Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

– Әлегә! Әлегә сүз атышабыз. Бераздан чын-чынлап атышырга туры килмәгәе! Менә шунда ярдәм сорап килерсез миңа, тик өмет тә итмәгез! Кһем-кһем! Бу сүзләрне әйткәч тә, Сафа пыр тузып чыгып китте. Ачык тәрәзә аша тояк тавышлары гына ишетелде.

(Башыннан укыгыз)

36
Калган вакыйгалар бер-бер артлы таудай ишелеп төшә башладылар.
Иң беренче булып, җир турында карарлар кабул ителде. Крестьян җир
банкының сигезенче район бүлеге мөдире А.Котовның җирне бирү турын-
дагы карары барлыкка килде. «Настоящим доношу Уфимской губернской
коллегии по земледелию, что 13 (26) февраля с.г. на основании декрета
СНК от 26 октября 1917 г. и постановления Бирского уездного Совета
крестьянских депутатов от 30 января 1918 г., мною произведена передача
всех имений вверенного мне района и прочего, находящегося в моём
распоряжении волостных земельных комитетов». Кызык, кем соң җир
хуҗасы? Шунда эшләгәннәрме, җирне эшкәрткәннәрме, әллә банкмы? Җир
хуҗалары бөтенләй читтә торып калды бу карардан.
Икенче итеп, өязгә советлар съездына вәкилләр сайладылар. Рәсәйнең
чиксез зур булуына ышыкланып, унҗиденче елның беренче декабрендә
булган Беренче җыенга, унсигезенче елның февралендә булган Икенче
җыенга бу яклардан бер вәкил дә сайланмый калды. Ә сайланган вәкилләр
арасында күпчелекне эсерлар, меньшевиклар, кулаклар тәшкил итә. Бу
хәл чынлап та бер фиркане дә канәгатьләндермәде, шуңа да Өченче җыен
алдыннан – анысы март аеның егерме бишенә тәгаенләнгән иде – бик кызу
эшләр алып барылды. Сафа мулланың нык тырышуына карамастан, ул,
вәкил булып, җыенга үтә алмый, төшеп калды. Ике кешене – Ильяс һәм
тагын да берәүне, элекке старшина Галишан Казыйхановны сайлады халык.
Шул арада тагын бер яңалык бөтен авылны, бөтен тирә-якны гөрләтте.
Старшина урынында йөргән Зарифның бер эшен дә күрмәгән халык, аның
урынына эшләрдәй кешене куюны таләп итте. Бу эшне күтәреп чыгучы
булып, гомум эш бармаганга җаны көйгән Гаязетдин булды, шуңа да ул башлап чыгыш ясаучы, тәҗрибәле кеше буларак, җыенның рәисе итеп
сайланды.
Старшина сайлау турында ишеткәч тә, халык бу вазифага аның үзен
кыстый башлады, тик Гаязетдин нык торды, сәбәп итеп фронт яралары
үзенекен итүен, йокы, тынычлык юклыгын әйтте. Шуннан: «Әнә хәтта
туп ядрәсе дә бер чокырга рәттән ике мәртәбә төшми», – диде ул шаяру
катыш. Чынында исә аның максаты бу эшкә инде үзен күрсәтеп өлгергән
Ильясны кертеп җибәрү иде. Барысын да алдан уйлап, әзерләнеп килделәр
алар бу җыенга.
Җыен башланып өлгермәс борын волостьның зур залында басып
торырга да урын юк иде.
– Җәмәгать, Рәсәйнең җиккән аты бик зур тизлек белән әллә кая таба
чаба башлады. Алда ни булырын Ходай үзе генә белә. Бу чорда, бу чакларда
нык, төпле кеше, халыкка терәк булырлык кеше кирәк старшина урынында.
Ни Аллага, ни муллага булып йөргән кеше безне канәгатьләндерә алмый. –
Гаязетдин Зарифка ымлады. – Нинди тәкъдимнәр бар?
Шуны гына көткәндәй, берничә урыннан Сафа мулланың кешеләре
чәчрәп килеп тә чыктылар:
– Сафа мулланы куярга кирәк старшина итеп. Хәзрәт дин эшен дә,
волость эшен дә яхшы белә. Бар ягы белән дә килгән!
Гаязетдин тыныч кына үз уен алга сөрде:
– Шулайдыр, без монысына ышандык инде. Күп вакыт та узмады бит
аның үтә «законлы» эшләренә.
Монда инде Сафа үзе кычкырып диярлек җибәрде:
– Мин беркемгә дә тырнак белән дә кагылмадым. Гаеплеләрне эзләгез,
ә миңа тимәгез! Якын да киләсе булмагыз!
– Дин кешесенең теле бик ипле булырга тиештер, хәзрәт? Хөрмәтле
җыен белән сөйләшкәндә, бу бигрәк тә зарур. – Гаязетдиннең тынычлыгы
куркыта иде Сафаны. – Старшина кеше дөнья күргән, утын-суын кичкән,
армиядә булган кеше булырга тиеш. Дөньяви тәҗрибәсе булмаса, аңардан
ни файда? Шуңа да мин, авылның ихтирамга лаек булган кешеләре белән
сөйләшеп, икенче кешене тәкъдим итәм.
Гаязетдин, җыенга җыелганнарны кызыксындырып, махсус рәвештә
туктап калды. Халык та тынды, кемдер кычкырды:
– Кемне? Исемен ата!
– Хәзер әйтербез. Старшина кылган эшләренә җыен алдында җавап
бирә, андый кешене сайлаган җыен үзе дә өстенә җаваплылык ала. Шуңа
күрә дә сайланасы кеше очраклы кеше булырга тиеш түгел!
– Сузма инде! Кем? Исемен әйт!
Күренеп тора, җыендагыларның алдан әзерләнгән бер өлеше башкаларны
авыз да ачтырмый, төрле урыннан кычкыра башлады:
– Сафа! Сафа мулла! Сафа! Сугышта булган, әфисәр булып кайтты!
Халыкны тынычландырырга теләп, Гаязетдин кулын күтәрде. Бераздан
гына тынычлык урнашты. Өстәл артында бөтенләй битараф булып утырган
Зарифка бернинди игътибар юк, ул үзе дә бу эштән төшеп каласына инде
ышанган иде, шуңа да тын гына утыра бирде.
– Мулланың эше муллалыкта, җәмәгать. Без икенче кешене тәкъдим итәбез. Ул да булса – Ильяс Ягафаров. Барыгыз да беләсезме аны? Белсәгез,
аның турында сөйләп тору артыктыр.
Бу исемне тыныч кына каршы алган халык, сорауның икенче
яртысыннан көлеп, шаулашып алды. Чынлап та, ярты ел эчендә аңа булган
хөрмәт бермә-бер арткан иде. Ильяс кешеләр каршысына алгарак чыкты.
Җыенга ул солдат киемендә килде: гимнастёркасы, коеп куйгандай, көчле
иңбашларда утыра, каеш белән билен кысып буып куйган, аяктагы итекләре
чистартылып, исе килмәсен өчен кичә үк дегет белән буялган. Ильяс,
фуражкасын бер кулыннан икенчесенә күчерә-күчерә, дулкынлануын
яшерергә тырышты. Кыендыр ул бөтен халык карап торганда үзеңә: бер
күзләрдә – ышану һәм өмет, икенчеләрендә «Курыкма!» дип дәрт бирү,
өченчеләрендә икеләнү чагыла...
– Беләбез, яхшы беләбез! Ильясны сайлыйбыз! Ул безне рәнҗетергә
ирек бирмәс!
– Ильяс яшь, сугышны үткән, чынлап та дөнья күргән, ата-бабасы,
чыгышы белән тулысынча безнең якныкы. Тагын нинди кеше кирәк? Эзләп
тә тормаек, кардәшләр!
– Шундый Ильяс кебек теремек кеше кирәк безгә. Зариф кебек утырган
урынында оеп, йоклап торганнан нинди файда ди инде ул?
Сафаныкылар да калышмады, халык арасында буталып, кычкырудан
туктамадылар:
– Сафа! Сафа мулла старшина! Сафа!
– Сафа укымышлы, зыялы кеше!
– Ә Ильяс укымаганмы? Ул бит – «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган кеше!
Бу сиңа шүтке түгел!
Әйе, Сафа тик кенә ятмаган бу көннәрдә, күп кенә кешене алдан әзерләп
өлгергән. Ике арадагы килеп чыккан тарткалашу сугышка барып җитә язды.
Шунда моңа хәтле тын гына утырган Галләм карт алга чыкты.
– Кордашлар, башта сезгә эндәшәм. Ысматри-матри, Ильяс – ир уртасы,
башы бар, укыган, фронтта сугышның беренче көненнән булган, кайтты да
эшкә чумды. Халыкның мәнфәгатьләрен аңлый, белә, халыкка кирәгенчә
сорауларны куя да, чишә дә. Тагын кем кирәк соң безгә? Бары тик Ильяс!
Яшьләр, сезгә мөрәҗәгать итәм – Ильяс бит сезгә өлге! Ысматри-матри,
бармы тагын андый кеше сезнең арада?! Олылар белән сезнең тирә
яшьләрне бәйли торган старшина булачак ул! Сайлаек аны, матур тормыш
аның ягында, менә шул! Ысматри-матри, ялгыша калсак, ул ялгышны төзәтү
кыен булачак бу болганчык заманда! Менә шул! Бары тик Ильяс!
Сафа кешеләре иң авырткан җиргә сукмакчы булдылар:
– Ә аның тазалыгы хөрти! Фронттан кайтканнан бирле чирләп ятты!
Зал тынып калды, барысы да бер Ильяска, бер җыенны алып баручы
Гаязетдингә карадылар. Тамагын кырып, шул ук тынычлык белән Гаязетдин
кычкыручыга табан борылды:
– Йә, кем әле син! Халык арасына качып сөйләүче Ходай бәндәсе! Син
авылда теләгәнеңне эшләп ятканда, Ильяс, сине саклап, окопта ятты. Син
авылда кеше талап ашап-эчеп ятканда, ул лазаретларда яшәү белән үлем
арасында булды. Ул үзенең бурычын тутырып үтәде, әле дә халык өчен бар
көчен салырга әзер. Аллага шөкер, тазалыгы да кайта. Менә, карагыз, аның кебек барыбыз да шундый баһадирдайбызмы бу җыенда? Күз тимәсен,
менә дигән егет! Шулай булгач, син, мондый сүзләр сөйләүче – тәрбиясез
кеше. Мин сине Ходай бәндәсе ди атаган идем, кире алам сүземне. Син
Ходай бәндәсе түгел, син – адәм актыгы! Җәмәгать, бармы минем белән
ризалашмаучылар?
Тын калган халык кычкыручыдан читкә тайпылды, ул мескен берүзе
торып калганын аңлагач, тиз генә залдан чыгып ычкынды.
Бу сүзләр барып җитәр урынын тиз таптылар. «Сафа! Сафа мулла
старшина! Сафа!» дип кычкыручыларның саны күпкә азайды.
Гаязетдин монысына инде игътибар да итмәде:
– Риза булсагыз, ике вәкилне дә тавышка куябыз. Исегезгә төшерәм,
җыенда старшинаны авыллардан ун өйдән бер кеше исәбеннән күрсәтелгән
вәкилләр сайлый. Сайланырга теләүчеләр, халык күрсәткән вәкилләр белән
танышкач, турыдан-туры сайлау мәшәкатьләренә күчәбез. Күрәсез, өстәлдә
тартма тора, анда ике тишек. Сайлаучылар, ризамы-каршымы икәнен
күрсәтеп, шул тишеккә шарлар сала.
– Бигрәк катлаулы эш, җиңелрәк ысулы юкмыни? – дип, башны
катырырга теләде берәү. Аны тиз туктаттылар.
Гаязетдин дәвам итте:
– Сайлауны без уйлап чыгармаган, аның үз тәртибе, җае бар. Өяздән
өстәрәк җирдән килгән язулар кушканча, тиешенчә эшлибез, җәмәгать!
– Алай икән! – Сафаныкылар тагын шаулап алды.
Гаязетдин, алар ягына кулын селтәп, сүзен тәмам итте:
– Шуннан, җиңүче билгеләнгәч, аның тормыш юлын бик тәфсилләп
язып, Өяз дворяннары җитәкчесенең исеменә хат әзерләрбез.
Җиңделәр Ильяс ягындагылар бу сайлауда. Сафа мулла тагын төшеп
калды. Ачыктан-ачык дошманлык булмаса да, эшнең тирәнгә кереп баруы
турында Сафа ягыннан булган кара йөзләр сөйләде. Сафаның куштаннары
тагын, волость артында торган атларына сикереп менеп, Казанлыдан
Чүпрәлегә табан очтылар.
Бу юлы нинди планнар коралардыр…

37
Унсигезенче елның язы озак, ашыкмыйча гына килде. Әллә нинди хәл –
Казанлыда тавыш-тын басылды, кинәт дөнья тынып калды. Әйтерсең
яшәешнең кискен үзгәреш көтүе кешеләргә авыр йөк булып баса, шул
басымга табигать тә үзенең бакыр биш тиенен өсти иде.
Иң куркытканы, иң аптыратканы – власть юкка чыгу. Чуен юлдан килгән
хәбәрләр чехословак корпусының фетнәсе турында көн саен төрле яңалык
алып килә. Казанда да, Уфада да Учредительләр җыелышының шулай бер
сәбәпсез таратылуына каршы чыгучылар саны күз алдында арта барды.
Өяз белән волость арасында мөнәсәбәтләр өзелде, бернинди күрсәтмәләр,
фәрманнар килми башлады.
Ильяс, старшина буларак, үз белгәне буенча эшләргә тырышты. Ә
белгәнне башта аксакаллар белән, Яков Костантинович белән киңәшләште.
Иң беренче карар (власть бары шунда гына власть була, әгәр кулында
нидер булса) – шул җир турындагы Декретны тормышка ашыру булды. Бу эштә иң кыены – җирне яңадан бүлү. Эшнең бу өлеше бервакытта да
тыныч кына тәмамланмый, һәрвакытта да канәгать калганы да, канәгать
түгеле дә күп була. Кемдер үзенең ызанын тирә-якны тазартып зурайтып
өлгергән, кемдер ел саен черемә керткән, чүп үләнен юк иткән, ә кемнеңдер
җирләрендә билчән һәм кычыткан үсеп утыра. Соңгы мәртәбә бу җирне
кабаттан бүлешү ике гасыр очрашканда була, әле бүген дә кайсыбер
авылдашлар ул елны иң усал сүзләр белән искә төшерәләр. Шушы хәлләр
кабатланмасын өчен, Ильяс бер көнне, хәлле кешеләрне, аксакаллар һәм дин
әһелләрен чакырып, бик озак сөйләште. Ә моңа хәтле ул Декретның үзен,
Учредительләр Җыелышына әзерләнгән бик күп документларны, бигрәк тә
«Крестьянский наказ о земле» дигән өлешен зур дикъкать белән өйрәнде.
Иң беренче булып, Ильяс үзе яклы, үзгәрешләргә тарафдар кешеләрне
җыярга тырышты. Шулай итми дә булмый, бу җыелышка наганлы мулла
Сафа үзе, җитмәсә, үзенең куштаннары белән килеп керәчәк.
Чынлап та, шулай булды. Сафа үзенең башкисәрләре белән бер сәбәпсез
урам буйлап чаба, волостька килеп керә, сүз тарата, кешеләрне куркыта.
Ильяс былтыргы елны Петроградта «Ике властьлылык» килеп чыкканын
һәм бу хәлләрнең нәрсәгә китергәнен яхшы хәтерли. Монда да шул ук хәл –
кайдандыр корал тапкан Сафа, үзе кебек чаяларны җыеп, зур гына төркем
корып җибәргән, аларны атарга, коралны карарга өйрәтә, айга ике-өч чуен
юл станцияләренә барып, кеше таларга да булдыралар. Бусына каршы
чыгарлык бары бер чара – төркем төзү, корал табу, кешеләрне азмы-күпме
сугыш эшенә өйрәтү, саклый торган чикләрне билгеләү. Менә шушы
сорауларны күтәрде Ильяс бу җыелышта. Тик аның башында ук Сафа
кешеләре белән беренче бәрелеш булып алды. Сафа бу бәрелештә үзенең
бик усал, астыртын һәм хәйләкәр булуын күрсәтте. Ничек тә булмасын, яңа
төркем төзетмәскә – менә монда күренде аның хәйләкәрлеге:
– Кһем-кһем! Җәмәгать, мин ничә ай инде кеше җыеп, аларны үзем
ашатып-эчереп, өйрәтеп ятам. Әллә бик җиңел дип уйлыйсызмы? Мин бит
әле дини вазифа да башкарам. Тагын нинди төркем, ди, инде ул? Аларны
карарга, тәртиптә тотарга кирәк! Әле күпме вакыт үтеп китәчәк алардан
кеше ясаганчы. Ә минем әзер команда бар. Кһем-кһем!
Кемдер ризалашырга итте, кемдер каршы килде – соңгылары күбрәк
булып чыкты.
– Сафа хәзрәт, бу болганчык заманны алдан күреп, бик кирәкле эш
башкарган, туганнар!
– Әйе, тик хәзер стансада кеше талап йөриләр!
– Кем әйтте моны? Кем кемне талый торгандыр, тик минем егетләр
андыйлардан түгел!
Көлеп җибәрделәр. Беләләр, беләләр, кем кешеләре оят һәм вөҗданын
югалтканны.
– Егетләр бер дигән, кирәксә, халык өчен утка-суга керергә әзер. Кирәкми
дисәгез, мин сезне көчләп, җәннәткә куып кертә алмыйм!
Шунда Ильяс, барысын да аптыратып, Сафаның бәкәленә суктырырлык
тәкъдим кертте:
– Ярар, сезнең тәкъдимне карап карарбыз. Тик бу төркем волость
кул астына күчә, һәм аның командиры итеп без икенче кешене куябыз. Сафа хәзрәткә, чынлап та, бик җиңел түгел берничә эшне берьюлы алып
барырга.
Ильяс яклылар бик тиз аңлап алды аның бу җиңүгә алып барган юлын.
Сафа да моны беренчеләрдән булып сизде һәм кычкырып җибәрде:
– Ю-у-ук! Ничек итеп мин үземнең карап үстергән бала кебек эшемне
сезгә бирим ди? Кара әле, әзергә-бәзер! Кһем-кһем! Мин моңа риза түгел
һәм беркайчан да риза булмаячакмын!
Сафаның риза булмаячагы билгеле инде. Шуңа да Ильяс бу сүзләрне
әйтте дә.
– Ярар, алайса, хәзрәт. Юк, димәк, юк! Без монда үз юлыбыз белән
барырбыз, болай булгач.
Сафаның, кызарынып, бөтен чикләрне чыгып китүе җыелышта утырган
дин әһелләрен каршы сүз әйтергә мәҗбүр итте. Иң беренче булып,
Фәйзерахман мулла туктатып карады:
– Сафа хәзрәт, бу сүзләрең, бәгъзе эшләрең изге динебез кысаларына
сыя торган түгел. Сезләр әдәп вә тәүфыйк барлыгын оныта башладыгыз,
ахры. Халык ни әйтер сезгә карап? Дин турында, дин кешеләре турында?
Аның сүзләрен Әхмәр хәзрәт куәтләде:
– Эшләреңдә зәррә хәтле дә ихтирам юк дингә дә, кешегә дә. Халык та
сезләрнең юлын юлбасарлык, ягъмачылык дип атый бит! Нигә дип наган
тагып йөрисең, син бит – мулла!
– Булса тагы. Кһем-кһем! Әнә Мөхәммәт пәйгамбәребез үзе дә
сугышларга йөргән, вакыты җиткәч. Миңа да менә вакыты килеп җитте.
– Өч әзмәвердәй солдатның гомере синең кулда! Гөнаһтан курык, хәзрәт!
Сафа күтәрелеп бәрелде:
– Яла! Яла бу! Минем кул да тимәде аларга. Ә инде кем аларны тукмаган
– сезнең күз алдында булды бит. Ник туктатмадыгыз? Ник кысылмый,
читтән генә карап тордыгыз? Хәзер гаеплене эзлисезме? Эзләгез, тик ул
мин түгел! Кһем-кһем!
– Ярар инде, синең бәхеткә власть юк! Элеккечә ыстанувай булса,
үрәтник булса, күптән рәшәткә артында утырыр идең дә бит.
Бу хәлләргә озак кына карап утырган Әхмәтгали хаҗи сүз алды. Җыелыш
шунда ук тып-тын булды, аның сүзен беркем дә бүлдерергә кыймады:
– Җәмәгать, тавышланмагыз, гаепләмик бер-беребезне. Ипле генә,
тәртипле генә кайтыйк кабаттан көн тәртибенә.
Ильяс та халыкны тәртипкә чакырды.
– Әйе, җәмәгать, без бер-беребезгә сүз атышырга җыелмадык бит, башка
мәсьәләләребез бугаздан.
Бу сүзләрне шунда ук Сафа эләктереп алды:
– Әлегә! Әлегә сүз атышабыз. Бераздан чын-чынлап атышырга туры
килмәгәе! Менә шунда ярдәм сорап килерсез миңа, тик өмет тә итмәгез!
Кһем-кһем!
Бу сүзләрне әйткәч тә, Сафа пыр тузып чыгып китте. Ачык тәрәзә аша
тояк тавышлары гына ишетелде. Галләм карт кузгалып куйды.
– Ысматри-матри, ә! Элек бездә бик билгеле сунарчы бар иде, мәрхүм
Зиннәтулла бабай. Менә шул әйтә торган иде, ни дип: Аю кешене бер
тәмләп караса, гел аңа ау корыр дип. Бу да бит шулай, туганнар, ә? Аңарда дин дә, чурт та калмаган хәзер. Уяу, аяу булаек, туганнар. Сакланганны
саклармын дигән Ходай!
Җыелыш берничә карар кабул итте. Алар арасында сугышчылар
төркемен булдыру иң мөһиме булды, командир итеп, бик теләп, Шакирны
тәкъдим иттеләр. Ә фронтовиклар аны Кызыл гвардия төркеме дип атарга
куштылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев