Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Әл Мансур белән сугыш

Шәһри Ширазга һөҗүм.
Аксак Тимер гаскәрләре кызган чүл буйлап бара. Чүл комы йомырка пешерерлек кайнар. Яугирләр генә түгел, атлар, дөяләр, качырлар сусаган.
Кайнар чүлне узып, Аксак Тимер гаскәре тауларга якынлаша иде. Бичара хайваннар тауларны күреп, адымнарын тизләтте.
Гаскәрләр таулар арасыннан китте. Текә кыялар, төпсез упкыннар
сугышчыларны сагалап тора. Кайберләрен таудан тәгәрәгән ташлар баса, кайберләре упкынга оча.
Бара торган бердәнбер юлны таудан ишелеп төшкән кыя каплап торганы аңлашылды. Кешеләр атларны, дөяләрне ян-якларына такталар бәйләп, арканнар белән кыялардан аска төшерә башлады. Бөтен гаскәрне, атларны, дөяләрне, атларга ашатырга дигән солыны капчык-капчык итеп, арканнар белән аска төшереп бетерделәр.
Ниһаять, алар киң далага килеп чыкты. Атларны утлауга җибәреп,
яугирләр чатыр кора башлады.
Шираз каласының манзарасы. Мәһабәт манаралар, кәрвансарайлар.
Шаһ сарае. Бакчада балалар уйный. Шаһзадә Сөрәя сеңелләренә карап куана. Шаһбикә таганда йокымсырый. Агач күләгәсендә шаһ Мансур китап укып утыра иде.
Шулчак каравыл манарасындагы күзәтче бактанның3 шөбһәле авазы яңгырады.
– Карагыз, анда офык ягында болытмы ул, әллә томанмы? Йа Аллаһым! Бу дошман явы булса кирәк! Югыйсә тау-кыялар ягыннан гаскәр уза торган түгел! – диде бактан.
– Гауга быргысын кычкырт! Гауга бәрәбанын как! – дип оран салды икенче бактан.
Шаһ бакчасына атылып, хәбәрче-чапкын килеп керде.
– Ни булды? – диде Әлмансур.

 – Харап булдык, шаһым, дошман явы капка төбендә!
– Дүрт якка дүрт чапкын юллагыз! Барысы да коралланып, монда килсен! Каладагы барча яугирләрне дә чакырыгыз! Кылыч тота алган һәммә кеше ватанын сакларга атылсын!
Урамнар буйлап чапкыннар чабыша иде.
– Сугыш! Коралланыгыз, дошман явы капка төбендә!
Шираз каласының җәйләвендә Аксак Тимернең яу ыстаны.
Яугирләр арасында сугыш алдында була торган киеренкелек.
Әмир Тимер әйтте:
– Беркая да китә алмас ул шаһиншаһ Әлмансур! Каршылык күрсәтмичә капкаларны ачар, калага кертер һәм казнасындагы бөтен хәзинәсен үзе чыгарып, безнең алга салыр, иншалла!
Бәрәбаннар дөпелди, карнай, сорнайлар каты тавыш белән уйный башлады.
Каравыл манарасыннан Әлмансур Тимер гаскәрләренең хәрәкәтен
күзәтә иде.
Шәһәрне дошман гаскәре уратып алган. Башка өлкәләрдәге гаскәрләр Ширазга ярдәмгә килә алмаячак. Эш мөшкел, хәл бик хәтәр иде. Берничә ярдәмчесе белән Күгелташ шәһәр диварларына якын килде.
Күгелташ диварларга карап, оран салды:
– Һә-й, шаһиншаһ җәнаплары! Әмир Тимер килде! Ач капкаларың,
күтәр пәрдәләрең! Җиңелмәс баһадир әмир Тимер килде. Без дүрт йөз мең гаскәр белән яуга чыктык.
Әлмансур җавап бирде:
– Һә-й, Күгелташ! Әмиреңә әйт, бездә дә бар ул дүрт йөз мең гаскәр. Ләкин шулар өстенә бездә кырык сугыш филе бар. Һәр фил өстендә ун кеше сыярлык мөнбәр бар. Анда утырган укчыларымның уклары сезнең күкрәкләргә батар, филләрем барыгызны таптап сытар. Соңгы тамчы каныбызга кадәр орышачакбыз.
Күгелташ тагын кычкырды:
– Карарбыз, кем-кемне сытар!
Атын борып, Күгелташ чатырлар ягына чаптырып китте. Манарадагылар аның артыннан сызгырып, үртәү сүзләре кычкырып калды.
Әмир Тимер ыстаны.
Тимер илчеләрнең кайтканын көтә иде.
Күгелташ үзенең егетләре белән Тимер каршысында туктады.
Күгелташ:
– Тәкъсирем, алар орышачаклар! – диде.
Әмир Тимер кычкырды:
– Бәрәбаннар!
Һәр дөянең ике ягына да олы сугыш бәрәбаннары асканнар. Бәрәбан аскан дөяләрнең саны унау. Бәрәбанчылар үҗәт рәвештә тукмаклары белән бәрәбаннарга оралар.
Ат өстендә ун карнайчы карнайга өрә. Ун ат өстендәге карнайлар юан тавыш белән, сорнайлар әче тавыш белән яу маршын уйный.
Тимернең атлы гаскәре һөҗүмгә китте. Тояк тавышлары, ат кешнәгән авазлар, дөбердәү, шартлау – әйтерсең лә, дөнья бетә, әйтерсең лә, җир җимерелә иде.Эчендә шом юшкыны булса да, шаһ Әлмансур тыныч күренә.
Тимер гаскәрләре якынаеп килә. Әлмансур өч тапкыр кул изәде.
Капкалар ачылды, ачык капкалардан сугыш филләре борыннары
белән быргы авазлары чыгарып, атылып чыкты, филләрнең аркаларында такталардан корылган саклагыч манаралар, алар эчендә укчылар урнашкан.
Дошманның атлы гаскәре белән фил гаскәре йөзгә йөз каршы килде. Фил өстендәге укчылар дошман атлылары өстенә ук яудыра, күп кенә атлылар, атлар күкрәкләренә ук алып егылалар. Алар ат, фил аяклары астында калып һәлак була. Филләрдән куркып, атлар шашардай булып чиный-чиный кешни. Филләр азау тешләрен ат корсагына батыра, кешеләрне чөеп-чөеп ыргыта. Йөрәкләренә курку төшкән атлар, җайдаклар кире борылып чаба,
ләкин алар һөҗүм итүче башка атлыларга бәрелә, арттан филләр таптап килә. Дошман гаскәре күп мәетләр, яралыларын калдырып, ыстанына кире кайтып китте. Филләр дә кире борылды.
Диварлар, манаралардан карап торучы Шираз кешеләре бәйрәм итә, кычкыра, бииләр, җырлыйлар иде.
Тимер ыстаны.
Хәрби киңәшмә. Киңәшмәдә әмир Тимер, башкарачы Күгелташ,
меңбашлары Миран белән Сөләйман һәм башка хәрбиләр nкатнаша.
Әмир Тимер сүз башлады:
– Нишләргә? Атлар филләргә каршы барырга курка. Сүзегезне көтәм, яугирләрем!
Күгелташ әйтте:
– Төнлә филләр киләсе юлларга очлы ягын өскә каратып, казыклар куярга.
– Шымчылар сизәр, – диде әмир.
Төмәнбаш Миран әйтте:
– Сумала яки җир мае агызып, филләр якынаюга ут төртергә.
– Үзебезнең атлар уттан куркыр! – диде әмир.
Унмеңбаш Сөләйман әйтте:
– Иң җегәрле йөз дөя сайлап алырга кирәк! – диде.
Аксак Тимер ыстанында халык мәш килә. Балта осталары озын
корыкларны очлый. Ул корыкларны һәр дөянең ян-ягына ныгыталар. Баш- башларына коры чыбык, салам бәйлиләр. Коры чыбык белән салам өстенә тиз яна торган сыекча сибәләр.
Әмир Тимер ыстанында сугышка әзер дөяләрне сафка тезделәр.
Әлмансур ыстаны.
Тимернең чираттагы һөҗүмен кайтарырга әзерлек бара. Филләрнең өзелгән каешларын, кыйшайган манараларын рәтлиләр.
Тимер ыстанында сугышка әзер дөяләрне тезделәр.
Әлмансур елмая:
– Нәрсә эшли ала ул Аксак Тимер минем филләремә каршы дөя көтүе чыгарып? – диде.
Капка алдында сугыш филләре яуга әзер тора.
Күгелташ яман аваз чыгарып, бәрәбанчыларга кычкыра. Бәрәбаннар дөпелди. Дөяләр ташкыны Шираз тарафына чабып китте.
Әлмансур филләре дөяләргә каршы чаба башлады. Филләр дошман явын сытып китте дигәндә генә, дөячеләр саламга
ут төртте. Берьюлы йөз ялкын гөлтләп кабынды. Барган шәпкә дөяләр утлы корыкларын филләр корсагына батыра. Ялкын филләрне куркытты. Корсакларына утлы корык кергән филләр аркаларындагы кешеләрне сытып, җиргә ава. Калган филләр нишләргә белмичә артка борылып чаба, алар үз артларыннан килгән башка филләрне бәреп, үз кешеләрен таптап, шәһәр
тарафына ыргылалар иде.
Күгелташның кул ишарәсеннән соң, ярсыган атларга юл ачыла.
Тимернең атлы гаскәре кыргый авазлар чыгарып, җан-фәрманга шәһәр ягына томырыла. Атлылар юлында фил гәүдәләре, дөя үләксәләре, кеше мәетләре аунап кала. Тимер яугирләре качып баручыларны рәхимсез рәвештә кыра, чаба, турый иде. Бичаралар шәһәр капкасына кереп качмак була, ләкин алар дошман кылычыннан, ат тояклары, дөя аяклары астында
изелеп калалар.
Әлмансур йөзендә курку шәүләсе уйный иде:
– Капкаларны ябарга-а! Капкала-ар! – дип кычкыра шаһиншаһ.
Капкаларны ябарга өлгермәделәр, качучылар артыннан атлылар да капкага ыргылды, тимернекеләр шәһәргә бәреп керде. Урам сугышлары башланды.
Шаһ Әлмансур ике кылыч белән үзен үзе белештерми орыша иде.
Шираз капкасы төбендә каты сугыш бара.
Шәһәр эчендә үтереш, талаш, кырыш дәвам итә.
Яу кыры.
Анда мәет җыючыләр тын гына эшли. Тимернең бик күп яугирләре
дошман мәетләренең башларын кисеп җыялар да арбаларга салып, каядыр алып китәләр.
Дәһшәтле, кодрәтле Аксак Тимернең дүрт йөз мең кешелек гаскәре
Шираз каласына ябырылды. Бу – җиде икълимнең бишенчесен яулау иде. Бу Тамерланның иң олы җиңүләренең берсе булды. Шаһ Әлмансур ирексездән шәһәр язмышын рәхимсез дошман кулына тапшырды.
Җиңүчеләр капчыклап-капчыклап, саф Һиндстан алтынын, хисапсыз күп алмазлар, әйдәүчеләре белән меңләп, сугыш филе һәм бихисап гүзәлләрне ганимәт вә үлҗә хисабыннан үзләре белән алып, ватаннарына кайтып китте.
Иң кыйммәтлесе, иң кадерлесе – әсирләр арасында шаһиншаһның сөекле кызы, гүзәл Сөрәя шаһзадә иде.
Байлык төягән дөяләр, атлар, арбалар Сәмәркандка таба йөри. Күгелташ артка, Шираз тарафына борылып карады. Гүзәл шәһәрдән хәрабәләр генә калган иде. Шул хәрабәләр янында җитмеш мең кешенең баш сөягеннән корылган манара ап-ак булып җемелдәп, кояшта чагыла. Бу имәнгеч күренештән күпме дәһшәт күргән Күгелташның тәне чымырдап китте.
Чатыр корулы фил өстендә кайгылы әсир шаһзадә Сөрәя тирбәлә иде.

(Дәвамы бар)

3 Бактан – күзәтүче, сакта торучы, багып торучы.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: