Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Кунаклар дәшми-тынмый утыруын белделәр. Отряд җыю да җиңел эш түгел, җитмәсә, җаваплы да. Әгәр баягысы «авыл кешесенә хас булган акыл» булса, монысы инде «авыл кешесенә хас булган хәйләкәрлек»: берәүнең дә бу эшкә беренче булып тыгыласы килми. Моны Степан да, кунаклар да яхшы аңлый иде.

(Башыннан укыгыз)

41
Михайловкага Степан кайтып керде. Шат күңелле, кунак киемендәге
Степан менә инде ничәнче сәгать өстәл артында утыра, чакырылганнарга
үзенең сәфәре турында сөйли. Чакырылганнар күп тә түгел: туганы
Григорий, чиркәүдән Евлампий, чегәннәрнеке кебек бөдрә җирән чәчләренә
буй-буй булып ак төшкән тегермәнче Семён, Семённың улы. Ашыкмый
гына көмешкә тәмләделәр, авызларын чапылдатып, зур-зур кисәкле майлы
ит ашадылар. Шул арада Степан, чиста тастымал белән тирләгән битен
сөртә-сөртә, сәфәрнең йомгаклары белән мактанды, кырда утырган ирләрне
куркаклыкта гаепләп тә алды.
– Бара-бара күзләр тонып бетте, ник чыкканыма үкенә башладым.
Эшелон-эшелон булып солдатлар үтеп китә, ә авылларда бер солдат та
юк! Бары Щучье Озерога килеп җитәрәк туктаттылар мине: син кем, кая
барасың, кайдан киләсең, ниләр эшләп йөрисең... Киемнәренә караганда –
безнекеләр кебек, тик кем белә? Башта куркып калдым, соңрак мин дә
сорау бирәм тегеләргә: ә сез кем? Әйтә шунда берсе, озынрагы, көлеп:
без, ди, Рәсәйне кызыл бандитлардан тазартабыз. Ә син монда ни эзләп
йөрисең? Тәк, мин әйтәм, менә сезне эзләп килдем дә инде! Шуннан ни,
командирларына алып килделәр.
Степан голт-голт итеп чүлмәктәге квасны эчте.
– Яшь кенә усал егет, күзләре кып-кызыл. Ике сүзнең берсе тәүфыйксыз.
Китте миңа бәйләнеп, түз генә. Кот табанга төште, инде, мин әйтәм, сәгать
соңгы минутларны саный, шартлатып аталар да китәләр. Бар белгәнем –
Аллага ялвару!
Ул, тиз генә почмактагы образларга күз салып, кулларын киң итеп җәеп
чукынды, икенче кулы белән яшьләнгән күзләрен сөртте дә дәвам итте:
– Пыр туза бу егет, авыз ачарга да ирек бирми. «Без монда алны-ялны
белми көрәшәбез, ә сез ашап-эчеп, йоклап ятасыз! Бернинди файда юк
сездән! Безгә генә кирәкме большевиклар белән бу сугыш? Волостегыз
большевиклар кулында. Нәрсә карап тордыгыз? Нигә каршы чыкмадыгыз?»
Түзмәде Григорий, үзенең чынлап та дөрес булган фикерен әйтте:
– Ә нигә без сугышырга тиеш әле? Моның өчен махсус оештырылган
армия бар түгелмени?
– Шулай да соң. Бер сәгатьтән артык баш миен таптады.
Степан да түзмәде, бик тиз хәрәкәт белән чирекле шешәне аударып,
стаканга көмешкә койды, бер кабымда аны йотып, тастымалны иснәде.
Шуннан тозлы кыяр табып, аны кетердәтеп чәйнәп алды. Өстәл
артындагылар аның тәмле итеп кыяр чәйнәгәнен көттеләр. Семённың улы
аны ашыктырды:
– Шуннан? Шуннан?
– Шуннан ни? Кара мужиклар сез ди! – Степан бераз тынычланды. –
Якын көннәрдә сезгә зур отряд килә, ди. Алар килеп җиткәнче, үзегез
отряд оештырыгыз, властьны кулыгызга алыгыз. И – марш өеңә, ди.

Мин ни, аның кабатлаганын көтеп тору юк, атка сикердем дә станциядән
чыгып тайдым.
Өстәл артындагылар тынып калды. Авыл кешесенә хас булган акыл
беренче булып килгән канәгатьлектән өстенлек алды. Отряд – әйбәт, тик
ул кайда урнаша? Шуннан аларны ашату-эчерү дә бар бит әле. Ә атлар?
Монысы ничек булыр? Ә солдатлары тыныч булса, бер эш, әгәр тыныч
булмасалар?
– Нишлибез инде? – Семён барысын да аптыраткан сорауны бирде.
– Нишлисең инде? Бездән берни дә тормый. – Степан бу турыда озак
уйлаганын күрсәтте. – Отряд килә, урнаша. Безгә икенче мәсьәләне чишәргә
кирәк – үзебезнең команданы җыюны.
Кунаклар дәшми-тынмый утыруын белделәр. Отряд җыю да җиңел эш
түгел, җитмәсә, җаваплы да. Әгәр баягысы «авыл кешесенә хас булган
акыл» булса, монысы инде «авыл кешесенә хас булган хәйләкәрлек»:
берәүнең дә бу эшкә беренче булып тыгыласы килми. Моны Степан да,
кунаклар да яхшы аңлый иде. Ә Степан аларның бу хәйләкәрлегенә өстән
генә көлеп карады да өстәл артындагыларга сорауларын яудыра торды.
– Казанлыдагы отрядта кемнәр? Безнең халыктан бармы?
Бусы инде аның отрядтагы халыкның татармы, русмы икәнен ачыкларга
уйлавыннан, тик нигә моны белергә кирәклеген әлегә беркем дә аңламый
иде.
– Анда төрле халык: руслар да, татарлар да, башкортлар да бар.
Удмуртлар килеп кушылды күптән түгел.
– Ә без руслардан гына торган отряд төзербез алай булгач. Михайловка
белән генә чикләнмик, бөтен рус авылларын да кушыйк. Отряд кына түгел,
икенче төрле атыйк: Беренче Аскын полкы.
– Нигә Беренче?
– Димәк, Икенчесе дә, Өченчесе дә булыр!
Кунакларга ошап китте бу карар, алар хуплап: «Ярар, ярар!» – диештеләр.
– Отрядның командиры итеп, мин Аркадий Дедухинны тәгаенләр идем.
Аны Казанлыга кайткан диләр, шул дөресме?
Дөрес икән бу хәбәр, Казанлыда ял итеп ята сугыштан качыпмы,
яраланыпмы кайткан Аркадий Дедухин. Степан Григорийга борылды:
– Җибәр берәрсен Казанлыга, чакырсын Аркадийны. Сөйләшик. Ә әлегә
отрядның исемлеген төзи башлыйк.
Күптән саф һавага чыгарга хыялланып утырган Григорий ике әйткәнне
көтмәде, Степанның башы белән ымлавын күрү белән тышка атылды. Ә
Степан тагын көмешкә өстәп чыкты, стаканын күтәреп, бер генә сүз әйтте:
– Ну, Алла ярдәме белән!
Бүлмәдә тагын кыяр кетердәде. Степан уңайсызланыбрак Евлампийга
карады, шуннан кулын селтәп, уйлаганын әйтте:
– Алладан көт, тик үзең йоклама. – Алла исемен ишеткән дин әһеленең
башы өскә күтәрелде дә, тагын күкрәгенә төшеп китеп, тын гына йокыга
талды. – Әйдәгез, исемлек буенча уйлашыйк әле.
Әллә кемне эзләгәндәй томанланган күзләре белән тирә-ягына каранып,
усал тавыш белән күрше бүлмәгә табан кычкырды:
– Нинка! Кәгазь белән канат алып кил тиз генә!

Тын гына басып, Нина бүлмәгә керде дә, башын иеп, тагын тын гына юк
булды. Степан ашыга-ашыга эчәргә салды, иптәшләрен көтеп тә тормыйча,
стакандагы көмешкәне авызына ташлап, тагын кычкырды:
– Нинка, кая юк булдың? Тиз бул дим!
Нина әтисе кушканнарны кертеп өстәлгә куйды, анда яткан ашамлык
калдыкларын тәлинкәгә җыеп, язарга урын әзерләде дә чыгып китте.
– Исемлек. Беренче Аскын полкы. Киттек, Аллага тапшырып! Каршы
булмасагыз, исемлекне Савелий Чуров башлап җибәрә.
Дин әһеленең башы тагын өскә күтәрелде дә, бу юлы аның күзләре
беренче кат күргәндәй, өйдәгеләрнең йөзен барлый башлады.
Сөйләшмәскә тырыша Нина әтисе белән. Соңгы вакытта Степан
бөтенләй үзгәрде, бер кешене тыңламый, бер кешене ишетми башлады.
Гәрәй армиягә киткәч, тагын да ныграк үчләшә, Савелий Чуровка кияүгә
бирәм дип куркыта башлады. Иң кыены – Гәрәйдән бернинди хәбәр дә юк...
Бары тик авыл егетләре шатланып-сөенеп: «Синең татар малаеның башын
борганнар», – дип кычкырып калдылар. Ә шуннан соң эзәрлекләүләр,
куркыту-янаулар китте. Степан булачак кияүне үзе генә белгән сыйфатлар
аша сайлый башлады, аның уенда бары байлык та шөһрәт... Тик «Балык
булмаганда, кысла да – балык», тормыш тәҗрибәсе кабат-кабат Савелийга
алып кайта торды. Шуңа да ул аны үзенә якынайта төште, кирәксә-
кирәкмәсә дә мактады, башкаларны читкә тибәрде. Исемлекне дә аннан
башлап җибәрүе дә юкка түгел, ул аны зур эшләргә бәйләргә тырышудан.
Савелий дә хәйлә артыннан кесәсенә керми – кыз ярәшү турында ләм-мим.
Бусы инде Степанны аптырата да, кайгырта да иде. Башка уй-фикерләре
бардыр, ахры, егетнең...
Булган ачуын Степан кызы белән хатыныннан ала башлады. Аларның
алдында бер генә юл – кочаклашып елап алу, анысын да бер тавышсыз,
бер сүзсез, сулкылдау тавышын беркемгә дә ишеттерми генә. Тагын нәрсә
эшләргә була, ни кылырга мөмкин инде аларга? Юк, берни дә юк...
Сәгатьтән артык бәхәсләшә торгач, исемлек әзер булды. Ул, чынлап та,
зур иде – йөздән артык кеше иртәгә кичкә чиркәү алдына җыелырга тиеш
дигән карар да чыгардылар.
Чак-чак атлап кунаклар кайтырга чыктылар. Капка төбенә озатырга
чыкканда, Степан йөзгә-йөз Казанлыдан килеп җиткән Аркадий Дедухин
белән исәнләште.
Ул шунда ук Григорийның улына борылып, аңа ниндидер эш кушты.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев