Логотип Казан Утлары
Роман

Тургайлы болытлар (дәвамы)

— Дошманнарга үч итеп, бәхетең булам. Елама гына берүк. Тукта. Күз яше мине каушата, аяк-кулымны бәйли, мескенәйтә. Минем синең алда көчле ир буласым килә. — Бул! Бул... Еламам. Яратырмын. Яратылганнан калганны яратып була микән?

Әсәрнең башын монда укыгыз.

Ут янгач, өйрәтелгән халык тоташ агым булып фойедагы чыршы янына

юнәлде. Мин Зәмзәмия белән янәшә барам. Әйдә, дип әйтүче юк, хуш дигәнен

дә ишетмәдем. Кунак кызга башкалар күз салмасын өчен бераз сөйләштерәсе

булыр, арага кермәсләр.

— Зәмзәмия, син безнең районнанмы?

— Ә син үзең кайсы районнарны беләсең соң?

— Ну, Актанышны. Абый шуннан өйләнде.

— Тагын.

— Мамадышны:

Акты, дисвительни факты!

Мамадыштан кайткан чакта,

Бер шешә аракыбызны

Ат типте дә ватты!

— Тагын нинди мәзәкләрең бар?

— Абзекай гынам, Чистопольга каян кайтасы?

— Почти минем як инде. Каманың теге ярында.

— Булганым юк шул. Ну, Татарстан картасын яттан беләм.

— Бүген шигырь яздыңмы соң?

— Ә син аны каян беләсең?

— Мин әйттем! — диде Рәзифә. — Әти бүген синең шигыреңне «Җиңү

байрагы»ннан кычкырып укыды.

— Көлепме?!

— Җук, ник көлсен. Мактады. Менә, тумышыннан ятим бала, авырлык

белән үстерде Мәдинә, күрерсез, шагыйрь булып китәр әле бу малай, диде.

Алай икән... Димәк, Рәзифә инде Зәмзәмиягә минем турыда пышылдап

өлгергән. Караңгы чырай күрсәтүче юк. Кыюрак булсак та ярый.

— Зәмзәмия, чыршы янында икәү танцевать итәрбез ич инде.

— Үзең җавап бирмәдең, әле миңа шигырь яздыңмы бүген?

— Көне ул түгел. Ёлкага багышлап миллион шигырь язганнар инде, — дигән

булдым. Мин үзем миллионны бигүк күз алдыма китерә алмыйм әле, шулай да

матур сүзләр кыстырып сөйләшкәндә, кунак кызлар алдында культурныйрак

килеп чыга.

— Миңа багышлап язмадыңмы, лөхер? — диде Зәмзәмия, уенын-чынын

бергә кушып.

— Бер дә белмәгән килешме?

— Белгән кешеләрнең кызыгы юк та. Шигырьне мин серле булырга тиеш

дип беләм.

— Ә танцевать итә алмыйсың бүген, — дип сүзне алдырып китте Рәзифә.

— Безне өйдә көтәләр.

— Сездән башка чыршы янына керәсем килми инде хәзер... Озатып куйсам

ярыймы суң кунак кызыңны?

— Озатып куй, озатып куй, — диде Рәзифә. Ул никтер Зәмзәмиянең

ризалыгын сорап та тормады.

Кунак кыз янында утырып тамаша карауны бигүк очраклы күренеш дип

әйтмәс идем мин. Ике сәгать буе бер-береңә түзеп, җитмәсә колактан-колакка

пышылдашып та утыра алгач — димәк, бу киноның азагы әле урамга чыккач та

дәвам итәчәк. Яшьләргә бик таныш фал инде бу... Әнә, Сәвия дә күреп алды,

эзләгәнең шушымы инде дигәндәй үртәүле карашын яшерер өчен башын аска

иде. Кунак кызлар барында авыл кызлары ял итә...

Клубтан кайтышлый еш борылып карыйсың инде ул, кемнәр ияргәнен,

озатып куясы кызыңның капка төбенә тагын нинди егет килеп басасын белеп,

кирәге чыкса, көтелмәгән аңлашуларга алдан ук әзерләнеп, йодрыгыңны

йомарлап торасың.

Кунак кызларга чи чаер кебек сылана торган карт буйдаклар, кыюлык өчен

генә әче бал йотып чыккан әрсез шалапайлар чыршы тирәсендә маҗара көтә

бугай, безнең артта җигүле чана табаны сыярлык такыр юл тынып — ял итеп

калды. Клуб тирәсендәге яктылык куышыннан ерагайган саен, Яңа ел күгенең

йолдызлары ныграк яктырды. Көн саен шушылай әкияти матурмы авылыбыз,

әллә бүген генә серле күренәме?

Заманында безнең авыл дүрт колхозга бүленгән булган. Балдамай Рәзифәсе

яши торган як — элеккеге «Йолдыз» колхозы, хәзер аны өченче бригада дип

кенә йөртәләр. Минем ул якка төнлә түгел, көндез дә бик барганым юк. Машина

йә трактор белән булса бер хәер: олы урамнан туп-турыга да ике тыкрык

уңга... Ә монда тар чана эзеннән... Өчәүләшеп янәшә атлау мөмкин хәл түгел,

сыймыйбыз, физкультура дәресендәгечә тезелешеп барабыз, Рәзифәгә ияреп.

Сөйләшергә дә җайсыз, җавап ишетер өчен кар ерып янәшәгә чыгарга кирәк,

урам буйлап кычкырып йөрмәссең ич!..

Рәзифәләрнең өе авыл читендә үк, ун минут чамасы йолдыз санап барабыз

инде. Клубтан ерагаеп, төн түренә тирәнрәк кергән саен, мине билгесезлек үзенә

ныграк йолып ала торды. Урамдагы суыктанмы — күңелдәге романтик дәрт

сүрелә төште. Өчебез арасындагы тынлык гап-гади, көндәлек өметсезлек белән

тулды. Колакчынсыз көймә бүрегемне әле бер, әле икенче якка авыштырып,

колакларымны җылыткан булам. Көзге пәлтәм тәндәге җылымны үзенә алып

бетерде. Әле кайтасы да бар... Казандагы адресын әйттерә алсам, кире борылыр

идем, билләһи!

Шөкер, фанер көрәк белән тап-такыр итеп көрәлгән капка төбенә килеп

бастык. Ботинка табанындагы карларны каккан булып тыпырдап алдым

— үземчә аяк бармакларымның исәнлеген тикшерәм. Рәзифә: «Хәзер, торып

торыгыз әле!» — диде дә шул уңайдан җылы өйгә кереп тә китте. Зәмзәмия

белән ике ялгызлык боегып калдык. Ул капкага сөялде. Йолдызларның нуры

бергә кушылып, Балдамайның нарат капкасын яктыртыпмы яктырта. Зәмзәмия

кино экранындагы мәхәббәт кебек ымсындырып тора. Таңнар аттыра торган чак

түгел, вакыт бик аз, сөйләштереп калырга, өйрәнчек гөсләче кебек үҗәтләнеп,

Зәмзәмиянең кылларын чиртеп карарга кирәк. Мин гөсләгә якынайдым.

Алмагач кабыгы кебек шакыраеп каткан күн перчаткамны салып аңа үреләм.

— Кулың туңмадымы? — дигән булам.

— Юк! — ди ул, куян мамыгыннан эрләнгән бияләен миңа сузып. Мә, киеп

кара!

— Зурайтам ич! — дигән булам.

— Югач утыра ул. Ки!

Кидем шул. Кими ни?!. Бияләйнең җылылыгын белсәгез — май ае инде

менә! Ул минем муенымда тузгыган шарфымны төзәтте, көзге пәлтәмнең тар

якасын күтәреп куйды. Кунак кызлар миһербанлы шул.

— Синең күзләрең яшел икән...

— Йолдыз яктысында гына шулай ул, өйгә кергәч көрәнләнә, — дигән

булам.

— Бар, кайт. Туңгансың син.

— Иртәгә клубка чыкканда каршы алырга килимме?

— Иртәгә...

Зәмзәмия теләгән сүзен әйтеп өлгермәде, кечкенә капка ачылып китте.

Рәзифә икән.

— Әйдәгез, әти өйгә керергә кушты.

— Миңа дамы?

— Әйдәгез, дигәч, әйдәгез! Яңа елны каршы алабыз! — дип, Рәзифә

икеләнерлек итмичә, этә-төртә дигәндәй мине капкадан кертте.

Унсигез яшемә җитеп, минем әле мең хуҗалыклы авылыбызның нибарысы

җиде-сигез, арттырып санасаң, унлап өенә кергәнем бардыр. Әгәр Зәмзәмия

кунак кыз булып кайтмаса, Балдамайның өй эчен гомердә килеп күрәсем юк

иде.

Һәр өйнең үзенә генә хас исе барын беләм... Балдамайларның өй эченә юкә

сәкедә киптерелгән балан кагы исе сеңгән. Ике тәрәзә арасындагы стенага

терәп корылган өстәлдә табак-табак бөккән, өчпочмак, паштет кисәкләре. Бу

нигъмәтнең көндез үк пешкәнлеген сизеп торам... Таба ашы пешерү дигәндә,

минем әни авылда бер оста, мичтән яңа чыккан ризыкны гына аера беләм.

Сорап та тормаенча, пәлтәмне салдырып чөйгә элделәр. Ботинкамны бусага

төбендә калдырып түргә үткәч, юка оегым белән җылы суга кереп баскандай

булдым — идәннәре җылы иде.

Зәмзәмия инде әллә ни арада сары пәлтәсен салып чөйгә элгән, җәйгечә

калган. Маңгай чәчен уңъяк каш өстенә авыштырып тараган, өлгергән чикләвек

төсендәге толымын баш чүмеченә әрдәнәләп өйгән. Ирененә ягылган иннек

төсендәге чия кызыл кофтасының юкалыгы гәүдә нәфислеген сурәтләп тора...

Җәй килешер иде аңа...

Урындыкларыбыз Зәмзәмия белән янәшә туры килде, анысы әйбәт әле,

кара-каршы утырсак, мин ашарга оялыр идем. Өч литрлы банканы авыштырып

кына биш стаканга да әче бал салдылар. Минекенә шартларга җитешеп бүрткән

кара җимеш төште. Моны Рәзифә күреп алды:

— Бәхет җимеше эләкте, — диде ул. Һәм бераздан өй эчендә тавыш югалып

алды, герле сәгатьнең тел уйнатуын исәпкә алмаганда, бу минутны тынлык дип

атарга ярый торгандыр.

— Әти, әни, Зәмзәмия, сине дә Корыч, бәйрәм белән котлыйм. Яңа елны кем

белән, ничегрәк каршы аласың, алга таба гел шулай барыр, ди. Бергә булыйк,

саулык, муллык, бәхет телим барчабызга!

Сәгатькә караган кеше юк...

Стаканнарны чәкештергән арада мин стенадан сәгать эзләгән булып кырын

күз белән генә Зәмзәмиягә карап алдым. Саулык, муллык, бәхет теләүгә куаныр,

хуплар гына анысы. Ләкин ул бит әле «бергә булыйк» дигәнне дә каршы әйтмичә

үткәреп җибәрде.

Аннан соң әтисе рәттән ике стаканны бушатты. Әнисе аңа: «Күңелең

булдымы? Әйдә, йокларга вакыт!» — дигәндәй сөелеп карап куйды... Алар,

алдан ук сүз куешкандай, икесе бер булып табын артыннан купты. ЗАГСка

чакырылган яңа парлар кебек җитәкләшеп, алгы өйгә уздылар.

Әллә ни күп вакыт үтмәгәндер, бер өчпочмак кына ашап өлгердем — Рәзифә

дә торып басты.

— Йокым килә. Яңа елны үзегез генә каршылагыз. Зәмзәмия, сиңа урын бу

якта, — диде Рәзифә, юан аяклы агач караватка күрсәтеп. — Утны сүндерергә

онытма. Юкса, урта ишекнең пыяласыннан безнең якка яктылык төшә.

Пока!

Ул, үз артыннан ике канатлы урта ишекне шәпләп ябып куйгач, мин алдагы

өйнең сизгерлеген тикшерер өчен генә әйтә куйдым:

— Яңа елга хәтлек ике сәгать бар ич әле.

Тегеләрдән ул-бу ишетелмәде.

Сәгать теленең текелдәвенә ияләштек. Инде матчага беркетелгән уклаусыман

люминесцент лампаның черелдәве тынгы бирми. Урамдагы суыкның көчәюен

күр — багана башындагы электр чыбыклары гөслә кылыдай зыңлый.

— Ут эчендә утырабызмы?

— Сүндерсәк, сәгать теле күренмәс инде, — дигән булам.

— Аларның бу сәгать фосфорлы. Саннары төнлә дә янып тора.

— Стаканнардагы балны кире бушатырга кирәк, — дигән булам, ут

сүндерүнең хәл ителүенә сөенеп.

— Эчмисеңмени?

— Эчкәнем юк... Тартканым да юк, — дигән булам, сорамаса да, үземне

әйбәт егет итеп күрсәтәсем килә.

Ул утны кайдан сүндерәсен белә иде, үзе китте.

Караңгыда калгач, мин кунак кыз белән әллә кайчангы танышлар кебек

батыраеп, килә-килешенә үк биленнән кочып алып алдыма утырттым.

Егылмас өчендер, ул кырынаеп, ике куллап иңемә таянды. Кызлар ислемаен

бу кадәр якыннан иснәгәнем юк иде әле — исертә икән бит ул! Зәмзәмияне

берьюлы: кысып кочаклыйсым, кулга күтәрәсем, куенына сыенасым, муенын

тешлисем килә... Ичмасам, бөтен тынлыкның көен бозып, урындык шыгырдый

башлады.

— Әйдә, тегендә күчеп утырыйк. — Әллә Зәмзәмия, әллә караңгылык үзе

колагыма пышылдады бу сүзне?!.

Тегендә дигәнебез — юан аяклы агач карават инде.

Табыннан ерагайдык, ашау кайгысы юк, Яңа елның да соңгысы түгелдер

әле — башка елларда каршыларбыз. Ерак араларны якынайтып, кемнәрнедер

сөелүдән мәхрүм итеп, кунакка наз кайткан, минем бүгенге кичемә өлеш булып,

нарат күркәсе ачылырдай җылыда, агач карават кырында, серле билгесезлектән

күңел юанычы көтеп утыра.

Кыш көне алып кайтып мич башына җәйсәң — нарат күркәсе ачылып орлык

коя... Минем әле унсигез яшемә җитеп, ятлар кызыгырдай кызлар белән карават

җылысында утырып караганым юк. Клубта вальска чакырсаң, кызны биленнән

кочып әйләнергә була; чишмә буенда таң аттырсаң, туңасыңдыр дип пинжәгеңне

иңенә саласың. Зәмһәрир суыкта капка төбенә чаклы озатып куйсаң, ашык-пошык

саубуллашасың да җылыныр өчен тизрәк өеңә йөгерәсең... Ә монда, бүгенгәчә

бөтенләй белмәгән-күрмәгән-ишетмәгән кыз белән яңа гына танышкан килеш,

икәүдән-икәү генә калгач, ниләр эшләргә мөмкин булса, инде шөкер, артыгы

белән эшләнде... Кайтып та китәсе килми. Тәнемдәге һәр күзәнәк сусау белән

тулды — тик су эчәсем килми. Шушы көнгә кадәр җанга тынгы бирмичә җыелып

килгән иясез мәхәббәт хисе эчтән бәреп чыгардай булып үрсәләнә: тагын, тагын,

тагын ниндидер ачыш бар әле дип чамасыз ашыктыра, уяулыкны йоклата.

Менә кайчан кирәк син — Илаһи Сүз!

— Зәмзәмия, иртәгә клубка чыкканыгызны көтеп торырга түземлегем

җитмәс, өегезгә килеп алырмын. Рәзифәгә әйтерсең, яме...

— Бая ук җавап бирә башлаган идем, бүлдерделәр. Иртәгә китәбез.

— Ничек инде?!. Озын ял бит әле! Үз авылыңа кайтасың бармы? Егетләреңне

сөендерергәме?

— Әллә син көнче кешеме? Көнче егетләрдән бик куркам мин...

— Белмим. Бардыр инде бераз. Күрешеп җитмәгән, китәм дисең ич.

— Безнең авылга кыш көне кайтулары җиңел түгел. Самолёт очса, Чистай

аша, очмаса — Норлат аша, буран чыкса, җәйгә шае юл юк.

— Шулай булгач, кунакта ят рәхәтләнеп.

— Завод планны үтәмәгән. Иске ел өчен тагын ун көн эшлисе бар, диделәр.

Ялны кыскарттылар.

— Алайса Рәзифә дә... Фәтхулла да китә инде сезнең белән.

— Фәтхуллагыз теләсә нишләсен. Аңа минем керешем юк... Ә менә бераз

ятып ял итеп алсам ярар иде. Иртәгә икенче сменага чыгасы.

— Өлгерерсең. Казаннан безгә көн саен өч тапкыр автобус килеп тора.

Минутына чаклы төгәл йөри.

— Рәхәттә яшисез. Ә без кышын билет ала алмыйча интегәбез. Җәй җитте

исә, Мурзиха кичүендә паром белән чиләнәбез.

— Син чынлап та ятып тор, Зәмзәмия. Мин унике тулгач уятырмын.

Йокыңны саклап утырыйм, фәрештәң булып.

Үземнең кыюлыгыма үзем шаккатам! Әле ярый әйттем. Зәмзәмия җәймә

өстенә менеп ипләнде, чалкан түгел, миңа таба борылып ятты. Стенага

чигенебрәк миңа урын иркенәйтте.

Караңгыда күз ияләшә дисәләр дә, кызның йөзе аерымачык күренми, гәүдә

бөгелешләре, бил нечкәлеге сүрән рәсем ише генә. Өстенә карап, көтелмәгән

бәхеттән сөенеп утырам.

— Сөйлә берәр нәрсә, вакыт тизрәк үтәр, — ди бу.

— Әкият кирәкме?

— Юк. Әкияттән туйган инде мин. Хыялларыңны сөйлә.

— Мин барыбер шагыйрь булам.

— Анысын ишеттем. Тагын?

— Хыял күп булмый инде ул.

— Авылыгызда сөйгән кызың бармы?

— Булса, синең карават кырыенда утырмас идем әле.

— Яратып караганың да юкмы?

— Кызыгып йөрүләр булды инде. Мин күбрәк хат алышырга яратам. Көнгә

җиде хат алганым бар. Ышанмасаң, Маһикамал ападан сорап карарсың.

— Кем ул Маһикамал апа?

— Хат ташучы.

— Сөйлә. Нинди кызлар ошый сиңа?

— Өздереп кенә әйтә алмыйм. Ну, «Кавказская пленница» киносындагы

Нина кебек булсын иде.

— Наталья Варлей ул... Кап-кара чәчле, җырлап-биеп кенә... Иренә

«господин» дип дәшә торган һинд кызлары да бар әле...

— Белмим. Ну, минем өчен генә үскән бер саф кызны табып, ЗАГСка чаклы

үпмичә, кагылмыйча... туйдан соң... бөтен кунаклар таралышып беткәч, мин

аны күтәреп алам да тупыл мамыгы кебек кабарып торган урын өстенә салам.

Ул риза, ул минеке генә... Люба исемле кызым бар иде минем, Анненково

авылыннан. Районда уку алдынгылары слётында танышкан идек. Ике ел буе

чүкер-чүкер хат алыштык үзе белән... Ә ул, сигезенче классны бетерүгә кияүгә

чыгып, Казанга качты...

— Җитте, тукта! — Зәмзәмия үзалдына сискәнеп-тартышып куйды. Кисәк

хәрәкәт белән стенага таба борылып тынсыз калды. Мин аны аргандыр бүген,

йокыга китәргә телидер дип уйлаган идем. Ә ул бүрәнә эргәсендәге сүсне

кыштырдатып, нәрсәдер эзләнә, әйтер сүзен югалткан мосафир сыман чуалган

зиһененең төпләнгәнен көтә бугай.

— Утырма. Ял ит син дә. Сәгатьнең унике туласы юк бүген.

Артык үгетләрлек гозер түгел, әйткәнендә үтәмәсәң кабатлап тормаслар,

ике уйларлык мәл калдырмыйча мендәренә баш салдым... Җилкәгә җилкә

терәгән килеш як-якка карап калдык. Әйтер сүзләр, кирәкле сорауларны авыр

тынлык йотты. Рәхәттән изрәп, бер-беребезнең йөрәк тибешен тыңлап ятабыз.

Сәгатьнең текелдәве сирәгәйгәндәй булды, вакыт шултиклем әкрен уза ки,

әллә инде безне йокыга җибәрә алмыйча тәүлекләр узды шунда. Зәмзәмияне

курку катыш сагаю тотып торадыр, ә мин унсигез еллык йокыдан яңа уяндым

гына әле... Кыз баланы — куркаклык, ә егетләрне тыйнаклык саклар дигән

минутлар шушыдыр инде ул...

Кунак кызларны кочаклап йоклау йоласы элек-электән булган ди ул. Әнинең

дә сөйләгәне бар. Сугышка хәтле, Казанның «Микоян» прәннек заводында

эшләгән чакта, Сикертән авылына Гөлчирә исемле иптәш кызларына кунакка

кайтканнар болар. Шәһәрдә сөйгән егетләребез калды дип, авылныкыларны

кич утырырга кертмәгәннәр. Таң алдыннан, сандугач йокысы вакытында,

тәрәзәне алып кергәннәр. Гөлчирә белән икебезнең уртада әзмәвердәй егет

ята. Билемнән кысып кочаклаган! Ну кул уйнатмыйлар, тимиләр икән үзләре.

Егетләр шулай үсә, имеш...

Әнинең яшьлегеннән соң утыз ел үткән. Сикертәннекеләр кебек тәүфыйклы

егетләр беткәч, кунак кызлар белән кочаклашып йоклау йоласы да әкренләп

югалган.

Ятам Сикертән егете кебек. Иртәгә, Зәмзәмия белән Рәзифә Казан

автобусында юл буе миннән көлеп барырлар инде, кочакларга да курка торган

бер җебегән нәмәрсә икән дип.

— Стена кырыена ятыйм әле, минем ибем бу түгел, — дигән булам.

Зәмзәмия, артык сүзләр әйтеп тормаенча гына ризалашып, миңа урын бирде.

Җәймәне алып аткан уңайдан мин аның, ул минем кочагымда калдык... Җәймә

астында мамык юрган бар иде...

Тән җылысы утыз алты, дибез... Егет белән кыз кушылса, җитмеш ике була

икән ул!.. Юрган астында бәлеше пешеп чыккан мич кайнарлыгы. Галстугы-

ние белән костюм-чалбарымны салып атмасам, йә тизрәк юрганны ачмасам

— билләһи, пешеп үләм... Суынасым да килми... Кунак кыз янында тирләп-

пешеп яту да килешми... Юрган астында яткан килеш кенә өс-киемнәремне

идәнгә шудырдым. Кыен да, рәхәт тә үзе. Аяклар буталды, куллар ябышты,

мин үптем, ул иренен турсайтып кына торды... Бәхет күгенең җиденче катына

менеп җиттем...

— Киноңны боздың инде, — диде Зәмзәмия.

— Көндезге кагыйдәләр төнгелеккә ярамый икән ул, — дигән булам. Ә үзем

тыела алмыйча үбәм дә үбәм!

Кинәт ул йөзен читкә борды, тирән итеп сулыш алды да сулкылдарга

кереште. Яңагы буйлап кайнар, бик кайнар күз яше тәгәрәп төште. Аптырап

калдым, күз яше койдырырлык бернәрсә дә эшләмәдем ләбаса!.. Ул сулкылдаган

чакта гәүдәсе дерелдәп ала. Йокы күлмәге дым гына. Гүя кызның тәне дә елый,

тирләми, җаны авыртуданмы эре-эре күз яшьләре бөтен күзәнәкләреннән

саркып чыга.

— Сындырдылар мине...

Әлеге сүз ярадан әрнү булып ишетелде. Авыл җирендә була инде ул андый

хәлләр: аяк сына, кул сына, бил кайшыла... Зәмзәмиянең аксаганы сизелми,

кочагы нык, биленнән кочаклаганда ыңгырашмады. Озак уйланып, артык баш

ватарга ирек бирмәде Зәмзәмия, үзе җавап тотты.

— Көчләделәр мине...

— Көчләделәр?!! Кинодагыча, бандитларчамы?!.

— Нинди кино инде ул һаман, бала-чага шикелле... Ышанып йөргән

— сөйгән егетем Хәтим... Аттестат алган көнне... выпускной вечердан соң...

мотоцикл белән каршы алырга килде дә... урман эченә алып кереп... Безнең

авылда сигезьеллык мәктәп кенә. Унынчыны Тимофеевкага йөреп укыдык.

— Ә ул үзе өйләнергә теләмәдеме? Или син риза түгел идеңме?

— Түгел ди! Мәктәпне тәмамлаганда, унҗиде генә иде әле миңа. ЗАГСка

яшең җиткәнне тагын бер ел көтик диде. Бер ел буе көттек.

Зәмзәмия көттем, димәде, «көттек», диде. Яратышканнар инде, күрәсең.

— Кыен булса сөйләмә, Зәмзәмия...

— Сөйләп бетердем инде. Миңа унсигез тулганның икенче көнендә үк Яңа

Җизнинең бер кәнтәе белән Урал ягына чыгып качты... Район суды гаризамны

алмады.

Ул моны елый-елый сөйләде. Зәмзәмиянең күз яшьләре өчен мин инде

үземне гаепле саный башладым. Ник соң без бер авылда туып үсмәдек икән?

Ник Хәтимнән алданрак күреп өлгермәдем.

— Елавыңнан тукта... Алдагы өйдән Рәзифә чыгып җитә хәзер. Мине

гаепләрләр...

— Чыкмый. Елаганымны күп күргән инде ул. Син әйт менә: мин нишләргә

тиеш? Миңа да бит әле унсигез генә яшь! Минем дә башкалар кебек бәхет

эзлисем килә.

— Эзләмә.

— Алга таба яшәп маташудан ни мәгънә дисеңме?

— Юк, мин сине үзем бәхетле итәм...

— Чынлапмы? Кабатла, тагын кабатла!

— Дошманнарга үч итеп, бәхетең булам. Елама гына берүк. Тукта. Күз яше

мине каушата, аяк-кулымны бәйли, мескенәйтә. Минем синең алда көчле ир

буласым килә.

— Бул! Бул... Еламам. Яратырмын.

Яратылганнан калганны яратып була микән? Белмим. Беләсем дә килми...

«Яратам» сүзен шундый да җиңел әйттерә икән бу кавышу! Каты бәгырьле,

күз яшьле, мавыктыргыч, туйгысыз ләззәтле һәм минем өчен өр-яңа халәт иде

әле бу... Менә хәзер икебезнең дә язмыш хаталы. Бер яралыны коткару өчен

икенчебез яраланды.

Җылы сүз хисне көчәйтә.

— Рәхмәт сиңа, Зәмзәмия!

— Анысы нәрсә өчен тагын?

— Яшермичә сөйләп биргәнең өчен. Теләсәң алдалый ала идең бит.

Кагылырга хәлемнән килми иде.

— Ялганым тотылгач, сине югалтуы авыррак булыр, дидем. Беренче төнне

үк барысын да белеп торуың лутчы. Алга таба үзең уйлап бетер. Миңа синең

самимилегең ошый. Йомшак күңелле син. Кызлар хыялы.

— Инде кайчан күрешәбез?

— Атна саен Рәзифәләргә кайта алмам. Яхшы түгел. Әгәр сагынсаң, Казанга

кил. Сигезенче трамвайның соңгы тукталышында, Промысловая урамы. Карун

Хәсән кайда яши дип сорасаң, фатир хуҗасын бала-чага да әйтеп бирер...

Ярар, дип әйткәнемне хәтерләмим. Өнсез калган ише генә йокыга киткәнмен.

Зәмзәмия черем итеп алгандырмы, юкмы, белмим, мин уянганда аның күзе

ачык иде инде, яшьләре кипкән, тын алганы сизелми.

Өй эчендәге яктылыктан сискәнеп киттем, ут кабынмаган гыйнварның

беренче таңы аткан... Хәзер Рәзифәнең әтисе малларга печән салырга дип

торачак, аның мал-туар янында киярдәй сырмасы өйнең бу ягында эленеп тора.

Кунак кыз куенында ирле-хатынлы кебек әүмәкләшеп төн чыкканны күрсә

— контор ачылышына, икебезне дә бер арканга бәйләп, ЗАГСка алып керә.

Авылыбыз шыксыз зур булгач, метрикә бирүне дә, парлыларны кавыштыруны

да үзебезнең сәвит хәл итә. Мөһер сугучысы да минем әти ягыннан якын туган

апам. Секретарь Разыя... Аның кулына эләксәң — шалт пичәтне! Мин бүген

үк нитәргә... ниерәк бит әле... нитим бераз. Зәмзәмиянең дә бүген Казанга

кайтып китәсе бар, аны көтеп торып, «Теплоконтроль» заводы эшеннән туктаса,

зыянын кем каплар.

Юрган астында килеш кенә киендем дә, пәлтәм белән бүрекне култык астыма

кыстырып, иртәнге суыкка чумдым, ботинкамның бауларын да атлый-атлый

бәйләдем. Кичтән сизмәгәнмен генә, Рәзифәләрнең этләре дә бар икән, салам

чүмәләсе төбеннән салкын ишегалдына чыккач, йөткерә-йөткерә өреп калды.

Авыл кешесе көн ачылганда өеннән чыгарга тиеш, ә мин астыртын сөенеч

белән кайтып киләм. Яңа ел төнен биләмдә үткәрүчеләр бер мин генә булдым

ахрысы, башка урамнарда эт өргән тавыш ишетелми.

Әни иртүк торып мичкә яккан, казан астына утлы күмер тарткан чагы, өйгә

каз шулпасы исе таралган.

Безнең өйдә «хәерле иртә», «хәерле кич», «тыныч йокы» дип көн саен

кабатлана торган төче сүзләр юк.

— Мин кайттым, — дигән булам.

— Бөтен хатаны да үзеңә ясарга димәгән, башкаларның ялгышыннан гыйбрәт

алырыең ичмасам... Кешене күр, өйрән аннан суң...

— Кемнән өйрәним, әни?! Әтидәнме?

— Хәерченең теле әче! — Әни үз язмышына киная дип кабул иттеме,

тавышын көчәйтте. — Атаң мәрхүмгә охшасаң, өч хатынга җитәрсең әле син

дә... Болай бикәчкә кереп, төн кунып йөри башласаң...

— Яңа ел каршыладык ич, әни... Соң утырдык.

— Әбизәтелни кунып калырга дигәнме? Балдамайлар очыннан кайтырга

трамвай көтәсе юктыр ич.

Әни минем кайда кунып кайтканны белә булып чыкты... Төн уртасына чаклы

җыелып, күрше Фатыйма әбиләрдә урамның карчык-корысы кич утыра: кем шәл

бәйли, кем йон эрли, оек ямый... берәрсенең оныгы ияреп киткәнемне күреп

калгандыр инде. Әни белән бәхәскә керүнең һич файдасы юк, акланам дип әллә

нинди ялганга кереп чумарсың... Яңа хәбәрнең болай да ялганы күп була...

— Әни, мин әз генә ятып торам әле, яме...

— Ашатып та кайтардылармы? Аш пешкәние...

— Төне буе табын артында утырдык, — дигән булам. Ә үзем туп-туры

диванга.

— Рәхәт булган җирдә хәсрәт бар шул, улым...

Абый минем өчен махсус алды бу диванны. Нальчик шәһәрендә су

бораулаганда, әйбәт кенә акча эшләп кайткан чагы иде. Питрәч универмагында

күреп калган да «автолавка» дигән машинага төяп җибәргәннәр. Менә, энекәш,

шагыйрь булырга хыялланган кеше шушындый диванда айлы тәрәзәгә карап

йокларга тиеш, ди абый... Арка терәвече биек, калын мамык белән сырылган;

тыгыз матрасы пружиналар өстендә биеп тора; баш-башындагы озын бүкән

сыман таянычлары шарнирлы — төшереп куйсаң, ятагы озынаеп кала. Ишек

катында торгач, кергән бер күрше аны сынап, утырып-утырып мактый. Диванга

яткач, безнең өйнең бөтен эчке матурлыгы күренә.

Армиядәге Үзбәк егете белән хат алыша башлагач, апам киергесен

кулыннан төшермәде. Кичләрен клубка йөрмичә чикте дә чикте. Колхозның

нәни бозауларын карап эшләгән илле тәңкә акчасы мулине җепләр алырга

җитмәгәндер, билләһи! Тәрәзә пәрдәләре, көзге өслеге, әнинең карават итәге,

буеннан-буена тартылган кашагалар — барысына да безнең авыл җирлегендә

үсми торган чәчәк бизәкләре, сайраган килеш туктап калган кошлар сурәте,

моңарчы мин күрмәгән күбәләк канатлары чигелгән. Үзбәк армиядән туп-туры

безгә кайтты. Секретарь Разыя апабыз пичәт сугып җибәрде. Апам чиккән

чигүләрен өеп калдырды. Зинһар, алып китә күр, бәләкәй генә бирнәң булыр

шунда, дип әни күпме ялынды. Тыңламады, Үзбәгең үзе дә мине сатып алмый

әле, диде.

Апамны искә төшерергә иренәм, Зәмзәмия күз алдымда тора.

Бигрәк озын төн булды бу... Ниндидер ун сәгать эчендә таныштык, сөештек,

кавыштык... Инде язып аңлата алмаслык сусау белән сагынам да. Өйләнү

шушылай башлана микән?..

— Гел юлдан берәр нәрсә табып алып кайта торган гадәтең бар синең.

Кемдер югалтканны... Кечкенәдән, иске ачкычлар таптың, ватык сәгатьләр,

радио кисәкләре, сынык эш коралларын өйгә ташыдың... Беренче күрешүдә

үк янында кундырган кунак кызың да берәрсе югалткан нәмәрсә булмаса гына

ярар иде, Ходаем!

... Әни, мин сиңа төшемдә генә җавап бирермен. Йокым килә, аягымда чак

басып торам.

Минем мендәрне бу тиклем кочаклап ятканым юк иде әле... Кояш баеганчы

йоклаганмын.

Кышкы озын кич...

Егет кешенең уяна торган, хыяллана һәм моңлана, ашкына һәм уфтана,

дәртләнә һәм эзләнә торган чагы. Авыл тулы кеше, өй саен якты тәрәзә, өеңдә

әниең бар — ә син никтер үзеңне ялгыз хис итәсең... Хатларны кич яздым,

мәхәббәт турындагы китапларны кичтән укый башлыйсың, шигырьләрне дә

караңгы төшкәч кенә яза ала идем... Өйнең җылы якка карый торган бер

тәрәзәсе минеке, анда — җиһан тарафыннан гүя бары тик минем язмышны

күзәтер өчен генә яратылган сагышлы тулган Ай.

Авыл җирендә прицепщик, ягъни тракторчының ярдәмчесе дигән бер эш

бар иде. Җәйге каникулларда бераз акча эшләп алыр өчен ярап тора үзе. Туңга

сөрүләр башлангач, сабанчылар бер үк тракторда атналап алмаш-тилмәш эшли.

Безнең инде һәр кичне клубка йөри торган чак. Эш көне дә, эш төне дә ике

алты арасында. Төнге смена кичке алтыдан иртәнгә чаклы... атна буе клубка

чыгып булмый. Ә көндезгесе...

Унике сәгать буе сабан рамасындагы калай утыргычта тузан суырып хәлдән

тайган кебек буласың да, өйгә кайтып бит-кулыңны югач, яңадан туасың

— тәнгә көч тула, көрлек арта, ару-талулар юкка чыга. Тамакка капкаладым

микән, юк микән — анысын хәтерләмим, клубка очам! Берәр көн клубка

чыкмый калсаң, дөнья бозылыр, аккан чишмәләр туктап калыр, сине онытырлар

да кызлардан өлешсез калырсың кебек...

Клубтан кайтып, ае сүнгән тәрәзәң кырына авасың да, йокыга китеп

өлгермисең — инде әниең уята башлый:

«Тор, улым, тор, соңга калсаң, урыныңа башка прицепщик алырлар... Тор,

улым, тор, акча эшлисең ич. Йокының поты бер тиен аның... Тор инде, тор

дим, ялкау егетләрне кызлар да сөйми...»

Аһ, бу таң йокысының тәмлелеге! Һай бу мендәрнең тирәнлеге! Абау шушы

кайнар юрганны алҗыган тәннән куптарып алулары! Вәт мин җүләр, шушындый

рәхәтне әрәм итеп, клубка чыккан булып, кырыкмаса-кырык егеттән калган

кызларны куып йөреп... Җитте! Бүген кич клубка чыкты юк. Кырдан кайтам

да мендәргә чумам... имеш. Ләкин кич җитүгә. иртәнге «тукран тәүбәсе» тагын

онытыла... Ял ит, йөрмә, дип бәйләп куйсалар. җидедән үрелгән арканны өзеп

качарсың...

Зәмзәмия киткәннән соң төннәр тагын да озынайды: клубка да чыгасы

килми, йоклыйсы да килми. Сөйгән ярыңны эзләү – тәнгә тән тисен өчен

генәме? Күкрәгемдә аның тән җылысы сыенып калган кебек, колагымда төнге

пышылдавы, күлмәк якамда аның ислемай исе.

Ике атнадан бирле кайтканы юк. «Ник?» дигән сорауга үз-үземне юатырдай

җавап эзлим: раштуа суыкларыннан курыктымы? Рәзифә сменалы эштә бугай,

ял көнен туры китерә алмыйдыр. Башка авылларга кунакка кайтып, егетләр сөеп

йөри микән, әллә минем эзләп килгәнне көтеп Казаннан чыкмый ятамы?..

Ләкин мин артык көтә алмыйм инде...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев