Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Ильяс та тик ятмады бу арада. Сәламәтлеге күзгә күренеп ныгыды, баш әйләнүләр сирәгәя төште, тавышы да уз урынына тулысынча кайтты, ниһаять. Бары атна-ун көн саен әллә кайдан килеп төшә торган баш авыртуы булып, узган контузияне оныттырмый кала килде.

(Башыннан укыгыз)

31
Барып җитә алмадылар Пётр Васильевич һәм Пётр Алексеевич
Даниел Геворкович янына. Кинәт бөтен дөнья тын калды, аяз көндә яшен
яшьнәгәндәй, аяклар атламас булды. Көн буена бертуктаусыз эшләп арыган
миләр аңламаслык иде шул бу хәлләрне. Матусов биләмәләре кырында гына
түгел, бар тирә-якны таң калдырырлык матур да, куркыныч та, шомлы да
хәл иде бу – пианино тавышы, тагын Шопенның йөгерек музыкасы. Сихри
музыка үз авырлыгы белән тормыш баскан кешеләрне йомычка кебек җиңел
генә күтәреп ала да һавага алып менеп китә, анда очыртып йөртә дә башлары
туктаусыз әйләнгән кешеләрне йомшак кына итеп җиргә төшереп куя,
тагын үзе генә өскә авыша, тагын җиргә төшә, тагын кешеләрне югарыга
алып менеп китә. Бу музыка шуңа да сихридер инде, чөнки аның эшләгән
эшләрен, кешеләргә булган йогынтысын сихрилектән башка тормышка
ашыру мөмкин дә түгел.
Тик кемнең йөгерек бармаклары уйный соң бу музыканы, бу фантазия-
экспромтларны? Менә шунысы куркыта да, шомландыра да, аптырата да
иде. Пианинода уйнаучылардан Анна юк, аның апасы Анита башкалага
чыгып китте. Кем уйный? Куркытырлык, шомландырырлык хәл булды
бу чынлап та. Хәтта көннәр буе мостикта утырган Матусов үзе дә, йортка
чыгып, пианинолы үзәк йортка табан атлый, аның артыннан башкалар да
акрын гына музыканың чыганагына таба баралар иде.
Балконның ачык тәрәзәләре аша көзге җил исә, тәрәзә пәрдәләре әллә
җилдә, әллә музыка агышында дулап тибрәләләр. Ниндидер җитез куллар
шул сихри музыканы бар галәмгә тарата.
Өй алдында туктап калдылар. Матусов Петькалар белән бергә эчкә узды,
икенче катка күтәрелеп, пианино торган залга аяк бастылар. Музыка коралы
артында, бар дөньясын онытып, Анита утыра иде. Матусов куллары белән
урындыкка күрсәтте, озатучыларның берсе аны йөгертеп китереп тә бирде,
һәм ул картларча акрын гына биргән урынга утырды.
Тагын бераз уйнады Анита. Шуннан гына, кешеләр барлыгын сизеп,
туктап калды һәм аларга борылды, яшьле күзләрен сөртеп тә тормыйча,
әтисенең тезләренә килеп капланды.
Ике Петькага да кыен булып китте, алар артка таба атладылар һәм
ишекне акрын гына ябып чыгып киттеләр. Матусовның хәлен аңлатырлык
түгел иде: әнә бит, Петькалар чыгып китүгә дә игътибар итмәде.
Бераз тын гына утыргач, карлыккан тавыш белән сүзен әйтә алды:
– Кайттыңмы, кызым? Ә мин сине көткән идем...
Анита да җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Алар берсүзсез кичкә
хәтле утырдылар. Матусов ара-тирә кытыршы куллары белән Анитаның
башыннан сыйпады, аның ярылган кулларына эләккән чәч бөртекләре,
кулларга ияреп, кызның башында уралдылар.
Анита авыр сулап куйды, шуннан яше кипкән күзләрен әтисенә күтәрде.

– Питерда бүген-иртәгә инкыйлаб. Бу юлы властька бик усал кешеләр
килә, большевиклар. Безнең кебекләргә көн бетә. Чит илгә китәргә кирәк!
– Юк инде. Мин кая барыйм? Аннан бу дөньяны ташлапмы?
– Нинди дөнья, ди, ул! Питер казан кайнагандай кайный, большевиклар
безнең ишеләрне дошман сыйныф дип юкка чыгарачаклар, ә мал-мөлкәтне
талап алып бүлешәчәкләр!
– Булмас! Бу бит дәүләт бетәчәк дигәнне аңлата! Мөлкәт, хосусый милек
бит ул – нык дәүләтнең нигезе!
– Бәлки, шулайдыр. Тик бу юлы алай булмаячак!
Тынып калдылар. Матусов үз уйларына чумды. Анита, түземсезләнеп,
аның кире кайтуын көтте.
– Акча кирәк. Алтын кирәк. Ул булганда, чит илләргә юл ачык!
– Ә? Акча? Алтын? Бар ул, тик ул бит банкта. Аны ничек итеп тиз генә
ала алырбыз?
Анита әтисенә ышанмыйчарак карап торды. Матусовны, чыннан
да, танырлык түгел иде. Кайда аның элеккеге эшкуарлык җитезлеге,
вазгыятьнең агышын, юнәлешләрен тиз аңлап алучы кеше кая киткән? Әле
бит яше дә алтмыштан чак кына өстә!
– Мин сине андый томана кеше дип уйлый да алмыйм, хакым да юк.
Синең өйдә күпмедер акча тотмавың мөмкин түгел! Ишетәсеңме? Мондый
тынычсыз чакта!
Матусовка да уңайсыз булып китте.
– Ну, табарбыз инде сиңа гына җитәрлеген. Так что, кайгырма! Нинди
планнарың бар бүгенгә?
– Мин синең урында бар мөлкәтне сатар идем, аны акчага, алтын-
көмешкә әйләндереп, чит ил турында уйлар идем. Әлегә соң түгел. Иртәгә
соң. Беләсеңме ниләр булып ята башкалада? Салкын, утын юк. Аракы
складлары ачык. Көн саен урам тулы халык, һәр төн саен кеше үтерү, талау.
Урам тулы исерек солдат-матрослар, кичәге-бүгенге бандитлар. Зыялылар,
акчалылар кача. Бер сүз белән әйткәндә, мәхшәр!
– Ул бит Питерда. Ә монда әллә килеп җитә, әллә юк.
– Мин аптырыйм, синме бу? Син бит һәрчак кулыңны дөньяның
ялларында тотып килгән кеше!
Матусов башын күтәрде. Анита аның күзләрендә шушы сәгатьләрдә
беренче тапкыр элекке очкыннарны күрде.
– Кайчан китәсең?
– Хәзер үк!
– Акча белән, төнгә каршы?
– Анысы уйланган.
– Ярар, әйдә, ашап алабыз. Шуннан үзең карарсың. Мин инде олы кеше,
монда калам. Бу тикле мөлкәтне бер көндә юк итеп була, ә тиз генә сатып
йә урнаштырып булмый. Карап карарбыз!
Анита сикереп диярлек торып басты.
– Тик мин озак була алмыйм. Төнге паровозга җитешергә кирәк! Чуен
юлда да бер тәртип юк, кем көчле йә акчалы, шул беренче.
Анита җиңел генә атлап чыгып китте. Ул киткәч, тагын бераз утырды
Матусов. Коточкыч хәбәрләр сөйли Анита, ышануы авыр, тик бер дә ышанмаслык түгел. Гөрләп яткан дөнья һәлакәткә табан очып бара. Ил
турында, кеше язмышы турында уйлаучы да юк, бары хакимлек итү
турында уйлыйлар. Һәм бу юлда берсен-берсе таптап, изеп үтәргә әзерләр.
Берничек тә тыгылып, үзгәртеп булмый торган, кирегә юлы булмаган таудай
үзәрешләр өскә басып килә.
Матусовның да шундый һәлакәткә очрый язганы булды. Берчак таудан
Көтмәс күперенә төшеп килгәндә, әллә нидән куркып, атлары дулады.
Атларның юлны юл дип белми тилереп чабуын күргәне юк иде аның. Бар
уйлаганы – тәгәрмәчләр таралып төшеп калмасын да, күпер төбендәге
борылышны исән-имин үтәргә язсын. Үттеләр. Үлем белән күзгә-күз
карашып торганнан соң, ычкындырды бугазны Газраил. Башкача Матусов
бервакытта да, дилбегәне кулына урап тотмыйча, арбага утырмады, тимер
авызлыкларны атларның авызына көчләп кидертмичә йөрми башлады
юлында.
Ничек кенә булмасын, Матусов – бер кеше. Ә менә ил шулай бу һәлакәткә
очып барса, әгәр барып җитсә, ни булыр? Нинди язмыш көтә бу халыкны?
Нәрсә эшләргә? Анитага табар ул акчасын, мондый очракта, ул моны үзе
дә сизә, аның чит илгә китеп өлгерүе өстенрәк. Тик менә үзенә нишләргә?
Бу тикле мал-мөлкәтне беркая да куеп булмый бит? Ә-ә, әйдә кадалсын!
Дәүләт тикле дәүләт җимерелгәндә...
Барысын да аңлый ул, тик нәрсәдер күңелне кыра, әлегә әйтә алмаган
шул нәрсәне ул тотып ала алмый иде уй-фикерләре агышында. Авырлык
белән урыныннан торып, ишек тоткасына тотынгач кына аңлады ул эзләгән
«нәрсәне»: шушы очрашу барышында Анита бер мәртәбә дә аңа «әти» дип
эндәшмәде, бер мәртәбә дә Аннаны искә төшермәде…

32
Ильяс та тик ятмады бу арада. Сәламәтлеге күзгә күренеп ныгыды,
баш әйләнүләр сирәгәя төште, тавышы да уз урынына тулысынча кайтты,
ниһаять. Бары атна-ун көн саен әллә кайдан килеп төшә торган баш авыртуы
булып, узган контузияне оныттырмый кала килде. Аның кулы тигән йорт-
куралар үзгәреп киттеләр. Әйтерсең шул куллар гына җитмәгән, шул куллар
гына бу дөньяга теләгән үзгәрешләрне кертә ала.
Яков Константинович белән көн саен диярлек очрашып сөйләшүләр
эзсез калмады. Ильясның башында эчтәлеге, башы-азагы булган, төзек
бер тәгълимат формалашты. Ярты ел гына элек чыгуы мөмкин булмаган
тыкрыкларга кертә торган сорауларга җавабы булмаган кешедән ул акрын
гына һәрбер сорауга үз сүзен таба алырлык, ул сүздә торырлык шәхескә
әйләнә барды. Халык та моны бик тиз сизде, көн дими, төн дими киңәшкә
килүчеләр өзелмәде, ул әйткән сүзләрнең төпле булуына игътибар иттеләр,
авыр, чишү юллары билгесез булган сораулар туганда, иң беренче булып
аңа карадылар, аңа мөрәҗәгать иттеләр.
Еш булмаса да, Казан белән элемтәдә торырга тырышты Ильяс. Хат
алышуның да җаен таптылар, чуен юлның эшен рәткә-тәртипкә салу
моның мөмкинлекләрен бермә-бер арттырды. «Сугыш сафы» гәзитендә
мәкаләләре күренә башлады, алар Камил Якуб тарафыннан әйтелгән җылы
сүзләргә лаек булдылар. Тик очрашулар гына булмады әлегә. Монысы инде аңлашыла. Сәяси казанда гөрләп кайнаган Казан тормышы нинди тизлектә
әйләнәдер кояш тирәли, бусы бары Аллаһка гына мәгълүмдер.
Ильяс белән булган бу үзгәрешләрнең уртасында Сәлимә тора иде. Көн
саен булган киләчәк турында сөйләшүләр вакытында ул Сәлимәнең шул
тикле акыллы, зирәк кыз икәнлегенә инанды, кирәк чакта мәсьәләне уртага
салып, бергәләп чишү юлларын эзләгәндә, аның фикере очлы булуына
шатланып бетә алмады. Һәм шул көннәрнең берсендә, елга буендагы
йөзьяшәр өянкеләр астында утырганда, ул, үзе дә сизмәстән, алдагы
тормышның бергә булачак өлеше турында сүз кузгатты.
– Сәлимә, без синең белән бәләкәй чактан бергә, бәләкәй чактан мин сиңа
якын итеп, яратып карадым. Сугыштан көтеп алдың, кайткач та, син гел
минем янымда. – Ильяс үзенең әйткән сүзләреннән каушап китте. – Сиңа
булган хисләремне дә беләсең. Ничек уйлыйсың, әгәр бергә булыйк дисәм?
Сәлимә бер сүз әйтми аның күкрәгенә капланды да елап җибәрде.
Бераз утыргач Ильяс, Сәлимәнең башыннан сыйпап, шаян сүзләрен
әйтте:
– Мин аңламадым, бу елак кыз минем сүзләргә риза дип яшьләрен
түгәме, әллә, кияүгә чыгам бит, ниһаять, дип, шатланып елыймы?
Сәлимә Ильяска сыенды, яшь аралаш җавап бирде:
– Болай шаярсаң, чыкмыйм дип тә әйтергә булдырырмын!
Икесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр. Төнге тынлыкта, салкыннан
курыкмыйча, өянкеләр арасында утырган ике яшь йөрәкнең көлүе әллә
кайларга ишетелгәндер, бу көлү тормышның җиңүе, язмышларның бергә
үрелеп баруы турындагы сүзләрдән көчлерәк иде.

* * *
Әйе, авылда хәбәр тиз йөри. Ильяс өйләнә икән, Сәлимә кияүгә чыга
икән дигән сүз таралып та өлгерде. Җомга көн зур мәчеткә килеп, никах
укыттылар да яши башладылар. Якыннар өчен чәй эчү үткәрделәр, шуның
белән бар да разый булдылар. Вакыты бик болганчык, зур итеп туйлап яту
килешмәс диде Ильяс, һәм бу фикер белән бар да ризалашты.
Менә шулай Ильяс та башлы-күзле булып китте. Никах чәендә Галләм
карт һәрвакыттагыча үзенең шаян һәм җор сүзләрен сөйләп көлдереп алды.
– Ильяс туганым, син ысматри-матри, өйләнгәч, берничә нәрсәгә
игътибар итәсең ул, шул турыда кисәтеп куярга димен. Беренчесе шул:
өйләнгәч, куллар кыскара. Шуңа күрә бер дә курыкмыйча кыскарак җиңле
кием алырга була. Шуннан, өйләнгәч, төннәр кыскара, димәк, эш вакыты
бермә-бер озыная, димәк, ял итә белергә кирәк. Кияүне бит гел эшләтергә
тырышалар, шуңа мин сиңа бу сүзләрне әйтәм, туганым!
Кемдер шунда, шаярып, Галләмнең сүзен бүлде.
– Әйтәм, син бик бетеренгәнсең. Шул, эшләтәләрдер?
– Минеме? Мин бит күптән яшь кияү түгел, үз кадеремне үзем беләм.
Халыкта әйткәнчә, ысматри-матри, җәй җитеп, яшел үләнгә бассам, яшь
бичә алыр идем дип тә хыялланам әле мин!
Өстәл артындагылар кычкырып көлеп җибәрде. Галләм үз сүзен сөйләде.
– Безнең як күпмилләтле бит, үзегез беләсез. Казанлыда гына ничә
милләт яши: татар, башкорт, рус, украин, поляк, төрек, удмурт. Киленнәрнең нинди булуын гел сынаганнар, шуңа да берьюлы өч милләт кызына
өйләнергә кирәк дигәннәр безнең егетләргә.
Халыкның, бигрәк тә яшьләрнең, колаклары үсеп киткәндәй булды.
Моны күргән Галләм шаярып алды:
– Карале бу өйләнмәгән малайларны! Сүзне эләктереп алырга гына
торалар, ысматри-матри!
Инде яшьләр, битарафлык күрсәтергә тырышып, читкә борылдылар.
– Ярар инде, тыңлагыз! – Галләм сүзен дәвам итте. – Рус кызына
өйләнсәң, гомерең күтәренке күңел белән, көлеп, елмаеп үтәчәк. Удмурт
кызына өйләнсәң – аның уңганлыгына, эшчән булуына сөенеп туя алмассың.
Безнең кызга өйләнсәң, аның битәрләвенә түзеп яшәргә туры киләчәк!
Бердәм көлеп җибәрүгә түшәмнәр күтәрелеп киткәндәй булды.
– Менә шулай, егетләр! Ысматри-матри, шәригатьтән рөхсәт бар,
өйләнегез берьюлы өч милләттән өч киленгә! – Кунаклар көлеп туктагач,
Галләм сүзен тәмамлап куйды: – Монысы шаяру гына инде, аңлыйсыздыр.
Киленгә бер теләк – төшкән урының таш булсын. Кияүгә теләк: ике якны
да тигез кабул итәргә. Олыларга теләгем – килен каенана туфрагыннан
яралганын онытмаска, икегез дә бер кешене яратасыз, ызначит, бәхетле
итегез аны! Шушы ук сүзләр киленнең әнисенә дә кагыла – кияү-балакай
дип әйткәннән генә кияү балаң булмый әле ул. Аны балаң итеп кабул итәргә
кирәк, балаң итеп карый белергә кирәк!
Бар да тын гына тыңладылар бу акыллы сүзләрне. Галләм тагын
барысына берьюлы мөрәҗәгать итте:
– Ярар, күп сөйләп ташладым, ахры. Амин тотарга да вакыт!
Озак итеп дога кылдылар, бик канәгать булып таралыштылар бу
мәҗлестән. Яшьләрнең бәхетле булачагына барысының дә иманы камил,
башкача беркем дә уйламый да иде.
Тик кем белсен бу дөньяның эреле-ваклы борылышларын, бәхеткә барып
җиткәнче, юлларның урау-урау булганын…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев