Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Иң мөһиме – Матусовның, аның кешеләренең нинди адым ясарын белү һәм шуңа әзер булу. Матусов берни булмагандай яшәвен дәвам итә, Ибраһим турында уйламый да, күрешкәндә элеккечә исәнләшә, күз карашында да бернинди дә усал уйлар сизелми. Монысының алданчык тышкы кыяфәт кенә икәнен аңлый старшина, тик аның аңлавы гына эшне берничек тә җиңеләйтә алмый, бары курку өстәп, аны катлауландыра гына.

(Башыннан укыгыз)

34
Үзенең ике юлбасарын бер атна эзләтеп, эзен дә таба алмагач, Ибраһим
эшнең кайсы якка юнәлгәнен аңлады. Бу ике адәм артыннан аның үзенә дә
чират җитәчәгенә ул бер дә шикләнми, тик ни эшләргә кирәклеген әлегә
белми иде. Ә шулай да, ул-бу була калса, аның җаваплары әзер, ул аларны
онытмас өчен кат-кат кабатлап йөрде. Беренчедән, бу әтрәк-әләмнәр аның
ише түгел, ул алар белән бернинди бәйләнештә дә түгел. Ул кайда да, бу
кешеләр кайда? Икенчедән, Матусов – ихтирамга лаек кеше, бу сәнәгатьне
аңардан башка беркем дә шулай төгәл һәм тәртипле итеп алып бара алмый.
Ә авыл кешеләренә нинди файда – әнә күпме кеше эшли анда җәен-кышын?
Өченчедән, Ибраһимның аның белән уртак эше, бер үче юк. Нигә дип әле
ул аның белән якалашырга тиеш?
Ибраһим шулай да, үзенең куркуларын, шик-шөбһәләрен язып, өязгә
җибәрде: ул-бу була калса, старшинага булган һөҗүмне оештыручыларның
туры адресы бар иде анда.
Язу – язу инде, ул гына саклап алып кала алмас. Сакланганны саклармын
дигән Аллаһы Тәгалә. Алдын-артын карап йөри башлады, өйдәгеләрне
инкыйлаб дип куркытты. Бүлмә саен мылтык һәм хәнҗәр таратып
куйды, ишекне, капкаларны бикләүне зарур итте, авылда булган берничә
шымчысына көн саен күргән-белгәннәре турында хәбәр биреп торырга кушты. Иң курыкканы – төн, төнен ни булырын кем генә белә. Йорт-курада
торган бозау хәтле ике этне кичкелеккә бәйдән ычкындыра башладылар.
Иң мөһиме – Матусовның, аның кешеләренең нинди адым ясарын белү
һәм шуңа әзер булу. Матусов берни булмагандай яшәвен дәвам итә, Ибраһим
турында уйламый да, күрешкәндә элеккечә исәнләшә, күз карашында да
бернинди дә усал уйлар сизелми. Монысының алданчык тышкы кыяфәт
кенә икәнен аңлый старшина, тик аның аңлавы гына эшне берничек тә
җиңеләйтә алмый, бары курку өстәп, аны катлауландыра гына.
Ә бер нәрсәне, өязгә язылган хатның Матусов кешеләре кулына
төшкәнен барыбер сизми калды ул.
* * *
Октябрьнең азагында станциядән кичкә калып кына кайтты ул. Ничә
мәртәбә үзенә әйткәне булды – төнгә каршы чыкмаска дип, җитмәсә, берүзе.
Тагын уйлаганча эшләмәде, тыңламады әллә кайдан, тирәннән килгән
искәртүне. Кәлтә урманнарына кергәндә, икенде-ахшам арасы җиткән иде
инде. Берничә тапкыр кире борылырга дип тә уйлап карады, тик үзсүзлелек
алдарак туган шул. Якында Танып күпере, бер-ике чакрым урман, аннан
ялан, авылга да чак кына кала. Нигә дип әле кирегә борылырга?
Шундый уйлар белән тулган башын төрле якка борды Ибраһим, урманда
әллә ниләр булып күренгән һәрбер төпкә, һәрбер агачка игътибар белән
карап, кулындагы револьверны ычкындырмыйча, атын каулады.
Урманны чыгарга күп тә калмаган иде. Сизми дә калды Ибраһим, агач
дип караган карачкылардан икәү аерылды: берсе атның башын тотып
кинәт туктатты, икенчесе тигезлеген югалтып, арбадагы печәнгә таянган
Ибраһимның револьверлы кулын арба тактасына кысты. Һәм шунда әллә
кайдан, һавадан яңгырагандай тавыш ишетелде:
– Ну, саумы, юлбасар! Никак, калтырыйсың? Дөрес, правильно делаешь!
Пришел твой последний час!
Кем тавышы икәне билгеле иде, тик Ибраһим вакытны сузарга тырышты:
– Кем бу? Сез нишлисез? Мин бит власть вәкиле, бу эшләрегезнең кая
барганын аңлыйсызмы?
– Ладно, танымаган булып кыланма, каналья!
– Даниел Геворкович, син шаярасыңмыни әле шулай? Котны алдың
бит! – Ибраһим көләргә маташты. – Шаяруларың бик кызык!
– Юк, нинди шаяру ди? Сөйләшәсе генә бар.
– Иртәгә, волостьта сөйләшик, бүген бик соң да инде? Аннан урыны да...
– Соң түгел. Урыны да менә дигән! Итак. Сине кара көнчелек харап
иттеме? Ә? Сиңа минем тегермән кирәк булдымы? Сиңа минем лесопильня
кирәк идеме? Сиңа минем йорт ошадымы? Син минем акчаларга кызыгып
йөри идеңме? Боларның барысын да сиңа сатып та бирер идем әйбәт кенә
хакка. Килешер идек, анысына гына калса. Мин бит үз ягыма кайтып
китәргә карар кылган идем күптән түгел.
– Даниел Геворкович, сез нәрсә! Кирәкми миңа болар! Мин бит, беләсең,
дәүләт эшендә. Вакытым да юк, теләгем дә! Буш сүз җиткергәннәр сезгә!
– Буш сүз! Ә хәзер иң мөһиме: нигә дип егермесе дә тулмаган баланы
үтердең, явыз? Мин бит монысын сиңа никогда не прощу!

Ибраһимның тавышы бөтенләй калтырый башлады.
– Әст-стәгъфирулла, Д-даниел Геворкович! Ни сөйлисең син? Минем
бер гаебем юк! Шуннан, минем вазифадагы кеше аны эшли аламы?
– Ала икән шул! Тик мин бит Аллаһ түгел синең гөнаһларыңны, язык
эшләреңне барларга-ярлыкарга. Аның каршында, Матусов бармагы белән
һавага күрсәтте: җавап бирерсең совсем скоро. Ә минем өстән язган
жалуың? Менә ул! Күрсәтегез әле аның хатларын!
Матусов егетләренең берсе кулындагы кәгазьләрне өскә күтәреп
күрсәтте. Коты очкан Ибраһимның тавышы калтырый, ул, ычкынырга юл
эзләп, тирә-ягына карый, сүз кушып, боларны сөйләндерергә тырыша.
– Нишләтергә уйлыйсыз мине? Мин гаепсез!
– Эшләтәбез. Әгәр сиңа кызык булса, әйтәм. Танып күперенә кергәч,
синең атың нидәндер куркып дулап китә. Ә син егылып төшеп каласың,
башың белән елгадагы субайга бәрелеп, муеныңны сындырасың. Ә субайга
табан турыларга сиңа ярдәм итәрбез!
Ибраһим, тотып торучыларның куллары нык булуга карамастан,
Матусовның аягына егылырга маташты, авызыннан аңлашырлык сүз
чыкмый иде.
– Беләсеңме, башта мин, сине тотып, властька тапшырырга дигән идем –
власть юк, власть бетте, тәртип бетте. Аннан атып кына китәргә уйлаган
идем, кире уйладым. Син һәлак иткән балалар кебек һава җитмәүдән
үләчәксең. Бер-ике көннән табарлар, кайгырма! Так что прощай!
Ибраһим котыла алмаячагын аңлады, аны тотып торган кеше кулларына
эреп-агып төште.
– Даниел... Даниел Геворкович! Гафу ит! Ярлыкау сорыйм!
– Бог простит!
Матусов борылды да китеп барды.
* * *
Яман хәбәр дә тиз йөри авылда. Старшина Ибраһим Кәлтә урманында
дулаган атыннан күпердә төшеп калып муенын сындырган дигән хәбәр
кешеләрне аптыратты. Атының дулавы, күпердән төшеп калуы, субайга
туры килүе – болар барысы да бәлки очраклы түгелдер дигән фараз да йөрде,
бу сәбәпләрнең бергә туры килү мөмкинлеген дә истән чыгармадылар.
Тик берничек тә аңларлык түгел иде: уңышлы кеше, эше дә барган кебек,
өстәгеләр дә аннан канәгать, күпере дә көн саен диярлек үтеп йөргән күпер...
Тик монысы баштарак булды. Соңрак Ибраһим тарихы чуен юлы
тирәсендәге җирне сату белән бәйләнеп китте, кемдер Матусов кешеләрен
үтерү белән дә кушып җибәрде. Ул гына да түгел, халык телендә
ятканнардан иң күп сөйләнгәне булып, ике атна элек кенә югалган Ярми
белән Тамырбулатның үч алуы булды. Ни генә уйлап чыгармадылар, ничек
кенә итеп сөйләмәделәр, нинди генә фаразлар кылынмады бу нәүбәттән.
Шулар арасында Матусовны көлдергәне – Ибраһимның, бандитлар
башлыгы булып, урманга качуы, чуен юлда таланган бер вагон алтынны
бүлешә алмый, иптәшләре тарафыннан суга ташлануы булды.
Кешенең авызын ябып куеп булмый, моны барысы да аңлый. Бераз
сөйләделәр дә оныттылар. Ничек кенә булмасын, бу адәмнең язык эшләреннән иң зур каза күргән Матусов, авызына су капкандай, бер сүз
эндәшми, ләм-мим, ә элекке старшина Гаязетдин бары берничә сүз әйтте:
«Ходай үзе ярлыкасын. Урыны оҗмахта булсын, әгәр лаек булса!»
Халык әйтсә, хак әйтә шул: кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев