ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Ул елларда, җиде классны тәмамлар алдыннан, бик тә четерекле сораулар килеп баса торган иде үсмерләр каршына: «Алга таба кая барырга һәм кем булырга?.. Эшкә урнашыргамы, укуны дәвам итү турында уйларгамы?..»
2
Урманым – җырым оясы!
Килде шундый уй миңа:
Син йөрәгемә сыясың,
Ә мин синең куеныңа.
Зәки Нури
Чүпрәле районы Татарстанның Чувашстан һәм Ульяновск өлкәсе
читендәге ерак бер почмагында урнашкан булса, Татар Төкесе
авылы исә Чуваш Республикасының куенына ук кереп тора. Имән
урманнарына якын гына урнашкангадыр, «урман ягы» яисә «чуваш
ягы»ннан дип тә йөртәләр иде аларны. Татар Төкесе өч яклап урман
белән уратып алынган. Имәнлеге ындыр артларынан ук башлана,
аннан бераз киткәч – усаклык, ә аңа исә уң яктан нарат агачлары
белән катнаш урман килеп кушыла. Урман кочагына урнашкан менә
шул авылда 1921 елның буранлы һәм салкын декабрендә Нуретдинов
Шәрәфетдин белән Алия ханым гаиләсендә беренче бала булып
коңгырт чәчле, зәңгәр күзле тупырдап торган малай дөньяга аваз
сала. Аңа Зәки дип исем кушалар. Ата-ана, билгеле инде, улларына
исем кушканда исеме җисеменә лаек булсын дип өметләнгәндер. Йә,
әйтегез, кем үз баласының зәки кеше булуын, ягъни гыйлемле һәм
зирәк, зиһенле егет, чын ир-ат булып үсүен теләмәс икән?!
Әти-әнисенең өметен акламады дип әйтеп булмый Зәки турында.
Укуда да, өй һәм каралты-кура тирәсендәге хезмәттә дә аңарга
җиткән булмагандыр. Нәрсәгә алынмасын, барысы да җиңел бирелә
малайга. Кай арада дәрес хәзерләгәнен һәм дөнья кадәр эш майтарып
ташлаганын күрми дә каласың, барысын да уен кебек кенә башкара
иде ул. Тик бер зур кимчелеге бар: чамадан тыш шук, тик торуны
да, чү дигәнне дә белми. Шуңа тәртибеннән зарлана торган иде
укытучылары. Кызларның чәченнән тарта дип сүктеләр. Дәрес
барганда, кәгазьдән самолёт ясап очыртканын күреп, еш кына
почмакка да бастырып тордылар үзен. Гаиләдә бер-бер артлы туып
торган эне-сеңелләренә күчтәнәч булсын дип, кесәсенә һәм түшенә
кузак тутырып, колхозның борчак басуыннан кайтып килгәнен
дә күргәннәр. Әтисенең колак боруларыннан гына курка торган
малай булмады шул Зәки. Юкка гына «Ут борчасы» дигән кушамат
такмагандыр авылдашлары...
Еллар үтә торды, Зәки дә, халык әкиятләрендәгедәй, ай үсәсен
көн үсте, буйга әтисен дә узып киткән иде инде. Гәүдәгә әле шактый
сыек күренсә дә, көч һәм гайрәт дигәндә, һичкемгә бирешерлек түгел.
Эшкә тотынса – җил уйната, тартса – өзә, сукса – бөгә торган егет
булып җитешеп килә.
Ул елларда, җиде классны тәмамлар алдыннан, бик тә четерекле
сораулар килеп баса торган иде үсмерләр каршына: «Алга таба кая
барырга һәм кем булырга?.. Эшкә урнашыргамы, укуны дәвам итү
турында уйларгамы?..»
Авыл кешесенә, дүрт ягым кыйбла дип, кая теләсә – шунда китеп
барырга рөхсәте дә юк иде бит әле аның. Авыл баласы авылда
калырга, колхозда эшләргә тиеш саналды. Алга таба белем алу
яисә кая да булса бәхет эзләп китеп бару өчен рөхсәт кәгазе алу бик
сирәкләргә генә тәтегәндер.
Зәки уйга кала. Күреп тора бит: әти-әнисенә елдан-ел ишәйгән
гаиләне алып бару җиңел түгел. Җәй җитсә, мал-туарга печән
хәзерләргә кирәк, кышка – утын хәстәрләргә. Ә аларны каян алырга,
ничек юнәтергә?.. Колхоз басуында иген үсә, су буенда, ерганакларда
көтү йөри. Бакча артыннан ерак түгел генә башланып киткән урманга
да рөхсәтсез керергә ярамый. Урманчылары да бит әле аның күрше
чуваш һәм мордва авылларыннан, кем килгәнне, кем киткәнне
каравыллап, саклап кына торалар...
Урманчы булырга иде ул менә! Әти-әнисенең күпме кайгысы юкка
чыгар, утыны да кайтып торыр, мал асрарлык печәне дә булыр иде.
«Гаилә зурайды, өйдә кысанлашканнан-кысанлаша бара, яңа йорт
җиткерергә иде», – дип хыяллана бит әнә әтисе дә. Йорт җиткерер
өчен бүрәнә кирәк, ә ул урманда. Йорт җиткерерлек агач табу, ай-һай,
авыр иде дә соң ул елларда. Әмма ничек һәм ни рәвешле ярдәм итеп
булыр икән әти-әнигә?.. Мин ярдәм итмәсәм, аларга кем булышыр?..
Көн-төн шундый уйлар белән яшәде үсмер егет.
Көннәрнең берендә, авылдан өч-дүрт чакрым чамасы ераклыктагы
урманга барып, коры куак сындырып кайтырга булды Зәки. Үзалдына
ялгызы гына уйланып йөрү, чуалып беткән фикерләренең очына
чыгу өчен шуннан да уңайлы вакыт табып буламы соң... Уфалла
арбасын тартып, урманга юл тотты. Урманчылар үсеп утырган башка
агачларга зыян салмыйча, коры куак сындырып җыйган кешегә артык
каныкмыйлар иде кебек. Куаклыкның кайдалыгын белә, сындырып
туплау өчен дә күп вакыт кирәкмәде. Мул итеп арбасына төягәчтен,
ул аларны киндерә бау белән кысып тарттырып бәйләп куйды.
Уфалласын тартып, урман эчендәге тар юлдан чыгып килгәндә,
җигүле ат арбасына барып төртелде ул. Ул барасы тар юлны гел
аркылы каплап куйган. Урап узар өчен ачыклык-фәлән күренми. Ерак
түгел генә атның хуҗасы да күренде бераздан, кулындагы күсәк белән
ялгызы гына бүрәнә тәгәрәтеп маташуы икән. Ә бүрәнә тәгәрәми, әле
бер агач төбенә барып төртелә, әле икенчесенә...
Зәки, ни дип эндәшергә белми икеләнеп торган арада, агай аны
үзе күреп алды.
– Нәрсә, юлны каплаганнармы әллә? – дип дәште ул, маңгаена
бәреп чыккан тирне күлмәк җиңе белән сөртеп. – Бераз сабыр ит
инде син, татар малай. Хәзер менә шушы бүрәнәне арбага салыйм
да юлны бушатырмын.
Бүрәнә белән мәш килүченең тышкы кыяфәтеннән үк кем булуын
чамалаган иде инде Зәки. Ә инде авыз ачып «татар малай» дип сүз
дә каткач, аермачык ачыкланды. Күршедәге Мордва Төкесеннән
килгән кеше икән бит. Бу төбәктә татары, чувашы, мордвасы һәм
руслар гомер-гомергә үзара аралашып, бер-берсенең телен, милли
гадәтләрен, хәтта тышкы кыяфәтләренә кадәр танып яши. Татар
белән аның үз телендә аңлаша алмаган чуваш яисә мордва кешесен
очратканы да булмагандыр әле аның.
– Әйдә, ярдәм итим, булмаса, – дип, җиңнәрен сызгана-сызгана,
мордва кешесенә якынлашты Зәки.
– Рахмат, рахмат... Бик якши татар малай син, – дип, кулындагы
күсәкне бер читкә куйды ул. Гәүдәсен турайтып, тирән итеп сулыш
алды бертын. – Уйларга кирәк башта, ничек салырбыз икән соң.
Бүрәнә авыр...
– Нинди уйлап тору, күтәрәбез дә салабыз инде аны, – дип,
бүрәнәнең юан башына ябышты Зәки. – Әйдә, агай, син теге
башыннан эләктер...
– О-о-о, татар малай, Сабантуй батыры! – дип сокланды мордва
кешесе. Икәүләп бүрәнәне ат арбасына илтеп тә салдылар.
Көтмәгәндә юлына очраган бу егеткә ничекләр генә рәхмәт
әйтергә белмәде күрше авылдан килгән абзый. Көмешкә дә тәкъдим
итеп карады. Эчү кая, Зәки кеткелдәп көлде генә, ул түгел, әтисе дә
авызына бер грамм капкан кеше түгел бит аның.
Үзләшеп китеп, мордва кешесенә сорау бирде Зәки:
– Бу агачны кискән өчен төрмәгә утырталар бит агай, ничек
курыкмыйча кистең?
Серле генә кеткелдәп көлеп куймасынмы теге:
– Дөрес әйтәсең, татар малай, син якши малай...
– Мин яхшыдыр да, менә син үзең нигә яхшы түгел соң?.. Закон
бозасың...
– Охо, – дип, гаҗәпләнүен белдерде агай. – Дөрес сөйлисең бит,
ә... Бу наратны мин кисмәдем, башка берәү урлап кискән. Ә мин аны
лесхозга илтәм. Минем малай анда зур начальник, беләсең килсә,
«помлесничий»... Урманчылыкка укыттым үзен...
Инде уфалласына җигелеп кузгалырга әзерләнгән Зәки, кинәт
арбасын ташлап, кире йөгереп килде мордва агай янына. Халыкның
«Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына» дигән әйтеме рас килә
түгелме соң?..
– Ул ничек... Кайда укыды урманчылыкка?.. Минем дә урманчы
буласым килә бит...
– Белмисеңме, һәй, татар малай... Үзегезнең Татарстанда Лубян
дигән җирдә ул уку йорты, шуны да белмисең.
– Лубиян... – Зәки, күңеленнән «и» хәрефе кушып кабатлады. –
Лубиян... Лубиян...
Гомер күрмәгән, билгесез бер мордва кешесе белән көтмәгәндә
очрашып, бер-берсен үз итте алар шулай, кат-кат рәхмәтләр
әйтешеп, якын дуслар булып аерылыштылар. Әмма шунысы гаҗәп:
бер-берсенең исемнәрен белешеп танышырга да оныткан булып
чыктылар.
Шул көннән башлап «Лубиян» атамасы аның теленнән төшмәде.
Авылмы ул, әллә бер-бер шәһәрме – анысын әлегә ачыклый алмады.
Чөнки Татар Төкесендә генә түгел, күрше-тирә авылларда да
Татарстан картасында Лубян дигән исем йөрткән урын барлыгын
белүче очрамады.
***
Шәрәфетдин абзыйның ундүрт яшьлек Зәкие укырга китәргә
җыена икән дигән хәбәр таралды авылда. Ниндидер «Лубиян» дигән
җиргә китәчәк икән. Ул кайда һәм ниткән урын икән соң, ул хакта
тәгаен генә белгән кеше юк. Берәүләре аны Удмурт республикасында
дип сөйли, икенчеләре Киров өлкәсендә дип әйтә икән. Ә Зәки үзе,
әллә белеп, әллә әти-әнисен тынычландырыр өченме, ул уку йортын
Татарстанның Кукмара районында дип әйтә икән... Имеш-мимеш
белән тулды авыл. Коега су алырга килүче кызлар да шуны сөйли,
су буена кер чайкарга төшкән хатыннарның да телендә шул булган
диделәр...
Бу хәбәрне ишеткәч тә: «Ундүрт яшьлек малайны күрәләтә Җир
читенә чыгарып җибәрәсем юк...» – дип каршы төште әнисе.
– Улым, әллә соң Канашка яисә Буага гына барып укыйсыңмы,
аларда да, әнә, һөнәр училищелары ачыла икән дип сөйлиләр, – дип
юмалап карады әтисе Шәрәфетдин абзый.
Малай үзенекен итте.
– Урманчы булам дигәч, урманчы булам, әти... Мин хәл иттем инде,
зинһар, каршы килмәгез...
Бервакыт Зәкине, кирәкле кәгазьләрен туплап, биштәренә бер ипи,
әнисе пешереп биргән җиде-сигез мундирлы бәрәңге һәм ун йомырка
салып, Чувашстандагы Шомырша ягына җәяүләп чыгып киткән дип
сөйләделәр. Ә аннан тагы Канашка ничек барып җиткәндер, белүче
юк. Тимер-томыр төягән вагоннарда кача-поса бара торгач, бер атна
эчендә Кукмара станциясенә дә барып җиткән. Кукмарадан да шактый
озак барасы икән әле... Нократ дигән елганың аргы ягында урнашкан
бик борынгы бер рус авылы икән ул. Гүр газаплары күрсә күргәндер
Зәки, әмма барып җиткән диделәр шул Лубян дигән җиргә. Авылга
ике хат язып салган диделәр әле тагы. Берсе, әти-әнисенә, әлбәттә.
Икенчесе, теге түбән очтагы Мыштым Исмәгыйльләрнең кызы
Хәдичәгә икән. Монысын сер итеп кенә хат ташучы апа сөйләгән.
Исең-акылың китәр хәзерге яшьләргә: борыннары кибәргә өлгерми,
инде үзара танышып, чышын-пышын озатышып, хатлар языша
башлыйлар…
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: pexels.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев