Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

- Хуш, Солтангәрәй, тиздән мин ир хатыны булырмын. Синең турында уйлау да гөнаһка әйләнер. Мәңгелеккә хуш!

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Гомер уза, миңа да инде егерме икенче яшь китте. Медицина институтын бетерергә бер генә ел калды. Тормышым да ипле генә, көйле генә уза. Синсез яшәү түгел, сулап та булмас кебек иде. Инде айлар, еллар узган саен, чит җирләрдә, чит кешеләр арасында яшәп, безгә бөтенләй дә таныш булмаган чит телдә сөйләшәм. Балитәкле, күкрәк турыларына, итәкләренә канәфер чәчәкләре чигелгән алъяпкыч та кимим, Солтангәрәй. Римма апа әйткәнчә, Европача киенәм, күрсәң танымассың да. Ә син нинди икәнсең, син дә үзгәргәнсеңдер. Башыма гел тузга язмаган хыяллар килә. Хәтерлисеңме, Хәлимә түтиләрдә торганда, бервакыт өйгә кайтып керсәм, анда син утырасың. Мин шунда шатлыгымнан аңымны җуям дип уйладым. Ул – минем иң бәхетле кичләремнең берсе, Казанда синең белән үткән бер көн. Кайчагында монда да өйгә кайтып кергәндә, син көтәсең кебек тоела. Буш хыял!

Хәлимә түти, Закирҗан абый, Мәүлия апа исәннәрме икән?

Нәфисә туып килгән көн нурларында коенып, күңеленнән Солтангәрәй белән сөйләште.

Ул инде хәзер элекке Нәфисә түгел, башка иде. Юл чатында изелеп, тапталып калган гөлчәчәк, тамырлары исән калып, яңадан чәчәк атты, ныгыды. Чибәр иде, гүзәл иде. Ул узып киткәндә, үзбәк егетләре әйләнеп- әйләнеп карап калалар иде. Йөзеннән нур түгелеп тора иде. Беренче курста укыганда ук, Әкрәмҗан исемле укытучы егет озын толымнарын күкрәкләренә төшереп, китабына таба иелеп утырган Нәфисәне күрде дә... Егет сөйләгән җиреннән туктап калды, башы буталды. Әкрәмҗанның институтта тәүге дәресе иде. Болай да куркып кына, каушап кына укыган лекциясен көч-хәл белән ерып чыга алды. Йөзенә ут кабып, үзенең халәтеннән оялды. Әйтерсең, беренче рәттә утыручы гүзәл аның уйларын укып, күзеннән утлар чәчеп, бит урталарын чокырайтып елмая иде. Партия органнарында зур урында эшләүче Баһорның бердәнбер улы, күптән түгел генә медицина институтын тәмамлаган егет беренче дәрестә үк Нәфисәгә гашыйк булды. Ашаса – ашы аш булмады, эшләсә – эше эш булмады. Күз алдыннан Нәфисәнең үзбәк кызларына охшамаган зур күзләре, түгәрәк йөзе, атлаган саен тибрәлеп-тибрәлеп торган озын толымнары китмәде. Йөреше дә үзенә күрә башка иде кызның, атлап түгел, йөзеп йөри кебек. Әллә гашыйк егет күзенә генә шулай күренә, әллә чыннан да шулай, белмәссең.

Ничә еллар буе Әкрәмҗан Нәфисә тирәсендә бөтерелде. Кызның инде кияүдә булганын, ире Габдрахманның үпкәсе кабарып, кызы туганчы ук үлеп киткәнен дә белә иде. Тик бердәнбер улларына зур өметләр баглаган әти-әнисе аның балалы татар хатынына өйләнүенә тешләре-тырнаклары белән каршы иделәр. Әллә кайчан үзләренең якын әшнәләре зур калым белән килен булып төшәсе кызларына өйләнергә үгетләделәр. Тик моңарчы әти-әнисен олылап, зурлап, әти-әни сүзеннән чыкмаган Әкрәмҗан әйтте:

- Әгәр Нәфисәгә өйләнергә рөхсәт итмәсәгез, гомумән, өйдән чыгып китәм. – Егетнең сүзе катгый иде. – Сүземнән кире кайтмаячакмын.

Тик Нәфисәнең күңеле гел Алансуда, Солтангәрәйдә булды. Әкрәмҗан бу турыда үзенең укытучысы профессор белән дә сөйләште.

Һәм Әсхәдулла атна-ун көн элек чәйләп алгач, Нәфисәгә бу турыда сүз катты:

- Нәфисә, тормыш алга бара. Ялгыз хатынга үзенә генә бик авыр. Әнә Римма апаң да ничә ел инде ялгыз яши, Гыйниятулла кияүне оныта алмый. Син уйлап кара әле, Әкрәмҗан турында әйтүем. Бәлки, яши башлагач, бер- берегезгә ияләшерсез. Аннан соң Газизә дә әтисез бала булып ятим үсә. Әле ул барысын да аңламый. Ә соңыннан – Газизә исәйгәч – яңа тормыш башлау авыр, бик авыр булачак. Аллаһ адәмнәргә парлашырга кушкан. Менә мин үзем дә ялгыз. Инде яшем өлкән булса да, парлы чакларымны сагынам. Уйлап кара әле. Бигрәк тә Газизә турында уйла. Ул егет әйбәт егет. Мәктәпне бетерүгә, медицина институтына керде. Минем күз алдымда белем алды. Әкрәмҗанның киләчәге өметле

Рәхмәт, Әсхәдулла ага, бик зур рәхмәт, мин уйлап карармын. Дөрес әйтәсез, Газизәгә әти кирәк. Тик йөрәкне нишләтәсе?

Әсхәдулла белән сөйләшүдән соң, Нәфисә төне буе уйлап-уйланып ятты. Нәрсә көтә ул? Солтангәрәй инде әллә кайларда, пакус өсләрендә җир җиләкләре коелып калган Ялантау болыннарында, Акборын чишмәсе буендагы Аклык аланында, яр буйларында оя-оя сары төнбоеклар, сагышланып сары күзләрен ачкан күл буйларында, томаннарда адашып калды. Ул юк бит инде. Исән, ләкин исән булса да, ул Нәфисәнеке түгел. Ә күңел, җәрәхәтле, ләкин сөю белән белән тулы күңел көтә. Менә бүген дә, таң белән уянып, шул турыда уйлады Нәфисә. Үзе турында түгел, ә Газизә турында, йөрәк бәгырьләреннән өзелеп төшкән газизе – баласы турында уйларга кирәк иде. Менә тагын бер елдан кызын мәктәпкә бирергә торалар. Әле Газизәгә укырга керергә иртәрәк иртәрәген, ләкин Мәдинәгә җиде яшь тула, шуңа күрә балаларны аермас өчен икесен дә мәктәпкә беренче класска бирергә хәл иттеләр. Газизәне үзбәк илендә «Азизә» дип йөртәләр.

-Мәдинә белән икесе бергә бакчага йөрделәр, аерылышсалар, балаларга авыр булыр, – ди Әсхәдулла. – Аннан соң Азизә бик зирәк, шук бала, ул укуда Мәдинәдән калышмас, мәктәпне бетергәч, икесе бергәләп, медицина институтына керерләр, – дип, каршы әйтергә урын калдырмыйча, сүзен тәмамлады Әсхәдулла. Ул ике баласын да үз оныклары кебек ярата, кызлар өчен җанын да ярып бирергә әзер иде. Октябрь бәйрәме хөрмәтенә ике кызга да зөбәрҗәт ташлы алкалар бүләк итте.

Нәфисәнең исе китте.

- Әсхәдулла абый, бигрәк зур бүләк. Мәдинәгә алсагыз да ярый – оныгыгыз, нигә Газизәгә дә?

- Сез нәрсә сөйлисез, Нәфисә, сүз дип сөйлисезме? Мондый сүзләрне сөйләргә ярамый. Алар бер гөлнең ике чәчәге, икесе дә минем онык, – дип, профессор шелтәле итеп Нәфисәгә карады. Ә Римма апалары кашлары ялт-йолт итеп торган алкаларны ике кызның да колакларына кидереп куйды. Кызлар залдагы аяклы зур көзге янына йөгерделәр. Күбәләкләр кебек бөтерелделәр, сикерештеләр. Ә аннан соң икесе ике яктан Әсхәдулла бабаларының куенына сеңеп тынып калдылар.

- Менә Нәфисә аларның шушы куануларын күрер өчен генә дә яшәргә,дип, үзбәк сүзләренә урыс сүзләре кушып сөйләнде Әсхәдулла. – Алар безнең эшне дәвам итүчеләр.

Аннан соң ул үз уйларына бирелде.

- Әйе, – диде Нәфисә, – әйе, мин кызым булганга бик бәхетле. Ярый әле, балалар йортында ташлап калдырмадым, баламны теге диюләргә үч итеп калдырып китмәдем. Гомер буе үзәкләрем өзелеп яшәгән булыр идем. Газизәмнән – җанымнан да газизрәк йөрәк парәсеннән башка ничек итеп яшәмәк кирәк?! Әби-бабасы, абыйлары да бар аның, ятим түгел аның Газизәсе! Аның Теләче якларында туганнары бик күп. Әле, әгәр исән-сау туган булса, үзеннән берәр яшькә генә зуррак, Мәдинә яшендәге апасы Әминә дә бардыр.

Тик Нәфисә бу турыда берни дә белми, кайда аның әти-әниләре? Исәннәрме? Себер юлларында харап булмаганнармы? Әни җаным, балаңны ничекләр генә итеп таба алдың икән? Ул салкыннарда ничекләр итеп яшәп ятасыздыр, Ходаем! Кызыгыз өчен кайгырмагыз, ул Үзбәк илендә җәннәттә яшәгән кебек яши! Әле оныгыгыз Газизә барын да белмисез. Мин дә сезнең турыда хәбәрсез. Себер ягыннан искән җилләр дә берни сөйләмиләр. Менә шулай. Инде әтисе кебек якын туганына әйләнгән Әсхәдулла абыйсы Нәфисәне үз тормышын корырга өнди. Сез янымда булсагыз, нинди киңәш бирер идегез? Нәрсә дип әйтерсез икән, кадерлеләрем?

- Нәфисә, тормыш юллары катлаулы һәм озын. Сикәлтәле юлларны узар өчен пар канатлар кирәк. Кошлар да бер генә канат белән оча алмыйлар, балам, дияр әтисе. – Хәтереңдәме, Чакрактау буеннан канаты яраланып, иптәшләре белән җылы якка китә алмыйча калган ялгыз торнаны алып кайткан идек. Шул торна хәрәкәтсез канаты белән, җаны җилкенеп, очарга әй талпыныр иде, җаным, әй очмак булыр иде. Тик салынып төшкән яралы канатын күтәреп җилпенә алмагач, өчпочмак ясап зәңгәр күк йөзендә очкан торналарга, сарай читенә сыенып, моңаеп карап калыр иде. Аны кыш буе дәваладык, үзең дә хәтерлисеңдер. Үзе дә безгә ияләнеп беткән иде. Кош- корт белән бергә ихатада кыш чыктылар да, язын «торрыйк-торрыйк» дип, торналар кайтканда, үзе белән бергә кышлаган казларны ташлап күккә күтәрелде. Өй өстеннән ике кат әйләнде дә сагышлы, шул ук вакытта сөенечле дә авазлар чыгарып, күккә ашты. Иптәшләре янына, инде түбәнәеп, Айбатау күленә төшеп баручы торналар чылбырына кушылганын гаиләбез белән сөенеп карап калдык. Чөнки кошның ике канаты бар. Икенче канатсыз күпме генә талпынсаң да, очып булмый, балам! Калганын үзең хәл ит, сиңа яшисе.

Ә әнисе болай дип әйтер иде:

- Кызым, башта балаң турында уйла. Чит-ят кеше синең балаңа ата була аламы? Баладан да газиз, аннан да якын дөньяда беркем дә юк. Газиздән дә газиз Газизәң хакында уйла.

Нәфисә кичә беренче тапкыр Әкрәмҗанны өметләндереп:

- Әкрәмҗан, син мине ашыктырма, яме, уйларга вакыт бир. Уйлармын, җавап бирермен, – диде. Теле бер нәрсә сөйләде, йөрәге Солтангәрәй белән хушлашты.

- Әти-әниең ни әйтер, Әкрәмҗан? Егет башың белән балалы хатын алуыңа алар риза түгелләр бит. Ата-ана фатихасын алмыйча башлаган тормышыңның ахыры ни белән бетәр? Аннан соң син минем кызыма әти була алырсыңмы? Башта үзең бу турыда ныклап уйла!

- Уйланган, Нәфисә. Мин төннәр буена синең турыда, кызың турында уйлап ятам. Сезгә җил-давыл тидермәм. Кызыңны үз кызым итеп кабул итәрмен, вәгъдә бирәм. Әти-әни дигәндә, дөрес, алар башта каршы булдылар. Үзбәк гадәте буенча алар миңа бер дусларының кызын сайлап куйганнар иде. Тик миңа ул кыз кирәкми. Миңа бары тик син генә кирәк! Син миңа бүген канатлар куйдың. Әти-әниемә кайтып хәбәр итәрмен, туйга әзерләнсеннәр. Алар инде минем белән килештеләр, минем хәлне аңладылар булса кирәк.

Әкрәмҗан, Нәфисә яныннан киткәндә борылып карап: «Рәхмәт!»диде. Инде кайчаннан бирле балтасы суга төшкән кеше кебек йөргән егетнең күзләре, бөтен йөзе бертоташтан май кояшы кебек балкып тора иде.

Тик Нәфисәнең генә йөрәге, иңгелдәп, күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып типте. Әллә нәрсәне, иң кадерле әйберен югалткан кебек, башын аска иеп, өенә таба атлады.

Әй гомерләр, адәм баласы аны-моны эшләрмен дип план корыр, ә язмыш, күктән карап, көлеп торыр, дигәннәр. Казан урамнарында Солтангәрәй белән Нәфисә нәрсәләр турында гына сөйләшмәделәр?! Хәлимә карчыкның ишеге алма бакчасына чыга торган бүлмәсендә яшәячәкләр, никах укытып тормыш коралар, имеш. Солтангәрәй Нәфисәнең әти-әнисеннән фатиха алып калган, Нәфисәне саклап кына тотармын, матур итеп яшәрбез, дигән. Тик Солтангәрәй, шахтага китеп, туйлык, тормыш корырлык акча эшләп кайта, имеш. Кылый Камалый Нәфисәне кибетче итеп куя, имеш.

Ә язмыш Нәфисәне әнә кай җирләргә китереп ташлады.

Кылый Камалыйның күзен агызып, үзен Солтангәрәйгә, бары сөеклесенә генә дип саклаган Нәфисә, өчәр башлы диюләр тарафыннан мыскылланып, шулардан бала табып, Үзбәк якларына килеп, абыйсы Гыйниятулланың хатыны Римма апасы һәм кодалары профессор Әсхәдулла йортында үзенә яклау һәм җан җылысы тапты. АлансудаУрыстау белән Ялантау күкрәгенә сыенып утырган туган авылында – яшәгән авыл кызының башына «Мин табиб, доктор булам» дигән уй килгән булыр идеме икән? Юк, әлбәттә. Язмыш...

Төшендә Солтангәрәйне күреп, кояш белән бергә уянган Нәфисә үзенең язмышы, тормышы турында уйлады. Күңеленнән Солтангәрәй белән хушлашты.

- Хуш, Солтангәрәй, тиздән мин ир хатыны булырмын. Синең турында уйлау да гөнаһка әйләнер. Мәңгелеккә хуш!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев