгыйфьлек килеп, күзләренә «фашистлар» күренә башлаган икән, ни өчен Харрас зыян күрергә тиеш соң әле?.. Авыл башлыгы күңеленнән генә әнә шулай фикер йөртте...

– Менә нәрсә, иптәш капитан. Мин үземнекеләр... э-э-э ягъни штабымдагылар белән киңәшләшермен. Уйлашырбыз, – дип инициативаны үз кулына алды Харрас. – Ә сезгә хәзер дәва һәм ял кирәк. Мин сезне э-э-э медицина хезмәте лейтенанты Светлана Сидорова карамагына тапшырам. Ул сезнең сәламәтлекне кайгыртыр. Ә калган оештыру эшләрен безнең үзебезгә калдырыгыз.

– Харрас Зарипович, тик зинһар өчен, отряд урнашкан урынны кичекмәстән алмаштырырга кирәк. Юкса...

– Мин сезне аңладым. Без менә хәзер үк авыл кешеләрен... то есть отрядтагы һәрбер сугышчыны җыеп, шул хакта киңәшәчәкбез, – диде Харрас, һәр сүзенә басым ясап һәм икеләнергә урын калдырмаска тырышып...

* * *

Андрей белән булган сөйләшүдән соң, Харрас янә кунак бүлмәсенә керде. Зөфәр белән Камил сораулы карашларын аңа текәделәр.

– Йә, Харрас Зарипович, ни әйтерсең? – диде Зөфәр.

Харрасның икеләнүе йөзенә чыккан. Андрей белән сөйләшкәнче, ул Зөфәрнең һәр сүзен инкарь итеп килгән иде. Хәзер исә, «шайтан нәрсә белән шаярмас, ә бәлки?..» дигән каршылыклы уйлар йөрәген тырный иде булса кирәк.

– Аптыраган инде. Тәмам башны бутап бетердегез, – диде ул, чарасызлыктан нәрсә эшләргә белмәгәнен аз гына да яшермичә.

– Харрас абый, хәлнең никадәр җитди икәнлеген Андрей да раслап тора. Ишеткәнсеңдер...

– Ишетүен ишеттем. Тик... Халыкка бу хакта ничек аңлатырга? Белеп торам, берсе дә ышанмаячак... Ә югарыдагыларга ни диярмен? Авылга фашистлар һөҗүм итә, дисәм... Иртәгә үк Күчкән Салага ишек-тәрәзәләре тимер рәшәткә куелган «УАЗик» белән килеп алып китәчәкләр мине. Адәм көлкесе!

Үз сүзләрен расларга теләгәндәй, Харрас кычкырып көлеп җибәрде. Акылын югалткан кеше кебек тыела алмыйча озак шаркылдады ул.

– Харрас абый, барыбер нәрсәдер эшләргә кирәк. Болай кул кушырып утырсак, алар иртәгә тимер рәшәткәле «УАЗик» белән килгәндә, сез дә, һәм башка беркем дә калмаган булуы мөмкин.

– Ә сез үзегез нинди киңәш бирер идегез миңа? – дип, башкаларның киңәшенә колак салырга теләге барлыгын сиздерде авыл башлыгы.

– Әгәр берәр хәйлә-мазар уйлап тапсак, – диде, сүзгә кушылмыйча, башкаларның сөйләгәнен генә тыңлап утырган Камил. – Әгәр кешеләргә, төрмәдән бер төркем рецидивист качкан, алар безнең тирәдә урманда яшеренеп яталар икән; авылга һөҗүм итү ихтималлары бар, шуңа күрә берничә көнгә авыл кешеләрен куркынычсыз урынга эвакуацияләргә кирәк, дисәк? Халык андый сүзләргә тизрәк ышаначак. Соңыннан, бернәрсә дә булмаса, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушуы буенча үткәрелгән планлы өйрәнүләр генә иде, диярбез. Халыкны ни өчен эвакуацияләүне югарыдагыларга да, гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр үткәрелде, дип аңлатырга була.

Аның сүзләрен игътибар белән тыңлаган Харрас, нәрсәдер үлчәгән- чамалаган шикелле, күзләрен кысып уйланып утырды да үз фикерен белдерде: – Килешәм. Чыннан да, шулай эшләргә кирәктер, бәлки. Кем әйтмешли, сарык та исән, бүре дә тук. Ул чакта беркем дә болар ычкынган икән, димәс. Зөфәр дә үз тәкъдимен әйтеп калырга ашыкты:
– Бу эшне участок инспекторы полиция лейтенанты Рафаил Садриев белән берлектә эшләсәк, авылдашларны ышандыру өчен тагын да яхшырак булыр, – диде ул.

– Әйдәгез, кузгалыйк алайса. Монда сөйләшеп утырып кына берни майтарып булмас. Су язып, май төшми.

Харрасның әлеге сүзләре белән барысы да килеште. «Әйе! Әйдә кузгалыйк», – дип сөйләнә-сөйләнә, урыннарыннан тордылар...

Авыл идарәсенә барып, Рафаилгә хәлне төшендереп бирделәр. Ул баштарак: «Бу нинди хәл инде? Мин – участковый, авылда шундый хәлләр булганын иң соңыннан ишетәм? Кемнедер кыйнаганнар, кемнедер утлы коралдан атып яралаганнар. Криминал бит бу. Кичекмәстән «Олы җир»гә хәбәр итәргә кирәк», – дип чыгымчылап маташса да, хәлне төшендереп биргәч, ризалашты. «Гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнү исәбеннән булыр», – дигәч, ел әйләнәсе югарыга отчёт сырлаудан башка бер гамәли эш күрсәтмәгән участок инспекторына үзен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек иде бу.

Ләкин барыбер авылда гадәттән тыш хәл килеп тууы турында хат язып, Южный посёлогы башкарма комитет җитәкчесенә тапшыру өчен, ТТ-4 тракторын юлга чыгарырга, дигән карарга килделәр. Хатны «грамоталы» итеп язу авыл башлыгы сәркатибе Әлфирәгә йөкләнде...

Харрас күрсәтмәсе буенча авыл кешеләренең барысын да ашыгыч рәвештә клубка җыйдылар. Башта авыл башлыгы үзе чыгыш ясады. Алдан сөйләшенгәнчә, төрмәдән бер төркем рецидивистның качуы турындагы ялган хәбәрне җиткерде. Участок инспекторы Рафаил дә хокук саклау органнары вәкиле буларак, сүз алып, кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләп торырга кирәклеген әйтте. Бу хакта югарыдан әмер килүе турында да белдерде. Ул:

– Бер көнлек азык-төлек, ягъни сухой паёк, иң кирәкле документларны һәм мылтык-патроннар алып, бер сәгатьтән бирегә җыелыгыз. Ашыгыч рәвештә, оешкан төстә көнчыгыш якка берәр километр урман эченәрәк эвакуацияләнәбез, – дигәч, залда утыручылардан берсе:

– Ә мылтыклар нәрсәгә? Сугышырга җыенмыйбыздыр ич? – дип, Рафаилнең күрсәтмәләрен көлкегә алмакчы булды.

Көтмәгәндә килеп туган бу хәлдән, күңеле белән үзен «генерал» итеп тоя башлаган Рафаил, сорауга ни дип җавап бирергә белмичә каушап калды. Аның «ык-мык» итеп торуын күреп, Харрас ярдәмгә ашыкты:

– Җәмәгать, нәрсә буласын беркем дә белми. Рецидивистлар да коралсыз түгелдер. Ә коры кул белән без аларга каршы нәрсә эшли алырбыз?.. Тагын шунысын да онытмагыз: тайгага китәбез бит. Ә анда ерткыч җанварлар очрамас дип әйтеп булмый. Шулай булгач, патроннарны да җитәрлек алыгыз, – дип тәмамлады ул сүзен.

Башлыкның аңлатуы үтемле булды. Каршы әйтүче күренмәде. Бары тик 80 яше белән баручы Габделхак карт кына:

– Ул рецидивистлар миңа – карт кешегә тимәсләр әле. Өемнән беркая да китмим, – дип, каршы килеп маташты.

– Качкыннар – бик куркыныч җинаятьчеләр икән, синең картлыгыңа карап тормаслар. Бүген ТТ-4 вездеходы белән Рафат Южныйга китә. Бәлки сине шуңа утыртып җибәрербез, – дип тә аңлатырга тырышты Рафаил. Карт кулын гына селтәде:

– Яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар, дигәндәй, сез әйткән ул качкыннар бармы-юкмы, беркем дә белми. Мин монда калам. Үз өемдә үз көем. Бетте- китте, вәссәлам! – дип, һаман үз киресен сукалады Габделхак...

Берәр сәгать уздымы икән, авыл кешеләренең барчасы да төенчекләр, төргәкләр, биштәрләр күтәреп, ир-атлар мылтыкларын асып, клуб каршына җыелган иде инде. Ирләрнең һәрберсендә «Сайга» тибындагы аучы карабины. Шома көпшәле бу заманча корал бик уңайлы. Сугышчан автомат базасында ясалган үзкорылышлы ярымавтомат карабинның «магазин»ы 8 патрон сыйдырышлы. Күчкән Сала аучыларының күбесенең мылтыгы оптик төзәгеч белән җиһазландырылган. Мондый корал белән 300 метрдан теләсә нинди әйбергә тидерергә була.

Сафларга тезеп барлау узгач, халык Зөфәр һәм Камил артыннан ияреп, урман ешлыгына таба юл алды. Авыл урамнарын, йортларны яхшылап карап чыгып, Әлфирәгә Южный посёлогында хатны кемгә тапшырасын яхшылап аңлаткач, Харрас та эвакуацияләнгән кешеләр киткән тарафка кузгалды. Участковый Рафаил дә аның артыннан иярде. Рафат тракторын ерак юлга әзерли башлады.

Бу көтелмәгән хәл Харраска «авыртмас башка – тимер тарак» кебегрәк тәэсир итте. Тыныч кына яшәп яткан авыл халкына шундый мәшәкатьләр тудырганы өчен, ул күңеленнән генә Зөфәрне битәрләде. Ләкин кычкырып ачуланырга базмады. Чөнки күңеленең бер почмагында: «Ә бәлки?..» дигән шик тамыр җәя башлаган иде.

Гауптштурмфюрер Мартин һөҗүмне ракета чөйгәч кенә башларбыз, дип алдан әйткән булса да, көтелмәгән хәл килеп чыкты. Һөҗүмне берәр сәгать иртәрәк башларга туры килде. Оберштурмфюрер Ганс төркеме авылның капма-каршы ягына чыгып, урнашып беткән иде, шулчак авылны күзәтергә куелган солдатларның берсе йөгереп килде дә бу якка таба бер танк чыгып килүе турында рапорт бирде. Чыннан да, еракта ниндидер техника күренә. Ганс биноклен шуңа төбәде. Килүче танк түгел иде. Аның башнясы да, тубы да юк. Бронетранспортёр булырга мөмкин. Бәлки солдатлар төягәндер. Бирегә немец ротасы килгәнне күреп, партизаннар аларга каршы десант төшерергә җыеналардыр. Бу хакта элемтә буенча гауптштурмфюрер Мартинга хәбәр итте Ганс.

– Засада куегыз да шартлатыгыз, – дип әмер бирде Мартин.

Шулай эшләделәр дә: бер солдат юл читендәге чокырда посып торды да зур тизлектә килүче «хәрби машина»га граната томырды. Техниканың чылбыры өзелеп, бер урында зыр бөтерелә башлады һәм алгы ягы белән засадада ятучы солдатка борылып, туктап калды. Кабина ишеге ачылып, аннан йөртүчесе чыга башлаганы күренде. Солдат аңа автоматын төбәп, ут ачты. Йөртүче сөрлегеп куйды һәм аркасы белән җиргә шапылдап төште дә хәрәкәтсез калды. Ул арада тракторның тент белән капланган арткы өлешеннән бер кеше сикереп төшеп, юлның капма-каршы ягыннан агачлыкка йөгерде. Солдат аңа да ут ачкан иде, ләкин тидерә алмады. Теге адәм урман куелыгына кереп югалды. Солдатның аны эзәрлекләргә кыюлыгы җитмәде. Аның уенча, урман партизаннар белән мыжлап тора һәм анда борын тыгу үз-үзеңне һәлак итү белән бер булыр иде.

Трактордан бүтән төшүче булмады. Солдатлар автоматларын әзер тотып, ут капкан тракторга якынрак килеп карадылар. Җирдә яткан йөртүчесенә төрткәләделәр. Техниканы әйләнеп чыктылар. Әлегә кадәр мондый техниканы беркайда да күргәннәре булмагач, ни уйларга дә белмәделәр. Тент белән капланган арткы өлешендә утыргычлар булудан аңлашылганча, бу солдатлар утыртып йөрү өчен файдаланыла торган транспорт булырга тиеш, дип нәтиҗә ясадылар. Тик менә ни өчен аның ике кеше белән генә юлга чыгуын аңлата алмадылар.

Ганс гауптштурмфюрер Мартинга партизаннарның хәрби техникасын шартлатулары турында рапорт тапшырды. Үзенең солдатларының ролен арттырып күрсәтү өчен, «яхшы коралланган партизаннар утырган бронетранспортёр» юк ителде, дип белдерде. «Атышлар вакытында җиде партизанны юк иттек, өч-дүрте табан ялтыратты», – дип ялганларга да онытмады. Аның командирыннан мактау сүзләре ишетәсе бик килсә дә, Мартин артык төчеләнеп тормады. Бронетранспортёрның шартлатылуын ишеткәч, лагерьдагы партизаннар аңга килеп, төп көчләрен шул якка күчергәнче, тизрәк миномётлардан ут ачарга, дип команда бирде.

Ике яктан да өчәр миномёт бер үк вакытта атарга тотынды. Авыл эченә миналар төшеп шартлый башлады. Каралты-кура шартлап, тирәк-якка сибелде, йортлар ишелде, авылда янгын чыкты. Мәхшәр купты.

Унбиш-егерме минутлап барган миномёт утыннан соң, дөнья тынып калгандай булды. Гансны иң гаҗәпләндергәне: шул вакыт эчендә партизаннар ягыннан бер ату тавышы да ишетелмәде, бер хәрәкәт тә сизелмәде. Миналарга туры килеп, партизаннарның бөтенесе кырылып беткән дияр идең, бу мөмкин хәл түгел...

Шулчак Мартин ягыннан күккә ракета чөелде. Бу – һөҗүмгә күчәргә, дигән сигнал иде. Ганс солдатларны авыл ягына куды. Ә капма-каршы яктан гауптштурмфюрер Мартин төркеме килә. Алар авыл уртасында очрашты. Тик авыл урамында да, йортларда да беркем күренмәде. Коралларны бик сак кулланырга, ялгыш атып, бер-берсенә тидермәскә дип, кат-кат кисәтелгән булсалар да, пуля тиеп, бер эсэсчының аягы яраланган булып чыкты. Мартинның моңа бик ачуы чыкты, әлбәттә. Ул зәһәр итеп сүгенде.

Качкын әсирләр кайтып әйткәч, партизаннар отряды авылдан чыгып качарга өлгергәнне аңлады Мартин. Шулай итеп, партизаннарга көтмәгәндә һөҗүм ясап, барысын да кырып салырга, дигән беренче планы барып чыкмады. Алар аз гына соңга калдылар...

Хәзер партизаннарның кайсы тарафка киткәннәрен ачыклап, артларыннан эзәрлекләп, тар-мар итәргә кирәк булачак. Шул сәбәпле, өч-дүрт кешедән торган берничә төркемне тирә-якны тикшереп кайтырга разведкага җибәрергә карар кылды Мартин. Алар килгәнче, солдатлар йорт ишегалларына, сарайларга кереп, күз төшәрлек, кесәгә сыярлык, күтәрә алырлык әйберләр юкмы дигәндәй, тикшеренеп йөри башладылар. Миналар каралты-кураларга эләккән кайбер урыннарда янгын чыккан һәм ул һаман көчәя бара. Төтен, ис күзләрне әчеттерә, сулышка керә.

Шулчак кайсыдыр бер йорт ишегалдыннан ике солдат Габделхак картны җилтерәтеп алып чыктылар да Мартин каршына китереп бастырдылар.

– Гер гауптштурмфюрер, менә бер партизанны эләктердек, – диде аны алып килгән солдатларның берсе.

Әле яңарак кына булып узган мина яңгырыннан соң, мондый мәхшәрне үз гомерендә дә күрмәгән картның кыяфәте бик аяныч иде. Аның йөзенә һәм үз-үзен тотышына караганда, бу хәлне ул бөтенләй аңышып бетмәгән. Үтә гаҗәпләнүдән аның күзләре өлкәннәргә хас булмаганча зур булып ачылган. Шундый көтелмәгән хәлдән нык курыккан булса кирәк, бөтен тәне белән калтырана. Миналар төшеп шартлый башлагач, ахырзаман килде, дип уйлагандыр инде, бахыр.

Мартин картны баштанаяк карап чыкты да җирәнгән кыяфәттә җиргә төкерде.

– О, юк! Бу партизан булырга тиеш түгел, бик карт бу, – дип сөйләнде.
– Ул качмакчы иде, гер гауптштурмфюрер, – диде солдатларның икенчесе. Картның партизан икәнен дәлилләү өчен шуннан башканы әйтә алмады, күрәсең.
– Сезнең бу кыяфәтегезне күрсә, шайтан үзе дә качып китәр, – диде Мартин мыскыллы елмаеп, солдатның мародёрлык белән шөгыльләнеп, иләсләнгән күзләренә ишарә итеп. Аннан соң кабат картка борылды да: – Әй син, карт, әйт әле, партизаннар кай тарафка качып китте? – диде.

Габделхак карт, авылда булган мәхшәргә һәм авыл халкының кинәт кенә тайгага кереп качуына шушы адәмнәр генә гаепле икәнен төшенде, әлбәттә. Харрас әйткән «рецидивистлар»ның ни дәрәҗәдә куркыныч булуларын, соң булса да, менә хәзер генә аңлагандыр бичара. Офицерның сүзләрен тылмач тәрҗемә иткәч, ул бераз уйланып торды. Сорау бирүченең тел төбен аңлау өчен акыллы картка нәкъ менә шул вакыт җитте дә. Кан тамырлары бүлтәеп торган ябык кулын күтәреп, авылдашлары чыгып киткән якка түгел, бөтенләй капма-каршы якка төртеп күрсәтте ул.

Ләкин шулчак разведчикларның бер төркеме әйләнеп кайтты да ашыгып Мартин каршына килеп басты:

– Гер гауптштурмфюрер, без әнә теге тарафка таба киткән бик күп эзләр күрдек. Партизаннар шунда киткән булырга тиеш, – диде.

Мартин ачу белән Габделхак картка күз ташлады.

– Алыгыз бу дуңгызны, – дип акырды ул солдатларга һәм борылып китәргә җыенганда, кулын кискен генә селкеп, барысына да аңлашылырлык ишарә ясады. Бу ишарәнең мәгънәсе Габделхак картка да барып җитте. Әйе, бу аңа карата хөкем карары иде. Дөрес, сигез дистә ел гомер кичергән татар карты үлемнән курыкмый. Аллаһы Тәгалә аңа үлемнең менә шушындыен билгеләгән икән, аны лаеклы кабул итә белергә дә кирәк... Габделхак булдыра алганча тураеп басты. Кыска гына автомат тавышы яңгырап алды...
Мартин, йорт ишекләрен җимереп ачып, анда мародёрлык белән шөгыльләнгән солдатларын җыю өчен ракета атып сигнал бирде. Тиз генә җыенып, кичекмәстән партизаннар артыннан эзәрлекләүне дәвам итәргә кирәк. Йорт ишегалларыннан берәм-берәм солдатлар чыга башлады. Берсенең дә куллары буш түгел, кайсы капчык, кайсы сумка тоткан. Бер солдат ике кулына икешәр тавык эләктергән. Аякларыннан тоткан тавыклар канатларын җилпеп тыпырчыналар, яман каты кытаклап кычкыралар, тирә-якка мамыклары оча. Шульц бер сарыкны өстерәгән...

Гауптштурмфюрер бу кәмитне күреп, ни әйтергә белмәде. Дөрес, бу гамәлләре өчен аларны гаепләргә җыенмый. Моңа кадәр дә басып алынган авылларда җирле халыкны аз таламадылар. Солдат тамак турында кайгырта икән, бу начар түгел. Тамагы тук солдат кына яхшы сугыша. Моны ул бик яхшы белә. Хәер, үзе дә авызны ертып керергә торган ризыкны алырга каршы түгел. Тик нәкъ менә хәзер, шушы мизгелдә Мартин өчен тамак кайгысы икенче урында иде.

– Барлык алган әйберләрегезне ташларга туры килер. Кичекмәстән партизаннарны куып җитәргә кирәк. Ә әйберләрне алырга без монда кабат, партизаннарны тар-мар иткәч килербез, – диде ул, ике сөйләшергә урын калдырмыйча.

Эсэсчылар колоннага тезелеп, көнчыгышка кузгалдылар. Партизаннарның нәкъ менә шул юнәлештә киткәннәренә аларның берсе дә шикләнми иде. Чыннан да, авылның шул башыннан чыгып, тайга эченә кергәч, анда бик күп кеше эзләре күреп, дөрес баруларын аңладылар.

 

* * *

Күчкән Сала качаклары урман эченә бер чакрымлап кергәннәр иде, аларны йөгерүдән сулышы капкан Әлфирә куып җитте. Аның чәчләре тузган, бит- куллары агач-куакларга сыдырылган, киемнәре ертылган, бер аягындагы туфлие төшеп калган. Аны иң беренче төркемнең ахырында баручы полиция лейтенанты Рафаил күреп алды һәм кире борылып каршысына йөгереп килде.

– Нәрсә булды, Әлфирә? – диде ул, хатынның иңнәреннән тотып.
– Аттылар... Юлдан бара идек...
Әлфирә тыела алмыйча кычкырып елый башлады. Бу тавышны ишетеп,

төркем ахырында баручылар да борылып карады һәм тукталып калды. Бераздан кешеләр колоннасы тукталды, һәм һәркем Әлфирә ягына төбәлгән иде. Алдан баручы авыл башлыгы Харрас та йөгереп килеп җитте.

– Нәрсә булды? Рафат кайда? – дип сораулар яудыра башлады ул килә- килешкә.

– Рафатны атып үтерделәр... Тракторны шартлаттылар... Мин тиз генә йөгереп, юлның икенче ягындагы урманга кереп качып котылдым, – диде Әлфирә, өзек-өзек сүзләр белән.

Ул әле һаман тынычланып җитә алмыйча, калтырана-калтырана үзләре белән булган хәлне сөйләп бирде. Ул башта авылга кайтмакчы булган. Ләкин тиздән авыл өстенә ике яклап миналар яудыра башлаганнар. Ачы сызгырып төшеп шартлаучы миналар авылның астын-өскә китергәннәрен үз күзләре белән күргән Әлфирә. Аннан соң, авыл кешеләре киткән көнчыгышка таба йөгергән, эзләрдән бара торгач, куып җиткән...

Әлфирәне фельдшер Светлана карамагына тапшырып, Харрас тиз генә авыл активы белән киңәшмә уздырып алырга дигән карарга килде. Зөфәрне, Камилне һәм участковый Рафатны бер читкә чакырып алды. Хәле бик шәптән булмаса да, тиешле дарулар һәм уколлар алган, ярасын бәйләткән һәм тамагын туйдырган Андрей да шунда килеп җитте. Ул инде хәлне чамалап алган иде. Димәк, фашистлар арттан куа килә. Шуңа күрә Андрей тизрәк үз тәкъдимен кертергә ашыкты.

– Уңайлы урын табып, кичекмәстән оборона оештырырга. Юкса, алар безне куып җитеп, аерым-аерым кырып салачаклар. Ә хатын-кызлар, карт-корылар һәм бала-чагалар юлларын дәвам итсеннәр. Бәлки үзебезнекеләргә барып чыгарлар. Ә без – кораллы партизаннар – монда фашистларны тоткарлап торыйк...

Дары исен татыган, күп мәртәбә бәрелешләрдә катнашкан һәм хәрби эшне мондагыларга караганда яхшы белүче Андрейның сүзләренә колак салмыйча калмадылар, әлбәттә. Ул хаклы. Ә оборона өчен корал белән эш итүче, урта яшьләрдәге көчле ир-атларны сайлап алырга туры киләчәк. Андыйларны табарга була. Егермеләп кеше җыелыр. Тик хәлнең бик җитди булуын авыл кешеләренә ничек аңлатырга? Ярар, юлны дәвам итәргә кушып, аларны алдан җибәрергә дә була. Ә менә корал тотып биредә – оборонада калган ике дистәләп ир-атка ни дияргә? Төрмәдән качкан бер төркем җинаятьчегә мондый көч белән каршы тору мөмкин эш тә бит... Тик баштанаяк коралланган, сугыш һөнәренә махсус өйрәтелгән бер рота гаскәриләргә каршы, сугышка бөтенләй өйрәтелмәгән егермеләп ир-ат каршы тора алырмы? Андрейның әйтүенә караганда, хәзер немецларда 150ләп кеше булырга тиеш. Көчләр тигез түгел. Аерма – җиде-сигез мәртәбә...

Харрас авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп:

– Җәмәгать, авыл кешеләре – карт-коры, хатын-кызлар, бала-чага хәзер алга таба юлларын дәвам итәчәк. Алар берәр километр арырак китеп, шунда безне көтәрләр. Ә без – мылтыклар белән коралланган иң көчле ир-атлар – монда җинаятьчеләргә каршы оборонада калабыз, – диде.

Авылдашлар арасыннан сайлап җыя торгач, чыннан да, егерме ике ир-ат табылды. Хәтта дүрт хатын-кыз да шулар сафында корал тотып җинаятьчеләргә каршы көрәшергә теләк белдергән иде, Харрас аларны тиз туктатты. «Корал белән эш итү – ирләр эше. Сездән башка да хәлдән чыгу җаен табарбыз», – дип, аларның теләкләрен кире какты. Бары тик фельдшер Светланага гына калырга рөхсәт бирде. «Корал кулланырга туры килеп, берәребез яраланса, яраларны бәйләрсең», – диде Харрас аңа.

Хәер, ул әйтмәсә дә, Гиппократ анты биргән Светлана моны үзенең бурычы дип саный иде.

– Алга таба юлны дәвам итүче авылдашлар төркеменә җитәкче итеп, Зөфәрне билгелим, – диде Харис, үзенең кыска гына чыгышын йомгаклап.

Харрастан моны көтмәгән Зөфәр ни әйтергә дә белмичә, гаҗәпләнеп калды.

– Харрас Зарипович, мин сезнең бу тәкъдимегезгә каршы. Мин монда оборонада торучы егетләр белән калачакмын. Чигенүчеләргә җитәкче итеп башка кешене куегыз, – диде ул, сүзләреннән аз гына да ваз кичмәячәгенә ышандырырга теләгәндәй.

– Нәрсә, әллә алар белән китсәң, җиңел булыр дип уйлыйсыңмы? Анда сиңа, әнә, әллә ничә дистәдән артык кеше карап тора. Аларның гомерләре өчен җаваплылык зуррак та әле.

Ләкин бу сүзләр генә Зөфәрне кире чигендерә алмый иде. Ул болай да фашистларның Күчкән Салага килүләрендә үзен гаепле саный. Әгәр ул «Ерак привал»да фашистларга әсир төшмәгән һәм аннан качып китмәгән булса, бу авылны алар беркайчан да эзләп табасы түгелләр иде. Шуңа күрә бүген авылдашларына уңайсызлыклар тудыруда бары тик үзен генә гаепле санап, фашистларга каршы көрәшүчеләрнең иң алгы сафында үзе булырга тиеш, дип уйлый иде.

– Мин моннан беркая да китмим. Өлкәннәр һәм хатын-кызлар белән Камилне җибәрегез әнә, – диде ул, икеле-микеле сөйләшүләргә урын калдырмыйча.

Камил каршы килмәде. Гәүдәсен хәрбиләрчә төз тотып: «Тигезләнеп тезеләргә!» – дип башлаган иде, каршысында хәрбиләр түгел, карт-коры да хатын-кызлар икәнен генә күреп, кулын селтәде.

– Кузгалдык, җәмәгать, – диде ул тыныч кына һәм үзе, иңенә асылган мылтыгының каешын тотып, салмак кына агачлар куелыгына атлады. Төркем аның артыннан иярде...

Алар агачлар арасына кереп күздән югалуга, оборона өчен уңайлы урын сайлый башладылар. Ерак түгел инеш ага. Аның ярлары сөзәк, ләкин өскәрәк менеп бассаң, агачлар сирәгрәк үскән елга үзәне уч төбендәге кебек күренә. Әнә шул калкулыкның өстендә үзара тигез аралар калдырып тезелеп ятарга кирәк, дип киңәшен бирде Андрей. Чыннан да, стратегик яктан караганда, бу бик уңышлы урын булыр иде. Харрас аның белән килеште. Егетләрнең кайсы агач кәүсәсе артына качты, кайсы чокырлы урынны сайлап, шунда сузылып ятты. Һәрберсе коралларын корып, әзерләп куйды.

Андрейның бер кулы яралы булганлыктан, ул мылтыктан ата алмаячак. Бердәнбер пистолетлы кеше – участковый Рафаил. Андрей аннан пистолетын биреп торуын сорады. Син мылтыктан да ата аласың, диде ул.

– Бу минем табель коралым. Аны теләсә кемгә бирергә закон кушмый, – дип аңлата башлаган иде, Харрас сүзләрен бүлдерде:

– Рафаил, пистолетыңны бир инде шуңа. Чыннан да, үзең мылтыктан да ата аласың ич, – диде ул.

Рафаил үзе корылышлы МП пистолетын кобурасыннан алып, теләр-теләмәс кенә Андрейга сузды һәм ничек кулланырга кирәген өйрәтте. Хәрби кеше булса да, әлегә кадәр мондый коралны күрмәгән Андрей, пистолетны әйләндерә- әйләндерә карады:

– Немчуралардан кулга төшерелгән трофеймы әллә? – дип сорамыйча түзә алмады.

Рафаил аңа гаҗәпләнеп карап торды да:
– Әйе, немец генералыннан алдым, – дип мыскыллы елмайды.
– Мин бу операциядә хәрби эшләр буенча ярдәмчем итеп, гвардия капитаны

Захаров Андрейны билгелим, – диде Харрас.
Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки килеп туган шушындый хәлдә, хәрби

эштә тәҗрибәсе булган Андрейның гына дөрес карарлар кабул итә алачагы һәркемгә мәгълүм. «Гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр» буларак, операциягә үзем җитәкчелек итәрмен, дип уйлаган Рафаилне гаҗәпкә калдырып, Харрас бу вазифаны үз өстенә алды. Ә аны башлык итеп түгел, хәтта ярдәмчесе итеп тә куймады. Монысы Рафаилнең ачуын китерде, билгеле. Теткәләнеп беткән гимнастёркалы Андрейны исәпкә алмаганда, монда форма кигән кеше бары ул гына. Дөрес, дәрәҗәсе лейтенант кына. Ә аңа калса, Харрас үзе дәрәҗәсе белән кем соң ул кадәр?! Эченнән генә шулай үртәлсә дә, Рафаил тыштан сер бирмәде. Башкалар белән бергә оборонага ятты.

– Минем команда буенча гына атарга. Бер пуляны да юкка әрәм итмәскә, – дип соңгы күрсәтмәләрен бирде Харрас.

– Нәрсә, ул кешеләргә чынлап атарга тиеш булабызмыни без? – дип сорады кайсыдыр.

– Ике-өч качкын җинаятьчене засадага ятып каршыламасак та, кулга алырбыз әле, – дип кушылды икенчесе.

– Атаргамы-юкмы икәнен хәлгә карап гамәл кылырбыз. Ә хәзергә барыгыз да тулы әзерлектә, җинаятьчеләрне көтәбез, – диде Харрас.

Дәвамы бар.

"КУ" 7, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев