Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Шаһзадә бикәч Сөрәянең хәле

Яу сәфәреннән кайтыш.
Бөек җиңүче әмир Тимер бөек тантана белән башкалага якыная бара.
Барча халык җиңүчеләрне каршы алырга чыккан. Бәйрәм. Җырлыйлар, бииләр. Урамның бер ягыннан икенчесенә тарттырылган арканнарда җанбазлар осталыкларын күрсәтә.
Адым саен куй кыздырыла, адым саен казаннарда пылау әзерләнә.
Атка атланган әмир Тимер шәһәр капкасына якынлашканда, аваз
яңгырады.
– Машалла, Тимер бәк! Машалла, яугирләр!
Бәйрәм ыгы-зыгысыннан соң, үлҗә, ганимәт малын яугирләр арасында бүлешкәннән соң, тыныч тормыш башланды. Әсирә Сөрәя бикәч тә игътибарсыз калмады. Яугир Тамерлан өчен иң олы җиңү – шаһиншаһның кызы Сөрәяне җиңү иде.
Ханәкәдә кайгыга баткан шаһиншаһ Әлмансурның сөекле кызы шаһзадә бикәч Сөрәя утыра. Аның янында ахирәтләре бөтерелә.
Беренче ахирәт әйтте:
– Сөрәя тутай бикәч! Ник син шулай һаман кайгылы, һаман моңлы? – диде.
Икенче ахирәт тә сүзгә катнашып китте.
– Ник син шулай озак хәсрәт йотасың? – диде.
– Тирә-якта нинди гүзәллек! – диде беренче ахирәте.
– Әйләнәңдә матур гөлләр, күбәләкләр.
– Өстең тулы затлы кием, алтын укадан, бизәнгәнең алмазташлар, энҗе- мәрҗәннәр белән.
Бичара Сөрәя:
– Күрмим мин ул матурлыкны, күрми күзем хозурлыкны. Тамагымнан үтми тәгам-ризыклар. Нигә миңа затлы кием, нигә миңа алмазташлар? Читлектәге кош кебек мин. Сайрар кошны затлы читлеккә ябып, аны бәхетле иткән кеше бармы? Мин сагынам ватанымны, Ширазымны... Юксынам атам-анамны, кызганамын бичара бабамны, – диде.
Аның тавышы калтырады, ул йөзен ике учына яшерде.
– Бәгыре өзгәләнә бичараның... Фарсы хакиме шаһиншаһның иң сөекле кызы булып дөньяга кил дә, колиһә булып ят җирләрдә каңгыр, имеш, – диде беренче ахирәте.
– Хатын-кызның тәкъдиредер. Бәргәләнмә, Сөрәя. Өлешеңә тигән
көмешең. Язмышыңа буйсын!
– Дикъкать итмә, бәгим, аларның сафсатасына! – диде иң якын ахирәте.
Бичара Сөрәя әйтте:
– Минем атам Шираз шаһиншаһы Шаһ-Мансур, анам исә Баһдад
шаһзадәсе Җәмилә иде, минем никахланмыш җегетем атаклы шагыйрь Шәмсетдин Хафизның туруны Шәһрияр иде. Аксак Тимер Ширазыбызны ничә тапкыр килеп җимерде. Соңгысында ул атам-анамны, бөтен сарай әһелләрен кылычтан узгарды. Шәһриярым яу кырында яраланган, диделәр. Ә мине Аксак Тимер кол итеп, Сәмәркандка алып кайтты.
– Сөрәя бәгим, әмиребез турында алай хөрмәтсез сөйләмә, – диде
ахирәтләре.
– Нәселемне кырган, башкаламны җимереп талаган, ярты халкымны кылычтан узгарган бәдбәхетне мин ничек дип атарга тиеш? – диде Сөрәя.
Бер-бер артлы бикәләр күренде. Иң алда әмир Тимернең беренче хатыны Мәликә бикә, аннан икенче хатыны Түкәл бикә, Сарана бикә һәм аларның җарияләре пәйда булды.
Мәликә бикә керә-керешли әйтте:
– Кем ул бәдбәхет, кызым? – Ханәкәдә шомлы тынлык урнашты. – Кем ул? Әмиребез Тарагай углы Тимер турында түгелдер бит?
Түкәл бикә әсирә бикәчкә төрттерде:
– Дәшмәү – ризалык галәмәте.
– Мин дәшмим, – диде Сарана бикә.
– Дәшмәү – артык горурлык галәмәте! – диде Мәликә бикә.
– Олуг әмир бикәбез ! – диде ахирәт кыз. – Сөрәя бикәч менә бу тамырга абынып китте дә егыла язды. Ул тамырга «кабахәт» диде.
– Тамырның ни гөнаһасы? Аяк астына карап йөреш кирәк! – диде
Мәликә бикә.
Түкәл бикә тагын төрттерде:
– Тамырга абындым дип, кан тамырын кисмәссең бит?
– Мин тамырга абынмадым вә дәхи кан тамырымны кисәргә җыенмыйм да, – диде горур бикә Сөрәя катгыян тавыш белән.
– Син нинди аваз гәп орасың, кызый? – диде кырыс бикә Мәликә.–
Синең каршыңда...
Түкәл бикә һаман җәнҗал тели иде:
– Сиңа монда Шираз җире түгел! Бу – Сәмәрканд! – диде ул
мыскыллабрак.
Мәликә бикә дәвам итте:
– Хорасанны, Гүргәнечне җир белән тигезләп, ясмык чәчтергән бөек яугир...
– Алтын Урданы, Ак Урданы, Күк Урданы тетрәтеп торучы түрә... – диде Түкәл бикә.
– Шулай шул, – диде Сарана бикә.
– Каф таулары артындагы илләрне буйсындырган...
– Иранны аяк астына салган Тарагай углы әмир Тимернең кече хатыны, Чыңгыз канлы Тарма Ширин ханның сөекле кызы Түкәл бикә...
– Чыңгыз канлы Казган ханның сөекле кызы, Тарагай углы әмир
Тимернең олы хатыны Мәликә бикә басып торганын онытма.
Сарана да әйтте:.
– Мукшы бәгенең кызы – Сарана бикә.
Сөрәя аларга охшатып әйтте:
– Алдыгызда Фарсының Шираз каласындагы шаһиншаһ Мансурның сөекле кызы, Хорасанны, Гүргәнечне, Урдаларны аяк астына салган Тарагай углы әмир Тимернең иң яшь, иң гүзәл, иң кече хатыны Сөрәя бикәч басып торганын онытмавыгызны үтенәм!
– Сөбханалла! – дип кычкырды Мәликә бикә. – Киленнең теле ачылды!
Яраннары белән Аксак Тимер керде. Ике кәнизәк Сөрәяне әмир
каршысында тезләндерде. Сөрәя теләр-теләмәс кенә баш иде. Хатын-кызлар бер якка, ирләр икенче якка китеп югалды.
– Мәрхәбә, хуш килдең, шаһ кызы Сөрәя туташ, – диде әмир Тимер.
– Мин туташ түгел! – диде тоткын бикә.
– Ха! Үзенең кыз булмавы белән мактанганнарны беренче тапкыр
күрәм, – диде әмир. 

– Мин кызчык түгел! Мин башканың никахындагы хатын! – диде тоткын бикә.
– Нинди никах? Нинди башка? Әйе, ишеткән идем, син шагыйрьләр шагыйре Хафиз Ширазиның торыны белән ярәшелгән, дигәннәр иде.
– Никахлашкан!
– Ярый, синеңчә булсын! Син аның никахындагы хатын, ди. Ләкин
сугыш-яу шартларында җиңелгән, һәлак булган патшаларның, яугирләрнең хатыны үзеннән-үзе талаклы санала. Ягъни, ганимәт хокукында, үлҗә хокукындагы хатынга, җиңгән яугирның хатынына әверелә. Аннан соң синең никахлы ирең яуда һәлак булган, диләр.
– Ялган! Ул хәбәрсез югалды.
– Ярый, хуш! Хәбәрсез югалган икән, без аннан хәбәр алырбыз. Хәбәр дә, талак та алырбыз.
– Шәһриярым исән! Күңелем сизә, ул исән.
– Шуннан ни үзгәрә, бикәч?
– Шуннан шул, син миңа өйләнә алмыйсың. Чөнки Шәһрияр беркайчан да миңа талак әйтмәячәк!
– Кызым! Мин инде яшь кызлар белән сүз куертып утырудан узган.
Синең хакимең, булачак ирең белән шушылай дорфа сөйләшкәнеңне уен буларак кына кабул итәм. Нәфис сының, гүзәл чыраең, укымышлы булуың, шулар белән бергә нык холыклы, батыр булуыңа сокланам. Шуңа күрә, сүзләреңә ачуланмыйм. Тора-бара бөтенесе дә тәкъдиренә буйсына. Һәм мине хәтта ярата-сөя башлыйлар.
– Ә мин уйнамыйм! – диде тоткын бикә. – Мин уйнамыйм, Тарагай
углы әмир шаһ Тимер! Ихластан сөйлим. Мин дорфа түгел, күңелемдәгене шулай җиткерергә тырышам. Хакимем, булачак ирем, Тарагай углы шаһ Тимер, күпме шаһлыкларны, күпме ханлыкларны алган, күпме кызларны үзеңә хатын иткән әмир. Син аңларга тиеш минем хәлемне. Минем сөекле атам, сөекле анам, туганнарымның барысы да һәлак булды. Шаһиншаһның
казнасы таланган, халкы кырылган, нинди бай-гүзәл Шираз каласын син җир белән тигезләдең, шаһның бердәнбер кызы исән калган. Аның никахлы ире бар. Әгәр дә Шәһриярымның исән икәнен сизенмәсәм, ике дә уйлап тормастан бәгыремә хәнҗәр батырыр идем. Мин сине түгел, Шәһриярымны көтәм. Син мине талап ала аласың. Ләкин үз ихтыярым белән бирелмәячәкмен, сине инкарь иткән, сине җене белән сөймәгән, чиксез нәфрәтле булган шушы зәгыйфь бикәчне көч белән, ризасызлык
белән алырга вөҗданың җитмәс.
– Бәгыреңә хәнҗәр батыру «катиле нәфес» дип атала, кызчыгым. Коръән Аллаһу Тәгалә биргән җанны үз кулың белән чыгаруга каршы. Андыйларны хәтта зиратка да җирләмиләр, читкә, кяферләр кебек, каракларны каргаган кебек догасыз күмәләр.
Сөрәя әче итеп көлде.
– Коръән турында сөйләп торган көне! Тәһарәтсез авызың белән
Аллаһның китабы Коръән турында фәлсәфә куертырга хакың юк, җәллад. Кяферләр белән сугышыр өчен Ислам байрагын тотып чыккан булсаң, мин сине аңлар идем, син Коръән исеме белән мөселманнарны кырып, җәннәткә кермәк телимсең? Ха-ха-ха... – Хатын көлүеннән туктады, кинәт, җитди рәвештә әйтте. – Суфыйларның сафсатасы белән чагыштырганда, синең
көфер сүзең чүп кенә, Тамерлан! Син тел тегермәне корырга яратасың, Тамерлан! Кичер мине, зинһар, бәдәни кимчелегеңә кагылырга тиеш түгел идем... Ярсыйм, үкерәм, мин акылдан язамдыр... кичер... мин сине аксак килеш тә сөяр идем, мин сине чулак килеш тә яратыр идем, әгәр дә син шулай кансыз булмасаң. Синең бит җаның аксак, синең рухың чулак, әмирбай! – Тимернең сабыр халәте үзгәрде. Ул шушы киребеткән кызның мантыйгына сокланган да, аңа җавап табуның ничек кыен икәнен дә төшенә
бара сыман. Ул нидер эзләгәндәй, як-ягына каранып алды. Ни әйтергә сүз табалмагач, кызны туктатырга теләп бары тик: «Сөрәя, Сөрәя», дип
кабатлый иде.
– Син бит килешү антын бозып, атамны алдап, хыянәтчел рәвештә
бәреп кереп кенә, аның гаскәрен җиңә алдың. Башка калаларны, башка илләрне чәнчә бармагыңны селкетеп кенә алырга күнеккән кешене, Шираз шаһиншаһы Әлмансур еллар буе кыерлады, еллар буе син безнең илдән шәҗәрәңне кушучлап тотып кайтып киттең. Без бит сиңа бәреп кермәдек, син безнең капка төбенә килеп, сөяк көткән алама эттәй ялманып каңгырып йөрдең. Мәрхүм атам шаһиншаһ Әлмансур шушы җиңүләренә күрә «Әлмансур Зафәри» кушаматын яулаган баһадир.
Сөрәя шундый гайрәт белән сөйли, көчләүдән дә, үтерүдән дә,
җәзалардан да курыкмас дәрәҗәдә шашкан ки, бу мохиттә ул – хуҗабикә, җиңүче кыяфәтендә иде. Дәһшәтле әмир Аксак Тимер каушап калганмы, әллә ул, бу бәхетсез бала үлеме алдыннан соңгы сүзен әйтеп бетерсен дипме, гамәлсез, хәрәкәтсез тора. Бу кечкенә кызчыкның нинди куәткә ия икәненә шаккаткандыр... Әллә бу кызны нинди җәзага тартырга кирәклеге турында баш ватамы? Сөрәя инде үзен үзе белештермәс дәрәҗәгә җиткән.
– Соңгысында да син атамны җиңә алмый идең, җиңә алмый идең. Чөнки атам ике арадагы солых булганына күрә, ваемсыз кала бирде, атам сиңа дөнья бәһасе торган маллар, затлы киемнәр, хәзинә бүләк итте. Синең белән орышмас өчен ул казнасындагы бөтен малын бирердәй иде, син антны боздың, бүләкләрне алдың, хаиннарча посып кына, игълансыз гына, куркак шакал кебек килеп бастың да, атам шаһиншаһ гаскәрен җыеп өлгерә алмый калды. Шулай да тиз генә Ширазны ала алмадың. Ярты гаскәрең кырылып бетә язды. Каушап калдың. Атам
арткы капкадан чыгып, нибары ике йөз кешесе белән ике йөз меңлек гаскәреңнең артына төште, рәхәтләнеп турадылар безнекеләр синең нәҗесләреңне, артыңа борылганда, яныңда биш йөз генә яраның калган, калганнары шәһәр капкасына ябырыла иде. Шунда атам, куркусыз атам, каһарман атам үзенең кешеләре белән яныңа бәреп керде, атам өч тапкыр кылыч белән чапты, ләкин ике яраның гәүдәләре белән сине каплап өлгерде. Атам янә һөҗүм итте, син агарган, каушаган идең, сине курку белмәс, үлемнән курыкмас җан дип данлыйлар, ә бит атамнан
курка идең, атам сине аркылы чаба иде, насыйп булмады. Күреп тордың, мәркәзеңә бәреп керә алган баһадир Әлмансур һаман орышты, һаман орышты, аның күкрәгенә ике ук кадалды, ботына сөңге батты, ләкин ул якын килгәннәрнең җанын кыя торды. Ул тагын синең янга бәреп керде, ләкин аты сөрлегеп, ияреннән егылды, синекеләр саранчадай аны урап алды. Атам җан ачуы белән кычкырды: «мин Әлмансур шаһиншаһ, мине әмир Тимер җәнаплары янына алып барыгыз», – дисә дә, син чабарга
куштың. Кабих җаннарың аның шәрә калган башына ун тапкыр кылыч чаптылар. Аны үтерергә куштың. Чөнки атамның исән калуыннан курка идең. Шатлан, кабихҗан, син безне җиңдең. Ләкин мөслимнәр канын агызганың өчен сиңа кыямәттә җавап бирергә туры килер. Ике сүзнең берендә: мин Коръән кушканча гамәл кылам, мин Пәйгамбәр юлыннан барам, дисең. Атлаган саен Коръән ачтырып, үз явызлыкларыңа аклану эзлисең. Ачтыр Коръәнеңне, әмир Тимер. Син надан, укый да, яза да
белмисең, синең укырга, язарга өйрәнергә вакытың булмады, чөнки гомерең буе җан кыйдың, таладың, бастың, кырдың, адәм башларыннан, мөселманнарның баш сөякләреннән манаралар кордырдың. Синең тарихта калдырган һәйкәлләрең шулар булыр. Бисмиллаһ-ир-рахман- ир-рахим! – Ул ян кырда махсус җайланмада торган Коръәне алып, Тимергә сузды. – Теләсә кайсы сәхифәсен ачыгыз, тәкъсир. Коръән ни ди икән сезнең җәнапларыгыз хакында? Ачыгыз! – Тимер Коръәнне ала,
ача, ачкан килеш Сөрәягә суза. Сөрәя башта укый, аннан китапны ябып, яттан сөйли: «Коръәни Кәримнең тугызынчы, ягъни Тәүбә сүрәсенең дүртенче аяте: «Килешүне азагынача бозмагыз! Аллаһ гаделсезлек эшләүдән сакланганнарны сөя!» – Тагын бер бит ача. – Коръәни Кәримнең уналтынчы сүрәсе, туксан икенче аяте: «Күзәнәкләрен тыгыз итеп бәйләгән бәйләвен сүтеп ташлаган хатын хәлендә калмагыз. Бер халык икенчесеннән өстен булырга мөмкин. Ләкин ул өстен халык өстен булмаганын ялган ант биреп кыерсытмасын. Аллаһ сезне шулай сынап бага!» Син сыналдың инде, әмир Тимер, синең урының тәмугта!
Тимер кинәт кызып-ярсып, кылычын суырып чыгарды, Сөрәягә кизәнде.
– Токымыңны ор-раем! – дип кычкырды әмир.
Сөрәя урыныннан һич кузгалмыйча, кычкырып көлеп, Тимернең
кыланмышларына бага иде.
Сөрәя әйтте:
– Син мине урталай чапсаң, миңа яхшылык кына кылган булырсың. Минем һәлак буласым килә. Изге орышта шәһит китәсем килә минем! Чап син мине, Тимер! Чап! Урталай яр! Минем йөрәгем, үпкәләрем, бавырым урталайга аерылсын, аннан кайнар кара кан аксын.
Тимер чарасызлыктан кылычын аска төшерде, ул яшь хатын каршысында ихтыярсыз иде.
– Дөреслекне күтәрә алмыйсың, Тамерлан. Мин бит сиңа чүп кенә. Мин яклаучысыз бичара бикәч. Минем беркемем юк, минем бернием юк. Ярлы янудан курыкмас, ди аталарыбыз. Бәс, тугрысын чыраеңа чәпәп әйтәмен.
Кулың белән изә-изә миннән камыр ясый торган зат түгелмен. Үзем тимерне кулым белән изеп, камыр ясый торган заттан! – Ул тынып калды, аның хәле китте, Тимер дә каушаган иде, ул кылычын кынына тыгып куйды, сабырланды. Тынлык урнашты.
Тимер әйтте:
– Сөрәя бикәч, син мине кире чыкмас тарлавыкка ябып куйдың.
Мин хәзер шул тарлавыктан чыгу җаен табарга тиеш. Сине көч белән алырга яки иреккә җибәрергә, яки урталай чабарга. Мин сине иреккә җибәрер өчен Шираз тикле Шираздан монда алып кайтмадым. Иреккә аткару ул Аксак Тимернең йолаларына туры килми. Чөнки монда кергән хатын-кыз кире чыга алмый, аларның барысы да минем хатыным яки харам хатыным булачак. Мин сине урталай чаба алам, ләкин бүген түгел. Шулай булгач, бер генә юл кала, син минем хатыным яки җариям булырга тиеш. Ләкин иң кулай юлны күрсәтәм: син минем иң сөекле никахлы хатыным булырсың!
Сөрәя бикәч тә сабыр иде, ул тыныч кына әйтте:
– Атамны чабып, анамны бугазлаган кешенең юрганы астында ничек ятармын икән соң, бөек әмир Тимер? Син бит хатыннарыңның юрган астында кайнар булуын телисеңдер. Мин бит синнән җирәнәм! Курыкмыйм, җирәнәм синнән, җирән сакаллы әмир. Мәетне кочачаксың бит юрган астында. Син мәетләрне сөясеңмени, шаһ Тимер?
Әмир Тимер җәрәхәтләнгән юлбарыс кебек үкерде.
– Канымны кыздырма, бикәч! Үзем Тимер булсам да, сеңерләрем тимер түгел, алар бер шартлар. Кинәт кылычын чишеп ташлады, җөббәсен салды.
Янаулы атлап, Сөрәягә таба килә башлады, бикәч икенче якка күчте. Син, кызый, артыгын кыланасың. Мин сине ирексезләмәскә уйлаган идем. Хәзер барысы да үз урынына утырыр.
Сөрәя кинәт куеныннан хәнҗәр чыгарды:
– Тагын бер атла, бәгыремдә шушы фарсы пычагы булыр. Син фарсы пычагының ни икәнен яхшы беләсең. Ике ягы да үткен хәнҗәр «Әҗем пычагы» дип атала. Мин шушы әҗем хәнҗәрен йөрәгемә батырам!
Әмир Тимер чыгырыннан чыкты һәм ул:
– Бөһтан! – дип кычкырды. – Яла! Нахак сүз сөйләп, гөнаһасын кая
куярсың?
Сөрәя хакимнең бу кыланышыннан кычкырып көлде:
– Ә син кая куярсың гөнаһларыңны?
Бу әсир бикә каршысында Тимер чарасыз иде:
– Куй пычагыңны! Яхшылап сөйләшик.
Сөрәя әйтте:
– Без сөйләштек бит инде, әмир Тимер хәзрәтләре, барысы да аңлашылды.
– Теләгеңне әйт! – диде кырыс әмир.
– Мине ватаныма кайтарып куй! – диде әсир бикә.
Тимер ишек тарафына карап кычкырды:
– Һәй, кем бар анда! – Ханбикәләр керде. – Сезләр! Сөрәя бикәчкә иң олы хөрмәт, иң олы хезмәт булсын! Башыннан бер бөртек чәче төшсә дә, башыгыз белән җавап тотарсыз. Сөрәя бүген минем эчкәриемдә4 булсын. Аны әзерләгез! – Әмир тыйтаклап чыгып китте.
Мәликә бикә артык ягымлы иде:
– Хуш килдең, шаһиншаһзадә Сөрәя бикәч!
– Мәрхәбә, гүзәлбикә, – диде Түкәл бикә. – Әмиребез ни сәбәпле сине аерым хөрмәткә куйды, бикәч?
– Гүзәл булгангадыр, – диде Мәликә бикә.
– Сез дә гүзәл, – диде Сөрәя.
– Акыллы булгангадыр, – диде Мәликә бикә. – Сез дә ахмак түгел, – диде әсир.
– Алайса, ни өчен? – диде бикәләр.
– Чөнки мин аның турында ни уйласам, шуны әйттем, – диде Сөрәя.
– Ни дидең? – дип сорады Түкәл бикә.
– Мин аңа «аксак, чулак, денсез, кяфер, җан кыючы, тәмуг кисәве», дидем..
– Ул сине кылыч белән чапмадымы?
– Күреп торасыз сана! Минем никахлы ирем бар. Әле аннан талак
алганым юк. Мин эчкәригә кермәмен!
– Каян килгән Алланың кашка тәкәсе! Керерсең! Син түгел, башкалар да керде, – диде Мәликә бикә.
Ашыгып, чапкын керде.
Мәликә сорады:
– Ни бар, кем син, каян син чапкын?
Сөрәя бикә чапкынга таба атлады:
– Ихласҗан! Хәбәр бармы Шәхриярымнан?
Чапкын тынына капланып әйтте:
– Шаһзадә Сөрәя бикә, синең никахлы ирең таулар арасында, алган җәрәхәтләреннән вафат. Аны мин үз кулларым белән җирләдем. Урыны җәннәттә булсын! Чапкын Сөрәя бикәчкә яулык бирде.
– Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун, – дип, дога кылдылар.
Сөрәя бикә яулыкны алып сөйләнә башлады:
– Шәһриярым! Җаным, муенында минем яулыкны ахырынача саклап йөрткән. Хуш, бәхил бул, ярым, Шәһриярым.
Чапкын әйтте.
– Авыр туфрагы җиңел булсын!
– Менә мин хәзер тол хатын! – диде Сөрәя бикәч. – Хуш, бәхил бул,
Ихласҗан! – Һәм яулыкны йөзенә каплап үкси башлады. Аны кәнизәкләр алып чыгып китте.
Ашыгып-кабаланып, Күгелташ керде.
– Ханым бикәләр, кичерегез, мин кисәтмичә генә. Әмир сарайда
күренмәдеме?
– Сарайда аңа ни калган, – диде Мәликә бикә. – Ул зөфаф кичәсе уздыра яңа кәләш куенында.
– Йа Ходам! Кайда әмир?
– Эчкәридә.
– Ни булды, Күгелташ? Яу бармы?
– Яу булса, куаныр идең, Мәликә бикә. Мур килә!
– Мур килә? Әстәгъфирулла!
– Мур кыра елкыларны, куйларны, дөяләрне. Кешеләрне мур кыра.
– Качарга кирәк!
– Мурдан качып котылып буламыни, Мәликә бикә?
Эчкәридә әмир Тимернең:
– Сөрәя, ни кыласың? – дигән тавышы ишетелде. Барысы да куркып- тынып калды. Бераздан Сөрәянең гәүдәсен күтәреп, әмир Тимер чыкты,
Хатынның күкрәгендә хәнҗәр иде. Әмир Тимер гәүдәне уңайлы урынга яткырды, үзе үксеп елый башлады. Түкәл бикә шелтә белән әйтте:
– Син аны үтердең?.. Ул бит сиңа хыянәт итмәде, аның җанын кыярга тиеш түгел идең.
– Мин берни дә күрмәдем, – диде Сарана.
Әмир Тимер сулкылдап әйтте:
– Ул үз хәнҗәрен бәгыренә батырды! Мин аны коткарып калалмадым.
Чапкын әйтте:
– Әйе, бу шаһзадә Сөрәянең хәнҗәре. Сөйгәне Шәһриярның туй бүләге.
– Әмирем, мур килә! – диде Күгелташ.
Чапкын әйтте:
– Бу – кылган гөнаһларыбызга күрә җибәрелгән җәза!
Бикәләр, җарияләр:
– Мур килә! Качыгыз, мур килә! – дип кабатлады.
Чапкын аларның тавышын уздырып кычкырды.
– Аксак Тимер муры килә икълимгә! Аксак Тимер муры!
Буйсындырылмаган әсир бикәч Сөрәяне җирләгәннән соң, әмир Тимер тагын яуга әзерләнә башлады.
Тимер явының хәрәкәте. Бер офыктан икенчесенәчә хәтле атлы гаскәр, җәяүлеләр, дөя җайдаклары сузылган иде.

4 Эчкәри – ят кешегә керергә ярамый торган эчке бүлмә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: