Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Нахак яла


Сәмәрканд сараенда булды бу хәл.
Аксак Тимер Әлмансурдан җиңелүен кичерә алмый иде. Ул кәефсез халәттә арлы-бирле йөренде. Әмирнең хатыннары Мәликә, Түкәл, Сарана бикәләр җыелды.
– Галиҗәнабем, – диде Мәликә бикә. – Син яуда йөргән чакта сараеңда яңалыклар булып алды бит әле.
– Нинди яңалык ул, бикә? – дип сорады әмир.
Мәликә әмирнең колагына әйтте:
– Синең сөекле яшь хатының Гайшә бикә...
– Кизәнгәнсең икән, сук, суккансың икән – үтер! – диде баһадир әмир.
– Башлагансың икән, азагына чаклы әйтеп бетер.
– Ни инде...
Түкәл сүз алды:
– Әйтмә син аны, ханым бикә, – диде.
– Мин әйтмәс идем, – диде Сарана бикә.
– Ни булды, әйт! Нигә сез өчәү генә йөрисез? Кайда Гайшә бикә?
– Гайшә бикә, сиңа тугры хатын булып чыкмады, әмирем, – диде дә Мәликә бикә читкәрәк китте.
Тимер ярсуын тыеп:
– Мәликә хатын! – дип кычкырды. – Нинди сүз әйткәнеңне аңлыйсыңмы? Кайда дәлилең?
– Синең сөекле Гайшәң ханәкәсендә төннәрен яраннарыңның берсен кабул итә.
– Исбат! Дәлил! Юкса, үзеңнең башың тәгәрәп төшәчәк! – дип акырды әмир Тимер.
– Гайшәңнең кул сандыгында бер һәдия белән хат ятыр.
– Хакмы шул? Хатынны хыянәттә гаепләр өчен дүрт шаһит кирәк, хатын! Кайда синең ике шаһитың? 

– Әмирем, без икәү, шулар өстенә кулсандыктагы ике дәлил. Менә була дүртәү.
Әмир Тимер әйтте:
– Түкәл бикә, син дә шаһидәме?
– Ни инде... – дип, ык-мык итте Түкәл бикә. – Әйтмик, дидем мин сиңа...
– Кертегез Гайшә бикәне! – дип боерды әмир Тимер.
Гайшә бикә керде.
– Әмиремә иминлекләр юлдаш булсын! – диде Гайшә бикә.
– Бикәләр әйтә, имеш, син ханәкәңә яраннарымның берсен аласың икән! Дөресме шул?
– Әмирем, мин ялгыш ишеттемме? – диде аптыраган Гайшә бикә.
– Син дөресен әйт, хатын. Кем ялган сөйли, кем исбат китерә алмый, шуның башы чабылачак.
Мәликә бикә башлады сүзне:
– Синең уңышсыз яуларың турында ишеткәч, өч хатын бергә төннәр уздырдык, шул төннәрнең берсендә, аннан тагын берничә төн Гайшә бикәнең ханәкәсенә гел бер шәүлә узып китте. Таң алдыннан гына шул ук шәүлә яшертен генә сарайдан чыкты.
– Бер хатыным яраным белән хыянәт итте. Аның ахыры ни булып бетте? – диде усал әмир.
Мәликә әйтте:
– Яраның качып котылды, хатыныңның башын чабып өздең, тәкъсир.
– Гайшә бикә турында дөрес сөйлиме Мәликә хатын? Түкәл бикә, әйт! – диде хаким..
– Ни инде... күрдек... – диде Түкәл бикә.
– Мин берни дә әйтмим, – диде Сарана бикә.
– Кемне күрдегез? Кем иде ул кеше?
– Танымадык.
Сарана:
– Мин берни дә күрмәдем, – диде.
Тимернең җен ачуы чыкты, ул яраннарына бакырды:
– Барыгыз, Гайшә бикә ханәкәсеннән сандыгын алып килегез!
Яраннары берсен-берсе этә-төртә чыгып йөгерде.
Гайшә бикә аптыраган-йөдәгән, ул ярсып кычкырды:
– Әмирем, бу – бөһтан, бу – яла, ялган! Хыянәттәме соң минем уем? Үзең беләсең бит минем хәсрәтемне!
– Ике шаһит җитә гаебеңне раслар өчен! – диде әмир Тимер.
Шулчак Мәликә бикә әйтте:
– Мин беләм кем икәнен! – диде.
– Кем? – дип кычкырды әмир Тимер.
Мәликә бикә әйтте:
– Шәех Исрафил хәзрәтләренең колы Мостафа!
– Мостафа? – дип, күзен акайтты хөкемдар.
– Рас! Мостафа! – дип раслады Мәликә бикә.
Ул арада яраннар кечкенә сандыкны күтәреп килде.
– Ачыгыз сандыкны! – дип боерды әмир Тимер. – Мостафаны китерегез!
Тагын бер яран чыгып йөгерде. Мәликә бикә әйтте:
 – Ачкычы Гайшә бикәдә! – диде.
Әмир Тимер бичара Гайшә бикәгә кычкырды:
– Ач!
– Әмирем, бу нинди афәт? Минем гаебем юк! – диде каушаган бикә.
– Ачкыч! – дип ярсыды әмир.
Гайшә җиң очыннан ачкыч алып, хуҗасына сонды:
– Әмирем!
Мәликә бикә, каерып диярлек, яшь бикәч кулыннан ачкычны тартып алды.
– Китер әле! – Сандык ачылды. Аннан хат белән алмаз кашлы йөзек килеп чыкты.

– Менә, әмир җаным! – дип, Мәликә бикә аларны бөек
җиһангирга сонды.
– Бу йөзек синекеме? – дип сорады әмир Тимер.
– Юк, минем йөзек түгел бу, – диде каушаган бичара хатын.
– Алайса, кемнеке? – дип сорады дәһшәтле әмир. – Каян килеп эләккән ул синең кулсандыкка?
– Белмим! – диде Гайшә бикә.
Кулындагы кәгазьне әмир Мәликә бикәгә сузды.
– Укы! – дип боерды әмир.
Мәликә укый башлады:
«Күктәге Чулпан йолдызым син, Гайшә бикә. Күктәге Зөһрә йолдызым син, Гайшә бикә. Күктәге тулган аем син, Гайшә бикә. Сине күрми торсам, янамын, көямен, кибәмен... Ләззәтле кочагыңда үлсәм, мин үземне бәхетле санар идем. Сине өзелеп сагынучы, сөюче Мостафаң».
Гайшә бикә үзен белештермәс дәрәҗәгә килеп җиткән иде инде.
– Йа Аллам, бу нинди афәт, бу ниндидер куркыныч төш, мин беркемне дә белмим, минем бу хатны күргәнем дә юк...
Әмир Тимер Мәликә бикә кулыннан хатны тартып алды да яшь бикә чыраена сонды.
– Ничек килеп эләккән соң ул синең сандыкка? Ачкыч синдә генә бит.
– Белмим, белмим. Минем гөнаһым юк. Бу – яла! – диде дә Гайшә бикә җиңенә капланып үкси башлады. Мостафаны алып керделәр.
Әмир Тимер хатны Мостафага сузды:
– Бу синең язумы? – диде.
Мостафа кәгазьне кулына алып бакты да әйтте:
– Юк, тәкъсир, мин яза белмим.
– Димәк, син минем хәләл хатыным янына төннәрен кереп йөрүче, димәк, син мәхәббәт хатын кемгәдер әйтеп яздыручы, – диде хуҗа.
– Әмирем, бу ялган! Мин яза белмим! Кешегә дә әйтеп яздырмадым. Гайшә бикә ханәкәсе ишегенең кайсы якка ачылганын да белмим. Зинһар,ялгышмагыз, әмирем, хатыныгызның да, минем дә гаебем юк. Хата кылмагыз, зинһар, бу кем тарафыннандыр кылынган явыз гамәл.
– Күгелташ!
– Әмерең, әмирем!
– Икесен дә кылычтан узгарырга!
Күгелташ кылычын суырып чыгарды:
– Әйдәгез! Бикәне – ике яран, Мостафаны икесе кулга алды.
Гайшә бикә әйтте:
– Әмир! Минем гаебем юк! Ләкин мин бу бөһтаннарны, бу кайгыларны күтәрмәс өчен үләргә дә риза! Котылырмын, иншаллаһ.
Мостафа да сабыр иде, ул:
– Гаебем юк, тәкъсир. Бу – яла! – диде.
Тимер ачуына буылып кычкырды:
– Зиначылар! Сезгә үлем! Алыгыз хыянәтчеләрне!
Икесен дә алып киттеләр.
Шулчак Исрафил хәзрәт (Карадәрвиш) килеп керде.
– Тәкъсирем, монда ни булды? – диде каударлы хәзрәт.
– Зиначылар тотылды! – диде әмир.
– Зиначылар? – диде Исрафил хәзрәт, гаҗәпсенеп. – Кемнәр алар,
кабахәтләр?
– Аларның берсе – синең колың Мостафа.
– Мостафа? Булмас!
– Икенчесе – минем сөекле хатыным Гайшә бикә.
– Шаһитлар бармы?
– Ике хатыным, сөяркәсенең хаты һәм Мостафа аңа бүләк иткән алмаз кашлы йөзек. Аларның башлары чабылачак.
Яраннар хатны Исрафил хәзрәткә бирде, Карадәрвиш хатны игътибар белән кат-кат укып чыкты.
– Әмирем Тимер! Сабыр булыш кирәк. Монда нидер аңлашылмый. Тукта, тукта, ашыкмыйк, кире кайтарып алып булмаслык хата булачак, тәкъсир.
– Дәлилләр җитәрлек, хәзрәт!
– Тәкъсирем, мин Мостафа белән бер йортта торамын. Мостафаның төнлә чыгып йөргәне юк. Күкрәгемә кулымны куеп, Алла исеме белән ант итеп әйтәмен ки: Мостафа бу эшне кылмас!
Әмир Тимер сөмсере коелып, кашларын җыерып, иреннәрен кысып уйга калды. Ул киңәшчесе Исрафил хәзрәтләренә бик нык ышана иде, шулай байтак кына уйланып утыргач, бөек әмир Тимер калын, авыр тавышы белән әйтте:
– Шаһитлык шиккә алына!
– Икенчедән, тәкъсир, минем колым яза белми. Өченчедән, бу хатны ир кулы язмаган. Өченчедән, бу зәгъфран1 буяудан ясалган кара белән язылган. Тикшерт, әмирем, зәгъфран кара кайсы җарияңдә яки кайсы хатыныңда бар?
Әмир Тимернең өмете яктыра бара иде һәм ул:
– Шаһитлыкка шик артты, – диде.
Түкәл бикә кинәт калтырый, елый башлады.
– Йа Аллам, Ходаем, үзең сакла! – дип сулкылдады.
Карадәрвиш тагын әйтте:
– Бу алмаз йөзекне мин Чаршау базарында сату итүче Сархан сәүдәгәрнең ләүкәсендә күргән идем. Аның бәһасе илле алтын дирхәм иде. Барып сорагыз Сархан сәүдәгәрдән, бу алмазны аннан кем сатып алды икән?
Әмир Тимер эчтән куана иде:

 – Ялган шаһитлык ачыла бара! – диде ул.
Түкәл сулкылдаудан ярсу халәткә күчте:
– Әйттем, әйттем мин, алай итмик, дидем.
– Син нигә үкерәсең, Түкәл бикә? – диде әмир Тимер.
Мәликә бикә эчтән бик борчулы иде, ләкин ул батып баручы кеше
саламга ябышкандай, котылу әмәлен эзләде.
– Үкерми! Үкерер шул, – диде Мәликә бикә. – Зәгъфран кара Түкәл
бикәдә генә. Алмазны ул сатып алып кайтты да сандыкка ачкыч яратып, хатны, йөзекне Гайшә бикә сандыгына салды.
– Дөресме шул? – диде әмир Тимер.
Түкәл бикә карышудан ваз кичте:
– Мин сатып алып кайттым алмазны, мин яздым хатны Мостафа
исеменнән, мин салдым сандыкка боларның барысын да. Мәликә бикә акчасына йөзекне мин барып алдым. Гайшә бикә үз эчкәрисендә йоклап ятканда, шыпырт кына узып, ачкычын алдым. Әйберләрне салгач, ачкычны кире кертеп куйдым. Ачкыч аның котыйчынында иде. Гөнаһлы булдым.
Мәликә бикә җыландай ысылдап, Түкәл бикә тарафына атлады:
– Ялганлый ул, тоз күз. Минем ни катнашым бар? Үзең кылгансың, үзең җавап тот. Мине катыштырма!
Түкәл бикә әйтте:
– Әмиребез Болгардан Гайшә бикәне алып кайтканнан бирле бер җанына урын табалмый ул. Төннәрен пошкырып чыга. Гайшә бикәне ике тапкыр агуларга маташты. Агу ясап, миңа бирде, Гайшәнең ашына сал, диде. Мин ул эшкә бармадым. Инде менә монысында ялгыштым. Кичерә күр мине, әмирем.
Карадәрвиш бу җинаятьне тикшерү эшен үз өстенә алды һәм ул Түкәл бикәгә әйтте:
– Ант итә аласыңмы? – диде.
Түкәл бикә күз яшьләрен җиңе белән сөртте, бераз тынычланды һәм әйтте:
– Валлаһи газыйм, эш мин сөйләгәнчә булды, Мәликә бикә мине
котыртты, куркытты.
Исрафил хәзрәт әмир Тимергә әйтте:
– Эш узганчы, әмереңне кире ал, тәкъсир! – диде.
Тимер боерды:
– Алып керегез икесен дә! – диде.
Ишек сакчысы кычкырды:
– Тоткыннарны алып керегез!
Күгелташ, Мостафа, Гайшә бикә кереп, әмир Тимер хозурына килеп басты.
Гайшә бикә керә-керешли үк катгыян сөйли башлады:
– Коръән тотып ант итәм, Аллаһ исеме белән ант итәмен, минем гөнаһым юк. Үлемнән курыкмыйм, ләкин зиначы исеме белән дөньядан китәсем килми. Хатыннарың ялган сөйли!
Мостафа да ант итте:
– Валлаһи, гаебем юк Аллаһ каршында да, синең каршыңда да. Бу бала да гөнаһсыз.

– Йа Ходам! – дип үкерде әмир Тимер. – Сараемда ниләр кылына?! Әмерем шул! Мәликә бикә, сиңа сиксән таяк, Түкәл бикә, сиңа кырык таяк! Алыгыз!
Түкәл бикә һаман такмаклый иде:
– Әйттем, алай кылу гөнаһ, дидем.
Хатыннарны яраннар алып чыгып китте. Артта чырыйлап кычкырган авазлар ишетелә башлады, бикәләр җәза ала иде.
Әмир Тимер кырыслыгын югалткан, ул йомшак тавышлы кешегә
әверелгән иде.
– Газизем Гайшә бикәм, кичер мин карт тилене, кеше сүзе кеше үтертер, ди. Ярый әле шәех Исрафил хәзрәтләре килеп керде. Юкса, икегезнең дә башыгыз оча иде. Киңәшчемә чиксез рәхмәт. – Тимер Гайшә бикәне эчкәрегә чаклы озатты да кире борылды. – Йа Алла, дошманым шаһ Мансурдан җиңелгәндә, сараемда ниләр кылынган!
– Аллага шөкер! – диде Исрафил хәзрәт. – Фаҗига булмый калды.

1 Зәгъфран – сары төстәге буяу.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: