Тыныч еллар күләгәсендә (романнан өзек)
Нәкъ шул көннәрдә оппонентларымнан минем диссертациягә рецензияләр килде. Йа Хода, гел күңелсезлеклердән генә тормый икән лә бу дөнья. Отзывларның икесе дә уңай. Миңа диссертация яклау өчен юл ачылды дигән сүз. Инде диссертациянең оеткысы бәян ителгән автореферат та типографиядән басылып кайтты.
ҮТКӘН ЮЛЫНА ЙОМГАК
Быел татар әдәбиятының талантлы язучысы, күп кенә чәчмә әсәрләр
авторы, тәрҗемәче Атилла Кадыйр улы Рәсүлевнең тууына – 110 ел. Әдәбият
сөючеләребез аны Атилла Расих буларак яхшы белә. Расих – язучының әдәби
тәхәллүсе. Күпләргә мәгълүм: иҗаттагы казанышлары өчен ул «Почёт
билгесе» һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары белән бүләкләнә. «Язгы
авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» романнары өчен 1981 елда Татарстан
Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
А.Расих – 1946 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1996 елның
9 маенда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
А.Расих – сугыш ветераны. 1939 елны ул үз теләге белән Финляндия һәм
СССР арасында башланган сугышка китә. Әлеге сугыш тәмамланып, бераз
үткәч, хәрби хезмәтен тәмамлап, өйгә әйләнеп кайтам дип куанып йөргәндә,
Бөек Ватан сугышы башлана. А.Расих сугышның беренче көненнән ахырына
кадәр хәрәкәттәге армиядә була, аның бар авырлыкларын үз җилкәсендә
күтәрә. Берлинның үзенә кадәр барып җитә, сугыштан җиңүче булып,
капитан дәрәҗәсендә әйләнеп кайта.
Атилла Расих – Казан дәүләт ветеринария институтының зоотехника
факультетын сугышка кадәр үк тәмамлаган югары белемле белгеч. Сугыштан
соң иҗат эше белән беррәттән ветеринария институтында студентларга белем
бирә. Кандидатлык диссертациясен яклый, гыйльми дәрәҗәгә ирешә. Күп еллар
шул институтта эшли. Фәнгә омтылыш аның әсәрләрендә дә чагылыш таба.
Әлеге үзенчәлек үз заманы өчен татар әдәбиятында яңалык та булып тора.
Иҗатының соңгы елларында А.Расих үзенең, гаиләсенең үткән юлына
йомгак ясый, әһәмиятле дип саналган вакыйгаларны киң катлау укучыларына
«Елларны чигерсәм» трилогиясендә тәкъдим итә.
Аның беренче китабы – «Ишан оныгы» роман-истәлеге 1996 елда
256 битле булып Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Бабасы
Зәйнулла ишан Рәсүлев турындагы истәлекләрне А.Расих үзе җыя. Совет
чорында дин темасы катгый тыелу сәбәпле, Кадыйр абзый улы Атиллага
бабасы турында сөйләүне кирәк дип тапмаган. Бәхеткә, Зәйнулла ишан
турында бик күп истәлекләр сакланган. Мәгълүматларны чит ил галиме
Хәмид Алгар хезмәтләреннән дә табарга була. Аның 1922 елда Лондонда
басылган «Зәйнулла Рәсүлев – Идел-Урал төбәгенең соңгы бөек шәхесе»
мәкаләсе «Татарстан» журналының 1995 елгы 7-8нче саннарында басылды.
А.Расихның роман-истәлекләреннән күренгәнчә, ишан оныгы, мулла улы
булуы аркасында, автор үз тормышында күптөрле идеологик киртәләр аша
уза, каршылыклар белән көрәшеп, рухи яктан ныгый, шәхес буларак җитлегә бара. Ул нәсел-ыруы белән чын күңелдән горурлана, чөнки алар үз гомерләрен
халыкка хезмәткә багышлаганнар.
А.Расихның фронттан язган хатларын әнисе кадерләп саклаган.
Шул хатлар һәм Бөек Ватан сугышы чорында үзенең хәтерендә калган
истәлекләренә нигезләнеп, А.Расих «Елларны кичерсәм» трилогиясенең икенче
китабын – «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр»не иҗат итә. Әсәр «Казан
утлары» журналының 1993 елгы 4нче санында басыла, шулай да аерым китап
булып дөнья күрми кала.
Язучының өченче китап булырга тиешле роман-истәлеге «Тыныч еллар
күләгәсендә» дип атала. Исеменнән үк аңлашылганча, автор сугыштан
соңгы тормышның авырлыкларын, шул вакытта җәмгыятьтәге ясалма
каршылыкларны яктырта. Шунысы игътибарга лаек: А.Расих үзе яшәгән
мохиттәге фән кешеләрен, язучыларны, түрәләрне, гаиләсен тормыштагыча
сурәтли. Шул рәвешле аның геройларының уңай һәм тискәре яклары күрсәтелә.
Димәк, роман чынбарлыкка нигезләнгән, гомумән, документаль дип әйтергә дә
була. Автор әсәрнең төгәлләнү вакытын 22.03.89 дип язган. Шулай турыдан
дөресен язган өчен нәшрият аның китабын бастырып чыгармый. Чөнки
совет чоры принципларына туры килми. Нәшриятта 1995 елда да дөреслекне
дөньяга чыгарудан куркалар. Ә А.Расих бу өлкәдә күптән җиң сызганып эшли,
чөнки намусы кушканча яши, иҗат итә.
Чит илләрдә чынбарлыкны сурәтләүгә корылган әсәрләр гадәти күренеш,
чөнки беркем дә, танылган шәхесләр дә уңай характер сыйфатларына гына ия
түгел, тискәресе дә бар. Ә бездә чынбарлыкны күрсәтүдән әле дә шүрлиләр,
димәк, социализм идеологиясе иҗат принципларыннан арына алмыйлар. Ә
А.Расих ХХ гасырның 80 нче елларында ук чынбарлыкны нигез итеп алып иҗат
итә башлый. «Елларны чигерсәм» трилогиясенең языла башлау вакыты бу
турыда сөйләргә мөмкинлек бирә. Димәк, совет җәмгыятендә яшәп иҗат
итсә дә, иҗатының соңгы чорында А.Расих – социализм таккан иҗат
алымнарыннан азат язучы, оптимист шәхес.
Үзенең фани дөньяда күп гомере калмавын яхшы аңлаган А.Расих «Тыныч
еллар күләгәсендә» әсәренең машинкада басылган бер нөсхәсен миңа бирде.
«Еллар узгач, бәлки, бу әсәремә караш үзгәрер. Әлеге роман-истәлекнең нинди
кыйммәткә ия булуын син яхшы аңлыйсың, синдә саклансын, сеңлем» – диде.
Мин А.Расихның иҗатын барлап, анализлап кандидатлык диссертациясе
яклаган идем. Шул сәбәпле, ул миңа ышана иде. «Тыныч еллар күләгәсендә»
автобиографик роман-истәлекнең бер нөсхәсен 1995 елдан бирле үземдә
сакладым. Гомумән, трилогия материалларына нигезләнгән фикер-
күзәтүләрем аерым китапта урын алды: Атилла Расих: Тормышы һәм
иҗаты. / Равия Зарипова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 223 б.
А.Расихның «Елларны чигерсәм» автобиографик трилогиясе хәзерге заман
һәм киләчәк, гомумән, татар халкы тарихы өчен зур кыйммәткә ия, чөнки шушы
трилогиянең буеннан-буена язучының яраткан әнисе, мәшһүр Тукаебызның
сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова-Рәсүлеваның тормышы чынбарлыктагыча
яктыртыла. Аның гомеренең шатлыклы, кайгы-хәсрәтле вакытлары улы
тарафыннан әнисенә олы хөрмәт, ярату белән тасвирлана. Тукаебыз бит аңа
багышлап, рухланып берничә шигырен иҗат иткән. Шул сәбәпле, «Елларны
чигерсәм» трилогиясе Тукай темасын баетуда, ачыклык кертүдә зур әһәмияткә
ия. Башка халыклар үзләренең атаклы язучылары, шагыйрьләре турында тарихи
материалларны бөртекләп җыялар. Мисал итеп А.С.Пушкин һ.б.ларны алырга була. 2026 елда Татарстан республикасында һәм башка төбәкләрдә Г.Тукайның
140 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә әзерләнәләр. А.Расихның өч өлештән торган
«Елларны чигерсәм» автобиографик трилогиясен бер китап итеп бастырып
чыгару Тукаебызның юбилеена күркәм бүләк булыр иде.
Трилогиядә Зәйтүнә Мәүлүдованың татар дөньясының тарихи шәхесләр
белән аралашуына да игътибар бирелгән. Гаяз Исхакый белән Зәйтүнә
Мәүлүдованың үзара язышкан хатлары да Тукай темасына яңалык өсти,
тарихи вакыйгаларны ачыкларга ярдәм итә.
Равия ЗАРИПОВА,
филология фәннәре кандидаты
Редакциядән:
Журналыбызның бу санында без Атилла Расихның гомеренең соңгы
елларында үзенең катлаулы тормыш юлын бәян иткән «Елларны чигерсәм»
исемле истәлек-трилогиянең «Тыныч еллар күләгәсендә» дип аталган өченче
китабыннан бер өзек тәкъдим итәргә булдык.
***
Куйган максатларымның иң мөһимнәренә ирештем мин хәзер.
Җанымны ашап торган, әтиләрнең Казанга кайту-кайтмау мәсьәләсе
уңай хәл ителде. Алар Казанда байтак вакыт фатирсыз иза чиккәннән
соң шулай да Арча кырында, Әмәт тавы тирәсенә урнаштылар.
Мин диссертациямне төгәлләп киләм. Романымны язып бетердем
һәм хәзер аны машинкада бастырам. Хәзергә барысы да әйбәт бара.
Роман машинкадан чыккач та, журналга тапшырылачак. Ул, мөгаен,
киләсе елның беренче саннарында басыла башлар дип уйлыйм.
Роман гонорарына әниләргә бер куыш сатып алырмын, картайган
көннәрендә бичаралар кысан бүлмәдә күршеләр белән яшәп азап
чикмәсләр. Инде диссертация яклап алсам, эш хакым да артачак бит,
мин әти-әнигә ай саен матди ярдәм күрсәтә башлый алам.
Әсәремнең машинкадан чыгуын түземсезлек белән көтәм. Эшне
тизләтү өчен мөмкин булган саен нәшриятка машинистка янына чабам. Аны ашыктырам, аның эшен җиңеләйтү өчен сәгатьләр буе
текстны әйтеп торам.
Менә бусы да булды, әсәр өч нәсхәдә машинкада басылды. Мин
хәзер институттан кайту белән кулъязмадагы хәреф хаталарын төзәтеп
утырам. Ярый, берничә көндә бу эш тә очлана. Инде минем алда эшнең
иң татлысы тора, ул да булса – романны редакциягә илтеп тапшыру.
Мин институттан иртәрәк кайтып, редакциягә ашыгам, күңелем
шатлык тойгылары белән тулы, әлбәттә, әсәрне журнал шатланып
кабул итәчәк. «Бик әйбәт булды. Киләсе елда Мәскәүдә Татарстан
әдәбият-сәнгате декадасы булачак, бу әсәрең Мәскәүне шаулатачак
шул декадага зур бүләк», – диячәкләр. Тәгаен, минем әсәргә «яшел
урам» ачып, аның журналда басылып чыгуын ашыктырачаклар әле,
бик ихтимал, якындагы саннарга ук кертүләре дә бар.
И яшьлек, и тәҗрибәсезлек! Әйтерсең лә бездә яшь язучыны китап,
журнал идарәләрендә көтеп торалар. Миңа берәр редакторның үземне
тиң күреп сөйләшерлек көннәрен күрү өчен бик күп Каф тауларын,
утлы сират күперләрен кичәргә туры киләчәген башыма да китерә
алмый идем әле.
Әйе, китерә алмый идем, шуңа күрәдер, мин беренче зур әсәремне
журналга тапшыру бәйрәмен күңелемнән бик тантаналы рәвештә
уздырдым. Ләкин, ләкин башы ук ничектер мин теләгәнчә булмады
әле моның, артык гади килеп чыкты. Редакциянең җаваплы секретаре,
минем фронтовик дус кулъязманы бер дә алай күтәрелеп каршы
алмады, хәтта мине әсәремне төгәлләү белән котламады да, бары тик
ничектер сәер генә итеп елмайды. Хәер, мин моңа башта ул кадәр зур
игътибар да бирмәдем, минем дус бит, гомумән, артык эмоция кешесе
түгел, ул эчендәгесен тышына чыгарырга беркайчан да ашыкмый.
Минем бераз кәефем кырылса да, шулай үземне тынычландырырга
тиеш идем, һәрхәлдә әсәр журналга тапшырылды бит. Минем хәзер
эчемдәге янар тауларым сүрелде, мин зур эш башкарылганнан соң
гына була торган рәхәт тынычлану хисләре кичерә башладым. Инде
журналда эшләүче иптәшләрнең әсәрне укып чыгасы, ә минем түзеп
көтәсем генә калды. Уен түгел, дустым. Татар матур әдәбиятында
сугыштан соң укучыга беренче роман бүләк иткән кеше булыр бу!
Молодец, Расих!
Мин күтәренке күңел белән тагы диссертациягә тотынам, баш-
аягым белән шул эшкә чумам. Бу вакытта инде мин Сорочий
базарыннан соңгы җиде йөз сум акчама иске булса да әле эшкә ярарлык
портатив язу машинкасы алып, анда эшләргә өйрәнә башлаган идем.
Диссертациямне шул машинкада басам. Әле аның эше күп-күбен.
Диссертация басылганнан соң, аны җитәкчем – профессор укып
чыгарга тиеш. Бәлки әле моңарчы партия өлкә комитетында эшләгән
безнең доцент Зиннур Сафич та танышып чыгарга теләр. Аннан соң мин диссертациямне кафедра хезмәткәрләре тикшерүенә куярга
тиеш булам. Шуннан соң гына инде, кирәкле төзәтүләр керткәч,
оста машинисткадан әйбәт кәгазьгә бастырып төпләтергә һәм
оппонентларга тапшырырга була.
Әйтүе генә ансат, юл сикәлтәле. Нәрсә көтә мине? Оппонент
агайлар нинди хөкем чыгарырлар? Бәлки хезмәтне, барып чыкмаган
бу, егет, сиңа гыйльми дәрәҗә бирерлек нәрсә түгел бу диярләр. Дөнья
бу, безнең көннәрдә барысын көтәргә була. Аннан, әлеге дә баягы,
минем маңгайдагы мөһернең үз эшен башкаруы да мөмкин. Тик үземә
тәшвишләнергә ирек бирмим. Мин эшлим, күңелемдәге яктылыкны
көчәйтергә, караңгысын кечерәйтергә тырышам, теге, кем әйтмешли,
алны-артны абайламый диссертация язам. Инде эштән бушаган
чакларда башка төрле күңелсез уйлар килсә, ахыр чиктә минем
әдәбиятым бар бит әле, роман язылды, шиксез, аны журнал кабул
итәчәк дип юанам. Тик менә өйдәге хәлләр бик хөртиләнде. Улымны
ничек тә балалар бакчасына урнаштырып булмый. Аның артыннан
чабарга туры килә. Зәкия сугыш елларында авылда эшләгән килеш
читтән торып педагогика институтында укыган, тик ул факультетның
югары курсына җитсә дә, имтихан биреп өлгермәгән. Аны урнаштыру
артыннан да йөрергә кирәк. Без хәзер шул институтта ассистент
булып эшләүче Хатыйп Госман белән ректор янына керәбез. Зәкиянең,
институтны тәмамлап, имтиханга керүенә рөхсәт алабыз.
Хатыйп Госман белән без фронтта татар телендә чыга торган
газета редакциясендә танышкан идек. Бер-беребезне беренче
очрашуда ук ошаттык. Инде тыныч еллар башланып, Казанга әйләнеп
кайткач, без тагы да якынаеп йөрешә башладык. Аның кандидатлык
диссертациясен яклаган көннәрен, ниһаять, докторлык дәрәҗәсен
алган куанычлы бәйрәмен без бергә уздырдык.
Менә минем диссертация дә басылып бетте. Мин аны тагы бер
тапкыр карап чыгам да профессорыма тапшырырга ашыгам. Ул
озак тотмый, эшемә «кул куя», фатихасын бирә: «Барып чыккан бу,
Атилла Кадыйрович», – дип, күңелне күтәрә. Ярый, ярый, мин шат,
мең шөкер. Димәк, минем минимум имтиханнары белән чиләнүем,
сынаулар уздырып, бернинди ярдәмчесез, өч төркем атларны карап
ашатып, тикшереп эшләтүем, анализлар ясавым бушка китмәгән.
Яшибез, болай булгач! Профессорның биргән бәясе ул инде, агайне,
уен түгел, эш пеште, болай булгач!
Тик шашма, Атилла! Әле алда хезмәтеңне гыйльми Совет
әгъзалары алдында яклыйсың бар, бәйләнчек оппонентларыңа аягүрә
баскан килеш, гыйльми Совет ышанырлык җаваплар бирәсең бар.
Алай бик шатланырга ашыкма, дускаем!
...Шәрәф Мөдәррис белән безнең ара якыная төште. Дуамал,
әмма эчкерсез дус булып хәтердә саклана ул минем өчен һаман да. Аны әдәбият һәм талант якты юлга бастырган, минемчә. Ул: «Әгәр
шагыйрьлекне изге бер эш дип тапмасам, мин тәгаен бандит булыр
идем», – дип сөйли иде, ярымшаяртып.
Аның сөйләвенчә, әтисе Гражданнар сугышы каһарманы була. Ул
тыныч елларда да кылыч тагып йөри. Коллективлашу елларында ул
беренче булып кулакларның канына тоз сала. Шәрәфләрне авылда
«Медерләр» дип йөртәләр. Шәрәфнең сөйләвенә караганда, аның
әтисе гомер буена түрәлек итеп, эчеп, кылыч селтәп яшәгән, барлык
хуҗалык эшләрен Шәрәфнең әнисе алып барган, авыр ирләр эшен
дә үзе башкарырга мәҗбүр булган, хәтта мичләр чыгарган.
Шәрәфнең ачуы бик яман иде, ләкин мин аның әдәпсезлек күрсәтеп
сүгенгәнен бер дә хәтерләмим.
Шәрәф мәрхүм артык кызып китүчән, әйткәнемчә, дуамал холыклы
кеше иде. Әмма шул ук вакытта ул ифрат самими һәм ярдәмчел, татлы
телле дә. Ул мине беренче танышкан көннән алып бик якын күрде,
Атиллам дип кенә йөртте.
Ләбибә белән матур гына яшиләр, балалар үстерәләр. Ләбибә аңа
берсеннән-берсе матур балалар тупырдатып торды. Без үзара кунакка
йөрешәбез, һәр көн булмаса да, атнага бер күрешми калмыйбыз.
Шәрәф миңа журнал тарафыннан тибәрелгән романны уздыру
юлларын өйрәтә. «Күңелеңне төшереп, әдәбиятка кул селтәргә
ярамый», – ди. Хәер, әдәбият чире минем бөтен барлыгыма нык
сеңгән, мин теләсәм дә, аны ташлый алмыйм.
Романымны күтәреп тагы журнал редакциясенә юнәләм. Мин
редактор янында. Гази Кашшаф белән романның язмышы турында
сөйләшәм, әсәргә объектив анализ таләп итәм. Тик шулай да күңел
нидер сизенә. Мөхәррир минем белән теләмичә генә сөйләшкән кебек.
Ниһаять, «Кулъязмаңны калдыр, – ди салкын гына, – карарбыз». Гази
абыйның күзләрендә бернинди өмет чаткылары күрмим. Әйтерсең
лә минем каршымда элекке Гази Кашшаф түгел, бөтенләй башка
кеше. Юкса ул бит миңа Союзга керер өчен рекомендация биргән
кеше, ул бит миңа фронтта чакны хатлар язып торды. Юк, юк, алар
үзгәргән, тәгаен хәзер алар миңа дошманнарча карый. Мин әсәремне
журнал редакциясендә калдырам. Гази абыйның соңгы сүзен көтеп
яшим хәзер. Өзлексез Гази абыйга шалтыратам. «Укып чыктыгызмы
әле, укып чыктыгызмы?» – дип белешеп торам. Ниһаять, ул бер
очрашканда, елмаю дигән нәрсәнең ни икәнен белми торган йөзен
миңа төбәп: «Таныштым, – дип куйды. Мин аның өстәленә таба
атладым. – Мин сине авиация заводы турында язарсың дип уйлаган
идем», – дип сүзен башлады ул. Минем сөмсерем шундук коелды.
Нәрсә ул авиация? Ул бит сугыш-кырылышка бәйләнештәге
нәрсә, яшәү чыганакларының төп коралы түгел, шуңа күрә минем
романымда авыл хуҗалыгы машиналары заводы төп фон итеп алынган. Мин эчтән генә шулай Гази абый белән бәхәскә керешәм.
Ул сүзен дәвам иттерә:
– Син безнең Татарстан турында язарга тиеш. Ә син – Урал якларын...
Ничек инде дип каршы килдем мин эчтән генә, безнең халык Урал
төбәгендә азмыни? Ни өчен алар турында язарга ярамый?
– Аңлыйм, аңлыйм, син Ленин тәнкыйть иткән культура
автономиясен пропагандалыйм димәкче буласың. Гаҗәп, гаҗәп, тагы
ниләр әйтерсең икән? Син анда төп персонаж итеп чыгышы шикле
бер үсмерне алгансың. Синең Мансурың – нэпман племяннигы.
Советның кан дошманы бит аның абзасы. Нигә сиңа ярлы крестьян
малаен төп персонаж итеп алмаска, йә, әйтик, анда берәр батракны?
Мин эчтән тагы каршы төшәм.
– Мин аны, – дим, – юри шулай яздым. Әйтергә теләгәнем шул:
кешенең нинди сыйныф вәкиле булуы хәлиткеч нәрсә түгел, аның
тормышка карашы, гамәле барысын да хәл итә. Синең үзеңне дә
мулла улы диләр бит, син дә советка каршымыни?
– Синең бу әсәреңдә партия җитәкчелеге бик тонык чагыла.
Йа Хода дим мин эчтән генә уфтанып, ничек кенә итеп шул партия
җитәкчелеген тиешенчә күрсәтеп була соң? Мин күрсәткән тормышта
моның бер генә дә истә калырлык өлгесе юк ич. Чөнки коеп куйган
партия җитәкчесе була алмый. Партия җитәкли дибез икән, аның
рухы, программасы җитәкли дип аңлыйм мин. Шулай икән, инде әсәр
дөнья күрсен дибез икән, ул син күрергә теләгән партия җитәкчесен
уйлап чыгарырга туры килә. Теләсәң-теләмәсәң дә, әсәр укучыга
җитсен дисәң, бик акыллы, ортодокс, чуеннан коелган бер фиркале
персонаж кертеп җибәрергә туры килә романга. Тик дөресен әйтим,
минем мондый эшкә бер дә барасым килми, Гази абый. Мин күргән
коммунистларның кайсын прототип итеп алыйм соң? Әти-әнисен
саткан Верховный Совет башлыгы Динмөхәммәтовнымы, үзен татар
патшасы итеп хис иткән, дөреслектә марионетка Зиннәт Моратовнымы?
– Расих, син рус халкы вәкилләрен әсәреңдә бер дә калку итеп
күрсәтмисең. Ә инде иң колорит персонажларың – тискәре персонажлар,
алары да – рус халкы вәкилләре. Беләсеңдер, иптәш Сталин сугыш бетү
белән, рәхмәт әйтеп, кем сәламәтлегенә бокал күтәрде.
– Анысы шулай, – дип, мин бу юлы ачыктан-ачык бәхәскә
керәм: – Иптәш Сталин бокалны рус халкы өчен генә күтәрде. Тик мин
сезнең тискәре персонажларың рус халкы вәкилләре дигән сүзегезне
дөрес дип тапмыйм. Әсәрне сез, минемчә, җитәрлек игътибар белән
укымагансыз.
Гази Кашшаф калын иреннәрен җәеп елмайгандай итте. Тик
бу елмаю миңа ирония билгесе булып тоелды, янәсе, син, энем,
политиканы аңламыйсың. Ул тагы сүзгә кереште:
– Синең әсәр артык җирдән сөйрәлә бит, Расих. Анда заманга хас күтәренкелек, яну, энтузиазм, фидакарьлек юк. Ул елларга хас
булганча, эшчеләрнең атлыгып торулары чагылмый.
Мин моңа да эчтән генә каршы төшәм. Нәкъ шул елларда мин –
гади эшче булып заводта эшләгән кеше. Тик мин бер эшченең дә
бишьеллык тизрәк тулсын иде дип януын күрмәдем. Билгеле, бик
дәртләнеп эшләүчеләр дә булды, тик бу хезмәт сөючегә нинди
шартларда да хас нәрсә бит. Эшче: «Тукта, энтузиазм күтәрелгән чак,
эшлим әле», – дими, күбрәк яшәү өчен акча кирәктән тырышып эшли.
Гази абый кулындагы күзлеген, «тәртәсе» очыннан тотып, тегермән
канатыдай әйләндергәләгәннән соң:
– Образлар калку түгел, бер дә истә калмый, – дип куйды.
Бәлки, чыннан да, шулайдыр дип уйлыйм. Тик мондый сүзне теләсә
нинди әсәр турында да әйтергә була бит. Чөнки бу сүз – буш сүз,
чөнки ул мисаллар белән генә авторны ышандыра ала. Ләкин минем
оппонентым андый «вак-төяк» эшләр белән шөгыльләнми. Мин ничек
соң ул образ дигән нәрсәне Гази абыйлар канәгатьләнерлек калку итеп
язарга дип баш ватам. Булмый бит. Димәк, минем сәләт чамалы.
– Телең әйбәт түгел, – ди Гази абый, кулъязманың битләрен
актаргалап, – инверсия күп.
Ул берничә мисал китерә. Әйе, мин Гази абыйның бу сүзләренә
дә каршы килә алмыйм. Шулайдыр дим, бик ихтимал. Чөнки без
рус арасында яшибез. Күбрәк русча сөйләшергә, русча укырга
туры килә, бары өйдә ял вакытында гына үз телебездә сөйләшәбез,
бары үз әдәбиятыбызны укыганда гына туган телебез бакчасында
гизәбез. Бу инде безнең милли әдәбият вәкилләренә күктән иңгән
бер бәхетсезлек. Ничек аннан котылып була соң? Бәлки авылга
китеп, шунда яшәргәдер дип уйлыйм мин кайчак. Алай дисәң, мин
аз күрдеммени авыл кешеләрен; алар хәзер телебезнең оеткысын
саклаучылар түгел. Үз телләрен онытып, балаларының рус телендә
генә сөйләшүе – алар өчен хәзер бер өстенлек билгесе.
Гази абый кулъязманы өстәлдән ала да миңа суза:
– Әсәр әле эшләнергә тиеш, – ди.
Шулайдыр, шулайдыр, һәр язучының әсәре авторның гомере
киселгәнче өзлексез эшләнергә тиеш.
Мин рәхмәт әйтәм, мәгәр эчемдә мең каршылык бутала, күңел
төшенке, әйтерсең лә өметләр җебен пычак белән кистеләр, һәм мин
төпсез әҗәл базына очам.
Менә сиңа янып, дәртләнеп язган иҗат җимешеңнең язмышы
дим мин үземә. Менә сиңа мактарлар, яратырлар, бәлки әле тиз
арада басып та чыгарырлар дип йөрүләреңә каршы җавап. Мин,
кулъязмамны челтәр сеткага салган килеш, әкрен генә Бауман
урамы буйлап барам. Менә нәрсә икән ул хакың булмаган эшкә
тыгылу. Теләмиләр, минем өчен ишекләр ачылмаган. Югыйсә минем сугыш чорында язган әсәрләрем турында мин судан пакь, сөттән
ак фронтовик язучы булып исәпләнгән чакта минем белән шулай
сөйләшерләр идемени? Кызык хәл! Искитмәле! Мин безнең әдәбият
мондый әсәрләргә бик-бик мохтаҗ икәнлеген яхшы беләм. Хәер,
барысы да ачык. Мин катгый рәвештә шундый карарга киләм. Минем
электән үк белгәннәрем тагы бер тапкыр расланды: илдә зур мәйданга
чыгып эш күрсәтү өчен кешенең «йөзе», «сызыгы сызыкка» туры
килгән булырга тиеш, ягъни синең чыгышың тел тидермәслек булсын,
үзең соң дәрәҗәдә лояль кеше бул, барысын да хуплап кына тор. Ә
инде бу шартларга җавап бирерлек кеше түгел икәнсең, Шәехзадә
Бабич әйтмешли, хет чәнчелеп кит, тончыгып үл, сине эт урынына да
күрмәячәкләр. Мин шул рәвештә фәлсәфә корып, урам буйлап барам.
Ләкин төшенкелеккә бирелүдән дә бернинди мәгънә чыкмаячагын
акылым белән тоям мин. Аңлыйм, бу әле бөтенләй җимерелеп төшү
түгел, көрәшне генә көчәйтергә кирәк, синең әдәбият мәйданына
ныклап аяк басу көннәрең алда әле. Аннан соң минем бик зур, бик
җитди шундый ук иҗат эшләремә иркен юл ачылырга тора бит.
Анысы – фән өлкәсе. Җитәкчем диссертациямне яратты бит. Мин
хәзер әдәбият шөгылен куеп торырга, ныклап шул гыйльми хезмәтем,
диссертациямне уңышлы яклау турында баш ватарга тиеш.
Әдәбият юлы ул, әлбәттә, өзелмәячәк. Менә институт
мәшәкатьләреннән бераз арыныйм гына, аннан күз күрер.
Профессорым миңа аспирантураның беренче елы бетү белән үк
укыту эшләренә керешергә кушты. Мин хәзер бары районнарга чыккан
яки хуҗалыкта эксперимент уздырган араларда гына студентлар
белән практик дәресләр алып бармыйм. Эш хәзер кафедрада муеннан.
Кафедра өчен дә, практик дәресләрем һәм диссертациям өчен дә
мин таблицалар язам, һәр дәрескә ныклап әзерләнәм, конспектлар
булдырам. Шундый хезмәтләр аркасында вакыт сизелми уза.
Менә тагы каникул башланды, тик мин институттан читкә китә
алмыйм, миңа һәр көн анда барып, диссертация хезмәтемнең
камераль исәп-хисапларын кабат-кабат тикшерергә кирәк. Мин шул
эш белән мәшгуль. Алай да күңелнең бер почмагында, теш арасына
кысылган кылчык кебек, әдәби хезмәтем, аның язмышы тора. Мин,
һәр буш арадан файдаланып, ирексездән шул турыда уйланам, мәҗрух
кулъязмамны алып актарына башлыйм.
Әниләргә барам. Алар күршеләре белән янәшә кечкенә генә бер
бүлмәдә көн күрәләр. Тыгызлык, мохтаҗлык. Моңа сәбәпче мин бит.
Бу вөҗданымны газаплый. Алай да әнием бер дә сынатмый, шатланып
мине каршы ала, булганы белән сыйларга тырыша. Ә әти исә,
гадәтенчә, дәшми. Тормыш авырлыклары җитмәгән, җәй керү белән
аларның тагы бер хәсрәтләре артты, өй хуҗасы фатирны бушатырга
боерган. Каян табасың соң тиз арада бүлмә? Хуҗа әтиләрне судка бирә. Менә көннәрдән-беркөнне суд. Мин дә барам. Рәхмәт төшсен
судьяга, минем әти-әниемнең авыру һәм карт кешеләр булуларын
исәпкә алып булса кирәк, яшәгән бүлмәләрендә калырга дигән
хөкем чыгара. Тик суд аша дәгъвага кергән рәхимсез хуҗа хатын
белән бер түбә астында яшәү җиңелмени? Әтиләр хәзер бик авыр
хәлдә. Әниемнең кан басымы элек тә тотрыксыз иде, хәзер бөтенләй
начарланды, еш кына 240ка җитә. Әти исә тагы үзенең ашказаны
белән җәфалана башлады.
Нәкъ шул көннәрдә оппонентларымнан минем диссертациягә
рецензияләр килде. Йа Хода, гел күңелсезлеклердән генә тормый икән
лә бу дөнья. Отзывларның икесе дә уңай. Миңа диссертация яклау өчен
юл ачылды дигән сүз. Инде диссертациянең оеткысы бәян ителгән
автореферат та типографиядән басылып кайтты. Аны канцеляриядәге
адреслар буенча илдәге барлык авыл хуҗалыгы вузларына җибәрәбез.
Менә мин диссертация якларга тиеш көн дә килеп җитте. Июль
аеның иң эссе көннәренең берсе. Мин иртә таңнан кафедрада. Үземнең
таблицаларымны, укырга тиеш булган докладымны тикшерәм,
кычкырып укып чыгам. Ул арада Советта кворум булса ярар иде дип
ут йотам. Чөнки совет әгъзалары тиешле санда җыелышка килмәсәләр,
яклау көнен көзгә күчерүләре дә бик ихтимал. Байтак кеше хәзер
отпускада. Шәһәрдәгеләрен чакырдылар чакыруын...
Көндезге унберләрдә мин кафедра артына барып бастым.
Диссертация яклау минутлары. Мин басып торган кафедра тәрәзәгә
караган, аннан кояш нурлары нәкъ минем йөземә килеп бәрелә.
Зарар юк, аннан да кайнаррак тәнкыйть уклары көйдерә башламаса,
монысына гына түзәрбез.
Докладымны кабаланмыйча гына кычкырып укыйм. Сүз
оппонентларга бирелә. Аларның берсе – абруйлы доцент, зур дәрәҗәле
пост биләүче галим, шул сүз ала. Ул хезмәтемнең уңай якларына
туктала, миңа берничә сорау бирә, һәм бераздан минем җавапларым
белән камил канәгатьләнеп туктый: «Бу кешегә гыйльми дәрәҗә
бирелергә тиеш, үзе һәм хезмәте моңа лаек», – ди. Һи, болай булгач,
дим, куанып, эшләр минем худта икән! Җиңел икән бит ул диссертация
яклау.
Оппонентларымның икенчесе – профессор, безнең институтта
кафедра мөдире булып эшли. Мине шундук сагаю тойгысы йомарлап
ала. Билгеле, аның диссертациягә алдан биргән бәясе уңай, ләкин кем
белә тагы, аның турында җитәкчем белән әйбәт мөнәсәбәттә түгел
дип сөйлиләр бит. Шул нәрсә минем язмышка киртә салмасмы хәзер?
Безнең заман өчен бу бер дә ят нәрсә түгел.
Юраган юш килде. Профессор белән без тиздән каты бәхәс
башлыйбыз. Теге, кем әйтмешли, тексттан «бөрчә» чүпләргә кереште.
Ә кояш кыздыра, аның нурлары нәкъ миңа төшә. Ләкин кояштан битәр хәзер мине профессорның бәйләнчеклеге көйдерә. Ул берүк
нәрсәгә кабат-кабат кайтып кадала. Күренеп тора, ул гыйльми
совет әгъзаларын барлык көченә үз ягына аударырга, әйткәннәренә
ышандырырга тырыша, әмма сизеп торам, совет миңа карата
хәерхаһлы. Соңыннан артык азына башлаган оппонентның
бәйләнчеклегеннән тәкатьсез калып, кайберәүләр аңа каршы сүз дә
әйткәли башлады. Янәсе, җавап бирде бит инде, җитмимени шул?
Профессор үзе дә арыды, ул пенсне күзлеген бер caла, бер кия,
әмма һөҗүмен туктатырга теләми. Мин дөресен язарга тиеш, кайбер
минутларда минем йөрәгемә дәһшәт суыклыгы үрмәли башлый. Бетте,
барысы җимерелде дигән фикер хәнҗәр булып күңелгә кадалгалады.
Оппонентның нинди нәтиҗә ясаячагы хәзер, әлбәттә, миңа бик ачык.
Шулай булды да. Профессор минем эшемне дәрәҗә алырга лаек дип
тапмый. Әй, профессор, профессор, син моңарчы ни карадың соң?
Ниемә дип үзеңнең язма «отзыв»ыңда эшемә уңай бәя бирдең? Димәк,
син – икейөзле кеше. Йә булмаса, бу эшне син минем сизгерлегемне
бетерү өчен эшләгәнсең, соңыннан миңа көтелмәгән удар ясарга
җыенгансың. Шулаймы? Мин совет әгъзаларының яшерен тавыш
бирүләрен, хисап комиссиясенең тавышларны санавын тетрәнеп
көтәм. Күрше бүлмәгә чыгып киткән комиссия ни өчендер бик озак
маташа, бәлки бозылган бюллетеньнәр күптер, сайлау бәлки дөрес
булмагандыр дип борчылам. Бәлки бәхәсләшәләрдер. Бу эш шундый
юнәлеш алып, мин узмасам, син, энекәем, әдәбият мәйданы гына
түгел, фән бинасына да керергә лаеклы кеше булмаячаксың.
Менә кинәт каршы бүлмә ишеге ачыла, аннан аудиториягә юкны-
барны сөйләшеп, ара-тирә көлешеп, гамьсез утырган совет әгъзалары
арасына комиссиядәгеләр чыга. Мин, кафедра артына килеп басып,
түземсезлек белән комиссия рәисенә текәләм. Ул ашыкмыйча гына
протокол укый. Совет әгъзаларыннан миңа ике кешенең каршы
булуын, калганнарының барысы да миңа фән кандидаты дигән
дәрәҗә бирү ягында икәнлекләрен игълан итә. Шатлыктан йөземә
кан йөгерә, ирексездән чыраема елмаю менеп куна. Кул чабулар,
янымда утыручыларның каты итеп кулымны кысуы. Мин ниндидер
талгын рәхәтлек тойгысы кичерәм. Совет әгъзаларына рәхмәт укыйм,
шундук ашыгып, йөгерә-атлый аскы катка төшәм. Анда телефон. Ут
йотып миннән хәбәр көткән өйдәгеләргә шалтыратам. Булды, булды!
Өч ел буена бик нык тырышып башкарган хезмәтем җилгә очмады.
Яшибез болай булгач, яшибез!
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев