Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Утырып уйлар уйлар өчен...
Бобруйск вокзалына килеп төшкәндә таң беленмәгән иде әле. Вак кына яңгыр сибәли. Караңгы болытларның түше җиргә тигән шикелле. Смоленскиның туплану пунктыннан кузгалган без – утызлап солдатны, иске, калтырча автобуска утыртып, каядыр алып киттеләр. Тирләгән тәрәзәне учым белән сөртеп, тышка карап барам. Борынгы йортлар шәйләнә. Таш түшәлгән юеш, тар урамнар буш. Шулкадәр ямансу. Алда ни көтә мине? Ниләр күрергә язган? Билгесезлектән җан сыгыла. Җылыйсы килә.
Әгәр монда да шулай булса... дип, Смоленскида алты-җиде көнләп яшәп алган шыксыз казарманы күз алдыма китерәм. И рәхәт чикте соң бер тинтәк сержант, безне буйсындырудан әйтеп бетергесез тәм табып, кинәнеп калды. Һәр иртәдә ул безне Ватан сугышыннан калган җимерек хәрабәләр арасына алып бара. Шунда үзле, кызыл балчыкка батып канау казыйбыз. Кемгә кирәк бу эш, ни өчен – моны берәү дә белми. Без бит монда үтешли генә тукталганбыз, төпченергә, сорашырга бернинди хокукыбыз да юк.
Кичен керләнеп каткан киемле сержант аламасы безне тезеп куя да, кызмача баштан нидер сөйли, сөйли, сөйли... Иртән, майсыз тары боткасы белән сыйлаганнан соң, тагын канау казырга алып китә. Бу мәхшәр отыры шулай берничә көнгә сузылса, берәребез, акылдан язып, ул сержантны бәреп үтергән була иде.
Смоленскиның тагын бер урыны хәтердә калды. Тар гына инеш күперен чыгып барганда: «Карап калыгыз, Днепр елгасын кичәбез!» – дип арабыздан кемдер кычкырды. Мин гаҗәпкә калып автобус тәрәзәсеннән артка борылып карадым. Днепрны Украинаның зур елгасы дип укып, карталардан карап үскәнгә, каядыр төньяк тарафтарак, Смоленски җиренә дә кагыладыр дип башка килмәгән...
Бобруйскиның йомран кебек йомры ташлы урамнары да, йортларының бизәлеш рәвеше дә икенчерәк. Европа шәһәрләре бәлки шушындый чалымдарак буладыр. Шул тар урамнардан борыла-сарыла күпмедер баргач, автобус дүрт- биш катлы заманча йортлар тезелгән иркенрәк урамга килеп чыкты. Киң, тимер капка каршында тукталып бераз торганнан соң, безне эчкә үткәреп, өч катлы бина каршында бушатып калдырдылар. Дивизия штабы икән бу. Эчтә җылы, рәхәт. Коридорны тутырып урнашып алдык. Бер кырыйдагы ишек өстендә «Тише, идут полёты» дигән утлы язу бер янып, бер сүнеп ала. Ишек ачылганда эчтән чыкыр- чыкыр ниндидер аппаратлар эшләп торганы ишетелә. Икенче яктагы кабинеттан погонлы кызлар кереп-чыгып йөриләр. Минем солдаткаларны беренче күрүем. Ыспай күн итектән, зәңгәр юбка, яшел костюм, зәңгәр беретка кигәннәр, хәрби кием бик тә килешеп тора үзләренә. Боларны күргәч, вак яңгырлы ямансу иртәне бүлеп, кояш чыгар кебек, өмет уянып куйгандай булды.
Сәгать тугыз тулганда штабка хезмәткә килүче офицерлар агыла башлады. Арада солдатлар да, граждански киемле хатын-кызлар да күренеп ала.
Безне, яңа килгән «сарыкларны», туплап, якындагы бүтән бинага алып киттеләр. Ни дисәң дә, без бит төрле шәһәрләрдә ШМАС бетергән белгечләр, таныклыгы булган механиклар саналабыз. «Мал бүлешү» – кемнең кайсы полкка эләгәсе ачыкланачак хәзер.
Офицерлар арасыннан берсе – маңгаена ишелеп төшкән куе кара чәчен кулы белән артка көрәп, елмаебрак сөйләшкәне хәтердә калды. Ул үзен дивизиянең комсомол эшләре буенча политотдел начальнигы урынбасары, капитан Пинчук дип таныштырды.
– Сез хезмәт итәчәк бу дивизия «гвардейский» дип атала. Сез һәммәгез дә менә шушындый гвардия билгесе тагып йөрергә тиеш булачаксыз, – дип, ул түшендәге орденга охшаган билгене күрсәтте.
Моннан соң без, дәрәҗәсенә карап, хәрбиләргә: «Товарищ гвардии солдат», яисә «Товарищ гвардии генерал» дип дәшәргә тиеш булабыз икән.
Исемлек буенча карап, солдатларны бүлешер алдыннан капитан Пинчук шундый сорау бирде:
– Арагызда матур почерк белән яза белгәннәр бармы?
Мин, як-ягыма каранып, сагаеп кына кул күтәреп бастым да, фамилиямне, Пермьдәге ШМАСта укыганлыгымны әйтеп урыныма чүмәштем.

 – Рәсем-плакатлар ясый белүче бармы? – дип капитан янә сорау бирде. Кул күтәрүче тагын бер мин булып чыктым.
– Сызым сыза белүче?
Белгәнемне белгәнгә күрә, мин бу юлы да дәшми кала алмадым. Капитан Пинчук, миңа ым кагып:
– Три в одном, – дип елмаеп куйды. – Берём вас в роту управления.
Шунда мин язмышым хәл ителгәнне аңладым. Укытучым Рафика апаның: «Мондый һөнәр белән төрмәдә дә югалмыйлар...» дигәне искә төште.
Кемнең кайда билгеләнүе ачыкланып беткәч, яныма куш түгәрәк сыман мул чырайлы старшина килеп басты. Яше кырык бишләрдә булыр. Юантык кына гәүдәле.
– Старшина Осипенко, – дип кул биреп күреште. – Тебе повезло. Ты у меня будешь кататься как сыр в масле, – дип, калын иренле авызын бөтен битенә киереп елмайды. Мин дә, үземнән өлкән кешегә ярашып, елмая башлаган идем... старшинаның елмаюы кинәт сүнеп, йөзе җитди-төмсә рәвешкә керде.
– Чё ты лыбишься?! – дип кырыс кына әйтеп тә куйгач, аптырап калдым.
Як-ягын тигез кыркылган куаклар каймалаган аллеядан ул мине каядыр алып китте. Тукталып, вакыт-вакыт сорау бирә. «Татарин, значит. Знаем вашего брата...» Старшина тагын баягыча таралып елмайды. Мин дә аңа кушылып елмаерга ашыктым. Күз ачып йомган арада старшинаның кызгылт чырае кырысланып, ике каш арасына кисәтүле җыерчык сызылды:
– Чё ты лыбишься?!
Мин шунда аңлап алдым: бу бит старшинаның чынлап елмаюы түгел, ә үзе дә сизмәгәндә авызы болай гына ерыла икән ләбаса. Медицинада моны «тик» дип атыйлар бугай...
Карасу-кызыл кирпечтән салынган борынгы бина ишегеннән кереп икенче катка күтәрелдек. Күңелем сизә: монда минем тукталыш озакка булыр ахрысы... Яңа ызбага килеп кергәч, гадәттә, песи халкы иснәнеп, һәр почмакны карап, әшьялар белән танышып, барлап чыга бит әле. Мин дә шулай, ике ел буена яшәячәк казарманы күздән кичереп чыктым. Капма-каршы ике стена да тәрәзәләрдән генә тора. Ике якта да икешәр-икешәр рәт караватлар тезелгән. Урта бер җирдә теннис өстәле. Моны күргәч, күңел кытыкланып куйды; ниһаять, бу уенны өйрәнергә дә җай чыга, ахрысы. Түр стенада Ленин портреты тора, өске ягы авыш итеп элеп куелган.
Пермьнең затлы казармасы белән чагыштырганда оттыра, әлбәттә, әмма күңел тиз ияләшер шикелле: якты, җылы, калын диварлы бу борынгы бинаның ниндидер ягымлы нуры бар сыман.
«Идарә ротасы» дип аталса да, монда нибары кырык сигез карават куелган. Старшина ни җитте генә казармага хуҗа түгеллеген искәртергә теләгәндәй, караватлар арасыннан йөреп, мине таныштыра башлады. Сулдан караганда беренче рәттә – югары түрәләрне йөртүче шофёрлар, икенче рәттә – метеорологлар, уңнан беренче рәттә штабниклар – сызымчылар, дешифровщиклар, «секретчик»лар, икенче рәттә исә аэродромда генерал самолётын әзерләүче механиклар урыны икән. Миңа штабниклар рәтеннән карават билгеләнде.
Кайбер караватларда шинель генә ябынып йоклаган солдатлар ягына аптырабрак карап алуымны искәреп, старшина:
– Болар төнге сменадан кайтып ятканнар, – диде. Монда тәртип бозучы шалапайлар юк, дигән шикелле, аңлатуны кирәк тапты. – Сез – унбер классны бетергән «молодой»лар хәзер өчәү булдыгыз. Калганнар – барысы да диярлек

ВУЗлардан, икенче, өченче курстан алынганнар. Генерал шофёры Сагайдаков – академиядән...
Әйберләрне урнаштырып, бит-кулны юып алганнан соң, старшина мине Ленин бүлмәсенә алып керде. Яңа ремонтланган. Стеналар шып-шыр. Буяу исе утырып өлгермәгән. Түрдә иң зур байлык – сүнгән күзле телевизор тора. Дүрт аяклы бу могҗизаны беренче тапкыр болай якыннан күрүем.
Старшина ишекне ачып, «Дубовой, ко мне!» дип, казарма ягына сөрән салды. Менә хәзер имәндәй нык гәүдәле солдат килеп керә инде дип көтәм, баксаң, кыска буйлы, чандыр гәүдәле, бил каешын корсагы астына салындырып буган ефрейтор, йокылы күз төпләрен сөртә-сөртә килеп керде.
– Вот наш Дубовой, ему цены нет – краснодеревщик пятого разряда, – дип таныштырды старшина. Аның кинәт балкып елмаюына алданып кушылып китмәс өчен Дубовой йөзен читкә борды. Мин дә эчемнән, бу юлы гипнозлый алмыйсың, туган, дигән кебек, старшинаның ерылып китеп, колак очына тоташасы мул иренен күрмәмешкә салыштым.
Володя Дубовой белән икебезне олы эш көтә икән. Ленкомнатаның ялангач стеналарын киендереп, стендлар ясап, бизәп, ике ай эчендә гөл итеп, тапшырырга тиеш икәнбез.
– Берегезгә – агач, берегезгә – буяу эше, – дип, старшина тагын елмаю өянәген балкытып алды да, төшкә кадәр ял итегез, дип китеп барды.
Мин өскә шинельне генә ябынып, черем итеп алдым. Казарма эче корт күче кебек гөжләгәнгә уянып киттем. Сәгать унике тулган, солдатлар үз эш урыннарыннан кайтканнар икән. Бераздан, сафка тезелгән сыман итеп, эленке-салынкы гына атлап, ашханәгә киттек. Монда – мәхшәр. Йөзләрчә кешегә исәпләнгән савыт-саба көннән-көн кими бара, аларны якындагы белорус авылларына алып барып, чемерга (белорус самогоны) алыштырып кайталар икән. Өстәлләрдә кружкалар берән-сәрән генә күренә. Иң беренче шуңа ташланалар, кеше эчкәннән калган дип тормыйча, тизрәк үз өстәлеңдәге чәйнектән кисельме-компотмы салып өлгерергә кирәк. Җирәнеп, кружкаңны юдырырга чират торсаң, кисельсез каласың. Ашханәдә сыңар калак та күренми, бөтенесе солдатлар кесәсенә күчеп беткән. Бер мин – калаксыз, атакага мылтыксыз ташланган солдат хәлендә чарасыз басып торам. Аптырагач, кул селкедем дә, янәшәдәге түләүле ашханәгә киттем. Бу – беренче көнне шулай. Аннары... мондагы «ашау фәненә» берничә көндә өйрәнергә туры килде. Юылмаган кружкага компот салып эчү дә нормага әйләнде. (Озакламый, һәр полкка йозаклы тимер сейфлар ясатып, савыт-саба ягын хәл иттеләр.)
Казармада беренче төнем «гарасатлы» булды. Саташып, бастырылып чыктым. Коточкыч афәт килә имеш: таулар актарыла, кыялар ава, ташлар оча, күк гөмбәзен яшен утлары кискәләп чәрдәкли, зәһәр улап, юлындагы бөтен нәрсәне яндырып, утлы лава ташкыны килә. Минем гәүдәмне көчле давыл бөтереп ала да, биеккә чөеп җибәрә. Аска борылып карыйм: Җир шары гүли, континентлар җөеннән сүтелеп, кисәкләргә аерыла. Мин бөтерелеп, караңгы упкынга очам. Юк! Бу мин түгел, бу – тәненнән аерылган җаным гына. Миңа кире кайтырга, үз гәүдәмне, җан-оямны эзләп табарга кирәк! Газаплы уянып, төштәге мәхшәрдән өндәгесенә сикерәм. Ахырзаманмы бу?! Тәрәзәләр зеңли, диварлар дер селкенә; актарыла, кубарыла, тетри, гүли бар дөньясы. Бу мәхшәрне акылыма сыйдыра алмыйча торып утырганмын.
Ятар алдыннан гына танышкан күршем – сержант Владислав Шульгин уянып, янәшәмә тартыла:

 – Аңлыйм хәлеңне... Башта шулай була. Аннары самолёт тавышларына күнегәсең. Мондый төнге очышлар атнага ике тапкыр була, – диде.
Гаҗәп бит, тирә-юнемә карыйм, бөтенесе дә таралып, рәхәтләнеп йоклап ята. Аэродром бер чакрым ераклыкта югыйсә. Ә дистәләрчә тонналы самолёт авырлыгын җирдән аеру өчен, куәтле форсаж тизлеккә куелган турбина тавышлары гел янәшәдә кебек, төнне яргычлап үкерә, чытырдап уала, колакны ярып керә, тәнне талкый, йөрәккә бәрә – моннан котылу чарасы юктыр сыман... (Ә котылу чарасы бар – күнегү, ияләшү икән. Тагын шулай төнге очышлар вакытында ике-өч тапкыр өметсез бәргәләнгәннән соң, ярсулы самолёт тавышларын санга сукмаска дип тән белән җан үзара килештеләр ахрысы. Хәзер инде тавышлар никадәр көчлерәк булса, шулкадәр тынычланыбрак савылып йокларга өйрәнеп киләм бугай...)
Тыштан караганда, бар да әйбәткә юрала шикелле...
Ниһаять, мин күпне кичергән Белоруссия җирендә. Аяк астында идәнем, баш очында түшәмем бар. Юл йөрүләр, күченү мәшәкатьләре артта калды. Хәзер инде бу дөньяда үземнең барлыгымны искә төшерергә була. Монысы – көнкүрештәге матавыклардан күпкә хәтәррәк. Вакытлы борчулар белән мавыккан булып, гүя үз-үземнән качып йөрдем дә, менә хәзер, күзгә-күз калып очраштым.
Әллә нинди, җанны тарыктыра торган көннәр бу.
Онытылып, тәрәзәдән карап торам. Вак кына яңгыр сибәли. Таш юлга җиз яфраклар түшәлгән. Шәрә калган мәһабәт тополь ябалдашлары, караеп, җанны тырный. Моңсу, шулкадәр моңсу. Күңелгә кар аклыгы җитми. Кичә кич телевизордан Антарктидагы пингвиннарны күрсәттеләр. Коточкыч салкынлык. Үзәккә үткәзеп буран жуылдый. Пингвин халкы җылыны саклар өчен, тыгызланып, елышып, бербөтенгә әверелеп баскан. Бер пингвин гына нишләптер читтә калган, тыгыз төркемне аерып эчкә керергә азаплана, әле тегеләй, әле болай килеп карый – юк, сыеша алмый, кушыла алмый, бичара, зәһәр җил аны талкый, аяктан ега, читкә тибәрә... Мин дә шул пингвин хәлендә түгелме?
Хәрби хезмәткә өч елга алынгансың икән, тоташы белән хезмәт ит, бүленмә, нәфесеңне тыя алмыйча ялга кайтып килсәң, яңадан кереп китү мең газап булачак, дигәннәре дөрес икән.
Аңламый идем элек, үз-үзенә атып, йә кулын, йә аягын гарипләтеп сугыштан кайтканнар булуына ышанмый идем. Менә хәзер ышанам инде. Шундый халәттә мин: сыңар кулыңны өздер, кайтарабыз, дисәләр, һич икеләнүсез риза булыр идем.
Шулкадәр ямансу. Мондый халәттә кулыңда салкын корал булса?..
Үз-үземнән үч аласы килә. Эчтә – җан яралы, ә тыштан тән сәламәт. Шушы тигезсезлек ачуны китерә.
Тимер баскычтан өченче катка, түбә астына күтәреләм. Анда – күгәрченнәр хакимлеге. Ачык тәрәзә катына киләм. Баягы вак яңгыр, карлы бозга әверелеп, тәрәзә уемыннан бәрә. Билдән чишенеп ташлап, шул төшкә барып басам. Миңа авырырга, эчтәге җан халәтенә төшәргә кирәк... Бозлы, энәле җил арканы пешекли. Үтәли бәргән суыктан тән калтырый башлады. Миңа шулай рәхәт. Миңа шулай кирәк!
Суык җелеккә үткәнче тордым түзеп, бервакыт аяк астына күзем төште: бер күгәрчен каршыма баскан да мөлдерәп карап тора. Шундый акыллы караш, жәлләгән дә кебек мине, шелтәләгән дә кебек... күкрәге эчендә йөрәге типкәне сизелеп тора. Миңа оят булып китте. Суык киемне суынган тәнгә шудырып, тизрәк чормадан төшәргә ашыктым

Берничә сәгать буе җылына алмыйча йөрсәм дә, Ходай саклады, салкын тимәде, күрәсең, эчтә кайнаган утлы лаваны җиңеп керә алмады.
Иң хәтәре – яшәү куанычын җуйдырган ямансу халәт. Тома ялгызлык. Чит-ят дөнья.
Солдатның иң кадерле юанычы нәрсәдә? Әлбәттә, хатларда. Әлегә минем бу хәбәрләшү челтәре өзелгән, дусларга яңа адресымны җибәреп, ил киңлекләренә сузылган җепләрнең очын кабат ялгарга кирәк.
Ятими моңсулык чыганагы исә – тирәндәрәк, үз-үземнән дә яшерелгән күңел мәгарәсендә, чыгу юлын таба алмыйча гасабилана. Сызландыргыч сәбәпнең асылы шунда... Яраткан ярыңнан хат килмәячәген, үзеңнең дә язарга ихтыяр көчең җитмәячәгеңне белүдә... Мин бит Фәниядән көн дә хат алуга шулкадәр күнеккән идем. Сагыну сусынын баса торган дәва булган бит ул хатлар. Кадерен белмәгәнмен. Башлап кем бу чуалган йомгакны иелеп алырга тиеш? Минме, улмы? Үз вакытында горурлыгыңны читкә куеп, аңлаша алмау, хикмәтле бер сүзне әйтергә өлгермәү аркасында күпме мәхәббәт кораблары кыйбласын җуеп, томанда адашкан, кыяга бәрелеп, челпәрәмә килгән. Бу борынгы хакыйкатьне белеп янә хаталану – мәхәббәт язмышының котылгысыз газабы мәллә?
Мин, ашыга-ашыга каптёркага кереп, Пермьнән үк мине озата килгән иске, бетәшкән чемоданнан кара перчаткаларны алам. Учыма кысам. Битемә куеп иснәп карыйм. Ничек шулай озын бармакларыма чат китереп, оста итеп бәйли белгән ул аны?
Кара төс соры шинельгә килешеп тора. Перчаткаларны кулга киеп урамга чыгам. Кыш хәбәре – көзге сарылыкны сипкелләп, бүген беренче кар күренә. Нәзберек, кыюсыз кар бөртекләре җиргә төшеп җиткәнче үк эри сыман. Минем перчатканы котлап, эрерәк яу син, карлы нигъмәт, кыюрак бул, яктыга манып ташла минем соры дөньямны!
Кибеткә кереп, шоколад алып чыгам. Паркны урап үтәм. Офицерлар йортына керәм. Шинель җиңе капламасын өчен перчаткалы кулларым күренерлек итеп хәрәкәтләр ясап барам. Шулай ике сәгатьләп йөреп, хозурланып кайтып килгәндә... кәефемә күләгә төште бит. Һәр бармакчасын аерым-аерым савып, перчаткамны бер салып, бер киеп, ләззәтләнеп барганда... Карасам... бармак очлары сүтелә башлады. Аптырап, җеп очын тарткан идем, бөтен иңе белән сүтелергә тотынды. Куркып калдым... Нәрсә бу, нидән болай бу? Күз алдымда перчаткаларым таралып төште, берничек тә коткарып булырлык түгел. Әллә соң Фәниянең миңа карата булган рәнҗеше шулай ерактан тәэсир итәме? Нинди сер ята моның асылында? Фәния бүләк итеп сузган мәлдә дус кызының эләктереп алып, миннән алда киеп каравы искә төште. Хорафатларга бик үк ышанып бетмәсәм дә... бу очракта уйлана калдым. Ниндидер сер, мистика бар бугай монда...
(Бернинди дә мистика юклыгын әни миңа, җәй көне кунакка кайткач, гади генә аңлатып бирде. Миңа биреп җибәрергә дип ап-ак йоннан өч пар носки бәйләп куйган. Ике парын дусларыңа бирерсең, ди. «Гел актан да актан, кара җептән матуррак була бит, шундыйны бәйлә әле, әни», – дим.» И-и-и, улым, кара сарык йоны бик нәзберек бит ул, җебе чәрексез була, тиз өзелә», – ди әни. Шуннан соң ул миңа бергә-бер итеп, ак җепкә караны кушып бәйләргә гадәтләнде. Ә мин уйлана калдым. Димәк, кояш нурының тәэсире ак төскә бер төрле, кара төскә – икенче төрле төшә, дип үз нәтиҗәмне чыгарып куйдым. Кавказ егетләре минем өчен тагын бер ачыш ясадылар: шашлык кыздырырга алар кара сарык итен генә файдаланалар икән. Ите йомшаграк та, тәмлерәк тә ди. Әле анда да 
сайланып кына, кара сарыкның сул як түш итен генә алалар имеш. Сарык дигән җәнлек беркайчан да йөрәк ягына ятмый икән, димәк, гәүдәсенең сул ягы гел корыда, кояшта тора...)
Казарма тормышы – уч төбендә, әкәм-төкәм кебек үз кабыгыңа яшеренә алмыйсың.
Мин ышыкланган ялгызлык пәрдәсе әкрен-әкрен ачыла башлады.
Үзбәк егете Адил белән кул бирешеп таныштык.
– Син мөселмандыр бит, – дигәч, диннән ерак торган кеше буларак, сискәнеп
куйдым. Баскыч мәйданчыгында ул, билдән чишенеп ташлап, ике потлы герне чәнти бармагы белән күтәреп, чөеп уйный икән.
– Офицерлар йортындагы спортзалга штанга күтәрергә бергә йөрербез, – диде Адил. Аптырап калдым. Минем штангам – каләм дә буяу пумаласы ич. Мәскәү вокзалында чакта киосктан штанга сурәте төшерелгән значок алып түшкә кадаган идем, Адил шуны искәреп алган. Аңлашкач, көлештек.
– Ну, татарин, а я обрадовался, думал штангист пришёл, – ди Адил. Ул монда тәртип сагында торучы, яхшы мәгънәдә «пахан» икән. Берәр низаг куптымы, ашыгып килеп җитә, тупасланмый, сүгенми, тыныч кына бизмәнне тигезләп куя. Гаделлеккә сүз белән ирештерү өчен беләктә көч барлыгы да сизелеп торырга тиеш шул...
Иртән һәркем үзенең хезмәт урынына китеп таралышкач, казарма тып-тын кала. Ленкомнатада Володя Дубовой белән икәү генә мәш киләбез. Кулга – кул эше, башка – баш эше. Штабның политбүлегеннән йә капитан Пинчук, йә инструктор Лагунь төрле әсбаплар алып киләләр, киңәш иткән булып, күрсәтмәләр биреп, үзләренең барлыгын искәртеп китәләр.
Дубовой бик хәрәкәтчән, җитез кеше. Эш коралына тотынуында мәгънә бар. Ул югары чиндагы офицерларның өендәге җиһазларын яңарту белән шөгыльләнә икән. Чын агачтан эшләнгән мебельләрнең тышкы кабыгын үзгәртеп, ялтыравык буяуга мандыру модага кергән дәвер иде шул. Бу эштә Дубовой гарнизонда алыштыргысыз оста булып танылып өлгергән. Өй шартларына, офицер хатыннары пешергән тәмле ризыкларга күнегеп, үзенә – баш, үзенә – түш булып эшләп йөрегән җиреннән монда – Ленкомнатада ике айга берегеп калу аңа бик ошап бетми иде.
Аңа утырып уйлар уйлау өчен буй бирелмәгән, эчкерсез егет. Әйтер сүзе – тел очында, тәгәрәп төшәргә генә тора. Шыр ачык, беркатлы кешеләрне өнәп бетермим, безнең дулкыннар бик үк туры килеп бетмәс ахрысы.
Якшәмбе көн иде. Дубовой белән Ленкомнатада эшләп яткан чагыбыз. Телефон шылтыраганы ишетелде. Безнең ишек янында гына дневальный посты. Бераздан ефрейтор Пилипенконың ишектә түгәрәк башы күренде. Аның калын өске ирене ябылып бетми, шуңа күрә ул дөньяга күз белән түгел, ә авызы аша карап йөри шикелле.
– Егетләр, тиз генә штабка! Старшина Осипенко исемләп чакырды, – дип ул безне ашыктыра башлады. Старшинага гел куштанланып йөргән бу ефрейтор кисәгенә буйсынырга тиеш түгел дә без, дневальный буларак әйтә бит, тыңларга булдык, нишлисең, штаб – дивизиянең Олимпы...
Барып кердек штаб бинасына. Дежурный офицер үткәреп җибәрде. Икенче катка күтәрелдек. Кызыл келәм җәелгән озын коридорның урта бер җирендә, борылып кергән уемтык яныннан үткәндә ефрейтор Пилипенко пышылдап кына: «Монда генерал кабинеты...» – дип күн белән тышланган ишек ягына ымлады.

Хикмәт шунда: якты тәрәзәле коридор башында часть байрагын куяр өчен рамлап, бизәкләп, пыялалап постамент ясап киткәннәр. Келәм өстендә пыяла ватыклары чәчелеп ята, шуны җыеп, эзен дә калдырмау – безнең мөһим хәрби бурыч икән. Иелеп, пыяла кисәкләренә сак кына кагылып, чүпли башладык.
Кинәт нидер булды. Ефрейторның куркынган ысылдавы ишетелде. Иелгән җиремнән ашыкмый гына күтәрелсәм ...Каршыбызда генерал басып тора! Ефрейтор Пилипенко күкрәген алга чыгарып, үрә каткан, ефрейтор Дубовой да, хәрбилеккә дәгъва кылмаган тарау гәүдәсен турайткан шикелле. Бер сулышлык арада – дивизия командиры, Советлар Союзы герое, генерал Дудаков үзе!
Ни өчен монда килүебез хакында Пилипенконың рапортын тыңлап та тормады ул, өчебез белән дә кул биреп күреште. Мин каушаудан, аптырап калудан исемә килә алмыйча эленке-салынкы басып торам икән. Генералның кителендә, медаль планкаларыннан өстәрәк Алтын йолдыз билгесе балкый. Мин шуңа хәйран калып текәлгәнмен. Зур да түгел, кечкенә дә түгел, нинди камил үлчәмдә, затлы итеп, сәнгати зәвык белән эшләнгән ул генералның күкрәген бизәп торган алтын билге...
Дудаков үз кабинетына кереп киткәч, ефрейтор Пилипенко миңа ябырылды:
– Син нәрсә, генералга честь бирмәдең, истукан сыман басып торасың, гауптвахтага озата иде бит үзеңне!
– Кем озата? Кайчан? Нәрсәгә? – дип Пилипенконы тынсыз калдырдым. Мәгънәсез мизгелне җиңеләйтер өчен, мәгънә соралмаган сүз әйтеп куя торган гадәтем бар.
– Өч көн кулны юмаска, егетләр, генерал белән күрештек бит, – диде Дубовой.
Әз генә буш вакыт булдымы, теннис өстәленә тартылам. Кеше уйнаганны карап торганда гына бар да җиңел күренә, үзең ракетканы кулга алгач, бөтенләй икенче икән. Чыкылдап, өстәлгә бәрелеп сикергән җиңел шар, мине үртәп, әле уңнан, әле сулдан сызылып кына үтә дә китә; ракеткам белән, чебен куган сыман җилпенеп, күпме генә чәбәләнсәм дә тигерә генә алмыйм бит. Бер уенны өйрәнгәндә дә болай ук мескенлеккә калганым юк иде. Кешеләрдән оят!
Иң шәп уйнаучылар – кореялы егетләр Ли белән Чагай булып чыкты. Ли – зур күзле, дүрткырлы каты кара чәчле, погоннары килешле ятып торган ыспай җилкәле, Чагай исә җәлпәк йөзле, арасында көмеш чал бөртекләре җемелдәп киткән шундый ук каты кара, куе чәчле егет, «ничек күрә микән ул?» дигән сорау уятырлык дәрәҗәдә кысык күзле, әмма тенниста аның кебек оста, елгыр айкалып уйнаучы юк. Аның ракетканы нәзакәтле итеп тотуы, йә сыйпатып кына, йә көч белән кистереп, йә, күз буяган кебек, шарны бөтереп җибәрүләре – үзе бер сәнгать. Мин аның уйнавына хәйран калып, сокланып, һәрбер хәрәкәтен йотып кына барам.
Чагай белән Ли җитәкчелегендә берничә егет штабта, әллә нинди хикмәти приборларны хәрәкәткә китереп, алмашлап, тәүлек саен, бөтен Җир шарының метеокартасын эшләп баралар. Җирнең кайсы ноктасында яшенле яңгыр, кайсы океанда цунами, кайсы кыйтгада торнада кубарылачак – бу егетләр барысын да белеп һәм белдереп торалар. Төнге сменадан соң Чагай иртәнге алтыда кайтып йокыга тала, сәгать унбердә уяна. Төшкә кадәрге бер сәгать ара теннис уйнауга китә. Бу минем өчен иң сәгадәтле минутлар. Уйный белмәвемнән көлеп торырга тамашачы юк. Ә Чагай – сабыр. Бер дә иренмичә, авырыксынмыйча ракетканы ничек тоту, кулны ничек йөртүдән башлап, уенның отыры куера барган серләренә төшендерә килә.

(Ерак Көнчыгышта туган бу эчкерсез, киң күңелле егет дүрт-биш ай эчендә мине үзе белән уйнарлык дәрәҗәгә җиткезде. Ә казармада аңардан да оста уйнаучы юк иде. Гәүдәң җиңел, теләк-елдамлыгың көчле булганда, теннис кебек четерекле уенның да асыл серләренә төшенеп була икән. Чагайга мең рәхмәтле булып, остаз итеп карасам да, уен барышында онытылып китеп, җиңәсе килү дәртеннән кыдрычланып тотынсам да Чагайны мин бер тапкыр да җиңә алмадым. Бу мавыктыргыч уенга хиреслек җене аңа тумыштан бирелгәндер шул...)
Казарманың табигый туган үз закончалыклары бар. Хезмәт срогы азагына якынлашкан стариклар (дембельләр) кайчакта бераз һавалы-дорфа кылансалар да, аларга каршы сүз әйтү әдәпсезлек санала. Әгәр берәр «старик» исемем белән түгел, ә «татарин» дип кычкырып дәшсә, мин сискәнеп куям. Арт чүмечемә «та», «та» килеп, ике пуля бәреп кергән кебек тоела. Нинди куәтле, шаукымлы яңгыраш сыйган бу «Татар» дигән сүзгә?! Мәктәптән үк, аң- акыл буыны сыек чакта ук, балага дәһшәтле татар-монгол яулары турында зарарлы тарих укытып, курку-нәфрәт сеңдерүдән калган зәхмәтме бу? Нидән шулай сискәндерә мине үз милләтемнең исеме? Нигә үртәләм? Рус кешесе әйткәнгәме? Бу сүз яңгырашына ул бәлки үзенең соңга калган үчлеген, үпкә- рәнҗү, янау-кисәтү тойгысын сыйдырам, дип уйлыйдыр...
Бу хакта мин кем белән дә фикер алыша алмыйм. Чөнки казармада миннән кала бер татар да юк. Хәзер инде мин төш күргәндә дә русча сөйләшә башладым. Өнемдә әлегә үз телемдә уйланам. Кайчагында төртелеп калам, кайбер сүзләрне бик тирәннән, диңгез төбенә төшеп, кабырчык эченнән энҗе бөртеген каезлап алган кебек табам да, кадерен тел очында биетеп, тәмен искә төшерәм. Сизәм бит: туган телемдәге сүзләр кәрваны каядыр ераклаша бара, «теге дөнья теле»нә әверелеп бара түгелме?
Рота командиры булып капитан Исаков санала. Яһүд милләтеннән. Ул ЛИ-2 самолётында очучы. Урынбасары – капитан Латыйпов. Тумышы белән Казаннан. Ул без балачактан күреп үскән АН-2 самолётын иярли. Аның төп гамәле – парашютчыларны алып менеп, һава киңлегенә сибеп калдыру...
Болар атнага бер-ике тапкыр казармага сугылып, хәл-әхвәл белешеп чыгалар. Капитан Латыйповның телендә – Казан, Иделдәге оҗмах утраулары, тизрәк отставкага чыгып, туган шәһәренә кайтып китү, җәйләрен, шул утрауларда тел өстендә шаулап эри торган балык тотып яту хыялы тәмләнә...
Бервакыт ул Ленкомнатага кереп, минем эшләгәнне карап утырды да, икәүдән-икәү генә калудан файдаланыпмы, минем хәлләр турында сораша башлады. Бер мәртәбә дә татарча сөйләшкәнен ишетмәгән капитанга мин, сүз иярә сүз чыгып кына, кайчакта «татарин» дип дәшүләренә кимсенүемне әйттем. Һәр сүзенә басым ясап, батырып сөйләргә гадәтләнгән капитан, сулышын көрәп алып, урыныннан торып ук басты:
– Нишләп кимсенәсең?! Синең ни хакың бар бу олы исемнән кимсенергә?! Аны бит ата-бабаларыбыз, борынгы дәверләр аша, байрак итеп, бүгенгегә китереп җиткергән. Утлар-сулар кичеп. Шәһәрләр, илләр төзеп. Үлмәс дастаннар язып...
Әйе, бүтәннәрнең милләт исемен бик атамыйлар. Син әйтеп кара: «Үзбәк» диген, «Чукча» диген, «Чувашин», «Мукшы», диген! Яңгырыймы? Йомык авазлар, шулай бит! Ә менә «Татар» дигән сүзне кимендә биш-алты чакрымга ишетелерлек итеп кычкырып була. Бусын болай гына мисалга китерәм. Хикмәт тирәндә ята: «Татар» дигәндә, бөтен тән күзәнәкләре уянып, дәрт алып кала.

Яшисе килә башлый. Менә шуңа күрә безнең милләт исемен рәхәтләнеп кабатлыйлар. Һәрхәлдә, сине кимсетү өчен түгел, бу саллы сүздән көч алып калу өчен әйтәләр бит аны. Сәламәт рухлы булыйм дисәң – милләтең белән горурлан!
Әле генә ниндидер олы бер залда чыгыш ясаган сыман әрле-бирле йөргән капитан Латыйпов кинәт тынып калды. Сузаеп төшкән бөкре борын канаты астына кереп, юка ирене кысылган кебек булды. Бераздан ул, «ялгыш сүзләр әйтеп ташламадыммы», дигән икеләнү белән, миңа үтәли караш ташлады да:
– Мин заочно тарих-филология факультетын тәмамладым, – диде. – Отставкага чыгу белән укыту эшенә керешәчәкмен, Алла бирса.
Инде чыгып китәргә дип ишекне ачкач, кире япты да, миңа якын килеп, тавышына бик олы бер серлелек төсмере биреп:
– Дөресен әйткәндә... Һәркем татар булырга кызыга... Асылына кайтасы килә, – дип, кырт борылып, чыгып китте.
«Старик»лар каршында минем абруй үсеп китте бит әле. Исемем янәшәсенә әтинең дә исемен куеп дәшә башладылар. Берсенең дембель чемоданына, әллә каян күренеп торырлык итеп, тавыш тизлеге белән оча торган үзебезнең «ТУ» самолётының сурәтен төшереп биргән идем. Шуннан соң китте чират... Һәрберсе үзенең чемоданын тотып килә. Минем эчми-тартмый икәнемне белгәч, күңелне күреп, әҗергә ни бүләк итәргә белмичә аптырашта калдылар.
Тора-бара күнектем. Кайчакта «татарин» дип дәшсәләр дә, исем китми башлады. Хәзер инде ул сүз минем колакка «та-та» килеп кискен яңгыраган кебек тоелмый, казармада син бу кавемнән – бердәнбер, дигәнне искәртә шикелле. «То-то...»
Ленкомнатада эш бара. Старшина Осипенко нечкәләп тормый, стеналар язу-бизәк белән тулып торса, аңа шул җиткән. Капитан Пинчук исә бик вакчыл, метекчән. Ике-өч көнгә бер килеп, җентекләп карап китә.
Кирәк-ярак табу ягыннан Дубовой – алыштыргысыз. Гарнизонда аның белмәгән кешесе юк. Теләсә нинди ярыкка сыеп керә ала, оялу-кыенсыну кебек сыйфатларны ул күптән инде таптап узган.
Беркөнне Офицерлар йортына кинофильм карарга дип баргач, ул мине сәхнә артындагы әллә нинди лабиринт баскычлардан алып төшеп, завхоз бүлмәсенә алып керде. Анда ни генә юк: җиз тоткалы, «самавыр» аяклы өстәлләр, бизәк уемнарына йөгертелгән алтыны купшакланып беткән кәнәфиләр, вакыт тузаны җелегенә сеңгән бәллүр люстралар, көмеш канделябрлар дисеңме – бар да искергән, ямьшәйгән, калҗайган, гарипләнгән... әмма берсе дә узган дәверләр тәкәбберлеген җуймаган, шуңа күрә бу әшьялар кызгандырмый, кызыктыра гына.
Шул әйберләр борынгылыгыннан яралган шикелле, әллә каян гына йомры гәүдәле, чама белән илле яшьләрдәге ир кеше пәйда булды.
– Бонифатий, – дип таныштырды Володя Дубовой. – Дөнья бәясе кеше, кирәк булса, елан мөгезен дә табып бирә.
– Арттырасың инде, – дип Бонифатий, сул күзен кыса төшеп, мут елмайды. Безгә, эш өчен, куе чия төсендәге бәрхет кәгазь кирәк иде.
Күп нәрсәне кулыннан үткәргән Бонифатий сирәк була торган нәрсә сорауга күнегеп беткән ахрысы, маңгаен җыерып, йөнтәс кашларын бер-берсе белән сөзештереп, уйланып торды да:
– Эзләп карарга була, – диде. – Үзебездә булмаса, Минскидан, анда юк икән, Мәскәүдән, анда да дымы корыган булса, Парижның үзеннән кайтартырбыз! Беркөнне Володя Дубовой көне буена каядыр олагып торды, эңгер төшкәндә
генә ашыгып кайтып керде. Култыгына киндер капчык кыстырган.

 – Күгәрчен ауларга менәбез. Түбә астында кунаклыйлар алар. Караңгыда күрмиләр. Йокыга киткән җирләреннән капчыкка җыеп кына алабыз, – дип ул мине ашыктыра башлады. Минем аптырап калуымны күреп, иңемнән селкетеп алды:
– Бонифатийга кирәк. Ул сорады, – диде.
Бу исемнең магиясе аңымны томалады. Безнең ясап бетерәсе стенд язмышы Бонифатийның тизрәк бәрхет кәгазь табып бирүенә бәйләнгән бит.
Тимер баскычтан мендек чормага. Миңа таныш, авыр тәэсир калдырган урын инде бу. Кая карама, анда – сталагмитлар булып, күгәрчен тизәге очлаеп өелгән. Әчкелтем-тынчу ис. Мин капчыкның авызын тотып торам. Дубовой йокылы күгәрченнәрне җай гына эләктереп килеп, капчыкка шудыра тора.
Чирканам, ул якка карамаска тырышам.
– Нишлибез без, Володя, болай ярамый бит, – дим. Ә ул:
– Бонифатийның күңелен күрергә кирәк, аңлыйсыңмы?! – дип өнәмичә
ысылдый.
– Ничәләп күгәрчен кирәк соң аңа?
– Бер капчык чүмәләмә! – дип, Дубовой кыраклап көлә.
– Ул кадәрне ничек күтәрәсең ди?
– Кайчакта бик тә беркатлы син, ә!.. Татарлар хәйләкәр халык дигән булалар
тагын. Үз арагызда гына хәйләкәрдер сез... Борчылма, егерме биш-утыз күгәрчен җитә аңа.
Чормадан төшеп тышка чыккач, һаваның сафлыгыннан тамак төпләре кытыкланып куйды. Урам утлары чагылган юеш җир өсте шәмәхә төскә кереп җемелди.
Дубовой миңа кичке алтыдагы сеанска билет калдырды да, авырайган капчыкны җирдән сөйрәп диярлек, волейбол мәйданчыгы янында торган УАЗикка таба китеп барды.
Мин казармага кереп тормадым. Ял бирдем үземә. Кинога кадәрге ике сәгатьне ничек тә ашыктырырга кирәк. Кибеткә барып, кесә тутырып, билле прәннек алдым. Шуны күши-күши офицерлар яши торган дүрт-биш катлы йортлар арасыннан, бала-чагалар уйнаганны карап уздым. Монда чыр-чу, кызыктыргыч тормыш кайный.
Офицерлар йортына кино башланыр алдыннан гына барып кердем. «Хиросима һәм Нагасаки» дигән фильм буласы икән. Туйкәдә сигезенче класста укыган чакта бу киноны караган көнем бик ачык хәтердә – 12 апрель иде ул. Юрий Гагарин космоска очкан көн. Әллә нинди очынулы хисләрдән күңел иләсләнгән иде. Экранда барган коточкыч фаҗигане аңлап, кабул итеп тә бетермәдек шикелле. Вакыйга безгә кагылмый, бик еракта барган әкият шикелле генә, аңыбызга тирән уелмыйча үтеп китте бугай ул чакта. Кинодан соң без, бер төркем малай-кызлар, сулы-шулпалы карны лычтырдатып, үз авылыбызга җәяү кайттык. Телләрдә гел Гагарин булды.
Ә экрандагы тетрәндергеч күренешләр, өзек-өзек булып, еллар аша искә төшкәләп, акылыбыз белән бергә олыгая, гыйбрәтлерәк була бардылар.
Менә бүген, тәэсирләрне яңартып, бу киноны тагын йөрәгем аша үткәрдем. Черчилль хөрмәтенә «Юанкай» дип аталган атом бомбасының япон халкының баш түбәсендә ярылганын күрдем.
Атом-төш шартлатылганда кабынган искиткеч матур төсләр байлыгы, бернинди рәссам хыялы тудыра алмаган гигант балкыш булып, күк йөзен ялмап ала, дип сокланучылар да бар бит әле бу дөньяда...

Казармага кайтып кереп, шинельне салып элгәндә сизәм – ниндидер тәмле ризык исе борынны ярып керде. Хуҗалык бүлмәсенең ишеге ачык, анда гөр килеп сөйләшәләр. Дубовой тавышы, аның өзек-өзек сүзләре ишетелә: «...Если бы он знал, низачто бы не согласился...» Мин килеп кергәч, ул:
– Вот и он сам! – дип шатланганын белдерде. – Ты когда-нибудь рябчиков ел, давай, пробуй, отменно получилось...
Күрәм, өстәлдә, калька кәгазе өстенә карасу төстәге ит кисәкләре өелгән. Нечкә генә бот сөякләре тырпаешкан кош түшкәләре. Идәндә корымлы чиләк тора. Рябчик... рябчик... дип эчемнән кабатлыйм. Рябчик боҗыр була түгелме соң? Каян килеп... Ул арада кемдер шигырь юлларын китерә: «Еш ананасы, рябчиков жуй, день твой последний приходит, буржуй!» – Маяковский әйткән, егетләр!
Коридорга эленгән Ленин портреты артына яшерелгән грелка өстәлдә урын ала. Бүлкелдәп торган грелка эчендә белорус самогоны – чемер... Менә трапеза башлана. Авызлар чапылдый, тешләр эшкә керешә, сөякләр чыкырдап уала. Дубовой кунакчыл тавыш белән күпләрне чакырса да, нигәдер, ашкынып керүче сирәк, кыргый кош ите тансыклаганнар биш-алтыдан артмас. Мин һаман әле аңга килә алмыйча басып торам. Каян бу? Нәрсә бу?! Дубовой миңа ит кисәге сона. Шул мәлдә түбә астындагы күгәрчен тизәге исе сирпелеп киткәндәй булды. Руслар әйтмешли: слышу запах... Күңелем актарылып чыкты. Үз-үземне белештермичә Дубовойның иңеннән умырып тотып, селкетә башладым:
– Нишләдең син?! Ничек кулың барды?!
– А что такого! Это же деликатес... Вы же едите конину...
– Гөнаһсыз кошларны үтерергә ничек кулың барды?! – дип кычкырам, ә
Дубовой тасраеп карап тора. Аннары ул да кызып китте:
– Вот татарин, а! Странный ты человек. Ты мне не указ, в своей Татарии
будешь указывать!
«Ду» килеп кычкырышабыз моның белән. Ул арада Адил каударланып
килеп керде. Кергән уңайга: «Национальность задеваешь!» – дип, Дубовойның изүеннән тотып, гәүдәсен сыңар кулына күтәрде. Дубовойның аяклары идәнгә тияр-тимәс, сәгать теле кебек селкенеп тора.
– Ты что, Одиль, а может я сам – тоже татарин. У нас в Воронеже чернявых полно. Я больше похож на татарина, чем он, – дип, ул Адилның көчле кул тискиендә буыла-буыла акланырга тотынды.
– Смотри мне! – дип, Адил ефрейторның күн итекләре салына башлаган аякларын идәнгә төшереп бастырды да: – Помиритесь! – дип бүлмәдән чыгып китте.
Бонифатийга дип мине алдап җыйган күгәрченнәрне Дубовой капчыгы белән аэродромга алып барган. Шунда үзебезнең механиклар белән пешекләп, чистартып, чиләктә пешергәннәр икән.
Мин тынычлана алмыйча төне буе борсаланып чыктым. Минем дә катышым бар бит монда, ничек юармын бу гөнаһымны? Тормышта болай тиз ышанучан- беркатлы булып яшәү ярамый бит инде. Белмәдем, дип үз-үземне туктаусыз битәрләп аклану гына җиңеләйтә диме гөнаһның авырлыгын!
Төшкә дә шул кошлар керде. Имеш, Мәскәү Кремлендә яшәүче күгәрчен килеп төшкән икән, дим. Гөнҗәлә бүрекле, эре гәүдәле күгәрчен, гел кукраеп, йоннарын кабартып, ысылдап тора. Күзләрендә кызыл очкыннар чатнап-чатнап китә. «Кош каргышы төшсә нишләрсең, ничек яшәрсең?» – ди. «Мин белмәдем, гаебем шул чаклы гына, белмичә эшләдем, дип танам, бәргәләнәм икән.
«Акланма!» – ди Кремльнең баш күгәрчене...
Дубовойга бүтән бер дә эндәшмәм дигән идем, икенче көнне Бонифатийдан бәрхет кәгазь табып кайтты да... күңел йомшады инде. Димәк, Ленкомнатадагы эшебезгә соңгы ноктаны куяр көн җитте, моннан соң инде без Дубовой белән сирәк очрашачакбыз.
Монда эш беткәч, мине Офицерлар йортына, китапханәгә берничә көнгә эшкә җибәрделәр. Офицерларга гына бирелә торган китап байлыгын тәртипкә китерүдә ярдәм кирәк икән. Мин монда гаҗәеп бай китаплар дөньясына чумдым. Буш вакыт булдымы – китапка кадалам. Шишковның «Хәсрәт дәрьясы» дигән романын татарча укыганым бар иде, иң беренче итеп шуның русчасын укып чыктым.
Тетрәнеп укыдым да... Руста бу иң көчле роман, моңа кадәр булмаган, моннан соң да булмаячак, дигән фикергә килдем.

Дәвамы бар.

"КУ" 1, 2017

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: