Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Туктамыш хан белән сугыш

Идел буендагы Кондырча җәйләве.
Карадәрвишнең тән сакчысы Олонсо, шул ук Мостафа, шул ук әмир Тимер янындагы киңәшчеләрнең берсе күргән-белгәннәре турында көндәлек язып бара иде. Ике дәһшәтле гаскәр Туктамыш хан белән әмир Тимер гаскәре Идел буенда Кондырча елгасы тирәсендәге яу кырында очрашачак иде.
Туктамыш ханның гаскәре бихисаптыр, Аксак Тимернең гаскәре дә бер офыктан икенчесенә сузылган иде.
– Изге ата Исрафил хәзрәт, бу яуга фатихаңны бир! – диде Тамерлан.
Исрафил хәзрәт билен бөгеп әйтте.
– Йөрәк кагып, тупырдап чапкан атлар, тоякларыннан ут чәчрәтеп
узышучы чаптарлар, таң атканда, Җиһад өчен яу чапкан аргамаклар, тузан белән капланган чабышкылар, дошман өеренең уртасына бәреп кергән юргалар исеме белән ант итәмен ки: бәндәләр, чыннан да, шөкерсезләр. Йа Илаһым, Тарагай нәселле әмир Тимер хәзрәтләренә җиңү китер, ул тугры колыңа ярдәм ит, зинһар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәлам бер уч туфрак алып, кяферләр гаскәренең өстенә орган
кеби, мин дә шулай гамәл кыламын. (Ул бер уч туфрак алып, һавага атты.) Дошманнарның күзе томалансын, хак мөселманнарның күзе ачылсын!
Әмир Тимер Исрафил хәзрәттән читтәрәк басып торучы Күгелташка әйтте:
– Аллаһка ышан, ләкин үзең дә тик ятма! Туктамыш хан көчле һәм
хәйләкәр. Аның гаскәре минекеннән күбрәк. Ул бу җирләрне дә миннән яхшырак белә. Ышанычлы кешеләрне җибәр, алар Туктамышның байрак йөртүчесен сатып алсын. Иң мөһим мизгелдә генә, безнең хәбәр буенча, ул байракны аска төшерсен!
Күгелташ:
– Баш өсте, тәкъсирем! – дип чаптырып китеп барды.
Быргы яуга чакыра. Яу бәрәбаннары дөңгерди. Сугыш-орыш тавышлары ишетелә башлады. Атлар кешни, уклар сызгыра, кешеләр акыра, йөз меңләгән тояк тавышлары ишетелә...
Сугыш башлануга көмеш төстәге сөңге башлары кызыл алмазга
әверелде, ягъни сөңгеләр канга буялды, зөмруд кылычларның йөзләре кызыл нар25 сутында юылды. Дошманнарның киселгән башлары укларның әче сызгыруы астында сикерә-сикерешә тояк асларына тәгәри иде. Аларның йөрәкләре кайнар канны комга түгеп бетерде. Туктамышның батырлары куәтле һөҗүм итеп, дошманның йөрәгенә курку салды. Тимер сугышчылары
артка борылып кача башлады.
Сугыш иртәдән алып, кичкә чаклы, төне буе, таң атканчыга чаклы дәвам итте. 

Әмир Тимернең бимазалы чыраенда шөбһә шәүләсе кабынды. Аның гаскәре чигенә. Тимер кул ишарәсе белән әмер бирде. Чүпрәкне таза дегеткә манып, ук башына урап, аңа ут төртеп, йөзләгән укчы һавага ут атты. Койрыклы йолдыз кеби янучы бу утлар Туктамыш байракчысына хәбәр иде.
Дошман артыннан куып баручы Туктамыш хан гаскәренең байрагы
кинәт юкка чыкты. Һөжүмчеләр атларын тыеп, бер урында бөтерелә, нишләргә белми аптырап калдылар. Ул арада качып баручылар атларын кинәт кирегә борып, арттан килүчеләр өстенә ябырылды. Туктамыш гаскәре камалышта иде. Уртада калганнарны тәмам турап бетерделәр.
Бөек җиңүнең хәбәре буларак, Тимернең байраклары мәетләр өстендә җилферди иде. Бераздан тузан болыты, төтен тарала төште, Бөек җиңүе белән әмир Тимерне котларга дип, кояш балкып килеп чыкты. Бичара Туктамыш калдык-постык гаскәрләре белән, яраланган эт кеби, көчкә качып котылды. Атының тояклары җир келәмен тиз-тиз үлчәп, офыкка кереп югалды.
Ай йөзле бихисап татар гүзәлләре, әйтерсең лә, аларны атаклы рәссамнар фирдәвестәй хур кызларыннан күчереп ясаганнар. Аларның барысын да әсир итеп, Тимернең яугирләренә өләшеп чыктылар. Төнге салкынча чатырларда ул гүзәлләр арыслан тырнагына эләккән җәйраннар кеби дәрт вә гайрәт тырнагында чәбәләнә иде.
Сугыш туктаганнан соң яу кыры офыктан офыккача мәетләр, ат
үләксәләре белән капланган иде. Каргалар, саесканнар, козгыннар Тимернең җиңүен бәйрәм итә.
Тереләр тын гына мәетләрне җирләп йөри.
Җиңүче Аксак Тимер үзенең яраннары белән җиһангир чатыры янында җыйналдылар. Аларның барысы да яу киеменнән. Алар арасында Исрафил да бар иде.
– Машалла, Барлас токымлы Тарагай углы әмир Тимер хәзрәтләре! – диде Исрафил. Сезләр җиңелмәс Туктамыш ханның умырткасын сындырдыңыз.
Тимер канәгатьлек белән әйтте:
– Динебезне бозучыларның барысын да шушы язмыш көтә, – диде.
Карадәрвиш:
– Котлыйм ихластан, зафәр26 килә сезгә баба Тукластан.
– Котлауларны тыңлап торырга вакыт тар, – диде ярсыган әмир Тимер.
– Яугирләрем! Бу җиңүне Аллаһы Тәгалә үзе күреп торды. Бу җиңү минем хакыйкать юлында булуыма дәлил. Дошманнарга сулыш алырга ирек юк! Без моннан туп-туры Бөек Болгар каласына сәфәр чыгабыз. Изге ата Исрафил хәзрәтләре, ач изге Коръәнне. Шул хәл итсен чабаргамы, чапмаскамы яу дененнән язган Габдулла хан өстенә?
Яу мотрибчылары йола аһәңнәрен яңгырата башлады. Карадәрвиш, акрынайтылган хәрәкәтләр белән салмак кына Коръәнне кулына алды, акрын гына ачты. Барысы да сихри мохиттә, тез өстендә иде.
Карадәрвиш көйләп укый башлады.
– Иннә-әлләзинә кәфәруу ләң тугнийя...
Барысы да рөкугъка басты.
– Яугирләрем, – диде җиңүче әмир. – Без Исламны эчтән бозарга маташучы Туктамыш хан илендәге монафыйкларны кырдык. Аллаһы сездән разый булсын! (Гаскәр җавабы ишетелде: амин!) Без сезгә Алтын Урданың казнасыннан алынган ганимәтне27 һәм үзегез үтергән дошманның үлҗә малын тигез итеп тараттык. Сез канәгатьме? Изге сугышта шәһит
киткәннәрнең тиешле малы гаиләләренә кайтарылсын! Сез яңадан-яңа җиңүләр яуларга әзерме? (Җавап: ра-ас!) Алга, Идел ярларына, динне бозучы, халык алдында көферлек кылучылар, шәригать кануннарын бозучыларны Аллаһы Тәгалә минем кылычым белән җәзалый. Бөек Болгарның монафыйкларын кылычтан узгарыгыз! Ганимәт, үлҗә малы үзегезгә булыр! Яуга-а!
Яуга чыгар алдыннан гаярь яугирләр икешәр кылыч тотып, шашып, сугыш йоласы биюен башладылар.
– Яугирләрем, алга! Изге сугышка-а! – дип акырды әмир.
– Аллаһу әкбәр! Әмиремә ярдәм ит! – диде Исрафил-Карадәрвиш.
Аксак Тимер шул сәфәреннән Бөек Болгар шәһәренә яуга чыкты. Тетрә, Болгар! Калтыра, Болгар! Синең өскә дәһшәтле гаскәр, кодрәтле яугир Аксак Тимер килә! Габдулла хан, син бөтен казнаңны, алтын-көмешеңне, малларыңны, хатыннарыңны, кызларыңны, колларыңны бирү бәрабәренә котылырга теләрсең, ләкин Аксак Тимер синең ул шартыңа күнмәс!
Чөнки аңа кан кирәк, дан кирәк, ул болгарларны кырып, казнаңны талап, кызларыңны бәйләп алып китәчәк. Бу әче тәкъдирне Ходам башкаларга күрсәтмәсен!
Бөтен гаскәр тәкбир әйтә башлады: Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр...
Дүрт тапкыр тәкбир әйткәч, әмир Тимер гаскәре һөҗүмгә китте.


Габдулла ханның үлеме

Бөек Болгар шәһәренең дошман явына каршы торырлык куәте бетте. Капкаларны җимереп, Тимернекеләр ургылып-ургылып, шәһәргә керә башлады. Кырылды халык, кырылды олылар, кырылды сабыйлар. Габдулла әмирне саклаучы каравыл да үлеп бетте.
– Ташпулатка кереп бикләник! – диде хаким.
Сарай агалары, хатын-кызлар, карт-коры, бала-чага белән хакимнең өч угылы һәм иң сөекле кызы Гайшә бәгим Ташпулатка таба йөгерде. Ләкин дошман җайдаклары ике як күчәдән атылып чыкты да качучыларның юлына аркылы төште. Алтын бәк ханзадә, Галим бәк ханзадә, Ташпулатка ун- унбиш атлам калганда, ике яктан килүче дошман гаскәре бергә кушылды да ханзадәләр халыктан аерылып калды. Аталары Габдулла түрә, аның
кызы Гайшә бәгим вә бер кавым сарай халкы Ташпулатка кереп, капканы бастырып бикләргә өлгерделәр.
Әсир төшкән ике ханзадәне йөгертеп куа-куа, әмир Тимер янына алып киттеләр.
Әмир Тимер Габдулла хакимнең тәхетенә менеп, багъдаш корып28 утыра иде, аның каршысында Болгар иленең бөтен галимнәре, сәетләре, бәкләре, мирзалары басып тора. Ханзадәләрне китергән нөкәрләр әйтте:
– Менә, падишаһ, Габдулланың балалары! – дип, әмир алдына егылдылар.

 – Габдулла түрә кайда? – диде Тимер сабыр гына.
– Габдулла түрә бер кызы, бер төркем якыннары белән Ташпулатта! – диде субаш.
– Алып килегез! – диде әмир.
– Ташпулатны тарамсыз-дөмберсез ватып булмас. Ишекләре ике кат имәннән, – диде субаш.
– Әзерләгез! – диде Тимер.
– Баш өсте! – диде субаш.
Субаш вә нөкәрләр әмирнең әмерен үтәргә чыгып йөгерде.
Әмир Тимер бик тә арган иде, ахрысы, ул ян кесәсеннән тәсбих чыгарды да ашыкмыйча гына «лә илаһе илләллаһы» дип, соңра авыз эченнән генә мыгырдап, берәм-берәм дисбе тарта башлады. Болгар зыялылары дәшмичә генә аның тәсбих тартканын карарга дучар иде. Һәр төймә тарткан саен хаким Тимер, башын бормыйча гына, күзенең агы белән берәр галимгә карап-карап ала. Гүя ул: «Бусы синең баш, бусысы синеке», – ди иде.
Голәмә көтә. Алга табан нинди әмер бирер Аксак Тимер?
Яу якынлашканын белгәч тә, Габдулла түрә илчеләр юллады. Алар, ягъни илчеләр, шәһәргә һөҗүм иттермәскә, сугышны булдырмаска дигән бөек бер теләк белән олы бүләкләр алып, әмир Тимер хозурына киттеләр. Тимер аларның теләген ишетмәде дә шикелле, бөтен илчеләрне суйдырып, берсен генә кире җибәрде: күргәннәрен түкми-чәчми кайтып сөйләсен, янәсе; сугыш булачак һәм хәтәр сугыш булачак, дигән сүз иде бу. Чыннан да сугыш хәтәр булды. Болгарлар җан ачуы белән орышты. Ике як та галәмәт
күп кырылды. Болгарлар көннән-көн әзәя барып, гаскәрләре бөтенләй хәлсезләнде. Тимер явы шәһәргә ургылды...
Әмир Тимер һаман дисбе тарта. Болгарлар әмир кулындагы дисбене күзәтә. Һәр дисбе ташы – бер галим башы. Моны болгарлар яхшы аңлады.
Галим-голәмәнең дөрес уйлаганын әмир үзе раслады.
– Минем кинаямне сез бик яхшы аңладыгыз, күрәм! Дисбедә ничә таш булса, шул кадәрлегезнең башын мәйданда чаптырам!
Тәсбих төймәләренең саф алтыннан икәнлеге ерактан ук күренеп тора иде. Алтын дисбеләр тәрәзәдән төшкән Кояш яктысында тонык кына елкылдый. Күрәсең, алтын бөртекләре күптән түгел генә ясалган. Бәлки, ул тәсбих Туктамыш ханныкыдыр? Әлбәттә, Сарай Бәркәдән алынган ганимәт тәсбих икәнлеге көн кебек ачык. Мондый тәсбих бары тик Туктамыш ханда гына иде. Талап алынган тәсбих белән Аллаһы Тәгаләгә иман китерү – башка сыймый торган бер имәнгеч күренеш. Шул күренешнең шаһиты
булып, Болгарның акыл ияләре тын гына басып тора. Бәс, хәзер бу хакимгә ялварсаң да, баш орсаң да, буй сындырсаң да, мәмләкәтнең бөтен казнасын вәгъдә итсәң дә, котылу булмаячак. Бер алтын таш – бер галим башы. Утыз өч башны бармак белән тартып куйгач, әмирнең бармаклары тәсбих анасына төртелде. Тәсбихнең бисмилла ташлары да, мулласы да асылташлардан
эшләнгән иде, менә хакимнең баш бармагы шул асылташларга ук барып җитте.
– Туксан тугыз! – диде хаким.
Хакимнең уң кулында торучы карачы бәк Күгелташ барысын да аңлады: туксан тугыз галимнең башы чабылырга тиеш икән. Ләкин әсирләр Алтын бәк белән Галим бәк сабыйларны да кушкач тәсбих төймәләреннән сигезе артык булып чыкты. Әмир тәсбихен кискен әйләндереп җибәрде, алтын бөртекләр тонык шалтырап, хакимнең беләгенә уралды. Галимнәр эчтән генә бу хәрәкәтне бик дөрес юрадылар: хаким Тимер «төймә санынча баш кистерәм», – дип әйтүеннән үзе үк канәгать түгел иде. Чөнки әсир төшкән бичара ил агаларының бер өлеше Ташпулатта, күбрәк өлеше монда. Әгәр дә Тимер үз сүзендә торса, туксан тугыз гына баш тәгәрәячәк.
Тәхет каршында йөз дә җиде баш. Сигезе исән калачак. Менә нәрсә өчен үрсәләнә иде Тимер.
Яу башы тәсбихен кире сүтте дә кесәсенә салырга теләде: шулчак
тәхетнең уң ягындагы Күгелташ сак ишарә белән әмир Тимергә эндәште:
– Солтаным, – диде ул, – тәсбихеңда әле тагын сигез таш бар.
Әмир Тимер, гаҗәпсенеп, киңәшчесенә күтәрелеп карады, колының
күзендә ул дәһшәтле елмаю күреп, тәсбихенә күз төшереп алды. Хөкемдарның ирен читендә усал елмаю барлыкка килде: чыннан да бисмилла ташлары белән мулладагы энҗеләр нәкъ сигез данә икән бит.
– Барысын да мәйданга чыгарыгыз! Берсенең дә башы калмасын! – диде хаким.
Болгарлар арасыннан ризасызлык дулкыны йөгереп узды.
– Вәгъдә дөрес! – диде Тимер. – Карагыз, тәсбихемдә туксан тугыз
алтын төймә, ике бисмилла анасы бар – буламы йөз дә бер. Мулла төенендәге алты данә энҗене дә өстәсәк... – Ул зәһәр елмаеп куйды. – Санап чык, Күгелташ, күктән йолдыз чүпләүчеләр ничәү? Күгелташ кычкырып, әсирләрне санарга тотынды һәм бераздан тантаналы сурәттә:
– Йөз дә җиде, солтаным! – дип кычкырды.
Карар катгый иде, ул карарны һичкем йомшарта алмаячак, һичкем кире кайтара алмаячак иде, хәтта Алла да үз колларын бу суештан коткара алмас иде, тьфу-тьфу, тәүбә, әстәгъфирулла! Әсир болгарлар ике сабый ханзадәне уртага алды. Ни өчен алай эшләделәр бу аксакаллар? Кыргый җәнлекләр көтүе, пошилар, филләр үз бозауларын, балаларын куркыныч килгәндә, көтү уртасына алып, яшь буынны саклыйлар. Бәлки, ата-бабадан калган нәсел саклау теләге шулай эшләргә кушкандыр? Ихтимал. Ләкин бу аң белән эшләнгән гамәл түгел иде. Алай итеп кенә җанбаз29 хаким Тимердән котылып булмаячагын һәркем белә иде. Әсирләр арасындагы бу хәрәкәт Тимернең очлы күзеннән читтә калмады; ул йомшара төшкәндәй:
– Тезләнегез! – диде.
Болгар ирләре тезләнмәде. Әмирнең әмере куык кебек шартлады.
Мәшрикътәге ничә ханны, тау солтаннарын тез чүктергән, Алтын
тәхет ханнарын пыран-заран китергән әмир Тимернең моңарчы үзенә буйсынудан баш тарткан әсирләрне күргәне булмады. Икенче тапкыр әмерен кабатласа да, болгарлар тезләнү түгел, селкенеп тә карамадылар. Алар белә, тезләнсәң дә, тезләнмәсәң дә, башлар очачак. Өченче боерык та нәтиҗәсез калды.
Тимер тәсбихен әсирләр ягына таба селкетеп куйды. Авыр-авыр дисбеләр бер-беренә бәрелеп шылтырады. Шул ишарәне генә көтеп торган сакчылар әсирләр өстенә ябырылды. «Эһ» иткәнче бичара галимнәрнең, ике ханзадәнең кулларын артка каерып бәйләделәр дә Хансарайдан тышка алып чыгып киттеләр.


Шәһәрдәге исән калган болгар картларын, бала-чага, хатын-кызларны мәйданга куып китерделәр. Хансарай капкасы янындагы мәрмәр тәхеттә җиңүче Тимер әмир утырып тора; як-якларына төмәнбиләр, алардан соң йөзбашлар, унбашлар, гаскәр баскан. Баш чабу җәзасын башкару өчен, ян-ягын иллешәр адымга җиткереп, үгез тиресе җәелде, тире җәймә
уртасына түмәр тәгәрәтеп керттеләр. Җәллад, айбалта тотып, бүкән янына килде дә дога укыды. Быргы уйнатып, бәрәбан какканнан соң, һәр әсир бүкән янына килеп тезләнергә, башын бер як чигәсе белән бүкәнгә куярга тиеш иде. Беренче корбанны алып килделәр. Бу – Аксәет баба иде. Ак сакаллы ил бабасы тезләнергә теләмәде. Куллары баглы булса да, ул ачу белән ян-яктагы сакчыларның берсен иңбашы белән этеп җибәрде. Баштанаяк коралланган мәлгунь көтелмәгән көчле этүдән бөтенләй
тәкмәрләп үк китте. Аксәет баба аның ничек егылганын карап тормады, җәһәт кенә икенче сакчының күкрәгенә башы белән орды, монысы җәллад кулындагы балта йөзенә калак сөяге белән барып төште дә сыны катып, җиргә ауды. Куллары бәйле әсир болгарлар Аксәеткә ярдәмгә омтылып карады, ләкин тоткыннарның һәрберсенә икешәр-өчәр батыр куелган иде, алар урыннарыннан да кузгала алмадылар. Әсирләр Аксәет бабаның бу
батырлыгын хуплап:
– Һай, Аксәет баба! – дип, беравыздан кычкырышырга тотындылар. Ул арада җәллад сакчы мәетеннән балтасын тартып алды да Аксәет бабаның башына чапмакчы булды. Аксәет баба башын борып өлгерде, балта аның иңбашына батып керде. Аксәет бабага каян килгән андый гайрәт: ул аягы белән җәлладның нечкә җиренә типте, җәллад куш учы белән касыгын тотып ауды. Аксәет баба исә балтасы-ние белән һаман аяк өсте кала бирде.
Әмир Тимернең җен ачуы чыкты. Болгар тезләнәчәк түгел икән. Һәрбер карт белән, һәр галим белән болай маташсаң, йөз дә җиде баш чабу өчен бер көн түгел, җиде көн, җиде төн дә җитмәячәк. Күзенең агы белән генә әмир Күгелташка бакты. Бусы аңлады һәм ике яугиргә ымлады: әле һаман ни үле, ни тере Аксәет баба янына ике яугир йөгереп килде дә, берсе арттан, калак сөяге астыннан озын хәнҗәр белән Аксәет бабаның йөрәгенә кадады. Икенчесе иңгә кереп баткан балтаны каерып алды. Егылганда, Аксәет бабаның башы түмәргә бәрелде. Ул арада җәллад та аякланды.
Тимер бөтен бәлане шул җәлладтан күрә иде:
– Кәкре кул! Тибү генә түгел, синең ул җиреңне кисеп, этләргә ташлыйсы бар! – дип сукранып алды.
Күгелташ субашны чакырып:
– Тиз! Йөз дә алты кеше асарлык дарагач эшләт! Сиңа биш карыш30 вакыт! – диде.
Субаш каядыр чабып китеп барды. Күгелташ йөгереп диярлек тәхет янына килде:
– Әмирем! – диде ул. – Күләгә биш карыш озайганда, дар әзер булыр! Аңарчы тамаша карап алырга кирәк булыр... Ташпулатны яндырырга әмерең бир!
Аксак Тимергә бу киңәш ошады. Күгелташ боеруы белән меңләгән
гаскәр Ташпулат янына бүрәнә, салам, коры-сары, сумала ташый
башлады.
Шулчак Ташпулат манарасында бер гәүдә күренде. Кемдер:
– Габдулла түрә! – диде.
Шул мизгелдә әллә нинди могҗиза сыман бер нәрсә булып алды. Ни булганын баштарак әмир Тимер үзе дә аңламыйчарак торды. Менә куллары бәйле галимнәр, ханзадәләр, бәкләр, мирзалар тезгә төшеп, манарадагы Габдулла әмиргә карап, башларын җиргә ордылар. Аксак Тимернең башына кайнар кан дулкыны китереп бәрде. Аның зиһененнән: «Кем соң монда хаким? Җиңүче, дәһшәтле Тимерме? Әллә яшен яшәгән, җиңелгән әмир Габдулламы? – дигән көнчел бер усал уй йөгереп узды. Нәрсәсеннән көнләште соң ул Габдулла түрәнең? Мәгърурлыгыннанмы? Менә шушы богаулы
галим-голәмәне дә ул тез чүкмәгәне, баш ормаганы, буйсындырмаганы өчен җәзалый түгелме соң?»
– Болгарларым, балаларым! – дип кычкырды Габдулла түрә.
Сәҗдәгә егылганнар баш калкытты, ләкин алар тезләрендә кала бирделәр.
Ул арада Ташпулат яртылаш агач, коры-сары белән күмелгән иде.
Имән капкаларны бүрәнә белән, дөмбе-тарам белән ватып була югыйсә. Диварларга яртылаш өелгән бүрәнәләр өстеннән Ташпулат түбәсенә менеп, түбәдән эчкә узып та була. Тимер түрә гаскәре өчен бер ташпулатны алу йомырканы чиертеп вату белән бер инде ул. Юк шул, әмир Тимернең җан белән уйныйсы килә. Аңа канлы тамаша кирәк.
– Мөселманнар! – дигән тавыш ишетелде манарадан. – Миңа рәнҗү тотмагыз! Мин җанбаз Тимердән шәфкать сорый алмыймын! Чөнки минем мәрмәр тәхетемдә тәһарәтсез килмешәк, аксак кәҗә тәкәсе Тимер җан утыра, мин ни генә кылсам да, ул барыбер Болгарны җир белән тигезләячәк. Күпме калалар шуңа дучар булды. Рәхим-шәфкать сорасалар да, харап булдылар. Шәһәрләребез җимерелер. Әмма рухыбыз сынмасын дип, Аллаһы Тәгаләгә ялварам. Мөселманнар, басып керүче яугирләр! Сезгә эндәшәмен ки! Мөселман мөселманны суя икән, димәк, кайсыдыр якның берсе чын мөселман түгел. Әлхәмдүлиллаһи, без үзебез мөэмин мөселманбыз һәм мөселман булып, шәһит китәбез!
Тимер әмир Күгелташка күз ташлады. Бу караш: үрт сал, дигәнне аңлата иде. Ташпулатның дүрт ягына дүрт җирдән берьюлы ут төрттеләр.
– Балаларым, бәхил булыгыз! Аксак Тимергә ләгънәт! Нәләт! – дип
кычкырды Габдулла түрә. – Тиме-ер! Җаның тимер, малың тимер, вөҗданың тимер, бу явызлыкларың өчен син озакламый кәкрәеп, тартышып үләчәксең!
Ташпулатны ялкын, төтен каплады, мәйдандагы болгарлар янә сәҗдәгә егылды. Габдулла түрә гаиләсенең тереләй янып үлгәнен күрмәс өчен шулай җиргә капланды халык.
Ни гаҗәп, Аксак Тимер үзе дә янгынга бер генә мәртәбә дә күтәрелеп карамады. Берни дә булмагандай, тәсбих тарта бирде. Карашы һәр алтын дисбене җентекләп тикшерә, әйтерсең, бу тәсбихне ул беренче тапкыр күрә иде.
Ялкын кешеләрне читкә куды. Эсседән качып, бәндәләр, яугирләр мәйданның икенче ягына чыкты.

Күгелташ бүрәнәләр янып беткәнче янгыннан күзен алмады.
– Юк, солтаным, – диде ул. – Берәү дә дивар өстендә күренмәде. Берәү дә капканы ачмады.
– Җаннары җәннәттә булсын, – диде әмир. – Амин!
Аның тавышы калтыранган кебек тоелды Күгелташка. Гадәттә күңеле тулып, елап җибәрергә әзер торган кешенең тавышы шулай чак калтырап чыга торган була. Күгелташның ни гомерләр бергә яшәп, никадәр юллар йөреп, җиде икълимнең бишесен әйләнгән якын киңәшчесе, табындашы, яудашы булып та әмиренең тавышы калтыранганын, күзенә яшь килгәнен күрмәде. Әнә шулай каты бәгырьле булганы өчен дә ул аны сөя, хөрмәт итә, аның алдында кан калтырап тора. Күгелташ ихтыярсыздан тәхет ягына борылды. Аксак Тимернең бер күзендә мөлдерәмә тулып, бер яшь бөртеге эленеп тора иде. Керфекләр йомылса, ул яшь бөртеге һичшиксез
тәгәрәп төшәчәк. Ул яшьне бүтәннәр күрмәсә дә, Күгелташ күрәчәк. Кырыс хуҗаның елаганын күрү – ул зур җинаять. Күгелташ сихерләнгән кебек, якты дөньяга чыгып та, тама алмый гаҗиз булган әлеге күз яше бөртегенә карап каткан. Тимер әмирнең бугаз төере бер өскә менеп, бер аска төште. Рәхимсез җанбаз әмир Тимер әнә шулай әче төер йотты. Нәрсә булды соң бу Күгелташка? Елан авызына карап, ихтыярсыз калган бакадай, ул һаман
кымшанмыйча басып тора. Шулчак Тимер уянып киткәндәй булды, ялгыш, ирексездән керфекләрен кагып алды һәм ятим күз яше кара янган тутлы бит буйлап, тузанны, керне юып, үзенә юл салды да җирән сакал арасына кереп югалды. Күгелташка: «Туктат янгынны, сүндер!» – дип әйтәсе килде аның. Тик әйтергә өлгермәде (әйтергә тиеш түгеллеген аңладымы, әллә
соң икәнен чамаладымы), коры наратлар, кипкән салам, сыек сумала гөлт итеп берьюлы кабынып китте.
«Ни өчен ул елап утыра соң әле? Күпме җаннарны кыйган сугышчы Тимер, берсеннән-берсе вәхширәк вакыйгаларны үз күзе белән күргән Тимер менә хәзер җебеп утыра. Болгар каласы бай иде; осталары нинди генә сарайлар, манаралар төземәгән дә, галимнәре нинди генә фәннәр өйрәнмәгән, шагыйрьләре нинди генә кыйссалар язмаган, кара халкы иген иккән, тук-көр яшәгән, яугирләре Сүбәдәйнең борынын канаткан. Батыр халыкның даны бөтен җиһанга таралган. Нигә кирәк булды соң аңа бу янгын?»
– Тезләнергә теләмәделәр, – диде ул башкаларга ишетерлек итеп,– Габдулла мәетенә сәҗдә итә халык. Миңа артларын туңкайтып, Габдулланың көленә, туфрагына баш оралар. Гарьлек бит, Илаһым! Йә, ни була инде күңел өчен бер генә шәфкать сорасалар, баш орсалар була иде бит инде. Мәгърурлар, имеш!
Бер бөртек күз яше сакал арасындагы кер-тузанга тиз сеңде.
Аһ, Күгелташ, бу мизгелдә юкка карадың син тәхет ягына. Аһ, юкка
карадың! Күгелташның ялгыз яшь бөртеген күреп алганын аксак Тимер шундук аңлады. 

– Дарлар кайда-а? – дип акырды хаким.
Күгелташ хатасын аңлаган иде инде, әмма соң булды шул, әмир Тимер үзен белештермичә тәхетеннән сикереп төште дә, ике атлап, бер титаклап, Күгелташ янына атылып килеп җитте.
– Дарлар кайда-а? – дип кабатлады ул, ярсып.
Күгелташ ишелеп төшәрдәй булып каушаган иде, ни әйтергә дә белмичә ул:
– Да-ар...ла-ар... – диде, ләкин сүзен тәмамлап бетерә алмады, Аксак Тимер сәламәт аягы белән эченә китереп типкәч, бөгелеп төште. Күгелташ авып калды, Аксак Тимер тыйтак-тыйтак атлап килде дә Болгар иленең сәҗдәгә киткән акыл ияләрен кылычы белән тураклый башлады. Каян килгән аңа шундый җегәр? Аның җене чыккан иде, әнә шул җен аңа ярдәм итеп йөри бугай: кылыч муен сөякләрен сизми дә, селтәнгән саен бер баш гәүдәдән җиңел генә аерыла бара.
Бөтен гаскәр, мәйданга җыелган барлык халык Аксак Тимернең җенләнеп, кылыч айкаганын берсүзсез, тораташ калып карап тора. Тавыш-тын юк, хуплау да, каргыш та – бер аваз да ишетелми. Бары тик җен куәте илә әмир Тимернең кылыч белән кизәнгәне, чапканда «кых-һек! кых-һек!» дип үзенә куәт биргәнлеге генә ишетелеп китә.
Күгелташ сыны катып, тыны киселеп ятканнан соң, әкренләп хәл алды да:
– Дарлар-ар! – дип кычкырды.
Мәйданга бер-бер артлы дар агачлары китереп бастырдылар.
Тимер әмир бертуктамыйча алгы рәттәге әсирләрнең башларын кисеп бетерде. Шулчак әмирнең карашы балтасын бүкәнгә чабып, балта сабына таянып торучы җәлладка төште. Күз йомган арада булып алды бу хәл, моны берәү дә искәрмәде. Аксак Тимер кеше күрмәс тизлек белән кылычын изәп җибәрде. Җәлладның башы бүкәнгә дыңкылдап барып төште. Гәүдә аягөсте калды. Тимер алдына-артына карамыйча, Хансарайга таба китте.
Аны карачылар, меңбашлар чолгап алды.
Җәлладның башсыз калган гәүдәсе исә берара берни дә булмагандай, төз генә басып торды. Уң кулы белән балта сабын чытырдатып кыскан, башсыз муеннан кан сиптерә. Кинәт кенә кул балтаны бүкәннән каерып алды да башсыз гәүдә әйләнчек сарык сыман бөтерелә башлады. Бөтерелү шулкадәр куәтле, дәһшәтле иде ки, балта очып китсә, кимендә биш-алты кешене
үтерәчәк иде. Мәйдан халкы гыйфриттән качкандай, як-якка чәчелде. Бары тик богаулы әсирләр генә урыннарыннан кузгалмады.
Аксак Тимер үз иярченнәре белән Хансарайга кереп җитмәгән иде
әле, курку тавышларына, чыр-чуга борылып караса, мәйдан бушап калган. Күпме куркыныч, күпме үлем күргән сугышчылар да, шәһәр халкы да юк. Сакчылар да күренми. Күгелташ та каядыр китеп югалган. Мәйдан уртасында бары тик бөтерчектәй җәллад гәүдәсе генә әйләнә. Хәтәр күренеш иде бу. Әмир, ни әйтергә белмичә, аптырап басып торды. Якыннары да, сихерләнгән кебек, хәрәкәтсез иде.
Җәллад гәүдәсе бөтерелеп, мәйданнан тәхет ягына таба килә башлады. Юлында тәхет очрамаса, ул, һичшиксез, туп-туры Хансарайга таба киткән булыр иде. Әмирнең якыннары, түрәләрен саклыйсы урында, йөгереп, Хансарайга кереп посты. Аксак Тимер берүзе Хансарай ишеге төбендә басып калды.
Башсыз гәүдә кулындагы балта, күз иярмәстәй тизлек белән ычкынып, Ханмәчеткә таба очты. Балта Кояш нурларында Аксак Тимернең күз явын алып балкыды, әмир бераз сукраеп торды. Ул да булмады, нидер шартлап сынды, тимер-томыр тавышы, дөпелдәгән авазлар мәйданны тутырды. Кемдер «аһ» итте, «әстәгъфирулла», «Аллам сакласын» кебек курку сүзләре ишетелде. Әмир күзен йомгалап, угалап алды, күзе күрә
башлаганда, башсыз гәүдә ишелеп төшкән, кан тибеше кимегән иде. Ханмәчетнең манара очындагы алтын ае гына очып төшкән. Яугирләр алтын айны күтәреп, Хансарайга таба килә иде.


Җәллад гәүдәсе тартышудан туктап бетмәгән иде әле, әллә каян Күгелташ килеп чыкты. Дарчылар җәза мәйданы әзерли башлады.
Аксак Тимер уйга калды.
Берәм-берәм Хансарайга кереп качкан сарай ирләре дә чыга башлады.
Ике яугир алтын айны Аксак Тимер аягы астына салды.
– Күтәрегез! – диде әмир.
Яугирләр аны күтәрде. Аксак Тимер игътибар белән айны караганнан соң, үзалдына:
– Нинди куәт! – диде.
Нәрсә турында әйтте ул, берәү дә аңламады. Башы киселгән җәллад кулыннан ычкынган балтаның алтын айны кыеп төшүенә сокланып әйттеме ул, әллә Болгарның каладагы иң шөһрәтле, бай мәчетенә сум алтыннан эшләнгән ай куйдырырлык куәтле дәүләт булуына ишарә иттеме әмир? Һәм үзе эчтән генә уйлап куйды: «Тикмәгә генә түгел бу хикмәт. Үлгән кешенең мәчет башындагы айны кыеп төшерүе – бер-бер яман хәбәр булмагае. Алыргамы бу алтын айны, алмаскамы?»
Менә нәрсә уйландыра иде Аксак Тимерне. Ниһаять, ул яугирләргә:
– Казначыма илтегез! – диде.
Алтын айны күтәреп, яугирләр сарайга кереп китте. Мәйданның чиреге дип әйтерлек оешкан кан белән капланган иде. Киселгән башлар, башсыз гәүдәләр янында кигәвен, чебен, карга, чыпчык мәш килә.
Күгелташның каударлануы нәтиҗәсез калмады. Мәйданның коры
урынында йөзләп кеше асарлык дарагачлар әзерләнеп бетте.
Аксак Тимернең кеше асу тамашасында катнашасы килми иде инде. Булды, җитте! Тәэсирләр шактый куәтле булды ки! Ул Хансарайга таба борылган иде, кемдер:
– Ай Алла! Әстәгъфирулла! – диде.
Курку катыш аптыраулы тавышлар ишетеп, хаким кинәт артка борылды һәм күрде – мәйдан халкының күз карашы янып, каралып беткән Ташпулат ягына юнәлгән иде. Ул үз күзләренә үзе ышанмады. Күптән түгел генә Габдулла әмир басып торган манара башында затлы күлмәк, калфак кигән бер кыз бала басып тора иде.
– Габдулла әмирнең иң сөекле кызы Гайшә бәгим! – диде Күгелташ.
Аксак Тимер баягы маҗараларны, куркуларны вә Күгелташка булган зәһәр ачуын да онытты. Аны ике нәрсә сихерләгән иде: «Ничек бу нәфис, яшь кыз янмый калган?» Җиде икълимнең бишесен аркылыга-буйга кичкән, дөньяның иң гүзәл хатыннарын татыган, хатын-кызга булган сихерле тартылуларның серенә төшенгән, һәр тар-мар ителгән илнең иң гүзәл бикәчләрен үз хәрамына тутырган Тимер әмир чынлап та хәйран калган
иде. Юк икән лә, Ходаем, могҗизалар әле бетмәгән, серләр әле ачылып җитмәгән икән!
– Сөйләш! – диде ул Күгелташка.
– Ләббәй, солтаным! – диде дә Күгелташ кыз ягына авызын сузып, ике учыннан быргы ясап кычкырды:
– Әмир Габдулла кызы Гайшә бәгим! Әмир-солтан Тимер сине үз хозурына чакыра, бире төш!
– Әмир-солтан Тимер! – дигән тавыш ишетелде югарыдан. – Бән сәнең хозурыңа төшәрмен... Әмма бәнем шартым бар.
– Әйтсен! – диде Аксак Тимер.
Кызның гүзәллеге, серлелеге әмирне бер әсир итсә, кыюлыгы, тавышының матурлыгы аны кабат әсәрләндерде.
– Мәйданда, – диде Гайшә бәгим, – сәнең аяк астында бәнем ике ир туганым, шаһзадәләр – Алтын бәк белән Галим бәк – богауда газап чигә. Аларның башын исән калдырып, күзем алдында еракка озатсаң, бән сәнең хозурыңа төшәрмен. Янә дә бәнем белән сау-сәламәт калган төпчек энем Сөен бәк бар. Вә дәхи аны да исән кылсаң...
– Ни кушса, шуны башкар! – диде әмир.
Күгелташ, баягы хатасын юарга тырышып, җәһәннәмгә төшәргә дә
разый булып, әмерне үтәргә атылды.
Иң көр, иң җитез чабышкыйларны алып килделәр, аннары Алтын бәк белән Галим бәкнең бауларын чишеп, ияргә менгезделәр.
– Алтын айны китерегез! – дип боерды Тимер әмир.
Аның ни теләгәнен аңламыйча, якыннары бер-беренә карашып алдылар.
– Тастаракайлар! – дип кычкырды әмир. – Алтын айны хуҗаларына багышлаңыз.
Яугирләр Хансарайга кереп, казначыдан алтын айны алып чыктылар.
– Ияренә бәйләңез! – диде түрә. – Өч көнлек әүкат, тулымнарына су коеңыз!
Ниһаять, бар да әзер булды. Манарадагы кыз түбәндә ни-нәмә
эшләгәнне дикъкать белән багып торды. Аксак Тимер, бар дөньясын онытып, Гайшә бәгимне күзли иде. Хәзер ул кыз: «Әмир Тимер, җәмгы тоткыннарны да азат кыйл! Ярты дәүләтеңне бәңа багышлаң!» – дисә дә, разый булыр иде.
– Урманга кадәр алар үзләре генә китсен! – диде Гайшә бәгим.
Авызлыкларын чәйнәп, биеп торучы атларның тезгеннәрен ычкын-
дырдылар. Мәйдандагылар, аерылып, җайдакларга юл сапты. Алтын бәк белән Галим бәк атларны тыя төшеп:
– Гайшә апакай! Хушың, бәхил бул! – дип кычкырдылар да тезгеннәрен бушаттылар һәм ярсу атлар ике ханзадәне алып, мәйданнан урамга, урамнан кырга ыргылды.
Чыннан да сабыйларны куа чыгучы күренмәде, урман аларны үз кочагына алгач кына, Гайшә бәгим манарадан юк булды.
– Тиз! – диде Тимер.
Берничә яугир Ташпулатка ыргылды, янып бетә алмаган имән капкаларны корыклар белән аралап, юл сабып, эчкә уздылар... Юкка хафаланган Аксак Тимер, кыз качмаган да, үзенә-үзе кул да салмаган икән. Яугирләр кергәндә, ул итәгендәге энесен кочагына кыскан килеш, сандык өстендә утыра иде. Әмирнең борынына кайнар көл, кисәү, көйгән май исе килеп бәрелде. Мунча ташыдай кызган диварлардан гыртлак-үпкәләр пешәрлек кайнар һава бөркелә иде. Һәм ни гаҗәп, Гайшә бәгимнең өс-башында ник
бер тузан бөртеге, ник көл-корым булсын! Бу кыз изгедер, шуңа күрә янмагандыр дип, шиккә калган иде Аксак Тимер. Яугирләр Ташпулатка кергәч кенә, хәлне аңладылар. Пулат эчендә уртада, тәрәзәсез, бер генә ишекле калын диварлы яшерен бүлмә бар икән, шул бүлмәнең идән астында бер- ике кеше сыярлык кына куыш ясалган. Әнә шул куышка Габдулла әмир төпчек угылы белән иң сөекле кызын кертеп, үзе якыннары белән янып
үлгән булып чыкты.
Кызны Хансарайга озаттылар.
Аксак Тимер көндезге яу, кырылыш һәм дәһшәтле вакыйгалардан соң, мунча кереп, эчке бүлмәгә үтте. Күп тә узмады, аның янына Гайшә бәгимне китерделәр. Яу артыннан, арттагы тирмәләрдә йөрүче кәнизәкләре Гайшә бәгимне юындырып, тәмле ислемай, гатырша вә дәхи җофар мае белән уып, судай уйнап торган чин ефәгенә урап, түрә янына иңдерделәр. Кызны калдырып, кәнизәкләр тавыш-тынсыз гына юк булды. Әмир ефәк төргәккә
бакты. Кыз йөрәгенең тибешенә ефәк җылкылдап куя, кыз сулышыннан агымсудай дулкынлана иде.
– Курыкма! – диде җиңүче. – Энеңә һични булмас. Ул да синең белән Сәмәркандка барыр.
Гайшә бәгим эндәшмәде. Ул кара тәкъдиренә ихтыяри буйсынган,
җиңүче түрә ни кылса, шуңа разый булган кыяфәттә иде. Үзе өчен
ул инде битараф. Алтын бәк белән Галим бәкнең Казан елгасы ягына китүләре, Сөен бәкнең дә исән калуы аның өчен иң сөенечлесе иде. Язмыш ни әйтер бит әле, Алла кушса, бәлки, күрешергә дә насыйп булыр. Амин берүк!
Иртән таң беленер-беленмәстә Аксак Тимер бөтен явын күтәреп,
хәрабәләргә әверелгән Бөек Болгардан качып киткәндәй ашыгып
китте. Үзе җимергән калалардан ул канәгать китә иде. Ни сәбәп? Ул Болгардагы бу бөек җиңүенә сөенмәде. Шом басты аның куркусыз күңелен. Аксәет бабаның үлем шаукымыннан курыкмавы да, башы кисек җәлладның балта тотып аңа килүе дә, Габдулла әмирнең каргышы да, янмый калган сылу кыз да аны нык әсәрләндергән, күңел түренә шом салган иде.
Аксак Тимер явы артыннан күтәрелгән тузан ярты күкне каплады. Болгар каласының анда-санда исән калган манаралары, көл, мәет, кисәү арасында шашып йөрүче бер өер бәндәләрнең каргыш авазлары озак көннәр, озак еллар аның колагында яңгырар әле...
Болгарлар соңгы сулышларына чаклы каты орыштылар, ләкин көчләр тигез түгел иде шул. Аксак Тимер гаскәре Болгарны тар-мар китереп, Габдулла ханны якыннары белән утта яндырып, казнаны талап, исән калганнар белән бергә хан кызы Гайшә тутайны да алып, ватанына кайтып китте.

25 Нар – гранат җимеше, нар суты – нар җимешенең суты.

26 Зафәр – җиңү.

27 Ганимәт – сугышта җиңгән якка тиешле байлык; трофей.
28 Багъдаш корып – ике аякны чалыштырып утыру.

29 Җанбаз – тарттырылган бауда йөрүче акробат, җан кыючы.

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: