Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Өйләренә нур булып килеп кергән Нәфисәнең дә Үзбәк якларына чыгып киткәненә дүрт ел узды. Дүрт ел гомер бер дә узмас кебек иде, уза икән шул!

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

 

Ул көнне Габдрахман хәлфә белән Камил Енисей ярына якында гына сал бәйләүчеләр бригадасына куелдылар. Инде кояш шактый биек күтәрелгән, елга тәмам боздан арынган. Енисей буйлап бүрәнәләр дисәң, бүрәнәләр түгел, ниләрдер бер күренеп, бер күмелеп агалар.

- Әти, елга өстенә күтәрелеп кара әле, ярга якын гына балыклармы шулай агып төшеп килә?

Хәлфә күзләрен кыса төшеп, кулларын каш өстенә куеп елгага карап торды да:

- Юк, улым, бу балыклар түгел, әле моңарчы Инәсәй өстендә мондый зур балыклар йөзгәне юк иде, бу аңлашылмый торган хәл.

Ул арада өске яктагы салчылар акырыша-акырыша йөгерешә башладылар. Енисей ярындагы мәетләр күмелгән траншея ишелгән дә, елга тутырып, мәетләр ага иде. Өсләрендәге киемнәре белән кышын күмелгән мәрхүмнәр, иреккә чыкканга сөенгән кебек, яткан уртак каберләреннән кубарылып чыгып, елга тутырып агалар. Тоткыннар, эшләрен ташлап,  яр буйлап чаптылар. Сакчылар, этләрен җитәкләп, дөнья бетереп сүгенә- сүгенә, мылтык түтәләре белән кай җирләренә туры килсә, шунда суктылар, сүгенделәр, егылган мәхбүсләрне күн итекләре белән тибә-тибә изделәр, этләр тоткыннарга ташландылар. Яр буена тезелгән арык, таланып беткән киемнәр кигән мәхбүсләр, бөтерелә-бөтерелә Инәсәй ташуында агып барган, бер гаепсезгә Себергә сөрелеп, газапланып үлгән, үзләре кебек үк мескен тоткыннарны күреп әсәренгәннәр, аптырап, нишләргә белмичә, күз яшьләренә коенып, кузгала да алмыйча катып калганнар иде. Күзләрендә дәһшәтле ут, рәнҗеш, чарасызлык.

Кемдер җан ачысы белән кычкырып җибәрде:

- Мәетләрне җыярга кирәк!

Бу сүзләр барысын да аптырап сүзсез катып калган халәттән чыгарды, китте талаш, кычкырыш, сүгенү. Шунда сакчылар, көймәләргә утырып суга керделәр дә, агып барган мәетләрне тотып, муеннарына авыр ташлар бәйләп суга батыра башладылар. Мәрхүмнәр берәм-берәм су төбенә төшеп чума торалар, Енисей өсте мәетләрдән арына тора.

Ярда калган сакчылар, эшләрен ташлап, Енисей буена җыелганнарны көчкә куып тарата алдылар.

Саботаж өчен паек бирмәскә дип боерык та чыгардылар.

Хәлфә, җаны әрнеп, су төбенә батырылган мәетләр рухына багышлап дога кылды, күзләреннән ихтыярсыздан аккан яшьләрен сөртеп, Камил белән сал бәйләүчеләр янында эшкә тотындылар. Кинәт яр буенда үзәкләрне өзәрдәй тавыш яңгырады. Бу тавышта – баласын югалткан ана аккошның өзгәләнеп сулкылдау авазы да, урманда баласын ерткычлар ботарлаган ана боланның нарасыена булыша алмаудан нишләргә белмичә җиһанны яңгыратып җан әрнеше белән кычкыруы да, әнисеннән ярдәм сорап, нәни болан баласының иңгелдәве дә бар иде.

Хәлфә тавыш килгән якка борылып карады да, хәле китеп, үзләре бәйләгән сал кырыена килеп утырды. Яр буеннан бер атна эчендә ике баласын югалту хәсрәтеннән акылын җуйган Балтач хатыны Әсмабикә менеп килә иде. Өстеннән су агып тора. Ул өч яшьлек кызы Зөлхиҗәне күкрәгенә кыскан һәм такмаклый-такмаклый елый, азрак торганнан соң, Енисей буйларын яңгыратып көлә. Әллә нинди сәер аваз белән туктый алмыйча кычкырып көлүендә – җаннарны өзәрдәй хәсрәт бар иде.

- Таптым бит, кызымны. Балам, җаным, миңа сине аккошка әйләнеп күккә ашты, диделәр. Абыең кайда соң синең, менә син мине сагынып үзең кайттың, ә абыең – юк. Малайлар шундый инде алар, ир балада ана кайгысы булмый. Балам, хәзер мин сине беркемгә дә бирмим. Без синең белән гел бергә булырбыз, кызым, гел бергә. – Әсмабикә сөенеченнән көлә, аннан азрак туктап тора да әллә нинди ачы тавышлар белән дөньяны яңгыратып кычкырып елый башлый. Кемнәрнедер каргый. – Аллаһының ачы каһәре төшсен сезгә, минем балаларымның җаннарын алучы җәлладлар! Ай- яй-яй... Балам, җаныкаем, ач инде күзеңне, әниеңә бер генә сүз әйт инде. Туңгансыңдыр, балам, мин сине хәзер җылытам, бәгърем! Әнә, күктә кояш инде төшлеккә җиткән, аның җылы нурлары киемнәреңне киптерер. – Әсмабикә, тыны белән өреп, баласының битләрен җылытмакчы була. Үзе туктаусыз такмаклый: – Менә, кайнар сөтле чәй эчсәң, хәзер җылынасың ул, балам. Әйдә, өйгә кайтабыз.

Алагаем зур гәүдәле сакчының Әсмага таба килгәнен күреп, хәлфә хатын янына йөгерде.

- Әсмабикә, бир миңа балаңны. Күрәсеңме, ул үлгән бит инде. Туганнар каберлеге, ишелеп, Инәсәйгә төшкән дә, аны дулкыннар бәреп, ярга чыгарган. Без аны кәфенләп, татар зиратына җирләрбез. Дога белән күмәрбез. Бир балаңны, Әсмабикә, бир миңа,дип, хәлфә кулларын күзләре зур булып ачылган хатынга таба сузды.

- Әсмабикә, әнә күрәсеңме, этле сакчы килә, ул синең балаңны алып китә күрмәсен. Әйдә, ул килгәнче, мин синең балаңны качырып торыйм, аннан суң сиңа бирермен. Бир балаңны.

- Бирмим, тимәгез минем балама, ул минеке. Күрәсеңме ничек туңган, өшегән балам, үпкәсе кабарып авырып китә күрмәсен! Аннары тагын ялгыз калырмын. Әле менә абыйсын табасым бар. Улым да әллә кайда түгелдер, яр буенда гынадыр.

Хатын әсәренгән күзләре белән Габдрахманга карап торды да:

- Шулай дисеңме, сакчылардан качырам, дисеңме? – диде.

- Ярар, мин, Инәсәй буена төшеп, абыйсын да эзләп карыйм әле. Анысы малай кеше шул, кыз бала гына ул әнисе турында кайгырта. Малайлар шулай инде алар. Табам, табам, Алла теләсә, улымны да табам, – дип, хатын кызын Габдрахманга бирде дә чаба-йөгерә Енисей ярына төшеп китте.

- Әйе, Әсмабикә, кичкә кызыңны сиңа бирермен, һич кайгырма.

- Улым, Сабирҗан, син кайда, сеңлең кайтты, әйдә кайт инде. Нинди бетмәгән уен бу, улым? – дип үз-үзенә сөйләнә-сөйләнә ераклаша баруы хәлфәнең үзәкләрен өзде.

Ул арада сакчы Габдрахман янына килеп җитте дә, хәлфәгә ташланып, ботарлап ташларлык булып буыла-буыла өргән этен көчкә тыеп, мылтык приклады белән ирнең җилкәсенә китереп орды.

- Что не работаешь, саботажник, в карцер захотел

Гражданин нәчәлник, – диде хәлфә, авыртудан ыңгырашып куеп,Вот женщина с ума сашла, в один день два ребёнка потеряла. Знаешь ведь, берег рушился и мёртвые в воду упали. Вот её дучку волна к берегу прибила. Я её дучку атабрал. Можно, я её к мёртвым к траншее отнесу?

Сакчы, җылынырга теләгәндәй, аяк-кулларын җыерып яткан, әле генә йоклап киткәндәй кап-кара чәчле, озын керфекле, ап-ак матур йөзен тагын да агартыбрак күрсәткән кара кашлы кыз балага карап торды да, як-ягында мәет җыючыларны күрмәгәч, миһербанлыгы килепме, хәлфәгә күзенең агы белән акаеп карап:

- Ладно, иди, только быстрее шевелись, – дип, хәлфә яныннан китеп барды. Габдрахман кызчыкны ике кулы белән куенына кысып траншеягә таба атлады. Баланың туңы эремәгән, ул боз иде.

- Балакаем, – диде хәлфә, нарасыйның салкын, агып торган гәүдәсеннән күкрәгенә күчкән гүр салкыныннан калтыранып, – кичер безне, сезне – сабыйларны – шушы хәлгә төшергәнебез өчен кичер. Саклый алмадык, яклый алмадык. Инде сезнең җаннарыгыз күптән күктәдер, җәннәт кошлары лабаса сез. Бу җинаятьләр өчен кем җавап тотар? Җирдәме, күктәме, мәңгелектәме бу вәхшилек өчен, тумыйча калган, тугач, ачлыктан, авырулардан, салкыннарда катып үлгән нарасыйларның гомерләре өчен кем җавап тотар? Тәңрем, ниләр генә кылыйм, ничекләр генә яшәп бетерергә соң? Бу сабыйның нинди гөнаһлары бар? Аллаһның каһәре төшкән бәндәләр!..

Хәлфә, күзләреннән аккан яшьләрен тыя алмыйча, үкси-үкси баланы траншея кырыендагы мәетләр янына куеп, озак итеп Зөлхиҗәгә карап торды. Бала, яшел булып җәелгән мүк-келәм өстендә язгы кояшта җылынган җирнең җылысында – әнисе куенында җылынырга теләгәндәй аяк-кулларын җыерып китереп, әни, өстемә яп әле, мин шундый туңдым дигәндәй ятып калды.

-Кызым, – диде хәлфә, сулкылдап, – без сине кичкә әтиең белән килеп алырбыз, әлегә кояшта җылынып ятып тор, – дип, улы Камил янына китте.

***

Әсмабикә, улы Сабирҗанны эзләп, Енисей яры буенда озак кына тинтерәп йөрде. Аның: «Улым, Сабирҗан, кайт инде, сеңлең кайтты бит, кайда соң син, улым Сабирҗан?» – дигән тавышы тайга өстендә озак яңгырады. Ургылып-ургылып аккан суда йөзеп килгән агачны улы Сабирҗан дип алданып, бил тиңентен суга кергән Әсмабикәне ярсып аккан Енисей, кочагына алды да, үзе белән зур суларга таба алып китте. Енисей өстендә үзәкләрне өзеп кычкыручы ананың сүзләре акчарлаклар тавышына, елга шавына кушылып, су өстендә бик озак иңрәде:

- Улым Сабирҗа-а-ан, кызым Зөлхиҗә-ә-ә!

Енисей өстендә ялгыз аккош бәргәләнде, әйләнде, тулганды. Аннан соң сулкылдап, ахылдап күздән югалды.

Енисейның ярсу дулкыннары Әсмабикәнең йөрәк җимешен, бәгырьләреннән өзелеп төшкән сабые Зөлхиҗәне, җир куенына тапшырсыннар дип, ярга бәреп чыгарган. Улы Сабирҗанны эзләп тапсын дип, Енисей Әсмабикәне үз куенына алды.

* * *

Хәлимә түти алма бакчасына карап торган тәрәзә аша Солтангәрәйнең бакчада көзге эшләр белән мәш килгәнен күзәтә.

Бүген – ял көне. Ялт иткән кояшлы көн. Зәп-зәңгәр күк йөзендә ара-тирә генә болыт мендәрләре йөзеп йөри. Җәй буе карчыкның күңелен күтәреп сайрап, бала чыгарып үстергән, аларны очарга өйрәткән сыерчыклар да киткәннәр. Карчык, Солтангәрәй буяп куйган эскәмиягә җәйгән корама киезгә тынычлап кына утыра да, кояшлы көннәрдә шул кошларның балалар үстерүен карарга ярата иде. Сыерчыклар сары томшыклы балаларына җим алып кайталар да тегеләрнең сәер итеп ачкан авызларына берәр төрле корт салалар. Балаларының ашауларына күңелләре булып, сөенешеп канат кагына-кагына әй сайрашалар да инде җаннарым, әй куанышалар! Алар да нәкъ кешеләр кебек. Хәлимә карчык һич оныта алмый: шул рәхәт җылы хис, Гайнетдинен, сабые Габдуллаҗанын исенә төшереп, инде тәмам коргаксыган җанын җылытып тора. Улы Габдуллаҗан тугач, ире белән ничек сөенгәннәрен, уллары Хәлимәнең сөт белән тулышкан күкрәкләрен суырып, тамагы туеп йоклап киткәч, аның матур йөзенә карап соклануларын. Иренең менә шушы әнис алмагачы төбендәге эскәмиягә утырып җырлый-җырлый, талчыбыгыннан бишек үргәнен, Габдуллаҗан үсә төшкәч, агач кабыгыннан ике тәгәрмәчле арба ясап, аны зәңгәргә буяп куйган чакларын исенә төшереп, керфекләре коелып беткән төссез зәңгәр күзләре белән мөлаем гына елмая Хәлимә түти.

 

Әй гомерләр диген! Кайчан гына үтеп китте соң?! Ул матур, рәхәт, бәхетле көннәр кичә генә кебек иде. Инде ничә язлар, ничә көзләр үткән! Алма бакчасында тәгәрәшеп үскән малай да оныклары белән елга бер генә кайтып күренәләр. Никтер ул зәңгәр күзле сары чәчле малайларның – Степан белән Диманың – Хәлимә түтигә әллә ни якынлыгы да юк. Әниләре Мариянең дә, җилкәсенә таратып француз яулык япкан, аяклары сызлаганга акрын гына, көч-хәл белән йөрүче каенанага әллә ни исе китми. Кайтып бер атна торуга: «Абдул, когда уедем, мальчишки в Москву хотят, им здесь скучно», – дип, Хәлимә түтинең йөрәк бәгырьләреннән өзелеп төшкән, авырган чакларында төн йокыларын калдырып, бар авыруын үзенә алырлык булып кадерләп үстергән Габдуллаҗанны үзенә урып кына ала. Әнисенең дә малаен үзәкләре өзелеп сагынып көтеп торганын аңламыймы икән? Үзенең дә малайлары үсә ләбаса! Әллә яшьлеге белән шулай кылана, әллә акылы җитми? Габдуллаҗаны да хатынының һәр сүзенә «ләббәйкә» дип кенә тора, валлаһи! Иренең һәрбер сүзе үзе өчен закон булган Хәлимә карчыкның күңеле менә шуның белән килешә алмый. Яңгырлы көннәрдә малайларның аяк киемнәре пычракка буялып кайткач: «Абдул, – ди хатыны, – помой и поставь сушить!» Нинди Абдул, авызыңны тутырып Габдуллаҗан дип әйтә алмыйсыңмыни, гөнаһ шомлыгы?! Килененең бердәнбер улына «Абдул» дип дәшүе Хәлимә карчыкның йөрәгенә уклар булып кадала, валлаһи! Исенә авылдагы теге «автул» дигән трактор моторын майлый торган кара машина мае килеп төшә дә, «Абдул», «Афтул» дип, чүкеч белән чигәсенә бәргәндәй була. Абдул-Афтул, Абдул-Афтул... Бу сүзләр колак төбендә чыңлый. Һич исеннән чыкмый! Карчык ничек кенә башыннан чыгарып ташларга теләмәсен, инде оныттым гына дигәндә, Мария – Хәлимә түтинең төсе уңган иске күлмәге шикелле аксыл-зәңгәрсу күзле килене – тагын караватта аунап яткан җиреннән кычкыра: «Абдул, кофе принеси».

Үзеңнең аягың юкмыни соң? Әле караваттан да тормагансың, башта һәйбәтләп бит-күзләреңне ю, кара әле ә, кичәге сөрмәләрең, күз тирәләреңә агып төшеп, җен төсенә керткән. Авызларыңны чайкап җибәр, шул сасы иреннәрең белән минем улымны, җаннарымнан өзелеп төшкән Габдуллаҗанымны чапы-чопы китереп ялыйсың. Кеше алды юк, кеше арты юк. Без каенана алдында ирләребезгә алай җаһилләнми идек. Юк инде, юк, хатын сайлый белмәде Габдуллаҗаны, хараплар гына булды, дип сыкрана Хәлимә түтинең малаен кызганудан, яратудан парә-парә килгән җаны.

Йа Раббым! Улы тугач, Гайнетдине белән алмагач төбенә чыгып утырып, исем сайлаганнар иде. Нинди исем хакында гына уйламадылар: Сәмигулла, Галимулла, Вакыйф, Галләметдин. Сәмигулла кушсаң – күрше Сәмигулланың бер дә рәте-чираты юк. Галимулла дисәң, тыкрыкта яшәп ятучы Галимулла әче бал ярата. Алла сакласын, тормышның ничек булуы исемгә бәйләнгән.

- Габдуллаҗан дип кушыйк, Хәлимә, мәгънәсе дә әйбәт, җаныбызга якын – Алла колы.

- Сиңа әйтәм, син ни әйтәсең, шулай булсын. Тик әнкәй ни әйтер? Башта әнкәйдән рөхсәт сорыйк.

Хәлимәнең зирәклеге гөрнәдир хәтле ирне ега да сала инде, валлаһи, ирен үз алдына тезләнерлек итә! Белә Хәлимә әнисенең улына берни әйтмәсен, Гайнетдин ни әйтсә, шулай буласын да белә. Тик аның шул «әнкәй ни әйтер, әнкәйдән рөхсәт сорыйк» дигән бер җөмләсе Гайнетдинне балавыз итә дә куя. Иркәләүләргә, назга, матур сүзләргә саран Гайнетдин, көчле беләкләрен хатынының җилкәсенә салып: «Әйе, әнидән рөхсәт сорарбыз. Ул үзенең фикерен әйтер», дип, хатынының сүзен җөпли. Аннары әнис алмагачы төбендәге өр-яңа аксылт-саргылт юкәдән эшләнгән эскәмиядә әнисенең күкрәген суырып арып-талып йоклап киткән улына карап тора да бирчәеп беткән кулы белән сабыйның башыннан сыйпый. Шулвакыт аның җил кискән, язгы кояшта каралып беткән йөзенә шундый да матур, мөлаем елмаю куна.

- Менә шулай, улым Габдуллаҗан, бүген кичкә мулла чакыртып, исем куштырырбыз. Мулла бабаң колагыңа: «Синең исемең Габдуллаҗан булыр», – дип кычкырыр. Аны Аллаһ ишетеп, менә тагын бер мөселман өммәте артты, дип сөенер. Ире әйткәч, бетте-китте инде, Габдуллаҗан икән Габдуллаҗан. Менә шуларны да белми бит ул Мария килен, шуны да аңламый. Абдул, имеш! Каенанаң, сиксәнгә чыккан каенанаң ашарга пешереп йөргәндә, нинди җан белән аунап яту кирәк? Йөрәгеңә дә сары йон үскәндер!

Габдуллаҗаны да хатыны – әйт дигәндә һәйт – барлык боерыкларын үтәргә генә тора, валлаһи, улларының аяк киемнәрен шунда ук юып киптерергә куя. Хәлимә түтинең кәгазь калынлыгы гына зәңгәр кытай чынаякларына  салып Мариянең  яткан  җиренә  каһвә  китерә.  Ә тегесе:

«Как я устала, Казань – это большая деревня, хочу в Москву, всё это мне так надоело», – дип, хасиятле, чисталыклы Хәлимә карчыкның кайнатып юган урын-җире өстенә, ап-ак япмалар япкан чигүле мендәрләрен ишеп кенә төшерә дә сузылып менеп ята Мария килен. Оялмый да, тәрбиясез нәрсә! Анаң бернинди дә тәрбия бирмәдемени соң сиңа, рәхмәт яугыры?!

Гадәтсез нәрсә, шундый фәрвайсыз булырга ярыймы инде?! Әле Хәлимә түтинең иң ачуын китергәне – «кимана» дип аталган   йөрүе...

Әстәгъфирулла тәүбә! Кай җирләрен генә яраткандыр Габдуллаҗаны бу хатынның? Алманың асылын корт ашый дигәннәре хак, күрәсең.

Оныклар да:

- Хотим в Москву, по бабушке Гале соскучились, дип, Хәлимә карчыкның үзәген өзәләр. Әйе, «Малаең, өйләнгәч, керәшен хәрендәшенә әйләнә икән» дигән сүзләр хак, ахры. Алай дисәң, Гайнетдине әти-әнисе өчен үлеп тора иде. Хәлимәне килен итеп төшергән көнне әйтте:

- Хәлимә, – диде, – әни бер генә була, ә хатынны унны алырга мөмкин. Әнине кадерләп тоту – безнең бурыч. Әгәр әти-әнигә кырын күз белән генә карасаң да, өеңә кире кайтарып куям. Өч тапкыр «талак» әйтәм дә сандыгыңны, урын-җиреңне төяп, кире илтеп атам. Шуның белән шул, вәссәлам, колагыңа киртләп куй, – диде.

Нигә улларын яраткач, әти-әнисен яратмаска? Хәлимә килен каената- каенанасын хөрмәт итеп яшәде, чөнки Гайнетдинен үлеп яратты. Гомере генә кыскарак булды хәләленең. Гайнетдин дә, әти-әнисенә хатынының «әткәй-әнкәй» дип торуына күңеле булып, бик сирәк кенә булса да, күңеле йомшап киткәндә, «рәхмәт, хатын» дип ычкындыра иде. Мактауга саран ирнең бу сүзләре Хәлимәгә канатлар куя. Көне буе шул сүзләр җанын җылыта. Зәңгәр күзләреннән ул көнне иренә карата ихтирам, наз, сөю хисләре агылып тора иде.

Каенанасына да ирен гел мактап торды.​​​​​​​

- Әни җаным, ничекләр генә итеп минем бәхетемә шулай яхшы итеп тәрбияләдегез улыгызны?! Бигрәк уңган-булган инде. Миңа шундый ир үстереп биргәнегез өчен мең рәхмәт сезгә! – дип, күңел түрендәгесен әйтә. Шул сүзләрдән сары май кебек эреп китә торган иде каенанасы. Үзе, йөзендә кырыслык сакларга тырышып:

- Тәрбияләгәнсез, дип, кем тәрбияләп торган инде аны, бала-чаганы, дим. Өеңдә тәртип булса, шуны күреп үсә инде алар. Оясында ни күрсә, очканында шул, – дигән була, йөзенә бик яктылык чыгармыйча гына. Ләкин Хәлимә сизә: һай, күңеле була инде каенананың. Иске татар бистәсендә явыз, усал, әрем тел Маһибәдәр дип даны чыккан каенананы тәмле теле белән үз ягына авыштырды да куйды Хәлимә. Гайнетдиннең мактамаслык сыйфатларын да яхшы итеп күпертеп, минем Гайнетдинем дип, урамда күрше хатыннарына сөйләде, Маһибәдәр карчыкны күкнең җиденче катына менгереп мактады. Ә бистә хатыннары теленә менсәңме, беттем диген инде, алар Хәлимәнең әйткән сүзләрен мең тапкыр арттырып каенанага җиткерделәр:

- Бигрәкләр дә киленнән уңдыгыз инде. Аның «каенанам», «Гайнетдинем» димәгән бер генә минуты да юк, валлаһи. Аналы-кызлы күк яшисез. Безнең киленнәрдән ишетерсең бер җүнле сүз! Көнләшепләр үләрсең сездән, билләһи!

- Аллага шөкер, киленемнең уңганлыгын-булганлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Аның чисталыгы, теленең йомшаклыгы! Кодагый кайларда гына, ничекләр генә итеп тәрбияләгәндер? – дип, Маһибәдәр күршеләргә Хәлимә киленен мактый. Күрше хатыннары шакката – бу әремдәй әче телле хатынны юаш кына, ябык кына Хәлимә ничек йөгәнли алды икән? Аптыраш. Ә Хәлимәнең үз көне көн: каенана ашка барырга җыена башласа, кырыенда орчык кебек бөтерелә, былбыллар булып сайрый:

- Әни, – ди, – менә бу француз яулыгыңны яп әле, бигрәкләр дә йөзеңә килешә. Аннан соң менә бу яшел атлас күлмәгеңне ки. Әгәр француз яулыгың белән яшел атлас күлмәгеңне кисәң, яшь кызлардай булып китәсең. Бигрәкләр дә матур бит син, әни, бигрәкләр дә сөйкемле.

Хәлимә күрә: Маһибәдәр карчыкның кара шадра йөзе мөлаемланып, бит урталары яшь кызларныкы кебек алланып китә.

Тупас битле, итләч борынлы йөзен чәчәк чиреннән калган шадралар чуарлаган карчык, килене чыгып киткәч, аяклы көзге каршына басып, әйләнә-тулгана үзен карый. Үзенең матурлыгына ышанып, улы Гайнетдин бүләк иткән чын күннән чәчәкләп, чуклап эшләнгән читекләрен җырлатып, Иске бистә урамнарын иңләп, каршысына очраган ахирәтләре белән туктап исәнләшә-исәнләшә, ашка бара. Күңеле очынып, җырлап тора әрем тел Маһибәдәрнең.

Аларның да төрле чаклары булды – Гайнетдин дә фәрештә түгел иде. Каенананың да Хәлимәнең тырнагы астыннан кер эзләгән көннәре булды. Тик Хәлимә чын дипломат була белде. Аның пешергән ашыннан каенанасының берәр гаеп табасын әрем тел Маһибәдәрнең йөзенә карап чамалый да:​​​​​​​

- И әни җаным, кайчан гына синең шикелле тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәнермен инде. Менә бүген умачым оешлы булды. Икенче тапкыр син пешергәнне карабрак торырмын. Һай, белмим-белмим, синең кебек тәмле итеп пешерүче юктыр. Алай пешерергә өйрәнеп булмас, – дип куя.

Маһибәдәрнең киленен сүгәргә дип ачылган авызы:​​​​​​​

- Юк, килен, алай ук оешлы түгел, тәмле генә булган үзе, ашаудан бүтәнгә ярамас, – дип, сүзен тәмамлый.

Шулай итеп яшәде аларның гаиләсе. Ә үз килене:

- Здравствуй, мама, – дип кайтып күрешә дә: – как живёшь? – ди.​​​​​​​

- Ару әле, ничава, Аллага шөкер, – ди карчык.

Аннан соң килен, карчыкны кочаклагандай итеп, битеннән үбеп куя. Хәлимә түти, җирәнгәнен сиздермәскә тырышып, кул арты белән кызыл иннек сыланган битен сөртеп ала да, әллә ниткән хушбуй катыш тир исе килеп торган килененнән читкәрәк тайпыла.

 

- Здравствуй, бабушка, – диләр оныклары Степан белән Дима – зәңгәр күзле, сары чәчле малайлар.

 

​​​​​​​Драстуйте, – ди Хәлимә «бабушка», – какие уже большие стали! Зур үскәнсез, – дип, башларыннан сыйпагандай итә.

 

Ә Габдуллаҗанының куенында эреп кенә китә карчык, бөтен җаны- тәне белән улының куенына сеңә. Габдуллаҗаннан хәләле, җанына сеңеп калган Гайнетдиненең һәм талчыбыктан үргән бишек, кабык арба исе килә. Улының сабый чагы әйләнеп кайткандай тоела. Карчык аның йөрәк тибешен тоя, үзенең дә йөрәге аның белән бергә тибә башлый. Хушбуй катыш тир исе килеп торган киленен оныта.​​​​​​​

- Әй балам, кайттыңмы? Шундый сагындым, балам! Әйдә, кулларыгызны юыгыз, гөбәдиям, өчпочмагым пешкән, хәзер токмачымны гына салып кабартып алам да, – дип каударланып, аш бүлмәсе ягына кереп китә.

Улы янында шундый рәхәт була Хәлимә түтигә, шундый җиңел була!

Тик атна үтми, бер айга дип кайткан улын хатыны тыкырдата башлый.

- Давай уедем домой, мне скучно.

Хәлимә түтинең: «Минем улымның үз өе бит бу. Нәрсәгә дип сикерәсең? Менә шушы ишеге алма бакчасына чыга торган бүлмәдә тәгәрәп үскән бала бит ул! Минем дә бит балам белән азрак торасым килә. Синеке генә түгел ләбаса, улым минеке дә», – дип, бик әйтәсе килә, тик бер сүз дә әйтми. Андый-мондый сүз әйтсә, улының тормышы бозылыр дип курка. Оныклары ятим калыр дип уйлый. Юкса атна буе нәрсә генә пешереп ашатмады, крахмалланган ап-ак урын-җирдә генә йоклатты. Тик киленгә ярый алмый. Ә Габдуллаҗаны хатыны янында эрепләр генә китә. Булса да булыр икән шундый ярату! Күбәләк янып торган утка тартылган кебек, хатыны янында бөтерелә ир. Канатларың көймәсә ярар иде, улкаем, дип борчыла. Исән-имин генә бул, балам, дип дога укый-укый, улы күрмәгәндә, яшьле күзләрен сөртеп елый-елый, кунакларга ризык әзерли каенана. 

 -Улым, улым. Азрак кына торыгыз инде. Әле күреп тә туймадым үзеңне, балакаем, – дип, яшьле күзләре белән улына тутырып карый. Улы аңлый инде, ләкин хатыныннан уза алмый.

-Китәселәре килә бит, әни. Малайлар Галя бабушкаларын сагыналар.

- Әйе, – дип уйлый карчык, – урып алган бу хатын улымны, урып кына алган.

Атна узуга, Мәскәү поезды белән китеп баралар. Аннары Хәлимә түти, айларын саный-саный, икенче кайтуларын көтә. Шулай айлар үтә, еллар үтә, гомер уза. Өйләренә нур булып килеп кергән Нәфисәнең дә Үзбәк якларына чыгып киткәненә дүрт ел узды. Дүрт ел гомер бер дә узмас кебек иде, уза икән шул!

(Дәвамы бар)

 

   "КУ" 12, 2020        

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тәмле телең белән генә ярап булса иде ул кешегә! Киленне дә үз ягына авыштырып куяр иде Хәлимә түти. Юк шул. "Чәчең белән җир себерсәң дә ярап булмый" диләр халыкта.Кайнанасы усал булса да миһербанлы булган инде.