Логотип Казан Утлары
Роман

ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)

Тәки үзенекен итте бит Зәки. Хыялына иреште, имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, Лубян урман техникумына укырга керде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

3
Тәки үзенекен итте бит Зәки. Хыялына иреште, имтиханнарын
уңышлы гына тапшырып, Лубян урман техникумына укырга керде.
Дүрт ел укыганнан соң ул урманчы һөнәре алачак. Аннан туган ягына
кайтачак, татарның Чүпрәле якларыннан чыккан беренче дипломлы
урманчысы булачак... Кем белә, боерган булса, бәлки ул да, теге
мордва агайның улы кебек, помлесничий булып китәр әле...
Уку авыр бирелмәде егеткә, барлык фәннәрдән яхшы билгеләре
генә алып барды ул. Ял көннәрендә якын-тирәдән килеп укучылар,
айга бер дигәндәй, әледән-әле авылларына кайтып, туган-тумачалары
белән күрешеп, бәрәңге, ипи, ит кебек күчтәнәчләр алып килә. Монда
укучыларның күпчелеге шулар – Татарстанның Кукмара, Саба,
Мамадыш кебек районнарыннан, Удмуртия һәм Киров өлкәсенең
якын-тирәдәге авылларыннан. Ә Зәкигә җәйге каникуллардан башка
андый бәхет тәтеми. Аның каравы, буш вакытларында ул урман
утыртучыларга һәм такта яручыларга кушылып эшләү җаен тапты.
Кесәсенә азмы-күпме акча да керә башлады. Акчаларын ул юкка-барга
тотмый, елга бер тапкыр җәйге каникуллар вакытында туган якларына
кайтып килә. Элеккечә товар вагоннарында качып-посып түгел,
пассажир вагоннарында кайта, әтисе-әнисенә һәм эне-сеңелләренә
күчтәнәчләр, бүләкләр алган чаклары да булды. Туганнарына – Кукмара
итекләре, әнисенә Мамадыш һәм Саба якларында бәйләнгән мамык
шәлләр алып кайткачтын, авылдашлары: «Шәрәфетдиннең олы малае
укымый торгандыр ул, шахтада эшли торгандыр әле... Дөнья кадәр төяп
күчтәнәчләр алып кайткан...» дип сүз чыгарганнар икән әнә... Ярый
әле, Исмәгыйль кызы Хәдичәгә алып кайткан яшел бизәкле яулыкны
белмиләр. Белсәләр, ниләр генә сөйләмәсләр иде. Авыл халкына сөйләр
өчен сәбәп кенә булсын, берне биш итеп күпертәләр...
Көннәрдән-беркөнне, кичке уеннан озатып кайтканда, Зәки, сер
итеп кенә, Хәдичәгә аның үзенә багышлап язган шигырен укып
күрсәтте.
– Үзең язмагансыңдыр әле... – дип кеткелдәп көлде кыз. – Урман
техникумында шигырь язарга өйрәтәләр димени...
– Техникумда шигырь язарга өйрәтмиләр, анысы дөрес, – диде
үсмер егет. – Ә син менә авылдан китеп, шулай еракта яшәп кара.
Сагындыра бит, туган авыл сагындыра. Әти-әни, туганнар... һәм...
– «Һәм» дидең, әйтеп бетермәдең...
Уңайсызланып кына, чарасызлыктанмы, борынын тартып куйды
Зәки. Телсез калып торды бертын.
– Үзең беләсең бит, сине инде, – диде ул, тартынып, тавышын
бермә-бер баса төшеп. Һәм янәшәсеннән атлаган кызның кулына сак
кына кагылып алды.
– Оялтасың ич... Алдыйсыңдыр әле, ялганлыйсыңдыр, – диде дә,
кинәт урыныннан кубып, үзләренең өенә таба йөгереп китеп барды
Хәдичә. Син күр дә, мин күр, җәядән чыгып очкан ук кебек атылды
кыз. Кай арада өйләренә барып җитте дә ни арада күздән югалды.
Дөм караңгы урамда капканың тимер келәсе шалтырап төшкән аваз
гына эленеп калды.
***
Соңгы дүртенче курска укырга килгәчтен дә аларның группасын
якын-тирәдәге бер колхозга бәрәңге алышырга җибәрделәр. Авыл
җирендә туып-үскән малайларга бәрәңге алу, бәрәңге чүпләүнең
тәртибен өйрәтәсе юк. Көн аяз, кояш балкып торган көзге матур көн,
көрәкләр уйнап кына торды, чиләк һәм капчыклар бер-бер артлы
тулды. Көне буе эшләп туйгач, кичкырын урман читендәге ачыклыкта
учак ягып җибәрделәр. Учакның көле төшкәч, бәрәңге тәгәрәттеләр.
Табигать кочагында, баш очында урман шаулап, агачлардан кызыл-
сары төсләргә кергән алтын яфраклар очкан мәлдә учак күмерендә,
кайнар көлдә пешкән бәрәңгедән дә тәмле ни булырга мөмкин?!
Мондый чакта аның төрле уен-көлке һәм шаярулары да табылып кына
тора. Берсен-берсе уздырып, кызыклы хәлләр, мәзәкләр сөйләшү
дисеңме... Һәр мәзәктән кызык табып көлүләр...
Шундый чакта телен тешләгәндәй дәшми-тынмый тыңлап утыра
торган заттан түгел иде шул Зәки дә. Бер җаен туры китереп, ул да
кушылды әлеге уен-көлкегә:
– Колхозлашу елларында безнең Цүпрәле якларында нинди мәзәк
чыгарганнарын беләсезме?
– Йә-йә, булмаса сөйләп җибәр безгә дә, – дип, «Цүпрәле» дигәнне
ишеткәч тә шырык-шырык көлешә башлады малайлар. Беләләр бит,
хикмәтле сүз чыкса, Зәки авызыннан чыга иң элек. Телгә, уен-көлке
дигәндә аңарга җиткән булырмы...
Тын калып көттеләр Зәки авызыннан чыгасы хикмәтле сүзләрне.
– Ни ишетсәм, шуны сөйлим, мине гаеп итмәгез, кыек-мыек
бөкмәгез, ярыймы, – дип, башкалардан әүвәл үзе көлә-көлә сүз
башлады ул. – Моны су буенда каз көткәндә бер әби әйткән, имеш.
Әби, тыз да быз килеп, бик тиз сөйләшә икән. Әле өстәвенә сүзләре
дә ни тора: «Колхоз тары ала диләр, колхоз каз алыр микән...»
Зәки сүзен тәмамламас борын дәррәү көлешә башладылар. Арада
берничә рус малае һәм удмуртлар да бар иде, аңладылармы-юкмы,
башкаларга кушылып, алар да көлгәндәй итте. Тәрҗемәсен көттеләр...
– Ничек-ничек, тагы кабатла әле, – дип сорап куйды кайсылары.
Аңламый калдылармы, әллә кызык итеп сораулары булды. Зәки
кабатлап тормады. Аның каравы, мәзәк сүзне хәтерләп калырга
тырышып кабатлаучылар болай да җитәрлек иде.
Зәкинең сөйләгәне кызыклы тоелды, әлбәттә. Әмма уеннан уймак
чыгарыр өчен дә шул мәзәк сүзләр сәбәпче булды. Кемдер, арадан
берәү, шул сүзләрне түкми-чәчми тиешле оешмага җиткергән булып
чыкты. Берничә көн узгандырмы-юкмы, дәрес барган вакытта,
аларның кабинетына ике хәрби кеше килеп керде, чыгарылыш курс
студенты Зәки Нуретдиновны, кулларын артка каерып, үзләре белән
алып чыгып китте. Шул көннән соң аны Лубянда күрүче булмады.
Шактый заман узгач кына билгеле була: уналтынчы яшен
тутырырга да өлгермәгән үсмер егет өч елга мәҗбүри хезмәткә хөкем
ителә һәм Ерак Көнчыгышта, Николаевск-на-Амуреда диңгез порты
төзелешендә «хезмәт чыныгуы уза».
Әмма ни итсә итә, ул барыбер үз максатына ирешә, 1941 елның
язында туып-үскән якларына кайтып, шактый кичегә төшеп булса да,
Лубян урман техникумын тәмамлау турында диплом ала.
4
Дипломлы урманчы булып кайтып җитсә, туып-үскән авылында
Зәки Нуретдиновны Совет армиясе сафларына чакыру кәгазе көтеп
торган. Егет моны бер горурлык хисе белән кабул итте. Армиягә
бармаган, солдат булмаган егет-җиләннең дәрәҗәсе бик чамалы ул
елларда. Ә кызлар исә андыйларны, гомумән, урамның икенче ягына
чыгып урап кына узды.
Бер күрергә зарыгып кайткан Хәдичәсе исә аңардан бераз
читләшкән төсле тоелды Зәкигә. Шулай да, кичке уенга чыккач, өенә
кадәр озатып куйды ул аны.
– Нигә читләшәсең, бер-бер башка егет таптыңмы әллә? – дип
сорады ул аңардан.
– Нинди егет, кая барсам, шунда артымнан: «Әнә, Зәкинең йөргән
кызы шул була инде», – дип, чыш та пыш сөйләшеп калалар. Якын
да килмиләр, син куркытып бетергәнсең аларны...
– Мин соң шулай ук куркынычмы, Хәдичә?
– Синең хакта «төрмәдә булган» дип тә сөйлиләр...
– Кем уйлап чыгарган аны? Күрсәт, хәзер колакларын борам, – дип
шаярткан булды Зәки.
– Әти дә: «Оныт аны, укуыннан да куганнар икән», – дип сөйләде.
Районга барган җиреннән, Цүпрәледән ишетеп кайткан... Аның да
колагын борырсыңмы?..
Рәхәтләнеп көлде Зәки...
– Бабай кешенең колагын борырга ярамас, юкса, кызын бирде юк бит...
– Ә ул болай да рөхсәт бирмәячәк. Сине бит иптәш Сталинга тел
тидергән дип әйтәләр...
– Иптәш Сталин!.. Беләсең килсә, иптәш Сталин өчен җанымны
бирергә әзер мин. Әтиеңә шуны сөйлә: мин өч ел буе Ерак
Көнчыгышта диңгез порты төзелешендә булдым, комсомолларның
удар хезмәт фронтында, бик беләсең килсә.
Йомшак кына итеп Хәдичәнең җилкәсеннән кочып алды Зәки.
Кыз тартынып куйды, әмма качмады, киресенчә, тагы да елыша
гына төште.
– Кайтып җитмәдең, инде тагы китәсеңме?
– Армия мәктәбе узмаган егет буламы! Китәм! Көтәрсең бит?..
– Әллә ниткән җирләрдә бер хәбәрсез югалып торган чакларыңда
да көттем, солдатка киткәнне көтмиләр димени... Көтәрмен, исән-сау
кайт кына...
Авылның караңгы урамнарын урап, шактый озак йөрде алар
ул кичне. Зәңгәр күккә, андагы йолдызларга карап сокландылар,
авылны биләп алган талгын тынлыкны онытылып тыңладылар.
Әле капка төпләренә кайтып җиткәчтен дә басып тордылар бертын.
Өй тәрәзәсендә җиделе лампа сүнгәч кенә, егетнең күкрәгенә
кайнар сулышын өреп капланып торды кыз. Зәки аны кысып-кысып
кочаклады, әмма иреннәренә үрелергә кыймады...
– Көтәрсеңме? – диде егет тагы бер кат.
– Көтәрмен, – дип кабатлады кыз.
Ә бераздан капканың тимер келәсе яман да шалтырап, тимер
өстенә килеп төшкән аваз ишетелде. Аның яңгыравыннан капканың
ике ягында басып торган гөнаһсыз яшьләр – егет белән кыз сискәнеп
куйдылар. Ни булды бу, җил дә исми иде кебек югыйсә, өй каршында
үскән миләш яфраклары лепер-лепер дерелдәшеп алды... Әйләнә-
тирәдәге каралты-кура һәм урамнар тетрәнде сыман хәтта... Төнге
тынлыкка чумып изрәп йоклаган авыл калтыранды, дөнья тетрәнде
кебек шул мизгелдә…

5
Зәки солдат хезмәтенә китеп барды. Тимер юл вокзалына кадәр
колхозның иң яхшы кара айгырын җигеп озаттылар үзләрен. Татар
Төкесеннән өч егет иде алар, ә гармун тартып җырлый-җырлый
озатып калучыларның, авыл читендәге сөзәк үргә кадәр озата
баручыларның исәбе-хисабы булмагандыр.
Авылның иң яхшы гармунчысы армиягә китүчеләр белән бер
арбада, ул үрәчәгә аягын-аякка атландырып менеп кунаклаган да,
бар дөньясын онытып, тальян тарта... Тальян тавышы әллә нишләтә:
күңелләрне җилкендерә, авыл урамнарын һәм бөтен әйләнә-тирәне
моңга күмеп яңгырый... Ат пошкырып куя, гармун тавышы аңарга
да ошап китте булса кирәк... Ә күлмәк изүләрен ике сәдәфкә ачып
җибәргән егетләр, күңелләрне очындырган моңсу бер дәрт белән,
берсен икенчесе уздырырга теләгәндәй, көр тавыш белән җырлыйлар.
...Сау бул, әткәй, сау бул, әнкәй,
Сөйгән ярларым белән.
Сау бул, илем һәм авылым,
Бөдрә талларың белән.
...Без китәбез туган җирдән,
Аерылып нечкә билдән,
Хәлләребезне белерсез
Кыйбладан искән җилдән...
Капка төпләрендә төркем-төркем җыелып озатып калган хатын-
кызлар әледән-әле яулык очлары белән күз төпләрен сөртеп-сөртеп
ала. Яланаяклы малайлар, һәммә бала-чага, тузан күтәрелгән дип
тормый, атлар артыннан йөгерешә...
***
Вокзалда бер тәүлек чамасы көткәннән соң, әйләнә-тирә шәһәр һәм
авыллардан җыйналган егетләрне, йөк ташу өчен ясалган тимер юл
вагоннарына төяп, Көнбатыш тарафына алып киттеләр. Кем русча
сөйләшә, кем татарча, кем чувашча, кем мордва телендә. Кем генә юк
монда, үзенең туган теленнән башка берни аңламаган авыл егетләре
дә байтак. Күпләренең русчалары да ипи-тозлыктан артык түгел,
бик чамалы. Вагон идәненә узган елгы коры арыш саламы җәелгән.
Булачак солдатлар шуның өстенә төркем-төркем сузылып ятканнар
да күгәрченнәр кебек һәркем үз ана телендә гөрләшепме-гөрләшә.
Әмма кем кайсы телдә генә сөйләшмәсен, алар бер-берсенә үз итеп,
күптәнге танышлар сыман карый. Чөнки алар һәммәсе – якташлар, бер
үк Ватан егетләре, якын көннәрдә бер үк төрле йолдызлы пилоткалар
һәм гимнастёркалар киеп, Совет армиясе солдаты булачак.
Ә Зәки исә, һәммәсенең ана телен аңлаган һәм күпчелеге белән
аңлаша да алган егет буларак, беренче көннән үк тәрҗемәчегә
әверелде. Мордва телендә бик иркен сөйләшмәсә дә, ул барын да
аңлый, чувашча шактый ук ярыйсы сукалый, ә русчасы исә менә
дигән, юкка гына өч ел гомерен Ерак Көнчыгышта уздырмаган...
Моны аңлап алган хәрби офицер аны үз вагоннарында «старшой»
итеп билгеләп куйды хәтта.
Чираттагы станциягә килеп җитеп, вагон ишеге ачылыр-ачылмас
борын, аргы тарафтан үзләрен озата барган офицерның көр тавышы
яңгырый торган булып китте: «Старшой, ко мне...» яисә «Старшой
Заки...»
Зәкинең болай да төз һәм озын гәүдәсе шундый чакыру яңгыраган
минутларда тагы да калкурак, гайрәтлерәк күренә. Егетләр дә аны
көннән-көн үз итә, якын күрә башлады. Үзара мөнәсәбәттә бер-бер
аңлашылмаучанлык килеп чыкса яисә эч серләрен сөйләп, күңелләрен
бушатырга кирәксә дә, аның янына килә торган булдылар...

(Дәвамы бар)

«КУ» 05, 2025

Фото: pexels.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев