ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Икенчедән, шул: чишмәгә суга йөрмәскә иде. Аннан да бигрәк теге көнне, чишмә кырында очраганнан соң, яр башына менеп җиткәч, артыңа борылып карамаска иде. Менә шул көнне син минем йөрәгемне үзең белән алып киттең.
Ринат белән кыз юлдан алга, чечен сугышының билгесез кочагына таба
атлап киттеләр. Төн караңгы иде. Кыз бер-ике абынып та алды шикелле.
Егет кызны җитәкләп алмакчы иде, тегесе дертләп, кулын тартып алды.
Шурави шунда гына кызның кулындагы штыкны шәйләде. Үз алдына көлеп
җибәрде дә, безнең кызлар шулай дошманына каршы тора алыр иде микән,
дип уйлап куйды. Ул шулай уйлап та бетермәде, кыз тагы абына язып, үзе
егетне култыклап алды. Һәм ишетелер-ишетелмәс:
– Рәхмәт сезгә! Мине коткарганыгыз өчен рәхмәт! Исемегез?
– Ринат. Мин – Ринат.
– Кызык исем, бездә андый исем юк.
– Сезнең исем?
– Адича минем исемем.
– Безнеңчә Хәдичә инде. Минем киңәшем шул, сиңа бу авылдан тизрәк
качарга кирәк. Барысы да ачылса, сине эзләп табачаклар. Нәрсә булырын
кем белә? Менә мин болардан киттем-китүен. Ә кая барырга? Үзем дә
белмим. Үзебезнекеләргә дә кайта алмыйм. Каһәр суккан бу сугыш кайчан
бетәр? Әлегә очы-кырые күренми.
– Мин картәнигә кайтып күреним инде. Аның коты очып торадыр.
Мине бит кәҗә саварга чыкканда тотып алдылар. Абзар алдында саклап
торганнар.
Ринат кызның биленә кулын салып барырга чамалаган иде, барып чыкмады.
Кыз кинәт читкә тартылды. Әмма кулын егетнең беләгеннән ычкындырмады.
Ринат, Хәдичәнең билендәге штыкны чамалап алды. Һәм аптырап:
– Нәрсәгә ул штык сиңа? Ташла!
– Юк. Син мине коткаруын-коткардың. Ә үзең исәрләнеп, миңа бәйләнә
башласаң?
Ринат дәшмәде. Шулай авылга килеп керделәр. Хәдичәләрнең йорты
авыл очында ук. Ул егетне йорт уртасында калдырып, өйгә кереп китте.
Хәдичә нигә һаман чыкмый дип борчыла да башлаган иде, ишектән бәләкәй
генә төенчек тоткан кыз күренде. Ул бөтенләй икенче киемнән иде.
– Әйдә, мин сине сезнекеләр дә, безнекеләр дә булмаган таулар арасындагы
бәләкәй генә авылга озатып куям. Анда картәнинең сеңлесе яши. Берәр җае
чыкканчы һәм сугышлар бераз тынганчы, шунда яшәп торырсың.
Егет, ни булса шул була дип, кызга ышанып, артыннан иярде. Кораллы
кешенең һәрчак шик тудырганын белә иде. Андыйны үзебезнекеләр дә,
чеченнар да мушкага алырга мөмкин, шулай да автоматын ташламады.
Әфган сугышыннан ук таныш хәл, тауларда ни булмас. Анда күзең – ук,
колагың локатор булырга тиеш. Төне буе тар гына сукмак белән әле аска
төштеләр, әле кәҗә сукмагы кебек кенә урыннардан өскә күтәрелделәр.
Таулар арасында төннәрен бигрәк тә караңгы. Шуңа да егет кая барганын
да чамаламады. Менә аста тау елгасының шарлап аккан тавышы ишетелде.
Еракта этләр өрә кебек. Хәдичә туктап, ял итеп алырга тәкъдим итте.
Ташлар арасында бер җайлы гына урынга туктадылар. Тик төннәрен
суык булганга озак утыра алмадылар. Хәдичә калтырый ук башлады.
Ринат блокпостны ташлап киткәндә, кемнеңдер бушлатын эләктергән
иде. Бушлатын салып, кыз иңенә япкан булды. Үзенә дә суык иде. Кыз
моны сизеп, бушлатның яртысын егет өстенә япты. Болай җылырак булып
китте. Икесе бер бушлат эчендә бер-берсен җылытып утырдылар. Егеткә
дә, кызга да рәхәт иде. Менә шулай, тәннәре тәнгә тиеп, ниндидер ләззәт-
рәхәтлек хисендә йөзделәр. Егет, батыраеп китеп, кызның муенына сак
кына иреннәрен тидереп алды. Кыз карышмады. Егеткә ныграк кына елыша
бирде һәм калтыранган тавышы белән әкрен генә:
– Нигә мине – дошман чечен кызын коткарырга булдың? – дип сорап
куйды.
Ринат бераз сүзсез торды да:
– Дөресен әйтергәме?
– Әйе.
– Бердән, чеченнар миңа дошман түгел икәнен күптән аңладым. Ә
икенчедән...
Ринат тагын сүзсез калды. Һәм кыз аның беләгеннән кысып тота бирде.
– Икенчедән, нәрсә?
– Икенчедән, шул: чишмәгә суга йөрмәскә иде. Аннан да бигрәк теге
көнне, чишмә кырында очраганнан соң, яр башына менеп җиткәч, артыңа
борылып карамаска иде. Менә шул көнне син минем йөрәгемне үзең белән
алып киттең. Менә ничек килеп чыкты.
Кыз берни дә дәшмәде, егеткә тагын да елышыбрак утырды. Бу егет
белән аңа рәхәт иде. Башыннан үткән бүгенге коточкыч хәлләр Хәдичәнең
күзләрен ачты, дисәң дә була. Ул якты дөньяга, гомумән, тормышка икенче
төрле карый башлады. Ничә сәгать элек кенә аның гомере кыл өстендә иде
бит. Әлбәттә, күмәкләп көчләгәннән соң аны үтереп, упкынга ташларлар
иде. Ярый әле, шушы Ринат дигән солдат коткарып калды. Кызның үзенең
дә ошатып йөргән егете бар иде. Елдан артты, аңардан хәбәр-хәтер юк та
юк. Ә бу егет ару гына күренә. Башкалар кебек әрсезләнеп, итәк астына
үрелми. Кыз, шуларны уйлап, егетне тагы да ныграк кысып кочаклады. Чит
милләттән булса да, үзе дә мөселман егете, аңа чиксез якын булып тоелды.
Теге вәхшиләрдән коткаручы егет – аның яклаучысы, әлеге минутта аны
үз җылысы белән җылытып утыра.
Ринат әллә ни уйлап тормыйча, кызның битен үзенә борып, иреннәреннән
үбеп алды. Кыз карышмады. Җавап итеп, кайнар иреннәре белән үзе дә
егетне үбә башлады. Әйе, сугыштагы кискен хәлләр вакыйгалар агышын
тизләтә генә. Һәм әле генә булып үткән куркыныч вакыйгалар аркасында
тәндә чиксез күп тупланган адреналин чыгарга юл эзли иде.
Шулай таң аттырдылар. Кеше-кара күренгәнче дип, Хәдичәнең апаларына
караңгылы-яктылыдан барып керделәр. Хәдичә үзенең туганнарына нәрсә
сөйләгәндер, егет аңламады, чөнки сөйләшү чечен телендә барды. Менә
шулай итеп, егетнең хәле үзгәреп, ул хәзер качкын-дезертир булып, шушы
кечкенә генә чечен авылында көн күреп ята.
Өч көннән, көтмәгәндә, таудан авылга боевиклар килеп төште. Күрәсең,
күршеләрнең берәрсе әйткәндер инде. Хәдичәнең туганнарына солдатны
күрсәтергә куштылар. Хәлне аңлагач, Ринат үзе үк тегеләр алдына чыгып
басты. Китте сорау алу. Кем, кайдан? Нигә качтың? Ринат та әллә ни
боргаланып тормыйча, бар булганын кыскача сөйләп бирде. Кеше үтердем.
Унике елны чәпәделәр. Берничә ел утыргач, сугышка чакырдылар. Төрмәдә
утыру туйдырды. Ризалаштым инде. Шунда боевикларның командиры:
– Ә бит дезертир-куркакларны беркайда да яратмыйлар. Сатлыкҗаннарны
аталар, – диде.
– Мин сатлыкҗан да, дезертир-куркак та түгел! Кем өчен сугышканымны
да белмим.
– Син безгә каршы сугышкансың.
– Юк, сугышмадым. Хәтта бер солдатыгызга да атмадым. Сезнең якка
бер пуля да очырмадым.
– Ә нишләп монда безгә каршы сугышка килдең соң?
– Әйтәм бит, төрмәдә утыру туйдырды. Шуңа килдем.
Бу бик тә иркен һәм дорфарак сөйләшкән солдат командирны туйдырды
шикелле, әллә сынап карарга булдымы?
– Стенага терибез! – дип, янындагы сакчысына тагын кемнедер
чакырырга кушты. Үзе бу качкынны астан гына күзәтә башлады. Ә егетнең
уйлары Хәдичә турында иде. Иртәгә аның кырына килергә вәгъдә биргән
иде. Ата-нитә калсалар, күреп булмас микәнни, дип уйлап куйды. Егетне
күзәтүеннән туктамыйча, боевик кесә телефоныннан каядыр шалтыратырга
тотынды. Һәм шул мизгелдә Ринатның зиһененә келт итеп: «Ә ул киләсе
сукмакны да миналап куйган булсалар? Кыз, һичшиксез, һәлак булачак».
Ничек башта ук башына килмәгән? Ә болары кайдан килеп төштеләр?
Нигә миналарга эләкмәделәр? Болай булгач, бу авылга килер өчен тагы
берәр яшерен юл бардыр?
Хуҗа хатын чыгып, егет ягына карап, боевикка нәрсәдер кызып-кызып
сөйләп бирде. Күрәсең, сүз Хәдичә турында да барды. Боевик, егеткә карап:
– Әй, куркак, якынрак кил! Сине, бер чечен кызын коткарып калды, дип
сөйлиләр, шул дөресме?
– Мин куркак түгел! Әйе, булды андый хәл. Дүртенче блокпостта.
– Ә ул кыздан сорасак...
– Ул килә алмый. Авылга төшә торган юл-сукмаклар барысы да
миналанган.
Боевикның күзләре ялтырап китте. Һәм кызыксынып:
– Кайдан беләсең?
– Беләм инде. Хәдичә киләсе сукмакны минадан тазартырга кирәк. Әле
сез үзегез ничек минага эләкмәдегез?
Шул вакыт авылның теге очында мина шартлаган тавыш ишетелде. Бу
Ринатка таныш тавыш иде. Шуңа да ул:
– Башланды. Авыл халкын искәртергә кирәк, беркая да бармасыннар!
Боевик егеткә усал карап:
– Менә син безгә миналардан юлны тазартып бирәчәксең. Сезнекеләр
куйды бит миналарны.
– Тазартам. Тик иң элек шул яктагы сукмакны тазартырга кирәк булачак.
Югыйсә аннан киләсе кеше минага эләгергә мөмкин.
Шулай килештеләр. Миналарны эзләр алдыннан егет әфгандагыча,
үзенә генә билгеле ниндидер бер киеренке халәткә керде. Хәдичә киләсе
сукмактан дүрт мина алды. Җир ташлы иде. Шуңа да тәҗрибәле кеше күзенә
яңа гына урнаштырылган миналар урыны күренеп үк тора. Бер «растяжка»
да куйган булганнар. Сукмак чистарды. Соңыннан инде авылның теге
башындагы зур юлны урнаштырылган миналардан тазартып чыкты.
Боевиклар Ринатның осталыгына һушлары китеп карап торды. Ә ул
юлдан бер-ике адым атлый да, нәрсәдер тыңлаган кебек, як-ягына, алдына
карап туктап тора. Шуннан миналарның кайда яшерелгәнен чыбык
куеп билгеләп чыга. Аннан инде – ыргаклы авыр тимер белән тегеләрне
җирдән актарып алалар. Иң аламасы: зарарсызландырып булмый торган
миналар. Андый минаны берничек тә алып булмый. Казып ала башласаң,
җиргә бәргән туп шикелле, өскә берәр метр чамасы сикереп шартлый. Һич
котылырмын, димә. Ринат әпен-төпен куелган «растяжкалар»ын да алып
ташлады. Бер сыер минага эләккән икән, шартлау тавышы шуңардан булган.
Ринат, йоклый алмыйча, озак кына уйланып ятты. Барысы да яңадан
кабатлана. Әйтерсең лә, аның язмышы бер сукмак-эзгә төшеп алган да
яңадан шул сукмактан бара да бара. Әфганда да басуларны минадан тазартты,
монда тагы шул ук хәл кабатлана. Болардан күптән качып киткән булыр иде,
Хәдичәсен күрәсе бар. Ризалашса, аны ияртеп, баш тарткан берәр якка чыгып
ычкынырга кирәк булыр. Икенче көнне Хәдичә килде. Ул инде үзләренең
авылындагы булган хәлне сөйләде. Солдатлар һәр өйгә кереп, боевикларны
эзләп йөргәннәр икән. Ярый әле, егет ул авылда калмады. Һичшиксез
табачаклар иде. Ринат шуны чамалады: мондагы боевиклар бик активлык
күрсәтмичә, нәрсәдер көтеп яталар. Шул ук көнне Хәдичәнең картәнисен дә
монда күчереп алып килделәр. Хәдичәнең әти-әниләре Грозный шәһәрендә
торып калган. Алардан бер хәбәр-хәтер дә юк. Ярый әле, әбинең бу авылдагы
сеңлесе болай хәлле генә тора. Ашау ягына бик интекмиләр. Хәдичә белән
Ринат яшеренеп кенә, ир белән хатын кебек яши башладылар. Апасы сизде
сизүен, тик алай-болай тавыш күтәрмәде. Менә шулай мыштым гына яшиләр.
Юл, бакча, басудагы миналарны тазарткач, авылдагылар да, читтән килгән
боевиклар да Ринатны ихтирам итә башлады. Шулай да кайберләре аңа булган
шик-шөбһәләрен яшерми, чөнки Ринат аларга кушылмады. Үзләре белән
ниндидер авылга барып,солдатларны юк итеп кайтырга чакырдылар, кискен
баш тартты, бармады. Менә беркөнне бу бәләкәй генә авылга тагы хәтсез
генә боевиклар килеп төште. Барысы да сакаллылар. Кайберләре тамак төбе
белән каты итеп сөйләшә. Ринат тиз чамалады: араларында пуштун телендә
сөйләшкәннәре дә бар. Гарәпчә сүзләр дә яңгырап китә.
Кайчакны Ринат үзен яңадан Әфганда кебек тоя башлады. Шул ук текә-
текә кыя ташлы, түбәләре ак карга төренгән таулар. Аска карасаң да, башың
әйләнеп китәрдәй шул ук упкыннар. Аерма шунда: Әфганда халык бик тә
ярлы һәм надан. Ә мондагылар акны карадан аерып, укый-яза беләләр. Ярлы
һәм байлар арасындагы аерма да аз. Әмма бик бай йортлар да күренә. Бу
йортлар, әйтерсең лә, бер зур крепость. Ихаталары гына да икешәр метрдан
биегрәк һәм бик нык итеп салынган.
Ринатны иртән иртүк яңа килгән отрядның башлыгына, Әмир атлы
боевик янына алып киттеләр. Бу бәндә йорт уртасында үскән алмагач,
груша күләгәсенә урнаштырылган өстәл янында утыра иде. Егетне аның
каршына китереп бастырдылар. Боевикларның бу отряды хәтсез зур гына
булып, Ринатка таныш чеченнар күренмәде. Күрәсең, алары икенче урынга
күчкән. Бүтән төркемнәр аңа буйсынганга, аны командир дип түгел, Әмир
дип йөртәләр. Шуңа да ул үзен башка командирларга караганда күпкә
һавалы тота. Һәм бу командирның ярдәмчесе бик җитди генә:
– Иртәгә без шул-шул район үзәгенә барырга җыенабыз. Син шул елга
аркылы салынган күперне төнлә минадан тазартырга тиеш. Сиңа ярдәмгә
килгән егетләр әзерләнеп көтеп торалар. Үзеңә корал сайла! – диде.
Ринат вакыйганың мондый борылыш алуына аптырашта калды. Күрәсең,
аның оста минёр икәнен моңа да җиткергәннәр, дип уйлады. Ул теге көнне
чечен командирына: «Үзебезнекеләргә каршы корал күтәрмим», – дигән
иде бит инде. Бүген дә боларга шул сүзләрне кабатларга мәҗбүр булды.
– Мин аларга каршы бармыйм.
– Нигә?
– Беренчедән, сугыштан туйдым. Икенчедән, анда якташлар һәм
татар-башкорт егетләре күп. Аларга корал күтәреп ата алмыйм.
– Барыбер барырга туры киләчәк, – дип, бу кыза башлады: – Сине мәҗбүр
итәчәкбез! Нәрсә, монда курортка ялга килдең мәллә? Тыныч кына сугыш
беткәнне көтеп ятарга уйлыйсыңмы? Барасыңмы, юкмы?
Ринат дәшмәде. Чечен, егетнең дәшми торуына ачуы кабарып, аннан да
бигрәк башкалар алдында үзен күрсәтергә теләп, урыныннан торып, егет
алдына килеп басты. Кизәнеп, яңагына сукмакчы булды. Ләкин тидерә
алмады. Әфганда мондый сугуларны үзендә күп татыган шурави барысына
да әзер булып янтаеп калды. Гадәттәгечә, куркыныч янагандагыча, җәя
кереше кебек киерелде. Бу минутта аңардан әллә нәрсәләр дә көтәргә
була. Тик егетнең мондый сәләтен боевиклар әлегә белми иде. Кысыр
кизәнүеннән, аннан да бигрәк бу хәлне күзәтеп торган чеченнарның
елмаюын шәйләп, тегенең ачуы кабарды. Тагы кизәнде. Бу юлы да аның
йодрыгы һаваны гына кыйнады. Ринат эчке сиземләве белән аның нинди
хәрәкәт ясарга тиешлеген алдан ук чамалап торды. Юк, тагын булдыра
алмады. Өстәл янында утырганнарның икенчесе:
– Синнән булмады! Әйдә әле син, – дип, таза гына икенче чечен
боевигына ымлады.
Монда шундый шөгыль гадәткә кергән. Әсир төшкән солдатларны кем
тизрәк сугып ега?! Әсирне кыйнаудан ләззәт табып, күңел ачалар һәм
кул сугышы алымнарына өйрәнәләр иде. Ринатка каршы чыгасы боевик,
билендәге кораллары эленеп торган каешын салып, кырындагы иптәшенә
тоттырды. Барча халык кызык карарга теләп, түгәрәк ясап басты. Ринат та
үзенең нинди хәлгә тарыганын чамалап һәм бераз ситуацияне йомшартырга
теләп, өстәл янында утыручыдан:
– Ә миңа сугарга буламы? – дип сорады.
Командир дәртләндереп:
– Әлбәттә, әлбәттә. Булдыра алсаң, хет өстенә менеп атлан. Менә бит
телең ачыла башлады, – дип куйды.
Ул үзенең боевикларының сугышчан сәләтләренә ышана иде. Хәтта
чеченнарның кайберләре, кем җиңәчәк дип, үзара бәхәсләшә дә башлады. Ә
Ринат эчтән генә: «Мөгаен, болар белән барырга туры килер. Барып чыкса,
Әфган коллыгыннан качкандагы кебек болардан да елга аша качармын»,
– дип уйлап куйды.
Яңа боевик түгәрәккә чыга-чыгышлый ук Ринатның тез астына тибеп
егарга уйлады. Барып чыкмады. Кулларын бутап, егетнең уяулыгын читкә
юнәлтте, касыгына тибәргә чамалады. Тик мондый алымны алдан ук сизеп
торган Ринат, тегенең аягыннан эләктереп, үзенә тартты. Боевик тигезлеген
саклый алмыйча гөрселдәп, җиргә ауды. Ә дигәнче аягына торып басты
да яңадан Ринатка таба килә башлады. Тик өстәл янында утыручы аны
туктатып, кырында торган икенче берәүгә күрсәтте.
Монысы алдан ук, ыргый-сикерә, йодрыгын уйнатып килә башлады.
Тирә-яктагылар Ринатка каршы түгәрәккә чыккан егетне дәртләндереп,
кычкыра, сызгыра башладылар:
– Әйдә, әйдә, кыюрак!
– Күрсәт үзеңнең осталыгыңны!
Тавышка өй эченнән чатанлап, тагы бер сакалтай чыгып, бусаганың
күтәрмә баганасына сөялде. Күрәсең, бу алыш аңа да кызык булып китте,
титаклый-титаклый, бусагадан төшеп, өстәл янында утырган командир
каршына килеп басты. Тегесе, тиз генә торып, аңа урын бирде. Ринатның күз
алдында бала башы кадәр йодрык уйнаса да, ул барысын да күреп өлгерде.
Чатан сакалтайның болар арасында зур һәм ихтирамга лаеклы зур командир
икәнен чамалады. Һәм Әмир дигәннәре шушы микәнни, дип уйлап куйды.
Күрәсең, Ринат башта Әмир дип уйлаган бандит бу чатанның ярдәмчесе генә
булган. Чатан түрә өстәл янына килеп утыргач, барысы да тынып калды.
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА
120
Шул тынлыкта Ринат ап-ачык итеп, тегеләрнең пуштунча сөйләшкәннәрен
ишетте. Һәм теге чатанга тагын да ныграк игътибар итте. Барча уй-зиһене
шул сакалтайга күчте. Кайда күрде соң әле бу чатанны? Кайда күрде?
Ринатның үзенә бик игътибар да итмичә, каядыр артка караганын чамалап,
чечен да, ирексездән, карашын шул якка күчерде. Ринатка шул җитә калды.
Яшен тизлегендә тегене, аяк чалып, бәреп екты. Барысы да «аһ» итеп
тынып калды. Мондый кыюлыкны көтмәгәннәр иде. Чатан да таң калды. Ә
боевик песи җитезлеге белән яңадан аягына басты һәм Ринатның яңагына
кундырырга теләп кизәнде. Тагы шул ук хәл, аның йодрыгы һаваны гына
ярып үтте. Чечен никадәр тырышса да, егетнең битенә тидерә алмады. Ринат
та җитезлектә бу чеченнан калышырлык түгел иде. Барчасы кычкырып-
кычкырып, тегене дәртләндерделәр. Тик Чатан чип-чиста пуштун телендә:
– Ашыкмый тор! Сораш әле, кайсы частьтан качкан? Кем булып хезмәт
иткән? Минёрлык һөнәренә кайда укыган?
Моны ишеткән чечен сугышудан туктап, өстәл ягына карады. Тегесе
соравын яңадан пуштун телендә кабатлады. Чатан чеченча да, русча да
белми иде. Ачуын һаман баса алмаган боевик, күзләрен алартып, бернәрсә
дә аңламыйча, командирына карады. Күрәсең, сакалтай тылмачтыр. Ул
сорауны русчага әйләндереп, Ринатка җиткергәнче, егетнең бу пуштун
кешесенә җавабы әзер иде. Тик ул җавап бирергә ашыкмады. Чөнки
башында бүтән сорау һәм тагы әллә нинди хатирәләр ташып чыгар чиккә
җитеп кайный башлады. Чатанның тавышын кайда ишетте соң? Үзен кайда
күрде соң ул? Тылмач, аның дәшми Чатанга карап торуын күрде дә, җәһәт
кенә өстәл яныннан торып, егет каршысына килде. Чеченга нәрсәдер әйткәч,
тегесе тузанланган чалбарын кага-кага, иптәшләре кырына барып басты.
Ә тылмач Ринатның артыннан тупас этәреп:
– Якынрак барып җавап бир! – диде.
Ринат һаман дәшмәде. Шунда тылмач билендәге хәнҗәрен алып, аның
ияк астына китереп терәде. Егет таныды: мондый бизәкле хәнҗәрләрне
тик әфган рухлары гына тагып йөри.
– Нәрсә, үләсең килә мәллә? Сорауга җавап бир! – дип, пычакны егетнең
бугазына тагы да катырак тери бирде. Нык авыртудан зиһенендә кинәт
кенә әфгандагы Хайрулло образы чагылып китте. Һәм ул үзе дә сизмәстән,
чип-чиста пуштун телендә:
– Командир-Әмиргә әйт! Бүген мине үтерсә, иртәгә Хайрулло да үлә! – диде.
Рус солдатының авызыннан пуштун телендәге сүзләрне ишетеп:
– Нинди Хайрулло? Кемне әйтәсең? – дип, тылмач бөтенләй котыра ук
башлады һәм аңына пуштунча сүзләр барып җиткәч, бер секундка югалып
калды, аннары чатанга борылды.
Ринат шушы мизгелдә тылмач кулындагы хәнҗәрне тартып алды да
абзар ишегенә таба ыргытты. Хәнҗәр, барысын да шаккатырып, зыр түгәрәк
әйләнеп, ишеккә барып кадалды. Моны Ринат үзе дә көтмәгән иде һәм ул
тагын ап-ачык итеп:
– Әйт командирыңа! Бүген мине үтерсәгез, иртәгә үзе дә һәлак булачак!
– диде.
Тылмач бөтенләй аптырашта калды, аннары сорап куйды:
– Нинди командир? Кемне әйтәсең?
Бөтен йорт алды тынып калды. Әфганстаннан килгән командир бу
сүзләрне ишетеп, колакларын торгызды. Аның чын исеме – Хайрулло иде.
Тик монда килер алдыннан, боевикларны әзерли торган лагерьда исемен
Хаттабка алыштырды. Шуңа да аны Хайрулло дип түгел, ә Хаттаб дип
йөртәләр. Монда чечен боевиклары арасында үзен Әмир дип таныштырды.
Ринат берничә адым алга атлады да карашын Чатанга төбәде. Аның
үткер карашыннан өстәл янында утыручының зиһене икегә бүленде. «Кем
бу? Пуштунча кайдан белә? Нинди провокация булырга мөмкин?» «Кара
син аны, минем исемемне дә белә түгелме соң?» Чатанның да ачуы кабара
башлады. Ринат дәшмәде һәм карашы белән Әмирне борауларга тотынды.
Гадәттә, барысы да аның күзенә карарга куркып торалар. Ә бу кереп
китәрдәй булып текәлгән. Чатан ачуыннан кайнап, аннан да бигрәк егетнең
күз карашына түзә алмыйча, урыныннан ук торып басты. Ул инде бу
тамашаны читтән генә карап торучыларга үзенең усаллыгын күрсәтеп,
бәһасен күтәреп, абруен арттырырга теләде. Инструктор Хаттаб-Әмир
шулай үзенең иярченнәрен һәм кул астындагы сугышчыларны куркытып
алырга өйрәнгән. Куркалар, димәк, хөрмәт итәләр, дип уйлый иде. Тылмачы
булдыра алмаганны үзе башкарырга теләде. Күзен чекерәйтеп карарга
батырчылык иткән солдатны гадәтенчә сугып егып, җиргә тезләндерергә
дип титаклый-титаклый, Ринатка таба килә башлады.
Ринат капыл үзенә таба килүчене ныклап танып алды. Аны суярга килгән
сакалтай урынында нинди генә бандитны күрсә дә, бу кадәр аптырамас
иде. Әллә кайчангы хатирәләр, әле кичә генә булган кебек, яшен утыдай
чытырдап-ялтырап, миен ярып, күз алдына килеп басты. Шунлыктан да ул
күз карашын ала алмый иде. Бандит, үзенә һаман карап торган «кяфер»нең
алдына ажгырып килеп басты. Билендәге пистолетына ябышты. Тик ни
гаҗәп, кобураның капкачын ача алмый торды. Ринатның зиһене капыл
яктырып киткәндәй булды. Алдындагы бандитның сакалы аша сул як
яңагындагы миңе дә шәйләнә түгелме?!. Бәй, бу... бу бит теге, кем соң? Бу
бит... бу... Хәзер ул берәр сүз дәшмәсә, аны шушы минутта атып үтерергә
мөмкин бит. Ринат чак исенә төшереп тотлыга-тотлыга:
– Хай... хай... рулло! Син мине бүген үтерсәң, иртәгә үзең дә үләсең.
Тәкъдир дәфтәрендә шулай язылган, – диде.
Хәзер боевик гаҗәпләнеп калды. Тукта... Алдында күзен чекерәйтеп
басып торган адәм аңа пуштун телендә нәрсәдер әйтте түгелме соң?! Тик
«кяфер» әйткән сүзләр аның аңына барып җитмәгән иде әле. Шуңа да теш
арасыннан гына:
– Нәрсә? – дип сорарга мәҗбүр булды.
Ринат, инде бу сакалтайның чынлап та Хайрулло икәненә шиге
калмыйча, аның югалып калганыннан файдаланып, пышылдап кына тап-
таза пуштун телендә:
– Ашыкма! Мине бүген үтерсәң, иртәгә, Хайрулло, син үзең дә үләргә
мөмкинсең. Тәкъдир дәфтәренә шулай язылган, – диде.
Егетнең бу сүзләреннән, тегенең кобурага тотынган кулы салынып төшеп
калтырый ук башлады. Сакалтай, тагын да ныграк титаклый-титаклый,
үз урынына барып утырды. Бөтенләй тынып калды. Хәзер барча хәрәкәте
сүлпәнәеп, хәтта усал ялтырап, ут чәчкән карашы да сүнеп тоныкланды.
Тагы Ринатка күз сирпеп алды. Бер мизгел карашып алгач, ниһаять,
командир, күкрәгеннән чыккан әллә нинди тонык тавыш белән:
– Син кем? Кайдан? Якынрак кил! – диде.
Ринат теге чеченнарга сөйләгәнне кабатлап сөйләп бирде.
– Пуштун телен кайдан беләсең?
– Өйрәндем.
– Хайрулло кем ул? Син үлсәң нишләп ул да үләргә тиеш?
Ринат тирән итеп тын алды да, бер мизгел дәшми торгач, һавага карап,
яңа гына сайрый башлаган, күзгә дә күренмәгән тургайны эзләде. Юк,
тургай күренмәде. Хайрулло да аңа ияреп, күккә карады. Ул да берни
шәйләмәде. Шуннан Ринат сүзне әллә кайдан башлап:
– Хайрулло – көтүче малай. Ул ике тапкыр үлә язды. Мин дә үлә яздым.
Безнең тәкъдир-язмышлар бергә үрелеп, бер яфракка язылган. Әгәр дә
минем тәкъдирем язылган яфрак өзелсә, Хайрулло да үлә. Менә шул!
Бу сүзләрдән бөтенләй телсез калган Хайрулло-Хаттаб киеренкелектән
ката башлаган яңакларын көчкә кузгатып, тамак төбе белән:
– Кем әйтте моны? – дип сорады.
– Миңа фәрештәләр әйтә.
Монысын инде егет бераз арттырды. Нишлисең бит, яшисең килсә,
боргаланырга туры килә. Аннан да бигрәк исән каласың килсә, эч
серләреңне бүтәнгә сөйләмә, дигән канунны белә иде. Шуңа да Хайруллога
үзенең кем икәнлеген ачып салмады. Инде әзрәк айнып уйлый алырлык
хәлгә килгән командир төпченеп:
– Нигә монда килдең? Нигә безгә – мөселманнарга каршы сугыштың?
– Чеченнарга каршы сугышмадым. Бер генә чеченның да канын
коймадым. Беренчедән, төрмәдә утырудан туйдым, шуңа монда килдем.
Икенчедән, сугышка бармаганнарның гомерен саклап калу өчен килдем.
– Гомерләрен ничек саклыйсың?
– Миналанган басу-сукмакларны тазартып, күпләрнең гомерен кем
саклап калды? Мин түгелмени?
Хайрулло дәшмәде, чөнки алдында бик тә сәер, могҗизага сәләтле,
барысын да үтәли күреп белә торган гаҗәеп кеше басып торганына инанды.
Үзенең отрядындагыларга башкача бу кешене бимазаламаска кушты.
Хәдичә беркөнне аны үз янына яткырмады. Кискен каршы килеп:
– Никах укытканнан соң гына, – диде.
– Ярар. Тик кайчан? Һәм кем укый?
– Мөгаен, киләсе җомга көнне булыр. Апа белән картәнидән йоласына
туры китереп сорарга кирәк булачак. Мулла белән алар үзләре сөйләшерләр.
(Дәвамы бар)
"КУ" 05, 2023
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев