Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

– Гафу ит мине, Аллам, гөнаһлы бер кызыңны, Синең дөрес юлда булмаган бер колың өчен догаларым белән мөрәҗәгать иткән өчен. Гомер бир Син аңа, ялынам! Яратам мин аны, Бөек Аллам! Яратам! Гөнаһлымындыр шуның белән, үкенәм һәм ярлыкау сорыйм! Яратам, башкача булдыра алмыйм! Ул да мине ярата бит! Нишләргә соң миңа?

(Башыннан укыгыз)

17
Лампададагы тыныч кына янган шәм уты тезләрендә торган Нинаның
агарган йөзен яктырта, бу яктыда ул да дөньядагы барлык хатын-кызлар
кебек галәм һәм җир тоткасы Алланың изге анасына охшап кала. Шул ук
тын сагыш, шул ук юашлык, күндәмлек... Юка иреннәре Аллаһы Тәгалә
генә ишетер сүзләрне пышылдый:
– Гафу ит мине, Аллам, гөнаһлы бер кызыңны, Синең дөрес юлда
булмаган бер колың өчен догаларым белән мөрәҗәгать иткән өчен.
Гомер бир Син аңа, ялынам! Яратам мин аны, Бөек Аллам! Яратам!
Гөнаһлымындыр шуның белән, үкенәм һәм ярлыкау сорыйм! Яратам,
башкача булдыра алмыйм! Ул да мине ярата бит! Нишләргә соң миңа?
Сизмәде дә кыз Степанның тавыш-тынсыз гына артына килеп басканын,
күрмәде аның чөйдә эленеп торган каешны кулына алганын.
– Ходаем, бир мөмкинлек безгә кавышырга! Аерма юлларыбызны, ярдәм
ит Син аңа барысында да! Мин... мин дә барысына да әзер!
Кыска гына сызгырып, кызу дуга ярымтүгәрәген сызып, каешның очы
Нинаның кулбашын яндырып үтте.
– Ай-й!
Нина, сикереп торып, куллары белән йөзен каплады.
– Әле син онытмадыңмыни аны? Ә мин сиңа рөхсәт бирдемме? «Оныт
шуны!» дип әйтмәдемме? – Степан сүзләрен суккан кулының җаена туры
китереп кабатлый башлады. – Сиңа минем шул әйтүем җитмәдеме? Үтерәм
мин сине!
Тавышка Егорьевна йөгереп чыкты.
– Атасы, атасы дим, нишлисең?
– Ә-ә, сез бер җырны җырлыйсызмыни әле? Мә сиңа да алай булгач!
Мә! Икегезгә дә! Каһәр суккырлары, каргыш төшкерләре! Минем исемемне
хурлыйсыз бит! Бөтен Михайловка көлә, тирә-як авыллар көлә! Бүгеннән
дөньяны ташла да чыгып кач!
Егорьевна арык кулбашлары белән Нинаны капларга тырышты:
– Бар, бар кит, кызым, кач! Мин үзем сөйләшәм аның белән!
– Юк, әни! Үтерсен! Шулай әйбәтрәк булыр, ахры...
– Нәрсәәә? – Монысын ишеткәч, Степанның күтәрелгән кулы төшеп
үк китте. Шуннан ул ачу белән каешын почмакка ыргытып, башын иеп
чыгарга атлады.
Миләрне тишеп, сораулар кайный: «Нәрсә эшләргә? Кияүгә бирергәме?
Кемгә? Берәр диванасынамы авылның? Юк, монысына кул күтәрелми инде,
бердәнбер кызыңны утка салу була бит! Туй күтәреп ята торган вакыт та
түгел бүген! Нишләргә?!»
Ул, шулай уйлана-уйлана, келәткә кереп китте, шунда яткан берничә
башакны кулына алып, өлгереп килүче орлыкларын кулына уып төшерде.
Учтан-учка өреп кибәген очырды, тулышып килгән орлыкны авызына
кабып чәйни-чәйни чүгәләде.
Шунда ук икенче якка очты аның уйлары. Әйбәт, уңыш булачак быел. Тик
туй түгел, башка уйлар иде аның башында. Сату, сату белән шөгыльләнергә
кирәк бүген! Бөтен галәм сату итә, ул кешеләр генә бай да, әйбәт тә яши.
Җир корты булып тырмашудан, җир ертудан файда аз шул! Менә шуңа да ул, беркемгә дә әйтмичә, булган мөлкәтен төйнәп барды соңгы елда, әле
дә карап кына тора. Нина елар-елар да туктар. Туй гына җитмәгән иде ди!
Монысы – карар!
Нина гаиләдә берүзе үсте. Әнисе ул туып, өченче көнне якты дөньядан
китте. Өйләнде Степан, берүзең яшәп буламы соң?! Тик... тик, Ходай тагын
балалар бирмәде. Күпме какты ул яңа хатынын моның өчен. Тик ярдәм
итмәде анысы да. Егорьевна бөтен булган җылысын, мәхәббәтен Нинага
күчерде, Нина үз кызына әйләнде аның. Степан да яратты, тузан да төшермәде
аңа бәләкәй чагында да, үскәч тә. Менә әле дә «Үтерсен!» дигән сүзләрен
ишеткәч, кулларыннан каешы төшеп китте. Үтерәме соң?! Үзе аның өчен
үләргә әзер бит ул Степан – моны Нина да яхшы аңлый. Авыл егетләрен
барлый башлады Степанның хәтере. Берсе ярлы-ябагадан, берсе тәртипсез,
берсе сөйкемсез, берсе ярымдивана, берсе шыр дивана... Ничек кенә
булмасын, үзе яратмаган кешегә бирә алмый инде ул Нинаны. Мәңгелеккә
йоклаган хатынының салкын кулын кысып, Алла каршында: «Мин бәхетле
итәм Нинаны!» – дип сүз бирде бит ул. Ә Степан үз сүзен алыштырырга
күнекмәгән, бу сүзләре башкаларга караганда күпкә изгерәк иде.
Тик аның бу Гәрәй белән булган бәйләнешләрен ничек кенә булса да
өзәргә кирәк. Кирәк һәм тиз арада. Степан рус һәм мөселман кешеләре
арасында мәхәббәт булуын күз алдына да китерә алмый иде шул.
Тик ничек ялгышкан ул – моны киләсе еллар исбатлады.
Әлегә ул үз уйларын тормышка ашырырга карар итте – моның өчен
келәт ишеген тибеп ачып, йортта йөргән эшчеләргә кычкырды:
– Әй, кем бар анда? Миронны табыгыз тиз генә!
18
Өмәнең икенче көнендә ауды Ильяс. Шушы хәлләрдән соң гына исенә
төшерде ул ак чәчле карт табибның сүзләрен:
– Синең алда берничә әйбердән курку тора. Беренчесе – салкыннан курык.
Икенчесе – авыр эшләргә якын да килмәскә, авыр күтәрмәскә! Бугазның
кан тамырлары бер-берсенә ябышып кына торгандай – аерылып китсәләр,
эшләр хәтәр. Латынь әйтүенчә, «Instan mortem!1» Өченчесе – тузаннан
саклан, андый урынга аягың да атламасын! Монысы иң куркынычы –
яраларның ялкынсынып китүе мөмкин. Әгәр мин кушканнарны үтәмәсәң,
иң җиңеле – тавышсыз калу, иң әйбәте – җәннәтне якынайту. Һәм тагын
– тәмәке тартма!
Э-эх, әйтүе генә җиңелдер – хуҗалыкта таркаулык, җимереклек хөкем
иткәндә, тик кенә утырып буламы соң? Киртәләр авып беткән, өй кыегының
такталарын давыл алып ташлый язган, әвендә тузан, чүп, абзар тулы
тирес. Өмәдән тыш, атнага якын баш күтәрми эшләде Ильяс. Бер атнадан
киртәләр, читәннәр ялт итеп тора иде, өй түбәсеннән тамчы да таммаслык
итеп кагылган ап-ак такта ялтырап ята, йортның кунак ягы да, хуҗалык ягы
да тап-таза итеп чистартылды. Өстәвенә – өмә, андагы тузан, анда эчкән
салкын сулы катык...
Ауды Ильяс. Икенче көнне үк эсселек тәнне урап алып ятарга чакыра
башлады, ашау үтмәве госпитальдә инде бер булган көннәрне хәтерләтте.

1 Латинчадан «бер мизгелдә үлем» дигәнне аңлата.

Нәгыймә белән Сәрия аның яныннан китми утырдылар, аш ашатырга
тырыштылар, Чияле тау чишмәсеннән бозлы су алып кайтып, тамагын
чылаттылар. Тик ни файда белми эшләнгән эштән?!
Бары тик вакыты-вакыты белән килеп чыккан саташу гына Ильясның
әлегә исән икәненә ишарә ясый иде. Бераздан анысы да юкка чыкты.
Хәл белергә кергән картлар, борчулы карашларын идәнгә терәп,
башларын ияләр, бертавыштан киңәш бирәләр – мулланы чакыртып,
ясин укытырга...
– Сүземне авырга алма, Нәгыймә килен, чыгалмас Ильяс, чыгалмас.
Сүземне авырга алма, ясин кирәк. Дога белән китсен Аллаһы алдына...
Якын туганы Гаязетдин Ильяс яныннан китмәде, сакалыннан тәгәрәп
агып төшкән күз яшьләрен йота-йота, бал белән боздан үзе генә белгән дару
ясап, аның тамагына сылады. Өченче көнне тотты да, андагы лекарьне алып
килергә Чернушкага китте. Киткәнче Нәгыймәгә ныклап тукып куйды:
– Нәгыймә, кисәтеп куям! Ясин чыгарга уйлый күрмә! Тереләбез!
Нәгыймә белән Сәрия үзләре дә алай итәргә уйламыйлар да иде. Ничек
инде тере кешене озатырга?
Ю-юк! 

* * *
Иртә белән кайтып та җиттеләр бу якларда киң билгеле булган халык
табибы белән. Прохор табиб – олы яшьтәге, зур көрәк сакаллы, ярыйсы
гына татарча да сукалый торган карт; күзләре йомшак, кешелекле булсалар
да, аннан балалар курка, олыраклар да шүрли иде. Аның китек иреннәре –
базар көн азагында еш була торган урамга-урам сугышларының эзе. Алар
тәмәкедән саргайган сары тешләрен каплап бетерә алмый, ул урында сакал-
мыек та үсми, шуңа да куркыныч күренә – диңгез юлбасарларың бер якта
торсын! Ә куллары – алтын, Рус-Төрек сугышын узып, күпме кешене яткан
урыныннан күтәргән, терелткән, кеше иткән. Монысы белән бу якларда
беркем дә бәхәсләшә алмый иде.
Килгәч тә эшкә тотынды. Кайдан белгән ул тамакта җыелган эренне
тишеп чыгарырга кирәк булганын? Кайдан белгән ул моның өчен без кебек
үткен пычагының очын утта тотып дезинфекцияләүне? Кайдан белгән
ул кадарга кирәкле урынын? Кадап та бетерде, Ильясның башын борып
өлгереп куе кара кызыл канлы эренне читкә агызды, шунда ук, Өреш
аракысының иң бәләкәй шешәсен ачып, аның авыз эчен сөртте. Аракының
әчелегеннән Ильяс ыңгырашып куйды, күз алдында битләре кызарып, җан
да керә башлады.
Гаязетдин шатланып бетә алмый, күзен бер Ильяска, бер Прохорга йөртә,
бертуктаусыз сакалын сыйпый.
– Кара әле, ә! Золотой бит синең ручки, ә, Проша!
– Золотой! Менә җитмиш җиди – җитмиш сигизенче елда Төрек билән
алышканда булды ул, дааа! Кисилгән куллар-аяклар тау кебек, типкиләп
диярлек йүртәләр. Шунда өйрәндек инде. Бик билгеле, от Бога хирург
Николай Николаевич Пирогов бар иде, шул бизне үз яныннан җибирмәде,
укытты, эшләтте. Тик озак тормады шул бизнин билән, анператор аны
Болгарияга ярдәмгә узатты. Вот минә ул таби-иб!

– Элек булган соң кешеләр, ә! Это да!
– Тереләчәк! Үтә торган чир бу! Солдатны тегендәге шайтаннар җиңә
алмаганны здешнийлары гына бер нирсә дә эшләтә алмас! Ә син, мамаша,
давай, тавык суйдыр Гаяздан, аңа шулпа кирәк.
Гаязетдин шунда ук тавык суярга чыгып китте. Ильяс башта үзенең
кайдалыгын, ни булганын аңламый иде дә бугай. Прохор аңа бал белән чәй
эчерде, яңа суелган тавыкның пешкән итен турап бирде:
– Йута алмассың, пожалуй, ну итнең бөтен пользительныйларын тешең
билән кысып чугарып глотай!
Гаязетдин да моңа көлеп куйды:
– Кул баласын да шулай ашатабыз бит!
– А что, кай җире билән биген ул кул баласы түгел? Менә иртәгә он все
возвернёт, Худай бирсен!
Гаязетдин Сәриягә дә эш тапты – ул, тиз генә барып, бал балы
алып килде. Кичкә табан сүзләрнең иң кызык җиренә җитеп килә иде.
Прохор – Гаязетдиннан күпкә олырак, дөнья күргән кеше, узган гасырның
бөтен сугышларында катнашып өлгергән. Иң кызыгы – алар икесе Казанлы
волостеннан Япон сугышына бер көнне алынганнар, ярты Россияне паровоз
теплушкасында бергә үтеп, бер урында хезмәт иткәннәр. Шуларга барып
терәлделәр алар.
Прохор тәмәке артыннан тәмәке көйрәтә, тик моның өчен ул ишегалдына
чыга. Бал балыннан аяклар авыр йөри башлагач түзмәде, Гаязетдинга
борылып, үзенең фикерен әйтте:
– Карале, Гаяз, айда... теге... мал ызбасына! Мунда солдатны коптить...
ыслатып битерәбиз, ә аңа бу ярамый бит.
Мал ызбасы дип, бу якта абзарны атыйлар. Кышкы салкын чакта, язның
март айларында туган бәрәннәр, сыер бозавы җылы көннәрне шунда
көтеп ала, яшел үләнне шунда каршылый. Миче дә була аның, капкалап
алыргамы, берәр эш эшләргәме – өстәле, хуҗаның ятып ял итә торган
калын итеп киез тышланган сәкесе була, авыл кирәк-ярагы – толыплар,
туннар эленгән, идәндә билгеле урында чыпталар ята, кадак саен ат җигү
әйберләре, кирәкле башка кораллар, бәләкәй генә булса да, дүртле-бишле
лампа. Уңган хуҗабикәләр, яз җитеп, малны чыгаргач, йортны чистартып
юып та куялар, менә дигән җәйге йокы урынына әйләнә дә куя үзенә генә
хас исе булган кичәге мал ызбасы.
Өстәл җәймәсенә төреп, азык-төлек кыстырдылар, саклык белән генә бал
балын, чуеннан бераз аш алып, бу икәү солдат чакларын искә төшерергә,
очрашуны дәвам итәргә мал ызбасына киттеләр.
Анда чыгар алдыннан Прохор Ильясның авызын ачтырып карады,
Нәгыймәдән юылмаган сарык йонын сорап алып, аны Ильясның муенына
кысып урады. Күргәненнән риза булгач, аңа йокларга кушты:
– Помяни моё стариковское слово, спозаранку побежишь, пока биз
турганчы йукудан. Гаяз ул йукуны бик ярата, мин аны йигирми йил
биләм!
Иртәнгә тикле мал ызбасында сәяси темага сүзләр ишетелде, аларга
ят сүзләр дә кушылды. Болардан башка авылда адмирал Зиновий
Рождественскийны, Владивосток янында оборона тоткан Арцишевскийны, Порт-Артур белән порт Чемульпоны, Дальний тирәсен, үзләре резервта
яткан Раздольная станциясен кем белсен инде?
Йоклап киткәнче, Сәрия тагын бер кат Гаязетдинны карап килде. Ә
бераздан Прохор һәрвакыттагыча татарча үзенең яраткан җырын ишеттерде:
Сары, сары, сап-сару,
Сары пяки саплару.
Сагинерсын, сиргаерсын,
Килсә сугуш чаклару!
Аңа кушылып, Гаяз да үз җырын җырлый башлый:
В отставку с германского фронту,
С далёких германских полей,
Калека, солдат изнурённый,
Плетётся к деревне своей...
Ильяс иртән барып, мал ызбасының ишеген ачып җибәргәндә, бу
икәүнең тар гына сәкедә бер-берсенә артларын куеп гырлап йоклап ятканын
күрде. Өстәлдә буш табак-савытлар, ипи кисәкләре, Прохорның дәваларга
дип алып килгән Өреш аракысының бушаган шешәсе тәгәрәп ята. Басып
куелган лампа уты кояш нурлары белән сугыша, куерган аш исе, үләннән
борып ясалган бөкесен ябарга онытылган бал балы шешәсеннән чыккан
ис идәндә яткан иске чыпталарның ат тиренә баткан исен күптән узып
киткән иде инде.
Эчүдәмени хикмәт – очрашуда, очрашып, бер сөйләшүдә: монысын
Туган илгә хезмәт иткән солдат ир-егетләр тулысынча аңлый, Аллага шөкер!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев