Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Калдырган урынында ат юк иде. Гәрәй, җиргә ятып, төнге тавышларны тыңлый башлады. Кинәт башка тавышлар арасында ул Йолдызның кызгандырырлык таныш тавышын ишетте һәм, торып, шул якка йөгерде. Ат кырында ике кеше тора иде, аларның сөйләшүен дә ишетеп өлгерде Гәрәй: – Чүкеч! – Ахмак, тот тоягын!

(Башыннан укыгыз)

26
Гәрәй, тезгенен кулына урап тотып, атын бакча аша басу юлына алып
чыкты. Алдакчы кеше күзләре белән оялып, яшел бакчаның икенче
очындагы туган йортына карады, өзәңгене кулы белән капшап, ияргә
сикерде.
Тавыш-тынсыз гына атлаган ат белән бергә тибрәлеп, Гәрәй тагын
уйларына бирелде. Ах Нина, Нина! Кем ярдәм итәр соң безгә? Гадел
түгелсең син, ахры, Ходай! Нинди гаебебез бар соң синең алда минем һәм
Нинаның? Тыелган мәхәбәткә дучар иттең дә упкынга ташладың... Тыюлы,
ярамый торган... Тик нәрсәсе белән тыелган, нәрсәсе белән ярамый соң ул?
Кемдер Гәрәйне гаепле дип саный, тынычланмаса, әтисе өйдән дә куып
чыгарырга күп сорамас. Ничек кенә булмасын, хәзер Нинасыз Гәрәй үзенең
тормышын күз алдына да китерә алмый шул! Нигә дип күрде ул аны, ни
дип аны яратты? Нигә ул шушы газаплы мәхәбәтне сайлап алды? Башка
кызлар юкмы авылда? Юк шул, башкалар кирәкми, бары ул кирәк, Нина –
коңгырт чәчле, зәңгәр күзле Степан кызы, староста Хәмитнең кичәге дусты,
бүгенге дошманы Степанның бердәнбер кызы.
Кайдан шул болын бәхәсе килеп чыкты, ни дип Гәрәй Степанга
йодрыкларын төйнәп ташлана язды шул чакта? Бер-ике чүмәлә печән өчен!
Ничә еллар иңгә иң куеп чаптылар шул болынны уртага бүлеп...
Хәтер тагын шул көннәргә алып кайта Гәрәйне. Таныпның матур
борылышындагы җирләр уртасында ызан ята, ызанның исеме дә бар –
Рус граны. Гранның теге ягында битен ак яулык белән каплаган Нина
печән җыя. Икесенең карашлары очрашканда, Нинаның озын керфекләре,
калтырап, аска төшеп китәләр. Шул вакытта әллә нинди сихри җылылык
йөгерә, әллә нинди серле, назлы уйлар үтеп китә баштан. Бары ике әни
генә, бу карашларның ни икәнен йөрәкләре аша аңлап, балаларга карап,
авыр сулыйлар…
Белә иде бит Гәрәй ул вакытта ук Нинаның үзенә ошаганын.
Дуслык бетте, дошманлык артты.
Берничә тапкыр барып карады Гәрәй Михайловкага. Берничә мәртәбә
ару гына эләкте авыл егетләреннән. Тик күрә алмады Нинаны, ерактан
гына бер күреп калды. Хәзер инде Степанның өенә алып барган һәр
сукмакны белә Гәрәй, ул сукмаклар таныш кына түгел, якын да булып
киттеләр.
Өйдә билгесезлектә утыра алмый Гәрәй. Башларны әйләндереп,
йөрәкнең иң тирән тамырларын иркәләп яши Нина. Кызык, ул нәрсә уйлый
икән Гәрәй турында? И-их, ничек күрергә тагын бер мәртәбә булса да...
Нидер уйларга кирәк. Монда килүнең һәрберсе соңгысы булуы мөмкин
– Степан болай гына бирешмәс. Ә... Әгәр урлап алып киткәндә? Зимагурлар
булып? Уралга, берәр заводка? Каргыш сүзләре? Анысыннан курыкмый
Гәрәй, Гәрәйнең андый тыюдан азат булып яшисе килә.

Тик бүген нәрсә булыр? Соңгы ун көндә бу бишенче бару уңышлы булыр
дигән өмет тә, ышаныч та юк.
Гәрәй Йолдызны урман авызындагы карт чыршы астына кертеп бәйләде.
Урын тыныч, өч яктан да куаклар, бер яктан чишмә агып ята. Ул акрын
гына, һәр тавышка игътибар итеп, Михайловка урамына атлады. Авылның
бу ягы тынычрак иде. Урам буйлап атлаган агачлар тын гына утыралар,
күктә эре йолдызлар җемелди, көнбатыш ягында ай урагы юкка чыгып бара.
Төн кочагындагы караңгы өйләр йокыга китә алмый газаплана: өйләрдә
бала-чага тавышы ишетелеп кала, аларга акрын гына эндәшкән әниләр
кисәтүе ишетелә. Йортларда ярым йокылы этләр тавыш бирешә, ара-тирә
тук мал-туарның тирән итеп тын алганы ишетелеп кала. Төннең яртысы
узып та бара иде инде.
Әллә ничек куркыныч та, хәвефле дә урамда кешеләрдән качып атлау.
Һәр мизгелдә тавыш, сугыш көтү, үзеңә генә ышану. Авылларда гайбәт
таралганын Гәрәй белә. Әтисе дә тирги, Степан да яный, авыл егетләре
сагалый. Бигрәк тә зур борчу салганы – Степанның Нинаны беренче
сораган тиле-милегә бирәм, әгәр Гәрәй яңадан күренсә – сәнәккә күтәрәм
дип әйтүе. Сәнәккә – ай-һай, булырмы, ә менә Нинаны кияүгә бирүе бик
мөмкин... Шул сүзләрдән соң авыл егетләре азганнан-азды, берсен-берсе
уздырып, Степан алдында эш күрсәтәләр, һәр көн саен Гәрәйне сагалап
көтеп утыралар. Нинаны бер җиргә дә чыгармыйлар, Егорьевнага аның
һәрбер адымын Степанга җиткереп торырга кушылды.
Башка төрле ямьсез уйлар килә, кечкенә Орыкты елгасы буеннан исерек
тавышлар, гармун елаганы ишетелеп кала.
Ничәнче кат сак кына килә икән ул капкачлары акка буялган тәрәзәле
өй янына? Нинаның күренгәнен көтә, көтеп-көтеп тә күрә алмый акрын
гына кирегә китә. Йә үзе китә, йә, бер көтү авыл егетләреннән качканда,
бакчалар аша юлын таба. Барыбер тарта аны шушы өй, анда яшәгән чибәр
кыз тарта Гәрәйне. Күреп булырмы бүген Нинаны? И-их, чыксын иде ул
болдырга, бер-ике сүз алышсыннар иде – тагын ни кирәк Гәрәйгә? Иң
бәхетле кеше булып кайтып китәр иде ул Казанлыга! Атлап түгел, сөю
канатларында очып кайтыр иде! Качып-посып йөрүләре кыен, үзеңнең
горурлыгыңны ватып-кырып, төнен карак кебек йөрү авыр. Белә микән,
аңлый микән моны Нина?
Гәрәйнең йөрәге чыгардай булып тибә, чигәләрдә тимерче чүкечләре
уйный, тәне калтырый. Үч иткәндәй, өйдән тәкәббер атлап, Степан
чыкты. Гәрәй тыңлаусызга әйләнгән тәнен өй алдындагы карт имән
артына яшереп өлгерде. Степан йортны карап әйләнде, капканы ачып,
бик озак урамга карап торды, шуннан капканың биген эләктереп, өйгә
кереп китте.
Көтүнең файдасы юк иде инде. Тик Гәрәйнең аяклары җиргә ябышкандай,
ул бер адым да атлый алмый, имән артында баскан урынында катып калды.
Нишләргә? Степанны күрер өчен килдемени ул? Тагын Нинаны күрми
кайтып китәргәме?
Тукта! Ишек шыгырдыймы? Әллә шулай тоелдымы? Юк! Сак кына
атлап, болдырга Нина чыкты! Ишек тоткасын ычкындырмыйча, ул борчулы
карашын урамга юнәлткән иде.

Гәрәй, тавыш-тынсыз атлап, йортка үтеп, болдырга якынлашты, кипкән
иреннәре пышылдап, кадерле исемне атады:
– Нина!
Кыз куркып, ишеккә тайпылды. Тик Гәрәйне танып, торган урынында
басып калды. Гәрәйне, көн саен бер мизгелгә туктамыйча уйлаган кешесен,
төнен төшләрдә күргән якынын, күз яшьләрен түгеп, иминлек теләгән,
аның өчен бөтен белгән догаларын укыган яратканын, ансыз күз алдына
да китерә алмаган бәхетен үз янында күреп, туктап калды Нина.
– Гәрәй! Нигә килдең тагын? Кит тизрәк, тотсалар, тагын кыйныйлар
бит! Алар... алар үтерергә дә булдырырлар! Кит, бар кит, минем яратканым!
Синең белән ул-бу була калса, мин нишләрмен?
Барысын да аңлады Гәрәй: бу сүзләрдә борчылу да, йөрәктәге әрнүләр
ачысы да, кызның саф мәхәббәте дә бар иде. Аңлады Гәрәй, ничә тапкыр
монда килүе бер дә юкка түгел, кыйналып-тукмалып кайтып китүләре
бушка булмаган...
– Нина, Нина, мин хәзер, хәзер китәм!
Сүзләр юкка чыкты, телләр аңкауга ябышты. Барысы да төштәге кебек,
бәхет мизгеле бөтен галәмне тутырды, шул галәмдә алар икәү, һәм башка
берни дә кирәкми иде аларга. Бу галәмдә борчылулар да, сагышлар да,
аерылышулар да юк, Степанның янаулары да, исерек егетләрнең куян
кугандагы кебек сызгырулары да, Хәмитнең куркытулары да юк иде, бу
җиһан якты, биек, җылы, ул аларныкы иде бүген. Гәрәй, куркып кына,
Нинаны кочаклады, егетнең ни эшләргә белмәген иреннәре Нинаның
дымлы иреннәрен табып кушылдылар... Нина тын гына елый иде, аның
күз яшьләре, агып төшеп, Гәрәйнең битен чылатты.
– Бәхетем минем син, бәхетсезлегем дә! Нигә безгә бу сынаулар? Ни
белән тәмамланыр алар, Гәрәй?
Гәрәй кочагына кереп чумган шушы кадерле кеше өчен җанын да
кызганмаганын аңлый иде бу мизгелдә, юеш күзләр, битләр бер-берсенә
тиюдән, бер берсен якын тоюдан башларны сихри итеп исертте. Нина
ике кулы белән тотып, Гәрәйнең башын битенә кысты, үзе тиз-тиз итеп
сүзләрен кабатлады:
– Кит тизрәк, җаным, кит! Әти күреп калыр!.. Үтерә ул безне, әгәр...
Гәрәй... сөеклем... мин сине көтәм! Ышанма берсенә дә! Курыкма, мин
бармыйм бер кешегә дә. Мин бары синең белән... ни эшләргә мин беләм,
кияүгә көчләп бирергә уйласалар! Бар инде. Кит! Берсекөнгә, юк өч көннән
соң кил! Әти өйдә булмаячак! Көтәм, яме! – Һәм тагын да дымлы иреннәре
белән Гәрәйнең кайнар иреннәренә үрелде.
Ишек шыгырдады, аннан Нинаның әнисенең сак тавышы ишетелде:
– Нина!
Гәрәй мәче тизлеге белән койма аша урам якка сикерде.
...Кызының сулкылдаган эссе тәнен кочаклап, озак елады Егорьевна.
Бер сүз әйтми елады, бер тавышсыз, Нинаның болай да юеш мендәрен күл
ясап. Шул күз яшьләре күлендә, шушы тискәре дөнья турындагы юанычсыз
уйларда иртәнгә табан икесе дә йоклап киттеләр.
Ә Гәрәй, канатлары үсеп киткәндәй очып диярлек, аты янына йөгерде.
Аның тирәсендә бәла булырын шатлыклы уйлары башына кертеп тә чыгармадылар: ул Нинаны күрде, ул Нинаның да аны яратканын белде,
Нина аңардан башка беркемне дә яратмаганын әйтте, Нина бары аны
көткәне турында сөйләде.
* * *
Калдырган урынында ат юк иде.
Гәрәй, җиргә ятып, төнге тавышларны тыңлый башлады. Кинәт башка
тавышлар арасында ул Йолдызның кызгандырырлык таныш тавышын
ишетте һәм, торып, шул якка йөгерде. Ат кырында ике кеше тора иде,
аларның сөйләшүен дә ишетеп өлгерде Гәрәй:
– Чүкеч!
– Ахмак, тот тоягын!
Беренчесе яңагына бер сугуда читкә егылды. Икенчесе, сакаллысы,
чүкече белән кизәнеп, Гәрәйнең кулбашыннан эләктерә язды. Бер-берсенә
ябышып, озак кына җирдә тәгәрәделәр. Гәрәй аның көчлерәк икәнен сизде,
әгәр теләсә, ул күптән аның сынмаган җирен калдырмас иде. Шунда анысы
авызын ачты:
– Ярар, булдымы? Хәлең беттеме азрак? Тынычлан!
Ычкындырды кулларын сакаллы. Гәрәй, аңа ышанып та җитмичә, аның
якасыннан бармакларын тартып алды.
– Гаепле түгел без, егет! – дип, беренче сүзләрен әйтә алды ул, тын алуын
җайларга тырышып. – Степан сине көтәргә кушты. Атыңны харап итәргә.
Өч көн көттек. Ярый, килеп җиттең. А то башын ашый идек.
– Ничек? – Гәрәйгә дә дулкынланудан һава җитми, ул башын чайкап
торган атын әйләнеп чыкты.
– Тояк астына тутыккан кадак.
Гәрәй акрын гына чүгәләде, күзләрен әйләндереп, әйтәсе сүзен тыны
белән өреп чыгарды:
– Һәм шулай иттегезме инде?
– Юк. Әйтәм бит, син вакытында килеп өлгердең.
Бераз вакыт үтеп китте. Җирдә яткан беренчесе селкенде, торып утырды,
Гәрәйгә карап әйтеп куйды:
– Мин бит ахмак түгел, егетләр белән сугышып ятарга. Шуңа тиз генә
егылдым. Ә Миронның сугышны туктатырын мин алдан ук белдем. Ә син,
егет, молоток, син – ут!
Карт авырлык белән торды, иелеп, учакның көл эчендә яткан агачларын
тартып чыгарып, тырышып-тырышып аларга өрә башлады.
– Ә бит гөнаһтан ерак та түгел идек. Йә атны юк итә идек, йә сиңа да
ару гына эләгә иде. Нүжәли курыкмыйсың?
– Юк, бабай! Ә нидән куркырга?
Учакта яткан коры ботаклар кабынды, шул яктыда ак сакаллы картның
йөзе яктырып янып китте, ә кызылсу ут атның ялларында уйный, очкыннар
чәчә иде. Мирон шуны гына көткәндәй, сүзгә кушылды:
– Син, егет, кыю, тәвәккәл кешесең, монысы күренеп тора. Тик батыр
кешеләр кайчакта сукыр булалар, син дә шундый. Степан белән дуслашуга
өмет юк, аңла шуны. Сезнең дошманлык гомер азагына тиклем. – Мирон кесәсеннән чигелгән тәмәке янчыгы чыгарды, бераз кулында тотып торды,
аннан, авыр көрсенеп, янчыкны кире кесәсенә салды. Тәмәке төреп, тартып
җибәрделәр.
– Кыюлык, батырлык әйбәт. Тик кирәге чыкканда гына, хәтәрдән саклана
белү кирәк. Кыюлык дуамаллык булырга тиеш түгел. Сөйлиләр, ул сине
карак дип атап, үтергәнче кыйнарга кушкан егетләргә. Әгәр шулай дип
тотсалар – ычкыну авыр булыр. Уйла, егет! Йөрмә монда, сезнекеләр әйтә
бит, батыр үлеме марҗадан дип.
– Сынок, йөрмә, йөрмә! – Монысын инде беренчесе өстәде. – Бу яшьтә
бөтен кызлар да синеке. Бирми ул сиңа кызын!
Гәрәй кайный башлады, тик Мирон аңа әйтергә ирек бирмәде.
– Сезнекеләр дә беркайчан да ризалашмаячаклар. Сине авылдан куып
чыгарулары да бар!
– Менә нәрсә, абзыйлар! – дип кычкырып ук җибәрде Гәрәй. – Өйрәтмәгез
мине. Болай булгач, һәр көнне киләчәкмен.
Гәрәй нигәдер үзен җиңүче итеп хис итте. Шуннан ул атка сикереп
менде, аның күтәргән кулын камчы дип белде, ахры, ат урыныннан юыртып
китте. Карт авыр тын алып көрсенде, тагын ютәлли башлады, Мирон икенче
якка таба карап утырды. Гәрәй бераз баргач, кире борылып, аттан төшеп,
аны тезгененнән тотып, учак янында калганнар янына килде:
– Гафу итегез мине, Мирон дәдә, син дә, бабай. Кызып киттем нигәдер... –
Һәм кулын сузды.
Мирон Гәрәйнең сузылган кулын кысты да йөрәк ачысы белән бер-ике
генә җөмлә әйтте:
– Э-эх, егет, егет! Әлләкем булырга ярамый шул! Сиңа иртәрәктер әле!
Карт, ризалык белдереп, башын какты.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев