Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Тик аның бу Гәрәй белән булган бәйләнешләрен ничек кенә булса да өзәргә кирәк. Кирәк һәм тиз арада. Степан рус һәм мөселман кешеләре арасында мәхәббәт булуын күз алдына да китерә алмый иде шул. Тик ничек ялгышкан ул – моны киләсе еллар исбатлады.

(Башыннан укыгыз)

16
Казанлы – өч мәхәлләсе булган, өч мәчетле авыл, Чияле тау астында,
биш елга куенына кереп урнашкан. Зур авыл, бай авыл, күпмилләтле
авыл. Вакытлы Хөкүмәт тарафыннан үткәрелгән хисап алулар авылда
дүрт меңнән артык кеше яшәвен, меңгә якын хуҗалык булуын күрсәтә. Ул
гына да түгел, авылның иң зур казанышы – шул тикле халык саны эчендә
ярлы-ябагайның, хәерчеләрнең аз булуы. Җир күп, елга-урманнар бай,
хуҗалыкларның эшче кулларга бай булуы мондагы тормышның ярлылык
белән берничек тә тәңгәл килмәве турында сөйли.
Авылның үзенчәлеге – аның күпмилләтле булуында. Анда татарлар
белән бергә тыныч кына башкортлар, руслар, поляклар һәм төрекләр, күп
булмасалар да, удмуртлар һәм чувашлар яши. Гасырлар буена сузылган
бердәм тормыш аларның телләрен шомартып бетергән, гореф-гадәтләрен
якынайткан, милләтара татулыкны формалаштырган.
Кояшы нурларыннан, кар-яңгырлардан каралган өйләр, озын урам
булып, төрле якка тарала. Кәтеринә вакытыннан калган, инде зур булып
үскән каеннар һәм юкәләр яшеллегенә күмелә. Өйләрнең ике катлылары
да, буялган, матур итеп ышкыланган такта белән тышланганнары да, калай
түбәлеләре дә, сирәк кенә очраган бәләкәй, җиргә сеңеп барган салам
түбәлеләре дә – барысы да авылның зурлыгын гына түгел, аның алга киткән
тормышын күрсәтеп тора.
Биек мәчет манараларыннан төшкән күләгәләрнең иң кыска чагы –
кояш баш өстендә, иң югары ноктада; авылда тирән тынлык хөкем сөрә.
Бер тавыш, бер хәрәкәт юк. Бары тик кибетләр тирәсендәге күләгәләрнең
кайнар тузанында арып-талып, телләрен чыгарып, чак тын алып яткан
этләр генә күренә. Аларның танауларына кунган чебеннәрне куарга да
хәлләреннән килми, ә ул бәйләнчек чебеннәргә челлә эссесе берни түгел,
этләр тирәсендә чуалып, аларны йөдәтәләр, теңкәләренә тияләр.
Июль тәмамланып килә, кояш челләнең соңгы көннәрендә кинәнә.
Казанлы бушап калган.
Бөтен авыл печән әзерләүдә, малларга кышкылык азык хәстәрли.
Бөтен авыл өмәдә. Өмә – эш кенә түгел, бәйрәм дә, анда гармун, анда
җыр-моң, анда ярыш, анда малайлардан башлап картларга хәтле эш белән
мәшгуль; анда уен-көлке, анда яшьләр, анда мәхәббәт...
Кояш белән бергә торып, чалбар балакларын сызганып куйган малайлар,
арбага җигелгән егермеләп атка халыкны утыртып, Чәчрәткегә юл ала.
Олылар кулында чалгы уйнаса, ун яше дә тулмаган малайларның даны ат
җиккәч башлана. Алла сакласын, юлда тугарылса? Камыт бавы сүтелсә?
Аның бит ояты гына ни тора! Шунда ук җырлый башлыйлар: «Ат тугарып
җигә белми, кызлар сайлаган була!»
Ул гына да түгел, бер колак белән булса да, олыларның сүзен дә тыңларга кирәк бит әле! Алар ни генә сөйләми! Ә эше? Килеп җиткәч тә, абзыйлар
сөйрәтке ясап бирәләр, арбаның артын ычкындырып, алгы күчәренә
сөйрәткене беркетәләр. Шуннан китә ярыша-ярыша печәнне чүмәләләр
янына ташу!
Ильяс өмәгә чыкмаса да, бер сүз әйтмәсләр иде, тик ничек итеп өйдә
ятсын егет кеше уттай кызу печән өстендә?! Чыкты. Аның хәлен аңлап,
егетне беренче болынга тәгаенләделәр. Чәчрәтке чишмәсе янында учак
ягылган, анда әбиләр зур казаннарда ашарга пешерә, шифалы үләннәрдән
ясалган чәй кайната.
Болыннарда шау-шу, ашыгу, күмәк эш тавышы.
Беренче болындагы чапкан печәнне әйләндереп чыкканчы кояш
күтәрелә, печән шартлап кибә, корый һәм уала башлый.
Икенче болында – әзерлек. Кемдер чалгыларын үзе таптап чыга, кемдер,
яшьрәкләр, гармунчы сукыр Ногман тирәсенә җыелалар. Ничек күрә икән
берүзе алга-артка адым да ясый алмаган сукыр Ногман чалгының кайсы
җиренә сугарга кирәклеген? Могҗиза!
Шуннан тезелеп басалар. Беркем дә кузгалмый, кулы җиңел Галләм
картны көтәләр. Ул килә, бармагы белән чалгысының үткенлеген тикшерә,
маңгаен сыпырып ала, дога укый һәм «Бисмилла!» әйтеп, чалгысын селтәп
җибәрә.
– Аллага тапшырдык, егетләр! Изге сәгатьтә!
Бу юлы барысына да таныш булган «Ысматри-матри!» да әйтелми
төшеп кала.
Һәм башлана! Ике болын арасында гармунчы Ногман йөри. Сугышта
калган күзләре кайткан диярсең – җитәкләп йөрүче малае да кирәкми,
аяклары үз юлын үзләре табалар. Ә җыры...
Ярман җире утлы күмер,
Ерак туган җиребез.
Шул яклардан хатлар язсам,
Сез дә җавап бирегез...
Чәчрәтке чишмәсе янында ашарга хәстәрләгән апалар, яулык очлары
белән күзләрен сөртеп, йөгертеп, аңа чәй китереп бирәләр...
Төшке аштан соң кыска гына ял вакытында Ногман гармунда уйнаучы
яшьләргә осталык дәресе үткәрә. Онытыла башлаган халык җырларыннан
берсен ала да шул җыр көенең бар бормаларын, бөтен нечкәлекләрен
ничек итеп уйнарга кирәген аңлата башлый. Кайбер тальянчылар бик тиз
отып алалар, кайсылары өйрәнә алмый газаплана, кайсылары тыңлап кына
вакыт үткәрә. Данлыклы гармунчыга алмаш булып калырга уналты яшьлек
Әхтәмнең ышанычы бар. Ул Ногман өйрәткәннәрне бик тиз отып ала,
кабатлый, икенче уйнаганда нәкъ аныңча уйный, үзенекен дә өстәп җибәрә.
Шуңа оста ягыннан аңа аерым игътибар. Дөресен генә әйткәндә, Әхтәмнең
бу эштә үз ихтыяҗы бар – гармунда уйнап, матур кыз Сәриянең игътибарын
яулап аласы килә. Тик әлегә тормышка ашмый аның хыяллары... Сәрия аңа
карамый да. Танавын өскә чөйгән дип әйтәсе килми Әхтәмнең, димәк, эш
аның үзендә. Кызык түгел аның уйнавы Сәриягә, менә эш нәрсәдә!
Белерсең бу кызларны…

17
Лампададагы тыныч кына янган шәм уты тезләрендә торган Нинаның
агарган йөзен яктырта, бу яктыда ул да дөньядагы барлык хатын-кызлар
кебек галәм һәм җир тоткасы Алланың изге анасына охшап кала. Шул ук
тын сагыш, шул ук юашлык, күндәмлек... Юка иреннәре Аллаһы Тәгалә
генә ишетер сүзләрне пышылдый:
– Гафу ит мине, Аллам, гөнаһлы бер кызыңны, Синең дөрес юлда
булмаган бер колың өчен догаларым белән мөрәҗәгать иткән өчен.
Гомер бир Син аңа, ялынам! Яратам мин аны, Бөек Аллам! Яратам!
Гөнаһлымындыр шуның белән, үкенәм һәм ярлыкау сорыйм! Яратам,
башкача булдыра алмыйм! Ул да мине ярата бит! Нишләргә соң миңа?
Сизмәде дә кыз Степанның тавыш-тынсыз гына артына килеп басканын,
күрмәде аның чөйдә эленеп торган каешны кулына алганын.
– Ходаем, бир мөмкинлек безгә кавышырга! Аерма юлларыбызны, ярдәм
ит Син аңа барысында да! Мин... мин дә барысына да әзер!
Кыска гына сызгырып, кызу дуга ярымтүгәрәген сызып, каешның очы
Нинаның кулбашын яндырып үтте.
– Ай-й!
Нина, сикереп торып, куллары белән йөзен каплады.
– Әле син онытмадыңмыни аны? Ә мин сиңа рөхсәт бирдемме? «Оныт
шуны!» дип әйтмәдемме? – Степан сүзләрен суккан кулының җаена туры
китереп кабатлый башлады. – Сиңа минем шул әйтүем җитмәдеме? Үтерәм
мин сине!
Тавышка Егорьевна йөгереп чыкты.
– Атасы, атасы дим, нишлисең?
– Ә-ә, сез бер җырны җырлыйсызмыни әле? Мә сиңа да алай булгач!
Мә! Икегезгә дә! Каһәр суккырлары, каргыш төшкерләре! Минем исемемне
хурлыйсыз бит! Бөтен Михайловка көлә, тирә-як авыллар көлә! Бүгеннән
дөньяны ташла да чыгып кач!
Егорьевна арык кулбашлары белән Нинаны капларга тырышты:
– Бар, бар кит, кызым, кач! Мин үзем сөйләшәм аның белән!
– Юк, әни! Үтерсен! Шулай әйбәтрәк булыр, ахры...
– Нәрсәәә? – Монысын ишеткәч, Степанның күтәрелгән кулы төшеп
үк китте. Шуннан ул ачу белән каешын почмакка ыргытып, башын иеп
чыгарга атлады.
Миләрне тишеп, сораулар кайный: «Нәрсә эшләргә? Кияүгә бирергәме?
Кемгә? Берәр диванасынамы авылның? Юк, монысына кул күтәрелми инде,
бердәнбер кызыңны утка салу була бит! Туй күтәреп ята торган вакыт та
түгел бүген! Нишләргә?!»
Ул, шулай уйлана-уйлана, келәткә кереп китте, шунда яткан берничә
башакны кулына алып, өлгереп килүче орлыкларын кулына уып төшерде.
Учтан-учка өреп кибәген очырды, тулышып килгән орлыкны авызына
кабып чәйни-чәйни чүгәләде.
Шунда ук икенче якка очты аның уйлары. Әйбәт, уңыш булачак быел. Тик
туй түгел, башка уйлар иде аның башында. Сату, сату белән шөгыльләнергә
кирәк бүген! Бөтен галәм сату итә, ул кешеләр генә бай да, әйбәт тә яши.
Җир корты булып тырмашудан, җир ертудан файда аз шул! Менә шуңа да ул, беркемгә дә әйтмичә, булган мөлкәтен төйнәп барды соңгы елда, әле
дә карап кына тора. Нина елар-елар да туктар. Туй гына җитмәгән иде ди!
Монысы – карар!
Нина гаиләдә берүзе үсте. Әнисе ул туып, өченче көнне якты дөньядан
китте. Өйләнде Степан, берүзең яшәп буламы соң?! Тик... тик, Ходай тагын
балалар бирмәде. Күпме какты ул яңа хатынын моның өчен. Тик ярдәм
итмәде анысы да. Егорьевна бөтен булган җылысын, мәхәббәтен Нинага
күчерде, Нина үз кызына әйләнде аның. Степан да яратты, тузан да төшермәде
аңа бәләкәй чагында да, үскәч тә. Менә әле дә «Үтерсен!» дигән сүзләрен
ишеткәч, кулларыннан каешы төшеп китте. Үтерәме соң?! Үзе аның өчен
үләргә әзер бит ул Степан – моны Нина да яхшы аңлый. Авыл егетләрен
барлый башлады Степанның хәтере. Берсе ярлы-ябагадан, берсе тәртипсез,
берсе сөйкемсез, берсе ярымдивана, берсе шыр дивана... Ничек кенә
булмасын, үзе яратмаган кешегә бирә алмый инде ул Нинаны. Мәңгелеккә
йоклаган хатынының салкын кулын кысып, Алла каршында: «Мин бәхетле
итәм Нинаны!» – дип сүз бирде бит ул. Ә Степан үз сүзен алыштырырга
күнекмәгән, бу сүзләре башкаларга караганда күпкә изгерәк иде.
Тик аның бу Гәрәй белән булган бәйләнешләрен ничек кенә булса да
өзәргә кирәк. Кирәк һәм тиз арада. Степан рус һәм мөселман кешеләре
арасында мәхәббәт булуын күз алдына да китерә алмый иде шул.
Тик ничек ялгышкан ул – моны киләсе еллар исбатлады.
Әлегә ул үз уйларын тормышка ашырырга карар итте – моның өчен
келәт ишеген тибеп ачып, йортта йөргән эшчеләргә кычкырды:
– Әй, кем бар анда? Миронны табыгыз тиз генә!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев