Сөләйман солтан (дәвамы)

Романның башы монда.

31

Ир-ат бик еш кына сабый бала сыман беркатлы шул. Сөләйман да буранлы-

тузанлы ерак сәфәрдән соң Хүррәм солтанбикәнең кайнар кочагына башын

төрткән иде, мәрхүм Искәндәр казначының әманәт хатын шуның кулларына

чыгарды да бирде.

— Искәндәр югалган казнаның яртысы турында синнән сорашырга кушып

калдырган, мә, укып бак.

Бүлмәсенә бикләнеп хатка күз төшергәч, Хүррәм тиргә батты. «Аһ, мәкерле

соран! Елан, хыянәтче! «Тәбризгә килеп җитмәгән сәрмая турында солтанбикә

сөйләп бирә ала», имеш. Шушы сүзләрне кәгазьгә төшереп калдырудан гына, йә,

ни откан? Ибраһим паша аны барыбер дә дарга астырган бит. Ир икәнсең, сер

ачмыйча, салам урынына хатын-кыз итәгенә ябышмыйча гына олак идең, кабих!

Ә хәзер солтанга нинди генә җавап кайтарырга? Үзем өчен салам булырдай ни

төрлерәк хәйлә табарга соң?»

Хүррәм, лышык-лышык килеп, елап алды. Сазлыктан ябышып чыгардай

аркан очы һаман табылмады. Үзе дә аңлап бетерә алмыйча, Искәндәрнең хатын

кат-кат әйләндерде.

«Балавыз сыгудан тукта әле, тукта, солтанбикә. Нәзер итеп, әнә, казначы

тагын нинди җөмлә язып калдырган бит. «Ибраһим үзенә солтан дәрәҗәсен

алды.» Әһ-һә! Димәк, юаш, басымчак булып кыйланган Ибраһим Сөләйман

тәхетенә менеп утыру турында хыяллана. Сәфәрләрдә чакта Сөләйман белән

ул-бу була калса, Ибраһим үзенә инде сукмак салып куйган. Хакимлек тә,

хакыйкать тә көчле кулында ул. Тәхет хуҗасына элмәк кидермиләр. Ибраһим

Сөләйман җәсәде белән кайтып керсә һәм казнаны ачса, Истанбулдагы

сатлык байчура белән шәехләрнең аны каһан итеп сайлавы да мөмкин. Аклану

өчен нигезе дә саллы, чөнки Ибраһимның «Каф тау татарларының солтаны,

Насретдиннәр солтаны», дигән аты да бар, имеш...»

Җәй азагында Истанбул юлында вәзир Ибраһим пәйда булуга ук, Хүррәм

Сөләйман янына чәчрәп керде.

— Солтан кайта, Ибраһим атлы солтан кайтып килә! Истанбул халкы нишләп

яңа солтанны туплардан атып, ярларга тезелеп каршыламый әле?

— Ни сөйлисең, Хүррәм? Нинди солтан тагын? — дип Сөләйман күзләрен

акайтуга, зәһәр төтен сыман талаган кара хөсетлектән котыла алмыйча, Хүррәм

тагын элеп алып китте.

— Бәрәкалла, соң син үзең Ибраһимны үз тиңең итеп, солтан итеп таныгансың

лабаса! Танымаган булсаң, аны күптән дарга асар идең. Ә Ибраһим айгыр кебек

исән-сау бит, әнә, вәзир, паша гына түгел, солтан дигән дәрәҗәсенә хәтле исән!

Әгәр бүген берәр әзәри йә фарсы «солтаным», дип аның аяк астына егылса, хәтта

синең дә теге колны җирдән сөйрәп торгызырга хокукың юк. Чөнки Ибраһим

да — солтан, аңа Каф тау татарлары белән фарсылар Тәбриздә таҗ кидергән.

Сөләйман кара көеп чыкты да, шашкан төсле сикереп, тәхетеннән купты.

— Юк, күк йөзендә ике кояш булмый, Ибраһимны мин бүген үк дарга

озаттырам!

— Ә менә бер хата артыннан икенчесен ясарга һич ярамый, — дип Хүррәм

Сөләйманның кулларын күкрәгенә кысты. — Ибраһимны дарга озатырга бер

нигез юк. Ул Тәбризне ике тапкыр яулап, синең каһанлыкка яңа вилаятьләр

өстәп кайтып килә. Истанбулдагы кара гавам өчен Ибраһим — илне баетучы

шәп сәргаскәр. Ә гавамга Ибраһимның солтан дәрәҗәсе йөртүе турындагы

хәбәрне ишеттерү гөнаһ. Без капчыкта ятмый, аның иртәме-соңмы тишеп

чыгуы бар. Истанбул халкы Ибраһимның солтан дәрәҗәсе турында ишетеп

өлгергәнче, аннан тавыш-тынсыз гына котылу хәерлерәк.

— Берәр катыйлны яллап озаттырам, — дип Сөләйман инде ныклы карарга

килсә дә, Хүррәм ипләп кенә үзе йомгаклады.

— Юк-юк, солтанкаем, пайтәхеткә кергәнче үк түгел. Күзенә төтен җибәрсәң,

халык тиз алдана. Җиңү яулап кайткан баш вәзирең хөрмәтенә синең сараеңда

мәҗлес оештырыйк. Дивандагы бер вәзирне дә калдырма, пашаларны чакыр,

шәехне дәш. Ибраһимга иң соңыннан гына хәбәр җибәрерсең. Яраннарың

алдында аны мактамыйча, данламыйча булмас. Шәраб-сөҗеләрне кызганып

тормасыннар, елга булып аксын. Исергән бәндәнең тамак төбенә сөяк

тыгылырга мөмкин, шәрабтән агулануы һәм, хәтта, аягы таеп егылуы, баш яруы

мөмкин. Җае чыкмый калмас. Тик соңыннан мәетне халык күзенә күрсәтмичә

булмый. Солтан галиҗәнапләренә күләгә төшертергә ярамый бит...

Истанбул җиңүче гаскәрне кирмән тупларыннан атып каршылады. Ибраһимны

шундук Топкапега, солтан сараена чакырттылар. Вәзир сарай тупсаларын һичбер

төрле мәкер уены турында шикләнмичә, башын текә тоткан хәлдә атлап узды.

Тәхет залының ишекләрен ачса, анда мәҗлес, диван, илнең иң каймагы.

— Синең җиңү яулап кайтуың хөрмәтенә корган мәҗлес бит бу. Син —

мәмләкәтнең иң зур таянычы, син — Зөлкарнәйн белән янәшә бастырырдай зур

сәргаскәр! — дип кычкыра-кычкыра, Сөләйманның каршына утырттылар.

— Уң кулым син минем, бердәнбер җан дустым, аркадашым! — дип хәтта

Сөләйман үзе дә аны кочагына алды, юешләнгән борынын төрткән булды.

Салпы якка салам итеп кыстырган сүзләре байтак яңгырады:

— Баш вәзир, сәргаскәр, солтан кияве, иң олы җиңүләрне яулап биргән

паша...

Шәраб касәләрен туктаусыз яңартып тордылар, бер Ибраһим гына исермәде.

Төн уртасы җиткәч, вәзир белән пашаларны берәм-берәм озата башладылар.

Зал бушауны чамалап, Ибраһим да аягына басты. Шул чагында шәхсән солтан

үзе көтелмәгән хөрмәт тәкъдим итте:

— Мин сине беркая да җибәрмим, кияүкәем. Син солтан сараенда кунарга

калачаксың. Урын-җирең әзер.

Мондый хәлнең гомердә булганы юк, Ибраһим уклау йоткан шикелле

сүзсез катып калды. Сөләйман янында шәйхелислам утыра иде әле, зәнҗи

хезмәтчеләр Ибраһимны сарай баскычлары буенча алып китте. Әле түшәккә

менгәч тә, үзенә карата солтан күрсәткән хөрмәткә ышана алмады ул. Күзенә

дә йокы әсәре кереп карамады.

Беркадәр арадан соң ишек аръягында әүвәл аяк кыштырдаган авазлар,

аннары акрын гына пышылдау тавышлары яңгырап ишетелде.

— Ибраһим француз короле Франциско белән элемтәгә кергән, тегесе

гаскәр юллагач, солтан тәхетенә утырмакчы булган...

Ибраһим урыныннан сикереп, ишек тышына атылмакчы иде, өлгермәде.

Ул түшәктән кузгалуга, бүлмәгә айгырдай гайрәтле ике-өч ир атылып керде

дә аны муеныннан буып алды. Дистәләгән орышларда җиңеп чыккан яугир

тыпырчынып караган иде дә, усал куллардан ычкыналмый тынды...

Ибраһимның кара көеп чыккан гәүдәсен иртән бакча түреннән, дивар

астыннан табып күтәрделәр. Яман гайбәт Истанбулның күген кара болыт

сыман каплап үтте:

— Вәзир эчеп үлгән, исерек булгач, кирмән капкасын да таба алмаган, ди.

Сөләйман Ибраһим җәсәден Галата бистәсендәге дәрвишләр зиратына илтеп

җирләттерде. Вәзир кәрван-кәрван алтын төяп кайткан булса да, кабер өстенә

таш куярга сыңар гына дирһәм дә табылмады.

32

Җан көйдергеч, күңелсез хәбәрләр чир белән бер, яман шеш шикелле уяна

да талый. Шундыйларның берсе тагын Сөләйманны утлы табага бастырды да

куйды.

— Карл Африка ярындагы Тунис атлы портны яулап алган.

Бу явызның яуга әзерләнүе турындагы имеш-мимеш элегрәк тә ишетелгәләп

торды. «Испан короле Рум аксөякләреннән, алман, варяг, норман, хорват,

саксон кенәзләреннән, үзенең энекәше Фердинандтан да таләп итә-итә олы

гаскәр җыя. Бар җиһанны католиклар тез астына сузып салырга антлар эчкән

король Мальта утравында күрелмәгән флот төзетә башлаган, ди...»

Валлаһи да тынмады бу көфер. Сөләйман бергә-бер чыгып орышырга

чакыргач, астына әкәй иткәндәй тын чыгармый качты. Ә үзенең оясына кайтып

бикләнгән иде, көчек сыман, төрек солтанының шәүләсенә өрә. Тунис порты

— Сөләйманның күз уңыннан бик еракта, Урта диңгезнең көньяк ярына сыенган

бер кала. Ул вилаятенә барып җитү өчен солтанның үзенә тулы бер ай кирәк.

Сөләйман ихатасының ул як коймалары җилдә уйнаклыйдыр, дип өметләнгән

бугай, куркак Карл шуңа төрек калҗасын эләктереп калырга җөрьәт иткән

инде. Алай дисәң, Сөләйманның Урта диңгездә сакчы колы бар бит. Солтан

дәрәҗәсен дә кызганып тормыйча, ул Хәйретдин атлы юлбасарны Алжир

каласына бәйләрбәк һәм вәли итеп илтеп урнаштырды. Тунис аның ыстаныннан

кул сузымында гына. Ул җирән сакал нишләп үз вакытында Тунисны яклап

калырга гаскәр юлламаган да, нигә шундук Сөләйманнан ярдәм сорамаган? Һәр

тарафта уянып ысылдаган еланнарны сыту өчен шәхсән үзе торып йөгерергә

төрек солтаны ау эте дә, сасы көзән дә түгел, ләбаса. Җирән сакал ничек йоклап

калган? Элеккеге казанышларына карап тормыйча, ул диңгез карагын җәллад

ыстаны өстенә сузып салырга, төпченергә кирәк. Камчы тәмен оныта башлавы

бар, Хәйретдинне пайтәхеткә чакыртып айнытмыйча булмас...

Паша, бәйләрбәге, солтан дәрәҗәләрен яулаган Хәйретдин Алтын Мөгез

култыгында бер айдан соң гына пәйда булды. Гомер буе ачык авыз узгынчыларны

талап кәсеп иткән юлбасар — шомарган таш. Хәйретдин кияү егетедәй бизәлгән

кырык карабыннан ярга бүләк артыннан бүләк ташыта башлагач, моны тамаша

кылырга дип җыелган пайтәхет халкының һәммәсе «аһ» итте.

— Җиһанның барча почмагыннан сайлап җыелган сылулардан-сылу бер мең

җария кулындагы алтын тәпсиләрдән энҗе-мәрҗән коела башлар сыман.

— Янычарлар мәктәбенә бүләк итеп китерелгән биш мең малай күтәргән

тәпсиләрнең барысы да алтын тәңкә белән шыгрым тулы.

— Даладагы кәрван урынына тезелешкән бер мең дөя өркәчләре арасына

ефәк, парча, бәрхет тукымалардан гүя тау өйгәннәр.

— Төмән хәтле төмәннәрне дә йомычка урынына сытып үтәрдәй ике йөз фил.

Иң соңгы бүләк итеп Хәйретдин карабтан сөт чишмәсендә коендырылгандай

ап-ак төстәге айгырны җитәкләп чыгара башлагач, халык телсез калды.

Әстәгъфирулла вә бәрәкәтуһ... Ходай Тәгаләнең шушындый да гүзәл, камил

җимешләре булса да булыр икән!

— Ярхәмкалла, ярхәмкалла! — дип укынды Сөләйман үзе дә, төп бүләктән

күзен аера алмыйча.

Ә айгыр, җир өстенә төшеп җитүгә үк, «мин менә болай итеп тә шаккатырам»,

дигән төсле, әле алгы аякларын югарыга чөеп уйнаклады, әле арткы аякларына

баскан көе адәм баласыдай атлап теркелтәде. Аннары башы белән койрыгын

вәкарь чөеп, базардагы чегән аты сыман биеп йөрде. Тамаша азагын, солтан

каршына тезләнгән шикелле, алгы аякларын аңа таба сузып, башын түбән

иеп тәмамлады. «Әстәгы»ның, «машалла»ның берсен дә калдырмыйча, халык

сокланудан тел шартлатты, күбесенең күзенә яшь килде...

Вак мәшәкать күленә кереп чумгач, Хәйретдин Урта диңгездәге дулкын

агышларын шома, тиз аңлатты.

— Тәреләрен әләм иткән нәсара алпарлары, без аларның Родостагы

ыстаннарын пыран-заран китереп бетергәч, Мальта утравына баш органнар

иде. Монысын да кереп айкамагач, сизмичәрәк калдык. Алар арасына качак

яһүд, рум, француз бәкләре дә кереп тулган, шулар инде мондагы ыстанны

«Изге Иерусалим канаты астындагы Мальта ордены», дип үзгәрткәннәр икән.

Магистрлары — король Франциско дар агачына асарга җыенгач качып котылган

Жан де Ла-Валет. Үзенең куышына нинди генә башкисәрне җыймый! Алман,

норман, варяг, латин, испан, мадьяр — берсе дә калмаган. Шулар хәзер хыялый

Карлга караб артыннан караб төзеп кенә тора. Карлның үзенең дә Картахен дигән

урында шәхси ыстаны бар. Ул да, акылыннан шашкан шикелле, һәр ай саен

дистәләгән караб төзеттерә. Адмиралы — Андреа Дориа исемле тагын бер генуэз

сатлыкҗаны. Монысы да элек король Франциско флотында булып, эскадрасын

давылда туздыртып бетергәч, Карлга килеп ялланган бер бушбугаз. Менә шулар,

безгә сиздермичә барып, Тунис каласына бәдәви гарәпләрнең Хафиз солтаннар

нәселеннән чыккан Мулай Хәсәнне тәхеткә утыртты да качып китте инде. Алар

белән диңгездә куышып йөрүләр хәлебездән килми, безгә флот кирәк...

Сөләйман шул көнне үк француз короле янына махсус илче куды.

«Ике якта да илчелекләр тоту гына җитми, аерым солых кирәк. Син үз

кулыңнан Бургундияне тартып алган кан дошманың Карлга каршы яуда миңа

хәрби караблар белән ярдәм итәсең икән, мин сиңа Дориа белән Жан Валет атлы

ике сатлыкҗаныңны тотып бирәм. Аннары син минем сәүдәгәрләремнән француз

мәмләкәтендә тамга салымы талама, мин синекеләрне ышыгыма алам. Син үз

җиреңдә минем флот кереп сыенырдай аерым порт булдыр, ә минем яктан синең

карабларга Урта диңгез буйлап төрек әләме астында йөзәргә дә рөхсәт».

Францискодан җавап көткән арада Алтын Мөгез култыгына иллегә

якын хәрби караб, галералар китереп туктаттылар. Һәммәсен дә кат-кат

тикшерттергәч, махсус фәрман туды.

— Солтан галиҗәнапләренең тугры хезмәтчесе Хәйретдин Барбаросса

«капитан-паша» дәрәҗәсе һәм алтын ятаган белән бүләкләнә. Хәйретдин кул

астына сиксән атлы хәрби караб, аңа өстәп галералар һәм баркаслар бирәм.

Карабларда хезмәт итәчәк сигез мең нәүкәр белән ике мең янычар да турыдан-

туры аңа буйсыначак...

Караблардагы яңа тупларны сыныйм дигән булып, Хәйретдин Мессин

бугазы аша узган чакта Неаполь корольлегендәге кирмән һәм портларны утка

тотып китте. Рим һәм Мадрид аша хәбәр тиз таралган, Урта диңгездә төрек

карабларының әләмнәрен күреп алуга ук кача башладылар. Ә Хәйретдин

зөфаф түшәгенең тәмен татыган кияү шикелле азынуын белде, саны белән

инде йөздән арткан карабларын Тунис янындагы Бизерт култыгына кертеп

туктатты да туплардан ут ачты. Янда янә мөселман калканы калкып чыккач,

каладагы бәдәви гарәпләр баш күтәрде, испан баскыннарын кыра башладылар.

Мулай Хәсән гареб яктагы таулар аша каладан чыгып качты, Тунис үзәгендәге

Кәсбә атлы ташкирмәндә төрек әләмен күккә күтәрделәр. Илчеләр чакыргач,

кодагыйлар сыман нык көттереп кенә Хәйретдин дә ташкирмәнгә узды. Бәдәви

бәкләр даими гаскәрсез калудан һәм Мулай Хәсәннең әйләнеп кайтуыннан

бик шүрләгәч, Хәйретдин бәйлекләр буенча үзенең нәүкәр һәм янычарларын

таратып җибәрергә мәҗбүр булды.

Әлбәттә, Карлның да табан астына ут йөгергән, икенче җәй башында ук

Гибралтар бугазы ягында дүрт йөз караблы флот пәйда булды. Флоты гына бер

хәл, уртада сигез палубалы, кирмәндәй бер караб бар, гомер күрелмәгән мондый

зур албасты хәтта диңгез юлбасарларын да койрыкларына ут капкан шикелле

качып китәргә мәҗбүр итә иде. «Изге Иоанн» аты кушылган шул албасты өстенә

Карл үзе менеп атланган, ә һәркайсы дәү-дәү печән кибәннәрен хәтерләткән

барча караблардагы сугышчылар саны утыз меңнән артып китә икән.

Карл әүвәл Тунис бугазындагы Ла-Гулетта кирмәне каршына килеп тырнак

батырды да утрауны ай буена сигез катлы албастыдагы тупларыннан тоташ утка

тотты. Төрекләр белән бәдәвиләр утрауны ташлап качарга мәҗбүр булгач, алар

артыннан ук Карфаген хәрабәләре өстенә сикерделәр. Хәйретдин монда да атна

буе корал ташламады, әмма Карлның төмәннәренә каршы тора алмагач, дүрт

меңлек кенә гаскәре белән таулар аша Алжир ягына чыгып качты.

Бәреп кергәч, Карл тунислыларга шәфкать күрсәтмәгән. Алжир белән

Истанбулга кайтып ишетелгән һәрбер кара хәбәр елан төсле чакты.

— Нәсаралар мөселманнарның мәчетләрен җимереп бетергәннәр. Ул

көферләр Тунисны өч көн, өч төн буена туктаусыз талаганнар. Каланың алтмыш

мең кешесен кырып юк иткәннәр, тагын алтмыш мең ир-атны Карл үзенең

галераларына ишкәкчеләр итеп алып киткән. Тунистагы өч әрвахның берсе

генә нәсаралар кулыннан качып котыла алган. Киткән чакта Карл янә Кәсбә

кирмәненә Мулай Хәсәнне утыртып калдырган, ди. Бәдәвиләрнең сатлыкҗан

Хәсәнне суеп үтерүләреннән шүрләгәндер, Карл аны саклау өчен ике йөз испан

укчысын калдырып киткән икән...

Кан исеннән котырынган Карл мең биш йөз дә кырык беренче елның

көзендә тагын Африка ярларын талап кайтырга карар кылды.

— Нишләп яуны җәй уртасында башламадык соң без? Кыш алдыннан

диңгезнең дә акылы керәле-чыгалы бит, — дип тинтерәткән испан

башкисәрләренә король җавапны да җиңел генә тапты.

— Ә кыш көне бәдәвиләр даими гаскәр тотмый, алар да, йомраннар шикелле,

үзләренең мәгарәләренә таралып, йокы симертәләр.

Карл бу юлы инде биш йөз караб туплап юлга чыккан иде. Рум, испан, алман,

Мальта орденыннан җыйган гаскәренең саны да кырык меңгә тулды. Сигез

палубалы үзәк карабына алда һичшиксез дә яуланачак җиңүләрне тантана иткән

чакта күңел ачу өчен йөзәрләгән баронесса һәм герцеговинялар утыртты, үзе

шулар арасында кәеф-сафа корды. Карл яубаш итеп Альба атлы бер герцогны

билгеләгән иде, беренче атналарда моңа чаклы бер генә ил дә күрү бәхетенә

ирешмәгән гаҗәеп зур флот тоткарлыксыз, тыныч кына барды.

Алжир каласына бикләнгән мөселманнар дошман якынлашу турындагы

хәбәрне октябрь башында ук ишеткәннәр иде. Шымчы итеп озатылган галералар

испан флотындагы караблар санының очына да чыга алмый кайтты.

— Безнең алда ике генә тәкъдир — җиңү яки үлем! — дип эндәште Хәйретдин

мәйдан тутырып баскан ир-атларга.

— Без икесенә дә әзер, корал өләш! — дигән җавап ишетелгәч, Хәйретдин

корал алачыкларының ишекләрен ачты.

— Аллаһ та үзенең колларын ярдәменнән ташламастыр әле, — дип өстәде

бер имам шул чагында. Аның күрәзәче булып чыгачагын кемнәр белгән?..

Карл октябрьның соңгы атнасында Матыйфа борынына укчыларын гына

төшерде дә тегеләре Алжир ягына кыяклый башладылар. Ул укчылар бер үзәнлектә

тукталып, чатыр корырга, казан асарга тотынды. Боларның кыланмышларын

күреп гарьләнүдән үләрлек: Алжирдагы гаскәрне күз чалымына да китерми,

шуларның күз алдында мәҗлес корырга азаплана бит бу мөртәт җан!

Бер тәүлек ара хәвеф белән узды, сакчылар кала диварларын ташлап китәргә

дә җыенмады. Тунистагы вәхшилекне яттан белгән Алжир халкы асылда да аяк

өстендәге килеш шәһид китәргә әзерләнгән иде.

Бер тәүлектән соң диңгез дулкыннары арасыннан тоташ кирмән калкып

чыккан кебек булды. Карл үзенең биш йөз карабын һәм галераларын тыгыз

сафка тезеп Алжир өстенә якыная башлады. Бу чаклы карабларга куелган туплар

бердәм рәвештә ут ачса, ул давыл Алжирыңны гына түгел, ярты җиһаныңны

алып очар сыман. Дәһшәт, дәһшәт!..

Менә шул минутта җиһан астындагы утлы казан телгә килде бугай. Кинәт

кенә күк капусын дистәләгән яшен телеп узды, каладагы йортларны һәм

диңгез өстендәге карабларны дөбер-шатыр китереп күк күкрәде, ул да түгел,

чиләкләп яңгыр коярга тотынды, давыл күтәрелде. Нәсаралар ашыга-ашыга

һәр карабтан диңгез төбенә тырнак төшерделәр, җилкәннәрне җыеп алу өчен

йөзәрләгән матрос мачталар өстенә күтәрелде. Ләкин давыл шулкадәрле шашты-

котырынды, матрослар кош каурые урынына диңгез өстенә очып төшә башлады,

тимер тырнакларга бәйләгән сүс арканнар җегәрҗептәй шартлап өзелделәр.

Караблар бүре көтүе күреп шашкан ат көтүе сыман йә бер-берсенә бәрелә

башлады, йә яраланган эт өере шикелле читкә сибелеште. Тик аларны читтә

дә котылу һәм бәхет көтеп тормый, аерылганы берсе биек кыяларга бәрелеп

юкка чыга иде.

Галералардагы ишкәкләргә бәйләп утыртылган мөселман коллары иң

беренче булып айныдылар. Шулар бер-берсенең арканнарын кисеп, палубалар

өстенә ябырылды, ә аннан йөзәрләгән испан, рум һәм алман алпарлары диңгез

дулкыннары арасына чәчрәп очты. Туплар турында уйлап караучы да юк, аларның

да яртысыннан артыгы, арканнарын өзеп, җәһәннәм төбенә очкан иде инде...

Давыл тынгач, комга-ләмгә батып беткән күз кабакларын, авызларын арчып,

испан каһанлыгының горурлыгы булган капитан Эрнандо Кортес яр өстендә

иң беренче булып аваз салды.

— Фиедро до Гамо, җаным, исәнме син? Әгәр әрәм булсаң, синең бөек

атаң — Васько до Гамо рухы алдында мин ни йөзем белән җавап тотыйм? Өмет

борыны аша Һиндстанга яңа юлны таптык, Гает утраулары белән Мексиканы

ачтык, әмма диңгезләрдә ун меңләгән мильле аралар үтеп тә мондый хурлыкларга

калмадык бит. Нигә, нигә генә алып килде безне монда бирән Карлос?!.

— Исән, исән мин, атаклы дон Эрнандо! — дигән җавап яңгырагач, икесе

дә өр-яңадан яшькә күмелделәр...

Король Карл-Карлос флот калдыгын тикшереп чыгарга әмер бирде.

Караңгылык кереп килгән чакта гына җавап кайтардылар.

— Йөз илле караб тулысынча юкка чыккан, ике йөзләбе исән, калганнарын

шуларның койрыгына тагып кайтарырлык. Унике меңнән артык сугышчыбыз

вафат, тагын ун меңләбе, гомумән, качып киткән. Исән калганнарыбызның

яртысы аксак-туксак. Дары юеш, тупларыбыз атар хәлдә түгел.

Кабат-кабат төпченеп торасы юк, яр өстен болай да мәет тавы тоташы

белән каплап киткән иде. Теш арасындагы комны шыгырдатып, Карл йөзен

дә күтәреп тормыйча сүз ташлады.

— Аякта йөри алырдай сугышчыларны исән калган карабларга төягез дә

иртәгә үк юлга! Ходай каргышы төшкере бу калага бүтән киләсем юк!..

Аның каравы, Хәйретдин сыбайлары күкрәкләрен киереп юлга чыкты. Тунис —

көферләр кулында, аны сатлык Мулай Хәсәннән дә чистартасы бар бит.

Тунистагы бәдәвиләр төрекләрне туплардан ут ачтырып җәфа чиктермәде.

Халык үзе килмешәк нәсараларга каршы яу күтәргән икән, Мулай Хәсән белән

дар элмәге асып хушлаштылар.

Истанбулдан фәрман килеп җитте.

— Капитан-паша Хәйретдин пайтәхеткә кайтсын, солтан галиҗәнапләре аны

диван вәзире итеп билгеләде. Тунис вилаятендә Хәйретдиннең иң батыр сыбае

Хәйдәр бәйләрбәге паша булып кала. Капитан-паша пайтәхеткә кайткач кайда

яшәрмен, дип хәреф уты йотып интекмәсен. Мин аның өчен гүзәлләрдән-гүзәл

сарай төзетеп куйдым.

Хәйретдин үзен алып китәчәк эскадра базларына алтын-көмештән тыш

бер мең сылулардан-сылу кызлар белән мең ярымнан артык малайны тезеп

утырттырды. Кунак ашы — кара-каршы бит ул, шушы кагыйдәне саклый белеп

яшәү — олы савап...

Күзәтүсез калгач, җиңүләрдән башлары әйләнгән төрек нәүкәрләре тышау-

йөгәннәрне гел онытты. Карлга ясак озатып яшәгән итальян-рум бәкләре,

Мальта магистры ис-акылга килеп өлгергәнче, яңа Хәйдәр пашаның башкисәр

эскадрасы Урта диңгездәге Болеар, Паксос, Минорка утрауларын басып алды

һәм алар портында төрек әләмен җилфердәтә башлады. Ул да түгел, эскадра Рум

мәмләкәтенең капкасы саналган Ницца портын тозакка бикләп куйды. Король

Карл юкка гына ашыга-кабалана аны саклап калу өчен герцог Савойский кул

астындагы алпарларны озаттырган булды. Бертуктаусыз очкан туп утына корыч

киемнәргә төренгән алпарлар да каршы тора алмады, портның диварлары

дөмбердәп кенә ауды. Яраланган герцогны дарга озаттылар, портка «кызыл

әтәч» очырдылар. Өнсез калган Рум һәм Карл караблары Сицилия белән

Гибралтар бугазларын да койрыгын өздергән өтек бүре төсле урап кына үтә

башладылар. Урта диңгездә төрек әләмнәре генә җилферди һәм бу, әлбәттә,

тулы җиңү иде.

Ә Хәйдәр паша нәүкәрләре һаман туктамады, кыйбланы да югалттылар

сыман. Карак кәҗә сыман әрсезләнеп, французларның Марсель каласына да

бәреп керде болар. Япь-яшь кенә герцог Бурбон Энгинский ак әләм күтәреп

каршы чыкты.

— Солых турында оныттыгызмыни? Кайсар Франциско белән Сөләйман

солтан берсен-берсе туганнар дип таныдылар лабаса!

Арада елгыр зиһенле сыбайлар табылмыйча калмый.

— Солых буенча, Франциско төрек караблары өчен махсус бер порт бирергә

тиеш иде, ә анысы кайда? — дип чәчрәп алга чыкты шундыйларның берсе.

Тулон — Марсель түгел, коштабак янындагы бер җамаяк кына. Герцог

төрекләргә шуны тәкъдим итте. Тулон икән, Тулон, анысы да кала. Әмма

баргач, күңелләре кайтты.

— Безнең канга ничаклы тоз салган католиклар оясы икән лә бу, каһәр

төшкересе! — дип сүгенде шул ук елгыр сыбай.

— Ә без аларның костелларын үзебезчә итеп төзәтәбез, — дигән карарга

килде башка ташбашлары.

Шул ук кичтә аббатларны куып чыгардылар да ике костел манарасының

очына ярымай беркеттеләр. Иртә таңда Тулон өстендә колакларны чеметерлек

әче азан тавышы яңгырады. Шәһәр халкы бу төерне сүзсез генә йоткач, Алжир

янында кулларына төшкән ләһ, рум, алман, саксон әсирләрен базарларда сата

башладылар.

— Болар безнең туганнар лабаса, ничек аларны колыбыз итеп таныйк? — дип

Тулон аббатлары зәхмәт эләгүдән курыккандай читкә таярга тотынгач, җавабын

да җиңел, тиз таптылар.

— Галераларда аларның ишкәк ишкәнен күрү ләззәтлерәк икән, ярар,

зынҗырларына кабат утыртырбыз инде, алай булса.

Әллә кызганудан, әллә комсызланып, тулонлылар әсирләрне дистәләп-дистәләп

кенә сатып алды. Болардагы алтыннарны күреп, төрек нәүкәрләре һич көтмәгән

кәсепкә керештеләр. Кичтән якын-тирәдәге авылларны талап үтәләр дә иртән

базарларга француз игенчеләрен, үзләренә оя таба алмыйча анда-монда сугылып

йөргән сукбайларны чыгарып бастыралар. Бу кадәр дә кимсетү бәгырьләрен ут

шикелле талый, ләкин илдәшләренә төкереп тә уза алмыйлар шул.

Ахыр чиктә Хәйдәр бүреләренең барча кыланышы солтан колагына барып

ишетелде. Пайтәхеттән фәрман юлладылар.

— Кичекмәстән Тулонны калдырыгыз! Сезне алда яңа яулар көтә.

33

Хүррәмне яңа бер хәвеф эчтән елан кебек талый. Кырыгы якыная, олыгая

бит, каһәр! Икесенең дә дәрт-дәрманы саегадыр инде, Сөләйман да аны гел

талымлап тормый, Хүррәм дә, симергән ана каз шикелле, качу ягын карый.

Ярый әле Сөләйманның үз җене, үз чире бар, ул яу сәфәреннән ял итүне белми,

үзен яңа Зөлкарнәйн итеп танытмакчы була, сирәк күрешәләр.

Гомер дала җиле, май кояшы, җәйге яңгыр кебек бик тиз узып китә.

Кайтардыңмы, иске мунча себеркесе сыман беркемгә кирәгең юк. Әнә бит,

чабынып таушалгач, иске миллекне дә мичкә ыргыталар. Шуны аңлаудан,

ахрысы, Чыңгызхан турында да үлемнән качар өчен ике ел буена чыпчык ите

ашап торган, диләр. Мәңге яшәү серен ачтырмакчы булып, Тибет тавындагы

Будда ламаларын да янына чакырттырган. Иллә мәгәр җитмештән дә артык яши

алмаган бит. Хүррәм алай җитмеш-сиксәнгә җитим, дип ябышып ятмас анысы.

Тешләрең һәм чәчең коелып беткәч, бөкрең чыккач, имгәк булып утыруың

аңа һич кирәкмәс. Юк, җир йөзендә күп торуда түгел, берәгәйле итеп, яшьнәп

яши белүдә бөтен хикмәт!

Аннары, ялгыз калулардан Ходай саклый күрсен. Ул — килмешәк, ул-бу

булып, Сөләйман китеп барса, Хүррәмнең каһанлык кадәр каһанлыкта ялгыз

көчеккә дә кирәге калмаячак. Картлыгыңда сыеныр почмак, җылыныр учак

турында кайгыртырга вакыт. Кемгә таянырга? Әлбәттә, иң беренче чиратта,

өмет — балаларда. Мәгәр алар һаман да яшь. Алай дисәң, кызы Мәһруйга унөч

тула инде, аны башлы-күзле итеп куйсаң була. Димәк, лаеклы кияү эзләп кую

кирәк. Пайтәхеттә кем бар, кайсы өметлерәк?

Хүррәмнең күз алдыннан Истанбулга килеп төшкән бәхетсез көннәре

йөгерешеп узды. Аны, иң беренче булып, Мисыр базарындагы коллар

мәйданыннан йөзбаш Рөстәм сайлап алган иде. Аннан соң гына Ибраһим

ярдәме белән солтан түшәгенә кереп ятты бит ул. Рөстәм күз атмаса, шул

йөзбаш сайламыйча узса, йә, ул бүген нинди колчура куенында интегер иде

дә, моңа кадәр исән яшәр иде микән? Үзенә тәүге ярдәм кулы сузган, коллык

газабыннан йолып алган Рөстәм-фәрештәне нишләп оныткан ул?..

Хүррәм ашыга-кабалана хезмәтче хатыннар киеменә төренергә тотынды,

йөзенә бәп-бәләкәй битлек киеп алды. Топкапе кирмәнен саклаучы янычарлар

атна саен алышынып тора, алар күзенә чәчрәп кермәү, әлбәттә, хәерлерәк.

Ашыкмыйча гына кирмән диварларын урап чыккан иде, эчке якта караңгы

булудан бигрәк, янычарлар манарага менеп кунаклаган икән. Хүррәм бик

тәкәббер генә мәрмәр капка ягына атлап китте. Мәхмүт Фатыйх солтан корган

биек капка күләгәсенә дә кереп өлгермәде, каршында әзмәвердәй гәүдәле егет

калкып чыкты. Көмеш аеллы бил каешына көмеш кынлы зур ятаган таккан, баш

очына элгән бәрхет фәс тә көмеш җепләр белән каймаланган. Өстендәге җиләне

дә парча тышлы, шикләнерлек түгел, каравылдагы җаваплы сыбайдыр бу.

— Сарайдан чыгасы хезмәтчеләр күптән чыгып бетте. Кая бара туташ?

Һе, тәвис кошыдай эре, вәкарь булып кыйланса да, тавышы нык ятышлы,

хәтта ипле икән. Хәер, үзе дә кызлар куркып кача торган шыксызлардан түгел.

Очкын чәчеп торган күзләр арасында кылыч борын, ияк асларына чылгыйларын

салган кара мыек, чәчәк таҗы сыман куп-куе каш. Төрекчәне сындырыбрак

сөйли, нәсаралар кавеменнән килеп эләккәндер. «Туташ» дигән булып кармак

ташлый, итәккә чос, димәк.

— Кайсы як егете син, атың нинди? — дип сүз башлады Хүррәм.

Сыбай да каршында ниндидер тутый кош торуын чамалады бугай, бер

карышка чүккән кебек булды.

— Хорват угылы мин. Элекке атым Вальдомир, хәзер Вәлит булыр.

Бу — мадьяр яуларыннан Сөләйман эләктереп кайткан бер әсирдер инде,

дип хөкем чыгарды да Хүррәм егеткә усал фәрманлады.

— Минем янга сарайның сак башлыгы Рөстәм бәйне чакыр.

34

Ибраһимны җирләп куюга ук Сөләйман Мисырда бәйләрбәге булып утырган

Кара Әхмәтне диванга чакырып кайтарттырган иде, күз ияләшкәннән соң баш

вәзир дә итеп билгеләп куйды. Әлеге бәндә зәнҗи ирләр белән янәшә куярдай

кара-чутыр иде, «Кара» атлы кушаматын бик белеп такканнар анысы, әмма үзе

күз алдыннан югалган чагында «Карәхмәт» дип кенә сөйләшәләр.

— Карәхмәттән кыш көне бер көрәк кар да алып булмый. Карәхмәт иске

кәвешен дә килененә бирми торган каенанадай саран...

Хүррәм тәүге айларда ук аның белән пычакка-пычак килде. «Топкапега

мин дә хуҗа!» — дип кирмән эчендә яңа харәм сарае төзетә башлаган иде,

Карәхмәт аның бер генә әмерен дә колагына элми, җен шикелле киреләнеп,

аңа каршы тора.

— Солтан галиҗәнапләренең шәхси фәрманыннан башка бер генә динар

да акча бирә алмыйм. Аннары ул яңа харәм йорты солтан галиҗәнапләренә

ни пычагыма кирәккән ди әле? Син Топкапега хуҗа булып алганнан бирле

солтан галиҗәнапләренең сараена бер генә җариянең дә аяк басканы юк. Инде

чакыртыйм, дисә дә, Баязит бакчасындагы иске харәм йорты исән-имин. Тук

карынга корбан чалмыйлар бит, яңа харәм йорты төзетүнең бер хаҗәтен дә

күрмим.

— Баш вәзирнең солтан түшәгендә нинди катнашы бар? Аның кайнарлыгы

белән нечкәлеге фәкать минем кулда! — дип Хүррәм эт урынына ташланып

караса да, Карәхмәт егылып төшәргә һич тә ашыкмады.

— Түшәк — синекедер, анысына кермим, иллә мәгәр казна капчыгының

авызын кулымнан ычкындырмыйм!

— Солтан гына кайтсын! Солтан кайтсын әле! — дип янауларга да Карәхмәт

ыжлап та бирмәде бит һаман.

— Ә миңа солтан галиҗәнапләре шәхсән үзе синең белән акча мәсьәләсендә

сак булырга боерды да инде, — дип Карәхмәт ике арадагы серне дә ычкындыргач,

Хүррәм кычкырып үкси башлаулардан чак тыелып калды.

Авыртмаган башка тимер тарак, дигәндәй, таякның юан очы Сөләйманның

түбәсенә төште.

— Мин кайчаннан бирле солтан галиҗәнапләренең дошманына әверелдем

әле? Бөтен тырышканым синең өчен, син генә дип яшим. Ә нишләп синең

тарафтан һичбер ышаныч юк?

Сөекле хатынның күз яшьләре тугры ирнең йөрәккәен чеметми каламы соң!

Сөләйман тал чыбыгыдай бөгелеп кенә төште.

— Яңа харәм сарае сиңа нигә кирәкте соң? Синнән башка хатын-кызны

күрәсем дә килми, һич аңламыйм.

— Солтанкаем минем, җаныкаем, — дип сырпаланды Хүррәм. — Җарияләрдән

башка Баязит бакчасында синең кызың белән улларың да ятим балалардай

интегеп ята лабаса. Әнә, яннарына Маниссадан Мостафа да кайтып киткән

икән. Ул сабыйлар белән ни генә булмас та, кайсы явызы гына зәүрәт салмый

калмас? Ә Сәлим углан белән хәвеф була калса? Аннары кемне генә шаһзадә

дип игълан итәрсең син?

Сөләйман дәшми торгач, песи баласыдай янә сырпаланды.

— Аннары мунча кергәндә үзеңне яшь җарияләрдән чабындырсаң да,

комачауламый инде. Олыгая башладык, тәннәреңә яшь сылулар назы да артык

булмас иде.

Сөләйман күзләрен акайткач, тезгә чүккән сыман йомгаклады.

— Чабыш алдыннан чаптарларны да яравайлап алу бик отышлы. Шуның

өчен генә, яңадан син яныма очып кайтсын өчен...

Ә Карәхмәт белән барыбер эш пешмәде. Солтан Топкапе кирмәне эчендә

моңа аерым таш бина төзергә рөхсәт иткән. Чит мәмләкәтләрдән килгән

кунакларны шунда кабул итәчәкләр, иң мөһим мәсьәләләр дә фәкать шул бинада

каралачак, имеш. Әйе, мәҗлес-тамашалар уздырырдай шәп йорт төзетте ул, бер-

ике илчелекне дә шунда кабул итте. Ә аннары, ашка чакырылган әрсез мулла

сый табынының түренә үк менеп кунаклаган сыман, Карәхмәт тә шул илчелек

йортына кереп утырды, хуҗа булып алды. Хүррәм аны яңа харәм сарае төзелешенә

чакырттымы, сыңар колагын да салмый. Сөләйман яу сәфәренә чыгып югалса,

солтан сараен да урап кына үтә. Нинди генә чапкыннар юллама, җавап әзер:

— Минем вакытым юк, җилкәмдә — ил йөге.

Хүррәм бик ерактан ятьмә үрергә тотынды. Таянырдай башка терәк күренми,

янычарлар меңбашы һәм сак башлыгы булып саналган Рөстәмне югарыга

үрләтергә кирәк. Солтанбикә хәтле солтанбикә җаен тапмый калмас...

Бишенче мәртәбә мадьярлар явыннан кайтып төшкән Сөләйманны үзе ял

итәргә күнеккән Сераль бакчасында һава сулап йөрергә чакырды ул. Мәхмүт

Фатыйх мөһере сурәтләнгән биек капка инде тәмам күздән югалганда юл

читендәге биек кипарислар арасыннан тай кадәр зур гәүдәле юлбарыс калкып

чыкты. Җәнлек ниндидер ятьмә йә читлектән чыгып качкан бугай, бер як алгы

ботында яра эзе дә бар. Яраланган һәм кан исеннән котырган җанвардан да

куркынычрак хәвеф иясе юк, ыргылып ябышса, күз ачып йомганчы ботарлап

ташлаячак. Ул корбан табылуына сөенде генә сыман, чалма очына һәм җилән

якаларына тегелгән якут ташлары белән ялтырап торган солтан тарафына

борылды да, яман ырылдап, аның өстенә сикерергә әзерләнде. Чәр кычкырып

Хүррәм тезләренә чүкте, ни галәмәт, солтан аны каплап басты. Шул мизгелдә

юан кипарис артыннан озын ятаган тоткан әзмәвердәй егет сикереп чыкты һәм

шунда ук юлбарысның башын өзеп атты. Бу хәлләр шулкадәр тиз арада булып

узды ки, фаҗиганең асылын хәтта тулысынча аңлап өлгерүче кеше табылмады.

Солтан ис-акылга килгән чакта әзмәвердәй егет кылычын чирәмгә сөрткәннән

соң кын эченә кертеп тора иде инде.

— Кем син? Каян килеп чыктың? — дип эндәште аңа Сөләйман, гыжлап

сүнеп беткән тавышын ерта-ерта.

— Синең колың Рөстәм мин, солтан галиҗәнапләре, — дигән җавап

ишеткәннән соң да, күзләрен акайтып, үз колакларына ышана алмый торды.

— Юк, син колым түгел, сиңа тулы ирек, — диде ул, ниһаять, элеккечә

вәкарь тавыш белән. — Ерак йөрмә, кирәк булуың бар...

Бер атнадан соң Рөстәм бәйгә инде яңа сынау. Кырымдагы Сәхибгәрәй хан

солтан тарафына чапкын куган. Хүррәмнең инде байтак мәртәбәләр күргәне

бар иде: Карәхмәт янына илчеләр килдеме, Сөләйман гел аның таш сарае

артына юнәлә дә, күләгәгә посып, шуннан нидер тыңлый. Соңыннан үзе

иснәнеп баргач, бик тиз ачыклады. Баш вәзир утыра торган кәнәфи өстендәге

диварда йодрык сыярдай тишек калдырылган икән. Аны челтәр белән каплап

куйганнар-куюын, ләкин эчтә сөйләшкән һәрбер сүз дивар тышына яңгырап

ишетелә. Сөләйман Кырым чапкынын Карәхмәт йортында гына тыңларга хәл

иткәч, Хүррәм дә шундук дивар күләгәсенә барып яшеренде.

— Мәскәүдәге көфер кенәз Иван Казан өстенә зур яу белән бара.

Казандагы Сафагәрәй хан хәвефле оран салды. Ул Кырым ханыннан да, солтан

галиҗәнапләреннән дә олы ярдәм сорый. Сәхибгәрәй хан сиксән мең җайдагын

Наугырытка юллап, Мәскәү кенәзенең ниятенә балта чабарга ниятли. Солтан

галиҗәнапләре аңа ярдәмгә ике төмән җайдак юллый алмас микән?

Сөләйман дәшми, Карәхмәтнең ухылдавы гына ишетелә.

— Ни бит, менә болайрак бит. Безнең солтан галиҗәнапләре инде болай

да мәгъриб ягында да, гаребтә дә испан илә португал атлы нәсараларга каршы

зур яу алып бара. Өстәвенә, гареб белән шимальда кайсар Карл илә герцог

Фердинандны да тезгә чүктерәсе бар. Шуңа күрә солтан галиҗәнапләре бүген

генә, өзеп кенә җавап кайтара алмый. Мөмкинлекләрне бизмәндә кат-кат үлчәү

хәерлерәк икәне һәр инсанга мәгълүм.

Менә шул чагында, тамак кыра-кыра, Карәхмәт йортына Хүррәм атлап

керде. Әүвәл баш вәзиргә ияк каккан булды, аннары Сөләйман колагына килеп

пышылдады.

— Үз-үзеңә хәлиф йөге алуыңны оныта күрмә, җаным. Син Ходай Тәгалә

каршында һәр мөселман өчен җаваплысың. Казан ханлыгында да туганнарың

яши. Хәерхаһлык күрсәт, берәр төмән җибәр. Паша сайлыйсы юк, меңбаш

Рөстәм әзер...

Дүрт айдан соң гаскәр кире кайтты. Берләштерелгән татар белән төрек җайдаклары

күлнең төбен күккә асмаганнар, шулай да Тула, Нижгар, Рәзән Мәскәү тирәсендәге

авыл-салаларны байтак талаганнар, ә урыс кенәзе үзе пайтәхетен ташлап качкан

икән. Рөстәм өчен, барыбер, зур җиңү. Ә ул зал түренә йөзәрләгән алтын чүлмәк,

шәмдәл, хәнҗәр кертеп өйгәч, Сөләйманның да күңеле бик булды.

— Фәрман әзер, син тулы хокуклы паша инде хәзер...

Хүррәм Топкапеда яңа харәм йортын төзетүне тәмамлаган иде, иң беренче

итеп, кызы Мәһруй белән өч улын да шунда күчерттерде.

— Сөбханалла, Мәһруебыз чып-чын кәләш булып үсеп җиткән икән! — дип

Хүррәм Сөләйман янына кош тоткандай канатланып керде. — Кызыбызга унөч

тулып узды, сораучы барында ышанычлы кулга тапшырырга вакыт.

— Нинди сораучы бар? Кем ул тагын? — дип Сөләйман гаилә хәбәрләренә

күпчелек вакыттагыча күз акайткач, Хүррәм наян колын сыман кешнәп кенә

көлде.

— Үзебезнең Рөстәм, синең коткаручың.

— Әттәгенәсе! Ә Рөстәм паша синең ниятләрең турында үзе беләме соң?

— Кайсы солтан йә кайсарның кызы белән киявеннән аларның теләкләре

турында сорап торганы бар ди? Син «өйләндерәм», дип хәл иткәнсең икән,

теләсә кайсы колың оҗмах бакчасына эләккәндәй биеп йөриячәк...

Хүррәм хаклы иде, Рөстәм белән Мәһруй никахтан соң асылда да биеп кенә

йөрде. Ә Хүррәм төннәр буе керфек тә какмыйча яңадан-яңа пәрәвезләр үрде.

Карәхмәт янына Тунис бәйләрбәге Касыйм паша килүен ишетеп калган иде,

хәзер инде кияве Рөстәмнең бүлмәсенә атылып керде.

— Менә сиңа якут, менә мәрҗән. Ике пот алтынны сөйрәп йөри алмыйм,

анысы янбакчада, капчык-капчык итеп тутырылган. Мин Касыйм пашаның

чыгып олагуын күзәтеп торам, ә син, ым кагуга, асылташларны да, алтынны

да Карәхмәт йортындагы сандык артына кертеп яшерерсең.

— Мин өстемә гөнаһ алмыйм, — дип Рөстәм кияү авыз ачкан иде, Хүррәм

елан кебек ысылдап шып туктатты.

— Тес-с-с, Ибраһим паша тәкъдирен оныта күрмә берүк!..

Рөстәм Карәхмәт йортының ишекләрен ябып чыгуга ук Хүррәм инде тәхет

залына чәчрәп кереп җитте. Ике күз карашы да елан угы сыман, үзе каһкаһәләп

көлүдән чак тыела.

— Мине — үзеңне өзелеп сөюче, аяк табаннарыңны үбеп яшәүче бердәнбер

хатыныңны ил казнасын әрәм-шәрәм итүдә гаеплисең, ә артыңда вәзирләреңә тикле

барча соран синең байлыгыңны талап-имеп ята, — дип күз яшьләре аша текәлгән

Хүррәмнең сүзләре Сөләйманның аңына бик тиз генә барып өлгермәде.

— Нинди байлык тагын? Кемнәр талый? — диде ул, гаҗәпләнүдән тарта-

суза гына.

Хүррәм ачыргаланып елаган тавыш белән өр-яңадан тезде.

— Сине Карәхмәт, җирбит, астан гына талап-имеп ята. Әнә, янына Касыйм

паша килеп киткән иде, Карәхмәт, карайөз, аннан ике капчык алтын талап

калган. Аның өстенә фирүзә, якут, алмаз, энҗе-мәрҗән. Синең казнаңа керергә

тиешле байлыкны үз өненә ташый. Симерүе җитүгә, теләсә кайсы падишаһ кул

астына чыгып качачак бу. Икмәк тотып ант итәм, валлаһидыр, менә!

— Ул капчыклар кайда? — дип ярсый-ярсый сорады Сөләйман, йөзеннән

дәһшәт бөркеп.

Хүррәм күлдән үрдәк алып чыккан аучы этедәй тугрылык белән башын

түбән иде.

— Караңгы төшмәде бит, Карәхмәт алтыннарны чыгарып яшерергә өлгермәде

әле. Алар барысы да илчелек йортында шул көенчә ята.

Солтан әмерен ишетеп алгач та, баш казначы белән каравылбаш илчелек

сараеның эченә ябырылды. Берничә минуттан тәхет залының уртасында асылташ

һәм алтын көшелләре үсеп чыкты. Күп тә сузмый Карәхмәтнең үзен дә сөйрәп

китерделәр. Сорау бирүче юк, ә солтанның усал фәрманы әзер иде инде.

— Вилаятьләрдәге бәйләрбәкләреннән ришвәт талап, солтан галиҗәнапләренең

казнасына һәм шул җөмләдән мәмләкәтнең нигезенә зыян салган өчен баш

вәзир Карәхмәтне дар агачына асып үтерергә!..

Бер ай чамасы вакыттан соң Хүррәм түшәктә чагында былбыл кебек сайрап

телгә килде.

— Ил казнасын савып яту өчен баш вәзирлеккә чит-ятларны билгеләп

булмас инде. Киявебез Рөстәм менә дигән егет. Гомер чаклы гомереңне саклап

калган икән, синең байлыгыңның тузанына орынырга да җөрьәт итмәячәк.

Бия каплатам, дип чит утардагы айгырларны чакырып симерткәнче, үз таеңны

ашат...

35

Шайтан белән Иблис, икесе тиң, чиратлашып, ялкын өстенә утын белән

кузны ташлап торалардыр, кайнаудан һәм болганудан туктамады Казан!

Тәхетләрендә сабый Иван утырган урыс боярлары татар мәмләкәтен биш-

алты ел чамасы, «үзегез үк чукынмассызмы әле», дигән төсле, тынычлыкта

калдырып торган иде, берзаманны, асылда да, Казан эчендә Мәскәү ягына

карап сәҗдә кылучылар күтәрелде бит, әй!

Гәүһәршад бикә белән Булат Ширин Казан морзаларын, имам-хатыйбларны,

олысбәкләр һәм Алабуга, Чаллы, Арча наибләрен мәҗлесләргә чакырып сыйлау

өчен кырыкмаса-кырык сәбәп табып кына тора.

— Җангалинең исән калган малае Ак-Мөхәммәдкә ун яшь тула икән.

— Казансу буендагы Ташаяк базарына Бохара белән Сәмәркандтан олы

кәрван килә. Сәүдәгәрләр Коръән-Шәрифнең бер уч төбенә сыеп бетәрлек

бүләк нөсхәләрен дә китерәләр, имеш.

Ә табын тирәли тезелеп утырдылармы, телләрендә гел бертөрле сырхау.

— Сафагәрәй хан, Мәскәү тарафына артын куеп, безне урыс белән алыш-

биреш итүдән мәхрүм калдырды бит.

— Без нугайлар түгел, алар китереп өйгән куй тиреләре илә киезләрдән тирмә

корып куйыйк та, таш сарайны ташлап, шунда күчикмени? Алар мичкәләп

ташыган куй мае да гаурәт җирне сылаудан башка бер гамәлгә ярамый.

Мәскәүнекеләр китергән балык теше шамаилләр вә диварларны бизи торган

сыннар ясау өчен бик мәслихәт иде.

— Сафагәрәйнең тәкәбберлеге сәбәпле, урыс наибләре безнең кәрваннарны

Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм хәтта Лыскаба, Балахна ише вак-төяк кала базарларына

да кертми. Сәүдә аксагач, казна коргаксыды. Сафагәрәйгә ансат, ул Мамай илә

Йосыф каенаталарының малларын Казан белән Арча базарларына китертеп байлык

туплый. Ә без, Мәскәү белән ике арада тауар алышып яшәгән бичаралар, ялан

тәпиле, кылка киемле сәүче кыяфәтендә хәер теләнергә чыгып китикмени?..

Болар коткы тарату һәм котыртудан гына тәм тапмаган, ахры, итәк астыннан

ут йөртү белән дә шаяра башлаганнар. Казан урамнары чыш-пыш килгән хәбәр

белән тулды.

— Гәүһәршад бикә Мәскәүдәге Иван кенәзгә яшерен хат юллаган. «Үз

косыгы эчендә тончыга башлагач, Казан сазлыкка кереп баткан мал урынына

йончый-дөмегәдер, ә синең кенәзлегең, Мәкәрҗәгә бөтен җиһан малын туплый-

туплый, көзге үгез төсле көрәя, безне көнләштереп, һаман үр менәдер», дигән

шатлыгын белдерүдән дә тыелып калмаган, ди.

Ул да түгел, Булат морза үзе үк кайчандыр Гәүһәршад итәге янында

бөтерелеп йөрүче Сәед угланны, Шәгъбән һәм Шаһбулат Япанчыларны, Чура

батыр, Карамыш, Яүлүш шикелле бәкләрне хосусан мәсләгенә күндергән дә,

Мәскәүдән илче битлеге астында килгән Морозов вә Путятин атлы җасус-

шымчылар белән бәйләнешкә кергән.

— Без — Мәскәү борадәрләре. Казан-йортта сезнең белән туганлык җепләре

ялгап яшәргә атлыгып торучыларны санап бетергесез. Әмма ләкин безнең

карамакта Сафагәрәй ханны Казаннан куып җибәрердәй хәрби көчләр юктыр.

Сез Мәскәү тарафыннан аз булса да гаскәр юлласагыз, без Казанның үз эчендә

түнтәреш әзерләп, Кырым килмешәген кулга алыр идек. Безгә Шаһгалинең

хан тәхетенә утыруы кулайрак, аны әзерләгез.

Болай да киек өстенә ташланырга әзер торган ау этенә тиң Мәскәү

боярларына астан гына эш йөрткән сүрән чакыру да җитә калды, пайтәхетнең

үзеннән дә, Нократ елгасы буйлап та гаскәр юлладылар. Дошман нияте

буенча, ике гаскәр Казан астына килеп җиткәч бергә кушылырга тиеш иде. Үз

вакытында кисәтү алуга ук Сафагәрәй үзе Нократ яклап якынлашкан баскын

чирүенә каршы чыкты. Кенәз Львов кул астында килгән Пермь чирүен Чаллы

каласы тирәсендә туздырып ташладылар. Сафагәрәй инде Казан каласына төбәп

кайту юлына да чыккан иде. Кулай морза утары янында пайтәхеттән очкан

чапкын ханның юлын бүлде.

— Чура, Карамыш, Яүлүш морзалар котыртуы белән, кара гавам казна

кибетләрен вә сәүдә алачыкларын ут төртеп яндырды. Раст морза белән

Гали Шаһкол акылга килүләрен ялварып каршы чыккан иде, аларны Кечек

Гали илә Камай морзалар кылычлары белән турап атты. Котырынган халык

Кырымнан сиңа ияреп килгән яугирләрне чыра агачы урынына тоташ телә. Сак

башлыгың Кушчак углан гына, Сөембикә ханбикәне алып, каенатаң Йосыф

мирза ышыгына качып котыла алды. Пайтәхет эчендә давылдай болганыш,

син Казанга әйләнеп кайта күрмә.

Яңаклары буйлап яшьләр түгә-түгә, Сафагәрәй янә, ханлыгын калдырып,

Йосыф каенатасының җәйләвенә качты. Мәскәүнең үзеннән юл алган кенәз-

сәрдәрләр тәҗрибә туплаган, каешланып беткән баскыннар шул, алар арба

үрәчәсенә Шаһгалине тагып чыгарга да онытмаган. Казан тәхетенә инде икенче

мәртәбә шушы соранны китереп утырттылар.

Сафагәрәй, нугай җәйләүләренә керүгә үк, ике каенатасы алдына да килеп

ауды.

— Тагын да яшәп торуымның мәгънәсе юк. Йә кабаттан тәхетемә кайтам,

йә суелып үләм. Тәхетемә кайтарып утыртсагыз, нугайларга һәр тарафта капкам

ачык булыр. Чирү җыеп китерегез миңа, ярдәм күрсәтегез!?

Сафагәрәйгә егерме меңгә дә тулмаган җайдак кына бирделәр бит юкса.

Ләкин шушы кадәр көпшәк гаскәр дә Казан диварлары каршында пәйда булуга

ук, Мәскәү дошманнары капкаларны ачты. Мәркәз эчендә курчак Шаһгалине

яклап калырдай җитди көчләр юк, Казан морзалары ул Касыйм каласыннан

ияртеп килгән өч мең җайдакны, кирмән капкалары аша үткәреп тә тормыйча,

кире куган иде. Шүрәледәй җирәнгеч кыяфәте белән генә дә казанлыларны

укшытып бетергән һәм ике кулсыз калган Шаһгали «хан» янә, биштәр-

төенчекләрен дә җыерга өлгермичә, Мәскәү тарафына чыгып качты.

Сафагәрәй Чура батырдан соң тагын дистәләгән морзаны дарга озатырга ният

иткән иде, өлгерә алмады шул — берьюлы җитмеш алты морза Мәскәү итәге

астына качып киткән икән. Инде ике мәртәбә куылып, өченче тапкырына тәхет

түренә иңгән һәм сансызланып беткән килмешәк ханга, ачы хәсрәт диңгезенә

чумып, уйланырга-сызланырга калды.

«Кырымнан ияртеп килгән җансакчыларымны кабул итмәделәр, аларның

яртысын һавалы вә монафыйк Казан морзалары суеп бетерде. Каенаталарым

алдында биргән бигать сүзләрем бар. Әйдә, бер Кушчак угланны гына сак

башлыгым итеп калдырыйм да, башка Кырым яугирләрен кирмәннән чыгарып,

гадәти гаскәргә кушып куйыйм әле. Алар урынына нугай җайдакларын кертеп

карыйм. Шуннан ары Казан сораннары телләрен тешләмәсме?»

Ни галәмәт, шушы гамәл морзалар күңеленә ләйсән яңгырыдай хуш килгәндәй

булды, Казан-йортның һичбер почмагы да хан идарәсенә ризасызлык-дәгъва

белдермәде. Сафагәрәй инде һәр гамәлен «аксакаллык иңде», дип сөенә-сөенә

һәм уңга-сулга бәрелмичә генә үлчәп бара иде. Юк икән шул, ошбу салмак

көннәр коточкыч гарасат килүен кисәтеп куя торган бер бушану һәм тынлык

кына булган.

Сафагәрәй: «Җитмеш алты морза читкә чыгып качты, сораннарын дарга

озаттырдым. Ил эчендәге икейөзле дошманнардан котылдыммы әллә?» — дип

юкка гына сөенеп йөргән икән. Иң явыз дошманның үз канаты астыннан үсеп

чыгачагын абайламый калган.

Әле ханбикәне Казан эчендәге мәхшәрдән аралап, Нугай юлына чыгып качуга

ук, Сафагәрәйнең җансакчылар башлыгы Кушчак углан, ялкын телләредәй

көйдерә торган сүзләр тезә-тезә, Сөембикәнең үзәгенә үтте.

— Ассаң — ас, телемне өздерсәң — өздер, әмма сине күргәннән бирле

җанымны ут шикелле талаган хисләремне яшереп кала алмыйм. Миңа инде

кырык тулып килә, иллә мәгәр башлы-күзле булу турында уйлаганым да юк.

Синнән башка һичбер хатын-кызга күзләремне күтәреп карый алмыйм...

Син — ханбикә, ир хатыны, балалар анасы, ә мин — синең читегең йөзенә

кунып әрсезләнгән тузан бөртеге, меңәрләгән колларыңның фәкать берсе генә,

барысын да аңлыйм. Әмма йөрәккә әмер биреп булмый, мин сине күрмичә

бер көн дә тора алмыйм...

— Мондый сүзләр һич урынлы түгел, әрсез гамәл белән шәхсән мине һәм

илтотмыш иремне рәнҗетәсең. Яуга киткән ир хатынына мондый сүзләр

кушу аның иренә үлем-хафа теләгәндәй була, — дип Сөембикә аны урынына

утыртырга тырышып караса да, Кушчак углан тын алу өчен дә тукталып

вакланмады.

— Син уйлама, мин Сафагәрәй хан галиҗәнапләренә аны сөяр, аны күккә

чөяр өчен хезмәт итмим, әгәр икеләнү уе елан төсле чакса, мин ике дә уйлап

тормыйча, аны ташлап, Кырымыма кайтып китәр идем. Кулымда гайрәтем бар,

мин юлыма аркылы төшкән йөз ирне дә турап ташлый алам. Мине Казанда

фәкать син, бер син генә тотып торасың. Мин Сафагәрәй ханга ул түләгән

алтын-якут түгел, синең белән хозурланып яшәү бәрабәренә хезмәт итәм.

Кушчак углан беркадәр тын алырга тукталып калган иде, Сөембикә каш

астыннан гына аның килеш-килбәтенә күз ташлады. Юк, үз бәһасен үзе белә бит

бу, аны һичбер яктан кимсетерлек түгел. Бүтәннәргә караганда бер башка югарырак

буй-сын. Бау шикелле ишелгән сеңер-җептән хасил беләкләрендә бер сугуда үгез

кадәр үгезләрне егып салырдай гайрәт. Агач төбе төсле таза муен. Һәм шуның

өстендә, йә ни хәйран, хатын-кызларны да көнләштерердәй сылу, килешле йөз.

Сөембикә кат-кат күз ташлады. Бөдрәләнеп торган чем-кара чәч монда.

Кылыч очы шикелле төп-төз борын. Кайнар ашка пешеп кабаргандай калын,

сусыл иреннәр. Эт баласыдай нәүмиз булып текәлгән тугры караш. Ирен

читләрендә тыйнак елмаюдыр. Кызык, Сөембикә нишләп аны элек менә

шушындый кыяфәттә бер дә күрмәгән соң?

— Сүзләремне иреңә, хан галиҗәнапләренә дә, тапшыруың мөмкин. Әмма

мин курыкмыйм. Синең хакка дар агачына менәргә дә әзер. Ходай Тәгаләдән

һәрбер таңда шуны гына сорыйм. Йә Раббым, ул мине шушы гүзәллектән

аермаса иде...

Нугай иленә качу соңыннан Сафагәрәй килеп кушылу белән төгәлләнсә

дә, Сөембикә Кушчак угланның һичбер сүзен озак вакыт буе онытмады. Ә

Сафагәрәй үзе һичнинди шик күрсәтми, ханбикә янәшәсендә гел Кушчакны

тота. Җангали, бик яшь булса да, Сөембикәдән тыш тагын бер хатынга,

Казандагы иң бай морза кызына өйләнергә өлгергән иде. Тик ул бичара хатынга

озын гомерле булырга язмаган икән шул, ул беренче баласын тапкан чагында

ук дөнья куйды. Аннан туып, исән калган Саҗидә атлы кызны Сөембикәнең

үзенә карап үстерергә насыйп булды. Менә шул Саҗидәне Хаҗитархандагы

Аккүбек морза үзенең Хәйбулла атлы улына кәләшлеккә сорап яучы кугач,

ахырында Сөембикәгә шул ук Кушчак белән Идел буенча сәяхәт кылырга

һәм туйда кодагый булып утырырга туры килде. Аннан соң да һәрбер җәйдә

әтисенең җәйләвенә кайтып, сәхрә күреп, кымыз эчә-эчә хушландылар. Кушчак

аның белән, нәкъ ире шикелле, янәшәдә йөрде, мәгәр, ни галәмәт, яман киная

ташлап, әрсезлеген-мазар күрсәтмәде. Кайвакытта Сөембикә хәтта үзе Кушчак

угланның тотнаклыгына сәерсенеп, гаҗиз булып йөрде. Бу хакта, үтә яшерен

сер итеп, сабый чактан бирле бергә үскән ахирәтенә чишкәч, тегесе камил

җавап белән авызын япты:

— Асыл ир-атны үзен-үзе әрсезлектән тыеп тора белү азгын эттән аера да

инде. Сиңа әүлиядәй изге ир белән янәшәдә йөрү бәхете эләккән бит.

Сөембикә шуннан ары бер Кушчакка, бер иренә карап гаҗәпләнде.

Сафагәрәй аны гел Кушчак белән озатып җибәрә, нигә үзе тырнак очы кадәрле

шик-шөбһә дә тотмый?

Ә Сафаның аның үз кайгысы. Мәскәүдәге Иван кенәзгә унҗиде яшь тулуны

көтеп җиткергәннәр дә, аны өйләндереп куйганнар, ди, әнә. Румлыларга ияреп,

Иван үзенә «кайсар» атын алган, ул үзен Истанбулдагы Сөләйман солтан йә

алман илендәге Карл каһан белән бер дәрәҗәгә куярга маташадыр инде. Әнә,

аның янында йөргән Макарий-атакай белән Адаш атлы бояр Иван кенәзне

ничек итеп котырталар икән:

— Бакыр туптан ядрә очыруда төрекләрдәге маһирлыкны өйрәнергә кирәк.

Безнең гаскәрдәге сәфәр йөрү, тоташ һөҗүм ясау ысулларын шул ук төрекләрдән

күчереп алсаң да артык булмас иде. Син — кайсар, исемең яңгырасын өчен

сиңа бертуктаусыз яу сәфәренә йөрү мәслихәтрәк. Тора-бара син дә җиһанда,

төрекләрнең Мәхмүт солтаннары кебек, «Фатыйх» атлы дан алырга тиеш!

Өстерә торгач, Иванны сындырганнар. Мәскәү өчен иң зур дошман һаман

Казан инде, урыс кенәзе гомерендәге тәүге яу угының очын Сафагәрәй өстенә

төбәп килде. Иванда тәҗрибә юк, алдын-артын карамыйча, көз ахырында юлга

чыккан бит бу. Мәгәр Нижгардан кузгалып унбиш чакрым ара да узмаганнар,

елга аша үткәндә боз ярылып, урыс олауларындагы барча туплар су төбенә

киткән. Шулай да, тәүге үк сәфәрдә «булачак Фатыйхның» канатларын

сындырырга ярамый бит, боярлар барча исән калган гаскәрләрен сатлыкҗан

Шаһгали белән Бельский атлы бер кенәзгә биреп, һаман алга куган.

Сафагәрәй аларны Арча кырына җайдакларын тезеп каршы алды. Йөзгә-

йөз килеп орыша башлагач, казанлылар ягыннан Арак белән Азык кебек иң

шөһрәтле баһадирлар ауды. Урыс гаскәрендәге яубашлар да әллә ниләр майтара

алмады, барча меңлекләр дә, мәет белән ганимәтләрен дә җыеп ала алмыйча,

кире торып чапты. Иван «кайсар» Мәскәү каласына күз яшьләре белән кайтып

егылган, ди.

Сафагәрәй үзе тантана шатлыкларын кичерергә дә өлгерә алмый калды.

Тәненнән бигрәк җанын юарга дип, парлы-кайнар мунча эченә кергән генә иде,

шома ташлы идән өстенә түшәлгән хәтфә келәм урыныннан кубып, Сафагәрәй

бер як яны белән җиз юынгыч читенә чәчрәп төште. Юк, үлмәгән иде. Янына

тезләнеп, бугазыннан алган ике җасус морзаның йөзен таныды ул. Буар елан

сыман каптырган катыйлләрнең кулларыннан ычкынырга гына өлгермәде.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: