Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Авыл эченнән үткәндә, Ризван урамда кеше булмавына игътибар итте. Халык эштә. Җәйнең бер көне елны туйдыра диләр. Мондый коры көз тик ятмаска куша, кышка әзерлекне баета торган көннәр икәнен истән чыгармаска чакыра.

(Башыннан укыгыз)

25
Антипин, Леун, Гордино – бу өч исем Ильяска берничә көн тынгылык
бирми иде инде. Авылларның кайдалыгын якынча белә, тик ул якларда
бөтенләй йөргәне юк. Үзенең хәлен дә истә тота – берүзе бару турында уйлау да дөрес түгел. Ә кем белән? Уйланып йөри торгач, ул Ризванны искә
төшерде. Менә ул – тирә-якны уч төбедәй белгән бердәнбер кеше! Урманны
да, юлларны да, юлсыз урынын да, кешеләрен дә, тагын әллә ниләр белгән
кеше бу якларда бер Ризван.
Ильяс кичкә таба озын урам буйлап Казанлының түбән очыннан үрге
очына Ризваннарга атлады. Урамның озынлыгын атлаган гына белә, атлый
торгач, ул чак кына Елга башына тикле барып җитмәде.
Ризванның йортында эш кайный иде. Җилгәргечләр эшли, ашлык сугу
машинасы гөрли, берничә ялланган кеше алар тирәсендә орчык кебек
әйләнәләр. Алардан ерак түгел әвеннән, арыш саламы кылчыгына уралып,
төтен исе ияртеп, Ризван үзе дә килеп чыкты. Сөйләшер өчен тавышлы
урыннан читкәрәк киттеләр. Ильяс шунда ук нигә килгәнен әйтеп салды,
араның ераклыгына зарланды.
– Ә нигә ерак дисең син ул араны? Күпме дип уйлыйсың?
– Күпме дип... Аскынга илле булса, аннан – утыз. Менә сиңа, аз дигәндә,
сиксән чакрым бер якка!
Ризван көлеп җибәрде:
– Ә хәзер кыскартабыз ул юлны. Аскын бөтенләй читтә, әллә кайда кала.
Казанлы, Мута Елга, Олы күл, Төлгеҗ баш, Яңа Карыш, Тюйск, Леун –
барлыгы алтмыш тирәсе, бәлки, азрак та. Анда урман юлы бар.
– Алай булгач, бөтенләй кыскара икән?
– Кыскара. Барышлый тагын җаен табарбыз әле. Кайчан чыга алабыз?
– Ә нәрсә көтәргә? Һава торышы әйбәт, яңгыр юк. Болай торганда, иртәгә
үк. Арба беләнме, әллә иярдәме?
Ризван бик тиз җаваплады:
– Иярдә. Иртән иртүк, көтү белән. Юл уңаеннан бит, мин үзем төшеп
җитәрмен сезгә.
– Ничә көнгә чамаларга инде?
– Ике. Ике көн ярым. Барысы да без уйлаганча, Алла кушканча булса.
Ильяс та, күңеле күтәрелеп, шатланып, кайтыр юлга атлады. Җыясы
әйберләр бар, атны карыйсы, ашау-эчүен онытмаска...
Ильяс, иртән торып, атын иярләгәндә, Ризван, килеп, кыска гына камчы
сабы белән сак кына тәрәзәгә тидереп алды. Шунда ук капка ачылды, атын
җитәкләгән Ильяс та чыгып җитте.
Киттеләр.
Авылда туып үссә дә, Ильяс, юлга чыккач, бик күп нәрсәне белмәгәнен
аңлады. Һәр үләннең, агачның, һәр ташның үз исеме бар, һәр урман-
кыр борылышының, елгаларның, күлләрнең атамасы бар, табигатьтә
һәр нәрсәнең кеше тормышында файдалану юллары бар икән! Ялан
җирләрне чаптырып, урман-куаклы урыннарны тар сукмактан бер-бер
артлы үттеләр. Кояш төшке аш вакытына күтәрелгәнче, авыл башында
җәелеп яткан тирән Олы күлгә дә килеп җиттеләр. Ризван тагын ачып
җибәрде белем сандыгын:
– Бу күлнең төпсез урыннары да бар, диләр. Берничә ел элек монда унике
дилбегә төшереп карадылар, тик барыбер төбенә төшеп җитә алмадылар.
– Унике дилбегә! – Ильяс бу озынлыкны күз алдына китерде.
– Әйе! Монда берничә күл, алар барысы да тоташкан дип тә сөйлиләр. Бер елны шулай берсендә балыкчылар көймәсе җилдә әйләнә. Кешеләр ярга
йөзеп чыга алалар, ә көймәләре яз көне икенче күлдә килеп чыга.
– Икенче елда?
– Әйе!
Авыл эченнән үткәндә, Ризван урамда кеше булмавына игътибар итте.
Халык эштә. Җәйнең бер көне елны туйдыра диләр. Мондый коры көз
тик ятмаска куша, кышка әзерлекне баета торган көннәр икәнен истән
чыгармаска чакыра.
Ризван Ильяска борылды:
– Олы күлдән соң тагын бер авыл, Төлгеҗ баш, аннан соң Карыш
урманнары. Минем тәкъдим – аларны үткәч, ял итеп алырга. Атларны
ашатырбыз, үзебез азрак язылырбыз.
Ильяс берсүзсез ризалашты, ризалашмаслык та түгел инде, Ризван
белгәнне тагын кем белсен. Шатланып, узган һәр чакрым саен Ризванның
табигать белән аралашуында зур өстенлек күреп ризалашты.
Алар узган авыллар төзек, салам түбәле өйләр ара-тирә генә күренә, йорт-
куралар җыештырылган, җыйнак һәм каралган. Бер яктан урман терәлеп
торса, икенче яктан халык тырыш, матурлыкны күрә белгән, ихтирам итә
белгән, шуңа омтылган халык. Нидер эшли, тик ятмый торган халык – әнә
бит әле дә авыл урамнарында уйнап мәш килүче бала-чагалардан башка
беркем күренми, бар да мәшгуль.
Менә Ризван әйткән Карыш урманнарына да җиттеләр. Ильяс җавап
көтмәсә дә, соравын бирде:
– Ә каян килеп чыккан монда Карыш исеме? Күрше волостьта ике авыл
бар шундый исем белән. Алар монда күчеп килгәннәрме?
Ризван шунда ук җаваплады:
– Үзләре сөйләгәнчә, Яңа Карыш, чынлап та, Батырша ихтилалыннан
соң урман эчендә шул яктан качып килгән халык салган авыл. Йөз иллеләп
кенә кеше яши, зур түгел ул. Ә урманнары инде – андый кара урман башка
җирдә юктыр да. Үтеп булмаслык!
– Кайда кунабыз? Авылны чыкканчы, бәлки, кунарга сорарбыз?
Ризван көлеп җибәрде:
– Кеше җәфалап, үзебезне уңайсыз хәлгә куеп, хәерче кебек сорашып
йөрмибез. Тагын ун чакрым барабыз да урманда кунабыз. Бер мәртәбә
урманда кунсаң, син моны гомергә дә онытачак түгелсең, һәрвакыт барасың
килеп кенә торыр!
Ильяс каршы түгел. Сугышта окопта кунып кына түгел, яшәп өйрәнгән
кешегә берни дә түгел инде ул. Атлар үз иркендә: йә чабып алалар, йә саф
һавада юыртып кинәнәләр, йә ашыкмый гына атлыйлар. Көн саен ат белән
бергә булган кеше өчен ул әллә нинди күңел күтәрерлек халәт бирә, тора-
бара ат белән ике арада ниндидер берләшү барлыкка килә, бер-берсе өчен
җаваплылык, икесе бергә чакта гына була торган галәмнән килгән тигезлек
хөкем сөрә. Шуңа да бу үзенә күрә бергәлек, бердәмлек дөнья тотып килергә
мөмкинлек бирә, ат гаилә әгъзасы булып китә, тугрылыгы, хуҗасы өчен
җанын фида итәргә әзер торуы белән үзенә карата мәхәббәт яулый.
Ризван әйткән унбиш чакрым артта калды. Тагын да барырга дәртләре
бар иде барын, тик Ризван беренче көнгә җитәр дигән фикер әйтте. Ильяс аның сынаулы караш белән карап, хәлен бәяләп торуына инде күптән
игътибар итте. «Менә нинди ышанычлы кеше Ризван!» дип эчтән генә уйлап
куйды ул, Ризван кебек кешеләр булуына шатланып, аның кешелеклелегенә
сокланып.
Үлән эчендә күренми дә яткан чишмә янында кыска гына вакыт
эчендә шалаш барлыкка килде, казан асылды, аш куелды. Шалаш
эчендә чыршы ботакларыннан калын түшәк ясалды, учак өчен төн буена
җитәрлек утын да әзерләнде. Балта һәрчак кул астында, тышауланган
атлар күз алдында, аларның озынайтылган тезгене шалаш аша үтә. Тик
бер нәрсә җанны телә – болыт кебек очып, бер мизгелгә дә тынгылык
бирми торган черкиләр. Бар икән Ризванның монысына да каршы даруы –
дегет исе килеп торган бер майны сөрткәч, «Яшисе килә башлады!» –
дип көлде Ильяс.
Аш ашагач, чәй эчкәч, ылыс өстендә учакка карап ятып, тел төбендәге
сүзен башлады Ильяс:
– Ризван, минем бу ерак авылга баруның сәбәбен син сорамадың, мин
әйтмәдем. Шул турыда сөйләргә иде исәп.
– Кирәк тапсаң, әйтерсең дип уйлаган идем мин.
– Кирәктер. Сугыштан кайтканда, Казанда тукталган идем. Шунда
бик ипле кешеләр белән таныштым. Алар бүгенге сәясәтнең уртасында
кайный торган иптәшләр, ни буласын алдан белеп торалар. Ә алда тагын
бер инкыйлаб көтелә, аның артыннан ата – улы, туган туганы белән сугыш
башлаячак. Монысы инде туктатып булырлык түгел.
– Ничек инде, йә ярман белән сугыш, йә үзара? Бу дәүләтнең акылы
бармы, юкмы?
– Менә шул дәүләтнең бер эшкә дә ярамый торган хөкүмәтен
алыштырырга кирәк!
– Бу бит тагын инкыйлаб! Кем килә ул хөкүмәт урынына? Бармы аны
алыштырырлык?
– Бар. Большевиклар.
– Кемнәр инде алар?
– Большевиклар җирне тигез итеп бүлү турында, тынычлык, сугышны
туктату турында сүз алып баралар. Шуннан ярлы халык властен оештыру,
байларның кеше канын эчеп җыйган байлыгын тартып алу.
– Кемгә кирәк инде җир? Әнә бездә күпме телисең! Тик күбесе кирәген
генә эшкәртә. Миндә дә кешедәге кебек ун десятиннан әллә ни күп
түгел, чөнки кирәге юк. Миңа җитә, гаиләне карарлык, артыгын сатам.
Башкалар да шулай ди. – Ризван башын чайкады. – Ай-һай, табарлар
микән большевиклар үзләре артыннан баручыларны. Бәлки, башка якларда
җирнең аерым кадере бардыр, тик бездә түгел. Бездә җир кеше өчен, башка
якта ул кешене кешедән аеру өчен.
– Ә байлар?
– Ә безнең Казанлыда кайда күрдең ул байлыктан шашкан, черегән
байларны? Кемне генә алма, кан эчеп түгел, тир түгеп мал тапкан.
Мөхәммәтҗанны ал – ялчы булып башлады эшен, Матусовны ал – әллә
кайдан килеп, монда бер ат белән урман ташучы булып башлаган кеше.
Башкаларын әйтеп тә тормыйм. – Барысы да шулай булса соң? Сәләхетдинне ал! Сату эшен кеше талап
башлады.
– Бер кеше. Менә мине алыйк. Әйе, ялчылар бар, җилгәргечләрне,
молотилканы эшләтү бер кеше эше түгел. Әйе, тагын башка авылларда ике
өем бар. Мин дә шул кан эчүчеме? Мин, гади генә итеп әйткәндә, эше пешә
торган, эше уңучан кеше. Аллага шөкер! Тик тырышлыгым аркасында.
Минем кебек кешеләрне «бүресе улаучан» дип тә атыйлар. Син беләсең,
бүре бер дә юкка гына уламый! Бары тик кирәксә генә улый!
– Анысы шулай инде шулаен да...
– Ә нәрсәсе шулай түгел ди әле? Ул өйләрне мин бит берүзем, берүзем
төзедем! Кирәге дә булмагандыр, бәлки. Тик мин яратам ул эшне! Менә
килеп керделәр, ди, минем шул мөлкәтне бүләргә. Мин нишләргә тиеш?
– Алай нахакка рәнҗетүгә барып җитмәстер дип уйлыйм.
– Булмасын! Миңа тимәгез, мин дә сезгә тимим! Ә тия калсагыз, өч
мылтыгым бар, патрон беткәнче атышырга булдырырмын!
– Ә тынычлык? Күпмегә сузылыр сугыш?
– Монысына да җавап бар, әле генә әйттем: өеңә, таларга дип, дошман
керсә, аны чәй эчереп утырырсыңмы инде? Сугыш тәмамланырга тиеш,
тик җиңү кирәк. Җиңү! Берсен җиңелеп тәмамладык, шунда ук инкыйлаб
килеп чыкты. Монысында да җиңелә башладык, патшаны бәреп төшердек.
Тагын җиңелсәк, менә шунда син сөйләгән хәлләр килеп чыгачак та.
Ильяс үз сүзләренең бер дә ышандырырлык булмавын аңлады. Таныш,
дус кеше белән сөйләшкәндә дә, ул аны ышандыра алмады, ә ничек төрле
фикерле халык төркеме белән элемтәгә керергә? Антипинга бару дөрес,
сукыр бер тиенлек тә тәҗрибә юк Ильяста.
– Ярар, шулай да булсын, ди. Әгәр мин сөйләгәннәр чынга ашып, шул
туганнар арасындагы сугыш чыкса?
– Минем җавап бер: миңа тимәгез, мин дә сезгә тимим! Бик
кычытынсагыз, әнә, сугышыгыз, бер-берегезнең бугазын чәйнәгез! Мин
катнашмыйм бу эшләрдә.
– И-их, алай гына булса ул, Ризван!
Бер мизгелгә тынлык урнашты. Шул арада әллә кайда мылтыктан
аттылар, ерак паровоз гудогына охшаган тавыш та ишетелеп калды. Калган
тавышлар – урман тавышы, анысы инде урман кануннары буенча бара
торган тормыш тавышы иде. Ризван дәвам итте:
– Юк, мин аңлыйм барысын да, Ильяс. Урамның теге башында сугыш
булганда, бу очта битараф булып, кул кушырып утырып булмый. Тик шулай
да мин үз уемда.
– Гомердә булмаган хәлләр булды, булырга тора илдә. Ни булырын кем
генә белә!
– Карап карарбыз! Минем таянган ноктам бер, әйттем бит инде аны –
миңа тимәгез, мин дә сезгә тимим! Тимәгез кешегә! Ул ирекле булып туа!
Ризван, торып, сүнә барган учакка утын ташлады. Бер өем чаткылар
караңгыланган төнне яктыртып, күккә очтылар. Шуннан ул сүзен дәвам
итте:
– Кешедә кешенең кайгысы юк, һәркем үзе өчен яши, үз язмышын үзе
кора. Ничек инде ул гомер буе җыйган малны тартып алу? Бу эшләрдән соң большевиклар ихтирам казанырлармы инде? – Ризван ятарга комачаулаган
ботакны астыннан тартып алып, сындырып, учакка ташлады. – Менә, кара.
Безнең авылда меңләгән кеше яши. Син әйткән ярлыларның саны – бармак
бөгәрлек. Нигә алар ярлы – анысын да беләбез.
– Беләбез, тик алар да әйбәт тормышка хаклы.
– Әйе, хаклы. Тик мин, көне-төне эшләгәнгә, алардан әйбәтрәк, мулрак
яшим, ә ул бит мин эшләгәндә йә йоклап ята, йә эчеп йөри. Эчеп йөрсә дә,
минекенме, башканыкынмы – мөлкәтен санап та йөри! Ул да көтә вакыты
килеп җиткәнне! Эләктерергә бүген үк әзер!
– Эчә торганнары бик сирәк инде ул!
– Ә бар! Власть чыннан да мактарлык түгел. Димәк, кешеләрен
алыштырырга кирәк – и вәссәлам! Старшина Ибраһимнан менә ни файда?
Әллә староста Хәмит тырышып эшлиме?
– Эшләмиләр. Эшли алганын табарбыз, бая әйткәнчә, вакыты җиткәч!
– Шул ук большевикларданмы? Юк бит әле алар! Мин белгәне менә син
дә, икенчесе Антипиндыр инде, аңа баргач. Барып күрик әле, кемдер ул!
– Мин дә шуңа барып күрергә теләдем инде аны.
Кинәт атлар пошкырып җибәрделәр. Ильяс торып ук утырды, кырында
яткан балтаны эләктерде. Ризван шалаштан башын тыгып карап торды да
тыныч кына аңлатты хәлне:
– Бурсык-мазар гына, кеше түгел. Азрак йоклап алыйк булмаса, иртәгә
иртәрәк торырбыз.
– Әйе, шулай кирәктер.
Учактан шалашка җылы дулкыннар керә, очкыннар чәчеп, шартлап,
кайчак утын ярыла, агып яткан чишмәнең үләннән ачык өстендәге
йолдызлар чагылышы күктәге бихисап күп чын йолдызлар белән ярышырга
теләп җемелди. Урман үз тормышы белән яши: кайчакта сак кына атлаган
җәнлекләрнең аягы астында ботак сына, төнен ауга чыккан кошлар
тавышсыз гына очып үтә, йоклый алмый утырган карт агачлар ыңгырашып
ала, ара-тирә ниндидер ят тавышлар ишетелеп, кешеләрне куркыта. Тыңлый
белгәннәргә күпне сөйли урман, бер дә юкка урман – колак, кыр – күз дип
әйтмәгәннәр халыкта.
* * *
Юлчылар бәхетенә Антипинны Леунда очрата алдылар. Ул шактый
олы яшьтәге кеше булып чыкты, монысы инде Ильясның кәефен бөтенләй
үк төшереп җибәрде. Башта ул килүчеләргә шикләнеп карады, таныш
булган исемнәр чыга башлагач кына ачыла төште. Монысына берсе дә
аптырамады. Тик сәяси хәлгә бер дә чатнап торган карашы юк иде аның.
«Апрель тезисларыннан» да хәбәрдар булып чыкмады.
– Әйе, менә монда урман арасына кереп баттык инде, туган! Бөре
каласыннан Пермьгә тиклем берүзем, – дип аңлатты ул үзенең хәлләрен. –
Хәзер икәү булабыз, күңеллерәк булыр!
Ничек кенә булмасын, якыннан таныштылар, бергә эшләргә, бер сүздән
булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә сүз куешып аерылдылар. Фирканең
билгеләнгән сызыгын бергә алып бару кирәклеген икесе дә аңлыйлар.
Антипин да уянгандай булды. Ильяс үзе күптән әзер зур эшләргә кушылып китәргә. Бер нәрсә көн кебек ачык – монда озакламый тәгълимат та кирәк
булмаячак, монда беренче нәүбәткә оештыру сәләте чыгачак.
Ризван белән Ильяс кайтыр юлга чыктылар. Икенче көнне кичке ашны
алар өйләрендә ашыйлар иде инде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев